Читать книгу «Мандариннар / Мандарины» онлайн полностью📖 — Ландыш Абударовы — MyBook.

Шопинг

– Кәрим, минем белән шопингка чыгасыңмы?

– Кая?

– Фирма «Мир» га. – «Мир» күңел ачу-сәүдә үзәген элеккедән калган гадәт буенча һаман да фирма дип йөртәләр. Совет чорында анда тегү фабрикасы урнашкан булган, үзгәртеп корулардан соң башкасы калмагач, иң соңгы итеп шушы фабриканы күңел ачу һәм сәүдә үзәгенә үзгәртеп корып куйдылар.

– Юк инде, җанкисәккәем, – ди Кәрим, – мин сиңа иптәш кызың түгел, – дигән була.

Ияреп барса, үзем дә шулайрак уйлый башлар идем инде, чыннан да, аңа карата ихтирамым бетәр иде. Мин аның моңсу карашын да, аптырабрак калган йөзен дә күрмәмешкә салышам. Дөресрәге, бу минутларда Кәримнең рухи халәте мине әллә ни кызыксындырмый, мин кием шкафы каршына килеп басам да шопингка нәрсә кияргә белми карап торам әле.

– Нәрсә кияргә икән, Кәрим? Тышта җылымы бүген?

– Базарга барыр өчен дә кием сайлама инде, син бигрәк тагын. Джинсы, кроссовкалар, футболкаң юкмыни? – Кәрим, миңа карамый гына пульт төймәләренә баскалап, телевизордан каналлар актара. Хатын-кыз глянец журналга тотынса, ир затының эче пошкан була, үзләре телевизордан бер рәтле программа табып, шуны тыныч кына карап утыра да алмыйлар.

– Вьетнам базарына барабыз димәдем бит, – дип, шкафтан бер күлмәкне алам. Күптән инде «Кира Пластинина» дан алган бу күлмәкне кияргә форсат чыкмый тора иде, ботильоннар белән матур да, уңайлы да булачак.

Мин «көзге каршына утырып» биткә макияж ясыйм. «The Body Shop» тан алган кремны сылыйм, аның өстенә тон бирүче кремны сөртәм. Бит очларын бераз алландырам, күзләргә тимим. Көмеш түгәрәкләргә энҗе бөртеге утыртылган алкаларны тагам. Кәрим карашын бер миңа, бер телевизор экранына күчереп утыра бирә. Тагын бер сәгатьтән әзер булам.

Юл уңаена Кәримне өенә озатып куям. Ул тыйнак кына рәхмәт әйтеп төшеп калганда, берни булмагандай күз кысып, «очрашканга кадәр» дим дә «Мир» га элдерәм. Игътибар итмәгәнгә салышсам да, укымышлы дус әфәндемнең үз-үзеннән канәгатьсезлеге йөзенә чыккан, карашы белән минем карашны эзли, тота алса, тагын әдәп-әхлак, үгет-нәсыйхәт тулы озын-озакка сузылган сүз боткасы башланыр иде. Шуңа да моңа юл куймаска тырышып җилбәзәклек саклавым иде.

Машинаны «Мир» ның парковкасына кертеп куям һәм туп-туры өченче катка килеп керәм. Артта ишекләр ябылуга, тирән итеп сулыш алам. Борынны затлы, яңа әйбернең хуш исе иркәләп үтә. Бу – байлык исе, муллык исе, затлы, гамьсез-ваемсыз тормыш исе. Тышта нинди генә һава торышы булуга карамастан, монда һәрвакыт бертөрле рәхәт җиңел һава. Мондый супермаркетларда куәтле кондиционерлар эшли. Шуңа да совет чоры биналарында була торган тынчулык та, үтәли искән җил дә юк монда.

Килеп керүгә үк шәһәрнең машина тулы урамнары да, Кәримнең иртәдән бирле озатып йөргән моңсу авыр карашы да онытыла. Тагын бер тапкыр тирән итеп сулыш алам да алга – яңа, матур коллекцияләр белән танышырга…

Француз теленнән кергән «бутик» сүзендә әллә ни затлылык юк анысы, әмма безнең яктагы супермаркетларда бер-бер артлы тезелгән бутиклардагы сатучылар аны башкача аңлый булса кирәк. Алар үзләрен югары гильдия сәүдәгәрләре дип белә, ахры.

Бутикларда киемгә карап каршы алалар. Аның үтә күренмәле диварлары арасындагы беленер-беленмәс кенә пыяла ишеген ачып эчкә атлауга, иң беренче итеп сине сатучыларның ялкау карашы сканер аша үткәрә. Әйтерсең лә алар күренми торган күзлек кигәннәр дә шул күзлек синең өстеңдәге киемеңнең кайсы кибеттән ничә сумга алынуы турында төп-төгәл мәгълүмат бирә. Әгәр син шул күзлектән пресс-контрольне үтә алсаң, сатучы сине ялап чыгарырга әзерлеген күрсәтеп елмая һәм «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?» дип, яныңа килеп тә баса. Эчтән «Дура, берничек тә» дисәң дә, тыштан елмаеп кына җавап бирәсең, чөнки монда дорфа кыланырга ярамый. Дорфалык мондагы идиллияне боза. Ә «Мир» да чын мәгънәсендә идиллия хөкем сөрә. Монда күбрәк иртәгәсе көне өчен кайгырмыйча гына яши торган яшьләр йөри. Алар – бүгенге заманның урта сыйныф балалары, үзләрен алтын дип атарлар иде. Кызлар дус кызлары белән йөрүне кулай күрә, егетләр исә еш кына әниләре белән дә килә. Монда үзләрен эстет дип санаучы әтиләр дә килгәли. Андый хәл сирәк була, әлбәттә. Монда кычкырып сөйләшмиләр. Әкрен генә үзара гәпләшеп, яңа кием-салым, вак-төяк карап, үзеңне күрсәтеп, арлы-бирле сәйран кылып йөрү – «Мир» да төп шөгыль шул. Монда ашыкмыйлар. Монда кешеләр бер-берсенә әллә ни игътибар итми. Син алар өчен әллә бар, әллә юк. Маникенга да кызыксыныбрак карыйлар әле. Башкалар да синең өчен шулай – бихисап кешеләр арасында син яңа киемнәр белән япа-ялгызың каласың.

Монда яңа нәрсәгә карап «Ай, кыйммәт бит!» дияргә ярамый. Монда әйберләр кыйммәт түгел, бары тик синең акчаң гына аз була ала. Югыйсә теге «югары гильдия сәүдәгәрләре» сине тәкәббер карашлары белән бутиктан «сөреп» чыгарачак. Әйе, әйе, аларда шундый телепатлык сәләте дә бар.

Монда егетләр-кызлар үзара танышмый диярлек. Чөнки монда киләчәкләрен ата-аналары билгеләп куйган яшьләр йөри. Ә алар – кичәге совет кешеләре, бүген инде аристократлыкка дәгъва итүче акчалы катлау теләсә кем белән танышуга каршы. Аларның бер генә дә кичәге совет тигезлегенә кайтасы килми. Шуңа да балаларның дуслары туганчы ук сайланган, мәхәббәт критерийлары билгеләнгән була. Ә инде ул балалар арасыннан берәрсе җилбәзәклек кылып, ата-ана сүзеннән чыкса, ул инде дөнья әдәбиятының классикасына әйләнәчәк. Әнә алар, гамьсез генә атлап, бүгенге көннең рәхәтенә ләззәтләнеп, «Мир» да йөриләр. Алар – бүгенге көннең яшь аллалары һәм алиһәләре. «Мир» – аларның Олимпы.

…Шушы Олимпның бер ресторанына кереп тамак ялгап алмакчы булам. Җайлап кына «Планета суши» ның почмактагы буш урынына кереп утырам. Шундук официант килеп җитә һәм меню китабын калдыра. Мин китапны ачканчы күрше өстәлләрне күзәтәм. Каршыдагы өстәл артында бер ир-егет утыра. Чибәр, яшь. Аполлонга охшаган. Егерме беренче гасыр Аполлоны, әлбәттә, бөдрә чәчле, шәрә тәнле түгел инде. Ике бортлы костюм кигән, галстуклы, аякларында – очлы башлы чем-кара замш туфлиләр. Чәче а-ля Джастин Тимберлейк итеп алдырылган. Ул да мине шушы рәвешле күзәтә. Мине Афродитага тиңләмидер, шулай да берәр Голливуд йолдызына охшатырга тырышадыр. Хәер, Голливуд та бөтендөнья халкы өчен шул ук Олимп. Анда да шундый ук аллалар, алиһәләр. Аларга табынабыз, аларга охшарга тырышабыз.

Шулай дип уйлыйм да бу фикергә үртәлеп куям. Бу дөньяда без ни өчендер бертөрлелеккә омтылабыз, һәрнәрсәдән үзебезгә таныш булган әйберләрне эзлибез. Һәрвакыт кемнедер кабатлыйбыз, әйтерсең лә башкача яши белмәс идек. Ә үзебез дәррәү кубып социалистик тигезлектән баш тарттык, аны инкяр иткән булдык. Минем бу күңелсез фәлсәфи уйларымны бүлеп официант килеп җитә. Меню китабын актарып тормыйча гына заказ бирәм: «Мне роллы, «Филадельфия» и «Пу эр» с земляникой». Официант: «Андый чәй бетте», – ди. Мин үртәлеп кенә «Эрл грей» сорыйм.

Аполлон һаман мине күзәтә. Мин игътибар бирмәгәнгә сабышам. Бел, җаным, мин ресторанда утырсам да, үземнең «Мир» да икәнемне онытмадым, ә монда танышмыйлар… Бу язылмаган кагыйдәне ул да белә иде булса кирәк, килеп сүз башламады. Без шулай карашлар белән генә аралаштык та аерылыштык. Якшәмбе кичендә хәзерге заманның офис кортларына телепатларча аралашу да бик җитә, күрәсең. Һәрхәлдә, бу кызыксынулы карашлар, ирен читендәге каһкаһәле елмаюлар, күз сирпүләрдән мин канәгать калган идем.

Кайтышлый «Матрица» супермаркетына кереп атналык азык-төлек алып чыгам. Брокколи кәбестәсен таба алмыйм. Шулай да минем арба шактый авырая, аны иренеп кенә тәгәрәтеп кассага киләм. Монда унбишләп касса бар, әмма кибеттә кеше күп булуга карамастан, аларның биш-алтысы гына эшли. Совет чоры халык күңелендә озын чиратлар һәм дорфа сатучылар белән истә калса, ул чиратлар безнең «берьяклы» капитализмга да мирас булып күчкән, ахрысы. Совет кешеләре соңгы яңалыкларны шул чиратларда белгән булса, хәзерге заман чиратларында сөйләшмиләр.

Әйберләрне төяп чыгып киткәндә, күзгә теге Аполлон чалынып кала. Безнең карашлар тагын очраша. Мин аңа «сау бул» дигәнне аңлатып елмаям да тизрәк ишеккә юнәләм. Ул елмаеп җавап бирә һәм баш иеп саубуллаша.

Бүгенге шопингтан соң миңа ир-ат игътибары әллә ни кирәкми дә инде…

Дүшәмбе

Юк, дүшәмбе соңга калырга ярамый. Дүшәмбе – авыр көн, сишәмбе – эшли торган, чәршәмбе ялларны планлаштыра, пәнҗешәмбе – җомга алдыннан гарәфә, җомга – соңгы эш көне. Шулай булгач, эшкә уннан да соңга калмыйча барып җитәргә кирәк. Иртәнге сигезенче яртыда шалтыраган будильникны тагын ярты сәгатькә күчереп куям да төп-төгәл сигездә сикереп торам.

Ашыкмыйча гына юынып чыгам, кофе кайнатам. Ул арада биткә макияж ясыйм. Телевизорда «Fashion TV» каналы соңгы мода яңалыкларын тапшыра. Иркенләп кенә кофе эчәм дә киенеп беткәч кенә сәгатькә карыйм. Юлдагы машина бөкеләрен исәпкә алганда, ашыгырга кирәк. Мин ашыга-ашыга иртәнге картинамның соңгы штрихларын төшерәм: причёсканы тагын бер кат рәтлим, Dior Addict 2 хушбуен сибенәм. Ишекне бикләгәнче лифт төймәсенә басам. Ачкычларны сумкага салып куюга, шатыр-шотыр килеп, лифт ишекләре ачыла. Җиденче каттан төшеп җиткәнче лифтның исән-имин генә эшләп торуын тели-тели, төймәгә басам. Ул бишенче катта туктап тагын бер кешене ала. Аскы күрше лифтка керә дә миңа арты белән баса. Күрәсең, ул да дүшәмбене яратмыйдыр һәм эшкә соңга кала язганын бик күрсәтәсе килмидер. Ә болай мин лифтта кешеләрнең үз-үзен тотышы буенча этикет кагыйдәләрен бик белеп бетермим. Безнең стандарт лифтларга биш кеше сыя, дип язалар. Биш таныш булмаган кеше шул бәләкәй генә квадрат метрга кереп басканнан соң еш кына авыр тынлык урнаша. Анда исәнләшү дә ничектер сәер генә килеп чыга: лифтка аркаңа сулап барасы күрше бер дә сине күрүенә шатланып исәнләшми инде. Берәрсе кече йомышын йомышлап чыкмаса рәхмәт әйтерсең. Менә шул лифтка пес итү галәмәтен мин беркайчан да аңламадым инде. Ничек өлгерәләр диген? Хатын-кызлар түгелдер инде алар дигән шигем генә бар.

Машина руле артына утыруга, үзеңнең хатын-кыз икәнеңне онытырга туры килә. Чөнки иртән зур шәһәрнең тыгын урамнарында йә син, йә сине… Югыйсә син – чәйнек. Берәр гаишник туктатса гына, асыл заттан икәнеңне искә төшереп, ташламалар өмет итә башлыйсың.

Октябрь проспектындагы бизнес-үзәккә килеп җиткәндә ун тула иде инде. Мин йөгерә-атлый килеп керәм дә лифт чакырам. Вахтадагы охранник минем болай «кабаланып» йөрүемә өйрәнеп беткән, шуңа да пропускны сорап тормый. Мин лифтны түземсезләнеп көтеп алам да, аның ишекләре шома гына ачылуга, эчкә үтәм һәм лифт ишекләре тизрәк ябылсын иде, дип ялварам. Чөнки, гадәттә, инде кузгалып киттем дигәндә генә тагын бер соңга калып ашыгучы кеше анда бер аягын кыстырырга өлгерә. Лифт ишекләре юри үртәгәндәй әкрен генә ачыла да теге кеше кереп баскач, аны да үчекләп озак итеп ябылмый тора. Бу юлы да киттек дигәндә ике ишек арасына кара портфель кереп кысыла. Мин тирән сулыш алып башымны аска иям. Лифтта шефның кыйммәтле туфлиләре пәйда була. Тиз генә башны күтәреп исәнләшергә мәҗбүр булам. Ярый да ул җитәкче һәм чиновник булу жанры кануннары нигезендә берәр җирдә тоткарланган гына, ә мин соңга калдым. Лифтта гравитация көчен күралмыйча, алтынчы катка менеп барабыз. Ә ул әйтерсең лә юри мыштырдый. Тагын бер мизгел, һәм лифт идәне минем караштан икегә ярылачак. Ничек тә бу тынлыкны өзәргә кирәк, әмма башка бер генә юньле сүз дә килми. Шеф сүзне үзе башлый, өстенлек аңарда:

– Как провели выходные? – Андрей Евдокимовичка шушы минутта минем ялларны ничек үткәрүем кызык, имеш. Дөресрәге, ул җаваптан бигрәк аналогик сорау өмет итә. Димәк, аның үзенең мактанасы килә. Тагын экстрим булгандыр инде, кыяфәтенә караганда бик канәгать, табигатькә чыкканнар, ахрысы. Андрей миннән ике яшькә кече. Хәзерге заманның «алтын яшьләре» сериясеннән. «Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел» дип яшәми инде ул. Ул атай тапканны күбәйтергә кирәклекне бик яхшы аңлап үскән. Шуңа да 25 яшенә менә дигән сноб булып өлгереп җиткән.

Ә минем ялларның ничек үтүе турында дөресен әйтә алмыйм инде, гафу итегез, үземнең дә онытасым килә: Андрейга концертка охшаган бер тамашада булдым, аннан соң «культурно» гына виски эчеп исердем дә үземә гашыйк интеллигент кочагында төн үткәрдем дисәм, ул минем турыда нәрсә уйлар? Гәрчә ул үзе дә еш кына шулай өтелә: атна ахырында бик текә «вечеринка» көтә, «будут клёвые тёлки» дип шаулап йөри дә дүшәмбе көнне ул «вечеринка» ның гадәти эчү мәҗлесе, «тёлка» ларның күрше ишегалдындагы элекке танышлар булуы ачыклана.

Гомумән алганда, ул хезмәткәрләренең шәхси тормышы белән артык кызыксынмый. Мәсәлән, аның өчен минем биография финанс институтын тәмамлаганнан соң гына башлана. Аның каравы эштә игътибарсыз калдырганы юк. Бу юлы да баштанаяк күздән кичереп чыкты да: «Отлично выглядите», – дигән булды. Андрей кебек эстетлардан мондый сүз ишетү – иң югары бәя, иң көтелгән комплимент инде ул!

Дүшәмбе иртән, шеф белән бергә соңга калып килүебезне күргәч, ресепшнда утыра торган Ленусикның (ул үзен шулай мыскыллый) күзе маңгаена менде. Лена бик гадәти, үтә дә баналь секретарша: шундый ук надан һәм шундый ук акыллы курчак булып күренергә тырыша. Өстәвенә безгә эшкә алынуын белү белән иренен – кызылга, чәчен сарыга буяп йөри башлады. Гәрчә безнең компаниянең уставына секретарша сары чәчле булырга тиеш дип язылмаса да. Андый пункт, мөгаен, «секретарша кызлар ассоциациясе» нең уставына керәдер инде. Ул Андрей белән безнең икебезне бергә күргәч исәнләшергә дә онытты. Үтеп барышлый «Милочка, немного артистизма не хватает для идеального образа секретарши» дигәнрәк кинаяле елмаю ташлаган булам. Аның карашында «Стерва!» дигән ысылдау укып өлгерәм. Менә шуннан соң хатын-кызларны телепат түгел диген инде!

Кабинетка керү белән компьютерны кабызам. Һәм иң беренче эш итеп электрон почтаны тикшереп чыгам. Ике көн эчендә кирәкмәгән месседжлар белән тулган. Күбесен укып та тормый бетерәм. Казаннан икетуган энем Марат туган көненә чакырып хат җибәргән. Марат елына ике тапкыр туган көн үткәрә: берсе чынлап та дөньяга килгән көнендә, икенчесен үзе теләгән вакытта. Бусы – үзе теләгән вакыт. Шуңа күрә җитди кабул итәргә кирәкми. Җавап итеп тиз генә открытка салам да башка хатларга күчәм. Калганнары – эш буенча рассылкалар. Аларны компьютерның эш өстәленә күчереп алам һәм ләззәтләнеп «Косынка» пасьянсын ачам…

Бераздан ишектә Эдуардның башы күренә. Димәк, иртәнге кофе вакыты җиткән. Эдуард – хәзерге заманның аристократлыкка дәгъва итүче катлавы арасында киң таралган исем. Ярый инде Людовиклар юк! Эдик та «алтын» буыннан. Үзенә «Эдик» дип дәшкәнне яратмый, «не отзовусь» дип куркыта. Бу репликаның «Красотка» фильмыннан икәнен төшенгәнгә күрә, мин исә аны махсус Эдик дип үртим. Ул күбрәк инглизчә сөйләшергә тырыша. Без татарчабызны рус сүзләре белән чуарлап бетергән кебек, аның да сөйләме инглиз һәм рус телләренең катнашмасыннан гыйбарәт.

– Тime for coffee, – ди ул исәнләшкәнче үк.

Ул яныма ук килеп басып мониторга күз төшергәнче, тиз генә «Косынка» ны ябарга өлгерәм. Минем нишләгәнне күрми торсын әле!

Тагын ун минуттан без беренче каттагы буфетның барында утырабыз. Мин латте кофесына заказ бирәм, Эдуард капуччино ала. Ул үзенең ялларының ничек үтүе турында сөйли:

– Ә беләсеңме, бу ялларда без кайда булдык?

– Кайда? – дигән булам, гәрчә мине бу егетнең ялларда кайда, кем белән нәрсә эшләве кызыксындырмый диярлек. Гадәттә, алар гел бертөрле үтә: ул атна саен бик күп акча туздырып ял итә. Һәм шул турыда атна саен нәкъ шушы урында миңа отчёт бирә. Мин аны, гадәттә, игътибар белән тыңлаганга сабышып, ул пауза ясаган урыннарга «Ух ты!», «Вау», «Какой ты молодец!», «Супер!» кебегрәк сүзләр кыстыргалап куям. Иң мөһиме: буталмаска һәм аның соңгы сүзенә карап туры килгәнрәген сайларга гына кирәк. Шуңа да ул мине кызыклы әңгәмәдәш дип таба.

– Абзаковода тау чаңгысында шудык! – ди ул һәм минем күзләрдән сокланулы-кызыгулы мәгънә эзләп пауза ясый.

Миңа артистланып утырырга туры килми: шул мизгелдә бармен алдыма латтены китереп куя. Мин сөтле кофе исенә ләззәтләнеп күзләремне йомам. Эдуард үзе теләгән реакцияне күрмәгәч, сүзен дәвам иттерергә дип авызын ача. Мин шунда «Вау!» дип куям. Ул бу аваз ияртеменең аның сүзләренә каратамы, кофегамы икәнен аңламыйча бер-ике мизгелгә аптырап кала, әмма дәвам итә:

– Анда хәзер яңартканнар, бу атнада үзем дә яңа чаңгыларымны алып барган идем. Тәэссоратлар – супер! Син күз алдына да китерә алмыйсың! Адреналин – море! It is wonderfull! – Эдуардның янып торган күзләренә карап, ике тонга югарырак тавышын тыңлап, озакламый бу буын авызын хисләр белдерергә генә ача башлаячак дигән фикергә киләм.

– Чынлапмы? – дигән булам.

Эдуард горур рәвештә җавап бирми, канәгатьлек белән капуччиносының күбегенә өрә.

Безне Ленусик чакырып ала. Биш минуттан оперативка башланачак икән. Дүшәмбе болай да авыр көн, ә монда оперативка, диләр.