Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
image
 





Юлсызлык – авылның иң зур бәласе. Бөтен СССР юлсызлыктан интегә. Авыллар арасында кыр юлларын, ат сукмакларын бетереп, дамбалар өеп, шуңа таш салган шосселар да төзеп карадылар, ләкин юллар аңа карап кына яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты. Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап, михнәт башлана. Юл булмау аркасында, шәһәр белән авыллар арасында автобуслар да йөрми.

Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд» дип йөртәләр. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла: поезд кызыл төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды. Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле халык утырып та бетмәгән иде. Перрон буйлап, чабыша-чабыша, кешеләр йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет арбалары тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш егетне күреп алды, болар Нариман авылында күңел ачып яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки нихәтле гомер үтте. Ишеттерделәр. Алар Нариманнан үч алырга йөргәннәр, аның калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта эзләп тә килгәннәр. Ул вакытта очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә сабышты, ләкин егетләр аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады, ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике егет, тиз арада поезд эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Альфреды (авырый, күрәсең) бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары, беләкләре юанайган, зур корсак үстергән…

– Сәлам, друган!

– Как халляр?!

Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде, бер сүз дә дәшмәде.

– Авылга мәллә? – дип сорады Альфред.

– Авылга, – дип, төксе генә җавап бирде юлчы.

– Вижу, каефың юк, – дип, Хамисы сүзгә кушылды.

– Әйе, юк…

– Поезд кайчан китә? – дип сорады Альфред.

– Ярты сәгатьтән.

– Да! Вакыт бар икән әле.

– Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, – дип тәкъдим ясады Хамис. – Каефың да күтәрелер.

– Керегез! Тик миннән башка!

– Акча ягы такыр, братан! – дип моңсуланды тегесе. – Синдә юкмы соң?

– Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!

– За падло што-ли?!

– Бәлкем… сыйларсың… Күрәсең… хәл начар… Җиденче көн эчәбез… Запойда… слушай… Может… угостишь… а…

Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең хәлен белү – авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Әлеге очракта исә моны куркаклык түгел, ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә тарыгач, үлем белән яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда, ул шушы йомшаклыгы өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә… Тик киләчәкне белеп булмый икән шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан да кузгалмаган булыр иде…

Шәһәр егетләре, күрми-күрмәгәндәй, вокзал сыраханәсендә сыра чөмерделәр. Нариман, аракы белән дус булмаса да, соңгы арада әзрәк сыра капкалый башлаган иде. Компания өчен дигән булып, үзенә дә бер ярты кружка сыра алды. Тик шуның яртысын да эчеп бетермәде. Ул бертуктаусыз кулындагы сәгатенә карады, поезд китәргә унбиш минут кына вакыт калган иде. Тегеләр дә аңа ияреп чыктылар. Пивнушка янында гына агачлык бар, Хамис та, Альфред та, тәмәке кабызып, шуның эченә кереп бастылар. Ни өчен алар артыннан ияргәнен ул әле дә ахырына хәтле аңлап бетерә алмый. Тиз генә хушлашып, поездга кереп утырасы иде бит юкса! Юк, аяклары аны нигәдер әнә шул якка тартты. Альфред, агач төбенә иелеп, кечкенә йомышын башкарды, Хамис, ярсуланып, дәү агачлар тирәсендә үскән яшь үсентеләргә типкәләп алды…

– Рәхмәт, братан! – дигән булды агач төбендә эшен бетереп яткан Альфред.

– Ни өчен?

– Сыйладың…

Альфред рәхмәтен ничектер төрттереп, астыртын мәгънә салып әйтте. Нариман инде, монда үзенең артык кеше икәнен аңлап, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин аны Хамисның бер төртке сүзе туктатты һәм шул сүз Нариманны бик нык кечерәйтте, мыскыл итте кебек.

– Курыктың, а, друган, куркып сыйладың.

– Минме?!

– Да… син… по ходу…

– Әгәр курыксам, поезддан да чыкмаган булыр идем…

– Курыктың! – дип каныкты Хамис. – Авылыңда герой булып йөрдең, ә монда… ыштаныңа җибәрдең.

– Кабатла! – дип кычкырды аңа Нариман.

– Нәрсә?

– Сүзеңне кабатла!

Шулчак Хамис ветровка кесәсеннән пычак тартып чыгарды. Вакыйгалар зурга китүдән курыккан Альфред Хамисны бу эшеннән туктатмакчы булды, ләкин тегесе аны тыңларга теләмәде, пычагын уйнатып, Нариманга ташланды. Ләкин Нариман да куркып калмады, ыжгырып, Хамиска каршы чыкты. Ярсыган чагында Нариманның теләсә кемне ботарлап атканын яхшы белгән Хамис, шүрләп, артка чигенде…

– Лады… пошутили, хватит…

Дошманының, кулына пычак тотып та, коралсыз кеше алдында куркып калганын күргән Нариман, мыскыллы елмаеп, аңа кул селтәде дә, борылып, перронга таба китте. Сизде ул, сизде теге бәдбәхетнең артыннан йөгереп килгәнен, бик яхшы сизде. Аяк астында корыган яфракларның кыштырдаганына хәтле ишетте, ләкин борылып, саклану чарасын күрмәде. Бу очрашу шулай җиңелчә генә үтеп китәр, бу бәдбәхет явызлык кылырга кыймас, дип уйлады ул…

Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды – пычак тәнне ярып керде. Нариманның күз аллары караңгыланып китте… Шул мизгелдә кечкенә көмеш тайның – Ак маңгайның кушаяклап җәйләү буйлап чабып үткәне күренде… Аннан инде ул, хәле бетеп, аңын җуйды…

Ул өч көннән соң гына аңына килде, үзенә операция ясаганнарын белми дә сизми калды. Кан эчендә яткан Нариманны перрондагы пассажирлар күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы вакытында килеп җиткән, бәхетенә, ул Казан вокзалы тирәсендә генә туктаган булган…

Ул уянганда, аның каршында әнисе Хәлимә һәм палатаның бер чатында Динәсе боегып утыра иде. Авыру уянгач, әзрәк аңына килгәч, ак халатлы шәфкать туташы атылып керде, ул авыруга куелган системаны төрлечә тарткалап төзәтергә тотынды. Аннан табиблар җыйналды. Алар, авыруның хәлен белгәч, үзара нидер сөйләшеп, Нариманга уңышлар теләп, палатадан чыгып киттеләр. Медперсоналдан бушап калган бүлмәдә әнисе белән хатыны гына утырып калды.

– Җә, улым, нихәл хәлең? – дип сорады кайгыдан күз яшьләрен сыгып туйган анасы. Һаман да шул авылда, өйдә утырырга күнеккән, инде шактый олыгаеп барган анасы, шәһәргә барырга булгач, әзрәк киенгән-ясанган һәм шуның бәрабәренә берникадәр матурланып та киткән иде…

– Нариман! Нариман! – Шатлыгын яшерә алмаган Динә ире янына килеп утырды һәм аның кулыннан алды. Ләкин Нариман битараф калды, аны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Динә иренең рәнҗеше бик тә тирәнгә киткәнен аңлады…

– Менә, әни, – дип, бик зур авырлык белән генә эндәште улы, – авылга кайтырга дип чыккан идем…

– Ие, улым, ие…

– …кайтып җитә алмадым…

– Кайтырсың, улым, кайтырсың, терелеп бетүгә үк, авылга кайтырсың, рәхәтләнеп туган нигезеңдә яшәрсең…

Хәлимә, сөйләнә-сөйләнә, кырын күз белән генә килен ягына карап алды. Янәсе, килен ничек уйлый, ничек карый аның бу сүзләренә. Ә килен дәшми, чөнки ул үзенең гаебен белә, каенанасы ни әйтсә, шуңа риза булып утыра. Риза булмас иде дә, бәлкем, ул ананың сүзләренә, ләкин ул сүзләрдә хаклык барлыгын сизә. Нариман, шәһәргә китсә дә, шәһәр кешесе була алмады. Шуның аркасында ул зур җәфалар күрде, кыенлыклар кичерде. Ә бәлкем, җәфаламаска, җибәрергәдер аны иреккә?! Китсен, әгәр дә авылда яшисе килә икән китсен, яшәсен шунда, Динә дә үлмәс, ничек тә яшәр әле. Матурлыгы, җитешлеге бар, ялгызы калмас, әлбәттә. Шулаен шулай да, ләкин нинди хатынның якын ирен иреккә чыгарасы, чит кешегә бүләк итәсе килсен икән?! Әйтүе, уйлавы гына җиңел, ә булганны югалтасы, кулдан ычкындырасы килми бер дә…

Авыру Нариман исә анасы янында, иркәләнеп, бала сыманрак кыланды:

– Әни, алып кит мине моннан…

– Ярый, улым, ярый…

– Калдырма мине монда…

– Юк, улым, калдырмам…

18

Хастаханәдән чыккач, аны авылга кайтардылар. Авыл һавасы аңа яхшы тәэсир итте: сәламәтлеге күзгә күренеп яхшырды. Баласының авылга кайтып, туган өендә яшәгәненә сөенгән ана аның янында йөгереп кенә йөрде. Улына ул ни теләсә, шуны ашатты, эчертте. Бөтенләй аягына баскач, Нариман һәр көнне елгага төшеп су коенды, көнаралаш мунча чабынды…

Күңел дигән нәрсә бер сүрелгәч сүрелә икән, ә аралар бер өзелгәч өзелә икән шул. Нариман, терелеп беткәч, берничә тапкыр хатыны янына барып карады. Ләкин хатынын инде иркәләп, кочаклап йоклый алмады. Чын авыл мужигы, чын крестьян улы булып тәрбияләнгән, гомерлек юлдашын – хәләл җефетен, яратудан битәр, үзенең милке итеп санаган Нариман кабат үз итә һәм аның хыянәтен инде кичерә алмады. Ярты елдан соң алар аерылыштылар. Ул бөтенләйгә авылга кайтты, ә Динә калада калды. Ул, ниһаять, үз теләгенә иреште, Динәсе дә аның теләге белән килеште. Аның авылдаш дуслары Һади белән Зиннур-Зимагур да, инде өйләнешеп, авылда төпләнеп калдылар. Алар икесе дә урып-җыю вакытында ындырда шәһәрдән икмәк чистартырга кайткан кызларны алып калдылар. Дөресрәге, алар башка районнан килгән авыл кызлары иде, ә завод (шунда хезмәт иткәч) аларны авылга ярдәм йөзеннән җибәрде. Заводка һәм кызларга зур рәхмәт, чөнки алар колхозга гына ярдәм итмәделәр, ә Һади белән Зиннур-Зимагурны да бәхетле иттеләр.

Кала белән ике арада йөргән арада, Нариман тимер юл вокзалы перронында Шәмсегаянның улы Миңненазыймны да очратты. Дустын әле дә юләрләр йортында ята дип уйлаган Нариман ялгышкан икән бит. Башта ул Назыймны танымыйча торды, аны күзенә күренә дип кенә уйлады. Чөнки кайчандыр кеше үтергән һәм шундый авыр җинаять кылган кешене кабат иректә күрермен дип, аның уена да кереп карамады. Дөреслектә, ул Назыймны түгел, ә Назыйм аны танып алды. Танымаслык булып үзгәргән үзе. Матур киенгән, кәефе күтәренке. Алар кочаклашып күрештеләр.

– Син кайда соң хәзер? – дип сорады аңардан Нариман.

– Норильскида, Себердә.

– Ничек барып чыктың анда?

– Олы апам – Айсылу апам шунда, кияүдә. Нефтьтә мин хәзер, нефтьтә…

– Тегеннән ничек котыла алдың?

– Котылдым, ә нигә котылмаска! Алар авыл кешесен җүләргә саныйлар, ахрысы, үзләрен акыллы дип уйлыйлар. Ә бездән дә акыллы, хәйләкәр кеше юк бу дөньяда. Авыл кешесе ул кирәк икән тиешле сүзен дә әйтә, кирәк икән башын җүләргә дә сала белә. Кыстати… бөтен җүнле, акыллы кеше авылдан чыккан, авыл үстерә баһадирларны, авыл… Ә син кая?

– Мин Динәдән аерылдым, авылга кайтам… бөтенләйгә…

– Син кайта тор, бер биш-алты елдан мин үзем дә кайтып җитәм, менә әйтте диярсең! Атам нигезенә яңа йорт салып куям. Менә бераз гына акча эшләп алам да. Себердә әйбәт түлиләр, туган, яхшы түлиләр…

Шулай итеп, Назыйм Себер якларына китеп барды, ә Нариман авылга әйләнеп кайтты. Әни янында булырмын, яраткан тракторымда эшләрмен, дип, авылына шатланып кайткан Нариманның бераздан кабат эче поша башлады. Кайчандыр яраткан хатыны белән яшәгән, хатын назына өйрәнгән һәм инде хәзер буйдак хәлендә йөргән егетнең күңеле барыбер китек калды. Әнә шул эч пошуын басар өчен, күңел китеклегеннән арыныр өчен, Нариман да, бик күпләрнең ачы язмышын кабатлагандай, әкренләп эчүгә сабышты. Чоры да шундый каһәрнең, бөтен нәрсәсе эчүгә корылган. Улы өчен ут йоткан һәм аны кабат өйләндерергә хыялланган Хәлимә әлеге читен хәлдән чыгу юлын эзләде. Әйе, авылда кызлар аз кала, ләкин ел саен барысы да китеп бетми, калганы да җитәрлек. Нариманны димләргә тотындылар. Димчесе дә, өйләндерүчесе дә Хәлимә үзе булды. Бик күп кызларны тәкъдим иттеләр аңа, ләкин егет, кире бетеп, һаман да үз турысын сукалады: «Яратмыйча өйләнә алмыйм, әни, аңла!» Бу бәргәләнүләр шактый озакка сузылды. Ләкин Динәнең кияүгә чыгып, бергә яшәгән фатирга чит кеше кайтарып утыртуын ишеткәч, Нариман әнисен күрше урамдагы Кәримә апаның кызына, Зөмәрәгә яучы итеп җибәрде. Үзе бармады, читтә калды. Хәлимә Зөмәрәнең йөрәк белән чирле икәнен, аның «группа»да утырганын белә иде. Әнисе: «Нишлисең син, улым, син бит аны яратмыйсың!» – дигәч, улы: «Бу дөньяда хет бер кешене булса да бәхетле итәрмен», – дип җавап бирде. Укуын тәмамлагач, әнисе янында авылда калган, авыру сәбәпле, җиңел эштә генә эшләп йөргән Зөмәрә, тәкъдим ясалса да, Нариманга йөгереп чыкмады. Кыз (үзенә күрә түгел!) шактый тәкәббер булып чыкты. Ә бу Нариманда кызга карата ачу түгел, ниндидер кызыксыну хисе генә уятты. Аптырагач, ул үзе берничә мәртәбә кызның өенә төште. Иң элек кыз: «Миңа кызганудан гына өйләнергә булсаң, вакытың әрәм итеп йөрмә!» – дигән катгый таләп куйды. Ә егет җавабында: «Яратам, дип әйтә алмыйм, әмма терәгең, тугры ирең булырга ант итәм!» – дигәч, кыз эреде дә төште һәм бер-ике көннән соң ризалыгын бирде. Әллә ни зурдан купмадылар, комсомол туе гына ясадылар. Зөмәрә башта кыз бала тапты, ләкин сабый өч ай да тормады, үлде. Күз тигән, диделәр. Табиблар аңа бүтән бала тапмаска киңәш бирсәләр дә, ул беркемне дә тыңламады: тап-таза ир бала тапты. Аңа Инсаф дигән исем куштылар.

Зөмәрәнең гомере кыска булды, Нариман аның үлемен шактый авыр кичерде. Тормышлар рәтләнеп, Инсаф үсеп җиткәч килеп чыкты бу аяныч хәл. Табиблар хатынының гомере кыска булачагын аңа күптәннән әйтә килделәр, тик Нариманның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ни кызганыч, унсигез яшьлек Инсафы ниндидер сәер сәбәпләр аркасында төрмәгә эләккәннән соң, Зөмәрә бөтенләй бетереште. Нариман шулай итеп ике якын кешесен югалтты: хатынын җирләп кайтканда, малае Инсаф инде икенче ел төрмәдә утыра иде…

ИКЕНЧЕ КИСӘК
ИНСАФ
1

Нигез…

Өй ябык: тәрәзәләре кадакланган. Ян-яклары ашалган имән ишеккә зур амбар йозагы эленгән. Өй эченә шыксыз караңгылык иңгән. Әйтерсең лә монда тормыш (вакыт) туктап калган. Тик ни гаҗәп: озак еллар кеше яшәмәгән йортта гаҗәеп чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә. Бер генә әйбер дә тузып-таралып ятмый: миче акшарланган, өстәл өсләре сөртелгән, табак-савытлар юылган. Туган йорт, туган нигез бүген әнә шундый халәттә, гүя ул хуҗасын көтә кебек…

Тынлык. Моңсу тынлык.

Каяндыр адашып очып кергән бөҗәк, бик каты гына безелдәп, өстәл тирәсендә әйләнде дә кабат тынып калды. Әлеге тынлыкта гүя ниндидер серле пышылдаулар – йорт ияләренең үзара сөйләшүләре ишетелеп алды…

Кинәт агач чыртлап сынган тавыш ишетелде. Кемдер тышта тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып ташлады, һәм өй эченә кояш яктысы бәреп керде, өйгә нур иңде. Ниһаять, нигез уянды, терелде, һәм ул үз тормышы белән яши башлады.

– Исәнме, туган йорт!

Аркасына биштәр аскан Инсафның, тәрәзә аша кереп, беренче эндәшкән сүзе әнә шул булды. Аны туган йортыннан башка беркем дә ишетмәде, чөнки бу өйдә ул әлегә үзе генә иде. Әллә кайтаваз, әллә йорт ияләре телгә килде, һәр тарафтан бердәм булып:

– Исән-ме… и-сән-ме… и-сән-ме… – дигән сәер авазлар яңгырады. Биштәр карават өстенә очты…

– Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй!

Авазлар, ир-ат һәм хатын-кыз тавышы белән чиратлашып, янә кабатланды:

– Исәнме, улым… Исәнме, улым… Кайттыңмы…

Инсаф өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Башын аска иде һәм тын гына елады…

– Исәнмесез… җаннарым…

– Исәнме… исәнме! – диеште йорт ияләре.

– Кайттым… ә сез юк…

– Без юк, юк, – диештеләр алар, – ә син бар, бар…

– Юк!!!

Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел бирделәр, җиде елын утырды. Җиде ел – җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу ирек аны бер дә сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды, шып-шыр өйгә.

Арыганлык үзен сиздерде: Инсаф, башын өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте…

Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды, ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә-йөткерә, кемдер керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай да аның кем икәнлеген аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә иде. Ул ишек йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкычы йозакка кереп калган, ә ул шуны хәзер кире чыгара алмыйча интегә иде…

– Кулым! – дип зарланды ул. – Шушы йозак тәресен! Газаплый да соң инде алай да!

Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә, сискәнеп, шул якка борылды.

– Абау! Кем син?!

– Исәнме, дәвәни! – Егет урыннан торып басты. Кәримә, дулкынланып, йөрәген тотты.

– Инсаф… улым… синмени?!

– Мин, дәвәни, мин!

– И… җаным…

Инсаф әбисен кочаклап алды. Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады авылда. Ул дәү әнисен, аркасыннан сөеп, җиңелчә генә җилкәсеннән чәбәкләде…

– Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән…

– Исән… исән… әле дә ярый Дания апаң…

– Ни булган аңа?

– Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә! Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!

– Кемнәр?

– Әллә кемнәр… товар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар…

– Ачуланма, дәвәни, – дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты. – Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем.

– Нишләп соң туп-туры миңа кайтмадың?!

– Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Шушы йорт, төрмәдә утырганда да, төшләремә кереп йөдәтте…

Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк өянәге белән аның кызы – Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты приступ – бик каты авырды кызы. Операциядән нигәдер баш тартты, соңрак риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, шактый нык эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бербөтен иделәр. Хатыны чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа хатынының үлеме генә түгел, колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булды. Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы Хатыйп башына җитте аның, дигән сүзләр дә шактый йөрде йөрүен, ләкин бу факт расланмагач, гаебе исбатланмаган кешегә яла ягудан ни файда. Кияве әйбәт кеше иде Кәримәнең. Булсын, тормыш барсын дип тырышты. Булдыра алмагач, пар канаты сынгач сүнде бахыр. Ире үлгәннән соң, үз өендә ялгызы гына гомер кичергән Кәримә кызы белән киявенең йортын ташламады, атна саен килеп йөрде, җыештырды, чистартты, хәленнән килгәнчә карады. Өй эчендә чынлап та тәртип иде. Аллага шөкер, инде ниһаять, оныгы да кайтты. Ул кайткач, бу аулак өйгә тагын да ямь керер, иншалла! Инсаф дәү әнисенең тырышлыгын күрде, бәясен бирде, әмма әбисенең тәрәзәләрне такта белән кактыруын гына ошатмады. Тәрәзәләре кадакланган йортны күргәч үк, аның йөрәге сыкрап куйды. Кешенең күзен бәйләгән кебек! Борылып кире китәрдәй булды. Ләкин (дәү әнисе әйткәнчә) кактырмыйча, яптырмыйча да булмый, яшьләр бик әрсез хәзер, иясез йорттан нәҗесле урын ясарга да мөмкиннәр. Болай да инде әнә бер тәрәзәне ватып киткәннәр…

– Улым, сругың бик зур иде ләбаса. Иртәрәк чыгардылармыни?

– УДО белән чыктым.

– Нәстә белән?

– Условно-досрочное освобождение.

– Нәстә соң ул?

– Тәртибем яхшы булды. Шуңа күрә алданрак чыгардылар.

– Ярар, әйбәт булган, – диде Кәримә, өстәл янына чүмәшеп. Ул хәтле зур гәүдәне баскан килеш тотып тору җиңел нәрсә түгел. Җитмәсә, соңгы вакытта аяклары, буыннары да сызлый башлады. – Кайтуың турында хәбәр дә бирмәдең.

– Мин бит армиядән түгел, төрмәдән кайттым. Кемгә әйтим? Ничек хәбәр итим? Аннан… чыгарырлар дип, актык көнгә хәтле ышанмадым.

1
...
...
13