Ямьле соң умарталык,
Йөрим мин хәйран калып.
Яратам сары балны,
Корт күче сарып алды.
– Балдан авыз ит, диләр,
Кунак булып кит! – диләр.
Чү-чү, алар нишлиләр,
Битне, кулны тешлиләр.
Белдем: укол кадыйлар,
– Ашатабыз бал, – диләр.
Башыма да бал тулды,
Кашыма да бал тулды,
Битемә дә бал тулды –
Кабартма кебек булды.
Эсселәп хәлсез калгач,
Салкын суга чумабыз.
Йөзеп чыга алабыз,
Киң булса да елгабыз.
Суда озак тордык, дип
Ашыгабыз өйгә без.
Аз гына җир китәбез –
Ялт борылып киләбез.
– Әйдә, тагын бер генә
Коеныйк инде, – дибез.
Судан, кояш нурыннан
Һич тә туя белмибез.
Кичен кайткач, әнигә
Ни әйтергә белмисең.
– Кыш җиткәчтен, гел алай
Су коенмам мин, – дисең.
Әй матур елга,
Йөгерек елга.
Көмеш суларың
Һаман да юлда.
Бераз ял итеп
Алырга вакыт,
Җәйге иртәнең
Рәхәтен татып.
Җырлый агымсу:
– Кирәкми аулак,
Нинди кызык бар
Акмагач шаулап.
Миңа кушылган
Чишмәләр күпме,
Илтәм суларын
Иделгә тикле.
Ага да ага
Йөгерек елга,
Көмеш сулары
Өзлексез юлда.
Машинада балалар
Җырлый-җырлый баралар.
Машинада чәчәкләр,
Каян җыеп алганнар?
Әй көләләр балалар,
Чәчәкләре булганга.
Тик калган, ди, моңаеп,
Шомырт кына урманда.
Матур төсе югалган,
Чәчәкләре урланган.
Шомырт шуңа моңайган,
Шомырт шуңа хурланган!
Балта-пычкысыз
Килеп чыга да
Боз күпер сала
Һәрбер елгага.
Җәй көне йөрдек,
Йөзәргә шүрләп.
Безне үртиләр
Каз белән үрдәк.
Ә менә бүген
Монда без хуҗа.
Узса да, безне
Җил генә уза.
Ярның читендә
Каз белән үрдәк
Боегып тора,
Керергә шүрләп.
Бик шәп булган,
Булдырган:
Сыер бозау
Тудырган.
Борыны ап-ак кына,
Йоннары йомшак кына.
Бик нәни тояклары,
Кечкенә аяклары.
Үзе нәни булса да,
Көчкә басып торса да,
Битемне ялый хәзер,
Чабып китәргә әзер.
Бозавымны иркәлим,
Типсә генә үпкәлим:
– Син бит әле кечкенә,
Эчкәнең дә сөт кенә,
Акыллы бул чүт кенә!
Сагынып көттем
Дустым кайтасын,
Оя ясадым
Буяп тактасын.
Җил дә үтмәсен,
Яңгыр сипмәсен.
Сөйгән кошчыгым
Ташлап китмәсен.
Куйдым матурлап,
Түбәсен сырлап,
Нәни дускаем
Ял итсен җырлап.
Күреп калдым
Ут шәүләсен.
Юк, ут түгел –
Тәүге яшен.
Тыныч торган
Зәңгәр күкне
Утлы кылыч
Кисеп үтте.
Дымсу җилләр
Исеп китте.
Коя яңгыр,
Тәүге яңгыр.
Яудыр, болыт,
Муллык яудыр!
Нинди рәхәт
Яңгыр арты,
Җыр башлады
Тургай халкы.
Дөнья яме
Артсын диптер
Суза кояш
Аллы-гөлле
Сихри күпер.
Нәни Муйнагым,
Яхшы тор сакта.
Өйне ташлама,
Тырышып сакла.
Койрыгын борып
Килә, күр – мәче.
Сөт эчәргә ул
Базга кермәкче.
Сакла, Муйнагым,
Йоклама сакта.
Мин тыныч булам,
Син постта чакта.
Нәни карлыгач
Күп уйнап йөрде,
Тәрәзә аша
Бүлмәгә керде.
Теләде тагын
Очып уйнарга,
Эзләде чыбык,
Барып кунарга.
Шкафка куна,
Өстәлгә күчә,
Борын, канаты
Бәрелде ничә.
Әйдә, җитез кош,
Нинди ямьле тыш,
Иркенлекне коч,
Еракларга оч!
Кил, сыерчыгым,
Яңа ояма.
Куанып кер син:
Өең өр-яңа.
Керми сыерчык,
Йөри тик очып.
Яңа ояга
Килеп куна да,
Карап тора да
Китеп югала.
Тагын килә дә
Куна түбәгә.
Үзенчә һаман
Нидер сөйләнә.
Тагын югалды,
Инде килмәде.
Нинди шәп өйне
Килештермәде.
Һәр кеше миннән
Көләр, һичшиксез:
Минем ул оям
Булган ишексез.
Зоопаркта жирафны:
– Менә жираф, – диделәр,
Аның жираф икәнен,
Әйтерсең лә белмиләр.
Ничек ашый икән ул
Бакчадагы үләнне?
Әллә кран күк муены
Түбәнгә иеләме?
Бүтән хәйлә беләме?
Хәйләсен соң беләбез,
Шар кабарттык әле без.
Шуңа үлән бәйләдек,
Кызык итик, әйдә, дип.
Шар әйбәт очып китте,
Ялгышмады аз гына –
Үләнне тиз җиткерде
Жирафның авызына.
Нургата аеруча
Табигатьне ярата.
Җәен бакчага баргач,
Барын күзәтеп кайта.
Күзәтүләр Нургатада
Төрле уйлар кузгата.
Туфрак бит, ди, кап-кара.
Булса да үзе кара,
Нинди эшләр башкара.
Бары да җирдә туган:
Кишер, кыяр һәм суган.
Ник кыяр яшел булган,
Ә нигә әче суган?
Кавын, карбыз эченә
Ничек орлыклар тулган?
Нигә кызыл помидор?
Битләре бит ут булган.
Туфрак барын үз күрә,
Чәчкә-гөлләр үстерә,
Тудыра, туендыра
Язда, җәйдә, һәр көндә –
Бала аңа һәркем дә.
Туфрак безнең Җир-ана!
Җир-ана, дип, Җир-ана!
Нургата горурлана,
Җир-анага соклана.
Ямьле бит син, җәй, мәңге
Җәй тылсымлы җәймәңне.
Янда булса чиләгең,
Үзе тула җиләге.
Бөтенесе бар җәен,
Мишәдә үрчи җәен.
Әй, ямьле син, җәй, мәңге
Җәй тылсымлы җәймәңне.
Мине капка төбендә
Нәни сукмагым көтә.
Тигез, туры сукмагым
Һәр көн бакчага илтә.
Ул мине алып бара
Тауларга, урманнарга,
Кырларга, болыннарга,
Эшкә яки уйнарга.
Һәр көн юлга чыгуга,
Туры сукмак – юл башым.
Кая гына барсам да,
Ышанычлы юлдашым.
Чабып керде дә Нурмый:
– Эссе, – ди, – чыдап булмый,
Кирәк монда китерергә
Кышның бер генә көнен.
Кышка бирик бүгенгесен,
Ул бер эссе көн күрсен!
Кызык малай ул Хикмәт,
Уйлап таба бер хикмәт.
– Кар өябез, давай, – ди, –
Булсын ул Кар малай, – ди.
Кар малайны өйдек без,
Гел янында уйныйбыз.
Ул да безнең уенга
Кушылыр дип уйлыйбыз.
Күлмәген юды Гөлли,
Кая эләргә белми.
Әбисе аны өнди:
– Кызым, кояшка эл! – ди.
Гөлли куанып көлде,
Бераздан елап керде.
– Кояшка, – ди, – буй җитми,
Күлмәгем инде кипми.
Азатның ботинкалары
Сүз тыңламый башлады.
Икесе ике тарафка
Карап тора башлады.
Кыек басып, Азат дусны
Төшерәләр чокырга.
Төшсә ул сулы чокырга,
Ничек барыр укырга.
Шул явыз ботинкаларга
Булмый җәза бирмичә.
Тора алар бер почмакта,
Сазга баткан көенчә.
Алмаз йокыдан торды,
Төш сөйләргә тотынды:
– Очтык без, ди, космоска!
Космоска юл кып-кыска.
Ашыктыра Вәсилә:
– Әйдә инде, тиз сөйлә!
Алмаз туктый, сөйләми.
– Шунда идең син дә, – ди.
– Керпе, син бит энәле,
Бүген безгә кил әле,
Күлмәк тегеп бир әле.
– Мин бит әле кечкенә,
Тегә белмим һич кенә.
– Күлмәклегем күк кенә,
Энәләрең күп кенә,
Матур итеп тек кенә.
Шәһәр кызы Наташа
Бер сүз белми татарча.
Һаман русча эндәшә,
Карап тора Миләүшә.
– Играем, – ди Наташа,
Ә Миләүшә тик тора.
– Иди сюда, – диюгә,
Өенә үк чаптыра.
– Ракета, космонавт, – дип
Әйтеп куйды Наташа.
Миләүшә йөг(е)реп килде:
– Беләсең ич татарча!
Үзем яткан вакытта,
Песине дә йоклатам.
Режимны мин саклатам.
Күзләре челт-челт итә,
Утырып йоклап китә.
Миннән нәни булганга,
Йокысы да тиз туя;
Мин уянып торганчы,
Битен дә юып куя.
Бай күңелле була, диләр,
Яхшы кеше.
Һич тә бетми, чыгып тора
Аның эше.
Беркайчан да исемен ул
Тапландырмас.
Иптәшләре намусын да
Тапталдырмас.
Башкалардан ераккарак
Карый белер.
Теле түгел, эше белән
Ярый белер.
Берәр ярдәм кирәк булса
Синең өчен,
«Кем син?» – димәс,
Бүлеп бирер
Үз өлешен.
Арый белми һич кенә,
Булсын аңа эш кенә.
Эш бетсә, хәзер таба,
Хатын да язып ала.
Яза да укый кат-кат:
– Син, әтием, тизрәк кайт,
Күчтәнәчләр алып кайт!
Чемоданга салып кайт!
Әниемә – ак яулык,
Әбиемә – кулъяулык,
Бабайга түбәтәйнең
Бик матурын, тәтиен
Алып кайтчы, әтием.
Яшел печән – бахбайга,
Тәмле балык – Акбайга.
Вакытың булса, тотсаң,
Мырауҗанга – бер тычкан.
Чуар тавык корт көтә,
– Корт! Корт! – диеп өркетә.
Кинәт бүлмә тын кала,
Уку-язу туктала.
Башын куеп хатына,
Ләйлә йокыга тала,
Нокта куелмый кала.
Әй очабыз чаңгыда без,
Әй, карлар тузгып кала.
Кара, кара, кыр куяны
Безне бит узып бара.
Әйдаман апа күрде дә:
– Йә, кайсыгыз җитез, ди,
Без – чаңгыда, куян безне
Чаңгысыз да җиткезми.
Оча, дим, басу-кырлар,
Очалар малай-кызлар,
Оча урман, наратлар,
Оча сулар, кораблар.
Оча язлар, кышлар да,
Оча хайван, кошлар да,
Очабыз син дә, мин дә,
Дидем дустым Сәлимгә.
Очам басып торсам да,
Очам ятып торсам да,
Очам, юлда йөрсәм дә.
Тик Сәлимнең үзенә
Аңлатсам да тиз генә,
Карап тора күземә.
Ышанмасаң ышан, дим.
Җир шарыбыз белән, дим,
Очасың син, очам мин.
Очам булгач очам, дим.
Әле беренче класска
Килде бу елны Рәсим.
Мәктәптәге тәртипләрне
Белмидер шул, күрәсең.
Ике дәрес үтү белән
Ашыкты ул өенә.
Ярый озак тормадым дип,
Үзе көлә, сөенә.
Иптәшләре күрделәр,
Борып алып килделәр.
Ә Рәсим гел өенә
Элдерергә тырыша:
– Барган җирдә озак торсам,
Әнием, ди, орыша.
Тактада ике сан,
Шуларны куш, Хисам.
Өчкә куш икене,
Белмәсәң – «ике»ле.
Язды да саннарны,
Тик тора аннары,
Класска күз йөртә,
Кемнәндер сүз көтә.
Иң арттан Нурсафа
Биш бармак күрсәтә.
Биш бармак – бишле сан,
Аңламый шул Хисам.
Бераздан төшенде…
Тактага биш бармак
Рәсемен төшерде.
О проекте
О подписке