Читать книгу «Киллер» онлайн полностью📖 — Марат Кәбиров — MyBook.

2

Юньле хатын-кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына чәчләрен киптереп, бизәнеп-төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта бигрәк тә: иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлеге дә юк. Гомумән, хатын-кыз итеп тоярга… Ул – табиб, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала…

Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә-киенә, ашык-пошык бер чынаяк каһвә эчте дә эшенә кузгалды. Хәтта чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тартышып ятканда, аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.

Подъезддан йөгереп чыгып, машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына, йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобильләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән «бөке» ләр хасил булачак. Иң аянычлысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең «бөке» дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, «Ник безнең машиналарга сирена куярга рөхсәт итмиләр икән?!» – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә анысы мөһим түгел иде.

Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда, аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын – Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти-әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта ук бик кәттә факультет иде. Ә медицина… Монда теш табибына гына кеше күп, ә нейрохирургиягә үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.

…Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер-сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына, һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да, караңгы да, канлы да бер кыяфәткә керсә дә, ул ничектер хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишеккә таба китте. Тезләнеп, ишек тоткасына ябышып, аякларына басты…

Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип, бераз колак салып торды да тавыш-тын ишетелмәгәч, күршеләрнең ишеген дөбердәтергә тотынды… Үз-үзен белештермичә дөбердәтте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай… Елады да… Ишектә күрше Зоя апа күренгәнен бераз хәтерли әле… Аннан соң нәрсә булганын белми…

Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки» не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. Хәзер аңлый инде, әнисенең исән калуы бик тә икеле булган. Хәтта гомере бетмәгән очракта да ул бары тик «күзле бүкән» рәвешендә генә узар иде. Ә теге вакытта ул бик нык газапланды. Һәм нейрохирургияне сайлавына да, нигездә, шул сәбәпче булды.

Эшен һәрвакыт намус белән башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Операция өстәлендә ятучыларның барысы да кемнеңдер әнисе, әтисе, сеңлесе, улы йә кызы иде бит. Алар Зифа өчен үзенең гаиләсе шикелле үк газиз булып тоелды.

Кыз туктаусыз рәвештә белемен камилләштерде, эшләде, өйрәнде һәм тиз арада коллегалары арасында да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт һәм танылу яулады. Бүген ул – иң абруйлы белгечләрнең берсе. Иң катлаулы операцияләр ясарга сәләтле белгечләр исәбендә. Ә андыйлар санаулы гына була. Эше тынгысыз, әлбәттә, тик ул бик тә җаваплы һәм кирәкле. Дөрес, еш кына стресслар да, депрессияләр дә алып килә. Тик нишлисең… Аның каравы, мәңге җуелмас өчен хәтеренә сеңеп калган канлы хатирәләрне, ачы кайгыны оныттырып тора. Әлбәттә, сабый күңелендә тирән яра булып уелган мизгелләр бөтенләй үк онытылмый инде. Вакыт-вакыт бүгенге шикелле төш булып, күз алдында яңара, яраларны актара, тик анысына гына түзәсең. Түзәсең инде… Бүтән чараң юк…

– Шайтан алгыры! – Юл буенда кинәт пәйда булган юл хәвефсезлеге хезмәткәрен күреп сүгенеп куйды. – Туктатма, зинһар!..

Тик тәртип сакчысы аны ишетмәде. Туктарга кушып таягын болгады да, Зифа машинасын читкә алгач, ашыкмыйча гына килә башлады. Юк, берәр тәртибе бардыр инде аның, тик Зифа юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең мәңге яшәргә килгән затлар шикелле атлавын беркайчан да аңлый алмады. Бу вакыт эчендә ул кеше тәнендәге әллә нинди катламнарга үтеп керә ала, ә болар… Хатын түзмәде, документларын тотып үзе аңа каршы атлады:

– Доктор, нейрохирург, – диде ул эчке ышаныч белән ныгытылган катгый тавыштан. – Операциягә ашыгам.

– Шуннан нәрсә? – Тәртип сакчысының анда гаме юк иде. – Юл кагыйдәләрен һәркем үтәргә тиеш.

– Аңлыйм, тик пациент – бик важный кеше. Соңласам, погоннарны гына түгел, ыштаннарны да салдырачаклар. Икебезнекен дә.

Тәртип сакчысы аңа шикле караш ташлап, документына күз салды да:

– Яхшы, – дип, китәргә ымлады.

Кайчагында аңламый торганнары да очрый. Бөтен документларыңны, машинадагы әйберләреңне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Ашыкканыңны белсәләр дә, юри вакытны сузалар. Ни өчен шулай кыланулары билгеле инде: ришвәт өмет итәләрдер. Тик доктор бик вакланып тормый, танышларының берәрсенә шалтырата. Кайчагында эскорт ясап илтеп куялар. Тоткарланган вакытны беркадәр шулай тутырасың.

Хастаханә алдында машиналар күп түгел иде. Зифа күтәрмәгә терәлеп диярлек туктады да машинасын юл уңаена бикләп йөгерә-атлый ишеккә юнәлде. Вахтёр аны күрүгә үк баш кагып исәнләште дә аратаны ачып куйды. Лифт төбендә травматология бүлегенең шәфкать туташы көтеп тора иде.

– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – ул кулындагы кәгазьләрне сузды. – Менә рентген нәтиҗәләре. Анализлар өстәлегездә. Пациентның шәхесе билгесез, йортлар арасында һушсыз яткан, «ашыгыч ярдәм» китерде. Киемнәренә караганда, бомж түгел, спиртлы эчемлек, наркотик кулланмаган. Физик яктан ныклы булган. Баш сөяге травмасы, миенә зыян килгән.

...
7