Читать книгу «Киллер» онлайн полностью📖 — Марат Кәбиров — MyBook.
image

3

Бүлмә ишеге ачык иде. Зифа Саматовна кергән уңайга чишенеп, өске киемен урындыкка ташлады да үз урынына утырды. Компьютер кабызылган. Кирәкле программалар ачылган. Өстәлдә – тикшерү нәтиҗәләрен күрсәткән кәгазьләр өеме. Коллегаларына тел тидермәле түгел, кыска вакыт эчендә барысын да җиренә җиткереп куйганнар. Бик ашыгыч булса да, анализ һәм тикшерү нәтиҗәләрен җентекләбрәк өйрәнергә кирәк иде. Ә ашыкканда, игътибарлы булу җиңел түгел. Зифа Саматовна тирән сулыш алды, фикерләрен бер ноктага тупларга, уйларын чәчмәскә тырышты.

Мөмкин кадәр тизрәк, игътибарлырак булырга тырышып, кирәкле моментларны күңеленә беркетте. Үзе онытмас өченме, коллегаларының да хәтерендә калсын дипме, аларны кычкырып әйтеп барды:

– Йөрәк һәм сулыш алу эшчәнлеге тәртиптә түгел. Борыныннан туктаусыз рәвештә кан катыш сыекча килә. Ликворея. Баш миен тукландыруга һәм матдәләр алышынуына ярдәм итүче цереброспиналь сыекча бу. Сәламәт кешенеке баш мие сөяге белән ми тышчалары арасында була, ә сөяк сынган, яки баш мие тышчалары зарарланган очракта борыннан, колактан яки җәрәхәт урыныннан тышка агып чыга.

Аяк-куллары хәрәкәтсез һәм бернәрсә дә сизми. Баш миендә гематомалар хасил булган. Әледән-әле җепселләр тартышуы күзәтелә. Организмның башка мөһим өлешләренә зарар килмәгән, невралгик тайпылышлар… Һм-м… Һушсыз һәм хәрәкәтсез ята, әмма тышкы ярсыткыч факторларны сизү сәләтен югалтмаган. Сопороз хәлендә, димәк. Озакка сузылса, комага китү куркынычы да бар. Ашыгырга кирәк.

Зифа Саматовна кәгазьләрне аралап чыкканнан соң, компьютер экранына төбәлде.

– МРТ нәтиҗәләре… – дип, үзалдына сөйләнде ул, экрандагы сурәтне беркадәр зурайта төшеп. – Һм-м… Зарарлану урыны бик зур түгел… Әмма… Кан сауган… Кан сауган, шайтан алгыры… Рентгенографи-ия… Сынган… чатнаган… Эхоэнцефалография нәтиҗәләре начар түгел, баш миенең структурасы үзгәрмәгән… Көчле бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш мие имгәнүе. Катлаулы дәрәҗәдә.

Кинәт бүлмәне докторның боерыгы яңгыратты:

– Операциягә әзерләнегез.

Аңа шул мизгелдә үк җавап бирделәр:

– Әзер.

Ак халатлылар ашыгып чыгып китте. Зифа Саматовна алдындагы кәгазьләрне тагын бер кат барлап чыкты да урыныннан кузгалды.

Гади генә итеп «трепанация» дип йөртәләр аны. Мондый операцияне баш мие шешкәндә, медикаментлар белән туктата алмаслык булып кан сауганда яки сөякләр янчелеп, баш миен кысканда ясыйлар. Баш сөяге эчендәге басымны киметү ми куыкларын кан белән тәэмин итүне һәм күзәнәкләр эшчәнлеген яхшырта… Диагноз төгәл билгеле булмаса, чигә өлешеннән керәләр, уңагайларның – уң як чигәсеннән, сулагайларның – сул ягыннан. Бу юлы диагноз төгәл иде. Нәкъ менә имгәнгән урыннан кисәргә туры киләчәк.

Кичен йортлар арасында нишләп йөргән диген син аны?!. Яшь егет булса, кызлар янына килгәндер, дияр идең. Ә бу – иллегә җитеп барган ир. Хәер, нишләп йөрмәс кеше. Бәлки, ул шул тирәдә яшидер? Юк, алай булса, узгынчылар таныр иде. Сөяркәсе булдымы икән?.. Әллә дусты шул яктанмы?.. Эш белән килеп чыгарга да мөмкин инде… Сәбәпләр миллион. Явыз ниятлеләргә юлыгу мөмкинлеге – һәр адымда. Акча яки тәмәке сорап бәйләнмәгәннәр инде моңа. Каршылык күрсәтер иде… Карышмаган очракта да тәнендә вак-вак күгәргән урыннар булыр иде. Юк, моны бер сугудан аударганнар. Бәлки, алдан күзәтеп, сагалап килгәннәрдер дә аулаграк урында… Кесәсендә бернәрсә дә табылмаган… Акчасы да, документлары да. Өеңнән чыгарга да куркып утырырсың… Хәер, өеңә дә килеп…

Зифа бу уйларны куып җибәрергә ашыкты. Операция алдыннан андый нәрсәләрне хәтерләп, хискә бирелергә ярамый. Монда салкын акыл, төгәллек һәм җитезлек кирәк.

Гадәттә, операция бүлмәсенә керү белән ул үзен кеше итеп түгел, ә нәрсәнедер төзәтү өчен махсус тудырылган зат сыманрак тоя иде. Операция киемнәрен кия, алъяпкыч бәйли. Бармак очларыннан терсәкләренә кадәр чистарткыч сыекча белән кулларын юа, медицина салфеткасы белән сөртеп, антисептик белән эшкәртә. Кулларын алга сузуга, шәфкать туташы махсус халат кидертә, докторның авыз-борынын каплап, борынчык бәйләтә, перчаткаларын кияргә җайлап куя. Бу стериль чисталык өчен эшләнсә дә, үзеңне башка үлчәмдәге кебек тоярга мәҗбүр итә. Үзенә күрә бер йола, ритуал сыман тоела. Һәм доктор авыру янына килә. Аны инде башын селкенмәслек аппаратка салып, кисү урынын чистартып, кырып, махсус сыекча белән эшкәртеп әзерләп куйган булалар. Кисәр алдыннан тагын бер кат эшкәртәләр. Һәм доктор скальпельгә үрелә…

Зифа пациентның йөзенә карамаска тырыша иде. Шулай итсәң, җайлырак. Синең алда үзең шикелле үк тере кеше түгел, ә төзәтергә кирәкле аппаратура тора сыман. Кисәсе җирен кисәсең, ялгыйсы урынын ялгыйсың, тегәсең… Барысы да механик гамәл кебек. Ә алдыңда ниндидер шәхес, адәм баласы дип уйлау – хискә бирелергә мәҗбүр итә, ә бу эш өчен хис түгел, салкын акыл мөһимрәк. Зифа шулай гадәтләнгән иде.

Тик бу юлы ни өчендер пациентка күз саласы итте. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Әлбәттә, Зифа Саматовна – тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әллә ни зыян китерә алмас, ул үз-үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин… Бу юлы… Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына… Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды. Һәм күз алдында Пистолет Тоткан Егет пәйда булды…

Онытмады аны Зифа. Оныта алмады. Беркадәр үсеп, аны-моны аңлар хәлгә килгәч, балалар йортындагы ахирәтеннән шул егетнең сурәтен ясатты. Фоторобот. Бераздан компьютерлар популярлашып китте. Анда фотосурәттәге кешеләрнең ничә елдан соң нинди кыяфәттә булачагын билгеләүче программалар барлыкка килде. Ахирәтләре бер-берсенең кырык, илле, җитмеш яшьлек чакларын күзаллап кызык табалар иде. Зифа Пистолет Тоткан Егетнең сурәтен дә шулай үзгәртте. Төп-төгәл түгелдер инде ул, бәлки, әмма кешенең егерме яшьтәге чалымнары илледә дә саклана кебек тоелды. Һәм ул сакланган да… Операция өстәлендәге кеше моннан егерме биш ел элек аның гаиләсен атып үтергән Пистолет Тоткан Егет иде.

– Юк… – дип пышылдады Зифа Саматовна. – Юк… Мин тотынмыйм… Мин операция ясый алмыйм…

Һәм ишеккә атлады. Бер мизгелгә тынып калган табиблар беравыздан аңа эндәште:

– Зифа Саматовна!

Шәфкать туташы шундук янына килеп, терсәгеннән алды.

– Зифа Саматовна, утырып торыгыз. Тынычланыгыз.

Ул утырды. Шундук су бирделәр. Эчте.

Ләкин күңелдәге яраларны бер стакан су белән генә юып бетерерлек түгел иде.

– Зифа Саматовна, сездән башка белгечләр юк, – диде кемдер. Һәм ул кайсы табибның ялга китүен, кайсының авырып ятуын санап чыкты. Чынлап та Зифадан башка белгеч юк һәм операция өстәлендәге бәндәнең гомере аның ихтыярында иде.

«Ярдәм итмим, үлсен! – дип уйлады хатын. – Ятсын шулай тере мәет булып. Авыртуны баса торган дарулар да бирәсе калмаган аңа. Интексен, сызлансын, ник туганына үкенерлек булсын!»

– Зифа Саматовна! – монысы бүлек мөдиренең тавышы иде. – Үтенеп сорыйм… Соңгы вакытта болай да бездә кешеләр күп үлә бит…

Кешеләр үлә… Бу статистика. Ә чынбарлык бүтән. Ә бу… Бу – кеше түгел. Бу бәндә үләргә тиеш. Зифа кайчандыр аны эзләп табып, җәзалап үтерергә ант иткән иде. Эзләде, таба алмады. Һәм менә ул бәндә операция өстәлендә ята.

– Зифа Саматовна… Зинһар өчен!.. Үләчәк бит бу… Үләчәк бит…

Тагын бүлек мөдире… Йа Ходай!.. Әллә акылыннан шаша инде? Бүлек мөдире ул үзе ләбаса. Пистолет Тоткан Егет монда Зифаны акылдан яздырыр яки үтерер өчен килеп ятмагандыр бит… Ярдәм бир, Ходай! Дөрес юлны күрсәт…