Читать книгу «Каеннар сары иде» онлайн полностью📖 — Хәсән Туфан — MyBook.

I

 
Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә,
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.
 

ГОМЕРЕМ ЮЛЫ

 
Зирәк илем, кыю, чая илем,
Сиңа бит бер сүзем бар минем, –
Йә үлемемдә шуны, йә теремдә
Искә ал идең:
 
 
Һәр эшне мин
Башкардым тик бары
Синең өчен кирәккә күрә.
Кирәк төштә утка-суга кердем
Бата-чума һәм яна-көя.
 
 
Йөрәгемне, илем,
Кул кылмаган
Саф рәхмәтең синең иркәли.
Дулкынланып шулай, канатланып
Үтеп барам гомер үтәли.
 
 
Һәлакәтләр юлда очрый калса,
Кирәк булса корбан булуым,
Дөнья сиңа әйтә алыр, илем:
– Үзең кебек иде бу улың!
 
 
Сиңа, илем, антым бу минем.
Мин тик шуны әйтмәкче идем.
 
1956

«Иске көнгә, нәләт төшкерегә…»

 
Иске көнгә, нәләт төшкерегә,
Ни дисәң дә аңа аз сыман:
Мин каралып беттем ул тормышта
Сусыз җирдә үскән каз сыман.
 
 
Карт-корылар әйтә торган иде:
«Кырыктан соң акыл утыра…»
Акыл микән? Кырык аръягында –
Анда картлык көтеп утыра.
 
 
Мин «калошка утырмыйча гына»
Утырмакчы идем акылга,
Эшнең алай барып чыкмаслыгын
Аңлаттылар миңа – факырга…
 
1937

«Алтын куллы халык булсаң да, син…»

 
Алтын куллы халык булсаң да, син
Бәхет йөзе күрә алмадың.
Эткә ыргытылган сөяк кебек,
Аяк асларында аунадың.
 
 
Кеше булып туган булсаң да, син
Кеше төсле яши алмадың.
Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,
Баяр җирләрендә аунадың.
 
 
Парахудта – багаж арасында,
Тимер юлда – сәке астында,
Төрмәсендә бары түр башында
Урын бирде сиңа бу дөнья.
 
 
…Сан ягыннан байтак булсак та, без
Сансыз халык идек Рәсәйдә.
 
1937

НИ КӨТӘ СИНЕ ЯКЫНДА?

 
Бу төштә яңа кеше син,
Сизенми әле башың,
(Чәчләре генә әлегә
Кырылган бары аның).
 
 
Сизенми әле синең баш
Ни көтә алда тагы.
Мондагы сагыш!.. Туганкай,
Үлчәрлек димсең аны?!
 
 
Бу сәер хәлләр, янәсе,
Вакытлы язмыш кына.
«Зэк» дип аталуы да
Очраклы ялгыш кына,
 
 
Бер иптәш синең «эш»еңне
Тикшерә җайлап кына,
Бәланең әле баласын –
Иң вагын сайлап кына…
 
 
Сизенми әле синең баш:
Ни көтә алда аны.
Тик чәче генә фәкыйрьнең
Кыркылган әле бары…
 

«…Җитәкләп» китерделәр дә…»

 
…«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар:
«Исәнлек-саулык» сорашып,
Анкета тутырдылар.
 
 
Ул «Идел-Урал» турында
Нәрсәдер сөйли, сорый.
Ә минем күңел еракта,
Иректә очып йөри.
 
 
«Ничек, – дим, – якын танышлар
Булмасын болар минем?
Идел ул – туган җирем ич!
Ә Урал – торган җирем!
 
 
Кем дә кем, әйтик, әгәр дә
Бөтенләй өмми түгел,
Ул «Урал эскизлары»м бит
Аз гына белми түгел.
 
 
Уралның, иптәш, ялкынлы
Халыгын сөйде йөрәк.
Бозларын түгел, Иделнең
Кызларын сөйде, димәк…»
 
 
Килешле итеп кенә, ул
Өстәлгә ямый-ямый:
«Без сиңа иптәш түгел! – ди, –
Абайлап сөйләш, абый».
 
 
Җилкенеп җайлы гына бу,
Килешле генә дулап:
«Без түгел, сиңа иптәш, – ди,–
Тамбов бүресе, дурак!..»
 
 
«Әйе, – дим, – иптәш түгел без,
Бусы, – дим, – пожалуй, рас.
Ә дустым урыны турында…
Ул ягың ялгыш бераз.
 
 
Дускаем китте бит аннан,
Ул анда кайтмас тагын,
Мәңгегә безнең йөрәктә
Калдырып урманнарын…»
 
 
Үз эшен бик тә уңышлы
Үтәгән кеше сыман,
Кулларын уып куя бу,
Мин исә уйга чумам…
 
 
«Ә-ә-ә, – ди бу, – Тамбов…
Урманнар… Китүе сезгә анык…
Инде баш тартып карагыз,
Сүзләрең безгә танык…»
 
 
Хет үтер, кабул итәлмим
Мин сезнең сүзне бөтен.
Тын Тамбов урманнарыннан
Аеру аны читен:
 
 
Ул үзе барган тарафка
Ияреп барды алар,
Мәңгегә безнең халыкның
Күңлендә калды алар.
 
 
Такташы белән кулга-кул,
Казанга килде алар.
Такташ юк. – Мәңге халыкның
Күңелендә инде алар.
 
 
Мәңгегә китте. Җыр калды.
Тылсымлы безнең нәсел:
Дәверләр үтә, гасырлар, –
Ә усак һаман яшел!
 
 
Дәверләр, чорлар үтәләр, –
Ә усак шаулый һаман.
Ил белән бергә баралар
Киләчәк көнгә табан…
 
 
Хәтерли минем йөрәгем
Дустымның туган ягын,
Тамбовтан безнең йөрәккә
Күчерелгән урманнарын…
 
 
«Ә… ник, – ди, – кәпәч киясең?»
«Минем, – дим, – картус шулай,
Туганнан бирле түгел дә,
Тукайдан бирле бугай…»
 
 
«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар,
Төрле хәл сорашып, шулай
Анкета тутырдылар…
 

«Берәү – бите тәтине…»

 
Берәү – бите тәтине,
Берәү – нәни тәпине,
Берәү исә сөя ярның
Кайсы иң дә… әпиле.
 
 
Берәү сөя маллыны,
Берәү сөя данлыны.
Асыл кеше сөя бары
Җаны гүзәл җанлыны.
 
 
Берәү малга өйләнә,
Берәү данга өйләнә.
Йа Илаһи, безләрне дә
Шундый бәндә әйләмә!..
 
1948

«Үлем белән байтак тапкыр инде…»

 
Үлем белән байтак тапкыр инде
Күзгә-күз без туры килештек.
Ул ыржаеп карап торды миңа
Читлектәге сыртлан шикелле.
 
 
Әллә дөнья шунда, әллә судья
Аерып тора әле гел генә.
Бер килер бит ләкин ул имансыз,
Букет тотып килмәс, билгеле…
 
 
Мин якыннан күргәнем бар аны:
Тимер тырнаклары кыналы…
Тәне күм-күк. Сөяк кулларында
Кан таплары аның… Кем каны?
 
 
Бәлки, безнең дуслар каныдыр ул –
Хәбәре юк кордашларныкы?
Юри аны безгә китергәндер
Алар киткән эзләр аркылы…
 
 
Серле һәлакәтен мәрхүмнәрнең,
Дөньядагы соңгы көннәрен,
Ташсыз каберләре кайдалыгын –
Барсын, барсын ачык белгәнен
 
 
Нәрсәседер аның әйтеп тора.
Нәрсәседер, кара йөземе?
Бернинди дә битлек асларына
Яшереп булмый торган күземе? –
Нәрсәседер аның әйтеп тора…
 
 
Ул ыржаеп күз төбәгән миңа
«Вәт, бусы да каба…» дигән күк.
Бәбәкләрен миңа терәгән ул.
Ә мин исә «Пока!..» дигән күк,
 
 
Бүрегемне артка күтәрәм дә
Китәм иртәгәләр эченә.
Ул ыржаеп борнын төртеп кала
Әле… үземә түгел, эземә…
 
1949

«Бер генә сүз, бары бер генә…»

 
Бер генә сүз, бары бер генә…
Җырлар икән аны кем генә?
Кулың-телең чылбыр-богаулы
Беренче һәм ахыргы сүзне,
Бар нәрсәдән кадерле сүзне
Җырлар икән аны кем генә?
Бер генә сүз! Бары бер генә…
 
 
Заман сыман иске ул сүз.
Яшен булып яна.
Сөңге сыман кадый ул сүз,
Яшен булып яна.
 
 
Бабайлар утравы!
Ул сүз хәбәр сиңа,
Ул сүз сәлам сиңа,
Җилфердәсен ул
Ал байрак булып
Утрау чигендә –
Туган илемдә
Таулар иңендә!
 
 
Олы җил дөньяга
Бу сүзне таратты:
– Азатлык!
Азатлык!
Азатлык!
 
 
Көрәшләр ярсуы бу сүздә,
Җиңүләр нидасы.
Тынычлык нидасы ул безгә.
Безнең тормышлар шавында
Безнең богаулар тавышы ул,
Безнең матәмнәр маршы ул.
 
 
Нурлана шушы сүз, балкый
Әниләрнең яшьле йөзендә,
 
 
Нәниләрнең –
Мәгърур ятимнәрнең –
Ачулы күзендә.
 
 
Чәчәк ата ул
Гүрләр гөлендә…
Һәм… тоткыннарның
Мәгърур күңелендә.
 
 
Чәчәк ата ул,
Чәчәк ата ул
Йокысыз төндә
Төрмәләр,
Зинданнар эчендә…
 

…гә

 
Бетсен яклау азгынлыкларны,
Явызларга таҗлар калканмы?
Бүтән лира – ахмак җырчылар
Мактасыннар, әйдә, аларны.
 
 
Сөрелүеңне туган яклардан
Хөрлек итеп, җырчы, син мактан.
Яшь чактан ук сиңа табигать
Бүләк иткән бөек җан һәм дәрт.
 
 
Мәгърур башың имәдең аңа,
Явызлыкны күрсәң каршыңда;
Җырладың син ирек җырларын
Котырынган тиран алдында.
 
 
Куркып тик мәңгелек хөкемнән,
Шүрләмәдең җирдә беркемнән.
Золым, җәза күкрәп торганда,
Синең җырлау бушка булмады –
Ил дәһшәттә чын җыр тыңлады…
 

«Беренче кат күрәм сезне, кырлар…»

 
Беренче кат күрәм сезне, кырлар,
Сезне, кешеләр, сезне, гөлләрем.
Кояш кына иске таныш монда,
Кояш кына, кадерлеләрем.
 
 
Сәлам алып килеп кайлардандыр,
Хәбәр китереп гүя бу якка,
Җылы җилләр үтә юл аркылы,
Йомшак кына кагылып куакка.
 
 
Беренче һәм соң кат күргән кебек
Карап килдем бу киң дөньяга:
Гөлчәчәкләр калгып утыралар
Кырлардагы җылы юлларда…
 
 
Кемнәр мине монда китерделәр,
Шундый иске, изге далага?
Бәлки, алар яман кешеләрдер дә…
Юк үпкәм, юк минем аларга.
 
 
Кул куйдырды миңа кырыс язмыш
Көн итәргә мәңге еракта…
Мин яп-ялгыз әле, таныш түгел
Бер чәчәк тә, хәтта куак та…
 
 
Әй, даһилык даулап һәрбер чатта
Һәйкәлләргә менгән Нероннар.
Кайда сезнең даулап исән чакта
Мәңгелектән алган урыннар?
 
 
Арынып ул салкын алкышлардан,
Сафланыр, дим, беркөн җир йөзе –
Иң ирекле мәхәббәттән төзелә
Чын һәйкәлнең һәрбер кирпече…
 
 
Тик мин булмам. Ә сез җитәрсез ич
Ул көнгә дә, җилләр, гөлләрем.
Тапшырсагыз минем сәламемне
Илкәемә, кадерлеләрем?!
 
1951

«Ни гәзитә синдә, ни радио…»

 
Ни гәзитә синдә, ни радио!
Җилләрең дә телсез, япан кыр!
Бер хәбәрсез, бер сәламсез яшәү
Үзеңә дә синең ямандыр!
 
 
Җилләрең дә телсез кебек синең,
Мәңге тынлык синдә, япан кыр.
 
 
Кылганыңның сары йөзләрендә
Сары сагыш, зәңгәр зар гына.
Синең өстән сөрән сала-сала
Үтеп китә киек каз гына.
 
 
Идел буйларына җитәр, бәлки, –
Юлы әнә Урал ягына…
 
 
Сыерчык бар. Тургай да бар синдә,
Кәккүкләр дә синдә бар барын…
Бер хәбәрсез, бер сәламсез җирдә
Ямь тапмый ла минем җаннарым:
 
 
Яхшы хәбәр бирсә якты еллар,
Мине эзләп табарлар микән?..
Казык йолдыз асларынамы, бу
Юллар кая баралар икән?..
 
1951

«Сабыр буламы соң сагыш…»

 
Сабыр буламы соң сагыш
Сугыш барышларында,
Хәтта дала төненнән моң
Караңгырак чагында?
«Килер бер көн, кайтырбыз», – дип
Көтимме дә көтимме?..
Сагынуларны, сәламнәрне
Җилгә бүләк итимме,
Әллә фәкать йөрәгемдә,
Йөрәк белән бергә шулай
Җиргә-гүргә илтимме?
 
1951

«Талгын гына искән җилләр…»

 
Талгын гына искән җилләр
Гөлләр исен китерде:
Чәчәкләрдән күбәләккә
Сәлам дигән шикелле.
 
 
Әйтә җилләр күбәләккә
Чәчәкләрнең кайдасын.
Күбәләккә – җил хәбәрче,
Миңа хәбәр кайда соң?
 
 
Түм-түгәрәк Җир шарында
Бар да түгәрәк түгел.
Минем дә бер чәчкәм бар да,
Җаным күбәләк түгел.
 
1951

«Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк…»

 
Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк.
Хатларың да килми күптәннән.
Күңелемнең ике ярын бары
Тоташтырып тора үткәннәр.
 
 
Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып,
Йөрәгемдә һаман саклана,
Гомер үткән саен матурлана,
Кадерләнә бара, сафлана…
 
1951

«Моңлы кәккүкләрең, киек казың…»

 
Моңлы кәккүкләрең, киек казың.
Чәчәкләрең йөзе зар гына…
Күңелләрем төннәр үткән саен
Җилпенәләр туган ягыма.
 
 
Туган туфракларым кире тарта,
Хәбәр килсә иде кайтырга! –
«Сандугачым…», «Агыйделкәй…» диеп,
Сагышларны көйләп тартырга.
 
 
Җырлар алар – тарихы да илнең,
Байрагы да тормыш юлында:
Оран салып, җыеп торган халкын,
Чакыру булып һәрбер буынга.
 
1951