– Сез барысын да үзегез тикшерерсез, – диде Илдар, ирләрне бераз күзәткәч, – ә мин чыгып торыйм…
Ирләрнең берсе башын күтәреп кенә карады да җавап бирмәде. Илдар ишеккә атлады. Хәтта эш бүлмәсеннән чыккач та уйларын бәйдән ычкындырмаска тырышты. Өй соклангыч иде. Ул стеналарга, арыганлыкларыңны шундук суырып ала торган кәнәфиләргә, басу белән сине теләгеңчә киендерүче келәмнәргә күз салды. Һәм тормыш аңа чынбарлык түгел, ә кемнеңдер фантазиясе сыман тоелды. Чынбарлык шул тиклем дә камил була алмыйдыр шикелле иде. Әмма ул яхшы белә: бу – чынбарлык. Һәм Илдар үзенең сөйгән яры белән шушы чынбарлыктагы бәхет илендә яши. Моннан да зуррак нәрсә турында хыял итү дә мөмкин түгелдер сыман.
Илдар үзенең эш бүлмәсенә карап алды. Ул аларның китүен түземсезлек белән көтә иде. Алар тизрәк китсә, Ләйләсе янына йөгерер, чиксез ләззәткә чумар… Ул сөйгәне белән бергә үткәрәчәк вакытларын тагын бер кат күз алдына бастырды. Бу юлы тагы да матуррак, тагы да ләззәтлерәк итеп. Бераздан аның эш бүлмәсеннән чыктылар.
– Бөтенесе дә тәртиптә, Илдар әфәнде, – диде ирләрнең берсе. – Борчыганыбыз өчен гафу итегез.
– Зарар юк…
– Әмма без тагын килергә мөмкинбез, – диде икенче адәм. – Баштагы мәлләрдә система күзәтү астында була инде. Гаеп итмәссез.
– Рәхим итегез! – Илдар елмаеп кулларын җәйде.
– Сау булыгыз.
Алар чыгып киткәч, Илдар ишек төбендә озак кына басып торды. Боларның килүендә бернинди гаҗәп нәрсә дә юк сыман тоелса да, ул күңеле белән сизде – бу бер дә юкка гына түгел. Бер дә юктан гына йөрми болар. Бу – автоматик хезмәтләндерү системасын тикшерүдән бигрәк, Илдарны кисәтү шикеллерәк бер чара иде. Ә бәлки, алар нәрсәдер эзләгәннәрдер? Тик нәрсә? Кинәт ул боларның ни өчен килүләрен төшенгәндәй булды. Һәм атылып эш бүлмәсенә керде. Шкафка ташланды. Ул бая гына калдырып киткән җирдә китап юк иде. Рамил Әхмәтович биргән флакон да юкка чыккан. Димәк, болар нәкъ шушы китапны эзләп килгәннәр… Ләкин… Илдар дисклар тезелгән шкаф ишеген ачты һәм үзенә кирәклесен эзләп тапты. Монысына тимәгәннәр иде. Димәк, күрмәгәннәр. Игътибар итмәгәннәр.
– Илдар, сезгә бераз тынычланырга кирәк, – диде бүлмә. – Өстәл артындагы кәнәфигә утырыгыз…
– Рәхмәт. Хәзер… – Бүлмәнең кысылуына бераз ачуы чыкса да, ул сиздермәскә тырышты. – Хәзер тынычланабыз.
Илдар клавишларга баскалады. Дискны алыштыргач, бүлмә эчендә тагын ниндидер иркенлек барлыкка килгәндәй тоелды. Әйтерсең аны бөтенләе белән алыштырып куйдылар.
– Син шкафны дөрес япмадың… – диде ягымлы тавыш.
Илдар бер мәлгә аптырап калды. Шкаф ишеге ябылган һәм дөрес ябылган иде. Шулай да ул аны тикшереп карарга булды. Һәм дөресләп бикләргә дип ишекне ачкач, үз күзләренә үзе ышанмыйча бертын басып торды. Профессор биргән флакон да, ак пакет та урынында иде.
– Сиңа бернинди дә хәвеф янамый, – диде ягымлы тавыш. – Эшеңне дәвам итәргә мөмкин.
Ләкин Илдар эшкә тотынырга ашыкмады.
– Соңрак, – диде ул, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, – эшне соңрак дәвам итәрбез.
Һәм дискны, тартып алып, баягы урынына куйды. Бүлмә тагын үзгәргәндәй тоелды. Хәзер ул үзен меңләгән кешенең күзәтүе астындагы шикелле итеп сизде. Һәрхәлдә, күңелдә булган ниндидер иркенлек, хөрлек юкка чыкты.
Шуны ачыклагач, өстәл янындагы шкафка килде. Һәм ниндидер битарафлык белән ишеген ачты. Бертын карап торды. Күзләрен угалап алды. Шкафта бернәрсә дә юк иде. Китап та, флакон да. Ул әлеге күренешне хәтеренә сеңдереп кенә куйды, бернинди нәтиҗә дә чыгарырга ашыкмады. Һәм шкаф ишеген әйбәтләп ябып, бүлмәдән чыгып китте. Ләйлә янына. Моңарчы Ләйлә турында уйлаулары, аның белән бергә булуны күз алдына бастырулары бары тик акылын тиешсез фикерләрдән читкә юнәлтү өчен генә иде. Әлеге ике кеше бик тә шикле булып тоелды, һәм аларның яхшы ният белән килмәгәнлеге көн кебек. Әмма алар киткәч, хатыны янына керү теләге чынлап та көчәйде, аның бөтен ихтыяҗларыннан да өстенрәккә әйләнде.
«Бүген ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без?!» – дип уйлады Илдар, хатыны яныннан чыкканда һәм бармакларын бөкли-бөкли эш бүлмәсенә юнәлде. Кул бармаклары гына җитәрлек түгел иде. Моны уйлаудан күңелен чиксез сөенеч биләп алды. Ул үзен гайрәте ташып торган чын ир-егет итеп тойды. Шул тиклем назлашканнан соң, теләсә кем хәлдән таеп егылыр иде. Ә ул селкенеп тә карамады. Хәтта куәте артканнан арта гына барды, һәм теләсә, ул, хатыны янына кереп, барасын да яңадан кабатлый ала. Илдар бу уйларыннан елмаеп куйды. Ул, әлбәттә, өлгерер. Тик хәзергә эш белән шөгыльләнергә кирәк.
Илдар, бүлмәгә керү белән, автоматик хезмәтләндерү системасының сүзләренә игътибар да итеп тормастан, дискны алыштырып куйды да өстәл янындагы шкафка килде. Китап тагы пәйда булган иде. Ул аны кабат кулына алды да укый башлады. Һәм тигез тасма булып сузылган юллардан күзен алырга да куркып, кармалана-кармалана өстәл артына барып утырды.
«КИТАП» тан өзекләр
Даутов мин килүне көткән икән. Аның бүлмәсендә нәкъ тә моннан ел ярым элекке күренеш иде. Хәтта без утырып сөйләшкән өстәл дә шул килеш, анда ике чынаяк, берсендә – яшел чәй, икенчесендә, татлы ис аңкытып, мин яраткан кофе ясалган. Хәтта «Пётр I» кабы да урыныннан күчмәгән, һәм анда бары тик бер сигарет кына җитми иде. Әйтерсең ел ярым вакыт үтмәгән дә, ул чактагы сөйләшүдән бүленеп, мин берничә секундка гына бүлмәдән чыгып торганмын…
Даутов өстәлдән скрепка белән беркетелгән кәгазьләр алды.
– Теге вакытта, син бик тә ышанычлы кыяфәт белән чыгып киткәч, белгечләремнән китап базарына анализ ясауларын үтендем. Алар бик яхшы белгечләр, минем таянычым. Бу – аларның доклады. Теләгең булса танышып чык.
Мин баш селкедем.
– Бу кәгазьләр буенча, татар телендә дистәләгән китап чыгарган нәшриятнең бүгенге көндә чыгымнарын капларлык та мөмкинлеге булырга тиеш түгел… Сүз нәшрият турында бара… Зур оешма турында… Шуңа күрә синең җиңеләчәгең көн кебек ачык иде…
Бу сөйләшү миңа авыр иде. Сүзне озакка сузарга теләмичә, кулымдагы папканы аның өстәленә салдым.
– Монда төп-төгәл миллион ярым, – дидем мин, арыганлыгымны яшерергә дә теләмичә. – Процентларын бераз көтәргә кирәк булыр. Әлегә мөмкинлегем юк.
Даутов бер мәлгә тынып калды, тәмәке кабызды.
– Димәк, син җиңдең… – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй, – ә мин җиңелдем…
Мин дәшмәдем. «Җиңдем» дип әйтү бу очракта урынлы түгел иде.
– Әмма син җиңүчегә охшамагансың… – Даутов, акрын гына урыныннан кузгалып, минем каршыга килеп утырды, – син үзеңне җиңүчегә исәпләмисеңме?
– Хәтерегездә булса, әлеге бәхәснең асылы – сезнең мине татар китаплары белән табыш алу мөмкин түгеллегенә ышандыру иде. Мин аңа ышандым.
– Ләкин сез мөмкин булмаганны эшләгәнсез…
Даутовның «сез» дип эндәшә башлавын сизеп, мин елмаеп куйдым.
– Әйе… Мин әйбәт язучы…
– Язучылыкның монда ни кысылышы?! Сүз сәүдә турында бара…
– Һәрбер әйбәт язучы гомер буена бер эш белән шөгыльләнә. Ул үзеннән башка беркем дә булдыра алмаганны булдырып яши. Әдәбиятта да, тормышта да. Хәер, болар арасында язучы өчен аерма юк.
– Ә алай бик харап булгач, нигә сез миллионер түгел, яки президент, яки башка шундый…
Мин елмаеп куйдым. Даутов, әлбәттә, минем авырткан җиргә кагылып, күбрәк мәгълүмат сыгарга тырыша иде, хәтта бераз кимсетергә. Әмма бу хакта үзем дә еш уйлыйм һәм аңа җавабым әзер иде.
– Теләге булса, бөтен кеше дә миллионер да, президент та була ала. Моның өчен артык әллә нәрсә кирәк түгел.
– Мин сезгә ышанам шикелле. – Ул эш өстәлендәге папкага ымлады. – Һәрхәлдә, миллионер була алырыгызга шикләнмим. Сез дә кешеләрнең китаптан читләшүен аңлыйсыз шикелле.
Мин баш кактым.
– Ә нигә язасыз? Ник бүтән, табышлырак эшне сайламыйсыз?
– Белмим.
Мин, чынлап та, белми идем. Даутов елмаеп куйды:
– Белмисез?
– Ходай безне шуның өчен яралткан. Димәк, кирәк.
Даутов көлеп җибәрде.
– Ходайга ышануыгызны белми идем… Ха-ха-ха…
– Ә нәрсә?!
Һәм ул, урыныннан торып, эш өстәле артына барып утырды да, тартмасыннан бер газета алып укый башлады:
– «…дин инде үз вазифасын үтәде. Ул аң кереп, һәрнәрсәнең сәбәбен белергә теләгән адәмнәр өчен, кешелекнең бала чагы өчен матур әкият иде. Бүген инде кешелек үзенең сабыйлык чорын үтте, һәм әкиятләр аны кызыксындырмый. Һәрхәлдә, мин ике мең ел элекке кешедән фикер йөртү рәвешем белән дә, тормышка карашым белән дә нык кына аерылам. Ике мең ел элек үлеп терелгән Гайса пәйгамбәр сыны – әйтик, минем өчен табыну объекты түгел, ә антиквариатның бер төре генә. Дин үзе дә шулай…» – Һәм укуыннан бүленеп, миңа карады: – Йә, ничек?
Мин иңнәремне генә сикертеп куйдым. Ул укуын дәвам итте:
– «…Бүген безнең Аллабыз – акча. Миллионерлар – пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар – дин әһелләре сыман. Мәчетләргә, храмнарга йөрүне супермаркетларга керү алыштырды. Хәтта тәмуг белән оҗмах та байлык һәм хәерчелек тәңгәллегендә үлчәнә. Бер-береңә изгелек итү төшенчәсе урынына алыш-биреш килде. Мәчетләрдән азан әйткән сыман, радио-телевидениедән акчага дан җырлары яңгырый, туктаусыз рәвештә акча культын пропагандалау бара…» – Ул кабат минем каршыга килеп утырды һәм, елмаеп, күзләремә төбәлде: – Болар барысы да – сезнең сүзләр…
– Беләм, – дип елмайдым мин. – Һәм бик дөрес сүзләр.
– Ләкин…
– Ә мин дин белән Ходайның бер уртаклыгын да күрмим… Дин ул – Ходайның асылын аңларга тырышу нияте белән барлыкка килеп, ахырда халык белән идарә итү коралына әйләндерелгән бер формула гына. Шуңа да диннәр үзгәреп, алышынып тора, ә Ходай кала. Ул үзгәрми.
– Димәк, Алла бар, һәм ул сезгә президент булырга кушмый, – дип, сүзне шаяруга борды Даутов. – Чөнки ул сезне язучы итеп яралткан…
Мин җитди килеш калдым:
– Без нәкъ шушы дәвердә һәм нәкъ шушы рәвешле булып туганбыз икән, димәк, һәркемнең бу дөньяда үз миссиясе, үз вазифасы бар. Мин язучы булып яралганмын. Мин нәкъ шушы гомердә, нәкъ шушы әсәрләрне язып, үз вазифамны үтәп китәргә тиеш. Әгәр үземне башка һөнәргә багышласам, әйтик, бизнесмен, яки президент булсам, гомерем әрәм булачак. Һәм тормышта ниндидер гармония җимереләчәк, ә аны кабат тергезү өчен, инде бер язучы гомере генә җитмәскә дә мөмкин. Аны кабат тергезү өчен, миллион еллар кирәк булырга мөмкин.
Даутов миңа бертын текәлеп торды.
– Син чынлап шулай уйлыйсыңмы?! – диде ул, минем баш чайкавымны көткән сыман. – Үзең үк әйтеп торасың ич… Ничек әле… «Бүген безнең аллабыз – акча. Миллионерлар – пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар – дин әһелләре сыман…» Шушы дәвердә әдәбиятның нинди дә булса әһәмияткә ия булуына син чынлап та ышанасыңмы?!
Мин баш кактым.
Даутовның күзләрендә кызгану чаткылары ялтлап китте.
– Халык… – Ул баласын ялгыш адымнан, фаҗигадән саклап калырга тырышкан ата сыман иде. – Ул кешеләр… синең китабыңны сатып алып укыганчы, бер ярты аракы алып эчүне хуп күрә торган халык… Һәм син… Шуларны белеп, аңлап торган килеш…
Ул авыр сулап куйды. Бертын дәшми торды.
– Әдәбият югалса, бөтенләй җирдән җуелса… – дип дәвам итте ул, – син тормышның нәрсәседер үзгәрәчәк дип уйлыйсың… Кешеләр аны сизәчәк, дисең…
Мин баш кактым.
– Юк, – дип кистерде ул кинәт. – Берни дә үзгәрмәячәк. Һәм мин сиңа моны исбатлаячакмын.
Мин елмайдым:
– Ничек?
– Күрерсең… – Һәм ул, сүз беткәнен аңлатып, өстәл артыннан торды да минем папканы алып кулыма тоттырды. – Бәхәс дәвам итә. Аның беренче өлешендә син җиңдең. Монда – миллион ярым. Иртәгә исәбеңә тагын да шундый ук сумма өстәләчәк. Әмма бәхәс дәвам итә. Һәм аның икенче өлешендә мин җиңәчәкмен.
– Ләкин…
– Хушыгыз, – дип кулын сузды ул, тагын «сез» гә күчеп, – мин тиздән сезгә әдәбиятның беркемгә дә кирәкмәвен һәм аның югалуыннан кешеләр өчен бер зыян да юклыгын исбатлаячакмын. «Язучы» дигән һөнәр бөтенләй юкка чыгачак. Үзегезгә бүтән эш сайлый башларга мөмкинсез. Хушыгыз.
Мин, әлбәттә, аның бу сүзләрен чынга алмадым.
Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте.
Китап кибетләрендә минем тагын берничә яңа романым пәйда булды. Сугышып, чират торып алмадылар, әмма ул әсәрләр сатылмыйча да ятмады, һәм мин акча мәсьәләсендә кытлык кичермәдем. Бу җәһәттән, бәлки, иң бай язучыларның берсе булганмындыр әле. Сүз монда минем искиткеч байлыгым турында түгел, ә бүтән язучыларның ярлылыгы турында бара. Монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Бер авыз пешкәч, мин татарча китапларның тиражын ярыйсы ук киметергә мәҗбүр булдым. Алар табыш китерми генә түгел, ә үзләренә түгелгән чыгымны да капламыйлар иде. Мине бары тик рус теленә тәрҗемә ителгән романнар гына коткарып килә, алардан кергән акча үз телемдә нәшер ителгән китапларның чыгымын да каплый, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә дә мөмкинлек тудыра. Даутов белән бәхәсләшүдән кергән өч миллионның бер өлеше нәшрият эшләренә китсә, калганы кулда иде. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәрле акча минем өчен зур байлык булып тоелды. Тик ул минем тормышыма бернинди дә үзгәреш кертмәде. Һаман шул фатирда яшәдем, шул ук җиһазлар, шул ук киемнәр… Җитеш тормыш үлчәме фатир зурлыгы, шәһәр читендәге вилла матурлыгы һәм шәхси автомобиль маркасы белән бәяләнгән дәвер булса да, мин боларның берсенә дә кызыкмадым. Кызыксам, әлбәттә, ул акчаны ишәйтү җаен гына таба алган булыр идем. Тик ни өчен?!
Мин үз фатирымны бик яратам һәм аны бернинди акчага да алыштырырга җыенмыйм. Уңайлы иде ул. Кайтып керсәм дә, чыгып китсәм дә, ниндидер яктылыкка күмеп каршылый, моңсуланып озата торган бер тылсымы бар иде. Һәм аның җаны бардыр, ул да мине яратадыр, минем белән бергә сулыш алып, минем белән бербөтен булып яшидер сыман тоела иде. Фатирымны яраткан шикелле үк, шушы шәһәрне дә ярата идем, аның кешеләре дә, табигате дә миңа бик кадерле иде. Мин ярата идем. Кешеләрен дә. Олысын-кечесен, эресен-вагын… Бөтенесен…
Һәм аларның әдәбияттан, димәк, миннән дә, читләшә баруы җаныма яра өсти иде. Шушы читләшүләре өчен кайвакыт мин аларны күралмас чиккә җитәм, күзләре тонып чапкан җирдән каршыларына төшеп, камчы белән яра-яра кире борасым килә. Тик болай эшли алмыйм. Һәм үз көчсезлегемнән әрнүем тагы да көчәя генә. Ул чиксез газапка, рәнҗүгә әйләнә… Тик бу бары тик яратудан, аларны югалтасым килмәүдән генә.
Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте. Тик мин аның теге сүзен оныта алмадым. Әдәбиятны юкка чыгару мөмкин булмаган нәрсә сыман тоелса да, минем күңелдә шик бетмәде. Чынлабрак уйлап карасаң, әдәбият инде безнең тормыштан үзе үк югалып бара, аны юкка чыгару өчен әллә ни зур көч кирәкмидер сыман иде. Һәм шундый төшенке уйларга бирелә башлавыма, китап кибетләреннән җыелган акча килеп төшә дә, күңелдә өмет уяна, мондый табыш китерерлек булгач, бөтенләй үк куркыныч хәлдә түгелбез әле дияргә мәҗбүр итә иде.
Әмма барысы да кинәт чәлпәрәмә килде.
Әсәрләремне бик тиз арада язуым турында әйткән идем инде. Әмма бу роман озакка сузылды. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм, мин ул әсәрне яздым да сыздым, яздым да сыздым. Иртән язганым кичкә беркатлы һәм тапалган булып тоелды, һәм мин аны җуйдырып ташладым да яңадан язарга мәҗбүр булдым, әмма икенче көнгә анысы да пүчтәк шикелле күренде… Шул рәвешле бик озак вакыт үтте. Ниһаять, мин бу әсәрне тулысынча күз алдына бастырдым. Хәзер инде нәрсә эшләргә кирәген дә, ничек эшләргә икәнен дә яхшы белә идем. Тик, клавишлар артына утыру белән, аңны әллә нәрсә томалады да куйды һәм мин, көннәр буе этләнсәм дә, бер-ике җөмләдән артык берни яза алмадым. Роман җөмләләп кенә туды, һәм, аның соңгы ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.
Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра куып йөртте дә, мин абынып егылгач, ертык кәлүшләре белән типкәләргә тотынды, әле, пулемёттан аткан сыман, төкерекләрен чәчте, әле кай арададыр җыелган төркем уртасына чыгарып бастырды да, ни өчендер эчен тотып көләргә кереште, аңа башкалар да кушылды, һәм мин үземнән хихылдашып-хахылдашып көлгән кешеләрнең тавышына уянып киттем. Уянгач торып утырырлык, каядыр барырлык хәлем юк иде. Мин, күзләремне ачып, үз өемдә икәнемә ышандым да кабат йокыга талдым. Һәм теге карчык кабат эләктереп алды…
Бу коточкыч иде. Аптырагач, мин торып утырдым. Юынып алдым. Балконга чыгып, тәмәке кабыздым. Урамда ниндидер капчыклар күтәргән кешеләрне күреп, елмаеп куйдым. Алар барысы да каядыр бер юнәлешкә атлыйлар… Хәтта кайбер йөк машиналарының әрҗәсендә дә шундый ук капчыклар өелгән… Бу хәлне башка вакытларда, яңа әсәремне язган арада тәмәке тартырга чыкканда да күзәткәнем бар иде, әлбәттә, тик ул чакта моңа тамчы да игътибар бирмәгән идем. Әле бу миңа кызык булып тоелды.
Тәмәке тартканда шулайрак уйласам да, өйгә керү белән мин бу хакта оныттым. Яңа әсәрне укып чыгаргамы әллә дип, компьютерга күз салдым да, әле тамчы да ял итә алмавымны уйлап, кабат урынга аудым. Бу юлы шундук йокыга киттем һәм бернинди дә төш күрмәдем. Ниндидер тирән һәм татлы йокы булды бу, кабат уянгач, мин яңа туган кеше җиңеллеге белән урыннан күтәрелдем. Кәефем дә искиткеч яхшы иде.
Соңгы вакытта әсәремне тәмамлауга, бурыч кәгазьләре көтеп тормый иде инде, хәтта андый язулар булса да, мин бер кыенсынусыз түләп кайта идем. Шулай да мин мондый көннәрдә почта тартмасын карап керергә гадәтләнгән идем. Язганда, аның кайгысы булмый, тормыш белән бәйләнеш өзелеп тора. Телефоннар сүнгән, почта – йозакта… Ә язып бетергәч… Мин почтаны карап кердем, һәм килгән язулар кәефемне тагы да ныграк күтәреп җибәрде. Анда башлыча китап кибетләреннән акча күчүе турындагы хәбәрләр иде. Һәм ул хәбәрләр бер вакытта да булмаганча якты иде. Мин башта үз күзләремә үзем ышанмыйча тордым. Аларда язылган сүзләрнең хаклыгына ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу – гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. Шушы мизгелдән алып мин – популяр һәм бик бай язучы. Моңа кадәр нәшер ителгән китапларымның бөтенесе сатылып беткән!
Бу инде әдәбиятның юкка чыгуы мөмкин түгел дигән сүз иде. Бу хәтта татар әдәбияты да табыш китерә дигән сүз иде. Бу Даутов белән бәхәстә минем тулысынча җиңүем иде. Һәм мин үзебезнең халык өчен горурланып куйдым. Бөтен күңелне ниндидер яктылык биләп алды. Һәм тамакка төер тыгылды. Халкымны шундый якты сыйфаты, өметсез булып күренгән хәлләрдә дә көтелмәгән ягы белән балкып китә алуы мине сөендерә, һәм бу сөенечтән елыйсым килә иде. «Бетәбез, югалабыз…» – дип лаф оруларның тулысынча җирлексез булуы иде бу. Без бетмибез, югалмыйбыз әле. Күңелләрдә якты хисләр яши. Һәр халыкны халык итеп саклаучы һәм барлык милләт вәкилләрен рухи туганлыкка әйдәүче әдәбият яши. Без яшибез…
Хәзер минем нәрсә эшләргә тиешлегем билгеле иде инде. Тиз арада яңа романны карап чыгарга да аны типографиягә илтеп тапшырырга. Шул исәп белән кабат эшкә тотындым. Тәмәке тартырга чыкканда, мин урамда капчык күтәреп каядыр ашыккан бер-ике кешене тагын күрдем, әмма өйгә кергәч, бу хакта баш ватарга вакыт булмады, шундук эшкә чумдым. Яңа әсәрне әдәби эшләнешеннән алып хәреф хатасына кадәр тикшереп-төзәтеп чыгарга кирәк иде. Миңа, яхшылап ял иткән кешегә, бу шөгыль артык зур авырлык тудырмады, икенче көнгә әсәр типографиягә тапшырырлык хәлгә килгән иде. Кулъязманы дискка яздырып алдым да типографиягә киттем.
Почта белән килгән исәп-хисап кәгазьләре шикләнерлек урын калдырмаса да, юл уңаендагы китап кибетенә кереп, киштәләрдә үземнең бер романым да калмаганына үз күзләрем белән күреп ышанасым килде.
О проекте
О подписке
Другие проекты
