Безнең Илдус – нәни врач,
Дәвалый ул, авыргач.
Төчкергәч Мияубикә,
Илдус тиз килеп җитә.
– Без аңа, ди, куябыз
Хәзер үк, ди, диагноз.
Температурасын үлчик,
Кан тамырлары ничек?
Тормый Илдус тик кенә,
Барысын да тикшерә.
Нәтиҗәләр дөрес бит,
Рецепт язу тиеш бит.
– Һәр көн Мияубикәгә
Ике тычкан бирелсен,
Ашасын да шуларны,
Бик тиз генә терелсен.
Нәни врач Илдус ул,
Һәркем белән гел дус ул.
Газинур мактана:
– Җитми, дип, шалканга,
Әй апа җаным, ди,
Үстерәм аның, ди,
Чиядән татлысын,
Зур кабак чаклысын.
Алманың бар төше,
Чиянең бар төше.
Помидор, кабакның
Гел орлык бар төше.
Газинур шалканны
Турады, ваклады.
Ашап та карады,
Тик төшен тапмады.
– Алмадай ал түгел,
Ул әле пешмәгән.
Аның соң шуңа да
Орлыгы үсмәгән.
Шалканны туфракка
Утыртып кара син.
Орлыгы кай төштә –
Үзең дә табарсың!
Рәсем ясый безнең Рәсим,
Чын әтәч төсле итеп.
Күрсә әтәч карар иде,
Үзе дә исе китеп.
Әмма югалды бу рәсем,
Тәрәз(ә)не җил ачтымы?
Чын әтәчкә әйләнеп, ул
Шуннан чыгып качтымы?
Әллә кайдан бер әтәч
Килеп кунды киртәгә.
– Масайма, – диде Рәсим, –
Синнән дә матурракны
Ясармын мин иртәгә.
Гел уйныйбыз «сызыклы»,
Бу уен бик кызыклы.
Уен шарты бер генә:
Сикергәли бел генә.
Зур шакмаклар сызабыз,
Күзне йомып узабыз.
Бераяклап атларга,
Тигезлекне сакларга,
Сызыкларга басмаска,
Күзләреңне ачмаска.
Шундый уен «сызыклы»,
Уйнавы бик кызыклы.
Кем уяткан Илшатны,
Иртә торган шулчаклы.
Тәрәзәдән караса,
Нинди кызык, тамаша:
Бөтен җир ап-ак икән,
Кыш бабай килеп җиткән.
Илшат ашап-эчте дә
Тунын киде өстенә.
Табып алды чанасын.
Ә Кыш бабай кайда соң?
Качкан ишегалдыннан,
Карын да аз калдырган.
Юк, Кыш бабай килмәгән,
Тик энесе Кырауҗан
Кыш бабайның иленнән
Безгә хәбәр китергән:
Киеп ап-ак туннарын,
Төяп карын-буранын,
Киләм, дигән, бик тиздән.
Илгизнең диңгезе
Тәрәзә төбендә,
Балыклар йөзәләр
Көнен дә, төнен дә.
Шул диңгез янында
Утыра песи дә.
Күзләрен уйната,
Диңгезне исни дә.
Кызыгып торса да
Судагы балыкка,
Нишлисең, бу диңгез
Пыяла савытта.
Йокла, йокла, йом күзең,
Әкият сөйлим үзем.
Сөйләмим мин булган дип,
Яшәгән дип, торган дип.
Бер бай салдырган сарай,
Бөтен җире дә таштан,
Сөйлим мин яңабаштан.
Ничек менәргә күккә,
Әзгәме, әллә күпкә.
Ничек йөрергә Айда,
Башта басарга кайда?
Шуларны көйләп-көйләп
Йоклатам сине, сөйләп.
Эшне каян башларга?
Иртән иртүк торырга,
Юынырга, ашарга,
Яшел урманга барып,
Бик озак барып, арып,
Зур агачка менәргә,
Болытларга күчәргә,
Яңгыр суын эчәргә.
Шуннан торып карарга
Күктәге йолдызларга,
Салават күперенә,
Аннан дөнья күренә.
Тик сөйләмим булган дип,
Яшәгән дип, торган дип,
Бер бай салдырган сарай,
Бөтен җире дә таштан,
Сөйлим мин яңабаштан.
Йокла, йокла, йом күзең,
Йоклатам сине үзем.
Тыңла минем сүземне,
Төштә күр син үзеңне…
Курчагым оеп җитте,
Татлы йокыга китте.
Үзе уяна Гөлназ,
Назлыйсы юк иркәләп.
– Сездән алда тора алам,
Уянсам, ди, иртәрәк.
Әче сабын, җылымса су
Юк итә битнең табын.
– Ник ясамыйлар, – ди Гөлназ, –
Конфет күк тәмле сабын?!
Эче кып-кызыл – кандай,
Үзе бик тәмле – балдай.
Нәрсә соң ул дисезме?
Карбыз аның исеме.
Җылы якта үссә дә
Туңмый безнең өстәлдә.
Аны һәркем ярата,
Илшат кына шаярта:
– «Кар-боз», ди, шушымыни?
Нигә, аны ашаганда,
Безнең авыз өшеми?
Кыш җитүгә, аны без
Үзебез дә ясыйбыз.
Карны, бозны кушабыз да
Карбыз итеп ашыйбыз.
Авызын һич буш тотмый,
Эшләтеп тора Зәйни.
Йә конфет суыра ул,
Яисә сагыз чәйни.
Йә чәйни дәфтәр читен,
Йә карандаш кимерә.
Укытучы күргәндә,
Чәйни алмый тилмерә.
Китап укыган чакта
Карап тордым Зәйнине.
Кыймылдый бит авызы,
Әллә хәреф чәйниме?
Кызгана Илшат Илдусны:
– Сызлыймы һаман тешең?
Эх, ди, бик тә интегәсең,
Борчылам синең өчен.
– Каян белим, минем ул теш
Табиб кулында калды.
– Ничек «калды»?
– Табиб абый
аны суырып алды.
Кечкенә Әминә
Болай ди әнигә:
– Йөргәндә урамда,
Салкында, буранда
Туңарлар, өшерләр,
Ялангач күзләрем,
Кызганам үзләрен.
– Күзләр, – ди әнием,–
Курыкмый ялкыннан,
Өшеми салкыннан.
Аптырый Әминә:
– Әнием, ә нигә
Куркалар сабыннан?
Яңгыр ява, яңгыр ява
Иркәләп үләннәрне.
Кемнәр җәйде бакчабызга
Ямь-яшел келәмнәрне.
Акыллы малай шул Илдус,
Монда да тәртип саклый:
Өйдәге кебек, келәмнән
Туфлиен салып атлый.
Иртән торгач, Әлфия
Матур күлмәген кия.
Әнисе, аны күреп:
– Үскән кызым син, – дия.
Әй куана Әлфия,
Әнисе аны сөя.
Битләреннән үбә дә:
– Күзем тимәсен, – дия.
Гаҗәпләнә Әлфия:
– Әйтче, әнием, – дия, –
Ничек инде күз тия?
Күздә юк бит аяк-кул,
Нәрсә белән тия ул?
Зоопаркка кердем,
Гаҗәп зур җәнлек күрдем.
Нинди җәнлек дисезме?
Фил ич аның исеме.
Ялт-йолт итә күзләре,
Әй мөлаем үзләре.
Мине күреп көләдер,
Уенчык дип беләдер.
Цирк карап кайтканнан соң,
Шундый булды сүзебез:
– Бер бәләкәй цирк ясап
Уйныйк, әйдә, үзебез.
Бау сузылды бүлмәбезгә,
Шуннан атлап карыйбыз.
Бер атлауга мәтәләбез,
Ник без йөри алмыйбыз?
Егылдык, диеп кенә
Төшмәде безнең күңел.
Ничек йөреп булсын, ул бит
Цирктагы бау түгел.
Аю агай – тәмлетамак,
Каян сиздең бал исен,
Кәүсә буйлап агамы бал,
Агач төбен ялыйсың.
…Ялап кына туямыни,
Үрмәләде югары.
Аю агай бал сыпырта,
Сизми кортлар дулавын.
Бал гаскәре һөҗүм итә,
Төзи угын-кылычын.
Әй телгәлиләр аюның
Борын очын, тел очын.
Аю агай – тәмлетамак,
Бик яратса да балны,
Ничек мәтәлеп төшкәнен
Үзе дә сизми калды.
Бал аккан агач төбенә,
Шуны ташлап буламы?
Балчыгы белән ашый, күр,
Аю агай бу балны.
Аю агай, бер сүз дә юк,
Аша, әйдә, ошаса!
Инде күптән әйткәннәр бит,
Бал ул балчык ашата.
Ап-ак хәзер урамнар,
Тау өйделәр бураннар.
Безнең өйдә чебиләр,
Кыш барын да белмиләр,
Сап-сарыдыр төсләре,
Йоп-йомшактыр өсләре.
Алар мине күрәләр,
Йөгерешеп киләләр.
Куеныма керәләр,
Җилкәмә дә менәләр.
Салкын кыш үтеп китәр,
Чәчәкле җәйләр җитәр.
Шушы нәни чебиләр
Тавык булып йөрерләр.
Чыкты бакчага
Нәни Кифая.
Сорый әнидән:
– Чәчәкләр кая?
– Йоклыйлар җирдә,
Бик җылы җирдә.
Түшәк салынган,
Юрган ябылган.
Тиздән кыш үтәр,
Матур яз җитәр,
Уяныр шулчак
Яз чәчәкләре,
Уяныр җәйнең
Киләчәкләре.
Тегеп куйдым карадан
Курчагыма сарафан.
Балыкка тектем пальто,
Ә Кар кызына – манто.
Маймылыма – алъяпкыч,
Өстәлгә тектем япкыч.
Көен таптым энәмнең,
Әниемнән өйрәндем.
Тыңлап тордык, аланда
Атыбызны туктатып,
Кем соң анда агачларга
Балта чаба «тук» та «тук»?
Әти әйтә:
– Менә, улым,
Бу агачка кара, ди.
Тукран-табиб корткычларны
Кырып кына сала, ди.
Агачларны корытырга
Ирек бирми кортларга.
– Алай булгач, әтием, дим,
Барыйк аны котларга.
Әй сөйләшәләр үрдәкләр:
– Бак! – диләр, гел:
– Бак, – диләр.
Безне әйбәт сыйлыйсың дип,
Әллә мине мактыйлар.
Мин бер сүз дә әйтә алмыйм,
Үрдәкчәне белмәгәч.
Үрдәкчәне каян белим,
Бергә уйнап йөрмәгәч?
Үстем мин, барын беләм,
Йөрим гел әни белән,
Кулындагы әйберләрнең
Тотып барам кайберләрен.
Әни әйтә:
– Улым, ди,
Син минем уң кулым, – ди.
– Ничек мин кул булыйм, дим,
Мин бит синең улың, – дим.
Еракларда туңганнардыр,
Кунганнардыр кыяларга –
Кайтты безнең сыерчыклар
Без ясаган ояларга.
Җылы, иркен өйләрендә
Рәхәтләнеп, әй, торсыннар.
Яңа оя туйларына
Берсен берсе чакырсыннар.
Беркөн шулай Вәсилә
Үпкәли әнисенә:
– Әнием, ди, ник син, ди,
Миннән алдан үстең? – ди. –
Уйнар идек бергәләп,
Куар идек күбәләк.
Тышта буран, тәрәзәгә
Кар сибә.
Исе китеп карап тора
Марсилә.
Кар тузаны сибелә дә
Сибелә.
Тәрәзәгә аксыл бизәк
Чигелә.
Әнә нинди чәчәкләр бар,
Үләннәр…
Бакчаданмы, урманнанмы
Килгәннәр.
Күчкән әллә болынның
Бер кисәге.
Алар әллә кар эчендә
Үсәме?
Тышта буран, тәрәзәгә
Кар сибә.
Соравына җавап эзли
Марсилә.
Кояш көлеп торганда
Китеп бардык урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Җиләк белән сыйлады,
Шатлык эчкә сыймады.
Гел көлеп йөргән чакта,
Нәрсә булды Илшатка?
Чакыра ул әтине:
– Кем чеметә тәпине?
Әти әйтә:
– Кырмыска!
Тешләргә ул бик оста.
Илшат:
– Әти, әти, – ди, –
Тешен карыйм аның, – ди.
Марат кинога килде,
Билет ун тиен иде.
Үз акчасына карап
Аптырап калды Марат.
– Акчам биш тиен генә,
Кино күрәсем килә.
Килеп кассир янына:
– Кертегез, – дип ялына. –
Карармын посып кына,
Күземне кысып кына.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова», автора Захиры Гумаровой. Данная книга относится к жанрам: «Развлечения», «Книги для детей». Произведение затрагивает такие темы, как «загадки», «развлечения для детей». Книга «Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова» была издана в 2023 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке