Читать книгу «Бер гаилә сурәте» онлайн полностью📖 — Радиф Сагдеев — MyBook.

III

Искереп беткән бу йортка күптән ирләр кулы тимәгәне күренеп тора. Димәк, үтерүче шушы йортта үскән. Ишегалдына узам. Өй ишегенә йозак эленгән. Әллә мин килгәнне күреп чыгып качкан инде?! Бар микән бу авылда адәм рәтле бер кеше? Шулай да ындыр артларын карыйм әле. Сарайга керәм, мине күреп сарыклар өркелә, икенче капканы ачып артка чыксам, котым алынды. Каршымда кулына урак тотып бер апа басып тора. Мин артка чигенә башлаганны күргәч, апа телгә килеп:

– Ишек ачылганны ишетеп, кем керде икән дип, каршы алырга гына килүем, курыкма, улым. Әнә чүп үләннәрен утап, сарыкларга бирәм, яшь бәрәннәре бар.

Апаның миңа карата бернинди кара нияте булмавына төшенгәч, телгә килдем:

– Котны очырдыгыз, апа!

Апа елмаеп җибәрде. Йөзе матураеп, ачылып китте. Яхшылабрак карагач, аның, чыннан да, элек бик чибәр, шул чибәрлеген әле хәзер дә югалтып бетермәгәнлеген чамаладым.

– Апа, мин сезнең авылда булган хәлләр белән кызыксынып килгән идем. Без Айсылу белән Казанда бергә укыдык.

Апа күз яшьләрен сөртеп:

– Алтын кыз иде, бәгърем. Трай типмәде. Килде-китте белән йөрмәде. Чибәр, тырыш, укымышлы иде… – диде.

– Шулай да сезнең малаегыз…

– Юк, улым, ул үтермәде аны. Ул андый эшне эшли алмый. Ул аны яратты гына.

– Ничек?!

– Улым, син бик ашыкмыйсыңдыр ич?

– Юк, иртәгә генә китәм.

– Алайса әйдә, чәй дә куйган идем, ташып ята торгандыр, кереп башта чәй эчик, шунда сөйләшеп утырырбыз. Үзең кая туктадың соң, улым, колхоз хуҗаларындамы?

– Юк, апа, кунакханәдә.

– Кем кертте инде анда сине?

– Колхоз рәисе.

– Оятлары да юк икән. Бер көнгә килгән кешене. Ярар, әйдә, чукынсыннар.

Без кергәндә газга куелган чәйнек дөбер-шатыр кайнап утыра иде. Әллә ни байлыгы булмаган бу өйнең чисталыгына шаккаттым. Әллә апаның җылы каршылавы тәэсир иттеме, миңа бу өйдәге тәртип ошый иде.

– Син, улым, әнә түргә уз. Менә монда. Илсур улымның яраткан урыны.

Апа суыткычтан сөт, каймак, кәрәзле бал, аертылган бал чыгарды.

– Балны колхоздан аласызмы, апа?

– Безнең кебекләр ала алмый аннан, улым. Сөте дә, мае да, балы да үзебезнеке. Унике оя кортым бар. Иремнең истәлеге. Ул үлгәч, үземә калды. Илсур кайтканчы саклый алсам. Үлеп ярата иде бал кортларын. Нәкъ атасы инде. Бал кортының чисталыгы, уңганлыгы, осталыгы башка беркемдә дә юк дия иде. Дөресе дә шулай аның, улым. Агуы да, балы да, башка нәрсәләре дә файдалы. Әйдә, суынганчы чәеңне эч, бәрәкәте китмәсен.

– Апа, Илсур элек тә утырып чыккан идемени?

– Әйе, ике елга утырттылар. Бер елдан чыкты.

– Ә ни өчен?

– Казанда бер кешене чишендерделәр. Берсе – әнә шул колхоз рәисе малае, берсе – склад мөдиренеке. Өченчесе – Илсур.

– Тегеләре күпме утырды?

– Утырмады. Илсурны күндерделәр. Бер генә кеше эшләгән булса әзрәк бирәләр, диделәр. Үзләре таланучыга балын, итен, милициягә 3 миллион бирделәр дә – вәссәлам. Ә безнең мескен, тегеләргә ияреп кенә йөрсә дә, утырып кайтты.

– Хәзер сезнең хәлне килеп белгәлиләрме соң? Әтиләре булышамы?

– Кемне әйтәсең, колхоз хуҗасынмы? Нишләп килсен ул безгә? Миңа үпкәле ул.

– Ни өчен?

– Ирем үлгәч, көн саен бәйләнеп йөрде. Нинди генә явызлыклар күрсәтмәде, үзенекен эшләр өчен. Улыма укырга керергә язу бирмәде. Күпме хезмәт хакыбызны кисте. Сөйләсәң чиге юк. Барыбер үз дигәненә ирешә алмады. Илсур гына кызганыч…

– Шулай да, нидән чыгып Илсур үтермәде дисез?

– Бер-берсен яраткан, инде өйләнешергә дип йөргән кешеләр үтерәме бер-берсен? Әйт әле шуны?

– Ничек өйләнешергә?!

– Әйе!

– Соң, Айсылу бүтән кешегә, бергә укыган егеткә чыгарга йөрде!

– Әйе. Ата-анасы белән дус кызлары башын бутадылар Айсылуның. Имеш, төрмәдә утырган! Имеш, атасыз бала! Төрмәдә дә утырмады бит инде ул, теге «условно» дигәнендә. Соңыннан барыбер ярату җиңде.

– Монысы бөтенләй яңалык. Алайса нишләп Илсурны алдылар?

Апа бераз уйланып калды. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады.

– Йа Ходаем, берсен – теге дөньяга, берсен төрмәгә озаттылар! Ни өчен?! Алардан явызраклар яши бит! Ни өчен?! Кемгә начарлыгыбыз тиде икән? Кем каргады соң? – Апа алъяпкычы очына күз яшьләрен сөртте. – Төрмәдән кайткач, Айсылуның бүтән кеше белән йөрүен Илсурга сөйләгәннәр. Ә ул салган баштан бөтен клубка: «Әгәр дә Айсылу бүтән кешегә чыга икән, мин аны үтерәм», – дип кычкырган. Айсылу үләсе көнне Казаннан кайтырга тиеш иде, Илсур каршы алырга китте. Авыл башындагы урманда Айсылуны таба. Ул вакытта әле үлмәгән булган, җан кисәгем, урман эченнән юл кырыена шуышып чыккан. Илсур аны барып кочаклап ала, күлмәкләре канга буяла, бармак эзләре кала. Ул бит аны үтерергә түгел, каршы алырга гына киткән иде…

Хуҗа хатынның күзләреннән яшь ага. Аның кайгысының чиге юк. Ниндидер кабахәт, күпме кешегә кайгы китергән. Мин бу апаның сүзләренә ышандым. Чөнки ышанмаска мөмкин түгел.

– Тынычланыгыз, апа! Барысы да әйбәт булыр. Бәлкем әле Илсур гаепсез булса, котылыр, – дип, тынычландырырга тырышам…

– Белмим инде, улым.

– Апа, мин хәлемнән килгәннең барысын да эшләрмен.

– Рәхмәт, улым! Булыр микән?!

Димәк, Илсур үтерүче түгел. Ә кем? Очраклы бер явызмы, Рәкыйпме? Нигә теге көнне куркып качты ул? Нигә минем язарга теләвемне өнәмәде?! Күңелдә шик калды. Бәлкем, кызның әти-әниләрен дә куркытканнардыр? Шуңа күрә мине каршы алулары да… Аларны да аңларга була. Сизәм, бу эш катлаулана бара. Хәзер нишләргә? Тикшерүчене күреп сөйләшергәме?

– Апа, бу эшне кем тикшерде соң?

– Әскәров дигән кеше. Үзебезнең районныкы.

– Миңа иртәгә аны күрергә кирәк. Иртән районга автобус бармы?

– Юк. Иртән сөт машинасы белән китсәң генә инде, улым.

Яхшы. Димәк, иртәгә районга, әгәр анда эшләр бетсә, Казанга. Соңрак ничек тә булса Илсур белән күрешергә кирәк. Бу эштә булышырга милициядәге дустым Гамил ярдәм итә алыр дип уйлыйм.

– Ярый, апа, бик зур рәхмәт, кайтып ятарга кирәк. Караңгы да төшеп килә.

– Улым, шул ташландык өйдә ятканчы, әйберләреңне җый да монда гына кил.

– Яхшы булыр микән соң?

– Булмаган кая, бар, бар, әнә Илсурым урынына ятарсың. Бер белмәгән кеше булсаң да, ышанычлыга охшагансың. Бар, бар, улым!

Мин бу апаның олы күңеллелегенә шаккатып чыгып киттем. Теге ташландык өйгә кайтып җиткәндә, тәмам караңгы төшкән иде. Термосны алып, дипломатка тыктым, ашамлыкларны нәрсәдер тетеп салган. Күсе дусларга бәйрәм булган, күрәсең. Инде утны сүндереп китәргә җыенганда, тәрәзәдән өй эченә ярты кызыл кирпеч килеп төште. Утны тиз генә сүндереп, өй почмагына чумдым. Димәк, минем монда килүем кемгәдер ошап җитмәгән, тик кем ул? Әкрен генә тәрәзә кырыена килеп, урамга күз салдым. Ерактан төшкән ут яктысында беркем дә күренми. Кара ниятче бәргән дә качкан, йә булмаса берәр җирдә посып ята. Нишләргә? Ничек чыгып китәргә? Берәр җирдә качып торып, башка тондыра күрмәсеннәр. Ишек төбенә килеп, тирә-якны тыңлыйм. Йөрәк дөп-дөп тибә. Бер 10–15 минуттан, ул-бу ишетелмәгәч, әкрен генә ишекне ачып, тәвәккәлләдем. Иелеп кенә, рәшәткә артларына кача-поса, Илсурларга таба киттем.

Өйгә шулай дулкынланып кайтып кергәнне күргәч, хуҗа апа:

– Ни булды, улым, әллә әйберләреңә тигәннәрме? – дип сорады.

– Юк, тәрәзәгә кирпеч җибәрделәр.

– Булмас ла, бездә алай җүләрләнеп йөрүчеләр юк. Бәлкем, берәр исерек башы, йә булмаса бала-чага бу йортта барыбер кеше тормый дип ташлагандыр.

– Анда бит мин ут кабызган идем.

– Белмим, алайса кем булыр икән?

Без тагын ярты сәгатьләп сөйләшеп утыргач, йокларга яттык. Шулай да минем күңел тыныч түгел, сизәм, бу әле башы гына. Күзгә һич йокы керми. Ике-өч сәгать вакыт үтмәгәндер, чаң кага башладылар. Апа: «Йа Алла, ни булды икән, – дип, тәрәзәгә капланды. – Йа Хода, кунак йорты яна! Ярый әле, улым, монда килеп калдың!» – диде.

– Минем сезнең авылга килеп төпченеп йөрү, кемнәрнеңдер тынычлыгын бозган, күрәсең. Очраклы гына хәл түгел болар!

Апа авыр сулап:

– Кемнәр булыр икән? – диде.

– Кем белгән инде аны. Апа, минем сездә икәнне беркем дә белергә тиеш түгел! Сорасалар, караңгы капкач китеп барды, диярсез. Ә иртәгә иртүк кузгалырга булыр. Уен чынга китте!

– Яхшы, улым. Безнең бәрәңге бакчасыннан туп-туры олы юлга чыгып китәргә мөмкин. Аннан районга баручы берәр машинаны туктатырсың.

...
6