– Күпме еллар озатып йөрдем сине. Салкыннан да сакладым, җилдән дә, яман күзләрдән дә. Ялгызыбыз гел бер юллардан йөрсәк тә, җаныңа түгел, тәнеңә дә кагылмадым. Бу минем артык саф-чиста булуымнан, сине көчле яратуымнан гына түгел. Барыбер минеке булачак бит, нигә рәнҗетергә, кеше алдында кыз баланы нигә оятлы итәргә дип уйладым! Көтәрсең бит?!
Кызга бу сүзләрне тыңлавы да оят була, әмма егет белән килешеп баш селки.
– Сагынырмын инде, Сания! Ничек яратканымны беләсең. Гаилә корырга өлгереп, балаң да калса, бу сагынуларга бөтенләй түзәсе булмаганмын икән! Әле китәргә дә өлгермәдем, инде сине югалтканмындыр шикелле, сагына ук башладым. Әгәр мине көтәсеңә ышанмасам, сугышына да бармас, дөньяның теләсә кайсы почмагына сине алып качар идем мин, бәгърем. Ә болай… көтәсеңә ышаныч белән киткәч, исән кайтасыма да ышанам.
Сугышка күбрәк яшьләрнең алынган чагы әле. Күп тә үтми, Санияне дә хәрби комиссариатка чакырталар. Ул инде, барам, Зәйнулла янында булам, дип атлыгып тора.
Зөлфирәнең Якуп бабасы шул чагында әйтә:
– И-и, юләр кыз, фронтны да авылның ашлык басуы зурлыгында гына дип белеп, сугышка бармакчы буласың тагын. Бүгенге көндә фронтка китү – ут яңгыры астына керү дигән сүз. Командирдан килгән хатны кочаклап яшәргә калачак безгә аннары…
– Соң бит…
– Соң бит… Соң бит… дип мыгырданма, синең соңың, чыннан да, соңга калу булмасын. Фельдшерларның сугышта гына түгел, районда да әле бик кирәк чагы. Райком секретаре – дустым. Хәлемә керми калмас. Без бу сәвиткә инде өч балабызны бирдек. Әниеңне картлыгында кем карар? Болай да көчкә сулап торган көне. Сугыш озакка китсә, аңа кем терәк булыр? Кайчан да бер мине барыбер алырлар, ичмасам, синең урынга үзем китәргә теләк белдерим.
Якуп Саниянең чакыру кәгазен кулыннан тартып ала да Питрәчкә элдерә. Райком секретаре алдынгылар рәтендә йөргән рәиснең сүзен аяк астына салмый. Баштарак:
– Якуп Яруллович, Сез бит авылда да бик кирәк, Кызыл Армиянең җиңүе кырдагы җиңүләрдән дә тора, – дип караса да, соңыннан ризалаша.
– Ярар, бик теләгәч, Сезнеңчә эшләрбез, Саниянең чакыруын миңа калдырыгыз, анысын уңай хәл итәрмен, туры хәрби комиссариатка китегез дә, үз иркем белән барам дип, гаризагызны языгыз, – ди.
Әти кеше, чыгып барганда, ишек турысында борылып, тагын бер кат сорый:
– Кызымның әнисе янында каласына, сугышка бөтенләй бармаячагына ышанып китә аламмы?
– Китә аласыз, – ди.
Райкомдагы очрашудан соң Якуп, колхозын калдырып, сугышка китсә дә, әлеге сөйләшү тиздән онытыла, һәм инде Санияне кабат хәрби комиссариатка дәшәләр. Ул бу юлы үзе үк туп-туры райком секретарена керә, чөнки әнисе Җәмиләбикә, ире Якупның үле хәбәрен алуга ук, бөтенләй аяктан егыла, аны карарга кеше кирәк була.
Райком секретаре әтисенең йөз чалымнарын саклаган Санияне керә-керешкә танып ала, биргән вәгъдәсен дә искә төшерә. Иңгә-иң эшләгән иптәшенең, сугыш кырына барып җитүгә үк, туган туфрагында ятып калуы аның күңеленә бик тия, үзен бераз гаеплерәк тә сизә. Җаваплы эшләргә алынсаң, бөтенләйгә үк калдырып та булыр иде, дип, Санияне Күнгә фельдшер һәм авыл Советы рәисе итеп билгели.
Кыз, күңеле тулып китеп, әтисенең гел уйламаганда үлүе турында сөйли. Үзеннән өлкән бер кешене ял иттерергә теләп, Якуп аның урынына склад сакларга китә. Шул вакытта дошман ягының артподготовкасы башлана да, бер кыйпылчык Якупның аягына тия. Иптәшләре аны блиндажга алып кайтып сала. Алар чыгып китүгә, блиндаж өстенә снарядлар яңгыры яварга тотына. Якуптан, шулай итеп, берни калмый. Үлемеңне кайдан табасыңны белсәң, үзең эзләп йөрмисең, ди торган була Саниягә әтисе. Үзе эзләп йөргән кебек килеп чыга…
Саниянең эше бермә-бер күбәйде. Ул, җиңелрәк булсын дип, авыл Советына кагылышлы кәгазьләрне медпункт бүлмәсенә кертеп тутырды. Янына әле авырулар килә, әле башка мәсьәлә буенча керәләр. Сугыш вакытында көтелмәгән мәшәкатьләр чыга да тора икән.
Көннәрнең берендә Мәскәүдән балет артистлары килеп төште. Тынычрак җирләрдә яшәсеннәр дип, Татарстанга эвакуацияләгәннәр, имеш. Араларыннан өлкән итеп билгеләнгәне авыл халкына концерт куйыйк әле дип килгән. Куйдылар. Концерт карау гына булмады ул. Чабата-галуштан башканы күрми башлаган халык әллә нинди чүпрәк аяк киемнәрендәге артистларның сәхнәдә, сыланып торган ыштаннар киеп, арлы-бирле сикерүләренең мәгънәсен аңламады да аңламады. Ул гына түгел, авыл буйлап йөрүләреннән дә егылып көләрлек кызык тапты. Балетчылардан берәрсе урам буйлап узса, бөтен бала-чага койма башына менеп кунаклый. Аларның үртәвече шул инде: вәчтеркә, вәчтеркә, олы түтекәй, үзе кеше көлдереп аяк очында йөри. Вәчтеркә, вәчтеркә кебегрәк.
Артистлар, сүзләренең мәгънәсен аңламаса да, үпкә белдереп, Сания янына керә. Кыз тынычландыра, юата, хәл-әхвәлләрен белешә, сорасалар, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Сугыш башлангач, доклад-агитация белән килүчеләр дә ешайды Күнгә. Шулай бервакыт республиканың танылган галиме килгән. Кояш системасы, андагы планеталар турында кызып-кызып сөйли бу. Ни өчен ел бар: җәй артыннан – көз, көздән соң кыш килә; нигә көн белән төн алмаша.
Авылда шундый хәйләкәр картлар була: алар синең белән бәхәскә керми, сорау гына бирә. Зур мәдрәсәләрдә белем алган Шаһимәрдан карт та шундыйлардан иде. Кыр эшеннән арып-талчыгып туры клубка кайткан чагы булгандыр инде, киемен дә салмаган, эш фуражкасын кулына тоткан. Гадәттәгечә, беренче рәткә үк Сания янына килеп утырган.
– Иптәш лектор, – ди бу, сез бик акыллы кеше күренәсез. Менә мин әле, караңгы төшмәсә, кырдан кайтасы да түгел идем. Уйладым-уйладым да Сезгә бер сорау бирергә булдым. Ярыйдыр бит?
– Ярый, ярый. Рәхим итегез.
– Нишләп ярамасын, – диешәләр Шаһимәрданның гадәтен белгән авылдашлары да.
– Сез менә әйтәсез, имеш, җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүеннән көн-төн алмаша. Имеш, ай да аннан һаман бер ераклыкта әйләнеп йөри. Заводта бик зур арканнар ясатып, Җирне башка планеталарга тарттырырга да әйләнми торган итмәскә булмый микән? Кояш гел безнең якка караса, американнарны катырып үтерәбез бит без. Аннан инде капиталистларны узабыз да узабыз.
Лектор аптырашта. Халык мыек астыннан гына көлә. Аның саен кулында фуражкасын әвәләгән Шаһимәрданны, сөйлә дә сөйлә, син беләсең, без – караңгы халык, дип котырталар.
– Иптәш лектор, көн яктысын арттыруның икенче юлы да бар дип уйлыйм. Айның үзен менә безнең каланча башына тарттырып булмасмы? Якындагы планета яктырак күренә, җылысының җиргә тәэсире зуррак була, дисез бит. Ну әле аңарчы каланча башын яңартырга кирәк, очындагы такталары искерә башлаган. Монысы инде менә авыл Сәвитенә карый, – дип, янындагы Саниягә төртеп күрсәтә.
Бу сорауга акыллы баштан ничек җавап бирәсең. Лектор:
– Кайтыр вакыт җитеп килә, җавапны икенче килешкә әзерләрмен, – ди. Шулай дип әйтә дә бу авылга башка килми.
Әлеге вакыйгадан соң Шаһимәрдан абзыйлары әллә ни гомер герой булып йөрде. Ул үзе лекторның әмрикәннәр хәзер совет ягыннан сугыша. Үзегез әйткәнчә, кояш Җирнең безнең ягында гына торып, аларга караңгы ясасак, ялгызыбыз гына мимечне җиңә алырбызмы дип әйтүен көткән икән.
Кеше арткан саен, борчуы да арта шул. Балет кешеләре ачлыкның ныгын күреп-тоеп килгәннәр, ахрысы. Һәрберсе тормыш авырлыгыннан, ашау җитмәүдән зарлана. Кемгә җитә ул ашау?! Әллә соң алар Мәскәүдә тәмлерәк, җитәрлек ашарга күнеккәнме? Алай дисәң, бик тә ябык күренәләр.
Балетчылар, килеп төшүләреннән берникадәр вакыт узгач, авыл тормышына күнегә башладылар, әмма дә ләкин колхоз эшенә ныклап кереп китә алмадылар. Шуларны, аларга бәйле мәзәк хәлләрне уйлап, Сания лапаска узды. Монда аларның язга чыгасы орлык бәрәңгесе саклана. Инде өй астындагысы беткән, бер-ике ашарлык булса да бәрәңге алып чыгыйм дип авызын ачса, исе-акылы китте: бәрәңгеләр базның бер почмагында гына ята.
Төште. Алмады. Ябылмый яткан бәрәңгеләр өстенә саламны яхшырак түшәде дә кире чыкты. Болай булгач, бакчаңның яртысы да утыртылмый кала дигән сүз. Эшне зурга җибәрмәскә, әйтми калырга да уйлаган иде, әмма яман гадәтнең таралып китүеннән курыкты. Колхоз рәисе белән киңәшеп, районнан тикшерү чакыртты. Милиционерлар мылтыклар белән килерләр, өй саен кереп тентеп йөрерләр дип һич кенә дә уйламаган иде. Бәрәңге артистлар яшәгән бер йорттан чыкты, тик кем аны әлеге ихатага алып кайтканы ачыкланмады. Хуҗалар, эз яшерергә теләп, «үзебезнеке» дип карасалар да, һичкем ышанмады, чөнки бәрәңгене өйдә, карават астында гына саклау гадәте юк иде. Ул елны Санияләр кышны көч-хәл белән чыкты.
Ачлык бер нәрсә, Зәйнулладан хат килми тору ачлыктан да яманрак икән. Әти-әнисеннән барып сорашу да уңайсыз, аңа әле вакытын кайдан табасың. Сания өстәл тартмасындагы папканы алды. Зәйнулласыннан өч ел буе килгән хатларның барысы да шушы папкага җыелган. Кыз аларны көн саен диярлек йокыга ятар алдыннан укый. Кырык беренче елны язган бер хатында ул Константин Симонов исемле рус шагыйре белән бер полкта хезмәт итүен, очраклы рәвештә шигырьләр укыган чагына туры килүен әйткән иде. Шуннан соң бераз вакытлар узгач, «Жди меня» исемлесенең «Правда» да басылып чыгуын язган. Зәйнулла шигырьне күчереп, Саниягә дә җибәрде. Соңыннан кыз аны, «Правда» газетасыннан табып алып, кисеп, әлеге хатлар арасына салып куйды.
Саниянең ишетүенчә, «Жди меня» Валентина Серова исемле бер артисткага атап язылган икән. Ленин комсомолы исемендә төп рольләрне башкаручы ди ул, ә Константин Симонов – ул катнашкан спектакльләрнең берсен дә калдырмаган, артисткага гашыйк яшь шагыйрь. Сугыш башланып, фронтка киткәч, әле кырык бернең июль аенда ук, «Жди меня» ны язып, сөеклесенә хат белән салган. Соңрак шигырьне иптәшләренә дә укып күрсәткән. Окоплар буйлап телдән-телгә күчеп йөргән «Жди меня» ны кырык икенең гыйнвар аенда соратып алып, газетада бастырганнар. «Правда» даны саклаганлыгын Зәйнуллага, кайткач, һичшиксез, күрсәтәчәк!
Кыз «Көт мине» не тәрҗемә итте дә куен дәфтәренә язып, чәчәкләр белән бизәп куйды. Алай гына да аз тоелды, күчереп, фронтта фашистлар белән сугышкан сөеклесенә дә җибәрде:
Көт син мине, һәм кайтырмын,
Тик бик тә көтсәң.
Көт син мине, сары яңгыр
Сагыш китерсә.
Көт син мине, кар бураса,
Көт, челлә җитсә.
Кичә онтып,
Башкаларны һичкем көтмәсә.
Көт, кайчан ерак җирләрдән
Хатлар килмәсә.
Көт, бергә көткәннәр, туеп,
Инде көтмәсә…
Зөлфирә белән серләр бүлешкәндә, әнисе, соңрак «Жди меня» шигыренең авторы Константин Симонов тарихын ахыргача ишеткәч, үзенә килгән бәхетсезлекләрдә шигырьне дә гаепли башлаган.
– Кеше язмышын шушындый матур бер шигырь яманга үзгәртә алырмы? – диде ул әнисенә.
Сания, бу сүзләрне көткән шикелле уфтанып:
– Язмышлар баштан охшаш язылган булгандыр инде, алайса… – дип кенә җавап бирде.
Серова белән Симонов бер-берсен яратып өйләнешсәләр дә аерылышалар. Ир башкага өйләнә, хатын, аны оныта алмыйча, озак еллар ялгыз яши, ахырдан, кире кайтара алмасын аңлагач, үз-үзенә кул сала. Өлкән яшьтә булмый әле ул. Бу вакытта шагыйрьнең Кисловодскида ял иткән чагы икән. Гаиләсенә сиздереп, озатырга кайтудан уңайсызлана, кабергә салырга дип, 58 кызыл канәфер чәчәге җибәрә. Инде картайгач, үләренә берничә көн кала, кызын чакырып ала да:
– Кичер мине, кызым, әниең белән булганнарның барысы да гомеремнең иң зур бәхете иде! – ди. Аннан: – Иң зур хәсрәте дә… – дип өсти.
Зөлфирә күзлегеннән караганда, әлеге язмышлар үзара охшаган да, охшамаган да. Бу шигырьдә дә ниндидер хикмәт бар! Анда кешенең үзен көткәннәрен тойганда сугышта да исән калганлыгы турында сүз бара. Ә бит сугышлар тынгач, көтәргә дә кирәк булмаган вакытта кеше кавышмаска, хәтта кавышса да аерылышырга мөмкин! Менә аның әнисе гомере буе көткән. Зәйнулла абыйсы шуңа исән дә кайткан булсын ди. Көтсә дә, аныкы булмаган ич ул! Аннан соң хәтта көткәнлеген, яратканлыгын да әйтергә куркып яшәгән!
Гаеплеме аның әнисе Сания-Зәйнулла мәхәббәтенең тарихы өзелүдә, юкмы – Зөлфирә кистереп кенә әйтә алмый. Өзелгәнме соң ул тарих? Кем өчен өзелгән, кем өчен юк? Әгәр сугыштан Зәйнулланы көтеп алса, аңа кияүгә чыкса, бәхетле булыр идеме Сания? Бу сорауга җавапны ничек дөрес бирәсең? Аны бер Алла гына белә. Әгәр Зәйнулла абыйсы да әнисен бер дә бер көнне Симонов хатынын ташлап киткән шикелле ташлаган булса?..
Зөлфирәнең әтисе Фәһим яратмаслык кеше идемени?! Төсе генә кара-кучкыл… Күзләре генә зәңгәр түгел… Чәчләре генә өлгергән шомырт кебек кара… Күк белән җир төсләре булган икән Зәйнулла абыйсы белән әтисе Фәһимдә. Икесе дә чибәр! Җир кебек кадерле, кирәкле, үзеңнеке… Күк кебек хыялга тартучан, язгы һава кебек сулышны киңәйтүчән… Алай дисәң, күктә яшь тулы болытлар да ага…
Фәһим Күнгә кырык өчнең җәендә кайта. Аягына снаряд кыйпылчыгы тигән дә, сугышка яраксыз дип кайтарганнар. Сания янына гел ярасын бәйләтергә йөри ул. Фельдшер кызны, әнисе сөйләвеннән чыгып, яхшы белә. Сания Фәһимгә өйдәгеләре исеменнән ай саен хат яза торган була. Үзеннән дә сәлам әйткәли. Сәламенә күрә җавабын да ала. Кайтып кергән көнне үк, Бибигөл апасы улы Фәһимнең ярамны үзең генә дә бәйли аласың инде диюенә дә карамый, Санияне күреп, бер уңайдан күңеленә кармак салып кайт әле дип, медпунктка җибәрә.
Фәһим бу сүзне чынга да алмый югыйсә, ә Саниянең матурлыгын күргәч, телсез кала. Икенче көнне дә килә ул аның янына, өченче көнне дә. Кызның әнисенә дә ошавы күңелен бигрәк тә җилкетә. Ике энесе сугыш кырында ятып калгач, аңа теләсә кемгә өйләнү ярамас, өйнең тынычлыгын җибәрмәслек, уңган да, булган да, итагатьле дә хатын алып кайтырга кирәк дип уйлый. Әнисе дә ике көннең берендә:
– Өйләнсәң, шуңа гына өйлән, яхшы кыз: хат та яза белә, – ди. – Хәзерге заманда белемле кеше кирәк, имеш, җитәкчеләргә гариза да яза алмассың. Йомышың төшсә дә, урында утырмагач, сүзең йөрмәс.
Саниянең башта фронтовик егеткә һич кенә дә исе китми, тәкъдименә каршы:
– Вәгъдәләшкән егетем бар! – ди дә тора.
Фәһим кайтканга ел уза, тик ул егет ни үзе күренми, ни хаты килми. Зәйнулланың җеп очын әниләре дә югалта. Бервакыт, кызның бәгырен телеп, Шәлегә аның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә. Зәйнулла турындагы хәсрәтле хәбәр ел буе өмет өзми көткән Санияне әллә нишләтеп җибәрә. Шундый чакта чыкмасам, башым айныгач, мәңге ризалык бирмәм дип, янына кереп утырган, соң сүзен алырга килгән Фәһимгә кияүгә чыгарга ризалык биреп ташлый.
Никах укыла. Якыннарны чакырып, өстәлгә юклы-барлы ризык куеп, кечкенә генә туй да уздырыла. Туйлар узып, атна-ун көн дә үтми, Зәйнулланың әнисеннән Саниягә Шәлегә барган кешеләр аша инде икенче хәбәр килеп ирешә: Зәйнулла исән! Озак вакытлар контужен булып, телсез калып, кайдадыр лазаретта яткан, кемлеген белә алмаганнар, хәзер менә табылган, әлегә кеше кулы белән хат язып салган, ди. Күннекеләр дә үз чиратларында Саниянең башка берәү белән никахлашуын сөйли. Әни кеше шул көнне үк улына җавап яза…
Зәйнулладан Саниягә хат озак көттерми. Ул аңа сәламләшү сүзләре язмый, бары тик сөйгәне тәрҗемә иткән шигырьне урталай кисә дә икенче яртысын гына җибәрә:
Көт син мине, һәм мин кайтам.
…Көт син мине, кайтам юри
Бар үлемнәргә.
Кем мине көтмәгән – әйтер:
Уң килгән аңа.
Көтмәгәннәр аңламаслар:
Утлар астыннан
Син, шушы көтүең белән,
Мине коткарган.
Шигырьнең ахырына Зәйнулла болай дип язып куя: «Инде сугышта үлеп калырга да риза».
Кулына әнисенең тетрәндергеч хаты килеп кергәндә, Зәйнулланың лазареттан чыгып, фронт сызыгына килеп төшкән чагы иде. Әллә ничә көн туктаусыз сугышлар барган вакыт. Дөньялар тынды, гөрелтеләр узды дип, окопта җай гына ятып, кесәсенә салган хатны алды да, яктыгарак куеп, рәхәтләнеп укырга кереште Зәйнулла. Күршеләрнең бала-чагасыннан алып мәктәп-кибет хәлләренә кадәр язылган иде анда. Аларны укып чыгарга өлгермәде, күзенә икенче битнең астында Сания дигән сүз чалынды. Ашыгып-кабаланып, шул юлларны укырга тотынды. Кинәт, яшьләренә буылып:
– Ходаның бер язганы… – диде дә егет, иптәшләрен аптырашта калдырып, кырга чыгып йөгерде. Утырган урында сары биткә язылган, инде бөгәрләнеп ыргытылган хат кына калган иде.
Шулвакыт ут яңгыры башланды, дошман Совет армиясе алган позицияләрне артиллерия утына тота иде. Зәйнулла бар көченә әнә шул җәһәннәм астына ыргылды. Ул әле бер почмакка чапты, әле икенчесенә… Аннан, башларын тотып, чәрдәкләнеп беткән туфракка егылды.
– Ичмаса, пуля да алмый бит җанны!
Атыш тынгач, иптәшләре, окоптан чыгып, Зәйнулланы үзләре янына алып кайтты. Егетнең сөйләшерлек хәле юк иде. Ярсып-үксеп елады да елады. Окопташы Шәңгәрәй шулвакыт әйтә куйды:
– Ходай исән кайтсын өчен саклагандыр бүген сине. Димәк, кайтып, Санияң белән аңлашырга тиеш. Үзең дә, ел буе хат яза алыр хәлдә түгел идем, дисең бит.
Шәңгәрәйнең сүзләре Зәйнулланы үзгәртеп куйгандай булды. Ул ныклы карарга килгән иде:
– Кемгә чыккан булса да аертып алам мин аны!
…Зәйнулланы Сания иртән эшенә барганда күрде. Шәп киенгән. Хром итектән, гимнастёркадан. Яланбаш. Кырык бишнең җәй башы – инде сугыш бетеп, солдатларның әкренләп авылларына кайткан чагы.
Сания болай да егет медпункт төбендә сагаламагае дип шикләнгән иде. Аның кайтуы турында хәбәрне туганнары кичтән үк Казаннан алып кайтты. Казанка буендагы бер парк янында очратканнар. Бу хәбәрне ишеткәч, Сания аңын югалтып егылды. Әле дә ярый Фәһимулласы өйдә юк иде. Тиз генә нашатырь иснәткәннәр дә, суккалагач, тарткалагач, чигәләренә камфара мае да сөрткәч, керфекләрен күтәргән.
О проекте
О подписке