Читать книгу «Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Лены Шакирзяновой — MyBook.

Яшь чак

 
Очам, шашам, көләм,
Әмма уйламагыз:
Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.
Керфегемнән тамып торган моңнарым бар,
Былбыл кунып сайрый торган кылларым бар,
Такыялар итеп үрер җырларым бар.
Көләм шуңа:
Сәфәр чыксам, озатып калыр кырларым бар,
Тапталмаган сукмакларым, юлларым бар.
Йөрәгемнән ташып чыккан хисләремне
Эшкә җигә торган алтын кулларым бар.
Йолдызларга карый торган күзләрем бар,
Тик берәүгә саклап йөргән сүзләрем бар.
Яшьлегемнән алып үзенә сүрелмәс нур,
Ак киләчәк – бәхет табар елларым бар.
Уйныйм, көләм, шашам,
Әмма уйламагыз:
Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.
Көләм шуңа:
Тормыш үзе яшьлек кебек.
Кирәк булса яшьнәрмен дә яшен кебек!
 

Анам!

 
Анам!
Син – туфрагым минем,
Ә мин —
Бер чәчәгең,
Җиткән җимешең…
Анам!
Көмеш елгам син,
Ә мин —
Бер тармагың,
Нәни инешең…
Җырлый-җырлый агам
Кояшларга табан.
Көйләре – синеке,
Сүзен
Үзем табам…
 

Рәхмәт!

 
Әй Җирем!
Миңа тормыш биргәнсең.
Кояш күр,
Һава сула, дигәнсең.
Сусавым басылсын өченгә,
Саф сулы
Салкын чишмә биргәнсең…
Аннары —
Бәхетле булсын дип,
Күзләре
Гел көлеп торсын дип,
Миңа син
Иң газиз бер бүләк —
Әти белән Әнине
Биргәнсең…
 

Әнигә кайту

 
Әни, әни, үсеп җитәр-җитмәс,
Берәм-берәм балаларыңны
Озата тордың, өлгерми дә калдык
Бүлешергә моңың-зарыңны…
Кош балаларыдай таралыштык,
Хатлар гына йөри арада.
Сизәм, әни, алар гына аздыр
Бала табып баккан анага…
Сүзләреңә кушып, йөрәгеңнең
Моңын җибәрәсең хат аша.
Һәрбер юлың истәлекләр ачып,
Балачакка барып тоташа…
Гел өйрәтә идең пөхтәлеккә,
Чигүләргә, токмач кисәргә…
Рәхмәт, әни, киңәшләрең белән
Булышкансың безгә үсәргә.
Әле улларыңны озатасың,
Әле кызларыңны көтәсең.
Сиңа кайтам, әни, сөенә-сөенә,
Син яңадан сабый итәсең…
 

Әни теккән күлмәкләр…

 
Сагындырып искә төшә
Сабантуй күлмәкләре.
Әни тегеп бирә иде,
Кушып саф теләкләрен…
 
 
Итәкләрен бөрмә итеп,
Билен нечкә, тар итеп.
Иптәш кызым белән бергә
Икебезне пар итеп.
 
 
Чыпчыклы да, чәчәкле дә,
Шакмаклы да, борчаклы…
Күргәнегез булды микән
Бездәй җанлы курчакны?
 
 
Якалы да, путалы да,
Төймәле дә, кесәле…
…Мәйдан уртасына чыгып
Биисе бар ич әле.
 
 
Йөгерәбез, әниләрдән
Алда барып җитәбез.
Кызлар белән җыелышып,
Бию көен көтәбез.
 
 
Менә җитә безнең чират.
Тору кая кыстатып:
Без – күбәләк, без – карлыгач,
Бездә бөтен осталык.
 
 
Сабантуйның ни кызыгы
Яңа күлмәк кимәгәч?
Сокланышып бер-береңә:
«Котлы булсын!» – димәгәч…
 
 
Әле дә булса сагындыра
Әни теккән күлмәкләр.
Ул да шулай куансын, дип
Алып кайтам бүләкләр.
 

Төшемдәге бишек җыры

 
Җирдән сорап, күктән сорап
Табасым килде сине.
Әнкәй мине баккан кебек
Багасым килде сине…
 
 
Тик эзләмә энеңне,
Тик сорама сеңлеңне…
Беренчем дә, уртанчым да,
Төпчегем дә син инде…
 
 
Алма итеп кабыйммы,
Чәчкә итеп үбимме,
Колын итеп сөйимме? —
«Әннә» иттең син мине.
 
 
Ирен бөреп елыйсың,
Каш җыерып көләсең.
Тагып куйыйм түшеңә
Елтыр-елтыр төймәсен:
Сүз тидертмәм берәүдән дә,
Тик күз генә тимәсен…
 
 
Күктән эзләп, җирдән эзләп
Табасым килде сине.
Әни мине баккан кебек
Багасым килде сине.
 
 
Алларымда уйнатам,
Тезләремдә биетәм —
Тирбәлә хыял бишегем
Күкләрдән дә биектә…
 
 
Җырлатасың да мине,
Биетәсең дә мине.
«Әннә» дигән бер сүзеңнән
Аңладым мин әнине…
 

Тагын язлар килде

Тукайга


 
Нәни Апуш, сине
Кулларыма алып,
Йолдызларга тикле
Чөясем килә.
Үз әниең кебек,
Битләреңнән үбеп,
Сабыйкаем, диеп,
Сөясем килә.
 
 
Башкалардан элек
Хәлләреңне белеп,
Шөбһә-шикләреңне
Таратыр идем.
Туганым күк күреп,
Йөрәгеңә кереп,
Абыйкаем, диеп
Яратыр идем.
 
 
Ялгыз чакларымда,
Ялгышканнарымда,
Киңәш сорап, сиңа
Киләсем килә.
«Замандашым, Тукай,
Мин адаштым бугай,
Чыгар туры юлга», —
Диясем килә.
 
 
Тагын язлар җитте,
Җыелып сиңа килдек,
Һәйкәлеңнең ташын
Үбәсем килә.
Җырларыңның көче
Җиргә күчкән өчен,
Тукаем, дип башым
Иясем килә…
 

«Мин Тукайның үзен күргәнем бар…»

 
Мин Тукайның үзен күргәнем бар —
Өнемме ул, белмим, бер төшме…
Очраттым мин аның бер ялгызын
Кырлай кырларыннан үтешли.
 
 
Мин Тукайны тыңлап торганым бар.
Җанга сихәт бирде ул, тәнгә —
Шүрәлесен укып чыкты миңа
Кырлай урманында йөргәндә.
 
 
Мин Тукайга кулым биргәнем бар,
Ышансагыз-ышанмасагыз.
Хаклыгына моның инанырсыз,
Шагыйрь якларына барсагыз.
 

Казанда – Тукай

 
Ник, дисәм, шулай зәвыклы,
Ник болай якты бу ай —
Казанда шигырь бәйрәме,
Кунакка кайткан Тукай.
 
 
Ул кайткан очып, талпынып,
Пар канат – аргамагы.
Омтылды аңа хисләрнең
Судан пакь, кардан агы.
 
 
И Тукай, дәртле Тукай, дип
Ачыла ишекләре.
И Тукай, моңлы Тукай, дип
Тирбәлә бишекләре…
 
 
Кайчандыр сусап Казанга,
Җан атып әйткән сүзен:
И Тукай, нурлы Тукай, дип
Кабатлый Казан үзе…
 
 
Ул тора карап сокланып,
Шул изге каласына.
Бар шагыйрьләр дә җыр язып
Җәйде аягы астына…
 

Ел башы

 
Яшибез —
шуңадыр
тоелмый, сизелми
вакытның, гомернең
узганы…
Һәркемнең – үз юлы.
Һәркемнең – үз елы.
Һәркемнең – үз гаме…
Яшибез…
Ашыгабыз, көтәбез:
Уза яз, җитә җәй,
үтә көз —
без гомер итәбез.
Кырыс та, көчле дә,
назлы да, иркә дә
икән без…
Якты да, нурлы да,
кайчакта болытлы
таңыбыз, иртәбез.
Яшибез —
иң кирәк кешеләр
Җирдә без…
Вакыт – ак аргамак,
тотабыз, җигәбез:
Ай-айлап, ел-еллап,
көн-көнләп
Ашкынган үрләргә
җитәбез.
Ә бүген —
ел башы.
Иминлек, тигезлек,
изгелек
булсын Җир юлдашы!
Җирнең – бер кояшы,
Синең – бер, минем – бер
кояшым:
Һәркемгә – уртак юл,
Һәркемгә – уртак ел,
Һәркемгә уртак тел
булсачы!..
Әниләр сөенсен,
Әтиләр куансын,
Сабыйлар елмайсын!
Кешеләр еласа – бары тик
Шатлыктан еласын…
Галәмдәй киң тормыш
елгасын
Армыйча кичәрлек,
дәрт-дәрман өстәрлек
таза, нык, көр булсын
ел башы!
Ел башы…
 

Онытмагыз җирне!

 
Кешеләргә беркөн
дәһшәтле төш керде,
Галәм бушлыгыннан
иңрәп кайткан кебек,
шомлы аваз килде:
«Югалттыгыз Җирне!
Югалттыгыз Җирне!..»
Байтак вакыт узган,
имеш, аннан бирле…
Күпме сулар аккан,
дияр идең – юк су!
Күпме көннәр үткән,
дияр идең – юк шул,
Җирнең битен Кояш
бүтән назлап үпми —
Җир юк! Бушлык! Моңсу!
. . . . . . . . .
Кот очарлык сүзләр! —
Укымасын күзләр,
Ишетмәсен колак,
әйләнмәсен телләр,
язалмасын куллар —
ташлар гына елар…
Тфү… тәүбә… төкер…
Төш кенә бу, шөкер!..
Инеш-сулар агар,
Кояш көн дә багар,
ә бу куллар бары,
якса, учак ягар,
якса, учак ягар…
Бу кулларның мәңге
кеше үтерткәнен,
капка, сарайларга
качып ут төрткәнен
Кояш күзе күрмәс.
Андый шаһит булмас!
Күрсә күрер аның
урман утыртканын,
бишек тирбәткәнен,
икмәк пешергәнен,
җирне сугарганын.
Көл итәргә түгел,
гөл итәргә җирне
яралган бу куллар —
онытмагыз аны!..
ычкынмасын кулдан,
Ныграк тотыйк Җирне!
Җитәр, җитәр инде —
Дәваларга вакыт
Җирдә яман чирне.
Кемгә таянырга?
Кемгә тотынырга? —
Башны алып Җирдән
качып котылырга
юк бит башка урын,
юк ич бүтән чара:
Яшәү өчен Җирдә
көрәшергә кала!
Көрәшергә кала!
«Миңа җир-су кирәк,
миңа һава кирәк,
миңа дәвам кирәк»
дип кан тибә йөрәк…
Ишетсеннәр күкләр,
укысыннар күзләр.
Кабатласын телләр —
нинди гади сүзләр:
Чишмә җырлап агар,
Кояш Җиргә багар.
Ә бу куллар бары,
якса, учак ягар,
якса, учак ягар…
 

Сугышның җиденче атнасы

 
Сугышның җиденче атнасы —
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы…
 
 
Сугыш көндәлеге алдымда:
Кырык елга артка чигенәм.
Афәт килгән илгә ябырылып,
Кара тамга таккан җиңенә…
 
 
Сугыш көндәлеге ни сөйли? —
Бик күп телдә аның сүзләре.
Кырык тапкыр кырып юсаң да
Бетми һаман сугыш эзләре.
 
 
…Менә гамьсез яшел якшәмбе —
Көндәлекнең башы шушыннан.
Бу көн, кара төнгә әйләнеп,
Елъязмага барып кушылган…
 
 
Кичә генә кызлар озатып,
Гармун тартып йөргән егетләр —
Озаттылар бүген үзләрен,
Киерттеләр шинель-итекләр.
 
 
Газиз туфрагыннан айрылып,
Кемгә рәхәт утка керергә?..
Фашист өчен, бәлки, кызык бер
Хәрби сәяхәттер чит җиргә…
 
 
Сөрән салды дошман: «Яшәүдән
Туктады, дип, Мәскәү каласы…»
Белми әле, мәлгунь, үз канын
Теле белән үзе яласын.
 
 
Сугышның җиденче атнасы —
Гитлерның дегетле капкасы…
Өзелеп көткән җиңү таңына
Атласы да әле атласы.
 
 
Атна түгел, һәрбер минутның
Җиңү көнен якынайтасын
Белеп типте миллион йөрәкләр,
Белмәсә дә исән кайтасын…
 
 
Өчпочмаклы очар хат түгел,
Кара язу тотып кулына,
Хат ташучы килсә урамнан,
Очрамавың хәер юлына…
 
 
Хатыннары ире урынында,
Энеләре – абыйларының.
Сугыш уенына әйләнде
Тормышлары сабыйларының…
 
 
Ватан-ана өнди көрәшкә:
Канга – кан, дип, үлем – үлемгә!
Буыннарны гүя кисәтеп,
Басып калды Мамай үрендә…
 
 
Сугышның җиденче атнасы —
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы…
 

«Уел» көе

Сугышта хәбәрсез югалган

Фатыйх абзыема багышлыйм


 
Үзәкләрне өзеп, үкси-үкси,
«Уел» көе агыла үзәннән.
Кем булыр бу ялгыз өзгәләнгән,
Яшь китереп безнең күзләрдән?
 
 
Кем булса да булыр, җыр – үзе бу,
Хәтер җепләренә уралып
Агыла да агыла тын бушлыктан,
Күксел офыкларга юл алып.
 
 
…Әни белән шулай балачакның
Йолдызлы бер җәйге төнендә
Тыңлап торган идек без бу көйне,
Хәйран калып, капка төбендә…
 
 
– Әй кызым, – ди әни, – шушы җырны
Фатыйх абзаңнан да остарак
Җырлаганын белмим беркемнең дә,
Гомере генә булды кыскарак…
 
 
Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм,
Бигрәк иркен иде сулышы,
Өзелепләр калды ярты юлда,
Каян гына чыкты сугышы!..
 
 
Әй ул көннәр, күпме газиз ирләр
Әрәм булды ла соң, бәгырьләр.
Уелып-уелып, «Уел» гына ага,
Җырлар озын – кыска гомерләр…
 
 
Хәбәр булып гүя үткәннәрдән
Агыла да «Уел», агыла.
Әллә кайта безгә сәлам булып,
Әллә китә Фатыйх абыйга…
 

Карт димә син ветеранга!.

 
Карт димә син ветеранга —
Йөрәгендә ялкын янган,
Күзләреннән Җиңү көне
шатлыгының яше тамган
кешеләрнең яшьлекләре
мәңгелеккә җирдә калган —
Карт димә син ветеранга!..
 
 
Шып туктаган моңлы тальян,
бер матур җыр өзелеп калган.
Ут эченә атылганнар,
мәхрүм булып тыныч таңнан.
Табыну кирәк изге канга:
яна яшьлек төсе анда —
Карт димәгез ветеранга!..
 
 
Япь-яшь килеш аңа солдат
гадәтләре сеңеп калган.
Холыклары кырысланган,
тик күңелләр йомшак һаман.
Имин генә булсын заман,
оныклары килә алдан —
Карт димә син ветеранга!..
 
 
Сүзләренең иң изгесен,
сыеп бетмәгәнен хатка
сугышлардан исән кайткач,
улларына әйткән кат-кат…
Исе китми коры данга,
Гөлләр җыеп китер аңа —
Сабый җанлы ветеранга!..
 
 
Ул бүген дә, нык-нык басып,
яшьлек белән бер үк сафта
бер аяктан атлый алга,
ашыкмыйм, ди, әле ялга.
Тигезлән, ди, карап аңа,
горурланып Ватан-ана —
Карт димәгез ветеранга,
Карт димәгез ветеранга!..