Әхмәтҗан бер-бер артлы өч хатынын югалтты. Беренчесе үлгәч, нишлисең, Хода бәндәсе, язмышы шулдыр, авыр туфрагы җиңел булсын дип, үз-үзен юаткан иде. Икенчесен кабергә төшергәч, туфрак ыргытырга кулы бармады, шуның белән хәләл җефетенең тынсыз тәненә дә авырлык китерер шикелле, башкалар мәет өстенә кызыл балчык өемнәрен төшергәндә, сакалын сыпырып, бер читтә моң гына карап торды. Аннан, үлгән артыннан үлеп булмый инде, Хода язса, тагын берәрсе, бәлки, гомерлеге дә булыр әле дигән өметләр белән, һич югы, балалары калмауга – ятимнәр юклыкка сөенеп, өенә кайтып китте.
Өченче хатынын күмгәндә, Әхмәтҗан, инде зират капкасын да атлап керергә базмыйча, күңеленә кабергә тере кешене төшерәләр кебек килеп, койма очларына таянды да шытырдатып тешләрен кысты. Койманың тышкы ягында, аның янәшәсендә калган Бибигөл түтәе авыз эченнән быгыр-быгыр килгән Әхмәтҗанның ни әйтергә маташуы хакында баш ватты, әмма тол ир үз теленә килгәнне үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Ул зират кырыннан бик соңлап – кеше таралышканнан соң да әллә никадәр вакыт үткәч кенә кайтып китте. Ялгыз, хатынсыз, шыксыз өйгә аяклары тартмаганга, әле бер капка төбендәге утыргычка утырды, әле икенчесенә кунаклады.
Баштарак Әхмәтҗан, кешеләр киткәнне көтеп торырга да дымлы кабер өстенә ятып, бит тырный-тырный еларга уйлаган иде. Ул елаулар, бәгырьдән өзелгән аһ-ваһлар гына аның хәсрәтен җиңеләйтер микән?! Күңелне шушы көннәрдә тутырган үкенечләрне оныттырырмы?
Әхмәтҗанның ничәмә еллар кочагы җылысында төн кичкән Зәмзәмбануын бабасы йортыннан гына озаттылар. Кияү балакайларына болай да авыр икәнлекне белгәнгә, күмү эшләре белән мәшәкатьләргә теләмәделәрме, әллә кызларын соңгы тапкыр ата йортына кертәселәре, бер генә төн булса да күреп каласылары килдеме – сорарга кыюлыгы җитмәде. Без инде мәетне үзебезгә генә алып чыгарбыз, дигән Сәгыйдулла картка берсүзсез ризалык бирде ул. Әхмәтҗан шул сәбәпле алдагы төнне үз йортында карчыгы белән аркадан тир агызып чәй чәйләгән кысынкы аш бүлмәсендәге иске, шыгырдавык сәке өстендә үткәргән иде. Дөрес, ул ничәмә тапкыр каршы якта гына торган бабасының ишегеннән узды, ничәмә тапкыр дога укучы әбиләр чорнап алган җанкисәге янында маңгай кашып торды, шул йорттан чыккан саен, мәет үлгән көнне, гөнаһ дип тә тормыйча, яшьлегеннән бирле авызга да алганы булмаган аракыны, кырлы стаканга салып, төкерек тә үтмәс кебек тамак төбенә ыргытып-ыргытып кына эчте.
Таң катында, әле кабер казырга китеп барганчы ук, аранда тыпырчынган яшь тайны, кая телисең, шунда кит, инде безне бу йортта беркем тотмый, кебегрәк сөйләнгәләп, тыкрык як киртәне күтәреп, иреккә җибәрде. Җилдем, хуҗасына карап та тормыйча, шуны гына көткән кебек, гадәтенчә, инеш буенда печән чемченеп йөрисе урынга, иһаһайлап, урам аша иркен болынга таба чапты.
Чишмә янындагы тупылларга кунаклаган бихисап кош ояларыннан күккә ду килеп каргалар күтәрелде. Аларны әллә тояк тавышлары өркетте, әллә башка сәбәп булды, кошлар, ни гомер ямьсез каркылдап, Әхмәтҗан өе өстендә бөтерелделәр, аннан ояларына әйләнеп кайттылар да тынып калдылар. Аларга каяндыр килеп кушылган зур чем-кара козгын гына әле Әхмәтҗан көрәген алып зиратка барып җиткәнче, баш очында каңгылдый-каңгылдый озата барды.
Зәмзәмбану яшисе ахирәт йортыннан бергә тормыш иткәненә юл тагын да озынрак, тагын да уйлырак булып чыкты. Ул хатын белән ир гомеренең бөтен уртак өлешен сыйдырган иде шул.
…Челдемби сыйраклы, җитен чәчле Зәмзәмбануны Әхмәтҗан белә-белгәннән яратып бетермәде. Холкы малайшаныкы булган, уеннан кайтып кермәгән күрше кызыеннан күрергә мөмкиннең барысын күрде ул. Аткыйлы уенында таягы белән аягын да сындырды, шар сукканда кәшәкәсен тартып алып, урталай бөкләде дә бәке тишегенә ыргытты…
Әле соңрак, Зәмзәмбану үзенә миһербанлырак булып киткәч тә, классташ кызлары арасында Әхмәтҗан күңеленә ятмаганы ул иде. Тулы иреннәре, түгәрәк күзләре ябык йөзенә килешмәсәләр дә килешмәсләр икән. Чәчләре үремнән чыккан, көрән күлмәге өстендә болай да эленке-салынкы яткан алъяпкычының канатлары җилкәләреннән салынып төшкән булыр. Син аңа ошамаган берәр сүз әйтеп кара! Ачуын китергәнне тотар да тукмар.
Укытучыларга каршы килергә дә тайчынып тормаган Зәмзәмбану көннәрдән бер көнне Әхмәтҗанга карата үзгәрде дә куйды. Дәресен хәзерләгән булса – күчертер, малайлар белән сугыша башласа – яклап чыгар. Моның хикмәтен иптәшләре арасында сизенмәгән кеше калмаса да, башына уй озаграк керә торган Әхмәтҗан гына чамаламады, кыздан күргән яхшылыкның барысын күршелегенә сылтады.
Зәмзәмбану мәктәпне тәмамлап, тулыланып китеп, егетләр күзе төшәрлек чибәркәйгә әйләнгәч кенә, Әхмәтҗанның маңгаена китереп суктылармыни: кызларның тормыш итәргә ярарлыгы каршы якта гына үскән икән ләбаса! Шул кичне үк Зәмзәмбануны ул озата кайтты. Кыз капка төбенә җиткәнче сизенмәсен, керпеләнмәсен өчен, түгәрәк уеннарны яратмаса да, алтылысына да, сигезлесенә дә катнашты, каешлыга, назалыга да чыккан булды, Зәмзәмбану түгәрәк читендә ялгызы калган бер вакытта аны вальска да дәшеп алды.
Барысы да җай гына бара иде. Әхмәтҗан үзенә тиеп киткәндә дулкынланган күкрәкләрне дә, кайнар дым булып чыккан иреннәр сулышын да, кызның үзенеке белән парлашкан кулларының бармак очларына кадәр тирләвен дә сизде. Боларны Зәмзәмбануның егеткә битараф түгеллегенә санады.
Вечерның ахырына кадәр кайтып китмәгән егет белән кызның бер якка атлавында да үзләре белән таралышкан яшьләр мәгънә салып карамадылар, әле гомерлек пар табарга өлгермәгән күршеләр өчен бу табигый бер хәл иде.
Төрле вак-төякне сөйләшеп, әкрен генә үз турыларына кайтып җиткәндә, Әхмәтҗан Зәмзәмбануны култыгыннан алды:
– Рөхсәттер бит?
– Рөхсәт сорарга соңга калдың бугай инде, – дип көлде кыз.
– Капка төбегездәге утыргычта бераз сөйләшеп утырмыйбызмы, Зәмзәмбану?
– Мине тыңлатырлык сүз тапсаң!
Әхмәтҗанның сөйләгәннәре Зәмзәмбануны тыңлату гына түгел, авызына каратып торырлык булып чыкты. Ул тиздән Мәскәүгә укырга китәсен, анда авылны бик сагыначагын, шуңа күрә Зәмзәмбану белән хат алышып торырга теләге барлыгын белдерде. Әкрен искән җил кебек агып торган бу хикәяттән егетнең яңа тормышы, йорт хуҗалары, Мәскәүдә яшәгән туган-тумачалары – берсе дә төшеп калмады. Әтәчләр кычкыра башлагач кына, Әхмәтҗан сүзе беткәнне аңлаткандай торды, кызны да кулларыннан тотып урыныннан күтәрде һәм, таң салкыны иңә башлаган кочагына тартып:
– Боларга каршы ни әйтерсең? – дип сорады.
Зәмзәмбану ничә еллар көткән сүзләрне ишетүдән болай да исәрләнгән иде, инде егет тәненең якынлыгын да тойгач, тәмам югалып калды. Әхмәтҗанны кочарга җөрьәт итмәгән куллары белән кайдадыр кесә төбендә яшеренеп яткан, теш казырга әзерләгән шырпы кисәген эзләп маташкан булды, йомшак кәҗүл тиреләрдән тегелсәләр дә, аягын уңайсызлагандай башмакларын бер-берсенә төрткәләгәндәй итенде, авызын бер ачты, бер йомды, ни дип җавап бирергә белми аптырады.
Дәшми торуның һәрберсе ризалык билгесе булмаса да, Әхмәтҗан күңелендә ышаныч чаткысы кабынды, кыз үзе белән килешә дип уйлап:
– Тиздән күз белән ак билет бирәселәр, Алла боерса, укуымны читтән торыпка күчерермен дә икенче кайтышымда – киләсе җәйгә сине үзем белән алып ук китәрмен, – дип әйтеп ташлады. – Аннан соң…
Ул арада Зәмзәмбану да югалып калу кебек бер халәттән чыкты, егет сүзләрен игътибар белән, кайсысына бәйләнеп булачак, ничек төрттереп үтен сытарга (?) кебегрәк уй белән тыңларга тотынды. Моңарчы ничәмә-ничә кызны озаткан Әхмәтҗан аңа кемнәндер калган кирәксез бер кеше сыман тоелды, соңлап әйтелгән сүзләре кызлык горурлыгына тиде. Ул егетнең болай батыраеп озатуын да, үзен тыңлатып капка төбендә утыртуларын да мыскыллау, кызның үсмерлек гашыйклыгыннан көлү кебек кабул итте, Әхмәтҗанның соңгы җөмләсен тыңлап та бетермәстән:
– Озатып йөрергә кунак кызлары кирәк, хатынлыкка эш аты булган авылныкылар яхшы, димәкче буласың инде алайса?! – дип ыржайды. Аннан егетнең битенә үк булмаса да, бер читкә төкереп, киң ачкан капкасын да ябып тормыйча, җәен йоклый торган ак келәтләренә таба йөгерде.
Бу сөйләшүдән соң Әхмәтҗан яңадан клубта күренмәде. Атна чамасы өй тирәсендә анысын анда, монысын монда күчереп, тәртипкә керткәндәй йөрде дә, авыр чемоданнарын күтәреп, Мәскәүгә чыгып китте, бик озак хәбәр-хәтерсез торганнан соң, икенче җәйгә бер мишәр чибәркәен җитәкләп кайтып та керде, кеше көнләштерерлек туй да ясады.
Монысы горурлыкка гына түгел, йөрәкнең үзәгенә кадалырлык бер эш булды. Зәмзәмбану терсәген тешләр хәлгә килде, терсәге генә еракта иде. Атна буена, тормыйча, ак келәтенең мамык мендәрләре эчендә елады да тагын да зәһәрләнеп, күрше егетенә тагын да үчлеләнеп чыкканнан соң, бервакыт исәп-хисап ясарга өметләнеп, әмма тыштан элеккечә яшәү белән яшәп китте. Шул көннән кыз клубка йөрүне ташлады, болынга кичке уеннарга да төшми башлады. Ара-тирә капка күләгәсе астындагы утыргычта хәл алган күрше карчыклары янына гына чыгып керсә керер дә, башын күтәрмичә, өй тирәсендә эшләр дә эшләр.
Әхмәтҗан Мәскәүгә кире китмәде, авылда калды. Ул ыгы-зыгылы башкала тормышыннан тәмам туеп, авылның кара эшенә сусап, бәйрәмнәрен сагынып, төрле планнар корып кайткан иде. Үч иткән кебек, хыялларына тормышка ашарга язмаган икән: хатыны Нилүфәр кыска гомерле булып чыкты, шул җәйдә үк, үзе дә уйламаган-нитмәгән бер вакытта, дару-фәлән белән генә үтмәслек чире табылып дөнья куйды. Хәсрәт ялгызы йөрми, диләр, аның артыннан ук димләп килгән Шәргыясе районнан кайтышлый юл казасына очрады. Агымсу өстендәге күтәртмәле басманың такталары ычкынып китеп, бөтерелеп аккан карлы-бозлы язгы елга суына барып төште. Гәүдәсен ике тәүлектән соң гына күрше авылның таллары төбеннән таптылар.
Кеше бәхетсезлекләренең сәбәпчесе дип үзен санаган Әхмәтҗан ялгызы яшәргә, күңелен тулысы белән ата-анасын карауга, йортына салырга ниятләде. Моңарчы алар зур хуҗалык белән көн итмиләр, Әхмәтҗанның читкә чыгып, балта эшендә тапканы иркен яшәргә җитә иде. Өйдә хатын-кыз кулы калмагач, йорт эшләренең үзенә төшәсен аңлаган тол ир колхозга эшкә чыкты, абзарына тавыгын-сарыгын алып җибәрде, колхозның нәселле атыннан туган яшь колынны алып, тыкрык яны киртәсенә терәп ясалган аранга җибәрде. Исәбе аннан Сабантуй батыры ясау иде, шуңа күрә колынга Җилдем дип исем кушты.
Җилдем кулга өйрәтелсә дә, чабышкы булып җиткәнче, авыр эшләргә артык күп катнашмады, Әхмәтҗанның үзенең һәм күршеләренең бакчасын гына сукалады, елына бер-ике тапкыр тегермәнгә он тарттырырга, күрше авылга йон теттерергә барды.
Яз җиткәч, иң элек арчылып, иң элек кипкән ишегалдына җибәрсәң, тыпырчынып торган Җилдем, ярышка атлыгып, җирне ярып-ярып бетерә торган иде. Инде дә капка ачып иреккә ычкындырсаң, артыннан куа килүчеләр бардай, томырылып болынга таба чаба һәм, кара тиргә баткач, кире кайтып керә дә, баскыч төбенә килеп, иреннәре белән келә бавын тарта, хуҗасының чыкканын, мактап маңгаен кашыганын, тәмле ризык каптырганын көтә торган булды.
Тора-бара Җилдем ярышта җиңәрлек бер тай булып өлгерде һәм берничә ел Сабантуй чабышында иптәшләрен басу юлының кара тузаны эчендә калдырып, иң алдан мәйданга килде.
О проекте
О подписке