Читать книгу «Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Лены Шакирзяновой — MyBook.
image

Үзгәрү

 
Үзеңне дә хәтта танымаслык
Итә икән вакыт берзаман.
Гомер баскычларын саный-саный,
Үргә менәм. Туктыйм. Кузгалам.
 
 
Үзгәргәнсең, диләр танышларым,
Озаграк күрми торсалар,
Ә мин аны сизмәгән дә сыман,
Бара бирәм алга, юл салам…
 
 
Җирдә кеше төпле үз урынын
Табу өчен яши, эзләнә.
Шуңа, ахры, айлар-еллар аша
Үзенә генә охшап үзгәрә…
 

Шигырь турында

 
Шигырь кайчан әйбәт була? —
Аңлаганда.
Охшамаса кабатлау йә
Алдаганга…
Йөрәгеңә керсә дус-иптәшең кебек,
Бәгыреңне үтсә телеп, яшен кебек.
Шигырь шунда әйбәт була —
Көйләп торса,
Укып чыккач, күңелеңне
Биләп торса.
Шәп шигырьнең, турысын әйтим,
Бер ягы бар:
Рухландыра, гүя тылсым
Таягы бар…
 

кемгә – нәрсә

 
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:
«Әзмәвердәй, тимер өзәрлек
Көчең булса гына, шигырь яз, – дип, —
Хәлең бармы шуңа түзәрлек?»
 
 
«Ир-атларга карап, үрнәк алсаң,
Алар чыдам, алар куәтле…
Чирли-чирли җәфаланма бер дә,
Нәрсәң җитмәгән ди ул хәтле?..
 
 
Өрлек кебек егетләргә генә
Хас нәрсә ул язу – авыр бит…
Өрсәм, очып китәрсең дип куркам,
Бар, буталма монда, ары кит…»
 
 
Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик бит
Көч беләктә түгел – йөрәктә.
Сыный-сыный яшим үз көчемне.
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!..
 

Без һаман шулай идек…

 
Их!
Без чана шуа идек,
Ә таулар шома иде.
Үзебез шома булмадык,
Ялгышлар шуңа иде…
 
 
Үрләрдән шуа идек,
Җилләрне куа идек.
Җилкуар булып үсмәдек,
Көн дә эш туа иде…
 
 
Бозлардан шуа идек,
Башларны җуя идек.
Тик башсыз булып йөрмәдек,
Һәрвакыт уяу идек…
 
 
Без нәрсә белә идек:
Егылсак көлә идек.
Чанасыз да шуа идек,
Без һаман шулай идек…
 

Атылмыйча калган ук өчен

 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Халык белми андый хәлләрне.
Атылмаган нәфрәт булып җилгә
Очып киткән зәңгәр шәлләре…
 
 
Аткан уктай ләкин бәгырьләрне
Уеп кергән йөрәк җырлары.
Нәкышләргә иңеп калган алар,
Өзелсә дә сулыш, тыннары…
 
 
Дуэльләргә чакырмаган кызлар,
Намусларын аклар өченгә.
Бәргәләнеп сыкранса да җаннар,
Сулыгып-сулыгып тынган эченнән.
 
 
Тамакларда төер булып калган
Соңгы сүзне кайдан эзләргә?
Киерелгән җәядәге уктай
Төбәлгән ул кара йөзләргә…
 
 
Күпме язмышларга батып кергән
Салкын хокуксызлык хәнҗәре.
Эчтән генә тынып калган, димсең,
Зиләйлүкләр, Зөлхиҗәләре?!
 
 
Юк, гасырлар аша килгән бер моң,
Адашмыйча саклап үз көчен.
Кайтарырга теләп гүя үчен,
Атылмыйча калган ук өчен.
 
 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Ул килешми безнең халыкка.
Җырларында дәшә алар һаман
Мәхәббәттәй горур хаклыкка!
 

Мин булып

 
Без дөнья хәлен беләбез,
Дөнья безнекен белә.
Яшь аралаш көнгә карыйм,
Мин булып кояш көлә…
 
 
Сүнмә син җилдә, яңгырда,
Ялкыным, дөрлә генә!
Мин булып мәхәббәт кергән
Берәүнең йөрәгенә…
 
 
Мин булып җиргә береккән
Мәңгелек сөю көче.
Мин яшим шуның хакына,
Мин шуңа күрә кеше…
 

Дәвамы бар

 
Кеше белән көтмәгәндә очрашу бар,
Күңел тартып һәм җан атып дуслашу бар.
Тик бу бәхет күпкә түгел, узып китә.
Очрашуның яман ягы – хушлашу бар…
 
 
Йөрәгеңә оя кора сагыш кошы,
Гаҗәп, ләкин сагышның да бер тәме бар…
Ярый әле, бу чирдән дә була терелеп,
Дәвасы шул: һәр дуслыкның дәвамы бар…
 
 
Яши кеше, тыныч сымак тыштан гына,
Ә эчендә гомер буе бер гаме бар:
Иртәгегә ашкынмаса бүгенгесе,
Бу дөньяның ни мәгънәсе, ни яме бар?
 
 
Яши бәхет, яши һаман өметләнеп,
Җирдә әле ризыгы бар, тәгаме бар.
Газап булыр иде яшәү хәтта бер көн,
Ярый әле, киләчәге, дәвамы бар!..
 

Хакыйкать

 
Сулар ага, еллар ага, гомер ага…
Җир үзе дә бер искерә, бер яңара.
Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә, —
Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга…
Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.
Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә:
Ул – ХАКЫЙКАТЬ! —
Бүгенгеме, кичәгеме —
Аерма юк!
Без табынган бу изгелек ни зурлыкта,
Без соң аның бөтенеме, кисәгеме?..
Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә —
Ваклап булмый аны алтын-көмешләргә!
 

Сөйлә әле, әти…

 
Сөйлә әле, әти, оныгыңа
Малай чакта күргәннәреңне.
Бөтерелеп шартлап торган озын
Чыбыркылар үргәннәреңне…
 
 
Сөйлә әле, әти, яшьлегеңне,
Кызык хәлләрне күп күргән сез.
Ничек итеп яшь-җилкенчәк килеш
Бергә колхоз төзеп йөргәнсез…
 
 
Сөйлә әле, ничек Чаллы аша
Казан каласына укырга
Киткәнеңне, тагын сөйләче бер,
Ничек итеп аны онытырга…
 
 
Сөйлә әле, әти, беренче кат
Балаларга дәрес биргәнең.
Ничек итеп беркөн ул дәресне
«Сугыш» дигән дәһшәт бүлгәнен…
 
 
Авыр булса әйтмәсәң дә ярый,
Җәһәннәмгә чыгып киткәнең…
Үзем сөйләрмен мин ул көннәрнең
Ахыры нәрсә булып беткәнен…
 
 
Үзем сөйләрмен мин кайтканыңны,
Яраланып аннан аягың…
Син класска аксап килеп кергәч
Төшеп киткән култык таягың.
 
 
Пырхылдашып кызлар көлешкәннәр —
Усаллыктан түгел, бала бит…
Син сөйләгән идең никтер шуны,
Әллә ниләр истә кала бит…
 
 
Сөйлә әле, икс, игрекларның
Ничек чыга идең очына.
«Галим абый» булып калганыңны
Һәрбер балаң, һәр укучыңа…
 
 
Сөйлә әле, әти, «бабай» булгач
Баштан бөтен үткәннәреңне.
Без үскәндә илдә ниләр булып,
Ничек дөнья көткәннәреңне…
 

Ике шинель

 
Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.
Берсе иске, тетелеп беткән,
бик күптәнге.
Һичкем кими аны, гүя тып-тын гына
Сөйләп тора үзенең данлы юл үткәнен.
Сугыш исе сеңеп калган бу шинельгә,
Дару катыш дары исе, төтен исе.
Китергәнгә җиңү язын безнең илгә,
Тотабыз без аны тарих төсе итеп.
Икенчесе – энә-җептән чыккан яңа,
Күрше егете армиядән кайтты ялга.
Күрешергә кергән менә безнең янга.
Ике шинель чөйдә, безнең өйдә.
Берсе тузган, зур юл узган,
берсе – яңа…
Утны-суны кичеп кайткан карт шинельнең
Әйтәсе бер изге сүзе бар күк аңа…
 

Мамай курганы

 
Дастаннарга гына сыеп бетмәс
Җир-ананың бөтен күргәне.
Дастаннарга керми калган сүзне
Әйтте миңа Мамай курганы.
 
 
Мәңгелекнең керфек кагуында
Кешелекнең авыр бер чоры.
Ул көннәрдә кояш йөзенә дә
Чыккандыр, дим, дөнья борчуы…
 
 
Табынырга килдем бүген монда,
Изге кыя – изге һәйкәлгә.
Һәрбер тузан бөртегенә хәтле —
Үзе бер җыр, үзе хикәя…
 
 
Сакта тора Ватан-ана хәтере,
Йөри һаман сугыш өрәге.
Белмим, җиргә мондый һәйкәлләрнең
Булыр микән кабат кирәге?!
 
 
Идел буйлап илне карап йөрдем,
Иелеп суын эчтем Иделнең.
Үпкән кебек булдым күмелеп барган
Яраларын газиз илемнең.
 

Көтә ана

Сугышта хәбәрсез югалган улы Нәҗипне

зарыгып көтүче Марзия әбигә багышлыйм


 
Чыгып киткән чакта, Нәҗибенә
Тулыр-тулмас иде унҗиде.
Шул китүдән суга төшкән төсле
Хат-хәбәрсез булды Нәҗибе…
Ничә кояш алыштырды күкләр,
Күпме күлмәк үзе яңартты.
Бу чәчләрен еллар гына түгел,
Хәсрәт уты җем-җем агартты.
Кулларында – нечкә инә-җебе,
Уйларында – төпчек Нәҗибе.
Суга төшкән кебек юкка чыкты
Көрәшләргә киткән Нәҗибе…
Көтә ана. Тормасын, дип, каплап,
Күчереп куя тәрәз гөлләрен.
Мин үлгәнче кайтыр, бәлки, диеп,
Төшләр юрап көткән көннәре…
Ярылып чәчәк аткан яраннары —
Яралары кебек күңелнең.
Унҗидедә киткән оланнары
Ятып калган яуда Кименең.
Канат кагып, илгә язлар килә,
Чәчәк ата гөлләр җир тулып.
Үсмер генә килеш киткән уллар
Җиңү яулап кайта ир булып.
Көтә ана, төйнәп сабырлыгын,
Хәбәр китерер диеп яз ае.
Кайта Нәҗипләре аналарның
Ерак еллар аша яз саен.
 

Ышаныр идем

 
Кеше ышанмас сүзне
Хак булса да сөйләмә…
 
Халык әйтеме

 
Хак булса да ышанмыйлар
Кайчак кеше сүзенә.
Ялган, дип ягалар кара
Сөттән ару йөзенә…
 
 
Дөрес сүздән дә көләләр,
«Тузга язмаганны» дип.
Сөйлә чынга охшаганын,
Ичмасам, ялганның дип.
 
 
Ялварып телим эчемнән:
Бирмә шул бәлаңне, дим;
Тузга язылган ялганнан
Саклый күр бәндәңне, дим…
 
 
Ә үзем әкияткә дә
Ихлас ышаныр идем.
Дөп-дөрес кырыс чынлыктан
Бераз бушаныр идем…
 

ярый әле

 
Ярый әле җирдә шагыйрьләр күп,
Юкса аның бик күп серләре
Чишелмичә калган булыр иде,
Төзәлмичә – бик күп чирләре.
 
 
Ярый әле җирдә кешеләр күп,
Юкса һәрбер шигырь юлында
Укыр идең күпләр өчен күптән
Ачылып беткән серләр турында…
 

Ватан урамы

 
Кояшыңны сузып кочагыма,
Диңгезеңне җәеп юлыма
Каршы алган идең, Болгария,
Эреп киткән идем җылыңа.
 
 
Җимешеңдәй татлы икән сүзең,
Суларыңдай саф күз карашың.
Иркәләдең мине, әниләр күк
Назлагандай сабый баласын.
 
 
Күңелемә ятып, сеңеп калды
Күркәм гадәтләрең, көйләрең.
Хуш исләре белән һушны алды
Хушбуй ясый торган гөлләрең…
 
 
Поезд әле синең җирдән бара,
Тәгәрмәчләр бии болгарча.
Шигыремә килеп керерсең дип
Уйламаган идем моңарчы…
 
 
Болгария, гүзәл Болгария,
Күмелгәнче яулык болгармын.
Калдырдым күк синдә йөрәгемне,
Моңнарына төреп Болгарның…
 
 
Балкып озатып калды Балкан иле,
Әллә ничә телдә макталып.
Варна – Мәскәү юлы, ә мин аны
«Ватан урамы» дип атадым.
 

Варна – Мәскәү

Идел вальсы

 
Казан утларын,
Сабантуйларын,
Идел акчарлагын күрергә
Кил син, кил безгә —
Идел-диңгезгә,
Дуслар булып калыйк гомергә.
Казан яклары,
Идел ярлары
Онытылмый бер керсә күңелгә.
Бик күп илләрдә,
Төрле телләрдә
Сәлам, диләр, сәлам Иделгә.
Идел – сердәш ул,
Идел – иптәш ул,
Юл чыкканда Идел – җыр башы…
Туар таңнарга
Каршы барганда
Идел булсын, Идел юлдашың.
 

Уйлану

 
Тәпи йөрер чагы җиткән,
Идәнгә төшкән бала.
Тирбәтеп, назлап үстергән
Бишеге кемгә кала?..
 
 
Газиз әнкәмнең әнкәсе
Толымын үргән тарап,
Учымда – талир тәңкәсе, —
Бу төсе кемгә кала?..
 
 
Көрәген куеп бер читкә,
Ил карты уйга кала:
Чишмәсен казыды, суын
Эчәргә кемгә кала?..
 
 
Бер-бер артлы оланнарны
Үзенә тартты кала.
Ата-баба гомер иткән
Төп нигез кемгә кала?..
 
 
Тергезеп торганда гына,
Учаклар дөрли, яна.
Тукайлы, Такташлы иткән
Бу телем кемгә кала?..
 
 
Җайга искән җил көенә
Уйга талган киң дала:
Бу тынлык – кемнәр кулына,
Бу киңлек кемгә кала?..
 
 
Нурларга манчылган офык,
Төн ишеген таң кага.
Без китәрбез шәфәкъ байгач,
Ә кояш кемгә кала?..
 
 
Һәр мизгел көтә күк җавап,
Замана сорау ала:
Бу тормыш – кемнәр иңенә,
Бу дөнья кемгә кала?!