Читать книгу «Ике роман / Два романа» онлайн полностью📖 — Ахат Сафиуллин — MyBook.

Туйдырдымы, юкмы, кичә үк күңеленә беркетеп куйган, үзе өчен искиткеч әһәмиятле дип санаган йомышын үтәргә дип, Патриарх идарәсенә барыбер барырга кирәк иде. Ул урамга чыкты. Бер караганда, Алексий атакай үзенең Санкт-Петербургта яшәгән шушы ике елында биредәге һавага тәмам ияләшеп бетте дияргә була. Тик ничек кенә ияләшсә дә, мондагы һава барыбер аның туган ягындагы һава түгел икәнен яхшы сизә: монда дымлылык көчле, сулавы авыррак шикелле тоела. Бәлки, чынында алай ук та түгелдер, бәлки бу туган якларны сагынудан килә торган әсәрле бер хис тәэсире генәдер? Хәер, аның өчен хәзер моның ни әһәмияте бар? Үзе ныклы карарга килде бит инде: китәргә кирәк бу Санкт-Петербургтан, китәргә! Китәргә һәм авыллардан килгән килмешәк матрослардан үзеңне мыскыл иттергәнче, туган яисә шуңа якын якларга кайтып, яраткан эш – миссионерлык белән шөгыльләнергә кирәк! Аның өчен бу коры эш кенә түгел, тирәнрәк төшенеп караганда, әтисе эшен дәвам итү дә.

Ниһаять, менә ул Патриарх идарәсе урнашкан Петропавел крепосте янына да килеп җитте.

«Белгәннәр кайда урнашырга! – дип сокланды атакай, таш крепостька карап. – Тыныч урын, туптан атып та җимерә торган түгел!»

Монда керү дә ул уйлаганча ансат кына түгел икән әле: Алексий атакай ишек төбенә якынлаша башлагач ук, аның алдына, җир астыннан калыккандай, кулларына озын мылтык тоткан ике гренадер пәйда булды, һәм аның кем булуы, кемгә, нинди йомыш белән килүен сораштылар. Дөрес, бик итагатьле итеп кенә. Аның җавапларын тыңлаганнан соң, солдатларның берсе, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешедәй ашыкмыйча-кабаланмыйча, ләкин җитез хәрәкәтләр белән подъездга кереп китте. Шактый озак торды ул анда, хәтта атакай туңа ук башлады. Солдат аннан атакай көтә-көтә тәмам көтек булгач кына килеп чыкты һәм кайсы бүлмәгә керәсен аңлатты.

Әлбәттә, үз үтенече белән аның Экзарх[3] Стефан атакайның үзе янына ук керәсе килгән иде дә, тик солдат әйткән бүлмәдәге кап-кара сакаллы, әле яшь кеше икәнлеге кып-кызыл чыраеннан ук күренеп торган писер аның йомышын тыңлады да:

– Кызганыч, атакай үзе мондасын монда, ләкин анда кешеләр бар, эшләре тиз генә бетәргә охшамаган, – диде. – Мин сезгә епископ Афанасий атакай янына керергә тәкъдим итәм.

– Ярар соң… – диде Раевский. – Аның бүлмәсен ничек табасы?

– Мин сезне үзем озатып куям.

Ул аны, ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Анда да кырыкмаса-кырык бүлмә яныннан узып киттеләр һәм, ниһаять, писер, аны бер ишек төбендә калдырып, бүлмәгә кереп китте. «Монда ничә кеше эшли икән?! – дип гаҗәпләнде ялгызы гына калган атакай. – Яшәп тә күрсәтәләр икән соң! Кара син мондагы байлык белән чисталыкны: һәр җире кояштай балкый, көзге шикелле ялтырап торган, лакланган паркет идәнендә таеп егылырлык!»

Писер озак тормады, әйләнеп чыкты да аны бүлмәгә алып керде, ә үзе шундук чыгып китте. Ай-һай зур иде атакайның эш бүлмәсе! Аның кыл уртасында бик озын, өстенә кызыл ефәкме, парчамы ябылган өстәл, аның тирәли ике яклап әллә ниткән гаҗәеп фигуралы һәм атлас белән тышланган затлы урындыклар тезелеп киткән. Өстәлнең аргы башында утырган бүлмә хуҗасын күреп тә булмый диярлек. Хәер, Раевский кергәч, ул өстәле яныннан үзе торып басты һәм, як-ягына каранып, югалып калган Алексийга аның гөрелдәп чыккан бас тавышы ишетелде:

– Подойди сюда, сын мой!

Аны Алексий Раевский шушы тавыш килгән якка карагач кына күреп алды һәм, үзенең каушап калуын сиздермәс өчен, кызу адымнар белән басып торган Афанасий атакай янына таба атлады. Күзгә күренмәс кеше түгел икән ләбаса бүлмә хуҗасы: уртачадан калкурак гәүдәле, нык, таза бәдәнле, шактый агара төшкән чәчләре махсус күпертеп куйган сыман кабарып тора, баксаң, аларны дулкын-дулкын бөдрәлеге шулай кабарынкы итеп күрсәтә икән.

Алексий Афанасий атакай янына килде дә башта аның үзенә таба сузылган кулын үпте, аннары гына:

– Исәнлек-саулык сезгә, атакай! – диде.

– Сиңа да шулай ук. Утыр! – дип, Афанасий атакай аңа урын күрсәтте.

Күрәсең, ул, эш кешесе буларак, тизрәк эшкә керешүне кулай күрде, Алексий утырырга да өлгермәде диярлек, шундук: – Сөйләгез, ни китерде монда сине, улым минем? – диде.

Алексий, бераз каушый-каушый булса да, аңа үзенең йомышын, аны тудырган сәбәпләре турында аңлата алды.

– Хәзер үзегез турында сөйләп бирегез!

Алексий кыскача гына үзе турында сөйләп биргәннән соң, Афанасий атакай, аңа текәлеп карап:

– Димәк, сине флоттагы хәзерге хезмәтең канәгатьләндерми? – дип сорады, «сез» дән «син» гә күчеп.

– Нәкъ шулай, атакай, һич тә канәгатьләндерми.

– Ләкин ул да кирәкле һәм бик изге эш бит, улым минем.

– Аңлыйм мин моны, атакай, яхшы аңлыйм. Тик хак динебез юлындагы изге эшләребез моның белән генә чикләнми ич. Шушы юлда без… ягъни мин… күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар бит әле аның…

Олы дәрәҗәдәге дин әһеле, аның соңгы сүзләрен ишетмәгән сыман, сүзен һаман аның хәзерге хезмәте тирәсендә йөртте.

– Хәзерге хезмәтең нишләп канәгатьләндерми соң сине? – дип кызыксынуын дәвам итте ул. – Нинди авырлыгы гайрәтеңне чигерде? Бер җаен алгач, минемчә, һич тә авыр хезмәт түгел шикелле.

Минем беркайчан да авырлыклардан зарлана торган гадәтем юк, атакай. Бу хезмәтемнең дә бернинди авырлыгын сизмим. Тик бертөрлелек туйдырды, атакай, бертөрлелек! Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә… Ә мин хәрәкәтле, күбрәк кеше катнашындагы эшләргә күнеккән…

– Алай да флот рухание хезмәтенең дә авыр чаклары буладыр бит?

– Була инде… Булгалый инде, атакай… Төрле чак була… Әйе…

– Менә син миңа, үзең әйтмешли, шундый «төрле чак» ның берәрсе турында сөйлә әле!

«Атакай бер дә ашыкмый, ахрысы», – дип уйлап алды Раевский эченнән һәм әле генә авызыннан ычкынган «төрле чак була» өчен үзен ачуланып та куйды: «Кем тартты инде моны минем телдән?!» Тик сүз чыккан иде инде. Халык тикмәгә генә: «Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр», – димәгән шул. Монда да нәкъ шулай килеп чыкты. Дөрес, атакай шундый берәр очрак турында сөйләргә кушуга ук, аның башына инде кайчаннан бирле кәефен җибәреп килгән теге татар матросы турында сөйләргә кирәк дигән уй килде килүен, тик бу турыда сөйләү түгел, искә дә аласы килми иде. Алексий, каптым мин дигәндәй, утырган урынында угаланып куйды, тик сүз башларга ашыкмады, бүлмәдә аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырган тынлык урнашты. Афанасий атакай аның нәрсәнедер яшерәсе килүенме, нәрсә турындадыр сөйләргә кыенсынуынмы шундук сизеп алды һәм, табактай түгәрәк, таза йөзен аңа таба ия төшеп, әле яңа гына зәңгәр буяу белән буяган сыман зәп-зәңгәр күзләре белән бик мөлаем итеп карады да йомшак тавыш белән:

– Мин дөресен сөйләгән кешене яратам, ялганны җенем сөйми, – диде. – Сөйлә, ничек бар, шулай сөйлә, улым минем!

Бу юлы каршы килеп яисә нинди дә булса башка нәрсә турында алдап маташырга мөмкин түгел иде, ул тотты да теге Искәндәр-Александр исемле матрос белән булган хәл турында сөйләп бирде.

– Барыбер чукынмадымы? – дип сорады Афанасий атакай, бөтен гәүдәсе белән өстәленә иелә төшеп, бу турыда тыңлап бетергәч.

– Юк, атакай, барыбер чукынмады!

– Очрашканым булды минем алар белән. Горур халык… – Атакай, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, бер мәлгә тынып калды. Кем белә, бәлки, ул шушы мизгелдә кайчандыр нинди дә булса татар-мөселман кешесе белән очрашуын хәтерләп алгандыр. Тик кайда, кайчан, ничек очрашкан ул татарлар белән, анысын әйтеп тормады. Шулай бераз вакыт дәшми торганнан соң, бары тик өч сүз генә өстәп куярга кирәк тапты: – Артык горур халык…

– Белмим, горурлыкмы бу, әллә ниндидер аңлаешсыз үҗәтлекме?..

– Горурлык, – диде Афанасий атакай, сүзенә мөһер суккандай нык итеп. – Һичшиксез, горурлык. Баш ияргә яратмый торган халык ул татарлар.

– Яраталармы, юкмы, Иван Васильевич барыбер баш идерде бит аларны! – Алексий атакай бу сүзләрен шундый горурлык белән әйтте ки, аларны баш идерүдә үзе дә җиң сызганып катнашкан диярсең. – Һич аңламыйм: җиңелгәннәр икән, нишләп бу чынбарлык белән килешеп, безнең бердәнбер дөрес динебезне кабул итмәскәдер?!

– Әгәр дә сиңа иноверецларның берәрсе, әйтик, үзләрен мөселман дип йөрүче шул ук татарлар: «Алексий атакай, син дә безнең динне кабул ит тә мөселман бул!» – дисә нишләр идең: кабул итәр идеңме син ул динне, әллә юкмы? – Афанасий, җавап көткәндәй, Раевскийга таба иелә төште.

– Сез нәрсә инде, атакай?! – дип, атакай хәтта кулларын селкеп алды. – Мин басурманнар динен ничек кабул итим ди?!

– Менә шул шул! Димәк, кабул итмисең. Чөнки ул синең өчен, минем өчен, гомумән, христиан динендәгеләр өчен – басурман дине, иноверецлар дине. Алар өчен безнең дин дә – басурманнар дине, иноверецлар дине. Аңлашыламы? – Атакай үзенең арпа башагының кылчыкларын хәтерләткән озын һәм куе кашлары астындагы зәңгәр күзләре белән Раевскийга карап алды. Алексий да күзләрен аңа төбәде, тик аларда атакайның әле генә әйткәннәрен аңлау түгел, киресенчә, гаҗәпсенү ярылып ята иде.

– Ничек безнең христиан дине басурманнар, иноверецлар дине булсын инде, атакай?! – диде ул, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. – Бик аңлап җиткермим әле мин сезне…

– Мин, динебез басурманнар дине, димәдем, улым минем, ә башка диндәге басурманнар аңа шулай дип карый, дидем. Алар өчен безнең дин дә шулай булып тоела. Моны без, дин әһелләре, һәрвакыт һәм һәр җирдә белеп торырга, башка диндәгеләр белән эш иткәндә һәрчак истә тотарга тиеш. Аңлашылдымы?

– Нигә? – дип сорады Алексий атакай сорауга каршы. – Моны ни өчен истә тотарга тиешбез?

– Каш төзәтәм дип, күз чыгармас өчен. Башка диндәге халыкларны христиан диненә кертү чарасы, беләсең, бүген генә башланган эш түгел. Ул инде Иван Васильевичның, ягъни Иван Грозныйның, Казанны алган вакытыннан бирле бара. Менә хәзер санап-исәпләп кара: бу мөһим нәрсәнең башланганына да күпме вакыт үтте инде! Ә нәтиҗәсе? Кызганыч, тик әлегә ул без күрергә теләгән кадәр үк түгел. Ни өчен? Сәбәбе шул ук: без башка диннәрне ничек басурман дине дип саныйбыз, алар да безнең изге христиан динебезне басурманнар дине дип саный. Аның сәбәбе менә шушында ята. Димәк, бу изге эшебез – дәвамлы гына түгел, ә шул ук вакытта бик зур сабырлык та таләп итә торган эш. Бу да – сугыш кыры, тик монда кылыч айкап-чайкап кына берни дә барып чыкмый. Монда, кабатлап әйтәм, бик зур сабырлык һәм, әйтер идем, бик зур дипломат та булырга кирәк. Аңлашылдымы инде, улым минем?

– Аңлашылды, атакай.

– Ә чукындыруын барыбер чукындырабыз без аларны! Тик ихтыяр һәм түземлек кирәк. Бәлки, моның өчен тагын гасырлар кирәк булыр, тик барыбер максатыбызга ирешербез! Килер шундый вакыт: Русьта бары тик христиан дине генә хөкем сөрер. Менә нинди зур максат тора безнең алда, улым минем! – Афанасий атакай, үзенең артык кызып киткәнен үзе дә аңлап алды бугай, үзен үзе тынычландырырга теләгәндәй, уң кулы белән чәчләрен сыпырып алды һәм инде тәмам тыныч, йомшак тавыш белән дәвам итте: – Бая син: «Шушы юлда без күбрәк файда китерә ала торган башка юллары да бар ич әле аның», – дидең. Моның белән нинди юлларны күз алдында тоттың син?

– Мин бу сүзләрне әйткәндә, иноверецларны урыслаштыру эшен оешканрак рәвештә алып бару кулайрак дигән фикерне күз алдында тоткан идем, атакай.

– Ничек инде ул, оешканрак рәвештә?!

– Хәзер башка халыкларны чукындыру чарасы ничек алып барыла? Кем ничек булдыра – шулай алып бара. Ә шушы мөһим һәм дә изге эш белән генә шөгыльләнүче махсус бер чиркәү дә, монастырь да, гомумән, бернинди аерым оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай: бу эш белән генә шөгыльләнүче ниндидер махсус аерым дини оешма сорала шикелле.

– Менә монысы кызык инде, – дип, Афанасий атакай утырган әңгәмәдәшенә таба тартыла төште. – Бик кызык идея бугай бу! Тик син аны ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

Патриарх идарәсендә шактый зур урын биләгән Афанасий атакайны үзенең мондый фикере белән кызыксындыра алуына Алексий Раевскийның да күңеле булды, бу минутларда инде ул үзен кыюрак сизә башлады, рухани янына килеп кергәндәге куркып калуы да, кыенсынуы да юкка чыга барды.

– Сез беләсез инде, атакай, Иван Васильевич – урыны җәннәттә булсын! – Казанны алыр алдыннан, шуннан ерак түгел бер урында татарларның Идел кушылдыгы булган Зөя елгасы буендагы Зөя шәһәр-кирмәнен кулга төшерә, – диде Раевский салмак тавыш белән, дәрес бирүче укытучы сыман ашыкмыйча гына. – Казанны алыр алдыннан, анда аның сугышчылары ял итә, көч туплый. Шулай итеп, кайчандыр татарлар Казанны дошманнан саклар өчен төзелгән шушы шәһәр-кирмән Казанны яулап алуда бәяләп бетергесез зур роль уйный! Иван Васильевич анда берничә чиркәү дә салдыра. Әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә хәтле сакланган һәм эшләп киләләр, минем бу шәһәрдә булганым да бар. Нишләп менә шул Зөя шәһәрендәге бер чиркәүне Идел буе һәм Урал арасында яшәгән башка диндәге халыкларны безнең дингә тарту буенча махсус рәвештә билгеләмәскә? Нәкъ менә шушы җирләрдә башка диндәге халыклар бик күп яши бит. Шул ук татарлар, чувашлар, мордвалар, чирмеш-марилар, удмуртлар, башкортлар. Менә никадәр халык яши анда, ә шуларны безнең дингә кертү белән шөгыльләнүче бернинди махсус чиркәү яисә монастырь да, оешма да юк! Мин ассызыклап әйтәм, атакай, махсус шөгыльләнүче! Ягъни миссионерлык эше генә алып баручы.

– Кызык идея бу-у-у! – дип сузды Афанасий атакай. – Бик тә кыз-з-ык идея!

– Мондый оешма-фәләннең нәкъ менә шушы шәһәрдә төзелүе үзе үк бик зур символга ия булыр иде бит, атакай! Казанны алу да шушы шәһәрдән башланды, шушы ук шәһәр безнең дөньяви һәм дини әһәмияткә ия булган изге миссиябезнең зур масштабта башланган урыны да булса!..

– Безнең бу зур миссиябез күптән башланды бит инде: Иван Васильевич Казанны алгач та, – дип сүз кыстырып куярга кирәк тапты Афанасий атакай.

– Әйтәм бит: безнең бу изге миссионерлык эшебез беркайчан да махсус билгеләнгән ниндидер оешма җитәкчелегендә алып барылмады, хәзер дә алып барылмый. Ә бит һәр эш аның белән махсус шөгыльләнгәндә генә уңышлы тәмамлана, атакай. Мәсәлән, без әти белән шушы гасыр башында, әтине бу эш белән шөгыльләнү өчен Мәскәү яныннан Царёвококшайск өязендәге Пьяново авылына җибәргәч, дүрт ел эчендә шул тирәдәге авылларда яшәүче 3683 чирмеш-марины үзебезнең дингә тарттык, хөкүмәт акчасына алар өчен җиде чиркәү төзеттек. Без бу эш белән махсус шөгыльләндек. Гәрчә әти чиркәүдә поп булып саналса да, бу эшне үзенең булышчысына тапшырып, нигездә, икебез дә миссионерлык белән генә шөгыльләндек, дияргә була. – Алексий Раевский бөтенләй кыюланып китте. – Минем флоттагы хәзерге хезмәтемнән канәгать булмавымның сәбәбе дә шунда бит, атакай: мин күләмле, масштаблы эшләр башкарырга күнеккән…

– Аңлашылды, аңлашылды, – диде Афанасий атакай, юан бармаклары белән өстәлгә суккалап. – Инде миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, синең теләгең миңа якын һәм аңлаешлы. Алга карап эш итүең дә күңелгә ятышлы, киләчәктә бу изге эшне тагын да камилләштерү һәм киңрәк җәелдерүгә юнәлтелгән идеяләрең дә бик кызыклы. Мин бу турыда Экзарх Стефан атакайның үзенә дә җиткерермен. Тик әле аларны элек бар яклап та өйрәнергә кирәк, ә моның өчен, әлбәттә, вакыт сорала, чөнки бу аннан-моннан гына башкара торган эш түгел… Ә сиңа, флот хезмәтеннән азат итү турындагы үтенечеңне караганнан соң хәбәр итәрбез. Казан епархиясенә җибәрү турында уйлашырбыз, мөгаен.

– Мине дөрес аңлавың өчен зур рәхмәт, атакай!

– Безгә нәкъ менә синең шикелле миссионерлар бик кирәк, – дип озатып калды аны Афанасий атакай.

Чыннан да, шушы сөйләшүдән соң, ай ярым вакыт эчендә үтенече Патриарх идарәсендә каралып, Санкт-Петербург флоты атакае Алексий Раевский андагы хезмәтеннән азат ителде һәм 1719 елның ахырына таба Казан епархиясе карамагына җибәрелде.