Бер сүз өчен актарасың
Меңәр тонна сүзләр рудасын!
Вл. Маяковский
Әдәбиятның барлык жанрлары нигезендә шигърият вә шагыйрьлек ята.
Айдар Хәлим
Әдәбият, – чыннан да, төрле жанрлар багында һәм сүзләр сагында торучы бөек көч ул.
Фән кешеләренең эш коралы – беренче чиратта акыл, интеллект. Төрле фаразларга юл ярып, алар – ачыш ясаучылар. Әдипләрнең эш коралы исә – сүз, хыял, фантазия. Ләкин шушы ике төрле һөнәр ияләре арасында гаҗәеп бер уртаклык бар: хезмәте, иҗаты белән алар матурлык һәм гармониягә омтылалар, стихиячел хаосны билгеле бер тәртипкә, мантыйкка салалар, хакыйкать нурын эзлиләр һәм табалар. ХIХ гасырның күренекле галимәсе С. Ковалевская: «Күңелеңдә шагыйрьлек юк икән, математик булу мөмкин түгелдер», – дип юкка гына әйтмәгәндер.
Шагыйрь – матурлык илчесе. Ул тормыштан һәм табигатьтән алган тәэсирләрен мәрҗән итеп тезә, аның шигърияте колакларны иркәли, күңелне үстерә, күзләрне сөендерә. Әдипләр өчен сүз – изге нәрсә. Әһле каләм ияләре сүзләр ярдәмендә эстетик кыйммәтләр тудыра, хакыйкать һәм матурлык дөньясына тәрәзә ача. Әгәр әсәрдә сүз сулышы, сүз кайнарлыгы юк икән, моны талантсызлык билгесе дип бәяләргә кирәк.
Заман барыбызга да, ягъни үзенең гражданнарына текәлгән, һәм ул бездән бик күп сорауларга дөрес, әтрафлы җавап көтә. Кая барасыз? Ни уйлыйсыз, ни язасыз? Сугыш-үтерешләрдән, гаделсезлек кылудан кайчан туктарсыз? Әле болар сорауларның бер өлеше генә, саный китсәк, исемлекне озын-озак дәвам итеп булыр иде.
Заман беренче чиратта әдипләргә, шагыйрьләргә текәлгән. Чөнки ныклы, төпле, йогынтылы сүзне нәкъ менә алар әйтә белә. Акыл ияләренең бик күбесе сүзне коралга тиңләгән. Анатоль Франц: «Сүз аяусызны юк итә, крепостьларны җимерә», – дип язып калдырган. Солженицын да аның фикерен куәтли: «Сүз бетонны җимереп уза ала».
Әйе, язучы – физик-биологик яктан гына җәмгыять баласы, кирәксә һәм көче җитсә, сүзләр ярдәмендә ул җәмгыятьне дер селкетә ала!
ХIХ гасырда ике кыйтгадагы ике китап кешелеккә чын-чынлап тарихи йогынты ясый: Бичер Стоунның «Том агай алачыгы» романы Америкада коллыкны бетерүдә искиткеч роль уйный. Ә инде Чернышевскийның Шлисселбург төрмәсендә язган «Нәрсә эшләргә?» романы черек Россияне айкап ташлый, кешеләрне революция юлына этәрә.
Тел байлыгы белән фикер байлыгы язучы өчен кошның ике канаты кебек. Әдипнең төп максатларыннан берсе – гап-гади сүзләргә куәт өрү, аларны художестволы, сурәтле һәм йогынтылы көчкә әверелдерү. Сүзләр хәзинәсен кешелек тарихында миллион буыннар чарлаган, аны баеткан, саклаган. Без барыбыз да – гади крестьяннан алып президентларга кадәр – буыннан-буынга тапшырылган әнә шул мәңге саекмас хәзинәдән файдаланабыз.
Әмма, бик тә гадиләштереп әйтсәк, чынбарлыкта Галинеке – Галичә, Иванныкы Иванча килеп чыга. Чөнки стиль – кеше ул, кешенең сөйләмдәге яки язганнарындагы чагылышы, кайтавазы. Достоевский, һәркемнең үз грамматикасы бар, дигәнрәк фикер әйтә. Аяз Гыйләҗев яза: «Мөхәммәт Мәһдиев теле Илһам Шакиров моңнары, Рөстәм Яхин фантазиясе шикеллерәк». Һай, бигрәкләр дә дөрес һәм матур әйтелгән!
Бетховен органда уйнау осталыгын болай аңлата: «Бу – бик гади эш. Тиешле клавишларга бармак белән дөрес баса белергә генә кирәк». Тел белән дә шулайрак. Бөтен хикмәт энҗе бөртегедәй сүзләрне ничек итеп уйната алуга, аларның төсен-балкышын, тәэсир көчен ни дәрәҗәдә оста, урынлы файдалана белүгә бәйле. Әйе, сүзнең кадерен аның йогынты көчен беркайчан истән чыгармаска кирәк.
Чаллыдагы каләмдәшем Айдар Хәлим минем бер соравыма болай дип җавап язды: «Сүз йә матурлыкка соклану, мәхәббәттән мөкиббән китү йә нәфрәттән, гарьләнүдән ярала. Минем үземдә шагыйрьлек, укый-яза башлагач та, матурлыкка һәм батырлыкка сокланудан яралды дип әйтә алам… Миндә кешеләрне матурлык тойгысы аша тәрбияләү, шул тойгы аша Гаделлек Патшалыгын урнаштыру теләге туды».
Язучының максаты – җәмгыять сафында бер адым алданрак атлап бару, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне җетерәк күрү һәм чаң сугудан гыйбарәт. Евтушенко: «Фикер, әйтер сүз – биографиянең бер кисәге», – дип кистереп әйтә. Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, әйтер сүзең булса, кеше кесәсенә йөгереп керәсе юк, алар үзләре синең йөрәгеңнән кайнап чыга!
Шагыйрь Зөлфәт яза: «Шулкадәр дә хикмәтле, серле дөньяда ни бар, анда нинди гамәлләр кылына – шуларның һәммәсенә дә кеше дигән әкәмәт зат сүзләр уйлап тапкан. Һәм ничәмә-ничә телдә диген әле!..»
Чирек гасыр диңгезләр кичеп, Италияне гизә башлагач, язучы Миргазиян Юныс итальян телен өйрәнә башлый һәм гаҗәпләнә: бездәге «сабын» – аларда «сабон», ә «пыяла» дигәнең «фиала» дип атала икән. Очраклы хәл түгел бу, әлбәттә. Атилла ярты Европа һәм Азияне яулап алган чакта үзара сөйләмнәр, тел вә лөгать алмашу көчле булган, болар – шуның бер дәлиле.
Янәдән шагыйрьләргә әйләнеп кайтыйк.
Тар карашлы, телгә ярлы «юка» кешеләргә караганда зиһенле кеше, сүзләр байлыгыннан һәм телбизәкләрдән оста файдаланып, акыл орлыкларын, матурлык нурларын күбрәк чәчә. Шагыйрьләр – әнә шундыйлар җөмләсеннән, аларга «йолдыз җене» кагылган. Теге заманнарда ук безнең борынгы шагыйрьләребез сүзләрдән энҗе-мәрҗән коя белгәннәр! Моның иң яхшы үрнәкләрен мисал рәвештә карап китик:
Арыслан хәлдән тайса да,
Бер сарыклык көче бар.
(«Идегәй» дастаныннан)
Әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
(Сәйф Сараи)
Шыбырдап яуган яңгыр һич ташка кунмас,
Акылсызга сүз әйтсәң дә башка кунмас.
(Акмулла)
Хөкемеңнән куркып, и шаһиҗан,
Көчле көчсезгә тидермәс зыян.
Бүре берлә куй бергә су эчәр,
Үрдәк берлә карчыга бергә очар.
(Мөхәммәдьяр)
Безгә якынрак торган заманнардан:
Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңелем кошы.
(Габдулла Тукай)
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Сөт калыр, ватан китәр!
(Дәрдемәнд)
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне…
(Хәсән Туфан)
Бу мисаллар аңлатмага мохтаҗ түгел. Тикмәгә генә: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән», – дип әйтелмәгән. Шунысы хак: әгәр сүзләр дәрьясын, уй-фикерне хәрәкәткә китерүче көч – идеяләр, теләк-хыяллар, кешелекле тойгылар, сагыш яисә романтика булмаса, тел байый алмас, киресенчә, коргаксып һәм тоныкланып калыр иде. Сүзләр «чәчәк ата» аламы? Ничек кенә әле… Сез халыкның сөйләменә (сөйләшүнә) колак салыгыз, тыңлап карагыз: күңелеңне яулап алырдай, аударып салырдай никадәрле гыйбарәләр, мәкальләр, канатлы сүзләр, киная, чагыштырулар, сурәтләр һәм тел бизәкләре анда! Дөньядагы барлык телләр төгәллеккә, матурлыкка камиллеккә омтыла. Бу алгарыш татар теленә дә турыдан-туры кагыла.
Фразеология – прозада, метафора шигърияттә тел-сурәт чараларының атасы, нигез ташы дип әйтергә мөмкин. Әйтик, энә күзе, диләр. Ә чынлыкта энәнең күзе бармы? Юк, билгеле, чынбарлыкта ул – кәтүк җебен саплар өчен уелган кечкенә генә бер тишек. Әмма шулкадәр ышандыра ки, без бу җанландыруга тәмам ияләнеп беткәнбез. Әбиемнең «Улым, энә күзен саплап бирче» дигән сүзләре әле дә булса хәтердә.
Такташның «нечкә билле апрель җиле» дигән юлларын искә төшерик. Матур, образлы, истә калырлык итеп әйтелгән! Юкса күзгә күренмәс җилнең ничек инде биле нечкә булырга мөмкин? Ә поэзиядә бу ышандыра. Йөрәк – табиб өчен кешедәге мөһим бер орган. Йолдызлар – астроном өчен өйрәнү-тикшеренү объекты. Шагыйрь өчен исә бу сүзләр – илһам, мәхәббәт, романтика чыганагы, хис-кичерешләрне сурәтләгәндә иң нык таралган шигъри төшенчәләр. «Йөрәге тибүдән туктады» дигән биологик җөмләне шагыйрь «йөрәге шартлады», «йөрәге ертылды» кебек метафоралар белән әйтеп сала икән, бу бик табигый һәм аңлаешлы. Җилнең дә авазы бар әнә, ләкин ул сөйләшә белми. Шагыйрь исә, хыял-фантазиясен эшкә җигеп, «Җил монологы» дигән шигырь язарга мөмкин».
Сүзнең зур көчкә ия булуы халык мәкальләрендә дә әйтелә. Шуларның берсе: «Тел белән төенләгәнне теш белән дә чишә алмыйсың».
Бездәге яшь буынның сүз байлыгы, тел запасы чагыштырмача шактый ярлы. Аларның сүгенү сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе шуңардан түгел микән? Рәхәт һәм җайлы ич – кирәкле яисә тиешле сүзләрне эзләп интегәсе дә юк…
Трибунага чыктың яисә кулыңа каләм алгансың икән, син инде үз өстеңә зур җаваплылык йөкләдең дигән сүз. Сүз көче, сүз кадере, тәэсир куәте һәркемнең үз кулында. Һәммәбезгә хәерле юл… Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, сүзгә – хәерле юл!
Халык мәкале дөрес әйтә: «Дөньяны сүз бизәр».
Сүзләр – чәчәк, нәтиҗәсе – җимеш.
Әл-Хәразми
Иң элек мондый сүзләрнең ни-нәрсә икәнлеген искә төшереп үтик. Тел белемендә синонимнар дип төшенчә һәм мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки бер-беренә якын торган сүзләр атала. Татар телендә синонимга иң ачык (абсолют) мисаллар: сандугач – былбыл, кайгы – хәсрәт-сагыш һ. б.
Язучылар, шагыйрьләр иҗат процессы барышында синоним дигән лексик термин барлыгын бөтенләй диярлек «сизмиләр», билгеле. Әмма урынлы һәм оста куллана белгәндә, алар әдәби әсәрнең тукымасын, палитрасын баеталар, тел-стиль чарасы буларак, һаман бер үк сүзләрне кабатлаудан коткаралар. Тел байлыгы җәһәтеннән караганда, аларның, исем һәм фигыльләрдән кала, иң актив кулланылышы әнә шуның белән аңлатыла.
Әйтик, кешенең халәте-рухиясен төгәл һәм ачык әйтеп бирү өчен генә дә татар (авторлары гына билгесез) дүрт-биш сүз уйлап тапкан: күңел, җан, вөҗүд, кальб, бәгырь. Сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә шуларның иң актив кулланылышта йөргәннәре – күңел һәм җан: күңелем әрни, җаным сызлый… Бигрәк тә шагыйрь әлеге ике сүз белән шигърияттә ат уйната, өр-яңа образлар һәм тәгъбирләр белән укучы йөрәгенә тәэсир ясый. Соңгы өчесе исә пассив кулланылышта йөри.
Синонимнар «бакчасы» ннан истә калырдай тагын берничә мисал:
Кеше: матур, сылу, гүзәл, чибәр, күркәм, нәфис;
Төрмә: өтермән, хабесханә, ташкапчык.
Үлем турында исә халыкта дистәдән артык синоним бар: әҗәл, вафат, һәлак булу, арабыздан китү, гарешкә ашу, бакыйлыкка күчү, дөнья кую, аяк сузу, шәһит китү, корбан булу, өзелү, җан тәслим кылу…
Күрәбез: синонимнар сүзтезмә яки фразеологик әйтем рәвешендә дә булырга мөмкин икән. Ачык мисалы: сәламәтләнү – аякка басу.
Башкалабыз Казанда физиология, медицина, психология һәм биология өлкәсендә эшләүче замандаш галимебез Альфред Мусаяф улы Мостафин бар иде. «Бар» иде дип әйтәм, чөнки рәхимсез үлем аны безнең арабыздан вакытсыз алып китте. Ул – Казан фәнни иҗат академиясен (КАНТ) оештыручыларның берсе. Фән өлкәсендәге хезмәтләре, ачышлары өчен аның кандидатурасын 1996 елда Мәскәү һәм Казанның күренекле галимнәре Нобель премиясенә тәкъдим иткәннәр иде.
Альфред Мостафинның хезмәтләре һәм эзләнүләре бихисап һәм төрле юнәлешләрдә. Безне, билгеле ки, барыннан да элек аның психолингвистика өлкәсендәге эшчәнлеге кызыксындыра.
Ул студентлар катнашы (ярдәме) белән күп кенә тикшеренүләр, тестлар үткәрә. Тестның турыдан-туры беренчел мәгънәсе – сорауларга җавап бирү дигән сүз. Җаваплардан шунысы ачыклана: биологик инстинктларга барып терәлдеме – сүзләр-синонимнар төркеме бик күпкә җыйнала икән. «Ашау» сүзен тәңгәлләштерүче 30лап синоним табылган. «Курку» сүзенә – 10. «Алдарга» дигән сүз рекорд куйган: 41 вариантта! Ә менә «дөресен сөйләү» дигәнгә алмаш таба алмаганнар. «Кеше үтерү» («Убить человека») дигән графага исә казанлылар арасыннан 60лап сүз җыйганнар. Гаҗәп бит бу…
Аңлашылса кирәк, әлеге тестлар рус телендә алып барылган. Татар телендә үткәрсәк тә, якынча нәкъ шушы саннар нәтиҗәсе килеп чыгар иде. Ләкин минем максатым бу түгел.
Шулай да ике сүзгә махсус тукталып китәсем килә. Рус телендә «любовь» һәм «слово» дигән сүзләрне алмаштырырлык синоним табып булмый. Татар телендә дә «мәхәббәт» һәм «сүз» не алыштыра торган синоним табу кыен. «Сөю» дияр идең, ләкин бу сүз бүтәнчәрәк мәгънәне, биопсихологик халәтне аңлата. «Мәхәббәт» дигән сүз исә кешелек тарихындагы бу бөек, илаһи күренешнең иң әһәмиятле һәм закончалыклы билгеләрен, иң асыл сыйфатларын аерып алып, бер фокуска туплаган зуррак абстракцион төшенчә. Кызык бит: сүзнең үзенә килсәк, бездә «сүз» не алмаштырырлык бүтән сүз шулай ук юк. «Кәлимә» дияр идең, монысы бик тә борынгы, тар һәм ирониягә тартым мәгънәсендәрәк…
Кыскасы, синонимнарның муллыгы буенча безнең татар теле чемпионнарның берсе дип әйтергә мөмкин. Әле боларга парлы сүзләрне дә китереп өстәсәкме!.. Татар телендә (һәм, гомумән, төрки телләрдә) сүзләр пар-пар булып киләләр. Кайбер үрнәкләрне генә искә төшерик: җир-су, дус-иш, моң-зар, гореф-гадәт, кием-салым, олысы-кечесе, ипи-тоз, йорт-кура һ. б. Болар үзләре – синонимның яңа бер төре.
Шулай да чукчаларның «кар» сүзен кырык төрле сүз-синоним белән әйтеп бирүләре рекордка тиң. Бу аңлашыла да, аларда бит тоташ кар диңгезе… Ә менә кубалылар, кар күрмәгән кавем, алар белән ярыша алмый инде. Әле дә истә: Фидель Кастро Мәскәүгә беренче тапкыр эш визиты белән килгәч (60 нчы еллар), «Пионерская правда» газетасы аны «Кар күрмәгән кеше» дип язып чыкты.
Рус телендә «жизнь» дигән сүзгә дә алмаш юк. Бездә исә мәгънәсе ягыннан аңа бик тә якын булган «гомер» сүзе бар: тормыш юлы – гомер юлы.
Инде дә килик телебездәге «моң» сүзенә. Аны башка телләргә берничек тә тәрҗемә итеп булмый. Тәрҗемәгә бирелми торган бу сүзнең асылын башка телләрдә аңлатыр өчен аерым фраза, аерым җөмләләр сорала – моны берәү дә кире кага алмастыр.
О проекте
О подписке