Читать книгу «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Индуса Тагирова — MyBook.

Шушы тугандаш кабиләләр төрле һөнәрләрне, шул исәптән җир эшкәртү һөнәрен дә үзләштергәннәр. Төркиләрдә күп кенә саннар, бөртекле культуралар, яшелчәләрнең атамалары бертөрле. Барлык төрки халыкларда да сабан, бодай, тары, шуларга бәйле урак сүзләре, бакчачылык культуралары кавын, кабак, карбыз, алма сүзләре бертөсле яңгырый.

Алай гына да түгел, кавын, карбыз, кабак сүзләре башка телләргә дә, шул исәптән славян телләренә дә кергән. Димәк, төркиләр бу һөнәр белән борын-борыннан ук шөгыльләнә килгәннәр.

Һөнәр дигәннән, алтын, көмеш, бакыр сүзләре шулай ук барлык төркиләрдә дә бертөрле яңгырый. Ә бу аларның алтын-көмешне таба һәм эшкәртә белүләрен раслый. Тимерчелек һөнәрен дә төркиләр беренчеләрдән булып үзләштергәннәр. Туку-тегү, орчык, энә, без, пычак, балта, пычкы кебек бик күп сүзләр барлык төркиләрдә дә бертөрле яңгырый.

Төркиләр алыш-биреш белән дә шөгыльләнгәннәр. Сату сүзе аларның барысына да таныш. Акча, тәңкә сүзләре дә шул турыда сөйлиләр. Карыш, аршын, батман кебек сүзләрнең дә борынгы төрки сүзләр икәнлеген онытырга ярамый. Болары инде – төркиләрдә үлчәү-исәпләү берәмлекләре булуына дәлил.

Тел – иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә аның тугандаш, бер-берсенә якын булганнары арасындагы мөнәсәбәтләр. Хәер, болары – тел галимнәренең эше. Мин исә аларның күпләргә мәгълүм, бәхәссез булган фактларына гына таянам. Беренчедән, борынгы төрки телләр бер-берсенә якын булып, бер телдәге диалектларны гына хәтерләткәннәр. Төрле кабиләләр бер-берсен бик яхшы аңлашканнар. Бүген исә төрки халыкларның һәрберсенең формалашкан үз телләре яши. Аларның бер-берсенә шактый ерак торганнары бар. Әйтик, чуваш яки якут телләре башка төркиләргә аңлашылмастай дәрәҗәдә. Икенчедән, кайчандыр шанлы булган телләр, ни кызганыч, бүген күләгәдәрәк калалар. Бу турыда сүз башлаганда, уйгур факторын искә алмасам, бу зур хата булыр иде. Чыңгыз хан, дәүләт төзелешенә керешкәч, зурайганнан-зурая барган империя белән идарә итү ихтыяҗыннан чыгып, үз тирәсенә укымышлыларны җыя. Аларның күпчелеге уйгурлар булганлыктан, дәүләт документларын төзү уйгур язмасына һәм уйгур теленә нигезләнә торган була. Тик Урал артына күчү белән уйгур теленә җирле төрки телләр, бигрәк тә кыпчак теле зур йогынты ясый. Ул, нигездә, җиңелә. Ләкин уйгур теле бигрәк тә дәүләт документларында сакланып калган. Моңа галим Ленар Абзаловның кандидатлык диссертациясендә ышанычлы дәллиләр бар[10].

Бүген инде юкка чыккан кыпчак теленә дә игътибар җитми. Ә ул кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган. 1303 елда Алтын Урда белән сәүдә итүчеләр өчен кыпчак сүзлеге «Codex Cumanicus» төзелә. Бу кулланмада бүгенгәчә яшәп килгән бик күп әйтемнәр бар. Андагы сабан җимер, сабан сермәк, сабанчы, арпа, борчак, мәк сүзләре бүгенге татарлар өчен ят түгел. Шул ук Италия финансисты Франческо Пеголотти үзенең 1340 елны язылган «Ia practica della mecatura» исемендәге Җучи олысы белән сәүдә итүчеләр өчен язылган кулланмасында юкка гына үзләренә ярдәмгә төрки телне белүчеләрне ялларга киңәш итмәгәндер. Кыпчаклар үзләре башка төркиләр арасына сеңә, телләре төркиләрнең уртак теленә нигез булып ята. Моны «төрки-татар теле» диләр. Алтын Урдада ул дәүләт теленә әверелә.

Әгәр дә без бүгенге көнне телебез күбрәк рәвештә кыпчак диалекты нигезендә формалашкан дисәк, ялгышмабыздыр. Гомумән, без беркадәр кыпчаклар да. Казах, кыргыз, башкорт туганнарыбыз турында да шул ук фикерне әйтергә мөмкин.

Милли моңыбыз

Аны безгә борынгы бабаларыбыз васыятъ итеп калдырган. Тарихның башы булган кебек моңның да юл башы, географик ноктасы булырга тиештер. Ул менә монда Идел-Урал буйларында яралганмы, әллә инде Алтай, гомумән Урал арты, киңлекләрендә туганмы? Минем бу сорауны куюымның сәбәбе шунда: кайбер галимнәребез, татар эзләрен телебездән яки археологик калдыклардан гына эзләп, моң, татар милли моңының тарихын искә алмыйча, берьяклы гына нәтиҗә ясыйлар кебек. Шунлыктан мондый сорау да туа: төрки һәм татар моңы бер тамырданмы, әллә ул тамырлар үзгәме? Әйтик, төрекләр, азәрбайҗан, үзбәк халыкларының музыкасы һич кенә дә безнекенә охшаш түгел. Бу халыклардагы музыка фарсылашкан яки греклашкан булса кирәк.

Ә менә төрки булмаган япон, кытай һәм кайбер башка Ерак Көнчыгыш халыкларның моңы безнекенә охшаш. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче профессор Чянь-Бин: «Бездә сезнең музыкагыз, без аны сездән алдык, без аны Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Япониягә дә таратучылар», – диде. Әгәр дә безнең моңыбызның юлбашы Идел-Урал булса, ул әллә шул вакытта ук Кытайга барып җиткән булыр иде дигән фикер дә туа. Һәм ни рәвештә ул моң инде бүген Идел-Урал татарлары моңына әверелгән? Шигырьләре моң булып яңгыраган шагыйребез Зөлфәт моңны әйтелмәгән сер дип юкка гына бәяләмәгәндер. Ул сергә үзе милли хисләр белән сугарылган кеше генә үтеп керә аладыр. Бер милләттәшенең җырын «хәйран булып» тыңлаган Тукайның йөрәгенә җырчының «милли хисләр белән ялкынланып», күңеленнән «сызылып-сызылып чыккан» аһәңе шагыйрьнең күз алдына «Болгар һәм Агыйдел буйларын» китереп бастыра. Тукай моңнарыбыз сеңгән җырларны «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгесе» дип язган. Әйе, милли моңнарыбызга тарихыбыз сеңгән.

Профессор Марсель Бакиров шушы моңның, төрки кабиләләрдә барлыкка килүе һәм аның кытайлар арасында таралуы хакында шактый кызыклы мәгълүмат туплаган. Ул язганча, Кытай империясенең музыка палатасы булган һәм Кытай императоры шушы палатага һуннарның көйләрен, җыр-моңнарын туплау, өйрәнү бурычын куйган. Һәм бу бурыч үтәлгән дә. Бик тиз арада төрки моң кытайларга күчкән. Гомумән, кытайлар төркиләрдән тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Кытай императорлары аларның гореф-гадәтләрен үзләштерә торган булалар. Э. Х. Паркер язганча, Кытай империясенең чиктәш дәүләтләре «татар рухы белән сугарылган була»[11]. Әмма борынгы бабаларыбызның да кытайлардан күп нәрсә үзләштерүен әйтми үтү хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде. Җир эшкәртү, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һәм башка бик күп кәсепләр аларга кытайлардан күчкән.

Тик монысы сүз уңаеннан гына. Сүзем исә милли моңыбыз турында. Мәшһүр Зәки Вәлиди үз истәлекләрендә төрки моңның бөтен тулылыгы белән Казан татарларында саклануы турында яза һәм моның сәбәбен заманында Казан тирәсенә Алтайдан күчеп килгән алчи кебек татар кабиләләре килеп утыруында күрә. Милли моңыбызны алар алып килгән дип саный. Димәк, бүгенге татарның шушы бер рухи тамыры да Урал артына, Алтай җирлегенә барып тоташа. 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта[12] татарларның Европада тик физик яктан гына яшәүләре, рухларының Урал артында калуы турында язылган. Әлбәттә, монда берьяклылык юк түгел, чөнки төрки-татарлар өчен Европа беркайчан да чит-ят булмый. Аларның шактые, әйтик, кыпчак, хәзәр, болгарлар, монда борын заманнардан бирле яшәп, хәтта дәүләтләр төзегән. Тик шулай да монда беркадәр дөреслек тә юк түгел.

Моңыбызга багышлаган сүземне шул ук Зәки Вәлидигә таянып дәвам итәм. Ул 1920 елның җәендә Мәскәүдән китешли Әстерхан тирәсендә милләттәшләребез җыелган мәҗлестә бер татарның җырлавын хозурланып тыңлый. Шул җырлар арасыннан «Нәникәйҗан» исемле җырга аеруча басым ясый. Бу җыр 1340 елны Туктамыш ханның кызы Нәникәйҗанның бер караим егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Караимнәр, төрки булсалар да, иудаизм динендә булалар. Шунлыктан кызга аңа кияүгә чыгу тыела. Кыз кайгысыннан кыядан упкынга ташлана. Зәки Вәлиди бу җырның нотасын яза алмадым ди, ләкин аның бик нык «Тәфтиләү» көенә охшаганлыгына игътибар итә. Соңрак ул Төркиядә шушы җырның нотасын да таба. Тик менә ул хәзерге ноталарга охшамаган була.

Монда мине кызыксындырган тагын бер нәрсә бар. «Тәфтиләү»не татар полковнигы Тәфкилевнең башкорт восстаниесен бастыруына багышланган җыр диләр. Әлбәттә, андый җыр бар. Тик менә баштарак ул Тәфкилевнең нәкъ «Нәникәйҗан» кебек үк гашыйк булып, бәхетсез мәхәббәт кичергән үз кызына багышланган җыр була.

Бөек Тукай милли моңны, көйне турыдан-туры тарихка бәйләгән. Ул татар моңының халык язмышы чагылышы икәнлеген күзаллаган. Музыка белгече Земфира Сәйдәшева, үзенә кадәрге тикшеренүчеләргә таянып, юкка гына: «Без әле һаман да Тукай бәяләмәсе биеклегендә яшибез», – дип язмагандыр[13].

Болгар һәм хәзәр тамырларыбыз хакында

Минем Урал арты мәсьәләләренә озаклап тукталуымны шушы тамырларыбызны инкяр итү дип карау ялгыш булыр иде. Безнең өчен алар ифрат әһәмиятле. Бервакыт минем «Кара-каршы» программасындагы кайбер тапшыруларымны караганнан соң, бер милләттәшебез монголлар безнең болгар бабаларыбызны үтергәннәр, Болгарны тар-мар иткәннәр, нигә шулай булгач, сез татар-монгол тарихын шулкадәр күп яктыртасыз дип үпкә белдергән иде. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Әмма тарихыбызның зур бер чоры татар-монгол мөнәсәбәтләрен колачлый, аны сызып ташлап булмый. Булган тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Минем максат аны тик дөрес итеп күрсәтергә тырышудан гыйбарәт.

Әйе, Болгар чоры – тарихыбыз, дәүләтчелегебезнең иң ныклы нигез ташларыннан берсе. Бу ниндидер ят тамыр түгел. Болгарлар, хәзәрләр һәм башка төркиләр белән берлектә, Төрки каганлыкларында да шактый озын-озак гомер кичергәннәр. Тик монда монголлар, Болгар җирләрен яулаганчы ук, татарларга карата вәхшилек күрсәтүләрен дә онытырга ярамый. Ә инде менә болгар, кыпчак җирләренә кереп утыргач, алар үзләре төркиләр арасында калалар. Әйткәнемчә, ныклап төркиләшә башлыйлар, ислам йогынтысы аларга да кагыла. Шунлыктан бик зур тетрәнүләрдән соң Алтын Урда чорында Идел Болгары да яңа сулыш ала, аның яшәү киңлекләре арта. Гомумән, бу Болгарның алтын чоры дип әйтергә мөмкин.

Бу – халкыбызның ислам динен кабул иткән, ислам мәдәниятенә килеп кушылган чор. Болгарлар Урал артыннанан килгән төрки-татарларны, шушы дин белән каршылап, мөселман дөньясына алып кергәннәр. Алтын Урда дәүләтендә төркиләр өр-яңадан кавышалар. Элекке һөнәрләрен дәвам итеп, яңаларын үзләштерәләр. Болгар халкыннан Алтын Урда шәһәрләр төзү һөнәрен үзләштерә, ул шәһәрләр дәүләтенә әверелә. Сүз бөтен шартлары тудырылган шәһәрләр турында бара. Болгар Алтын Урда шәһәрләре үрнәгенә әверелә. Монда суүткәргечләр дә, канализация дә, мунчалар да, башка уңайлыклар да була. Археологлар Алтын Урда дәүләтендә шундый затлы 190 шәһәр хәрабәләре табалар. Болар барысы да диярлек – болгар тамырыбызның игелекле шытымнары.

Бүгенге татарларда хәзәр тамгасы да бар. Хәзәрләр турында мәгълүматлар шактый күп. Билгеле булганча, Хәзәр каганлыгы Төрки каганлыкның зур бер кыйпылчыгыннан барлыкка килә. Хәзәрләр Идел буенда беренчеләрдән булып тәңкә акча суга башлыйлар. Профессор Әзһәр Мөхәммәдиев аларның VIII–IX гасырларга туры килгән меңләгән тәңкәләрен табып тикшергән. Аның әйтүенчә, аларның күбесендә гарәп хәлифәләренең исемнәре язылган. Димәк, шушы дәүләтнең югары катлавы, шул исәптән каган үзе дә, иудаизм динендә булуына карамастан, халыкның күпчелеге ислам динен кабул иткән дигән сүз. Ибне Фадлан аларның башкаласы Итилдә ун меңләп мөселман яшәп, анда аларның утызлап мәчетләре булуы турында язган. Хәзәр каганлыгы юкка чыккач, хәзәрләр башка төркиләр белән бергә гомумтатар милләтен тәшкил итәләр. Әзһәр Мөхәммәдиев һәм кайбер башка тикшеренүчеләр мишәрләрне хәзәрләрнең дәвамы дип карыйлар. Мондый карашларда шактый дөреслек булса кирәк.

Халкыбызның килеп чыгышы турында сүз алып барганда, кыпчакларның, беркадәр болгарларның, монгол яулары килгәнче үк, славяннар белән мөнәсәбәттә булуын истә тотарга кирәктер. Сугышлар да, төрле бәрелешләр дә булмаган түгел. Булган. Ләкин күбесенчә тынычлык мөнәсәбәтләре сакланган.

Бүгенге татарның канында фин-угор кушымтасы да юк түгел. Чөнки мордва, мари, удмуртлар гасырлар буе татар күршеләре булып яшәгәннәр. Аларның шактые татарлашып, милләтебезнең бүленмәс өлешенә әверелгән. Мәшһүр Ризаэддин Фәхреддин дә: «Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал»[14], – дип язган.

Тик ничек кенә булмасын, Тукаебыз язганча «без татарлар һаман да татарлар булып калдык». Безнең атамабыз да, җыр-моңнарыбыз да тирән тамырлы. Алар безгә дистәләгән гасырлар аша кем икәнлегебезне искә төшереп торалар. Һаман да шулай була күрсен иде.

2012