Читать книгу «Ике роман / Два романа» онлайн полностью📖 — Ахат Сафиуллин — MyBook.

Язылмаган язмышлар

Православие не выработало тех нравственных идеалов, которые бы не позволяли одному человеку владеть другими.

Пётр Чаадаев

«Барыбер чукындырабыз!..»

Санкт-Петербург. 1718 ел, 13 нче сентябрь.

Бүген флот атакае Алексий Раевскийның йокысы йокы булмады: ничек кенә онытырга теләсә дә, аңа моннан берничә көн элек килеп чыккан күңелсез вакыйга һич тә тынгылык бирмәде.

Болай гадәткә кергән, хәтта инде менә ике ел буе һәр көн диярлек кабатланып торган бертөрлелеге белән тәмам эчен пошырып бетергән, туйдырган гадәти, дөресрәге, гадәти булып башланып киткән көн иде ул…

Мичманнар флот чиркәвенә матросларны төркем-төркем иртәнге гыйбадәткә алып килә торды, ул, изге дога укыганнан соң, аларны чукындыра торды. Күнегелгән, гадәти һәм эчпошыргыч эш. Тик хезмәтең шул булгач, бернишләр хәл юк. Инде менә хәзер иртәнге гыйбадәт бетә, монысы соңгы төркем бугай, дип сөенеп кенә торганда, гулливердай таза гәүдәле, озын буйлы, сумала сыман кап-кара чәчле бер матрос кинәт чукынудан баш тартты.

– Мне нельзя, ваше благородие! – диде ул. – Я – магометанин… Нельзя мне это: наш Аллах не велит, ваше благородие!

– Нәрсә, нәрсә? – дип очынып килде аның янына атакай, әле генә ишеткәненә ышанырга теләмичә. – Син нәрсә мыгырданасың анда, ә, матрос?

– Никак нельзя мне креститься, ваше благородие, – диде матрос бу юлы колак тондырырлык тавыш белән. – Я – магометанин. Не положено нам…

– Значит, не положено? – дип сорады шуннан башка ни әйтергә дә белмәгән Раевский һәм, аны карашы белән куркытырга теләгәндәй, үзенең карчыгадай очлы, шул ук вакытта төсен һич тә аерып булмаган күзләрен, тишәрдәй булып, матроска төбәде.

Күпләр әйтүенчә, хәер, ул моны үзе дә сизә иде, аның күз карашында кешенең ихтыярын мизгел эчендә үзенә буйсындыра ала торган ниндидер гипнозлык сәләте бар иде. Атакайның менә хәзер, шушы мизгелдә дә, үзендә шул сәләт барлыгына инанасы килә иде бугай. Ләкин каршында күзләрен зур итеп ачып, киресенчә, үзен гипноз тәэсиренә бирелергә мәҗбүр итәргә теләгән сыман, матрос аның төссез күзләренә керфеген дә какмыйча карап тора бирде. Атакай, аның сихерләүчән бу туры күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды. Үзендә бернинди гипнозлау сәләте юклыгын да шушы мизгелдә генә сизде шикелле ул. Югыйсә күпләр аның карашын күтәрә алмыйлар иде, ә монда… Ул нишләргә дә белмичә югалып ук калды һәм шул мизгелдә: «Әллә соң бу матросның күз карашындагы гипнозлык сәләте минекеннән көчлерәкме?» – дип уйлап алды. Тынлык озакка сузылды, инде башка матрослар да, бу хәл ни булып бетәр икән дип бугай, үзара пышылдаша башладылар. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Тик ни эшләргә? Әлеге башбирмәс матросны ничек үзеңә буйсындырырга? Бу сорауларга җавап юк иде, чөнки әле моңарчы чиркәүгә кергән бер матросның да болай ачыктан-ачык каршылык күрсәткәне булмады. Дөрес, чукындыруны зур ризасызлык белән, ничарадан-бичара кабул итү очраклары моңарчы да булгалады булгалавын, тик алар – урыс флотына хезмәткә чакырылгансың икән, нишләмәк кирәк – бу чараны барыбер кабул итәргә мәҗбүр иде. Ә монда… Күр син аны: магометан, имеш! Аңа чукынырга ярамый, имеш! Басурман!

– Значит, не положено? – дип, тагын кабатлады Раевский үзенең соравын.

– Так точно, ваше благородие, не положено.

– Как звать?

– Матрос Искандар Хабибуллин, ваше благородие.

– Татарва, значит… – диде атакай, үзе өчен генә нәтиҗә ясап.

Ләкин моны барысы да, шул исәптән Искәндәр үзе дә ишетте, бу мыскыллы сүзгә ачуы чыгып, аның яңак сөякләре уйнаклап алды.

– Не татарва, а татарин, ваше благородие! – диде ул, горурлык белән башын тагын да югарырак күтәрә төшеп.

Раевский ирексездән, асылда, эчендәге ачуын тыя алмыйча әйткән бу сүзе өчен бераз уңайсызланып куйды. Хәер, юк, нәкъ шушы сүзе өчен түгел, чөнки, аның уенча, бу сүз башбирмәс татарларга карата бик дөрес әйтелгән, «татарва» сүзе хәтта патша указларында да очрый. Монда, менә хәзер, эш башкада иде: ул ирексездән бу матроска тагын бер мәртәбә сүзен кистереп – җитмәсә, нинди горурлык белән бит әле! – әйтергә, шуның белән үз сүзен аста калдырырга ирек бирде. Ирек бирде, һәм моны барысы да ишетеп-күреп торды. Менә ни өчен уңайсызланып калды ул. Ничек кенә булмасын, бу күңелсез хәлне зур җәнҗалсыз гына хәл итәргә, тәмамларга кирәк иде. Кирәк иде генә түгел, вакыт иде, чөнки көтелмәгән бу хәл инде болай да бөтен кәефне бозды.

– Русь флотында христиан динле матрос һәм офицерлар гына хезмәт итәргә тиеш, – диде атакай мөмкин кадәр йомшак тавыш белән. – Бу турыда яхшылап уйларга кирәк булыр сиңа, Александр…

– Нет, ваше благородие, не Александр, а Искандар!

– Күрәм: син бик үзсүзле икән, Искандар. Болай булса, сиңа хезмәт итүе бик авыр булыр.

– Без авырлыктан курыкмыйбыз, ваше благородие!

– Ярар, күрербез, күрербез… – дип мыгырданды Раевский һәм, ачуыннан ашардай булып, матросның йөзенә тагын бер мәртәбә күз төшереп алды. – Мичман, төркемне алып китәргә мөмкин.

Инде болай да үзенең матросы өчен бер тиргә, бер суыкка батып, бу хәлнең кайчан бетәсен көтеп арган мичман, матрос янына йөгереп килде дә, тукмак шикелле зур, йонлы йодрыгын Искәндәр борыны төбенә үк куеп:

– Ты сегодня в карцер пойдёшь, татарин! – дип ысылдады һәм боерык бирде: – Всем на выход!

Чиркәүдә булып узган шушы вакыйга менә инде ничә көн Раевскийның тынычлыгын тәмам бозды. Җитмәсә, үч иткән шикелле: кеше тормышында очрый торган шуның ише хәлләрнең адым саен искә төшә торган гадәте дә бар. Инде оныттым, инде үтте-китте дип уйлап кына куясың, ә алар исә шундук бөтен барлыгы белән күз алдына килә дә баса! Килеп баса да, җанны кимерә, бәгырьне ашый башлый. Менә бүген дә шулай булды: башта шул вакыйга күз алдына килеп, йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Бик соң гына йокыга китте. Анысы да тыныч үтмәде: теге әзмәвердәй матрос төшенә кереп йөдәтте. Аның каршысына баскан да, шомырттай кара күзләрен, керфеген дә какмыйча, Раевскийга туп-туры төбәгән һәм, аны мыскыллаган шикелле, тукрандай тукылдый да тукылдый: «Нет, ваше благородие! Нельзя нам, ваше благородие! Не Александр я, ваше благородие! Я – магометанин, ваше благородие!..» Тагын шунысы гаҗәп иде: ни өчендер, аның күз алдына шул матросның туры карашы килеп басты. Күңелне шомландыра, тәнне чымырдаттыра торган караш иде ул. Гадәттә, андый кыю караш аның иясенең каршындагы кешедән өстен торуын күрсәтә, раслый сыман тәэсир калдыра. Өстен? Булмаганны! Татарва ничек синнән, – җитмәсә, урыс атакаеннан! – өстен булсын?! Укучы укытучысыннан беркайчан да өстен була алмый! Бу, гомумән, булырга мөмкин түгел. Ә без башка диндә торучы халыкларга, шул исәптән менә шундый горур карашлы татарларга карата да, укытучы ролен үтәргә тиешле кешеләр! Икенче төрле әйткәндә, миссионерлар! Әйе, әйе, миссионерлар! Безнең өскә бөек миссия йөкләнгән: без тора-бара башка диндә булган барлык иноверецларны христиан диненә кертергә тиеш! Бөек Иван Васильевич патшалык иткән заманнан васыять сыман калган бу миссиядән дә артык ни бар тагын урыс кешесе өчен? Юк башка андый зур миссия!

Бүген төшенә кереп бимазалаган матросның кыю, горур карашы да, чиркәүдә аның белән килеп чыккан күңелсез вакыйга да Раевскийны иртәнге ашын ашап утырган вакытта да тынычлыкта калдырмады: әледән-әле исенә төшеп, рәте-чираты булмаган эзлексез уйларга этәрде. Әйе, уйларында бернинди эзлеклелек тә юк иде. Шул ук вакытта ул үзенең дөрес юлда икәненә тагын бер мәртәбә инанды. Хәер, ул бу уен шул чиркәү вакыйгасыннан соң ук күңеленә беркетеп куйган иде шикелле.

Ә дөрес юл дигәне исә флоттагы хәзерге хезмәте белән бәйле булып, аның инде аннан күптән китәсе килеп йөри иде. Бөтен күңеле белән сизә: аның өчен түгел мондый хезмәт. Юк, һич тә аның өчен түгел! Ул монда, үзенең ташып торган энергиясен тулысы белән эшкә җигәр өчен, җирлек бик тар, бик кысан дип саный.

Раевский, иртәнге ашын ашаганнан соң, бүгенге көнгә дип уена беркетеп куйган Патриарх идарәсенә[1] барырга җыена башлады. Җитәр, муеннан гарык ул флоттагы эчпошыргыч бертөрле бу хезмәттән. Хезмәттән генә дә түгел, шәһәргә увольнениегә чыккан матросларның исереклегеннән дә туйды ул. Анысы гына бер хәл, эчкәннән соң нишләгәннәрен дә белештерми бит алар! Чын христианга ярый торган эш түгел бу, дип күпме тукыйсың, күпме үгет-нәсыйхәт бирәсең, юк, барысы да бушка, барысы да стенага сипкән борчак шикелле – тәгәри дә идәнгә төшә, тәгәри дә идәнгә төшә. Син аңа акыл бирәсең, ә ул сиңа берни аңламаган тонык күзләре белән сарык шикелле тик карап тора. Әллә син аңа әйтәсең, әллә түшәмгә, әллә идәнгә. «Аңлыйсыңмы син мин әйткәнне, юкмы, антихрист?» – дип сорыйсың син аннан. Ә ул сиңа: «Нәрсәне, батюшка?» «Эчкәч, сугышырга ярамаганын» – «Ә нишләп сугышмаска, батюшка, әгәр җае чыга икән? Кайчагында җан төрлелек тели бит, батюшка». Бертөрлелек… Бер караганда, аларны да аңлап була кебек: чыннан да, аларның хезмәте дә, аныкы шикелле үк, гел бертөрлелектән генә тора бит. Икенчедән, ничәмә айлар буе диңгездә походларда булганда, алар коры җирне дә бик сагына торганнардыр. Шул тамаша вакыт диңгездә йөзү аларны кыргыйландыра да барадыр, аларның да кешеләр арасында буласылары, үзләрен дә кешеләр итеп хис итәселәре килә торгандыр. Аларның бу халәтләрен аңларга да була шикелле. Ләкин корабтан җиргә төшкәч, кабаклар буенча йөреп, дуңгызга әверелергә димәгән бит. Аннары пычакка-пычак килеп сугышканнарын да белештерми башлыйлар. Исерек килеш шәһәр ир-атлары белән килеп чыккан бәрелештә былтыр гына да сигез матрос пычактан үлде. Менә бит нәрсәгә китерә ул артыгын эчү! Аннан соң үзләре дә матросларыннан ким эчмәгән өлкән офицерлар еш кына аңа гаеп ташлый: «Нигәдер укыган изге догаларыңның, матросларга биргән үгет-нәсыйхәтләреңнең нәтиҗәсе бер дә сизелми, батюшка», янәсе. Әйтерсең корабтан төшкән матросларның йөгәнсезлегенә ул гаепле. Һәр офицер, һәр мичман, һәр боцман үз матросларын үзләре дә тәрбияләргә, билгеле бер кысаларда тотарга тырышырга тиешледер ләбаса!

Икенче яктан, инде гомернең дә шактый өлеше үтелгән. Мәрхүм әтисе, берәр җире сызлаган яисә авырткан вакытларда, еш кына: «Вакыт үзенекен ала шул ул…» – дип әйтә торган иде. Ул вакытта Алексий үзенең яшьлеге белән, әлбәттә, әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрнең асылын, төп мәгънәсен аңламый иде. Менә хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлый башлады: чыннан да, вакыт үзенекен ала, үзенекен эшли икән шул. Сиздермичә генә, секундлап, минутлап кына, тик бертуктаусыз! Әнә инде аның чәчләренә дә көмеш төшеп килә…

Аны бу Санкт-Петербургның шау-шулы тормышы да, дымлы һавасы да туйдырды, җаны тынычлык тели башлады, тынычлык. Ә ул кайда? Әлбәттә, туган-үскән якларда! Хәер, шәхсән үзе туган-үскән авылын хәтерләми дә инде, чөнки аннан чыгып киткәненә дә күпме вакыт узган! Җитмәсә, ул туган авылы дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин булган Пьяновода рәтләп яшәмәде дә диярлек. Хәтта бу авылны да туган авыл дип авыз тутырып әйтә алмый ул: аңа ничәдер яшь булганда (үзе хәтерләвенчә, тугыз-ун яшьләр тирәсе иде бугай), алар монда Мәскәү янындагы урыс авылыннан күчеп килгән, дөресрәге, рухани әтисен бирегә миссионер итеп җибәргәннәр. Пьяново дигән бу авыл Царёвококшайск[2] шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан иде. Әйе, ул анда рәтләп яшәмәде дә: башта әтисе аны күрше авылдагы чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга бирде, – үзе рухани кеше буларак, малаеның киләчәк язмышын да дин белән бәйлисе килде. Аннары миссионерлык эше белән авылдан-авылга йөргәндә, гел үзе белән ала торган булды. Шәхсән әтисенең дә даими булышлыгы белән Алексий шактый ук төпле дини белем алды, православие дине нигезләрен бик яхшы үзләштерде.

Хәзер инде Пьяновода аның беркеме дә юк: әнисе чахотка белән бик иртә дөнья куйды, ә әтисе моннан алты ел элек үлде. Дөрес, ул чакта инде алар әтисе поп булып эшләгән күрше авылда яшиләр иде. Мөгаен, хәзер аны анда да, Пьяновода да хәтерләүче юктыр. Әтисе бик дини, өстәвенә дин әһелләренә бик үк хас булмаган нык характерлы кеше иде, мәрхүм. Кемдер әйтмешли, тешләгән җиреннән өзмичә калмый иде. Шул ук вакытта кирәк чакта аннан да йомшак күңелле кеше юктыр кебек тәэсир дә калдыра белә иде ул. Алексий әтисенең бу сыйфатларына бергә миссионерлык эше белән шөгыльләнгәндә бигрәк тә инанды. Ә бу, әтисе әйтмешли, изге эш белән шөгыльләнергә бик иртә, мәхәлләне тәмамлауга ук кереште ул – әлеге эшкә дә әтисе тартты: үзе поп булып торган чиркәүгә эшкә алды. Юк, алар чиркәүдә эшләү белән генә чикләнмәделәр, бик еш кына Царёвококшайск өязе авылларына чыгып, башка диндәге кешеләрне христиан диненә дүндерү эше белән дә җиң сызганып шөгыльләнделәр. Моны алар эзлекле рәвештә, моның бик изге миссия икәненә чын күңелләреннән ышанып башкардылар. Чөнки алар өчен бу 1552 елның 2 октябрендә Явыз Иванның Казанны яулап алуыннан соң башланган гомум дәүләти әһәмияткә ия булган, шуңа күрә иң изге эш булып саналган гамәл иде.

Әй, әтисе белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән ул еллар! Аларның һич тә онытыласы юк! Динне чын мәгънәсендә көндәлек эш белән бәйләп алып барган, чын күңелдән бирелеп эшләгән еллар иде ул. Аннары аның – җүләр түгел диген! – дини яктан булса да, хәрби хезмәтне дә татып карыйсы килде, дөресрәге, Санкт-Петербургта хәрби частьта рухани булып хезмәт иткән бер дусының өндәвенә бирелде. Менә шуннан башланды да аның флоттагы хезмәте. Кайчак уйлана-уйлана да үзе өчен моның ялгыш адым булганлыгына чын күңеленнән ышана, шул ук вакытта үзен, Ходай бу эшне дә татып карарга язган булган, дип тынычландырырга тырыша. Алай да күңеленең бер түрендә ул, монда килеп, әтисе башлаган, аннан соң берничә ел бергә дәвам иткән үз эшләренә хыянәт иткән кебек тә тоела.

Менә хәзер, әтисен исенә төшергәч, Алексий Раевскийның күзеннән ике бөртек яшь сыгылып чыкты, һәм ул, почмактагы тәрегә карап, ашыкмыйча гына чукынып алды.

– Ярар, барып кайтырга кирәк, – диде ул аннары, кем беләндер сөйләшкәндәй, үз-үзенә, кесәсендәге прошениесен барлап. – Башка сузарга ярамый.

Бүген һаваның ничек икәнен белергә дип тәрәзәдән урамга күз ташлаган атакай, пыялада эзләр калдырып теләр-теләмәс кенә агып төшкән яңгыр тамчыларын күрүгә, урамдагы салкын бөтен киемен лычма суга батырып, менә хәзер шул салкынны бөтен тәне белән тойган сыман, ирексездән куырылып килгәндәй булды. «Өченче көн ява бугай инде бу эчпошыргыч вак яңгыр, – дип куйды ул һәм, шул тамчыларны тотып карарга теләгәндәй, нечкә, озын бармагын пыяла буйлап йөртеп алды. – Тәмам туйдырды бу яңгыр…»