Безне, түләргә акча булмау сәбәпле, административ ялга җибәрделәр. Ни кылырга икән дип эч пошып йөри. Бакча туйдырды. Бер урында казыну минем өчен түгел. Ничек буш вакытны уздырырга? Шушы уйлар белән мин Бауман урамыннан атлыйм. Халык ташкыны ага. Безгә хәтле дә шулай кешеләр каядыр чапкан, бүген без, иртәгә бөтенләй башка кешеләр агылачак. Башка кыяфәтлеләр, башка киемлеләр…
Бу урамның өске ягында гына минем кадерле уку йортым – университет урнашкан. Бәхетле студент чаклар инде артта калды. Хәзер барыбыз да төрле җирләргә таралып дөнья куабыз.
– Әй, Хәниф, сәлам, брат, – дигән тавышка уйларымнан арынып киттем. Карасам, университетны бездән бер ел алдан тәмамлаган Рәкыйп басып тора.
– Ә, сәлам, Рәкыйп, хәлләр ничек?!
– Әйбәт, әле яңа гына «Татарстан яшьләре» ндә тагын ике шигырем чыкты, укыдыңмы?
Икесенең дә берәр юлын гына укып чыккан идем. Берсе аның «Авылымны сагынам» булса, икенчесе «Айсылу, син кайда?» дип атала иде бугай. Бу темалар чәйнәлеп бетеп, башка язар бизәкләр калмаганга, мин аларның бары берме, икеме юлын укуга ук эшнең нидән торганын шәйли идем. Рәкыйпнең дә күп кенә шигырьләре:
Менәр идем авылым тауларына,
Кайтыр идем мәңгегә яннарыңа,
Мин гашыйк бит синең таңнарыңа.
Бу әле минем бераз яхшырак та чыкты кебек. Шулай да Рәкыйп талантсыз шәхес түгел, ул бик матур җырлый белә, шуңа күрә күңелен төшерәсем килмәде: «Дөресен әйтим, Рәкыйп, шигырьләрең начар түгел. Бигрәк тә теге „Айсылу, син кайда?“ дигәне. Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек! Әйе, туган. Карале, яшьти, теге синең белән студент кичәләрендә парлап җырлап йөргән Гөлсылумы әле, кайларда ул, күргәнең бармы?» – дидем.
Дөресрәге, бу сорауны мин тизрәк шигырьләр тирәсеннән китеп, башка темага күчәргә теләүдән биргән булсам, икенчедән, мине, чыннан да, теге кызның язмышы кызыксындыра иде. Ошый иде ул кыз миңа. Кап-кара күзле, кара толымлы, йөзеннән нур бөркеп торган, моңлы тавышлы бу кызны мин бик еш уйлый идем.
– Сез бит, Рәкыйп, өйләнешергә йөрдегез шикелле?
Рәкыйп нишләптер үзгәреп китте. Агарды.
– Беләсеңме, Хәниф, ул бит вафат булды. Исеме аның Айсылу иде.
– Ничек?
– Дөресрәге, аны үтерделәр.
– Кит әле! Соң, андый чиста күңелле адәм баласын үтерергә ярыймыни?!
Чыннан да, миңа Айсылу бик кызганыч. Андый тәртипле, матур гаилә төзи алырдай кызлар сирәк була шул.
– Теге минем «Татарстан яшьләре» ндә чыккан «Кайда соң син хәзер, Айсылу?» дигән шигырем аңа багышланган иде.
– Авыр кайгыңны уртаклашам, дустым. Белмәдем, гафу ит!
– Шулай, – дип, Рәкыйп авыр сулады.
– Ә үтерүчене тоттылармы соң?
– Әйе.
– Кем инде ул?
– Яңа гына төрмәдән чыккан бер бәндә. Авылдашы…
– Бик кызганыч!
– Шулай! – дип, Рәкыйп яңадан авыр сулады.
– Карале, Рәкыйп, кечкенә шигырьләр язганчы, прозага күчеп кара. Яз шушы вакыйгага багышланган берәр әсәр. Калдыр Айсылу турында бер истәлек.
– Яза алмыйм.
– Алайса үзем алынам. Тик бар белгәнеңне миңа сөйлә!
– Булмый, искә төшерәсем килми! Кирәкми! Ярый, сау бул, мин киттем.
Ул шулай дия-дия, мине аптырашта калдырып, ничек кинәт килеп чыкса, шулай кинәт юкка да чыкты. Бу ни булды инде тагын? Тик шулай да ниндидер шик уянып калды. Нишләп ул минем бу эштә казынуымны теләмәде?! Нишләп? Сәер. Ул үзе үк үтермәгәндер ич инде?! Тфү-тфү, Аллам сакласын! Рәкыйп турында начар уйлыйм. Кая инде аңа кеше үтерергә. Өстәвенә өйләнергә йөргән кызы. Куркак Рәкыйпкә тагын кеше үтерү!
Рәкыйп белән күрешкәннән соң, ике көн вакыт үтте. Менә мин Айсылуның адресын табып, алар авылына барыр өчен автобуска утырдым. Кемне башта күрергә? Әти-әниләре белән ничек сөйләшергә? Үтерүченең туганнары белән ничек сүз башларга? Кая урнашырга? Кемдә тукталырга? Миңа калса, бу эш күп вакытны алырга да тиеш түгел. Хәзер бер аем материал тупларга китсә, язарга бер ай вакытым кала. Аннан эшкә инде, Алла боерса. Күптән бер әйбер язганым юк. Иң соңгы әсәрем чыкканга да шактый гомер узды. Ходай Тәгалә миңа бераз талант бирсә дә, шуңа өстәп шактый гына зур ялкаулык та бүләк иткән. Шулай да үземне җиңеп, тик ятканчы дип, чыгып киттем. Тагын бер уңай ягымны оныта язганмын икән, миңа каршылыклар күбрәк очраган саен, мин үҗәтләнеп ныграк бара торган кеше. Тыныч диңгездә йөзәргә яратмыйм, дулкынлысы кирәк. Анысы күтәреп-күтәреп ыргыта, йә яр кырыена илтеп ташлый, йә төпкә алып китә.
Автобуста кеше күп түгел иде. Берничә марҗа, ике исерек абзый. Тагын берничә кеше бар, алары телсезләр, ахры, сөйләшмиләр. Ярты сәгатьләп баргач, машина урман эченә килеп керде, алда кара тасма булып асфальт юл сузылган. Димәк, барып җитәргә дә әллә ни күп калмады. Әйтүләре буенча, Айсылу нәкъ шушы урманның бер төшендә көчләнеп, соңыннан кыйнап үтерелгән.
Менә Чишмәле авылы. Тиз киленде. Сәгать иртәнге сигез генә әле. Башлап кемне күрергә? Ә күрәсе кешеләр күп. Шулай да колхоз рәисеннән башларга ниятләдем. Беренчедән, хуҗа кеше, икенчедән, кунарга урын сорарга кирәк.
Бәхеткә каршы, ул идарәдә иде. Олы гына гәүдәле, ит белән аракыны күп кабул иткәне күренеп тора, кызыл зур борын, кабарынкы бит.
– Исәнмесез, Фатих Кәримович. Сезне Казаннар борчый әле…
Рәис селкенеп куйды.
– Яхшы, узыгыз! Тик минем вакытым күп түгел, ашап-эчәргә дә, районга китәргә, глава җыя.
– Фатих Кәримович, мин – язучы кеше, Казаннан. Миңа бүген төн кунарга урын кирәк булачак, борчыганым өчен гафу итегез!
– Булыр. Минем исемнән әнә авыл сәвитенә әйтерсең. Сез ни турында язарга ниятлисез соң?
Мин кыска гына аңлатып бирдем. Рәискә бу тема ошамады, ахрысы, тыңлаганда «кхем-кхем» дип тамак кыргалады, боргаланып утырды. Мин сөйләп бетергәч: «Энем, бер дә кирәкле эш белән йөрмисең икән. Беренчедән, кызның туганнарының ярасын кузгатасың, икенчедән, гаепле малайның ялгыз әнисен борчыйсың. Йөрмә кирәкмәгәнгә! Әнә яз матуррак әйберләр турында! Ярый, хуш», – дип, ул торып чыгып китте. Кызык. Эшнең беренче минутыннан ук каршылык. Нишләргә? Тукта, авыл советын күрим дә Айсылуларның әниләренә барыйм әле.
Авыл советы чибәр генә бер ханым булып чыкты, елмаеп-көлеп кенә сөйләшә. Күбрәк ул сөйли, мин сораштырам гына. Төп темага килеп җиткәч, ул җиңел генә аны әйләнеп уза да тагын үзенекен сөйли. Йөз баш сарыклары бар икән, илле каз бәбкәсе алганнар, Венгрия нәселеннән. Имеш, бавыры деликатес. Дүрт сыерлары, унсигез оя бал кортлары бар икән. Яшәргә бик авыр. Печәне, утыны кирәк, ял күргәне юк икән. Ул мине ташландык бер сарайга урнаштырып, чәй эчәргә дә чакырмыйча, казларымны ашатасым бар дип, өенә ычкынды. Мин өй эченә күз салдым. Тәмәке төтене сеңгән, ишегендә мәңге биге булмаган, стеналарына төрле хәшәрәт сүзләр, рәсемнәр төшерелгән бу бүлмәдә, белмим, кемнәр яши ала торгандыр, аңламыйм! Ярый әле, бер генә тәүлеккә килдем дип, эчтән шатланып куйдым.
Минем монда бер генә эш тә пешми әле. Рәкыйп качты, колхоз рәисе язганны теләми, авыл советы рәисе үзенекен лыкылдый. Сасы бүлмә. Әллә нинди сәер хәл әле бу…
Термостан чәй салып, колбаса белән ипи ашагач-эчкәч, кузгалдым. Авыл матур гына күренә. Йортлары да төз. Татар бай яшәргә, матур яшәргә ярата инде ул. Бая озата килгәндә, авыл советы рәисе Айсылуларның йортын күрсәтә киткән иде, аны табуы кыен булмады. Йорт таза күренә, димәк, мал җанлы, тырыш хуҗа яши. Капканы ачып эчкә үтәм. Ишегалдында кара «Жигули» тора. Үзләренеке микән, йә булмаса, берәрсе кайтканмы? Зәңгәргә буялган чолан ишеге янәшәсендәге кыңгырау төймәсенә басам. Озакламый аяк тавышлары ишетелә, ишекне ябык кына чырайлы, күз төпләре каралып чыккан илле-илле биш тирәләрендәге бер апа ача.
– Исәнмесез, апа! Мин кайчандыр сезнең Айсылу белән бергә укыган идем.
– Ә, шулаймы! – дип, апа тагын катып калды.
– Менә сезне күреп, хәлегезне генә белеп чыкмакчы идем. Әллә абый өйдә юкмы?
– Ул өйдә дә. Ни…
– Алайса, кереп, аны да күреп чыгыйм.
Өйдә илле яшьләрендәге бер ир кеше утыра иде. Басынкы гәүдәле, авыр эштән тупасланган юан, нык бармаклы, усал күзле бу кеше Айсылуга бик охшамаган.
– Нихәлләрегез бар?
– Ярый әле! – диде абый, башын да күтәрмичә.
– Мин сезнең кызыгыз белән бергә укыган идем.
Абый бераз башын күтәрде:
– Сезгә ни кирәк соң монда?! Үткән-беткәнне кубарып йөрисең!
– Бу коточкыч вакыйганы беләсем, хәлегезне генә уртаклашасым килгән иде.
– Нәрсәгә сиңа безнең хәл?
Бу сүзләр миңа бигрәк тупас булып яңгырады. Бу сүзләр, бар ычкын моннан, дигәннән бер дә ким түгел иде. Теге якта апаның үксеп алганы ишетелеп китте. Абзый шунда, теге бүлмәгә борылып: «Нәрсә анда үксегән буласың, зараза! Тагын бер генә ишетим!» – дип җикерде. Апа шым булды. Минем бүтән сүз әйтергә телем әйләнмәде. Нишләргә? Нәрсә соң бу? Әллә көне шулай туры килдеме?
– Ярый алайса, сау булыгыз! – дип чыгып киттем. Ишегалдындагы теге «Жигули» тагын да карарак, авыл урамы элеккедән шыксызрак булып күренде. Апаның ишегалдына хәтле озата чыкмавы гына да күңелгә әрнү өсти иде. Ничек итеп Айсылу шушы ата-анадан туды икән?! Менә хәзер Рәкыйпнең ачылып бетмәве аңлашыла. Ярый Рәкыйп йомшаграк кеше, миңа түзәргә кирәк!
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Бер гаилә сурәте», автора Радиф Сагдеев. Данная книга имеет возрастное ограничение 18+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «жестокость». Книга «Бер гаилә сурәте» была написана в 2023 и издана в 2026 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке
Другие проекты