Читать книгу «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!» онлайн полностью📖 — Рашата Низамиева — MyBook.

9. Сүзнең муены нечкә…

Төшнең муены нечкә –

ничек юрасаң, шулайга таба борыла.

Халык сөйләменнән

Алдарак, сүз сәясәттә телне яшерү, яшертен уй-ният-фикерләрне «пәрдә»нең теге ягында калдыру өчен дә кирәк ул, дигән идек. Ленин сүзләре белән әйтсәк, сәясәт – пычрак эш. Шулайдыр, ләкин сәясәттә дә маңгайга бәреп әйтелгән, туры мәгънәсендәге сүзләр-гыйбарәләр еш очрап тора.

Игътибар иткәнегез бар микән: ил тәхетенә яңа бер хаким-юлбашчы менеп утырдымы, аның үзе яисә яраннары тарафыннан, һичшиксез, өр-яңа диярлек терминнар, атамалар, гыйбарәләр уйлап табыла. Алар бернинди тоткарлыксыз шундук иҗтимагый-сәяси әйләнешкә кертелә.

«Вертикаль хакимият», «Закон диктатурасы», «халыкара терроризм», «бәдрәфтә манчу» – болары В. Путинның сәясәт капчыгыннан.

«Үзгәртеп кору», «тизләнеш», «кеше кыяфәтле социализм» – болары М. Горбачёв вакытында бик популяр иде. «Суверенитет» – Б. Ельцин заманында бу сүз халык теленнән төшмәде! «Йолдызлар сугышы», «явызлык империясе» – болары исә океан артыннан, АКШның элекке президенты Рейган авызыннан чыккан сүзләр.

Безнең беренче президентыбыз М. Шәймиев тә сәясәт лексикасына үз өлешен кертте. Өч кенә гыйбарәне исә төшерик: «базарга йомшак керү», «Татарстан моделе», «булдырабыз!».

Гаҗәпләнәсе юк, тарихта моның традицияләре зур һәм ерактан килә. Әйтик, социализм чорында нинди генә атама һәм гыйбарәләр уйлап чыгарылмады! «Мәңге тере» (аңа кадәр бер генә фиргавенгә, ханга, патшага шушы кадәрле төче мактауның эләккәне булмагандыр, мөгаен). «Сталин – это Ленин сегодня» (ләкин үлгәннән соң Сталинны берзаман Мавзолейдан чыгарып кара җиргә күмделәр). «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!» Җәмгыятьтә үзгәреш җилләре исә башлагач, аны «дөрес юлдан барасызмы…» дип үзгәртеп тә карадылар, ләкин соң иде.

Мәгънәсе бозылмасын дип, тагын берсен тәрҗемәсез генә әйтеп китәм: «Коммунизм неизбежен, потому что он необратим».

Менә шундый парадокслар!

Ленин-Сталин заманындагы тагын кайбер терминнарны аңлатмасыз гына күздән кичерик әле: «сыйнфый дошман», «пролетариат диктатурасы», «нэпман», «кулак», «басмачы», «халык дошманы» һ. б.

Гомумән, дошман эзләү – Россиягә аеруча хас күренеш. Урта Азия халкына карата «басмачы» дип, әфган халкына «душман» дип мөһер сугуларын, урыс армиясенә карата йөз дә сиксән градуска борып куйсак, мәсьәләнең асылы тамырдан үзгәрә! Нәрсә, теге чакта үзбәк яки таҗиклар Россиягә башлап һөҗүм иттеме әллә? Бәлки, җитмешенче еллар башында күршебез Әфганстан СССРга каршы үзе сугыш игълан иткәндер? Юк шул, фактлар киресен сөйли, «интернациональ ярдәм» нең ни икәнен газиз улын югалткан гап-гади авыл агае да яхшы белә. Менә шуларны күздән кичергәч, кемнең басмачы, кемнең оккупант икәнлеген чамалагыз инде…

Соңгы елларгарак кайтып төшик. Чечняның азатлыгы, мөстәкыйльлеге өчен көрәшүчеләргә нинди генә атама һәм ярлыклар тагылмады: сепаратист, боевик һәм, ниһаять, бандформированиеләр… «Конституцион тәртип урнаштырабыз…» дигән булып, никадәрле җимерекләр һәм канлы ботка ясалды! Азатлыкны яулау бер хәтәр булса, аны икенче халыклар кулыннан көч, корал белән тартып алу – икеләтә-өчләтә хәтәр. Әмма сәясәтчеләр дә, таш маңгайлы генераллар да шушы хакыйкатьне һич тә аңларга теләмиләр.

Сүзләр, сүзләр, сүзтезмәләр…

Хәтерлисездер: совет мәктәбендә безнең һәммәбезгә «Коммунизм төзүченең мораль кодекс» ын өйрәнергә туры килде. Аның тексты зал коридорында эленеп тора иде. Анда пунктлап-пунктлап тырыш хезмәт, халык байлыгын саклау һәм арттыру, коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәм, шәхси һәм иҗтимагый тормышта намуслы, гадел булу, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлык турында никадәрле кешелекле фикерләр язылган иде. Әмма үтәлдеме соң шушы алтын кагыйдәләр, шушы күркәм йолдызлыкка таба төбәп бара алдыкмы?

Юк шул, ике мораль: кәгазьдә – бер, чынбарлыкта икенче төрле яшәүче җәмгыятьнең әхлагы какшады, олы юлдан читкә тайпылды. Бу барыннан да элек партократ һәм номенклатура әһелләренә карый иде, билгеле.

Әйе, әйтелгән-язылган сүзләр, идея-ниятләр бик тә изге, гуманистик рухта да булырга мөмкин, ләкин аңа нинди юллар, нинди әхлак белән барасың бит – ахыргы нәтиҗә әнә шуңардан килеп чыга. СССРда социализм җимерелүнең төп сәбәбен дә иң элек менә шулардан эзләргә кирәк.

Бабам Низаметдин әйтә торган иде: «Сүзнең муены нечкә – кайсы якка каерсаң, шунда таба борыла». Шактый дөрес әйткән бит, шайтан алгыры!..

10. Сүзгә – мәрхәбә!

Сүз – җәмгыятьнең иң көчле, иң бөек хезмәтчесе.

R. N.

Бездән никадәр ерак булмасын, күз алдына китерү читен түгел: буын арты буыннар дарелфаныйлыктан дарелбакыйлыкка күчкән, ләкин алар тудырган һәм иҗат иткән сүз байлыгы, халык теле, дәверләр кичеп, мәңге саекмас хәлендә исән калган. Бу урында «кешегә рәхмәт, сүзгә рәхмәт…» дип дога кылсаң да бик урынлы булыр.

Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай: сүз һәм акыл ярдәмендә тормыш-яшәештәге, табигатьтәге әллә ничаклы серләр һәм күренешләрнең үзәгенә, түренә үк үтеп керергә мөмкин. Борынгы кеше күреп тә, тотып та була торган су, җир, ут кебек атамаларны уйлап тапкан икән, бу аларның аваз белән тәгъбир ителүе генә түгел, билгеле бер мәгънәгә ия булуы да. Кешенең абстракцияләү сәләте киң колачлы сүзләрне дә тудырган һәм дөньяны танып белүгә хезмәт иткән: яшәү, гомер, белем, батырлык, ирек, көч, горурлык. Соңрак, табигать һәм андагы предметлар, күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм ача башлагач, кислород, водород, атом кебек сүзләр барлыкка килгән. Боларны күреп, кулга тотып булмый, ләкин факт: дөньяви төзелештә материя ярымабстракт хәлдә яши бирә.

Бу дөньяда сүзләр магиясеннән дә көчлерәк нәрсә бар микән?! Сөйләгән сүз бары «эфир» га очарга мөмкин, ә менә ташка, китапка басылган сүзнең көче һәм кыйммәте беркайчан югалмый. Халыкта «китап сүзе» дигән гыйбарә «акыллы, зирәк сүз» дигәнне аңлата.

Шунысы хак: әгәр кешелек хәрефләр һәм китап басуны уйлап тапмаган булса, без әле һаман да борынгы бер җәмгыятьтә яшәп ятар идек…

Аңлашу һәм аралашу чыганагы буларак, сүзнең тагын бер вазифасын әйтеп узасы килә: эшләнгән эшкә, хезмәткә сүз белән бәя бирелмәсә, аның кыйммәте шуның кадәр генә – ул бары һавада «эленеп» калачак. Сүз – һәрвакыт, һәркайда һәм безнең һәр шөгылебездә кирәкле элемент, көчле корал.

Тагын әле телне тоемлау дигән нәрсә дә бар дөньяда. Бу яктан язучылар – иң сизгер, иң нечкә тоемлы халык. «Мәдәни җомга» газетасында тел галиме Илдар Низамов күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның телгә үтә дә сак килүе, аларны дөрес, зирәк һәм үтемле файдалана белүе хакында күләмле мәкалә язып чыкты. Бу үрнәк һәм тәфсилле мәкаләдән соң миңа әлеге темага яңалык өстәүнең кирәге дә калмады шикелле.

Тагын шунысы дөрестер: телбизәкләр дә мулдан булырга тиеш. Чичәннәрчә матур итеп сөйләү һәм җырларны башкару өчен шулай ук табигать биргән аерым осталык, сүз һәм фикер байлыгы кирәктер.

Иҗатын 1920–1930 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык турындагы бер китабында («Сумка волшебника») сүзне очар кошка тиңли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнең «Күкрәгемнән кошлар очырам…» дигән канатлы сүзләре искә төшмәсен ди!

Намусы һәм күңеле чиста, изге ниятле кешенең сөйләме, төс-кыяфәте дә ачык һәм ышандыручан булган. Син, укучым, моның мисалларын яхшы беләсеңдер.

Татарстанның суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнең генә утлы чыгышларын тыңламадык! Ләкин шушы ораторлар арасында ут чәчеп сөйли һәм халык төркемен үзенә карата белгән берничә шәхес кенә хәтердә: Зәки Зәйнуллин, Роберт Батулла, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров… Бәгырьләре авыртканга күрә чыгыш ясый йә артистлар, йә язучылар… Кызыл сүзләрне мулдан сибүгә караганда дөресен һәм ихластан сөйләү алтын бәясенә тиң иде ул чакта.

Зоология фәнен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Әмма биология фәнендә, бер сүз белән әйткәндә, конкуренция дигән гаҗәеп бер термин бар. Никадәр сәер тоелмасын, менә шушы конкуренция дигән нәрсә хәтта телләр арасында да яшәп килә. Бу капка-каршылыкны үзебезнең мисалда да күреп-белеп торабыз ич: рус теле татар теленең әһәмиятен һәм аның ролен кулланылыштан юкка чыгарырга, аны йотарга тели. Бу – конкуренция инстинкты гына түгел, барыннан да элек Россия күләмендә алып барылган сәясәт һәм шовинизм җимеше.

Немец драматургы Г. Лаубе бик тә дөрес һәм акыллы сүзләр әйтә: «Халыкның теленә һөҗүм итү аның йөрәгенә һөҗүм итүгә тиң».

Мондый мөнәсәбәт хәтта дин кадәр диннең дә мәгыйшәтенә үтеп керде. Бер генә диндә дә үзенең дини бәйрәмнәрен чит телдә уздыру юктыр дип беләм. Ә менә без хәзер хәтта әлеге бәйрәмнәрдә дә рус телен бик еш эшкә җигәбез: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсыйхәтләр яшьләр һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр аңына барып җитсен…

Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: милләтара аралашу ролен башкарган инглиз теле рус теленең функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кысрыклый бара. Ничек итепме? Компьютер, интернет, сайт һ. б. шундый нанотехнология ярдәме белән.

Шөкер, гасыр катламнарын кичкән безнең телебез яши, дәвам итә, иҗтимагый тормыштагы үз урынын даулый. Ул агрессив тел түгел, аның кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин алтмышынчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:

 
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк
тыйнак тел ул.
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми.
Сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар…
 

Кайсын гына алсак та, телдәге сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, аңа дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышның синонимы берәү генә – үлем… Хәрбиләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарның әйтелмичә калган әйтер сүзләре дә утлы кораллар тарафыннан һәлак ителә, мәңгелекнең салкын куенына кереп югала.

Хәзер безне ахырзаман (апокалипсис) белән куркытулар көчәйде. Хәтта төгәл генә вакытын да әйтәләр: 2012 елның декабре… Нәрсә, ул чагында кешеләр һәм кешелек өчен барлык нәрсәләр, бер сүз белән әйткәндә, цивилизация, шул исәптән телләр, сүзләр дә юкка чыгачакмы? Минем бу хәл кадәри хезмәтем дә көл булып туфрак астында калырмы? Мистиканы аңласам һәм күпмедер кабул итсәм дә, мин моңа ышанмыйм! Нәрсә, Җир шарында ничәмә-ничә миллионнар ышанган һәм табынган Алла да юкка чыгачакмы? Әгәр дөньялыкта (гамәлдә) бар икән, нигә соң ул үзе яраткан кешелек кавемен гарасаттан, кыямәт көненнән араларга ниятләми? Көченнән килмиме, әллә теләмиме? Бу сорауларга әле берәүнең дә җавап бирә алганы юк.

Безнең язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул – безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.

Халкыбызның зур бер казанышы буларак, татар теле рус теле һәм башка чит телләрнең байлыгын, матурлыгын тәрҗемә аша бөтен киңлеге белән әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала, бу – бәхәссез.

Ватаныңа, туган ягыңа булган мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Аннары… Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә, дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер.

Могҗиза буларак, сүз безгә кадәр дә яшәгән, бездән соң да яшәр, иншалла!

Менә шуңа күрә йомгаклау өлешен «Сүзгә – сәлам! Сүзгә – мәрхәбә!» дигән канатлы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

2000–2012,

Казан – Олы Мишә

1
...