Читать книгу «Китап / Книга» онлайн полностью📖 — Марата Кабирова — MyBook.
cover




Мин үземне хәзер дә сүгәм. Хәзер инде башка нәрсә өчен. Ул карчыкның сүзләренә колак салырга кирәк булгандыр, ул миңа бик тә мөһим нәрсә җиткерергә теләгәндер кебек тоела. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул мине ялгыш адымнан кисәтергә теләгән, ә мин аны ишетмәгәнмен. Ирен өстемә чәчрәгән кечкенә төкерек кисәге аңымны томалаган. Төкеректән дә томаланырлык булгач, аң дигән нәрсә бик зур да булмагандыр инде. Мин ул карчыкны кайвакыт төшемдә күрәм һәм чиксез үкенүләрдән әрнеп уянам. Тик соң инде.

Даутов мине бик җылы каршылады. Ишектән күренүемә үк урыныннан торып, яныма килеп, кул биреп күреште. Өстәл артына утыргач, сәркатибен чакыртып, үзенә яшел чәй, ә миңа кара кофе китерергә кушты. Дөресен әйткәндә, мин бераз югалыбрак калдым. Даутов минем хакта бик күп беләдер шикелле тоелды. Хәтта кара кофе эчүемә кадәр. Әлеге уйларымның дөреслеген исбатларга теләгәндәй, ул елмаеп куйды:

– Мин синең әсәрләреңне укып барам,  –  диде ул, өстәл тартмасыннан бер кап «честерфилд» чыгарып, бер сигаретын авызына капты да, көллекчәне миңа шудырды.  –  Тартырга теләсәң, рәхим ит.

Һәм икенче кулында кара «Пётр I» кабы пәйда булды. Мин елмаеп куйдым һәм тәмәкегә үрелдем.

– Синең геройлар гел кара кофе эчә, кара «Пётр I» тарта, кара курткадан һәм кара күзлектән йөри,  –  дип елмайды ул.  –  Һәм әсәрләреңдә дә каралык өстенлек итә. Хәтта якты хыяллар, якты персонажлар артында ниндидер кара шәүлә барлыгын тоясың…

Мин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдым. Тик дәшмәдем. Ул хаклы иде.

– Кара төс  –  үз-үзеңә ышанып җитмәү билгесе, диләр…  –  Даутов бер мәлгә миңа төбәлеп тынып калды. Нәрсәдер әйтүемне көтте шикелле, тик мин нәрсә әйтим?.. Һәм ул дәвам итте:  –  Мин синең иҗатыңны да, журналистлар белән әңгәмәләреңне дә күзәтеп киләм. Һәм берничек тә үз-үзеңә ышанмый торган кешесең дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бүген үз көченә синнән дә ныграк ышанган язучыны табу кыен.

Мин телсез идем. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге җитәкчеләр, байлар арасында милли әдәбият белән кызыксынган кешеләр барлыгын башыма да китергәнем юк иде. Ә Даутов бөтенесен белеп тора икән. Бу минем өчен көтелмәгән зур яңалык иде.

– Шуңа күрә мин синең әсәрләреңдәге кара төсне үз-үзеңә ышанырга теләмәү билгесе дип кабул иттем…

Сәркатип кыз поднос күтәреп кереп җитте. Мин алдыма куелган кофега карап елмаеп куйдым. Ә Абрар Муса улы дәвам итте:

– Гади генә, аяк астында аунап яткан детальләрдән көтелмәгән нәтиҗәләр чыгара белүең сине кешенең киләчәгенә өметсезлек белән карауга этәрә. Иҗатыңда «коточкыч» жанры өстенлек алу да шуннан киләдер кебек. Син, бүгенге вак күренешләрне анализлап, куркыныч фаразлар кыласың. Һәм шул коточкыч күренешкә үзең дә ышанырга теләмисең…

Даутов елмаеп миңа карады да алдында торган чынаякка үрелде. Мин дә кофе уртлап куйдым. Һәм ни дә булса әйтмәс өчен, комсызланып тәмәке суырдым. Һәм аның тагын сүз башлавын көттем. Ләкин ул дәшмәде.

– Сез әдәбиятны яхшы беләсез…  –  дидем мин, тагын тәмәке суырып.

– Мин кешеләр белән эшлим. Халык белән…  – диде ул акланган шикеллерәк.  –  Ә халык белән эшләгән адәм әдәбиятны яхшы белергә тиеш. Чөнки милләтнең халәтен аның язучысыннан да төгәлрәк билгеләгән беркем дә юк. Язучы ул  –  бик беләсең килсә, халык тормышының барометры.

Мин кинәт үземне үтә күренмәле, пыяладан ясалган кебек итеп сиздем һәм, күңелдәге хисләрне капларга теләгәндәй, кулларны күкрәгемә чалыштырдым. Даутов елмайды.

– Бүген сине чакыруымның сәбәбе гади генә…

Ләкин ул сәбәбен әйтергә ашыкмады. Алдындагы чәйне уртлап куйды. Ашыкмый гына тагын тәмәке кабызды. Аны суырды да көллекчәдә пыскып яткан төпчекне сүндерде. Ул арада телефон шылтырады. Әмма Абрар Муса улы сөйләшеп тормады. «Соңрак»,  –  диде дә трубканы урынына куйды. Һәм миңа төбәлде.

– Синең язган әсәрләрең бик күп,  –  диде ул бераздан,  –  һәм син үзең китаплар чыгару теләге белән янасың. Минем нәшрият директорлары белән дә, китап кибетендәгеләр белән дә гәпләшкәнем бар. Бөтенесе: «Китап авыр сатыла»,  –  дип зарланалар. Ә син моңа ышанырга теләмисең. Әгәр китапларың басылып торса, укучыларың булырына син тамчы да шикләнмисең. Алай гына да түгел, син ул китапларыңның җитди табыш китерәчәгенә дә ышанасың.

Даутов тагын миңа төбәлде. Мин сизелер-сизелмәс елмаеп баш кактым.

– Башка бер язучыны да түгел, ә нәкъ сине чакыруымның сәбәбе шул.

Мин инде елмаюымны тыя алмадым.

– Димәк, сез миңа ышанасыз?

Ләкин җавап бөтенләй көтелмәгәнчә булды.

– Юк,  –  диде ул коры гына,  –  мин моңа тамчы да ышанмыйм. Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты, һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.

Иреннәремә кунып, колагымача җәелгән елмаю кинәт ятим калды. Мин үземне нокаутка очкандай хис иттем.

– Мин ышанмыйм,  –  дип кабатлады Даутов.  –  Һәм сине дә бу уеңнан сүрелдерәсем килә. Ялгышуыңны үзеңә исбатлап күрсәтәсем килә.

– Юк, сез ялгышасыз…  –  дип пышылдадым мин, иреннәремне көчкә кыбырдатып.  –  Әле соң түгел… Китап укучылар бар әле…

Даутов елмайды.

– Бәхәс!  –  Ул кулын миңа сузды:  – Бәхәсләшәбез. Мин китап беркемгә дә кирәкми дигән фикердә. Ә син кирәк дисең. Әгәр хаклыгыңны исбатлый аласың икән, мин сиңа бер миллион бирәм. Әгәр юк икән… бирмим.

– Миңа акча кирәк…  –  дидем мин, бәхәсләшергә дип сузылган кулымны кире алып.  –  Хаклыгымны исбатлар өчен, китап чыгарырга тиешмен ич. Ә аның өчен акча кирәк булачак.

– Күпме?

– Бер миллион…  –  Мин кинәт тотлыгып калдым. Даутовның бөтен кыяфәте ул акчаны бирергә әзер иде, һәм мин ник ике миллион сорамавыма үкенеп тотлыгып калдым.  –  Ким дигәндә…

– Мин сиңа миллион ярым акча һәм ел ярым вакыт бирәм,  –  дип елмайды Даутов.  –  Шул вакытка үзеңнең хаклыгыңны исбатлый аласың икән, тагын миллион ярым өстим. Әгәр отылсаң… Отылсаң, миллион ярымны кире кайтарасың… Процентлары белән…

Ул тагын кулын сузды. Мин аның кире алуыннан курыккандай, ашыгып кулын кыстым.

– Бәхәс?

– Бәхәс!

Хушлашканда, без икебез дә бәхетле идек. Чөнки икебез дә үзенә нык ышана һәм инде җиңдем үк дип уйлый иде.

– Акчаңны иртәгә үк китереп бирерләр,  –  дип елмайды Даутов.  –  Минуты, секунды белән эшкә тотынырга мөмкин…

– Рәхмәт!  –  Мин дә авызымны җыя алмадым.  –  Рәхмәт…

* * *

«Эх, акчам юк шул, акчам булса, әллә ниләр кыйратып ташлар идем!»  –  дип зарланудан да рәхәтрәк әйбер юктыр. Үзеңнең шушы сүзеңә үзең үк ышанасың да бик аздан гына торган бик зур кеше кебек тоеласың. Алай бик әллә ниләр майтарырлык зат булсаң, кесәңдә җил уйнамас иде инде…

Бу  –  ахмакка да аңлашыла торган гадидән гади хакыйкать. Ләкин мин аны бары тик кесәмдә миллион ярым акча авырлыгын тойгач кына аңладым. Ә аңарчы адым саен диярлек: «Эх, акчам булса, китаплар чыгарыр идем…»  –  дип зарлана торган идем. Хәзер минем кесәдә акча юк түгел иде. Ләкин эшкә тотынырга артык ашыкмадым.

Бәхәсләшеп кул кысышканда Даутов белән икебез дә тиңнәр сыман тоелсак та, без икебез ике халәттә идек. Әлеге бәхәс –  Абрар Муса улы өчен бары тик чираттагы күңел ачу гына. Отса да, отылса да, ул берни дә югалтмый. Ә минем өчен бу  –  яшәү-үлем мәсьәләсе иде. Әгәр әлеге акчаны дөрес тотмасам, кабат мәңгегә дә мондый зур сумма кулыма килеп эләгәчәге юк. Мин хәтта аны түләрлек дәрәҗәдә дә булмаячакмын. Минем алда бер генә юл иде  –  уңышка ирешү. Акчам юк чакта, китаплар нәшер итеп табыш алып булуына ышанычым зур булса да, хәзер күңелне шик тырмады. Аек акыл белән уйлап, барысын да мантыйк буенча үлчәп караганда, татар китабы белән уңышка ирешү мөмкин түгел иде. Мин Даутов янына баруыма берничә көн буена үкенеп йөрдем, хәтта бер арада акчасын кире илтеп бирергә дип тә уйлап куйдым. Әмма җиңелүемне танудан гарьләнеп кенә бармый калдым.

Хәзер яхшы аңлыйм инде: ул чакта Даутов янына барасым, барсам да ул биргән акчаны аласым калмаган, алсам да кире илтеп бирәсем калган. Бәлки, шулай иткән булсам, әлеге хәлләр бераз кичегер, ә бәлки, бөтенләй дә булмый калыр иде.

Аптыраганнан гына болай уйлыйм инде. Бөтен дөньяның акылдан шашуына мин генә сәбәпче түгелмендер, хәтта бөтенләй тумый калган булсам да, бүгенге коточкыч вакыйгалар булмыйча калмас иде, бәлки. Кем белә…

Тарихка күз салсаң, әдәбияттан да ныграк кыйратылган бер генә иҗат төре дә юк. Бәлки, бу аның тормышны бөтен тулылыгында, дөрес чагылдырырга омтылуыннан киләдер. Ничек кенә булмасын, кешелек тарихында язучы белән көрәшмәгән, аны буйсындырырга тырышмаган бер генә хакимият тә юк. Омар Хәйямнар чоры булсынмы ул, Пушкиннар дәвереме, Туфаннар заманымы… Совет власте әдәбиятны үзенең колы итәргә маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә максатына иреште дә. Хакимият кураена биегән язучылар ким-хур булмады, ә буйсынырга теләмәгәннәр төрле юллар белән эзәрлекләнде. Ә безнең дәвер аны бөтенләй «азат итте». Күз алдына китерегез  –  океан уртасы, давыл кайный, сезне кораб төрмәсеннән палубага чыгаралар да, кулыгыздагы богауларны чишеп, болай диләр: «Хөрмәтле иҗатчы, моңарчы сез коллыкта иза чиктегез. Ләкин сез теләгән азат тормыш килде. Без сезгә ирек бүләк итәбез.» Һәм океанга ыргыталар. Бүген әдәбият нәкъ менә шундый хәлдә калды.

Мин начар язучы түгел идем. Кулына каләм алган һәр әтрәк әләм шулай дип уйлый. Кайберләре хәтта, чаманы бөтенләй онытып, үзен даһига ук исәпли. Минем кирәгеннән артыкка кизәнә торган гадәтем юк, әмма чынлап әйтәм  –  ярыйсы гына яза идем. Әмма әдәбият язучының берничә өлкәдә «ярыйсы» эшләвен таләп итә иде. Син бер үк вакытта әйбәт эшкуар да, психолог та, философ та, юрист та, бөтен җиргә өлгерүче йомышчы малай да булырга тиешсең. Бу телгә беренче килгән нәрсәләр. Бер сүз белән әйткәндә, син бөтен нәрсәгә дә үзең йөгерергә, барысын да үзең оештырырга мәҗбүрсең. Синнән башка ул беркемгә дә кирәкми. Бу эшне беләм, монысын белмим дип назланып тора алмыйсың. Ниндидер уңышка ирешергә телисең икән, бөтен эшне дә белергә һәм җиренә җиткереп башкарырга бурычлысың. Шунсыз мөмкин түгел. Ә мин бары тик яза гына белә идем…

«Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.» Даутов  –  бик акыллы кеше, һәм әлеге сүзләре белән дә ул хаклы иде.

Мин моңа, үз хисабыма бер роман бастырып, аны сатуга кую исәбе белән Уфаның китап кибетләрен урап чыккач кына, берсүзсез ышандым. Татар әдәбияты бүген беркемгә дә кирәкми һәм берәүне дә кызыксындырмый иде. Сатучылар янына килеп, кибетләренә китап кую турында сүз ачуга ук: «Юк, татарча әйберләр белән эш итмибез. Алучы юк»,  –  дип кенә торалар. Сатучыларны да аңларга мөмкин, алар белән табыш алу теләге идарә итә, табыш китерерлек булса, сатуга куяр өчен чират торырлар иде. Әмма татарча китаплар табыш китерми, чөнки аларны сатып алучы юк. Димәк, татар китап укымый. Укыса да, татарча китаплар укымый. Һәрбер халык үз язмышы өчен үзе җаваплы, һәм аның фаҗигасендә гаепне читтән табарга тырышу иң зур юләрлек булыр иде. Шулай да мин Уфада китапларымны сатарга ризалык биргән биш кибет таптым һәм көнендә үк берәр кап китап калдырып киттем. Бер капта  –  унике китап, барлыгы алтмыш данә, уңышлы гына сатып бетерсәләр, алты мең сум кесәдә дигән сүз. Бу романымны өч мең данәдә нәшер итеп, ике йөз меңнән артык акча чыгаруымны исәпкә алсаң, шатлыктан үрә сикерерлек түгел. Хәзер бөтен өмет районнарда иде. Ләкин андагы хәлләр дә зур уңыш вәгъдә итми, кеше хәзер китаптан бизә төшкән иде. Шулай булырга тиештер дә. Кайчандыр һәр авылда булган бай китапханәләр таркатылды. Һәр район үзәгендә эшләп килгән китап кибетләре «табышсыз нокта» буларак юк ителде. Кайчандыр менә дигән шигырьләр, хикәяләр бастырган газеталар авыл хуҗалыгы белешмәсенә һәм помидор тозлау рецептлары, сидек белән дәвалану ысуллары буенча кулланмага әверелде…

Әлбәттә, бу  –  бер татар башына гына төшкән күренеш түгел, хәтта урыс наширләре дә укучылар азаюга зарлана, кайчандыр китап уку буенча дөньяда беренчелекне тоткан илдә эшләр хөртиләнә баруын билгели. Ләкин урыс  –  зур халык, ул мондый авырлыкларны җиңелрәк кичерә. Ә миңа авыр иде. Ләкин мин бирешмәскә тиеш идем. Башкортстанда илле дүрт район бар, дип уйладым мин, шуларның үзәкләрендә аена икешәр китап кына сатылса да, барлыгы йөз дә сигез данә була. Ә ул икешәр генә сатылмаячак. Татарстанда да шул чамарак булса… Кыскасы, бер ел эчендә бу китапны эш итеп бетерәчәкмен. Мин бөтен районнарны да гизеп кайттым, һәм бу уем дөреслектән артык ерак булып чыкмады.

Икенче китап турында уйларга вакыт иде. Һәм өченчесе хакында да… Мин китап кибетләрендә электән дә бик еш була идем. Шуңа да киштәдә бишәр-унар китабы яткан авторның игътибарны шундук үзенә тартканын яхшы беләм. Авторның исеме бөтенләй таныш булмаса да: «Бу бик яхшы язучыдыр инде, яхшы булмаса, китапларын болай күп итеп чыгармаслар иде»,  –  дип уйлыйсың һәм ирексездән аны укып карыйсың килә башлый. Китап кибетенең киштәсендә унлап романың яту ул  –  үзе үк рекламаның бер төре.

Минем әсәрләрем җитәрлек иде. Кулымда акча барында, рекламаның әлеге төреннән дә файдаланырга булдым. Хәзер кирегә юл юк иде инде  –  яки уңасың, яки туңасың… Кибет киштәләрендә яткан китапларымның саны унга җиткәндә, мин уңачагыма тамчы да ышанмый идем инде. Газета-журналларда әсәрләрем хакында мәкаләләр дә ярыйсы гына басылды, радио-телевидениедән әңгәмәләр дә оештырдык. Минем исем шактый ук билгелегә әверелде. Әмма китаплар барыбер зур авырлык белән сатыла иде.

Һәм мин урыс укучысына чыгу турында уйлый башладым.

Беренче карашка, моның бер авырлыгы да юк шикелле иде. Берәр әсәреңне тәрҗемә итәсең дә китап итеп чыгарасың, һәм Россиянең бөтен халкы синең укучың була. Ләкин шундук икенче шик калкып чыкты  –  урыста синең шикеллеләр беткән ди! Ул зур халык, каләм тибрәткән бөтен кешесен дә җыйсаң, үзе бер Уфа хәтле буладыр әле. Бик мохтаҗ, ди, алар синең ишеләргә. Бу, әлбәттә, дөрес фикер иде.

Аннан соң, мин  –  татар телендә яза торган кеше генә түгел, мин  –  татар язучысы һәм әсәрләремдә дә шушы миллилек ярылып ята, халкыбызның уй-кичерешләре, әрнү-сызланулары һәр абзацта үзен сиздерә. Аз санлы һәм таркау милләтнең язучысы бүтәнчә була да алмыйдыр. Моны, әлбәттә, аңларга да, акларга да мөмкин. Әмма бүтән ягы бар. Синең әсәрләреңдәге әнә шул уй-кичерешләр башка халыкларга кызык булырмы? Аңларлармы сине? Дөрес аңларлармы?

Сораулар күп, ә мин аларның берсенә дә уңай җавап бирә алмый идем. Үз татарың да аңламаган нәрсәләрне башкаларның аңлавы, ай-һай, бик тә икеле. Әсәрләремне урысча нәшер итеп, нинди дә булса уңышка ирешә алуым әлләни өмет уятмый иде. Әмма минем урысча китап чыгарып карыйсым килә иде.

Татар белән охшаш язмышлы башка халыклар бар, дип нигезләргә тырыштым мин бу теләгемне, Аларның да күбесе урыс телендә укый. Бәлки, минем фикерләр аларга кызык булыр…

Аннан соң, ничек кенә сәер яңгырамасын, телләр, диннәр, йолалар төрле булсалар да, безнең урыс халкы белән ниндидер охшашлыгыбыз бар сыман. Бу уртаклыкны мин тәгаен генә аңлата алмыйм, бәлки, аны билгели торган сүз дә юктыр. Әмма шушы ике халыкның күңел халәтендә чиксез зур охшашлык бар, алар, сиам игезәкләре кебек, бер-берсенең ни уйлаганына кадәр сизеп-тоеп торалар, һәм берсе югалса, икенчесе дә озак тормас сыман тоелды. Һәм мин урыс укучысының үземне аңлаячагына ышанган кебек булдым. Әлбәттә, бу уйларымның урыс телендә китап чыгарырга теләвемне акларга тырышудан гына туган булуы да мөмкин. Тик мин шулай уйладым.

Һәм тәвәккәлләдем  –  урыс телендә китап чыгардым.

Менә бу урында минем: «Ул бик зур уңыш казанды, кибетләрдә чират торып алдылар, нәшриятлар шундый яхшы язучы белән килешү төзер өчен җән-фәрман кыландылар, роман шундук башка телләргә тәрҗемә ителде, һәм мин иң күренекле әдипләрнең берсенә әверелдем…»  –  дип язасым килә. Шулай дип язсам, миңа аз гына булса да рәхәт булыр иде.

Ләкин моңарчы әсәрләремдә алдашмадым һәм соңгы китабымда шушы гадәтемә хыянәт итәргә җыенмыйм. Булмады андый хәл! Бары тик кибет киштәләрендәге татар телендә чыккан ун китабым янына урысчага тәрҗемә ителгән тагы бер роман өстәлде. Әлбәттә, тәрҗемәдәге романның тиражы зур иде, һәм ул Россиянең барлык өлкәләренә дә таралды. Әмма мин көткән шартлау булмады. Ул китабым да, башкалары кебек үк, гадәти авторның гадәти әсәре булып кала бирде.

Шул рәвешле ел ярым вакыт узып та китте. Мин әллә ни уңышка ирешә алмадым. Әллә ни зур югалту да кичермәдем. Китаплар акрынлап кына сатылалар иде, һәм алар үзләренә түккән акчаны кайтардылар. Даутов белән кабат очрашуга барганда, мин ул биргән миллион ярымны кайтарырлык хәлдә идем. Ә процентларын… аларын аз гына көтеп торыр.

Уйлап карасаң, үземне җиңелгәнгә исәпләргә бер сәбәбем дә юк иде. Әмма мин бернинди шатлык та кичермәдем. Татарча китаплар чыгарудан өметем өзелгән иде. Без, чынлап та, сызыкны аша чыкканбыз икән, һәм бу халыкның игътибарын әдәбиятка кабат юнәлтү өчен, ким дигәндә минем кебек ун-унбиш язучының туктаусыз рәвештә ун-унбиш ел эшләве кирәк иде. Тик мин ялгыз идем. Һәм арыган идем…

11

– Игътибар! Илдар, сиңа кунаклар килә!

Өстәл башында китапка текәлеп тынып калган Илдар башта тавышның каян килүен аңлый алмыйчарак торды. Аннан соң, башын күтәреп, тирә-якка күз салды да, үзенең кайдалыгын хәтерләп, урыныннан сикереп торды.

– Илдар, сиңа кунаклар килә!  –  дип, үзенекен кабатлады бүлмә.  –  Каршы алырга әзерлән!

Илдар килүчеләрне каршыларга дип ишеккә юнәлгән җиреннән туктап калды. Бүлмәнең әлеге сүзләре сәер яңгырады. Эш бүлмәсе аны бу хакта кисәтергә тиеш түгел иде. Кулындагы китапны, тиз генә ак пакетка салып, шкаф тартмасына яшерде һәм аны бикләп куйды. Килүчеләрнең кем икәне билгеле түгел иде. Сак булырга кирәк.

– Нинди кунаклар?  –  диде Илдар, үзе дә сизмәстән.  –  Мин беркемне дә көтмим.

– Көтелмәгән кунаклар…  –  дип кабатлады бүлмә.  –  Көтелмәгән кунакларны каршы алырга әзерлән. Син нишләргә кирәген яхшы беләсең.

«Нишләргә кирәген яхшы беләсең…» Әлеге сүзләр Илдарга таныш иде. Ул, өстәл янына килеп, клавишларга басты да, процессорның диск куйгычы ачылгач, Рамил Әхмәтович биргән дискны тартып алды. Һәм аны кая куярга белмичә бертын аптырап торды да шкаф тартмасындагы йөзләгән диск арасына тыкты.

Көтмәгәндә ниндидер тылсымлы музыка яңгырады. Илдарның дулкынлануы шундук юкка чыкты.

– Ә бу зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам,  –  дип кабатлады таныш тавыш.

– Рәхмәт!  –  дип елмайды Илдар.  – Рәхмәт…  – Һәм ишеккә юнәлде.

– Безгә кунаклар килде,  –  диде йорт, ниндидер зур ихласлык белән.  –  Илдар, алар сине көтә.

Илдар инде күңеле белән Ләйлә янында иде. Комачаулап йөрүчеләргә бераз ачуы килеп куйды, ләкин аны шундук ниндидер ихласлык алыштырды.

«Кунаклар» дигәне гәүдәләренең һәр җөен ассызыклап торган көмеш төсендәге махсус костюм кигән ике ир булып чыкты. Алар җитди иде.

– Хәерле кич, Илдар әфәнде!  –  диде ирләрнең берсе.  –  Без автоматик хезмәтләндерү үзәгеннән. Сезнең өй системасы яңа гына эшли башлады. Претензияләрегез юкмы?

Илдар өйнең мөмкинлекләрен күз алдына китерде дә ягымлы елмаерга мәҗбүр булды.

– Юк, рәхмәт!  –  диде ул, үзләре турында шундый кайгыртучанлык өчен күңеле булып.  –  Бернинди дә канәгатьсезлек юк. Барысы да яхшы эшли. Рәхмәт.

– Шулай да без системаны тулысы белән тикшереп чыгарга теләр идек. Баштагы мәлләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Сез рөхсәт итсәгез, әлбәттә…

Илдар эшнең озакка сузылырын чамалап дәшми калды.

– Бу  –  мотлак чараларның берсе,  –  дип сүзгә кушылды икенче ир.  –  Системада аз гына ялгышлык булса да, сезнең сәламәтлегегезгә зыян килергә мөмкин. Ә бу…

– Мин каршы түгел,  –  диде Илдар,  –  карап-тикшереп чыгыгыз. Рәхим итегез. Тик хатыным гына ваннада иде. Сезгә моның зарары булмастыр бит?

– Юк…  –  Ирләрнең берсе елмайгандай итте.  –  Безне, нигездә, сезнең эш бүлмәгез кызыксындыра.

– Әйдәгез, хәзер үк башларга мөмкин.

Илдар эш бүлмәсенә юнәлде. Ирләр аңа иярделәр. Бүлмәгә керү белән, аларның берсе, өстәл янына килеп төймәләргә баскаларга кереште. Икенчесе, шкафларны ачып, карашы белән һәр әйберне капшап узды.

Илдар бернәрсә хакында да уйламаска тырышты. Ләйлә, бары тик Ләйлә турында иде уйлары. Хатынының зифа буен, нәзек билен күз алдына китерде. Хәзер ул ваннадагы елгада су коенадыр инде. Дулкыннарга чалкан ятып, кулларын янякка сузгандыр. Кояш нурыннан күзләрен кыса биреп, сизелер-сизелмәс кенә елмаядыр. Бераздан ул балыкларга гына хас булган җиңеллек белән әйләнеп китәр дә суга чумар, дулкыннар өстендә аның түм-түгәрәк очалары гына ялтырап калыр…

Хәзер аның янында булсаң иде…


1
...
...
10