Читать книгу «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!» онлайн полностью📖 — Рашата Низамиева — MyBook.

2. Ач сереңне, илаһият!.

Әгәр Алла булмаса,

аны уйлап табарлар иде.

Лев Толстой

Коръәндә сүзнең килеп чыгышы турындагы сүрә яки фикерләрне очратканым булмады минем. Ә менә «Әнгам (терлек)» сүрәсе, «Тәүбә» сүрәсе, «Нух» сүрәсе, хәтта «Ай» һәм «Кырмыска (нәмел)» сүрәләре һ. б. – барлыгы 114 сүрә бар…

Библия исә (Инҗил): «Иң әүвәле сүз булган…» – дип аңлата. Бу җөмлә мине тәмам әсир итте. Чөнки ул минем, Галәмдә Сүз планетасы булган дигән фаразыма шактый туры килә. Ә инде җөмләнең дәвамын укыгач, күңелдә күп кенә сораулар, икеләнү-шикләнүләр туды. Әйе, «Бу сүз – Алла» диелгән иде аның дәвамы.

Мин алдагы бүлектә сүзләр мириадасының эволюцион яралышын исбатларга омтылган идем ләбаса. Юк, минем һич кенә дә диннәргә, Аллаһыга тел-теш тидерергә уйлаганым булмады. Сүзгә, аның килеп чыгышына карата үз фикерем оешкан икән, минем бу хакта язып чыгарга, шәт, хакым бардыр.

Диннәрнең начары юк (тәре походларын искә алмаганда). Безнең ислам дине дә, башка традицион диннәр кебек үк, элек-электән кешеләргә диндарлык рухын сеңдерә һәм якыннарга булган хөрмәтнең, әхлакның мәңгелек кыйммәтләрен ирештерә. Әлеге кыйммәтләр төрле милләтләр һәм башка халык вәкилләре белән уртак тел табарга, бер-берсен аңларга ярдәм иткән.

Үзебезнең Коръәнгә, аның сүрә һәм аятьләренә игътибар итик әле. Сез анда бер-бер начарлык яисә тәкъвадан тайпылу сүзләре табарсыз микән?.. Киресенчә, Коръәннең барлык битләре гуманизм һәм яхшылык, яктылык нурлары белән сугарылган. Ислам дине безгә мөселман өммәтендәгеләрнең күңеленә фәкать яхшылык орлыклары чәчәр өчен дөньяга килгән. Аерым алганда, ул безне гадел һәм шәфкатьле булырга, урлашмаска, көнләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, байлыкка табынмаска, кешеләрне һәм якыннарыңны түбәнсетмәскә, хәмер эчмәскә, күңел сафлыгына, тагын-тагын әнә шундый бик күп уңай сыйфатларга ия булырга өнди һәм чакыра. Вәгазь сөйләүче дин әһелләре безгә боларны бик тә үтемле, тәфсилле итеп аңлата.

Кыскасы, ислам дине халкыбыз өчен элек-электән әхлак һәм тәрбия мәктәбе булган. Татар халкын, тарихта ул ничаклы тетрәнүләр һәм һәлакәткә дучар ителмәсен, милләт буларак аны туган телебез һәм дин саклап калган – бу хакта һәммәбезнең күп тапкырлар ишеткәне һәм укыганы бар.

Менә шуңа күрә дә сакалбай Марксның «Дин – халык өчен әфьюн ул» дигән сүзләре белән берничек тә килешә алмыйм. Бу – хата фикер. Хәтерлим: без мәктәптә укыганда коридорның бер почмагындагы плакатка бу җөмлә эре хәрефләр белән язып куелган иде. Без ул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел идек, билгеле.

Инде алдагы фикер сөрешен дәвам итсәк, «Сүзме беренче, әллә Алламы беренче булган?» дигән сорауның тууы бик табигый.

Бу уңайдан үзеннән-үзе «Тавыкмы, әллә йомыркамы беренче туган?» дигән теге яманаты чыккан сорау искә төшә. Дөньяда мәңгелек бәхәс бара, әмма… әлеге четерекле сорауга ни галимнәрдән, ни динчеләрдән берәүнең дә җавап бирә алганы юк әле.

Аллага ышану яки ышанмау бик борынгыдан, элек-электән килә. Динчеләр катгыян (догма) рәвешендә Алла бар дип аңлата. Иллюзионистлар һәм фокусникларның, хәтта вулканнарның да серенә төшенеп була. Ә менә кешелек аңында могҗиза булып яшәп килгән илаһи Алланың серенә төшенү һич мөмкин түгелдер. Чөнки дин тәгълиматы аңлатуынча, ул кеше кыяфәтендә түгел, аны күрергә бернинди күзнең көче-колачы җитмәс, ул абсолют яшәешкә ия, шунлыктан һәрдаим бар, булачактыр…

Бабам Низаметдин авылыбыз мулласы иде. Әбием Гайшәбикә, абыстай булмаса да, дини китапларны үзендә саклаган һәм укыган булса кирәк. Аның болай дип әйткәннәре хәтеремдә: «Бу дөньядагы барлык нәрсәләрне Ходай Тәгалә яраткан. Ходай үзе уңда да, сулда да түгел, аста да, өстә дә түгел, ул тирә-юньгә, һәр тарафка бөртекләп, күзгә күренмәслек булып чәчелгән…»

Хәзер уйлыйм: авылда яшәп ятса да, минем әби үзенә күрә бер философ булган!

Бөек акыл ияләреннән Платон, Сократ, Әбүгалисина, Ньютон, Гегель Алланың барлыгына ышанганнар – язылган-әйткән уй-фикерләре шуны раслый. Ләкин, фантаст язучы Адлер Тимергалин аңлатканча, «галимнәрнең фәнни тикшеренүләре аларның иманы һәм ышануларыннан аерым яши». Ягъни аларның фәнни шөгылендә дин йогынтысы чагылмый…

Материалистлар исә алланың барлыгын танымый. Дөньяның башы һәм ахыры юк дип, үзләренең гипотеза һәм фаразларын алга сөрәләр. Аларның үз аршыны. Фән «дөньяның Алла тарафыннан яратылуы» н кабул итәргә теләми. Кыскасы, ике якның ызгышларсыз, тын гына барган көрәше-тартышы бүгенгәчә дәвам итә.

Аллага ышану яки ышанмау һәркемнең үзеннән, шәхси карашыннан тора диярлек. Мохитнең, тәрбиянең һәм социаль-иҗтимагый фикерләр ташкынының йогынтысы да юк түгел. Совет заманында Ишмөхәммәтов кебек уртакул һәм өстәгеләр җырын җырлаучы галимнәр тырышып-тырышып Тукайдан атеист ясарга керештеләр… Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына «бәләкәй Апуш» ның тыелган күп кенә шигырьләренә юл ачылды:

 
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!
 

Шагыйрьләрнең дә төрлесе бар. Илһамланудан үзен күккә чөеп, үзенең гайрәтен күрсәтергә теләптер, «Мин» дигән шигырендә Сәгыйть Рәмиев әнә нинди дәһри юлларга хәтле «барып» җитә:

 
…«Мин!» дидисәм,
Миңа зур бер көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә!
 

Мәҗит Гафури үзенең бер шигырендә, «Юктырсың ла, Алла!» дип, аның барлыгын шик астына алмакчы була. Эчтәлек белән тулаем танышканнан соң аңлашыла: әдипнең канкойгыч сугышларга, тормыштагы гаделсезлекләргә кискен протест белдерүе бу…

Тагын бер гаҗәп мисал: буддачылар, гомумән, Алланы танымый икән.

Узган ел дөньякүләм танылган язучы һәм философ Чыңгыз Айтматовның Норвегиядә язылган «Таулар авышканда» («Когда падают горы») дигән өр-яңа романын укып чыккан идем. Андагы баш герой, журналист Арсен Саман үзенең бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм:

«Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».

Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем «без бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идек микән?» сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем биредәге төп фикер әлеге дә баягы минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәңгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде, әмма татар канлы өлкән әдипнең әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән, моңа ничек шатланмыйсың ди! Моны үзеңнең татар булуың белән ихластан горурлану дип тә аңларга кирәк.

Журналист Арсен мәкаләсеннән өзек, дидек. Ә дөресрәге, Айтматов үзенең бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга аның аша җиткерә… Әдәбият тарихында моның мисалларын күпләп табарга мөмкин. Ә бу – отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп-сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнең асыл мәгънәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.

Минем үземә студент чаклардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать – үзе Алла. Аларның принцибы буенча, «Дөньяда бар булган бөтен нәрсә – Алла үзе». Димәк, Җир, Кояш, Галәм – могҗизага тиң илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк…

Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Алла бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә – үзенең газиз балаларына – Җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез миңа ул кешене…

Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфуз тактасы дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очраклы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәхфуз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп булмый микән? Бик текә, четерекле сораулар. Җавапларын үземнең дә табып бетергәнем юк әле.

3. Сүзгә кадәр ниләр булган?.

Аң шикелле, тел дә

бик борынгылардан.

Карл Маркс

Чыннан да, Җир планетасы, тереклек ияләре, борынгы кеше кавемнәре кайчан барлыкка килгән соң? Боларны азмы-күпме ачыкламый торып, без сүзләр планетасына якыная алмабыздыр.

Кояш системасындагы планеталарның килеп чыгышын һәм эволюциясен өйрәнүче галимнәр галәм дөньясы моннан 15–20 миллиард еллар элек коточкыч шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип аңлаталар. Кояш системасы соңрак формалашканга күрә, без яшәгән Җир шарының гомере 8 миллиард ел булуын исәпләп чыгарганнар. Бу саннар якынча, билгеле. Шартлауга кадәр ниләр булганын хәзергә фән төгәл генә әйтеп бирә алмый. Бу мәсьәләгә хәтта физиклар һәм астрономнарның да теше үтми. Шунысын да әйтик, бүгенге заман фәне «дөньяның илаһи көч тарафыннан барлыкка килүе» дигән дини догматлардан ерак тора. Алар уйлавынча, мондый догматка таяну җиһандагы катлаулы күренешләрнең асыл мәгънәсен ачарга комачау итәчәк.

«Тереклек өчен кирәкле булган су, һава, кислород ничек барлыкка килгән?» дигән сорау куелса, шуны әйтергә мөмкин: болар хакында фәндә гипотезалар байтак һәм аларның күбесе ышандырырлык. (Мин аңлы рәвештә бу өлкәгә кереп тормыйм, безнең бит тема башка.)

Югары фикерли башлаган адәм кавеменең килеп чыгышы турында беренче бүлектә шактый әйтелде. Боларга өстәп, тагын кайбер фикерләрне дәвам итик әле.

Мәктәптә укыганда ук безгә, кеше маймылдан килеп чыккан, дип өйрәттеләр. Дарвинның бу сәер һәм бик тә контраст теориясендә шактый дөреслек бар шикелле. Күз алдына китерик: агач башыннан төшкән «маймылсыман кеше»… тураеп баскан, кулына таяк алган, эш кораллары ясарга керешкән. Мәгарәсен ташлап, төрле бамбук-агач ише нәрсәләрдән шалаш, корылма төзү һөнәренә өйрәнгән һ. б.

Хезмәт белән шөгыльләнү аларның карашын һәм уйлана белү горизонтларын киңәйткән. «Акыллы кеше», агачтан агачка сикерүче маймылдан аермалы буларак, табигатьтә һәм тормыштагы күренешләргә, шулардан алган тәэссоратка карата сүзләр уйлап табып, үзеннән «мин» дигән кисәкчәне дә кушкан. Иң беренчел сүзләрне уйлап тапкач, аның аңы-акылы да яхшырак үсеш алган, баш мие дә фани дөньяны таныпбелүдә үзенең функцияләрен киңәйтә барган. Шатлык яки нәфрәт, соклану яки гамьсезлек, мәхәббәт яки дошманлык… Шуның кебек капма-каршы категорияләр хиссияте сүз һәм тасвирлама сораган, билгеле. Кеше дөньялаша барган саен, дөнья үзе дә «кешеләшә» барган.

Тарих тәгәрмәче алга таба әйләнмәктә…

Булачак цивилизация үзенең беренче җимешләре белән тарих сәхнәсенә күтәрелә башлый…

Гаҗәеп факт: атаклы шумерлар безнең эрага кадәр үк инде чөйязмалар белән эш итә башлаган… Рәсемнән – авазларга, аннары сүзләргә күчү процессы әнә шулай гасырдан гасырга дәвам иткән, кешелекнең үсешен чарлаган, киләчәкнең яңа капкаларын каерып ачкан.

Гасыр һәм җир катламнары арасыннан табылган данлыклы Фест дисбесе дә чөйязмалар рәтенә керәдер. Ул фәкать шартлы тамгалар тезмәсеннән тора. Безнең күренекле язучыбыз, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах аны, сүтеп-җыеп дигәндәй, үзенчә «укып-шәрехләп» чыкты, әйләнмәле тарихи бу түгәрәк төрки кабиләләр кулы белән язылган дигән фаразны алга сөрде. Н. Фәттахның бу күләмле язмасы заманында иң элек «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Аның бу кыю язмасын укып күпләр шатланды. Кемнәрдер моңа шикләнеп һәм тәкәбберләнеп карады (бар бит бездә көнләшеп яисә теләсә нинди яңалыкны кире кага белүчеләр!). Тыючы юк бит, алайса, бүтән галимнәр яисә филолог-белгечләр үзләренчә укып карасыннар тарих төпкеленнән табып алынган бу археологик табышмак-дисбене. Хакыйкать шунда табылыр…

Фест дисбесе – һичшиксез, сүзләр әйтергә теләүдән туган таш китап. Аның ватылмыйча-имгәнмичә тәгәрәп безнең көннәргә хәтле килеп җитүе үзе бер могҗиза!

Дарвин дигән идек… Соңгы елларда ничектер аның гасырлар сынавын узган тәгълиматына каршы фикер-гипотезалар калкып чыга башлады. Нәрсә, Дарвин бабай хаксыз булды микәнни? Боларның кайсысына ныграк ышанырга…

Төгәл хәтерләмим, кайсыдыр газетада «маймыллар… кешедән килеп чыккан» дигән фаразны укыгач, бу мәсьәлә белән кызыксынган кеше буларак, мин бик тә гаҗәпләнеп калдым. Юк, бу укучыны җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган «кайнар» мәкаләгә охшамаган иде. Авторларның үзләренчә исбатлары да бар: янәсе, ниндидер сәбәпләр аркасында борынгы заманда кешеләрнең бер өлеше урман һәм джунглиларга барып сыенган, агач башларына үрмәли башлаган, кыргыйлашкан, тәмам йөзен дә, яшәү рәвешен дә үзгәрткән…

Бу урында сирәк хәлгә, әмма тормышта булган фактка тукталып узасы килә. Ялгышлык белән бүре өненә эләгеп, шунда үскән сабый бала ирексездән бүреләр холкын үзләштерә, хәтта дүрт аякта мүкәләп йөри башлый. Алар белән табын уртаклашып, чи ит ашарга да өйрәнә. Әгәр кешеләр арасына әйләнеп кайта икән, ул барыбер кешечә сөйләшә һәм фикерли алмый. Чөнки «бәләкәй маугли» бүре өнендә яшәгәнгә һәм янәшәсендә үзе кебек яшьтәш малайлар һәм өлкәннәр булмаганга күрә, сөйләшергә өйрәнү өчен үрнәк тә, биологик конкуренция (көнләшү) инстинкты да «эләкмәгән» аңарга…

Яңадан сорау куясы килә, чыннан да, Дарвин бабай буталмады микән? Чөнки котсыз-ямьсез, шәрә артлы маймыллардан шундый да матур йөзле, нәфис-камил гәүдәле кеше заты килеп чыгуына ышану шактый кыен…

Күптән түгел Кения археологлары өр-яңа табылдыкларга, дөресрәге, иң борынгы кеше сөякләренә тап була. Шуларга нигезләнеп, алар борынгы бабаларыбызның ырудан ыруга, нәселдән нәселгә берсен берсе дәвам итүләрен, бердәнбер уртак «шәҗәрә» агачына ия булуларын шик астына куя. Аларның табылдыклары «эш белүче кеше» белән «туры басып йөрүче кеше» нең 500 мең еллап янәшә яшәгәнлекләрен раслаган. Янәшә диярлек яшәсәләр дә, кешелекнең бу ике тармагы икесе ике төрдән (инде башка галимнәр фаразынча) якынча моннан 2–3 миллион ел элегрәк яшәгән уртак бабадан килеп чыккан. Логика, мантыйк бар шикелле. Ә менә уртак баба дигәнең кем ул – фәнгә әлеге билгесез. Әгәр уртак бабаның чыннан да булганлыгы якын киләчәктә нигезле итеп расланса, бүгенге антропология фәнендә йөз сиксән градуска борылыш ясалырга мөмкин.

Британия антропологлары «акыллы кеше» нең пәйда булу вакытын һәм урынын ачыклаган. Аларның нәтиҗәсенә караганда, тышкы кыяфәте ягыннан бездән әллә ни аерылып тормаган homo sapiens моннан 200 мең еллап элегрәк Африкада пәйда булган. Аның бүтән кыйтгалар буйлап таралуы исә күпкә соң башланган.

Монысы нык ышандыра. Чөнки Африка континентында яшәү шартлары Европадагыга караганда күпкә яхшырак булган. Бу иң элек кул-аякларның турайтылуына ярдәм иткән йомшак климатка бәйле. Аннары инде, планета буйлап тарала башлагач, борынгы бабаларыбыз шундагы табигать шартларына бәйле рәвештә Африка геннарын акырынлап җуя барган…

Хөрмәт катыш сокланамын: галимнәр һәм археологларның хезмәте энә белән кое казуга тиң ләбаса!

Бүлекнең азагын кызыклы гына бер чагыштыру белән тәмамлыйсы килә. Сүзебез керамика турында.

Керамика (грек сүзеннән алынган) җирдә билгеле булган иң борынгы казылмаларның берсеннән санала. Беренче керамик әйберләр яңа эрага кадәр 5 мең еллар элек, ягъни таш гасырга аяк баскан чорларда ук күренә башлый.

Көнбатыш Германиядә чыга торган фәнни-популяр «Гео» журналы 1987 елны «Таш гасырга әйләнеп кайту» дигән мәкалә бастыра. Анда мондый юллар да бар: «Материалларны куллану җәһәтеннән кешелек тарихы таш, бронза һәм тимер гасыры дигән чорларга бүленә. Безнең заманны атом гасыры дип атарга күнеккәнбез. Ә менә алдагы эпоханың керамика гасыры дип аталуы бик ихтимал».

Беренче карашка бик сәер шикелле, шулай бит? Әйдәгез, хыялны эшкә җигеп, таш гасыр башына күз салыйк… Кызыл үзле балчыкның йомшаклыгы кешеләргә бик борынгыдан билгеле булган. Әнә шундый үзле балчык кәлҗемәсен учак өстенә (беренчеләрдән!) элеп куярга уйлаган кеше үзенең бер дигән материал уйлап тапканын, ерак киләчәктә аның киң таралачагын белми дә калгандыр, билгеле. Йомшак һәм төрле рәвешкә бөгелүчән үзле балчык утта «пешкән» нән соң каты ташка әверелгән. Яндырылган балчыктан ашар һәм азыкны саклар өчен савыт-саба ясаганнарын күз алдына китерү кыен түгел.

Бу урында университет студентларының яраткан мөгаллиме, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең лекциядә сөйләгән бер детален искә төшерүне кирәк саныйм.

...
7