Читать книгу «Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь» онлайн полностью📖 — Зөлфәт — MyBook.
image

Төнбоек күз йомган мәлләрдә

I. Тезлән дә бер…

 
Бу борынгы күктә
Бик борынгы
Ак болытлар йөзде югары…
Тезләнеп,
бар белгәнеңне укы
Туфрагында Бөек Болгарның!
 
 
…Кара сөрем япкан
Бу күкләрне
Яулар килеп утлар гүләткән, —
Кара кисәү, ятим хәрабәләр
Торып калган бөек дәүләттән.
 
 
Яуда ятып калган яугирләрне
Төнлә чишендергән бур сыман
Килгән бу төбәккә мародёрлар,
Кабер ташын казып ташыган.
 
 
Ташыган да капка төпләренә
Аяк кырыр өчен түшәгән,
Юкса шушы җирдә, изге яуда,
Ярсып яу атлары кешнәгән!
 
 
Җиңелдеңме – шакшы аяк белән
Йөрәгеңә басып үтәрләр…
Юк, язмасын гына җиңелергә —
Тарихыңны чүпрәк итәрләр!
 
 
Көл-корымнар кабат дәүләт булмас,
Тик
Кайта бит Тарих каргышы,
Һәр төбәктән: «Вон!» – шул
Мародёрга…
Яшәвенә күрә – язмышы.
Угрының шул озын кулы корый…
Боргалана мәет талаучы.
…Синең үчең кайта бугай инде,
Кайта, Бөек Болгар каласы!
 
 
Шуны теләп, белгәнемне укыйм,
Аһы калка Бөек Болгарның!
Һәм килер көн…
Син аңларсың, татар,
Болгар аша юлың узганын!
 
 
Бик борынгы авыр көннәрдә дә,
Кичә, иртәгә дә, бүген дә,
Авыр уйлар төяп болыт йөзә,
Уйлар йөзә Болгар күгендә…
 

II

 
Мәҗүсиләп син шәм кабыздың.
«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла
Тик икебез белгән тугайга…
Язмыш юлын безнең кем сызды?
Ни теләп син утны кабыздың…
 
 
«Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла,
Зәңгәр төндә шәмгә ут элдең,
Төнге толымнарың сүтелде…
Дертләп куйды йөрәк шулай да —
«Кил син! Кил син!» – дидең бугай ла.
 
 
Тик икебез белгән тугайда
Эзләр калды чыкта җемелдәп,
Бетмәс сагыш калды күңелдә…
Икебезгә уртак моң кайда? —
Тик икебез белгән тугайда!
 
 
Язмыш юлын безнең кем сызды? —
Аңлый алмыйм шуны һич кенә…
Язмыш нурлы булсын өченгә
Син бит сөю шәмен кабыздың! —
Язмыш юлын безнең кем сызды?
 
 
Җанда гүя бер нур кабыздың…
Һәм ул нурың тере… Ул яна! —
Сизеп мәллә синсез дөньяда
Каласымны шулай ялгызым,
Оныта белмәс хәтер кабыздың?..
 

III. Соңгы томан

 
Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан, —
Афәтле хистән тетрәнә дөньям…
Каплый гомерне дәһшәтле томан.
Йолдызлар-күкләр каралып тынган,
Томаннан бүтән кабынмас сыман…
 
 
Авыр, буш томан кайларга ага,
Китәме ул бөек дөньяга?..
Уйлар тулгана, күңел шомлана,
Кара болыттан авыр шом тама…
Җан сорап томан кайларга ага?
 
 
И томан, бездә булды ни үчең?
Яндык дөньялар җылынсын өчен,
Сөюдән булды бар яшәр көчем —
Төннәрдә күргән иң газиз төшем…
 
 
…Бу томан сиңа барып сарылды —
Эзләгән икән синең җаныңны…
Уятып синең бар моңнарыңны,
Гүяки яшен болытларыңны,
Җанымны телеп яшен ярылды…
 

IV. Юк

 
Канәферләр чәчәк аткан бер төн…
Ай балкыды моңлы ул төндә.
Авылың да хәтта Җирдә юк бит!
Учак яктык… менде төтеннәр!..
 
 
Тик икебез генә килгән сыман
Идек ләбаса бу дөньяга!..
Уйлауга ук канәферле төнне,
Җан сызлатып шул ук моң ява…
 
 
…Син юк инде… Ләкин бу хәтерем
Хәтерләтеп һич тә туймады
Канәфернең таңда былбыл кунган,
Тик икебез тибрәр куагын.
 

V. Моңсу җилләр

 
Адәм баласыннан кала
Моңсу искән җилләр генә…
«Кил әле болын түреннән
Көлә-көлә, Гөлнәзирә!
 
 
Кил әле, кил! Яз гөленнән
Такыялар үрә-үрә!
Кил әле, кил! Шәүлә булып
Үтмә генә, Гөлнәзирә!»
 
 
Диеп кенә әйтер идем,
Кычкырып бу фани җирдән! —
Бер көнлектән мәңгелеккә
Ирешмәс сүз, Гөлнәзирәм?!
 
 
Кайтсам, сүзем таба алмам,
Андагы чор дәшә мине
Теге дөнья көннәренә.
Дәшкән җилнең исеме бер —
Синең исем – Гөлнәзирә.
 

VI

 
Кереп бастык икәү талбасмага,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә…
Ниләр генә юрап йоклый алар
Без күрәсе килгән көннәрдә?
 
 
Ак яулыгың шуды иңнәреңнән,
Мин, күрәсең, саксыз кагылгач,
Син сөйләдең микән, әллә инде
Сайрадымы ярсу сандугач?
 
 
Икәү генә белгән якты айлы
Төннәр генә йөрткән җилләрдә
Талбасмага дәштең, Гөлнәзирәм,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә…
 
 
Йолдызлы күк тына, моңлана да
Нидер тоеп, карый, тыңлана…
Әнә алар икәү – талбасмада!
Нишләп алар моңсу, уйлана?..
 
 
Йолдызлар ни диеп эндәшәдер,
Икәү ялгыз калган төннәрдә?
Уйный дулкын… Һәм без – талбасмада,
Төнбоек күз йомган мәлләрдә…
 

VII

 
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
Язмышыма килә эндәшәсем…
Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
Томырылдым тирән үткелгә мин, —
Синең белән килде сөйләшәсем…
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
 
 
Язмышыма килә эндәшәсем…
Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем!
Инде, язмыш, кыйна бу җанымны,
Суксын яшен барлык булганымны! —
Керфегемдә инде кипмәс яшем,
Язмышыма килә эндәшәсем…
 
 
Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин —
Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь…
Ничек инде? Син һәм… салкын кабер?!
Синдә булган икән дөнья гамем,
Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин…
 
 
Томырылдым тирән үткелгә мин,
Тик… дөньяның чиксез читендә син…
Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы,
Үтте дә бит китте гомер янып,
Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен —
Томырылдым тирән үткелгә мин!..
 
 
Синең белән килде сөйләшәсем,
«Таң ата… Күр!» диеп эндәшәсем,
Сыйпап кайнар, калын толымыңны…
Кемнәр тояр тагын мондый моңны?
Әйтерсең кош кошка эндәшәсе —
Синең белән килде сөйләшәсем…
 
 
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен,
Күкрәсен күк, уйнакласын яшен!
Очар йолдызлар күк-галәм ярып,
Куш җан килде җиргә, китеп барды…
Изге икән Җирдә тик күз яше…
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
 

VIII. Пар толым

 
Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
Шул ук оялчан елмаю…
Шул ук сәер тартыну…
 
 
Һаман җырлар яратасың,
Җырларың миңа таныш,
Җырлаган саен, аларга
Өстәлә бара сагыш.
 
 
Җырлама син ул җырларны,
Тын гына Ыкка кара,
Ык төбеннән,
яшьлек сыман,
Болытлар агып бара.
 
 
Аяк астында болытлар —
Көзге Ык көзге сыман…
Болытларга тиеп булмый —
Яшьлектәй изге сыман!
 
 
Без дә шул болыт шикелле
Агабыз да агабыз,
Бер көн килгәч, җир өстенә
Тамчы булып тамабыз.
 
 
Беребез тама гөлләргә,
Беребез тама ташка…
…Ак болытка әверелеп
Очабыз яңабаштан.
 
 
Бөтенесе кабатлана!
Кабаттан тетрәнерләр
Нәкъ синекедәй толымнар
Кемнеңдер иңнәрендә.
 
 
Аерылырбыз без галәмнең
Ниндидер почмагында —
Мин, бәлки, төтен булырмын
Кемнеңдер учагында…
 
 
Син, сагышлы бер җыр булып,
Җаннарга кагылганда,
Таратырлар мине җилләр
Таң нуры кабынганда.
 
 
Учак янындагы егет
Сөйгәнен читкә сөйрәр:
– Күзеңә төтен керә бит,
Күзләреңне йом, юләр!..
 
 
…Син исә читкә китмәссең,
Танырсың, бәлки, мине —
Әйтерсең:
– Ул бит шулкадәр
Мине яраткан иде…
…ул бит шулкадәр
… мине яраткан иде!..
 
 
…Шул ук оялчан елмаю,
Шул ук сәер тартыну.
Иңнәрендә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
 

Җилләрнең ерактан килгәне

 
Кайчаннар күз тиде соң безгә?
«Сезнең ут гел тере!» димәде,
Һаман да сыйпап гел юатты
Җилләрнең ерактан килгәне…
 
 
Без шәрран ачылдык дөньяга!
«Чү, сабыр… Күз тияр!» димәдек.
Хасмыни сабырлык
Сөюгә? —
Котырган давылда дөрләдек.
 
 
Булмадык без матур, тын учак —
Кыргый хис дулаткан ут булдык,
Дөньяны җимерер көч сыман,
Шашынган давылда йолкындык!
 
 
«Пырлаган учаклар тиз бетә!..»
Дигәнне ишеткән бар иде…
Ләкин бит минем яр син идең!
Ләкин бит сиңа мин яр идем!
 
 
Күз тиеп, утыбыз сүнгәнме?
Җаваплар эзләмик еллардан…
Уйласаң, күз тия бары тик
Артыгын сокланып караудан!
 
 
Яманга күз тими ләбаса,
Күз тими тук, тыныч бәхеткә —
Мең рәхмәт
Хәтта күз тиярлек
Мәхәббәт кабызган яшьлеккә!
 
 
«Буласы булмагач,
Ник сөйдек,
Ник яндык дөньяда?» димәмен.
Сыйпап уз чал чәчле башымнан,
Җилләрнең ерактан килгәне…
 

Таң кошың…

 
Таң кошлары белән уянам да
Кузгалам мин һәр көн
Яшәргә…
Биргән тәкъдир
Кошлар телен миңа,
Язган коштай күккә томырылып,
Очып тагын җиргә төшәргә…
 
 
Шуңа күрә күрәм
Дөньялыкның
Һичберкем дә күрмәс балкышын.
Сәлам, дөньям!
Бу мин әле – синең
Таң чыкларын эчкән таң кошың!
 
 
Сәлам, дөньям!
Холыгың мин синең,
Шикләнүең синең, ялгышың,
Кем дип кенә атасаң да мине,
Мин язмышың синең, язмышың…
 
 
Сәлам, дөньям!
Мин уяндым, сайрыйм,
Купса, уянса да җил-давыл!
Юк, әкият түгелдер бу таңым…
Төшем түгел, өнемдер лә бу…
 
 
Кабатланмый, кабат янмый икән
Таңнарыңның серле балкышы! —
Сәлам, дөньям!
Бу мин әле —
Синең
Таң чыкларын эчкән таң кошың!
 

Шөкер

 
Үз көенә әйләнүдән
Җирме әллә туктады? —
Ишетелә тәрәзәдән
Шомырт чәчәк атканы…
 
 
Тамар-таммас чык җемелди
Яфрак очында гына…
Уянам… Төп нигеземдә!
Газиз туган ягымда!..
 
 
Әйтерсең әле бишектән
Төшеп тә карамаган,
Миңа сайрарга тиешле
Бер кош та сайрамаган!
 
 
Дөнья җитеш булсын дисәң
Яшәгән һәр көнеңдә,
Җитә икән бит уяну
Газиз төп нигезеңдә…
 
 
Мөлдерәмә тулы бәхет
Шушыдыр… булмас бүтән! —
Әйтерсең һәр гөнаһымны
Ходаем гафу иткән…
 
 
Кирәк түгел бүтән бәхет:
Уянсам икән көн дә
Сөйгән ярым кочагында,
Газиз төп нигеземдә!
 
 
…Уянып керфек ачам да
Мең кабат шөкер итәм:
Син – янда… Бәхет тулсынга
Тагын ни кирәк икән?
 

Кешечә!

 
Сүзләр белән генә аңлатырлык
Түгел бугай күңелнең хәле…
Шуңа күрә шигырь белән сиңа
Эндәшергә булдым мин әле.
 
 
Гел шигырьгә багышлаган сыман
Тойган идем лә бу гомерне…
Әйткәннәрем шигырь түгел икән —
Алар
Җанның тынмас әрнүе!
 
 
Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда
Яшисе бик кирәк югыйсә,
Әллә кемчә түгел,
Үзебезчә,
Үзебезчә, димәк,
Кешечә!
 
 
Кан кардәшләр булып калсак икән,
Шигырьдәй җан
Бөре ачканда —
Мәхәббәтле яшәү, гомер сорап,
Сулык-сулык тибә ич канда!
 
 
Мәхәббәтле туып, мәхәббәтле
Килеш китә белик әле без!
Минем хәлләр менә шулай әле…
Ничегрәк соң
Сезнең хәлегез?
 
 
Бу дөньяны күреп китәр өчен,
Бер гомерлек кенә җан иңгән —
Шул бердәнбер гомереңдә,
Зинһар,
Читтәрәк бул инде җаһилдән!
 
 
Нишләреңә синең бәйле һаман
Дөньялыкның сулышы-хәле…
Гади сүзләр белән аңлашмасак,
Шигырь белән сөйләшик әле!
 
 
Мәхәббәтле килеш көн итик без —
Киләчәктә сөйләп йөрсеннәр:
«Безнең бабакайлар
Мәрхәмәтле,
Мәхәббәтле булган!» дисеннәр.
 
 
…Шуны әйтер өчен, шигырьгә мин
Багышлаган идем гомерне…
Шигырь түгел икән лә бит алар —
Һәммәсе дә
Җанның әрнүе…
 

Ярам-ярым

 
Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
Калды сиңа төннең шомлысы…
Ирешмәде җанның җылысы,
Җылытмады синең күңелне,
Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
 
 
Калды сиңа төннең шомлысы,
Белмим, нигә шулай язгандыр?
Җаның, ахры, сизми калгандыр
Гомеремнең якты сулышын —
Калды анда төннең шомлысы…
 
 
Ирешмәде җанның җылысы
Гел ерак, гел якын дөньяңа…
Тоелгандыр инде бу аңа —
Гүяки чит дөнья сулышы…
Ирешмәде җаным җылысы!
 
 
Җылытмады синең күңелне
Соңга калган минем бу ташу…
Хәер, ташу түгел, саташу
Актарырдай булса да илне —
Җылытмады синең күңелне!
 
 
Ай-йолдызлы төннәр бар иде…
Тып-тын гына җанга иңделәр
Сер төягән төнге тын җилләр!
Ярым булган ярам бар иде —
…Сызлата ул һаман күңелне…