Быел Әхмәтҗан өчен көтелмәгәнрәк бер хәл булды. Гадәттә, Сабантуйларда кызыл сөлгеләрнең, чиккән кулъяулыкларның иң күбен бәйгенең артында килгән ат дугасына бәйлиләр. Зәмзәмбану, бүләксез калган ат яшь белән елый, рәхмәтсез кешеләргә рәнҗи икән, дигәнне дә уйлап тормастан, кыш буе чиккән шакмак сөлгесен тәүге килгән Җилдем дугасына элде. Әлеге дугага җай яткан үлчәмле чуар тукымалар арасында чуклы сөлге бик матур дулкынланып берничә мәртәбә мәйдан әйләнде дә, Әхмәтҗан йөзендәге тир бөртекләрен сөртеп алганнан соң, батыр муенында мәйданнан кайтып китте.
Зәмзәмбануның бу гамәле Әхмәтҗанда күңел төпкелләрендә сакланып килгән ярату хисләрен тагын уятып җибәрде. Үз-үзенә ялгыз гына көн итү турында биргән вәгъдәләрен дә онытып, ул соңгы тапкыр бәхетен сынарга, кыз артыннан яучы җибәрергә карар кылды. Зәмзәмбануның яше бара, бәлки, ризалашып та куяр дип өметләнде. Хәер, яучы җибәрүнең дә кирәге чыкмады. Сабантуйлар бетеп, атна-ун көннәр узгач, Җилдемне, бик үтенеп, башка атлар белән бергә ераграк бер авылга фураж онына җибәрделәр. Председатель, көнен дә арттырып язарбыз, акчасын да кызганмабыз, дигәч, Әхмәтҗан ризалашты, җитмәсә, Зиннәтулла абзасының да теләүчеләр арасына язылганын белгән иде. Яше җитмешкә җиткән кеше олауга чыгып йөрмәс, ат җене кагылган Зәмзәмбануны гына җибәрер дип өметләнде ир.
Уйлаганы бик үк дөрескә чыкмаса да, олаучылар арасында Зәмзәмбану бар иде. Өстенә зәңгәр борчаклы күлмәк кигән, башына чөеп кенә косынка бәйләгән, аягында – җиңел зәңгәр сандалилар. Һаман да сылу калган күрше кызын күргәч, Әхмәтҗанның йөрәге тагын дерт итеп куйды. Сөйләшергә җай чыкмасмы дип, Җилдемне аларның Иркәкүзе артына бәйләде.
Менә дилбегәләр чишелде, атлар юлга кузгалды. Кайсы – ялгыз, кайсы күршесе арбасында бергәләшеп, атларны бер җайга җиңел атлатып, үр яктагы мари авылына таба юл тоттылар. Әхмәтҗан, Җилдемнең чыгымламавын белгәнгә, Зиннәтулла абзасының кордыйлары белән гәп куертып барганлыгын күрде дә, бераз юл үткәч, сикереп, Зәмзәмбану арбасына менде һәм аңа терәлеп диярлек утырды.
Кызның юлаучылар белән баруы Китәктә бәйрәм базары булганга икән. Питрау көне диме шунда, башкасымы. Фураж тутырганчы, аласы, карыйсы нәрсәләре бар, имеш.
Председательнең әҗәткә белешкән фуражы белән озак маташмадылар. Олауда яшьләр күп иде, «ә» дигәнче төяп өлгерделәр һәм кайтыр якка кузгалдылар. Олаучыларга юлда Зәмзәмбану да килеп кушылды, тик ул кыска арада берни алырга өлгермәгән икән. Хатын-кызның шул булыр инде, дип көлде эченнән Әхмәтҗан – утызга җиткәндә дә сайлана. Кием алса да, кияүгә барса да ялгышыр шикелле.
Әхмәтҗан Зәмзәмбануның хәзер чит итми башлавына, Иркәкүз дилбегәсен атасы тотып барганны күреп, үзе янына килеп басуына сөенде – сөйләшергә җай чыга дип уйлады. Кызның юл чыгу сәбәбенең берсе базар күрү булса, икенчесе Әхмәтҗан белән сөйләшү икәнлеген ул белми иде шул.
Алай да кайтканда сүз озак ялганмый торды, икесенең дә тел очында ниндидер сер барлыгы тоелып-тоелып китсә дә, башлап чишәргә һичкем ашыкмады. Авылга керергә чакрым чамасы калгач кына, Әхмәтҗан, туп-туры Зәмзәмбануның күзләренә карап:
– Кызый, мин сезгә бу ялда яучы төшерәм, – диде.
Зәмзәмбану тагын югалды, тагын каушады, ни «әйе» дияргә, ни «юк» дип җавап кайтарырга белмәде. Бигрәк тә көтелгән сүзләр иде ләбаса! Ахырда шундый да битараф бер кыяфәткә кереп, кыз:
– Башка хатын-кыз беткән диярсең, – дип куйды.
Әхмәтҗан инде бу юлы да аннан шундый дорфалык көтмәгән иде. Башка сүз дә катмам кебегрәк карарга килеп, алдына карап, дәшми-нитми генә кайта башлады. Бу тынычлык Зәмзәмбануга шулкадәр авырга килде, мөмкин булса, ул, Җилдем урынына җигелеп, йөк тартырга, әмма шушы тынлыкны ишетмәскә, тоймаска әзер иде. Бераз баргач, түзмәде:
– Әхмәтҗан, йөрәк янганга гына шулай тупас әйтүем, сораганыңны көтеп кияүгә дә чыкмый яшәдем бит, синең күз генә гелән башкаларга төште… Сорагач, менә тагын икеләнеп калдым, – дип пышылдады.
– Яучы төшертергә инде алайса?
– Ә нәрсәгә яучылап мәшәкатьләнергә? Кулыңдагы дилбегәңне капчыклар өстенә ыргыт. Җилдем акыллы ул, җибәрсәң дә, кирәкле җиренә кайтачак. Турыгызга туктаса, сине ялгыз яшәргә тиеш дип санар, безгә таба атласа, әткәйгә яучылап килүе булыр.
Хәлләр Әхмәтҗан көтмәгән борылыш алды. Гомер буе хуҗасы йортына гына кайткан Җилемнең бүген генә башкача эшләмәячәге көн кебек ачык иде. Бу ахмаклыкка каршы төшсәң, Зәмзәмбану үпкәләр, төшмәсәм, чишелеше ачык дип уйлап кына көлемсерәгәндәй итенде дә, ризалык белдереп, кыз ягына ым какты. Аты, бәлки, турларында тукталмас та, башкалар белән ындыр табагына таба атлар әле.
Чыннан да, Җилдемгә тыпрулау да, на-налау да, чыбыркы кыены да кирәк түгел иде. Атлар агымында бер җайга атлады да атлады ул. Янәшәсендә барган Зәмзәмбану җыр да башлагач, Җилдемнең адымнары тагын да дәртлерәк, йөреше җиңелрәк тоела башлады. Югыйсә җыры да бик моңлы, тавышы да сагышлы иде Зәмзәмбануның:
Аклы ситсы күлмәккәем,
Аклы ситсы күлмәккәем,
Кисәм дә таушалмаган.
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Тик алар каушалмаган.
Тугрылыклы мәхәббәт турындагы бу җырның сүзләрен Әхмәтҗан да белә иде. Күңеленә ятышлы икенче куплетка аның да сөенечлерәк, көррәк тавышы килеп кушылды:
Урамнарда йөргән чакта,
Урамнарда йөргән чакта
Очраттым мин пар каен.
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Без каушырбыз, дускаем.
Җыр бетеп, сөйләшер сүзләр табылмый башлаган бер вакытта, атлар авылга килеп керде. Әхмәтҗаннарның йорты басу юлына ерак түгел, ун ихата аша иде. Шушы ун хуҗалыкны Җилдем артыннан узу Әхмәтҗанга фураж юлыннан да озынрак тоелды. Йөрәге тояк тавышына пардан типте, сулыш тирәнлеге йөк тарткан атныкыннан ким булмады. Олау алар турыннан да инде узып китеп бара дигән бер вакытта, иң арттан атлаган Җилдем беравык таптанып торды да Зәмзәмбанулар капкасына таба юл алды. Моны алдагы йөкләрнең берсе янәшәсендә атлаган Зиннәтулла абзый да күрде, кулындагы уникеле чыбыркысын учына җыеп тотып, усалланыбрак, сабы белән яшьләргә селкеде:
– Атыгыз йортка кереп бара, авызыгызны ачып торасыз, борыгыз тизрәк!
Җилдем бу вакытта алкалы капка баганасы астына баскан да калын иреннәре белән келә ялап маташа иде.
Зәмзәмбану, Әхмәтҗанга карап:
– Сине, келә күтәреп, безгә кияү итеп кертмәкче, – дип көлде. Аннан җитдиләнде дә: – Әйткән сүз – аткан ук. Мин – синеке, Әхмәтҗан, яучыңны алай да җибәрерсең, әткәйдән килешмәс, – дип өстәде. – Мин инде өйдә генә калам.
Әхмәтҗан дилбегәне алды да моңлы күзләре белән кыз артыннан ымсынып калган Җилдемне башкалар артыннан алып китте.
Шушы көздә алар ир белән хатын булып яшәп киттеләр. Ишегалдыннан балалар чырылдавы ишетелеп тормаса да, бәхетләренә чикләр булмады. Аларны куш иткән Җилдемне дә бәхет басты. Инде Сабантуй батыры булудан туктаса да, алдыннан солы, йорт оныннан пешерелгән икмәк, хуш исле урман печәне өзелмәде. Тормышлар иркенәеп киткән бер заманда яшисе дә яшисе иде әле.
Бибигөл түтекәйләренең капка төбе утыргычыннан күтәрелгәндә, Әхмәтҗанның урамда кеше заты калмаганлыкны күрүдән күңеле тулды. Көн эссесе куып керткәнме, йорт мәшәкатьләре җитәрлекме – әле генә яшь түгә-түгә Зәмзәмбану белән хушлашкан, үзен ничек юатырга белмәгән авылдашлары өчен кеше хәсрәте артка чигеп тә өлгергәнме?! Ирләре үз хуҗалыкларында эшкә тотынса да, зиратка бармыйча, капка төбендә генә мышкылдап калган хатын-кызларның Зиннәтуллалар өендә мәш килгәне, анысын юганы, монысын урнаштырганы, какканы-сөрткәне аның башына килмәде дә килмәде, әйтерсең ул беренче тапкыр иң кадерле кешесен югалткан да беренче тапкыр мәет күмгәнне күргән.
Эскәмия тәпиендә мәш килгән кырмыскалары да, колак артында быжылдап торган кигәвеннәре дә парлы, менә мин генә ялгыз, мин генә бәхетсез, дип уйлады ул. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, яңадан мантыйм дип уйлама икән… Әхмәтҗанга бөтен дөнья аның кайгысы белән генә яшәргә, барлык җан иясе язмышына аның кебек тирән кайгырырга тиеш тоелды.
Мәет чыккан йорттагыларга чәй әзерләп йөргән Бибигөл түтәе, яңартылган коймакка дәшәргә дип, ишегеннән чыгып барганда, Әхмәтҗан утыргычтан кузгалган, чыланып беткән кулъяулыгы белән әледән-әле яшьләрен сөртеп, түбән якка төшеп бара иде. «Кайтып, белгәннәремне укырга кирәк» кебегрәк сүзләр сөйләнеп, әкренгә генә атлаганда, сискәндертеп, аның җилкәсеннән йолкыдылар. Туктады. Кулы белән уң иңен тотып карады, күлмәген төзәтте. Күлмәк иңсәсендәге юешлеккә, артында тыпырдаган тавышларга сәерсенеп китүе булды, күзе үзе белән тигезләшкән Җилдемгә төште…
Атның килгән кайгыны сизгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Зур ачылган ахак күзләрен моң баскан, керфек төпләре әкрен генә дерелдәгәндәй. Борын яфраклары пошкырырга әзерләнгәндәй киңәйгәннәр.
– Нихәл, туганым, – диде аңа Әхмәтҗан. – Менә тагын ялгыз калдык.
Җилдем туктады. Җиңнәреннән эләктереп алып, Әхмәтҗанны да туктатты. Аның нидер дәшәсе, ирнең хәленә керәсе килгәнлеге аңлашылырлык иде.
– И малкай, телең дә булса… – дип куйды Әхмәтҗан. – Утырып бер елар, җырлар идек синең белән. Ат күтәрмәслек кайгы бит миндә, ат күтәрмәслек кайгы… Көннәр эңгергә китә икән болай булгач. Тормыш бетүгә бара икән.
Моңа каршы нәрсә дип әйтәсең дигәндәй, Җилдем баш селкеп, баш иеп кенә тыңлый бирде.
– Әле менә син дә кайчан гына Сабантуйлар чабышкысы идең. Әле кайчан гына миңа Зәмзәмбану җиңгәңне димләп йөрдең… – Әхмәтҗан Җилдемнең кара буй булып төшкән борын сыртын сыпырып алды: – Инде син, бәйгегә атлыгып, тоякларың белән җир тырнаудан туктадың, йөзеңдә менә җыерчыклар барыбер юк. Күзләрең дә минеке кебек утырмаган. Тешләрең коелмаса, йөкне ару тартсаң, гомереңне кисәргә хуҗаң кулы бармас. Без синең белән бергә генә үләрбез инде… Зәмзәмбану җиңгәң безне ташлады. Ияреңнең бизәк төшереп бетерелмәгән җәймәсе карават янындагы урындык өстендә ята… Чигеп, муеныңа салган сөлгесе, тузгач, утыннар арасында янды…
Әхмәтҗан сөйләнгән саен тынычлана баруын, истәлекләр яңартып юануын тойды. Юк, ул әле бөтенләй үк ялгыз түгел иде. Алар Җилдем белән бер тизлектә урам буйлап атладылар. Бераздан ат алгарак чыкты. Берничә адым ясаган саен, башын борып, әйдәкиләгән сыман җилпи-җилпи, үз турыларына төшеп җиттеләр.
Капка ачык калган икән, Әхмәтҗан шунлыктан үзе алга чыгарга ашыкмады, тик ни күрсен, инде менә кайтып җиттек, керәбез дигәндә, Җилдем таптанып торгандай итте дә Зиннәтуллалар капкасына борылды. Кияү кеше юл уртасында тукталды. Ул үзенең бу йортка инде кем тиешлеген белми иде. Атны кирегә дәшәргәме, юкмы? Үзенә чакырмаса, Җилдем нишләр?
Әхмәтҗан, бу ни бу, дигән сораулы карашлары белән урам уртасында тукталып калды. Менә бабасының капкасы ачылды. Аннан Зәмзәмбануның җирән башлы сазаган сеңлесе Гөләндәмбану күренде:
– Нишләп торасың, җизни, әйдә, кер, үз йортыңда ялгызың нишләрсең?
Бушап калган йортка Әхмәтҗанның аяклары болай да тартмый иде. Инде менә Җилдем дә Зәмзәмбануларга атлагач…
Туктале, Җилдем Әхмәтҗанны икенче мәртәбә шушы капкага китерә түгелме? Моның ниндидер сере булмый калмас.
– Хәзер керәм, төнгә каршы капка келәсен төшерми булмас. Ашыкма, балдыз, бергә керербез. Зәмзәмбану… – дип сүз башлады да Әхмәтҗан телен тешләде. Бу исем шушы минутта икесенең дә йөрәгенә килеп кадалды. Гөләндәмбану, минеке бул, дияргә иртәрәк иде шул әле… Зәмзәмбану, дияргә инде соң…
2009
О проекте
О подписке