Читать книгу «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!» онлайн полностью📖 — Рашата Низамиева — MyBook.

4. Могҗиза һәм тылсым дәрьясы…

Сүздән дә олы берни юк.

Шекспир

Дөньяда җиде могҗиза бар, диләр: Мисыр пирамидалары, Семирамида бакчасы һ. б. Кешелек таныган шушы җиде могҗиза миңа үпкәләмәсен, әмма кешенең сөйләшә һәм үзара аңлаша алуын мин дөньяда беренче могҗиза дип бәяләр идем!

Җир шарында меңләгән телләр барлыгы мәгълүм. Галимнәр аңлатуынча, һәр булмыш һәм яшәп яткан тел билгеле бер мәдәни, тарихи һәм социаль җирлектә калыплашкан, шул җәмгыятьнең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Акыл көче югарырак булган саен, бу халыкларның теле, мәдәнияте, язма әдәбияты да югарырак булган. Тарихта моның мисалларын эзләп табу кыен түгел.

Без бөтенләй игътибар итми торган бер гап-гади хакыйкать бар: безнең сөйләмебез төрледән-төрле төсләрдәге һәм мәгънәдәге сүзләрдән тора. Сүзнең формуласын кыскача гына болай дип бәян итәргә мөмкин: сөйләмдә мөстәкыйль берәмлек буларак кулланыла торган аваз яки авазлар системасы.

Әмма сүзнең ике яклы табигате барлыгын истән чыгармаска кирәк. Аның тышкы ягы – авазлар белән тәгъбир ителүе (язуда хәрефләр белән), ә инде эчке ягы – конкрет бер мәгънәгә ия булуы.

Галәмне, тирә-юнебезне атомнар, электрон һәм молекулалар чорнап алган шикелле, без сүзләр чолганышында яшибез. Шунысы кызык: әгәр кешеләр сөйләшергә өйрәнмәсә, дөньяда авазлар да, сүзләр дә булмас иде. Сүзләр галәм бишегендә һаман «ятим» булып яшәп ятар иде… Әгәр безнең Җир шарында ниндидер кара тәкъдир яки гарасат аркасында тоташтан телсезләр яшәп ятса, без никадәрле мәдәни һәм рухи байлыклардан мәхрүм калыр идек. Сүз дигән могҗизада барлык нәрсәләр, хәтта минутлар, айлар, еллар, кичә-бүген-иртәгә дигән вакыт төшенчәләренә хәтле төгәл чагылышын таба. Гәрчә вакыт безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Менә шуңа күрә без аны, күпме генә категорияләргә бүлсәк тә, иллюзия рәвешендә кабул иткәнбез килеп чыга…

Әйтик, фал әйтүчеләр уйлаганча, көннәрнең берендә ахырзаман (апокалипсис) килеп җитте ди. Вакыт мәңге үз көчендә калачак. Материя һәм Энергия күпмедер үзгәреш кичерсә дә сакланып калырлар. Дәрдемәнд әйтмешли, сөт калыр, ватан китәр. Ә менә сүзләр, кешенең аңында яшәүче берәмлек буларак, юкка чыга түгелме соң? Тагын бер сорау: ахырзаман (кыямәт көне) җитсә, Алла да юкка чыгачакмы, әллә… объектив рәвештә яшәп калачакмы?

Бу сорауларга беркем дә җавап таба алмастыр, мөгаен.

Җир шарында аерым-аерым халыклардан илләр, дәүләтләр һәм җәмгыять оешкан шикелле, кешелек тарихында аерым-аерым, бөртек-бөртек сүзләрдән җөмләләр, кешеләр арасында үзара аңлашу, уй-фикереңне дөньяга җиткерү өчен сүз дәрьясы барлыкка килгән. Табигатьтәге ниндидер югары көчләр йогынтысындамы, әллә әйтер сүзгә ифрат зур ихтыяҗ булганлыктанмы, кешелек мәйданына никадәрле сүзләр дәрьясы ярдан ташып чыккан!

Лексика фәне телнең сүзлек хәзинәсен өйрәнә. Татар телендә 50 меңгә якын сүз байлыгы бар (шуларның 10 меңе алынма сүзләр рәтенә керә). Халыкта киң таралган диалектларны, ымлык, бәйлек, теркәгеч, кисәкчә һәм кереш сүзләрне дә өстәсәк, бу сан күпкә артачак, билгеле.

Сүз – табигать һәм тормыш-көнкүрештәге нинди дә булса күренешне, вакыйгаларны, кайсы да булса төшенчәне иң кыска (үлчәми) төгәллек белән әйтеп, атап бирү, гомумиләштерү мөмкинлеге. Әйтик, без «агач» дибез, ә бит алар ничәмә-ничә төрле: имән, юкә, миләш һәм башкалар. «Агач» дигән бер сүз исә барысын да гомумиләштереп аңлата.

Һәр сүзнең чынбарлыкка һәм яшәешебезгә бәйле ачык, төгәл һәм тирән мәгънәсе бар. «Кояш» дибез икән, безнең күз алдына ут шары, аның кайнарлыгы һәм кул җитмәс биеклектә талгын гына яшәп ятуы күз алдына килеп баса. Сүз ул беренче чиратта үзара (кешеара) сөйләшүгә, аралашуга, аңлашуга хезмәт итә. Кыскасы, аның «иңнәренә» бөек миссия, илаһи вазифа салынган. Тормыш-яшәешне, сүзләрдән тыш, аралашу-сөйләшүдән башка күз алдына китерегез әле: тирә-юнебездә нинди бушлык һәм тәртипсезлек манзарасы пәйда булыр иде…

Без яшәгән дөнья материя, энергия, информация бердәмлегеннән тора. Материя һәм энергиянең ни-нәрсә икәнлеген без инде яхшы беләбез. Ә менә информация кыры фәндә ныклап өйрәнелмәгән әле.

Сүз – боларның соңгы икесенә турыдан-туры бәйле нәрсә. Сүзләр кырын күпмедер дәрәҗәдә шахмат тактасы һәм андагы фигуралар белән чагыштырырга мөмкин. Акыл һәм логикага (мантыйк) бәйле шахмат уенында тактадагы фигураларның кайсы вакытта нинди урынга куелуы иң әһәмиятле шарт булып тора. Фәлән мең сүзләр-фигураларның кайсы вакытта нинди урында һәм ничек итеп әйтелеше яки язылышы бик мөһим. Сүз остасы Фатих Хөсни үзенең бер мәкаләсендә «Урынындамы сүзләр-солдатлар?» дигән сорау куя һәм каләмдәшләрен һәр сүзгә, һәр җөмләгә игътибарлы булырга чакыра.

Әйе, дөрес һәм урынлы куллана белсәң, сүзләр затлы-фәһемле фикергә әйләнә, энҗе-мәрҗән булып ялтырый, сәмави нур чәчә… Ә инде арзанлы, тупас, тар мәгънәле һәм жаргон сүзләр сөйләмне дә, әдәби телне дә бизәми, киресенчә, чүп үләне шикелле, матурлыкның ямен ала.

Поляк галиме Ян Парандовский язучы хезмәте турындагы китабын «Сүзләр алхимиясе» дип атаган. Моңардан да төгәлрәк итеп әйтү мөмкин микән?! Әйе, химия түгел, сүзләргә билгеле бер тылсым өреп, алардан могҗиза ясауны, илһам дигән биеклеккә күтәрелүне күздә тотып әйтелгән тыгыз-саллы төшенчә бу. Китапта «Сүз» дигән аерым бер бүлек бар һәм анда автор, «Сүз – бөек сер» дигән постулатка таянып, өр-яңа ачышлар ясый, күзәтүләрен уртаклаша.

Могҗиза. Сер. Тылсым.

Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән чагылыш тапкан. Безнең туган телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай моңлы шаулый. Бу телдә без төсләрне, күкләр биеклеген, тойгы һәм фикернең йөз төрле төсмерләрен, күңел тирбәлешен, психологик кичерешләрне кешеләргә генә бирелгән авазлар аша авыз турырып сөйли, аңлата һәм ак кәгазь битен тутырып яза алабыз.

5. Сүзләр, сүзләр ни сөйли?.

Матур сөйли белү –

фикер сәнгате ул.

Блез Паскаль

Кешеләрнең, агачларның һәм суның гына түгел, сүзләрнең дә уңай яки тискәре энергиясе бар, дидек. Күзгә күренмәс бу күренеш, сүзнең әлеге сыйфаты дипломатиядә, рәсми очрашуларда, дуслык-туганлыкта, гомумән, аралашуның барлык төрләрендә чагылыш таба. Мәхәббәттә бигрәк тә шулай. Әйтик, «яратам» сүзен генә дә әллә ничәмә төсмерләрдә әйтеп була: ихластан һәм асыл мәгънәсендә, наз яки ирония белән, ачулы яисә нәфрәтле тон белән һ. б. (Композитор Салих Сәйдәшевнең дусларына хөрмәтләп, якын итеп әйтә торган сүзе «бәгырь» булган.)

Һиндларның «омара вазанги» дигән борынгы һәм изге гыйбарәсендә куәтле уңай энергия бар дип санала. Бу тәгъбир аларда акыл һәм тирән уй-фикер уята икән.

Ә бездә, татарда, бармы тылсымга ия шундый сүзләр? Мисалны күпләп китерергә мөмкин. Берничәсен генә искә төшереп үтик: «Сөбханалла!», «Алланың рәхмәте белән», «Хәерле иртә!», «Рәхим итегез!», «Мәрхәбә!» һ. б.

Сүзнең формуласын ачыграк күзаллау өчен аны түбәндәге схемага салырга мөмкин: сүзләр, җөмләләр һәм, ниһаять, уй-фикерләр гәрәбәсе. Менә шушы «өчпочмак» тормыш-яшәешнең олуг урамыннан кызыл җеп булып сузылып та, сызылып та бара инде.

Халыкның көче, акылы, зирәклеге, халәте рухиясе аның мәкальләрендә һәм фразеологик хәзинәсендә аеруча нык чагыла. Боларга тагын киная, канатлы сүз, ирония, тәгъбир-гыйбарәләр, телбизәкләр, эпитет һәм метафора, сүз җилемнәрен өстәргә мөмкин. Һәр ияккә сакал бар, һәр сәбәпкә мәкаль бар. Бу байлыкларны туплау, төпле аңлатмалар белән нәшер итүдә күренекле һәм колачлы шәхесләребездән Нәкый ага Исәнбәт титаник хезмәт башкарды: «Татар халык мәкальләре» (3 томда), «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (2 томда). Алар Татарстан китап нәшриятында 1959–1989 елларда басылып чыкты һәм халыкның өстәл китабына әверелде диярлек.

Халыкта «йомры сүз» дигән гыйбарә дә бар бит әле. Монысы нәрсә аңлата? Лексик элемент буларак, мәгънәсе ягыннан ул телбизәк, канатлы сүз дигән берәмлекләргә туры килә. Халык сөйләмендәге камил, зирәк һәм матур (образлы) әйтелгән сүзләр бу. Аны икенче төрле «түгәрәк сүз» дип тә әйтәләр. Мөкәммәл формага салынган Кояш, Ай, Җир шары һәм башка планеталар да түгәрәк. Борынгы кешеләр Җирне таба шикелле яссы һәм аны өч кит балыгы күтәреп тора дип уйлаганнар. Тамырдан ялгыш булса да, тәүге кешеләр Җирнең формасын һәм таяну ноктасын күзаллауда беренче «ачышлар» ын әнә шулайрак ясаган.

Борынгылар димәктән, Җирнең геологик тарихында бозлык чоры, ягъни көчле салкынаю һәм гаять киң мәйданнарда тоташ боз катламы барлыкка килү дәвере дә булган ич. Менә шул чорда Азиядә яшәүче кабиләләрнең күпчелеге бозлы «күпер» аша кыйтгадан-кыйтгага күченгәннәр… Америкада яшәүче төп җирле халыклардан майя һәм ацтек кабиләләр теле белән төрки-болгар теле арасында күп кенә уртаклыклар табарга мөмкин. Академик, пәйгамбәр дәрәҗәсендәге галимебез Әбрар ага Кәримуллин үзенең китабында һәм хезмәтләрендә бу уртаклыкларны фәнни нигездә исбатлап чыкты.

Сүзләр, җөмләләр, фразалар сулыш ала…

Сөйләмдә бу бигрәк тә шулай. Тон һәм интонацион үзгәрешләр сөйләү тавышына әллә ничаклы төсмерләр бирә ала. Бу уңайдан Чеховның фикере кызыклы. Ул болай ди: «Барлык заманнарда да тел байлыгы һәм ораторлык сәнгате янәшә барганнар». Әйе, борынгыдан алып бүгенге көннәргә кадәр ораторлык матур һәм оста итеп сөйләү сәнгать итеп саналган. Тагын шунысы бар: яхшы һәм ышандыргыч итеп сөйләр өчен сөйлисе темаңны, предметны яхшы белү кыйммәт. Әйтер сүзең яхшылыкка һәм дөреслеккә хезмәт итсә генә аның кадере зур, затлы була.

Әйе, сүз кадере тормыш-яшәештә дә, әдәбият-сәнгать дөньясында да мөһим урын алып тора. Безнең татар телендә 50 меңгә якын сүз исәпләнә, дидек. Менә шулардан дөрес, фәһемле һәм нәтиҗәле файдалана белик, замандашым! Әлбәттә, сүзгә осталык сәләте белән фикерләү көче тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Әмирхан ага Еники үзенең әсәрләрен бәрхеттәй йомшак-нәфис тел белән яза иде. Сөйләгәндә исә, кыска һәм бик салмак сөйләгәнгәме, мин аны оста оратор димәс идем. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы, дигән безнең бабайлар. Кыскалык – үзенчәлекле категория. Аңа өйрәтмиләр, кешегә тумыштан бирелә бугай ул.

Тагын бер деталь. Бервакыт өендә очрашып әңгәмә үткәргәндә (ул 20 ел элек «Идел» альманахында басылып чыкты), мин Әмирхан агадан болай дип тә сораган идем:

– Сезнең каләм һәм хыял куәте көчле, ә нигә роман язмыйсыз?

– Роман тикле романга каян сүз табып бетермәк кирәк… – дип җаваплады әдәбиятыбыз аксакалы.

Ораторлар (һәм чичәннәр) турында тагын берничә фикер әйтеп китәсе килә.

Яхшы ораторлар, – һичшиксез, һәр сүзнең, һәр фразаның бердәм һәм ритмик агышын оста тоя торган кешеләр. Алар – талант иясе, ут яндырып сөйли белә: сүзләрдән – очкын, кирәк икән, ялкын чыгаралар! Ораторлар, сөйләү осталыгыннан файдаланып, сүзләр, фикер һәм җөмләләр ярдәмендә эмоциональ шартлау тудырырга сәләтле. Сөйләгәндә иң урынлы сүзләрне сайлап ала белмәүчеләрнең исә уй-фикерләре, әйтер сүзләре болганчык була – ни акылга, ни йөрәккә дигәндәй тәэсир итми.

Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен белмәүче бик сирәктер. Ул аны «Глаголом жги сердца людей!..» дигән сүзләр белән тәмамлый. Искәртеп үтик: сөйләшкәндә дә, язмада да фигыль иң күп кулланылышта йөри, беренче урында тора диярлек. Фигыль, ни әйтсәң дә, хәрәкәт ул! Оран һәм шигарә ташлау мөмкинлеге дә…

Тел ачкычларын безгә кем биргән?

Табигать, тормыш-яшәеше, фикер ияләре, әмма барыннан да элек сабый чаклардан ук әти-әни биргән. Әгәр бала «әти», «әни» сүзләрен әйтеп үсми икән, ул инде чын татар түгел, ә бәлки булачак маңкорт, гибрид… Теле ачылгач та бала «әттә-әннә» дип әйтә белә икән аның дөньяны таныпбелүе, хезмәт биографиясе башланды, старт алды дигән сүз. Әйе, ялгышмадым, сөйләргә өйрәнү – бала өчен күңелле дә, авыр да булган эш, хезмәт ул.

Сүзләрне өлкәннәр уйлап тапкан, буын арты буын аларны үзләштерә һәм кабатлый гына. «Сандугач» сүзен алыйк. Безнең татар бәләкәй генә, күзгә бик күренмәс соры бу кошка нинди матур, шигъри исем тапкан да соң! Шагыйрьләр исә «былбыл» сүзен яратып куллана. Туфан Миңнуллин хәтта Татарстан китап нәшриятында (1985) «Сандугачым-былбылым» дигән сувенир китап бастырды. Анда «Сандугач» сүзе белән башланып киткән 700 гә якын халык җырлары – дүртьюллыклар тупланган! Темалары искиткеч киң: ватан, ил-җир, мәхәббәт, сагыну, моң-зар һ. б. Мисалга бер генә куплетны укып китик:

 
Сандугачлар сайрашалар,
Туган илем гөл – диеп;
Туган илнең, туган җирнең
Кадерләрен бел, диеп.
 

Төрле халык бер үк кошка үзләренчә итеп төрле-төрле исемнәр уйлап тапкан. Әйтик, кызылтүш дигән кош бар. Күренеп тора: безнең бабайлар аңа бу исемне түше кызыл булган өчен кушканар. Руслар исә аны «снегирь» дип йөртәләр. Чөнки бу кош кар өстендә бөтерелеп йөри, карда коенырга да күп сорамый.

Сандугачка ни өчен шундый исем кушканнар – монысын ачыклау кыенрак. (Г. Зәйнашеваның бер җырында әйтелгәнчә, «таң тугач» сүзеннән түгел микән?) Әмма шунысы хак: сандугачның кайда да үз теле, аның җырын башка телләргә тәрҗемә итеп булмый.

Сүзләрдән торган җөмләнең тәэсир көче булырга тиеш. Бер генә мисал. Кемдер «Шәраб сал миңа» дисә, моның бернинди тәэсир итү көче юк. Ә инде «Сакый*, сәрхуш ачылыгын тутыр әле чәркәгә!» дисәң, монысы инде серлерәк һәм тәэсирлерәк тә булыр.

Татарда Ярамаган сүз сөйләмә» диләр бит әле. Равил Фәйзуллин үзенең бер шигырендә шушы темага бөтенләй икенче яктан килә:

 
Ярамаган сүз, дисең…
Ник ярамаган булсын!
Әйтергә дә ярамагач,
Нигә яралган соң ул?