Һәм мин Проспекттагы «Китаплар» дип язылган кибетнең ишек төбенә килеп бастым. Ишек бикле иде. Башта берничә кабат тарткалап карадым да пыяла тәрәзә аша ялтырап торган буш киштәләрне күреп туктап калдым. Һәм, үз күзләремә ышанырга теләмичә, арткарак китеп, кибетнең өстенә күз салдым. Юк, ялгышмаганмын. Кибетнең өстенә зур хәрефләр белән «Китаплар» дип язылган иде. Һәм мин кабат ишек янына килеп, эчке якка карадым. Киштәләр буш иде. «Димәк… – Мин әлеге күренешнең нәрсә аңлатырга мөмкинлеген башыма китерә алмыйча тынып калдым. – Димәк, бу кибет эшләми башлаган…» Ләкин ул әле күптән түгел генә ачылган иде һәм ремонтка ябылуына бер дә ышанасы килмәде. Мин ишекнең сул як яңагындагы төймәгә бастым. Эчтә берәрсе булса, чыгып ачар да минем соравыма җавап бирер. Әмма озак кына шылтырытсам да, беркем дә чыкмады, һәм мин бу урыннан китәргә мәҗбүр булдым. Бер тукталыш чамасы арырак тагын «Планета» кибете бар иде.
Кинәт светофор янында басып торган бер абзыйны күреп калдым. Ул капчыгын җиргә куйды да кул сырты белән маңгаен сөртеп алды һәм яшел ут янганын көтә башлады. Мин йөгереп диярлек аның янына килеп бастым.
– Саумысез!
Абзый миңа танырга тырышып карап алды да баш кагып кына куйды.
– Капчыгыгызда нәрсә ул? – дидем мин, соравымны бәйләнүгә ошатмаска тырышып. – Соңгы вакытта капчык күтәргән кешеләр күбәйде шикелле…
Абзый миңа сәерсенеп карап алды да елмайгандай итте:
– Китаплар ул.
– Нәрсә?
– Китаплар, – дип кычкырыбрак кабатлады абзый һәм капчыгын иңенә күтәрде. – Китап ташыйбыз.
– Кая?
Абзый миңа сәер караш ташлады да урам аша чыга башлаган халыкка иярде. Мин дә аның артыннан калмаска уйлаган идем, үземә кирәкле автобус килгәнен күреп, тукталышка йөгердем. Бу абзый артык сүзчән кеше түгел, барыбер көткән җавапны алып булмас. Иң яхшысы – теге кибеткә барудыр.
«Планета» кибете дә бикле иде. Ишек-тәрәзәләрендә кара төстәге пыялалар булганлыктан, мин аның эчен күрә алмадым. Проспекттагы ике зур кибетнең бикләнүе очраклы хәл сыман тоелмады. Өстәвенә, китаплар күтәреп каядыр барган кешеләр… Кыңгырауга басарга туры килде. Озак кына шылтыраткач, хәрби комбинезон кигән бер егет ишек ачты.
Мин кемлегемне аңлатып бирдем. Һәм кибет директорын күрү мөмкинлеге белән кызыксындым. Егет директорның каядыр китүен һәм миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте.
– Китап кабул итү пунктлары ачылгач, безнең сәүдә бермә-бер яхшырып китте, – диде ул. – Кешеләр китапны йөзәрләп алдылар. Кабул итү пунктларында бер яңа китап өчен икешәр йөз сум түләүләрен белгәч, үзебез дә шунда илтеп тапшырдык. Һәм… Нәшриятлар да үз продукциясен, безгә бирмичә, турыдан-туры кабул итү пунктларына илттеләр. Нәтиҗәдә, безнең кибет киштәләре бушап калды… Китап кибетләре яшәүдән туктады…
– Китап кабул итү пунктлары? – дип кабатладым мин, берни аңламыйча. – Анысы нәрсә тагын?
Егет миңа сәерсенеп карап торды да башын чайкап куйды.
– Сез дөньядан артта калгансыз шикелле… – Ул елмайгандай итте: – Моннан берничә ай элек барлык матбугат чараларында да иске китапларны кабул итү пунктлары ачылу турында хәбәрләр булды. Башта алар искергән, беркемгә дә кирәкмәгән китапларны гына җыйдылар. Соңрак өр-яңа китапларга күчтеләр, башта арзанрак бәягә, аннан кыйбатрак хак белән сатып алдылар. Хәзер бу эш тәмамлануга бара, дип сөйлиләр…
– Ләкин… – Мин мондый көтелмәгән хәбәргә ни әйтергә белми аптырап калдым. – Ләкин бу кемгә кирәк булган?
Егет иңнәрен генә сикертте.
– Белмим, әмма кешеләрнең күпчелеге әлеге хәлдән бик канәгать калды. Газета-журналларда шушы эшне оештырган кешеләрне мактап язган мәкаләләр күпләп дөнья күрде. Теләсәгез, кызыксына аласыз…
Мин, ишеткәннәремне башыма сыйдыра алмыйча, акрын гына тукталышка таба атладым. Анда җиткәч, буш эскәмияләрнең берсенә утырып тәмәке кабыздым.
– Китап кабул итү пунктлары… – дип кабатладым мин үз алдыма. – Китап кабул итү… Димәк, әлеге оешмалар китапларны, нәшриятлардан сатып алып, кайдадыр тараталар. Бәлки, мәктәпләргәдер?..
Әмма бу фикергә үзем дә ышанмадым. Бушка нәрсәдер эшли торган кешеләр заманы түгел иде. Бигрәк тә изге эшләрне бушка эшләү чоры түгел. Димәк… мин Даутов турында уйлап алдым. Әмма аны башымнан куарга тырыштым. Чөнки әлеге хәлләрнең Даутов белән бәйле булуы әдәбиятның һәлакәте дигән сүз иде. Һәм мин бу хакта уйларга да теләми идем.
Ул арада кирәкле автобус килде, һәм мин типографиягә юнәлдем. Заказлар кабул итү бүлегендә утырган Марина ханым мине моңсу елмаеп каршылады.
– Бездә зур үзгәрешләр бара бит әле, – диде ул, башка вакытлардан ягымлырак итеп, – үзгәрәбез менә… Бүтәнчә безнең типография китаплар чыгару белән шөгыльләнмәячәк. Открыткалар, этикеткалар һәм шуның ише башка нәрсәләр…
– Ләкин…
– Китаплар чыгарудан туктаган өчен бик зур акча күчергәннәр дип сөйлиләр. Бик зур акча…
– Ә дәреслекләр? – дидем мин. – Дәреслекләр дә чыгармыйсызмыни?
– Юк. Киләсе уку елына дәреслекләрне алыштырачак махсус җайланмалар кайтарачаклар дип сөйлиләр. Алар блокнот зурлык кына булачак, ә үзләрендә меңәрләгән китапның текстын сыйдырачаклар икән…
– Аңлашыла…
– Сез заказ бирергә дип килгәнсездер инде… – диде ул гаепле тавыш белән, – гафу итегез инде…
Мин моңсу елмайдым.
– Сезнең гаеп түгел бит…
Ул баш какты.
– Әгәр корылмаларны алып китмәсәләр… – Ул тагын пышылдауга күчте: – Корылмалар үзебезгә калса, без яшерен юл белән сезнең әсәрләрне нәшер итәргә тырышырбыз. Мин ярата идем сезнең романнарны. Кызганыч, әлбәттә.
Даутов, гадәттәгечә, якты йөз белән каршылады, ишектән мин күренү белән, өстәл артыннан торып, яныма килеп күреште. Һәм, теге вакыттагыча, ике чынаяк куелган өстәлгә ымлады.
– Мин сезне күптән көткән идем инде, – диде ул, үз урынына утырып. – Рәхим итегез!
Мин бертын басып тордым. Шулай да утырырга мәҗбүр булдым – өстәл өстендә минем «Пётр I» ята иде. Шундук диярлек бер сигарет алып кабыздым.
– Сезнең эшме?
Даутов елмайды.
– Үз өстемә андый ук зур җаваплылыкны алырга теләмим, – диде ул, чынаягыннан бер йотым уртлап. – Бу хәлгә халык күптән әзер, ул күптән моны тели иде. Мин бары тик аның теләген чынга ашырырга ярдәм генә иттем.
– Ләкин…
– Аңлыйм сезнең хәлне. – Даутов эш өстәленнән бер китап үрелеп алды. – Менә бу китапны күрәсезме?! «Рус классикларының әсәрләре». Монда рус классикларының өч гасырлык иҗаты сыйган. Бер генә әсәр дә төшеп калмаган. Берни дә онытылмаган. Бары тик кыскартылган гына. Һәм бөтенесе бер китапка сыеп беткән. Бу нәрсә турында сөйли?
Мин дәшмәдем.
– Без тизлек заманында яшибез, – дип дәвам итте Даутов. – Кешеләрнең китап укырга вакыты юк. Хәтта иң яхшы язучыларның иң яхшы әсәрләрен дә укырга вакыты юк аларның. Һәм менә бу китап әнә шул вакыт дефицитын канәгатьләндерү максатында нәшер ителгән. Сине, әйтик, Достоевский кызыксындыра икән – рәхим ит – менә аның берничә җөмләдән генә торган биографиясе, менә әсәрләренең кыскача варианты. Ун-унбиш битлек «Идиот», шундый ук күләмдә «Җинаять һәм җәза»… Һәм ярты сәгать эчендә син Достоевский хакында ярыйсы ук мәгълүмат туплый аласың…
– Ләкин бу – бөтенләй башка нәрсә… – дидем мин. – Достоевский турында ярты сәгать эчендә бернәрсә дә белеп булмый. Бу бөтенләй белем түгел, ә ниндидер белешмә генә була. Аның әсәрләрен бөтен тирәнлегендә аңлау өчен…
– Ә бүгенге кешеләргә белем дә, тирәнлек тә кирәкми, – дип бүлдерде мине Даутов. – Үзләрен шыр наданга исәпләмәс өчен, аларга шушы китаптан алган мәгълүмат тә җитеп ашкан. Ә тирәнлек бөтенләй хаҗәт түгел. Чөнки бүгенге халыкның нәрсәгәдер артык игътибар бирергә, аның турында уйланырга вакыты юк, ул ашыга, кабалана. Аның эше күп. Минем сүзгә ышанырга теләмәсәң, бүгенге популяр җырларның сүзләренә игътибар ит син. Кайчандыр җыр текстлары ниндидер мәгънәгә ия булган. Алар ниндидер әһәмиятле вакыйгаларны, тирән хисләрне чагылдырганнар. Бүген ике-өч сүздән генә торган бер мәгънәсез җыр текстлары тулып ята, һәм халык шуны һушы китеп тыңлый, җырлап йөри…
Ул һәрвакыттагыча хаклы иде. Мин каршы килеп берни дә әйтә алмадым.
– Синең фәлсәфирәк, катлаулырак әсәрләрең дә бар иде, – дип дәвам итте Даутов. – Һәм ул әсәрләрнең нинди зур авырлык белән сатылганлыгын син яхшы аңлыйсың. Аларны беркем дә аңларга теләмәде, күпләр хәтта бер-ике битеннән үк ташларга мәҗбүр булды. Шуңа да син кискенрәк вакыйгаларга күчтең. Ә бит моның да нигезендә шул ук нәрсә ята – кеше бүген тирәнлекне яратмый. Уйлар тирәнлеге, хисләр үткенлеге аны куркыта. Аңа гади һәм аңлаешлы нәрсәләр кирәк. Китап булса – кызыгып укырлык һәм шундук онытырлык булсын. Җыр булса – сикергәләп тыңларлык һәм берни дә уйламаслык булсын.
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Менә бу китап, – Даутов «Рус классикларының әсәрләре» н кабат кулына алды, – бу китап моннан биш ел элек чыккан нәрсә иде.
Ул, урыныннан кузгалып, аны эш өстәленә куйды да тагын бер китап тартып чыгарды. Монысы кесәгә сыешлы һәм юка гына иде.
– Ә бу – былтыр чыккан китап. Исеме шул ук: «Рус классикларының әсәрләре». – Даутов елмайгандай итте. – Монда да бөтен классикларның бөтен яхшы әсәрләре дә кергән. Берсе дә онытылып калмаган. Ә китап өч тапкырга диярлек кыскарган. Бу – безнең яшәү темпын күрсәтә торган күренеш. Ә тагы биш ел үтүгә, әлеге китап кечкенә блокнот зурлыгында гына калачак иде…
Мин тәмәкемне көллекчәгә басып сүндердем дә тагы берне алып кабыздым.
– Рей Брэдбери[3] – синең яраткан язучың, – дип дәвам итте Даутов, – һәм син аның «Фаренгейт 451» әсәрен хәтерлисең. Китап саклаучыларны эзәрлекләп, китапларны яндырып йөргән пожарникларны да беләсең. Бездә бүген нәкъ тә шул әсәрдә сурәтләнгән хәл килеп туды. Әмма пожарниклар да, китап укучыларны эзәрлекләгән хакимият тә юк. Бүген алар кирәк түгел. Халык үзе китаптан баш тартты. Мин кешеләр алдына сайлау куйдым: яки акча, яки китап, дидем. Һәм алар китапны сайламадылар. Хәтта китапханәләр дә үзләрендәге бөтен байлыкны миңа китереп тапшырды.
Даутов елмаеп куйды.
– Дөресен генә әйткәндә, мин бу кадәресен үк көтмәгән идем…
Мин тәмәке арты тәмәке тартуымны белдем. Бер сүз әйтерлек тә рәтем юк иде.
– Нәшриятлар һәм типографияләр белән дә шул ук хәл килеп чыкты, – дип дәвам итте Даутов. – Мин аларда булган бөтен продукцияне бертында сатып алып бетердем һәм яңадан чыккан бер генә китапларын да алмаячагымны белдердем. Һәм, зур гына акча тәкъдим итеп, китап чыгару эшчәнлегеннән бөтенләй туктауларын үтендем. Алар берсүзсез ризалаштылар. Бернинди мәҗбүр итү дә, куркыту да булмады – бөтенесе ирекле ихтыяр белән башкарылды.
Даутов бер мизгелгә генә тынып торды да тагын сөйли башлады. Мин дәшмәдем һәм дәшә дә алмадым.
– Синең газета укыганың юктыр инде… – Ул елмаеп куйды: – Анда Китап кабул итү пунктлары турында еш язалар, һәм күпчелек бу чараны хуплап каршылый. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, бертавыштан хуплыйлар. Миңа менә нәрсә кызык – әлеге чараны туктаусыз рәвештә мактаган газеталар иртәгә үзләре үк укучыларын югалтачак ич. Аларның тиражы бүген үк төшеп бара бит инде. Дөресен әйткәндә, мин матбугат чараларының, бер булып, үземә каршы күтәрелүен көткән идем. Мантыйк шуны таләп иткән кебек иде. Ә болай… Мин кешеләрне берничек тә аңлап җитә алмыйм.
Ул кеткелдәп көлеп куйды да чынаягына үрелде. Миңа монда утыру чиксез авыр иде. Акрын гына урынымнан торып ишеккә юнәлдем.
О проекте
О подписке