Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Карима Тинчурина — MyBook.

Гөлҗамал (кереп). Бай абый, сәгатьче килгән.

Шакирҗан. Керсен.

Гөлҗамал чыга.

Бу расходтан кабергә кермичә котылып булмастыр, ахры.

Сәгатьче һәм Мансур керә.

X. Шакирҗан, Сәгатьче һәм Мансур.

Сәгатьче. Әссәламегаләйкем!

Шакирҗан. Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кем, әйдә.

Мансур. Исәнмесез!

Шакирҗан. Аллага шөкер. (Сәгатьчегә.) Менә әле, кем, сәгать туктап китте. Машина арасына таракан кергән булырга кирәк. Шуның тараканын алып кына җибәр әле.

Сәгатьче, урындыкка басып, сәгатьне карый башлый.

Аннан соң бераз машинасын әрчисе булыр.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, мин теге китапның хисабын бетерергә дип килгән идем.

Шакирҗан. Ә, алаймы? Ярый… (Сәгатьчегә.) Бик дөрес йөридер иде. Пассаж сәгатеннән бер дә калышмый иде. Әле үзебезнең дачада вакыт туктап киткән.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны…

Шакирҗан (борылып). Ә, кем, хәзер, хәзер… (Сәгатьчегә.) Суга торган машинасы да аз гына зарарланган булырга кирәк. Әллә ничек тәртипсез суга башлаган. Бер сугарга тотынса, собор чиркәве төсле туктый белми.

Сәгатьче. Монда шактый хикмәтләр бар.

Шакирҗан. Юк, алай зур бозыгы булмаска тиеш.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны үтәп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Хәзер, хәзер. (Сәгатьчегә.) Кая, бозык җирен таптыңмы инде? Таракан кергәнме? Әллә чебенме?

Сәгатьче. Юк, зуррак нәрсә кысылган монда.

Шакирҗан. Әллә үрмәкүч үкме?

Сәгатьче. Үрмәкүч тә түгел. Зуррак нәрсә, зуррак нәрсә, дим.

Шакирҗан. Зур дигәч тә, сыер кысылмагандыр бит. Йә, нәрсә кысылган?

Сәгатьче. Бай, моның машиналары арасына бер сумлык акча гына кысылган.

Шакирҗан. Акча? Чынлапмы? (Урындыкка менеп карый башлый.)

Сәгатьче. Һи-һи-һи… Шул бер сумны миңа бирсәгез, сәгатегез йөри башлар.

Шакирҗан. Ә, алаймы?.. Юкса акча да кыстырып куярлар бездә.

Сәгатьче. Бер сум бирсәгез, сәгатегезне ходка куям.

Шакирҗан. Күбрәк булмыймы соң?

Сәгатьче. Җәһүд булса, өч сум сорар иде. Без рус байларыннан бу хезмәткә йөз егерме бишне алабыз.

Шакирҗан. Ярый, яхшылап төзәт, бәясеннән эш тормас.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем эшне бетерик әле. Минем бер дә вакыт юк.

Шакирҗан. Хәзер була. (Сәгатьчегә.) Кем, син инде эшкә ашырырлык итеп яхшылап төзәт.

Мансур. Мине озак көттерергә уйлыйсызмы?

Шакирҗан. Ә, кем, хәзер була. Син инде машиналарның тузаннарын да сөрт, һаман да һаман сәгатьче чакырып булмый.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, чынлап әйтәм, минем вакытым юк.

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш. Әйе, минем дә вакытым юк. Тиз генә йомышыгызны әйтегез дә китегез.

Мансур. Китап басылып чыгып, сатыла башлавына ике ай булды. Ә сез әле һаман миңа гонорар биргәнегез юк.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, китабыгыз өчен акчамы?

Мансур. Әйе.

Шакирҗан. Күпме?

Мансур. Безнең башта сөйләшүебез ике мең бастыру иде. Мин шуңа карап китапны егерме биш сумга саткан идем. Әмма сез аны алты мең бастыргансыз икән.

Шакирҗан. Юк, юк, ике мең басылды, ике мең. Аны малайлар сине үртәп әйткәннәр. Йә, хуш, сезгә әкият рисаләгез[1] өчен күпме бирик соң?

Мансур. Ничек күпме? Вәгъдә буенча, ике меңнән егерме биш сум акча. Ун данә китап. Ә дүрт меңе өчен күпме кирәктер. Мин белмим әле.

Шакирҗан. Әкиятегезне бик матур, пөхтә итеп бастырдык. Үзебезгә дә бик кыйммәткә төште.

Мансур. Анысы сезнең эш инде.

Шакирҗан. Йә, күпме бирик соң?

Мансур. Хәзергә егерме биш сум акча, ун данә китап бирегез.

Шакирҗан. Ярый, өч сум бирим инде, алайса.

Мансур. Ничек өч сум?!

Шакирҗан. Артык бирә алмыйбыз. Бигайбә. Торговый дом артык бирергә риза түгел.

Мансур. Торговый домнарыгызда минем эшем юк. Мин сезнең белән сөйләштем.

Шакирҗан. Ярый, биш сум бирик, алайса.

Мансур. Егерме биш сумнан бер тиен дә ким алмыйм.

Шакирҗан. Җитәр, энем, биш сум җитәр. Аның каравы никадәр шөһрәтең тарала бит.

Мансур. Анысы – икенче мәсьәлә. Сез миңа яхшылыкта шул егерме биш сумны бирсәгез бирәсез, бирмисез икән, мин судка бирәм.

Шакирҗан (торып). Ихтыярыгыз. Без артык бер тиен дә бирә алмыйбыз. Торговый дом риза түгел. Энем, дулама әле, утыр әле. Биш сум да – бик зур акча бит, бик зур акча. Безгә әкиятләрне авылда әбиләр бушлай да сөйлиләр иде. Ә без сиңа акча биреп никадәр шөһрәтеңне таратабыз. Кая, биш сум тәмам алып бетердем дип, шунда кулыңны куеп җибәр әле.

Мансур. Кул да куймыйм, биш сумны да алмыйм. Соң егерме биш сумга килешеп, биш сум алырга минем башыма тай типмәгән бит.

Шакирҗан. Егерме биш сумга хәзерге заманда бер әкият алырга минем дә башыма тай типмәгән, энем.

Мансур. Димәк, биш сумнан артык бирмисез?

Шакирҗан. Бәли[2], әфәндем, бирмибез.

Мансур. Ярый, мин сезне күндерермен әле. (Тора.)

Шакирҗан. Менә мәктәп китаплары язсагыз, күбрәк тә бирергә мөмкин.

Мансур. Актык мәртәбә әйтәм, минем хакымны бирәсезме, юкмы?

Шакирҗан. Биш сум бирәм.

Мансур. Ярый, бер туры килгәндә күндерермен әле! (Ашыгып чыга.)

XI. Шакирҗан һәм Сәгатьче.

Шакирҗан. Иртәгә ачуың басылгач, кирәк булса, килеп алып китәрсең әле. Йә, кем, буламы?

Сәгатьче. Бу барып чыкты, бай.

Шакирҗан. Йөри башладымы инде?

Сәгатьче. Яшь киленнәр суга барганнан ким йөрми.

Шакирҗан. Йөри, диең, алайса?

Сәгатьче. Шаулата гына… Кая, бай, мине җибәрсәгез инде.

Шакирҗан. Ярый, Аллага тапшырдык. Хезмәтеңә соңга калма.

Сәгатьче. Хезмәт хакымны биреп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, ничә тиен бирик соң?

Сәгатьче. Бер сум. Килешкәнчә.

Шакирҗан. Бер сумлык монда нинди эш булсын.

Сәгатьче. Башка кеше өч сум алыр иде. Материал керттем бит мин анда.

Шакирҗан. Ярый, утыз тиен бирермен. Сәлясун[3].

Сәгатьче. Бай, җәберләмәгез.

Шакирҗан. Син үзең җәберлисең әле. Йә, җитәме?

Сәгатьче. Юк, булмый. Ярый, сиксән тиен алырмын инде.

Шакирҗан. Ярый, кырык тиен, әрбәгун[4] итим инде, алайса.

Сәгатьче. Ичмасам, җитмеш тиен бирегез! Кырык тиенлек материал гына керде.

Шакирҗан. Әрбәгун җитәр. Бездә кырык тиенгә бөтен көн хезмәт итәләр. Ә син бер минутлык хезмәтеңә кырык тиенне азсынасың. Алладан куркырга кирәк, энем.

Сәгатьче. Йә, ярый, булган булган инде. Алтмыш тиен итегез!

Шакирҗан. Кырык тиен бик җиткән. Мин сезгә дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, бирегез, илле тиен.

Шакирҗан. Кырык тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм. Дога кылырмын мин сезгә. Әйе, дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, ярый, бирегез кырык тиенегезне.

Шакирҗан. Ә, кем, сәгать бер атна йөрсен әле. Әгәр дә туктамаса, кибеткә төшәрсез дә, шунда акчагызны бирермен.

Сәгатьче. Иште бу ишәк чумарын. Бай, бәйрәмгә акча бик кирәк иде шул.

Шакирҗан. Бәйрәм узганчы сынап карыйк. Акчагыз бездә югалмас. Ярый, хуш, минем эшем бар. (Читекләрне алып китә башлый.) Ә, кем, синең читек ямарга осталыгың юкмы?

Сәгатьче. Анысын булдырып булмас. Шулай да акчага кайчанрак керим соң?

Шакирҗан. Бәйрәмнәр үткәч.

Сәгатьче. Ярый, сәламәт булыгыз.

Шакирҗан. Хуш, хуш, Алла абруй бирсен. Чибәр егет икәнсең.

Сәгатьче чыга.

XII. Шакирҗан ялгызы.

Шакирҗан (урындыкка менеп сәгатьне суктырып карый). Аннан-моннан гына чокып алды. Таракан гына кысылган булгандыр әле. (Төшеп, акча сандыгын ачып, акча саный башлый.)

Шулвакыт Сәляхетдин белән Шәрифҗан килеп керәләр. Күзләрендә битлекләр. Киемнәре алмашынган. Башларында париклар.

XIII. Шакирҗан, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.

Сәляхетдин (каушап, калтыранып). Руки вверх! Тыныгызны чыгарасы булмагыз! (Пугачын Шакирҗанга төзи.) Әгәр бер генә сүз эндәшсәгез, шул минут башыгызга пробка керер.

Шәрифҗан. Пуля керер.

Сәляхетдин. Әйе, пуля керер.

Өстәлдән акчаны алып чыгарга хәзерләнәләр.

Шәрифҗан («бомба» ны калтыратып идән уртасына куеп). Әгәр дә бездән соң урыныгыздан кузгалсагыз, бу бомба шартлар. (Акчасын төшерә.)

Шакирҗан акчага ташлана. Өчәү тартыша башлыйлар.

Шакирҗан. Бирегез! Бир! Минем акчаларым!.. Минем акчаларым!..

Сәляхетдин белән Шәрифҗан Шакирҗанны егалар. Шакирҗан, аларның чәчләренә ябышып, ике кулында ике парикны тотып кала. Шашына, Сәляхетдин белән Шәрифҗан эшләпәләрен тотып йөгереп чыгалар. Шакирҗан ялгыз калгач, «бомба» ны күреп куркып, акча сандыгына ташлана.

Караул! Караул!..

Бүлмә буйлап шашып йөри. Ялгыш бомбага басып сикереп китә. Габбаса, Гөлҗамал һәм Гыйлаҗ бабай керәләр.

Китегез, кит!.. Шартлый… Алыгыз аны! Алыгыз, ташлагыз!.. Палисәгә барыгыз! Палисәгә! Палисәгә!..

Гөлҗамал «бомба» ны кулына ала.

Ташла! Ташла! Харап итәсең!.. Ташла, дим мин сиңа! Ташла!..

Гөлҗамалга суга. Гөлҗамал «бомба» ны кулыннан төшерә.

XIV. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.

Сәйфетдинов. Нәрсә бар? Ни булды?

Шакирҗан (җикеренеп, аңа каршы барып). Руки вверх!.. Руки вверх!..

Сәйфетдинов кулларын күтәрә.

Шакирҗан. Руки вверх ясап… (Буыла.) Ах, әйтә дә алмыйм… Утыз мең сум акчамны талап чыгып киттеләр…

Сәйфетдинов. Хәзер начальство килә. Ничә кеше?

Шакирҗан. Ике… Өченчесе әнә… («Бомба» ны күрсәтә.)

Сәйфетдинов. «Бомба»!

Шакирҗан. Зинһар, хәзер чыгып тот үзләрен! Бәйрәм чәйлеге дә, корбан ите дә бирермен. Нәрсә торасың катып? Бар, дим! (Кулында парикларын селки.)

Сәйфетдинов. Тес-сс!.. Начальство кило. (Ишек төбенә барып баса.)

Пристав керә.

XV. Әүвәлгеләр һәм пристав.

Пристав. Нәрсә бар? Ни булды? Исәнмесез? (Шакирҗанга кулын бирә.)

Шакирҗан. Харап булдык, Микалай Ләксәндрич, харап булдык.

Кулы урынына парик тоттыра. Пристав куркып, сискәнеп китә.

Сәйфетдинов. Ваше благородие, «бомба»!

Пристав (тагы сискәнеп). Ә? «Бомба»?! Кая?

Сәйфетдинов. Менә, ваше благородие!

Пристав, аның артыннан Шакирҗан, аның артыннан Сәйфетдинов «бомба» әйләнәсендә куркып, саклык белән генә әйләнәләр.

Пристав. Әйе, «бомба»!

Сәйфетдинов. Ваше благородие, динамит түгелме икән?

Пристав (сискәнеп китеп). Әйе, адская машинага да охшый. Әй син, Сәйфетдинов, хәзер барып жандармский управлениегә хәбәр ит. Хәзер сыщиклар һәм адская машина алырга инженерлар җибәрсеннәр!

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие! (Чыга.)

Пристав. Мин сезнең белән хәзер протокол язармын. (Парикларны күреп.) Ә болар нәрсәләр?

Шакирҗан. Чәчләре кубып калды.

Пристав (кулына алып). Аһа!.. Париклар! Монда зур шайка булган булырга кирәк. (Утырып яза башлый.) Чит кешеләр чыксыннар!

Гөлҗамал, Гыйлаҗ бабай чыга.

Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Утыз мең.

Пристав. Нәрсә?!

Шакирҗан. Әйе, утыз мең сум.

Пристав. Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Ике.

Пристав. Өсләрендә нәрсә иде?

Шакирҗан. Күрмәдем.

Пристав. Ничә яшьләрендә?

Шакирҗан. Белмәдем.

Пристав. Башларында нәрсә иде?

Шакирҗан (парикларны күрсәтеп). Менә чәч!

Пристав. Аһа!..

Садрый керә.

XVI. Әүвәлгеләр һәм Садрый.

Садрый. Нәрсә булды сездә? Исәнмесез, Николай Александрович!

Пристав. А, а! Исәнмесез, Садрый Мортазич! Менә монда шайка эләктердек әле.

Садрый. Шайка!

Пристав. Чү, чү, Садрый Мортазич! Динамо-машина бар. (Шакирҗанга.) Ә бүген сезгә кемнәр килде?

Шакирҗан (тәмам хәлдән таеп). Бер приказчик килгән иде. Аннан соң Сәгатьче сәгать төзәтеп китте. Аннан соң… теге әкият язучы Мансур малай килгән иде.

Садрый. Ул ни өчен килгән иде?

Шакирҗан. Әкияте өчен акча сорарга.

Садрый. Акча бирдегезме?

Шакирҗан. Бирдем дә, аз дип, алмыйча чыгып китте.

Пристав (зур эш ачкан шикелле). Так, так, так…

Шакирҗан. Ачуланып, янап чыгып китте.

Пристав. Янады, дисезме?

Шакирҗан. Янады.

Садрый. Николай Александрович, бер генә минутка монда килегез әле. (Читкә чакыра.)

Пристав. Чем могу служить, Садрый Мортазич?

Садрый. Бу талауда шул Мансурның катнашы булырга тиеш.

Пристав. Ни өчен алай уйлыйсыз, Садрый Мортазич?

Садрый. Ул беркөн дачада шулайрак аңлатты. Безнең әле татар байларыннан аласы иманаларыбыз бик күп, диде.

Пристав. Дальше?

Садрый. Аны шул талау алдыннан гына, бүген түбәндә парадный төбендә бер кеше белән сөйләшеп торганын күргәннәр.

Пристав. Аһа!.. Мин дә шулдыр дип уйлаган идем. Аның фамилиясе Исмәгыйлов шикелле?

Садрый. Әйе, Исмәгыйлов.

ХVII. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.

Сәйфетдинов. Дежурныйны жандармский управлениегә җибәрдем.

Пристав. Ярый. Әй син, Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие!..

Пристав. Ә безгә теге бүлмәгә чыгып протоколны тәмам итәргә кирәк. Аңынчы инженерлар да килеп җитәр. (Кәгазьләрен җыеп, ике кулында ике парикны тотып.) Һа, канальялар!.. Эләктегезме?

Уң якка чыгып китәләр. Сәйфетдинов «бомба» алдында үрә катып, кылычын чыгарып, калтыранып басып кала.

Пәрдә.

1
...
...
15