Читать книгу «Бер гаилә сурәте» онлайн полностью📖 — Радиф Сагдеев — MyBook.

IV

Таң атып килә. Әтәчләр берсен-берсе уздыра-уздыра кычкыра башлады. Илсурларның арт капкаларыннан бик сагаеп кына чыгып, бәрәңге буразналары арасына иелә-иелә, бакча башындагы талларга таба чаптым. Таллык уртасында әллә ни зур булмаган чишмә ага. Суда чәчелеп яткан ташларга баса-баса, ниһаять, ярның теге ягына сикердем. Тагын ун минуттан олы юлга чыктым. Алланың рәхмәте яусын, өченче машина туктап мине алды. Бу үз машинасы белән районга баручы урта яшьләрдәге бер ир кеше булып чыкты. Абый кеше бик сүзчән булмаганлыктан, үз уйларыма чумдым. Кем булды икән ул кичә кирпеч ыргытучы, ут төртүче? Бәлки, бу эшне бөтенләй туктатыргадыр. Юк, мин бу эшне барыбер ачыкларга тиеш.

Менә район үзәгенә дә килеп җиттек.

Мин абыйга акча биргәч, милиция бүлеген сорадым. Ул әллә ни ерак булып чыкмады.

Иртәрәк иде әле. Кече лейтенант Әскәров килмәгән. Район үзәге болай җыйнак кына күренә. урамнары да әллә ни чүпле түгел, яшеллек тә җитәрлек. Бер сәгатьләп йөргәч, кире килсәм, дежурный Әскәровның килүен әйтте.

Әскәров дигәннәре кечкенә генә буйлы, кара чәчле, өстәл артында әллә кем булып утырырга ярата торган бер авыл егете булып чыкты. Мине күргәч, бер кирәкмәгәнгә телефон номеры җыйган, ниндидер кәгазьләр актаргалаган итте. Мондый бәндәләрне мин хезмәт иткән җирдә «кепкасы белән бер метр» дип үртиләр иде. Шушы сүзләр исемә төшеп, үзем дә сизмәстән көлеп җибәрдем.

– Сез нәрсә, гражданин, монда маймылланып утырасыз? Циркка килмәгәнсездер ич. Бу сезгә кәмит күрсәтә торган урын түгел, бу районның Эчке эшләр бүлеге!

– Гафу итегез, иптәш лейтенант, бер кызык хәл искә төште дә…

Теге боргаланып-сыргаланып алгач, бәлки, лейтенант дип эндәшү дә тәэсир иткәндер, тынычлана төште. Мондый бәндәләрне яхшы беләм мин, алар – үртәлүчән, гарьчел, үчле бәндәләр. Алар белән үзеңне мескенрәк, түбәнрәк тотсаң әйбәтрәк. Әгәр үзеңнең өстенлегеңне әз генә сиздердеңме, ул синең кан дошманыңа әйләнергә мөмкин.

– Сезне бик яхшы эшли, тырыш егет, диделәр. Шуңа күрә сездән бер эштә ярдәм сорап керүем иде, иптәш Әскәров.

Теге үзгәрде, димәк, минем «борчак патроннар» кирәкле урынга тиде.

– Әйе, әйе, әйтегез! Тартынмагыз.

Мин эчтән генә каян җыеп бетерәләр икән шундый йолкышларны дип уйласам да елмаеп:

– Мине Чишмәледә булган Айсылу вакыйгасы кызыксындыра.

Әскәровның йөзе үзгәреп китте. Бу сорау аңа ошамады, ахры. Нигә икән?

– Ул җинаять инде ачылды. Монда сезне нәрсә кызыксындыра соң? Кичә миңа хәбәр иткәннәр иде шул, бер язучы килгән, нидер язмакчы була, дип, димәк, ул сез инде.

Менә мин шушы урында кичермәслек зур хата ясадым, үземнең уен картасын ачып салдым. Бу хата әле миңа киләчәктә үзен искә төшерәчәк.

– Иптәш лейтенант, менә мин кайбер кешеләрне күреп сөйләшкәч, шуны аңладым. Илсур бит берничек тә үтерүче була алмый. Алар бит 15 көннән туй ясарга җыенганнар. Мөмкин хәлме бу?!

– Нишләп мөмкин булмасын? Ачуланышканнардыр. Йә теге Айсылуы хыянәт иткәндер.

– Ничек хыянәт иткән?!

Әскәров шунда үзенең бу өлкәдә дә белемле икәнен күрсәтеп алды.

– Ничек дип, берәрсе белән йөри башлагандыр.

– Ә сезнең дәлилләрегез бармы соң, иптәш лейтенант?

– Бу булырга мөмкин хәл генә.

– Булырга мөмкин хәл, булган хәл түгел бит әле.

Әскәров бөтенләй чыгырдан чыга башлады. Ул ярсып:

– Гражданин, сез әгәр ул хәлләрне язарга килдегез икән, языгыз. Ләкин тикшерүчеләргә ничек эшләргә икәнен өйрәтеп йөрмәгез. Үтерүче билгеле, Айсылу янында Илсурның аяк эзләре, күлмәгендә – бармакларыныкы. Үз күлмәгендә – Айсылу каны. Монда Отелло белән Дездемона хәле кабатланган. Ә хәзер, зинһар, минем вакытны алып утырмагыз, эш күп.

Димәк, бу кеше нәрсәдер яшерә. Илсурның гаепсезлеге ачыклана башлады. Мин лейтенантка:

– Ярый, алайса Казанга кайткач, бу эшне яңадан торгызып тикшерүләрен сораячакмын, – дидем.

Лейтенант торып ук басты:

– Яхшы, барыгыз! Без дә сезнең өстән эш ачтык. Чишмәле кунакханәсенә ут төрткәнсез. Әгәр тикшерү кабат башлана икән, сез йә йорт бәясен түлисез, йә шул ук Илсур янына бер камерага…

Менә инде монысы минем өчен көтелмәгән хәл иде. Каян китереп сугасын беләләр. Иң яхшысы – дәшмәскә, китәргә кирәк.

– Сау булыгыз!

– Хушыгыз, гражданин Хәниф иптәш!

Мин урамга чыктым. Әлеге сөйләшүдән миңгерәп калган башны саф һавада җилләтеп алырга уйладым.

Тирә-якта йортлар, кибетләр. Мәдәният сарае янында ике исерек сугыша. Район базары. Кеше кайный, гөр килә. Төрле кешеләр: сары чәчле, кара чәчле, сакаллы, түбәтәйле, шәлле… Тукта, нинди таныш йөз булды әле бу? Кем иде соң? Мин тирә-якка күз салып танышымны эзли башладым. Әнә ул ашыга. Нигә ашыга? Ул бит мине белә. Ә ник исәнләшмәде? Өстендә шул ук кара костюм. Бу бит Рәкыйп! Димәк, бу эшне эшләүче – ул. Йортны яндыручы да, кирпеч бәрүче дә. Мин аның артыннан ашыгам. Тотып, телен ачтырасы иде. Теге, минем тизләгәнне сизеп, тагын да ашыга. Менә ул ниндидер ишегалдына кереп китте. Артыннан керсәм, юк. Ух, ычкынды кабахәт. Ычкынды. Менә килеп каптым мин суның болганган җиренә. Тукта, иң яхшысы Казанга кайтып, Черек күлдәге Гамил дус белән киңәшергә кирәк.

V

Юлны сорашып, мин автовокзалга киттем. Анда кеше күп түгел иде. Кереп билет алдым да, урамга чыктым. Автобус тагын 12 минуттан китәргә тиеш. Җилкәгә таза гына гәүдәле берәү бәрелеп китмәсенме. Дәшмим. Мин дәшмәгәч, ул тукталып:

– Нәрсә, бик тазамы әллә син, – дип бәйләнә үк башлады. Мин карап торам, ләкин бер сүз дәшмим. Хәзер килеп сугыша башласа, иягенә тартам инде бу хайванның. Ул чыннан минем эчкә китереп сукты. Шәп суга, ләкин колхозча.

– Энем, алай сукмыйлар аны, менә болайрак, – дип, мин аңа уң кул белән башына суккандай итәм. Теге, саклык чарасы күреп, башын артка алды. Миңа шул гына кирәк иде, бөтен гәүдә авырлыгымны салып сул кул белән тегеңә сугуым булды, ул бөгелеп төште. Уң кул белән яннан сугып, аны җиргә сузып салдым. Шулчак икенче бер адәм минем үземә дә арттан китереп томырмасынмы. Борылып саклык чарасы күрергә өлгермәдем, икенче берәү эчкә китереп типте. Күз алларым караңгыланып, җиргә егылдым.