Читать книгу «Бер гаилә сурәте» онлайн полностью📖 — Радиф Сагдеев — MyBook.

VI

Аңыма килгәндә кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишеттем.

– Юк өчен бер гаепсез кешене кыйнап ташладылар, кабахәтләр! Менә хәзерге яшьләр!

– Тукта, ул үзе беренче сукмадымы соң?

– Юк, юк, теге бозау үзе бәйләнде, үзем күрдем.

Кая соң мин? Ниндидер утыргычта утырам. Автобус түгелме соң бу? Шул, үзе. Әнә шофёр утыра.

Минем селкенгәнне күреп, бер апа:

– Улым, хәлләрең ничек соң? Без аралап калмасак бөтенләй имгәтеп ташлыйлар иде бит, звирләр! Дипломатыңны гына алып калып булмады, чаптылар. Акчаң күп идеме соң? – дип сорады.

– Юк, апа. Кәгазьләр генә. Рәхмәт сезгә!

– Ярый, улым, үзең исән булгач анысы гына табылыр.

Ну, Рәкыйп, синең шундый икәнеңне элегрәк белгән булсам. Нинди кабахәт кеше булып чыктың. Башта Гамилне күреп кисәтеп куярга, аннан ни генә булмасын, Рәкыйпне эзләп табачакмын. Мин ул интеллигент булып кыланып маташкан урам этен акылга утыртмасам, бернәрсәгә яраксыз булып калачакмын. Аннан миңа фаҗигале төстә үлгән адәм балаларына бәетләр чыгарып ятарга гына кала.

Казанга якынлашабыз. Гамилне каян тотып булыр икән? Эшендәме, өендәме, бакчадамы? Атна уртасында бакчада ятмас ич.

Гамил – минем күптәнге дус. Ул университетны бетергәнче үк милициягә кереп, ярыйсы гына эшләп ята. Вакытында дәрәҗәсен алды, фатирын, бакчасын. Машинасы бар, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче. Майор. Без аның белән бергә бокс түгәрәгенә йөрдек.

Гамилгә шалтыратканда, ул, бәхеткә, өендә булып чыкты. Минем тавышны ишеткәч:

– Кая югалдың син, абзый, – ди. Без үзебезчә бер-беребезгә абзый дип эндәшәбез. Мин аңа бер җитди эш бар икәнен әйткәч, сөйләвемне сорады. Ләкин бу турыда телефоннан сөйләшергә ярамый иде, без очрашырга булдык.

Ярты сәгатьтән без кухняда кофе эчеп утыра идек. Мине тыңлап бетергәч, ул: «Әллә кайларга барып кысыласың син, абзый. Ярый, хәзер боз кузгалган инде, ахырынача барырга кирәк. Миңа калса, аларны син нык куркыткан. Сак бул! Алдыңны-артыңны карап йөр! Хәзерге заманда кеше гомере берни тормый. Теге Илсур янына берәр көнне икәү барып килербез», – диде.

Минем эчкә җылы кереп китте. Ул минем сүзне элек тә аяк астына салып таптамый иде, Аллага шөкер, бүген дә шулай булды.

Өйгә кайтып барам. Башта мең төрле уй. Иртәгә ничек тә булса Рәкыйпне эзләп табарга кирәк. Кичектермичә. Адресны белешмәләр өстәленнән алып булыр шикелле. Таба алырга тиешләр. Шулай да башта Гамил белән киңәшергә булыр. Менә үзебезнең кварталга җиттем. Кайтып яхшылап ял итәргә дә, иртәгә иртүк эшкә керешергә кирәк.

Үзем атлыйм, үзем каяндыр үкереп өскә машина килгәнен сизәм. Бөтен көчемә сикереп, тайпылып калдым. Теге машина ничек килгән, шул көе үкереп узып та китте.

VII

Иртән телефон шалтыраган тавышка уянып трубканы алдым. Кем булыр бу?

– Әй, син! Яхшылап тыңла, – ди. – Әгәр тагын кирәкмәгән җирләргә кысыласың икән, син күз алдыңа да китерә алмыйсың ни булачагын, аңладыңмы?

– Аңладым, – мин әйтәм.

– Аңласаң шул, тыныч кына яшә, башкаларга да комачаулама. Без хәзер синең һәр адымыңны күзәтәчәкбез, – ди.

– Рәхмәт!

– Син нәрсә, козёл, шаяртып сөйләшәсең. Ярты сәгатьтән тагын шалтыратачакбыз, уйла.

– Кирәкми, акчаңны әрәм итмә.

– Без шаяртмыйбыз, тварь!

– Ә нигә шаяртмыйсыз?

– Ну, кара аны, шакал, үзеңә үпкәлә! – дип, теге трубканы куйды. Әллә артыграк кыланып ташладым инде. Минем бу телне кисеп кенә ыргытырга. Гамилне кисәтим әле. Тик ул да урынында булып чыкмады. Тукта, эшеннән кайтканын көтәргә кирәк. Мин китәргә җыенып йөргәндә ишек кыңгыравы шалтырады. Әкрен генә барып, ишек күзеннән карыйм. Ниндидер ике ят адәм басып тора. Кире аяк очларына гына басып, балконга чыксам, аннан өскә дә, аска да, янга да китеп булмый икән. Мин бау эзли башладым, ә тегендә, ачкыч яратып, ишек ачарга маташалар. Менә мин инструментлар шкафыннан бау табып алдым. Кире залга узганда, тегеләр ишекнең ачкыч белән бикләнгән йозакларын ачканнар, эчтәге бикне, каерып керергә азапланалар иде. Балконда бауны бәйләргә ныграк урын эзләп кабаланганда бавым кулдан ычкынып аска төшеп китмәсенме. Беттем! Нишләргә? Ишекнең биге менә-менә каерылып чыгарга гына тора. Аны-моны уйлап торырга вакыт калмаганлыктан, йокы бүлмәсенә кереп карават астына чумдым. Озак та үтмәде, теге ике бәндә ишекне җимереп, эчкә дә үттеләр. Йа Ходаем, үзең сакла! Ичмасам, берәр төрле корал-мазарым да юк. Тегеләрнең тавышлары ишетелә.

– Балкон ишеге ачык. Чыннан да моннан шылган. Аста төшкән бавы да ята.

– Алайса тизрәк, ерак китә алмагандыр әле ул!

Менә алар чыгып киттеләр. Аяк тавышлары тынгач, әкрен генә балконга чыгып, ярыктан аска күз салсам, тегеләр өй янында кая барырга да белмичә аптырашып торалар. Кара курткалысы:

– Ычкынды, ахры. Әз генә соңга калдык. Яңадан эзенә төшәргә кыенрак булачак. Ярый, киттек. Барыбер өенә кайтачак, – диде. Алар юл кырыенда торган ак төстәге «Волга» машинасына таба киттеләр. Мин ничек кенә тырышсам да, номерын күрә алмадым.

VIII

Гамилне эзләп тапканда кичке сәгать алтылар тулып килә иде. Ул мине тыңлап бетергәч:

– Ярый, алайса бездә торып торырсың. Теге ике кешенең йөзләрен хәтерләп калмадыңмы? – дип сорады.

– Рәтләп карап булмады шул. Ну, «Волга» лары ак төстә иде.

– Шәп! Хәзер меңләгән ак «Волга» арасыннан табарсың инде син аны. Йә, ярый, кәеф салынкылыгын онытып тор, әйдә, кайтып капкалап киләбез.

– Ә Илсур янына?

– Анда барудан әле бернинди мәгънә күрмим. Аның үтермәве билгеле бит инде. Сине бөтенләй башка кешеләр эзәрлекли. Шуңа күрә бу эш ачыкланганчы, бик күзеңне акайтып, авызыңны ачып йөрмә. Бераз өс-башыңны үзгәрт. Күзлек ки. Чәчеңне кистер, поп булырга җыенмыйсыңдыр?!

– Чәчне? Соң болай да ярты баш пеләшләнеп килә.

– Аннан бөтен белгәннәреңне минем ярдәмчегә сөйләрсең. Үзеңнән чыгып берни эшләмә! Аңладыңмы, абзый!

– Аңладым, абзый!