Зәйнулла күзенә чалынуга, Сания кирегә борылды да тиз-тиз өенә таба атлады. Фәһим таңнан ук Питрәчкә киткән иде, ишегалдына керүгә, олы капканың аратасын кечесен дә ябарлык итеп тартты. Капканы бикләгәч, каенанасы янына кереп, кире кайтуының сәбәбен аңлатмас өчен, мунча кырына терәп куелган урындыкка килеп утырды.
Менә капка астыннан хром итекләрнең башы күренде. Зәйнулла Сания ишегалдында утыра дип шикләнгән идеме икән, әкрен генә:
– Ач әле, – дип эндәште.
Хатын җавап кайтармады.
Солдаттан кайткан, беләгендә ут уйнаган егеткә нәрсә – ул да булмады, Зәйнулла койма аша ишегалдына сикереп төште. Төшүен төште, әле генә бик батыр булып кыланган Зәйнулла үзендә тел әйләндереп әйтерлек көч тә тапмады. Бераз торгач:
– Исәнме, Сания, – дип кенә эндәште.
– Исән-имин кайттыңмы, Зәйнулла?
– Менә күреп торасың. Авыл Советы рәисе итеп куйганнар икән.
– Әйе.
– Яхшы булган.
– Ирләр кайтты бит. Алмаштырырлар инде. Минем өчен авырулар карау яхшырак.
Сүз гел эш тирәсендә бөтерелде, Зәйнулла үзе җавап ишетергә теләгән сорауларны ничек бирергә дә белмәде. Анысын сорады, монысын, аннан саубуллашкан кебек итенде дә капкага атлады. Учы белән сугып кына аратаны этте, кече капканы ачты һәм, борылып Саниягә карагач, бик кискен итеп:
– Дүрт балаң булса да аерып алам мин сине! Уйлый тор! – диде.
Бу хәлләрнең барысын да Бибигөл карчык тәрәзә аша күзәтеп торган иде.
«Чәй эчеп, хәл алып чыгыйм» – дип кергән Саниядән бернәрсә турында да сорашмады, иллә-мәгәр кичен, түкми-чәчми, Фәһимгә сөйләп бирде.
Шуннан соңгы килүендә Зәйнулла инде, әрсезләнеп, көндәше өенә төшмәде. Елкылдап торган шәп атын медпункт коймасына бәйләде дә хатынның үзе янына керде. Керде. Тәрәзә каршындагы өстәлнең икенче башына килеп утырды. Исәнләштеләр. Берни әйтмичә, бер-берсенә карап тора бирделәр. Ярый әле, төшке аш туры, медпунктка килүче-китүче беткән иде.
Сүзсезлек авырлыгын күтәрә алмаган Сания тәрәзәгә күз салды. Зәйнулла да шунда борылды. Аннан, җилкәсенә салам күтәреп, чабаталы Фәһимнең кайтып барганы күренде. Тормышларының авырайган чагы иде. Зәйнулланың әле фронттан кайткан киемнәре өр-яңа, аягында да – шәп итек. Тормыш йөге тартмагач, үзе дә яшь егет кебек…
Зәйнулла сөйләшми утырудан үзе дә ялыкты булса кирәк. Торды. Чыгып китте. Чыгып киткәндә тагын:
– Дүрт балаң булса да аертып алам мин сине! Ялгыз чагыңда уйлый тор! – дип кабатлады.
Зәйнулла Санияне көннән-көн ныграк эзәрлекли башлады: районга чыгып китсә дә, ишетеп артыннан бара, Сабантуй, җыен ише бәйрәм булып, болынга төшсә дә, янына килеп баса. Ел арты ел узса да, инде чынлыкта да әни кешенең итәк тулы баласы булса да, бу эзәрлекләү кимемәде. Өйләнмәгән Зәйнуллага кеше сүзе чүп кенә иде, ә менә Сания турындагы гайбәтләр, бер гаебе булмаса да, хатынның йөрәгенә кан саудырды.
Иң авыры Фәһимгә булгандыр. Ул боларның барына теш кысып түзде, хатынына бер авыр сүз дә әйтмәде. Яраткан егетеннән аерып, мәҗбүриләп диярлек, киләчәгенә өмете киселгән бер вакытта кияүгә алган иде бит ул аны үзе дә! Алай да Фәһимне Зәйнулланың соңгы кыланышы чыгырдан чыгарды.
Бервакыт Күн авылы кибетенә килгән бу. Сания балалары да шул тирәдә уйнап йөри икән. Кибеттән кәнфит алып чыгып өләшкән үзләренә. Киткәндә, олысына – Габделбәренә:
– Әниегезгә әйтерсез, Зәйнулла абый безне дә, сине дә ярата, диярсез, менә моны аның үзенә бирерсез, – дип, күз явын алырлык яулык сузган.
Шушындый шәп егетнең аларны сыйлавы балаларга ошаган. Биш яшьлек Галигә бигрәк тә. Кайтып кереп, әнисенең кулына теге яулыкны тоттырганда, абыйсына карап:
– Зәйнулла абый безнең әти булса, гел кәнфит кенә ашалыек… Име, Габделбәл… – дип әйтеп салмасынмы.
Ачуы чыккан Сания үзе дә сизмәстән малайны этеп җибәрде, тегесе чүт урындык почмагына бәрелмәде. Хатын, еламасын өчен, башын сыпыргандай итте дә, мич авызын ачып, яулыкны янып яткан учакка ыргытты. Гали үпкәләде. Үзенә кирәк булмаса, әнисе яулыкны әбисенә бирә ала иде. Аннан Гали берәр нәрсә ясаса соң, абыйсыннан ясатса…
Зәйнулланы шуннан соң Сания күрмәде. Бераздан, өйләнгән икән, дип сөйләделәр. Саниягә охшаган кыз алган, имеш. Соңрак тагын хәбәрләр килеп иреште: кыз баласы туган да, Зәйнулла Сания дип атаган. Исем кушарга чакыртылган абзый Сания белән бер дә килешмәгән, аны икенче балага кушалар, дигән. Зәйнуллада кирелек җитәрлек. Барыбер үзенекендә торган. Шулай… Шәледә менә Саниянең тагын бер адашы үсеп килә… Ходай исәнлек бирсен үзләренә, бәхеттән аермасын…
Саниягә ул чакта бәхетне үзләренә сорарга кирәк булган икән. Зәйнулла өйләнүен өйләнде, тик гайбәтләр кимемәде. Җитмәсә, Фәһимнәрнең почта ящигына кемдер гел хат ташлап китә. Өйдә тәрәзәдән карап утырырга, кешесен күреп калырга инде Бибигөл карчык юк… Хатны бит аны төнендә ыргытырга була. Зәйнулла бу эшләр белән аңгыраймас, андый түбәнлеккә төшмәс, Санияне ирләр белән йөри дип пычратудан аңа ни файда? Шундый хатынны яраткан икән, үз исеме дә төшә бит. Шул хакта Зөлхәбирәгә күңелен ачып салган иде:
– Алаен алай да… – диде аңа шулчак күршесе. – Дүрт балаң булса да аертып алам, дигән бит. Аертуын да аертыр, тик менә өйләнер микән?.. Инде яратып түгел, сиңа үчегеп яши башлаганга охшаган.
Ничек яратмасын?! Зәйнулламы?! Анымы?!
Саниянең карашыннан Зөлхәбирә әйтелмәгән бу сүзләрне укыган, ахрысы:
– Яратуның да бер чиге бар. Мин дә яратам дип әйткәнең бармы соң үзенә? Һаман ябык капкага килеп төртелсәң, башың нык авырта башлый ул. Зәйнулланың да шулайрак булмагае. Инде капканы аяк тибеп ачасы килгән чагыдыр.
Юк, Зәйнулла, чын-чынлап яратса, алай эшләмәс. Менә Сания аның турында начар сүз әйтү түгел, уйларга да курка. Иреннән дә әйттерми, кешедән дә. Зәйнулла белән аралашмый-күрешми, хәтта белешергә дә теләми югыйсә.
– Әгәр Фәһимең булмаса, әгәр Фәһимең әйбәт булмаса…
– Әйтеп бетер, Зөлхәбирә!
– Син Зәйнуллага чыгар идеңме соң?..
Саниянең күз аллары караңгыланып китте. Шулай да үзен тиз генә кулга алды. Зөлхәбирәнең сүзен ишетмәгәнгә салынып дәшмәде.
Балаларының атасын – Фәһимне дә түбәнгә төшерергә теләмичә, бик хөрмәт итеп яши иде ул. Хөрмәт итеп?.. Зәйнулланы хөрмәт итеп яшәр идеме икән, элеккечә яратыпмы? Тфү, тфү! Әйтмәгәнем булсын, уемны җил алсын!
– Сания, дим, Фәһимгә чыкмасаң, Зәйнулланыкы булыр идең бит син, моны кем дә белә!
– Белә дип…
– Менә шул: андый көчле ярату онытылмый ул. Оныткан булып кыланасың гына син. Зәйнулла онытмаганны, син онытасыңмы соң!
Зөлхәбирә, миннән дә сер яшерәсең инде дигән кебек, ачу беләнрәк Санияләр турыннан китте дә барды.
Әйе, кешедән түгел, үзеннән дә әллә кайларга яшереп куяр иде ул серләрне Сания. Аңа гаилә тынычлыгы кыйммәт. Балаларның үз аталары белән үсүе кыйммәт. Зәйнулланы мин-минлек йөртә. Яратса да, сабырланырга вакыт. Сөйгәннәре белән кавышмаган бер алар гына түгел.
Сания дә үзләренә кереп китте. Соң иде инде. Капканы ябып йокласаң да ярыйсы, тик менә картының гына юклыгы… Фәһим нишләп озаклады соң? Кибеттән бер ярты алып, баҗамны күрәм әле дип, түбән якка төшеп киткән иде. Баҗаларында бу гомер нишләргә кирәк? Кечкенә балалары бар. Бөтенесенең дә иртән укырга китәсе, хатынына – эшкә…
Бу Фәһим дә соңгы араларда эчеп ала да, күрше Зөлхәбирә шикелле, кемне яратасың дип аптырата. Бик, сине генә, дип әйтәсе дә үзенә, иренең шулай соравы ошамый Саниягә. Шикләнгән, гайбәтләргә ышанган кебек. Бу, җитмәсә, почта ящигыннан хат килеп чыккан саен кабатлана. Элек андый нәрсәләрне юк-бар санаган Фәһим, әнисе Бибигөл үлгәч, әллә нишләде, башына бер уй кертә дә һич чыгармый, яндагыларны да шуның белән тинтерәтеп бетерә.
Туктале, булмаса, әниләре йортына үзе төшсен. Анда хәзер икенче буын туганы Гайшә белән ире яши. Эче пошканда, Фәһим «баҗа» да «баҗа» дигән булып, шуларга сугыла.
Капканың тыш келәсен элде дә Сания түбән очка атлады. Барып җитәргә дә өлгермәде, Мәликнең Фәһимне, өстерәп, үзләренә алып кайтканын шәйләде. Килеп җиттеләр. Эңгер-меңгер булса да, Фәһим киемнәренең канга батканлыгы ачык күренә иде әле.
– Ни булды сиңа, Фәһим? Нишләттеләр?
Саниянең соравына Мәлик:
– Туганый апа, урамда кычкырышмыйк, кергәч сөйләшербез, – дип җавап кайтарды.
Сания бер-бер көтелмәгән хәл булганлыгын аңлап телен тешләде.
Фәһимне, балаларны куркытмыйк дип, ак келәткә кертеп салдылар. Кечкенә генә миче бар иде, учак тергезделәр. Мәликнең сөйләгәненнән Саниянең чәчләре үрә торды.
Фәһим, яртысын кыстырып, баҗаларына төшкән дә, сүзгә сүз ияреп, мәҗлесләү озаккарак сузылган. Ул ара Мәлик тә үзе генә белгән җирдән бер яртыны тартып чыгарган. Гөнаһ шомлыгына, бу вакытта тәрәзә каршысыннан ике егет узып бара икән. Авызына кергәч, Фәһимнең юмартланып, кунакчылланып китү гадәте бар. Моны белгән Мәлик:
– Чакырып керим әле шуларны, – дип, урамга чыгуына каршы төшмәгән. Алай да, борчылып, тәрәзәгә карап тора башлаган.
Аракылы табынны һич сөймәгән Гайшә булып Гайшә Мәликкә:
– Алып керсә керер инде, эчең пошмасын, – дигән.
Егетләр Фәһимнең салмышлыгыннан баҗаларның эчеп утырганын аңлаган. Чакырырга түгел, болай гына чыккан дип уйлап, дәшкәнен дә көтмичә, берсе:
– Нәрсә үзегез генә утырасыз, безгә дә өлеш чыгармыйсыз? – дип, шунда ук Фәһимне кыйнарга тотынган.
Ул да төшеп калганнардан түгел. Егетне эләктерергә, кулларыннан каерырга маташа икән. Инде шулай эшләдем генә дигәндә, тегенең дусты читәнне кубарып алган да Фәһимнең башына китереп кундырган.
Фәһим егылган. Башыннан кан киткән. Тәрәзәдән баштарак түзеп-күзәтеп кенә торган Мәлик баҗасы үлде дип уйлаган. Балтасы мич буенда гына тора икән, урамга шуны күтәреп йөгергән. Килеп тә җиткән, Мәликкә читән белән сукканы өстенә, типкәли үк тә башлаган егеткә балта түтәсе белән кундырган. Инде анысы аңын югалтып егылган. Эшнең болайга киткәнен күргәч, иптәше айныган, егылганын, өстерәп, аргы урамга алып кайтып киткән.
Имгәнгән егет төн эчендә үлгән, ә Фәһим, бернәрсә булмагандай, аягына басты. Эшнең шулайга китәсен белгән кебек, таң атуга ук, кем хәбәре беләндер Фәһимнәр өенә милициядән килеп төштеләр дә, кулларына тимер зынҗырлар кидереп, районга алып киттеләр. Сорау алгач, Мәлик белән икесен туп-туры Казанга җибәргәннәр, дигән хәбәрен генә алды Сания.
Фоторәсемле бүлмәдә торган олы сандыкның бер тартмасында суд кәгазьләре әле дә саклана. Нәрсәгә сакларга аларны, йә?! Әнисе белгәндер инде… Ире Фәһим белән Мәлик кияүләренең үзләре чыгып сугыша башлады дигән ялган шаһитлау аркасында, бик озакка утыртылуларына үкенеп, эчтән янып сөйләгән иде ул. Шуларның берсе Шәле Зәйнулланың Күндәге чыбык очы булган, имеш.
Мәликне – унике, Фәһимне ун елга утыртканнарын ишеткәч, әнисе Ворошиловка хат яза. «Әтием Сезнең кул астында хезмәт итте, мин авылда иң җаваплы урыннарда эшләдем, сез амнистияләр өчен җаваплы икәнсез, иремне коткарыгыз әле», – ди. Хөкүмәт башлыгыннан мәгънәсез кәгазь кисәге дә килми.
Килергә, маршал Климент Ефремович Ворошилов үзе дә Сталин репрессияләренең башлап йөрүчесе булган бит. Әнисе шушы кешегә ничек ышаныч-өмет белән карый алган?.. Ул 1953–1960 елларда СССР Югары Советында Президиум белән рәислек иткән. Аның сүзеннән нәрсәдер торган бит инде?! Тик менә миллионлаган кешеләрнең гозерле хатлары андый зур җитәкчеләргә барып җитә микән – Зөлфирә шуны белми.
Аңа менә, әтиегезнең дүрт баласы арасыннан иң яратканы син идең, диләр. Шуңамы, Воркутгулагка этап белән җибәрелер алдыннан, төрмәгә дә ул аны гына чакырта. Ичмаса, анысын булса да күреп калыйм, ди.
Зөлфирә төрмәне томанлы гына хәтерли. Дүрт яшьлек баланың исендә ни калсын? Ашаган тәмле ризыгы инде. Төрмә кешеләре, Зөлфирә килгәнне белгәч, кәнфит ише нәрсәләр чыгаралар. Шулвакыт, әти, монда гел тәмле нәрсәләр генә ашаталар икән, мин дә төрмәдә калыйм әле, дип елаганын ачык хәтерли. Әллә хәтерли, әллә кешеләр гел исенә төшергәннән хәтеренә сеңеп калган?.. Әнисенең, сеңелләре турында көлеп сөйләгәнен чынга алып, анда кием дә, кәнфит тә акчага түгел, әтигә рәхәт икән, дип, соңрак абыйлары күршеләренә кереп әйткән. Аларның берсенә – алты, икенчесенә җидедән артык яшь булган.
Зөлфирә шул чагында беренче тапкыр тимер карават күргән икән дә, тик анысын хәтерләми. Утырган саен ишелә дә төшә икән карават, рәтләгәч, тагын җимерелә икән. Монысына Зөлфирә: «Калаватлалы бел дә тәтәй түгел», – дигәнме шунда.
Кызык тоела инде хәзер. Сабыйлар сүзе һәрвакыт кызык кебек тә бит. Зөлфирәнеке менә кызык та, кызганыч та. Әтиләре төрмәдән кайтканда да өйләрендә сәке генә иде әле.
Мәлик белән Фәһим икесе ике җиргә эләгә. Озакламый әтиләреннән – Воркутадан – хат килеп төште. Монда тормыш ярыйсы, әлегә зарланырлык түгел, ач булсаң, җәйләрен мүк җиләкләре җыярга була икән… Әнисе шул кичне тәрәзәдән төшкән ай яктысында атагыз, мүк җиләген җыеп ашасаң була, дип сөенгән, ул да булдымы яхшы тормыш, дип еламсыраган иде.
Әле соңрак, еллар узгач, Ворошиловны миһербансыз дип сүгеп, Бериядән юкка гына курыкмаган икән, үзе дә бер юньсез булган, дип, аның турында бер русча такмазаны такмаклап утырганын хәтерли Зөлфирә. Берияне кулга алуда катнашкан Ворошилов турында халык шушындый җыр чыгарган булган, имеш:
Цветёт в Тбилиси алыча
Не для Лаврентий Палыча,
А для Климент Ефремыча
И Вячеслав Михалыча.
Әтисенә төрмә срогын кыскартырга да, амнистиягә эләгеп, иртәрәк кайтырга да язмаган булып чыкты. Барысы да Фәһимнең Саниягә «Аюлар оясы» дип аталган шәһәрдән – Воркутадан моң-зарлы хатлар язмавына сөенеп яшәде, яшәде, көтте… Тундрада, мәңгелек туң җирләрдә кышын да, җәен дә поляр балкыш, җылы көннәр ике ай чамасы гына, дип язган әтисе.
Хәзер Зөлфирә белә: утызынчы еллар башында ташкүмер табу-чыгару өчен төзелгән бистәнең рудник-шахталарында төрмә урынына сөргенгә җибәрелгәннәр эшләгән. Бараклар арткан саен, эшче посёлоклары зурайган да, илленче еллар башында берләшеп, зур бер калага оешканнар. Башта – Ухтпечлаг, аннан Воркутгулаг дип аталган лагерьны бөтен СССРга тоткыннарның 1953 елгы күтәрелеше таныта.
Фәһим Саниягә язган бер хатында, мондагы баракларда җитмеш өч мең тирәсе мәхбүс яши дигән сүзләр йөри, ди. Тоткыннар белән бергә үз теләкләре белән эшкә ялланучылар да шахтага төшә, күмер чаба икән, шулай да авыррак эшне тоткыннарга эшләткәннәр. Әтисе шунысына сөенеп бетә алмый – аз булса да, хезмәт хакы бирәләр үзләренә. Кайтса, күчтәнәчләре буласы… Ул хат та суд кәгазьләре арасында саклана торгандыр әле.
1953 елда Сталинның үлеме бөтен каторжаннарны аякка бастыра. Кемдер амнистиягә өметләнә, кемдер – ашау яхшыруга, кемнеңдер лагерьда кешелекле мөнәсәбәт күрәсе килә. Җәзага тартылганнарга шул елның мартында Берия ясаган доклад турында да хәбәр барып ирешә. Ул, биш елга кадәр утыртылганнарга амнистия буенча азат итәргә, башкаларының срогын ике мәртәбә кыскартырга кирәк, ди. Шушы хатка өметләр, башка сәбәпләр җәен тоткыннар күтәрелешенә шарт-сәбәп була да инде.
Соңыннан төрмәдән кайткан әтисенең сөйләвенә караганда, әлеге күтәрелеш, кайберәүләр күрсәткәнчә, бары тик тоткыннарның ирек өчен көрәше белән генә дә бәйле булмаган. Монда уголовниклар белән сәяси тоткыннар каршылыгы да үз эшен эшләгән. Дөрес, анда егерме меңләп политтоткын катнашкан. Шуларның күбесе Украинада һәм Балтыйк буе Республикаларында Совет властен кабул итмәгән, сугыш вакытында Совет армиясенә каршы көрәшкән партизаннар булган икән. Эш шунда: бу кешеләрне, сөрген сроклары беткәч тә, гадәттә, кайтармаганнар, «ирекле эш» кә калдырганнар, һәм алар «үз теләкләре белән» шул җирләрдә үлеп кала барган. Әлеге тоткыннар, амнистия буенча срок кыскартып кына калмыйча, шахта хезмәтенә шушы рәвешчә ялланып эшләү законын бетерүне таләп иткәннәр дә инде.
Фәһим кем булсын – төрмәчеләр арасында «кеше үтерүче» инде. Восстание оешып килгәнне сизеп, аларның барагындагыларны күзәтче җитәкчеләр канкоеш оештырырга котырта. Алдагы көнне ике барак арасында рудникта юк кына тарткалаш булып ала. Шуны сылтау итеп, җинаятьчеләрнең берсе, үзара кычкырышта катнашканы, иптәшләрен сәяси тоткыннар өстеннән лагерь җитәкчеләренә яла белән барырга котырта.
Күтәрелеш бастырыла. Бу кеше үтерүчеләр белән юкка гаепләнгәннәр арасында каршылыкның артуына гына китерә. Июльнең иң җылы бер көнендә Украинадан сөрелгән бандерачы иптәшләрен әләк-чәләкләре өчен дошман барагына ут төртергә, чыккан бар кешене суеп барырга котырта. Бу сүзләрне сәясиләр арасындагы танышларыннан ишеткән Фәһим иптәше белән башка бараклар янына качып котыла. Аларның барагы янып, кешесе үлеп бетә, үтерүчеләр җинаятькә тартылмый. Фәһим Ходаның рәхмәте белән балаларының бәхетенә исән кала.
Соңыннан, инде Зөлфирә институтта укыган вакытта, таныш галимнәремне сорап, архивлардан эзләттем, бер барак кешенең янып бетүе турында ник бер сүз булсын диделәр, дип сөйли торган иде әтисе.
Тоткыннар эшкә чыкмый, лагерьдан качу омтылышлары ясый, һаман саен амнистияне тизләтүне таләп итә. Ахыр чиктә аларның кайбер таләпләре үтәлә, әмма бик күпләр, шул исәптән Фәһим дә, амнистиягә эләкми кала. Инде күбрәк сәяси тоткыннарны азат итүне хуп күрә башлыйлар. Баш күтәрүдә актив катнашкан барактагыларның, оештыручыларның срогын тагын да арттыралар. Күтәрелеш вакытында бик күп кеше үлсә дә, газеталарга, Мәскәүгә аларның саны киметелеп күрсәтелгән хәбәрләр китә. Шушы восстаниене бастыру вакытында утлы коралдан кырык ике кеше үлде, йөз утыз сигезе яраланды, дип белдерәләр. Әтисенә әнә шулар билгеле була.
Рам эчендәге бер рәсемдә – Фәһимнең 1963 елны төрмәдән кайткан көнге сурәте. Ябык. Күзләре эчкә батып кергән. Йөзендә – елмаю. Янында әнисе белән Зөлфирә басып тора.
О проекте
О подписке