Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
 





– Юк, үзе генә яши. Ниндидер бер хатын, һәр көн килеп, ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә – зал, икенчесендә – йокы бүлмәсе, өченчесендә – китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том… әйтсәм әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган гына прусты… коллекционер…

– Ничек таныштың?

– Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый идем. Әтинең сүләве буенча. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әни әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм», – дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көнне тагын килдем. Күрәм: тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган. Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен, бугазына басып аласы калган ла шул хайванның!

Назыйм… Миңназыйм… гади бер авыл кешесе. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән ир-ат шул бәдбәхет турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде…

– Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, – диде ул, – мин ул бәндәне шушы шакшы, җансыз калага охшатам. Ие, нәкъ шулай. Кала безне – саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга – иблис кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсыңмы, ансыз ул яши алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул: шул таш кала безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып ата. Һавасы чыгып торган резин тупны яисә машина көпчәген күргәнең бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә охшаганбыз. Без бервакыт бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм, депрессия дигән нәрсәләр, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигаи хәлләр. Гасырлар буена шушы таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен, якты өметләр баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак сарык сымак, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим кебек кара аждаһалар, монстрлар көтеп тора. Иманым камил: алар, иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар, корбаннарын саклап кына торалар… корбаннарын…

– Син һаман авыл халкы турында гына сөйлисең, ә кала халкын кая куясың? Аларның саны, безгә караганда, күбрәк түгелме соң?

– Кала халкының җаны юк бит аның! Алар бер тиен өчен җанын сатарга да әзер! Ниемә аларга җан, вөҗдан? Андый асыл сыйфатлар, киресенчә, аларга яшәргә генә комачаулый…

– Әйттеңме Сәлим абзыйга үзеңнең кем икәнлегеңне? – дип сорады Нариман, түземсезләнеп. Назыймның бу фәлсәфи нотыгыннан бигрәк, аңа бу минутта шул нәрсәне белү зарур иде.

– Әйттем, аңлаттым, – диде ул, – башта берни дә аңламыйча торды. Мине иң җенләндергән нәрсә шул булды: ул озак кына минем әнине искә төшерә алмыйча интекте.

– Шулхәтле күп булганмыни хатыннары?

– Күп, бик күп, – дип тел шартлатты Назыйм. – Закунлы рәвештә генә дә бер биш тапкыр өйләнгән. Әле болай… килеп-китеп йөрүчеләре күпме булгандыр. Ул беркем белән дә бер елдан артык яшәмәгән. Бик тә хәйләкәр, астыртын кешегә охшаган. Ләкин хатын-кызны алдый белеп алдаган. Мас-тер! Аңлавымча, ул минем әни белән ярты гына ел яшәгән. Бик тиз киткән аңардан әни…

– Кая?

– Башта ул апаларга күчкән. Аннан эш тапкан. Тулай торакта торган. Соңгы елларда фатир снимать иткән. Бишбалта ягында булса кирәк. Бер кечкенә бүлмә инде шунда, чолан кебегрәк нәмәстә… Аннан… әнинең акылына бик нык зәгыйфьлек килгән, ул өч ел психбольницада ятып чыккан. Шизофрения…

– Нәстә соң ул?

– Мания сымак бер нәрсә…

– Маниясе нәстә?

– Мания нәрсә… синдром… психоз…

Ул кисәк кенә Нариманга карап куйды. Әнисенең авыруын китап укырга яратмаган авылдашына үтемле итеп аңлату өчен, гади сүзләр табалмаган Назыймга акылын тагын да көчлерәк җигәргә туры килде:

– Болай ул, дустым… ниндидер сәбәпләр аркасында кешедә акылсызлык чире башлана, кеше акрынлап акылын җуя. Әни мисалында мин сиңа шуны гына әйтә алам: аның иң элек авылга кайтып, безнең белән, гаиләсе белән кушыласы килгән. Бу теләк аңарда көннән-көн, елдан-ел көчәя барган. Ләкин хыялы тормышка ашмагач, аның җанына чир йоккан. Аның башында да, җанында да авыл, бары тик авыл гына булган. Безне күрәсе, безне, ягъни мәсәлән, балаларын бер кочып сөясе килгән аның. Дөресен әйтим, күчтәнәчләр кайткалый иде бит авылга. Хәлвәдер, прәннектер, конфеттыр килә торган иде. Аларның тәме, ышанасыңмы-юкмы, әле дә менә авызда тора. Безгә аны, каладан тәти апагыз җибәрде, дип бирә торганнар иде. Хәзер аңлыйм, ул күчтәнәчләрне безгә каладан әни җибәреп яткан икән бит… әни… аңлыйсыңмы…

– Ә нигә кайтмаган?

– Әти кайтармаган.

– Нигә?

– Ул аны кичерә алмаган. Баштарак ул әнигә бик нык ялынган, аның кайтуын теләгән, тик соңыннан үзе үк аны кайтармаган…

– Ни өчен?

– Хурлыгы ни тора, дустым, хурлыгы…

– Ә кем гаепле?

– Нәсел, дустым, нәсел. Нәсел дигәннән, мин күптән түгел генә үзем өчен бер ачыш ясадым. Моны миңа кайчандыр Казанда яшәүче тәти апам сөйләгән иде. Ул безгә әни ягыннан туган. Минем әнинең әтисеннән ишеткән ул аны. Минем әнинең Сираҗи атлы бер ерак бабасы булган. Бабай яшь чагында Хәерниса исемле бер хатынга өйләнгән. Шул хатын аңардан ике бала таба: берсе – ир бала (анамның әтисе), икенчесе – кыз. Кызга Гайникамал дип кушалар. Менә шул Сираҗи бабай, Хәернисага өйләнгәчтен, Самар губернасы алпавытында хезмәт итеп йөргән. Баштарак бабай ел саен кайткалап, гаиләсенә ярдәм итеп киткән. Шуннан соң ул бөтенләй кайтмый башлаган. Шул чорда миссионерлар дин мәсьәләсендә бик зур пропаганда алып барганнар. Бабайга бер марҗа димләгәннәр. Бабай, каһәр суккыры, ислам динен ташлап, христиан диненә күчкән. Әлеге кара хәбәрне, хәтта вулыстан килеп, рәсми төстә игълан да иткәннәр. Әби, бу хурлыклы хәбәрне ишетеп, бик каты елаган, кара күз яшьләре белән елаган. Гомер кеше каргамаган әби динен алыштырган хыянәтче ирен генә түгел, ә шул Сираҗиның бөтен нәселен, ыруын каргаган. Тормышы бик авыр булган, кулда – ике бала. Шуннан соң Хәерниса әби Кече Пәтрәк авылының бер картына кияүгә чыга һәм үзе белән Гайникамалны да алып китә. Әбинең улы – минем бабай (горур булган, күрәсең!) – әнисенә иярми, аны бер туганы үзенә асрамага алып кала…

– Син моның белән ни әйтмәкче буласың?

– Әнә шул Хәерниса әбинең каргышы төшмәгән микән, дим, безнең нәселгә. Кешене каргау – начар гамәл, тик әбине дә аңларга була. Хәер, мин үзем бу юрауларга бигүк ышанып та бетмим…

10

Буласы булган икән: Нариман Динәне Гаврилин белән тотты. Хыянәт өстендә түгел, билгеле, ә урамда, Бауман урамында. Алар кичкырын, култыклашып, «Татарстан» кинотеатрыннан чыгып баралар иде. Аларның ял көне кинога барачакларын аңа тулай торакта яшәүче бер таныш егет җиткерде. Ул аны начар уй белән түгел, ә ялгышып, белештермичә генә ычкындырды. Нариман моңа башта ышанмады. Ышанырлык та түгел шул. Газиз хатының тик торганнан, рөхсәтсез-нисез чит кеше белән кинога барсын, ди, әле! Егет аларның кинога барачакларын эштә үк (ул Динә белән бер депода эшли иде) ишетеп кайткан. «Татарстан»да бик тә тансык бер фильм бара, аншлаг, чөнки билетлар инде ике ай элек алдан сатылып беткән. Гаврилинга кемдер билетлар китереп биргән, тегесе коллективка: «Үзем генә бармыйм, берәр кеше белән барам», – дип мактанып алган. Шунда эшләүче хатын-кызлар Гаврилинның хәтта кем белән кинога барасын белеп, исәпләп тә чыгарганнар. Ул Динә булып чыккан.

Динә ял көне иртән уянды. Көзге каршына барып ясанырга, бизәнергә кереште. «Ял көне сменаң юк бит!» – диде аңа ире. «Апайларга барам», – дип җавап кайтарды ул аңа. Каушамады, ярсымады. Нариман: «Мин дә барыйммы?» – дип сорагач, ул: «Юк, апай бу юлы үземне генә чакырды», – дип кырт кисте. Нариманның йөрәге жу итеп китте, җанны кабат шул ачы, каһәр көнчелек хисе телеп алды…

Кинотеатр каршында басып торган ирен күреп алгач та, Динә иң элек үз-үзен кулга алырга тырышты. Гаврилин (тиз генә аңлады булса кирәк!) Нариман тарафына җиңелчә генә баш какты да, Динәгә кул болгап, каядыр китеп тә югалды. Алар, бер-берсенә карашып, кинотеатр каршында басып калдылар. Нариман хатыныннан күзен ала алмады: чынлап та, читләрнең күзе төшәрлек булып чибәрләнгән аның җан кисәге. Ни өчендер хатынын гаеплисе урынга, бу юлы ул үзен гаепле итеп сизде.

– Динә, аңлат, нәстә бу?

– Нәстә түгел, ә нәрсә!

– Нәрсә бу?

– Син бөтен эшне боздың, – дип гаеп атты ул иренә. – Нигә килдең монда? Өйдә генә утырсаң, яхшырак булган булыр иде… чүп җыеп…

– Нинди чүп?! – Нариман берни дә аңламады. Соңыннан башына барып җитте: Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул, ә мәми. – Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сеңәсең!!!

Нариманның күңелендә ярсу инстинкт уянды, кыргый көч табигый рәвештә тышка бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде. Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да, ул барыбер иреннән шикләнә, курка иде. Бауман урамы буйлап озак кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр каршында туктап калгач, икесе дә ирексездән шунда утырдылар. Ачуын яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.

– Кичер мине! – дип башлады сүзен хатыны. – Сиңа әйтмичә, чит кеше белән кинога барганым өчен кичер…

– Син бит туганнарыңа барам дидең… ялганладың!

– Мин башка юл тапмадым…

– Курыктыңмы миннән?

– Юк, син мине аңламассың дип курыктым. Син әле хәзер дә мине аңламыйсың кебек. Аңла: мин аның белән күңел ачар өчен йә йоклар өчен бармадым…

– Нәрсә өчен бардың соң?

– Аңламаган булып кыланма, зинһар!

– Фатир өченме?

– Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Аңла: бу кешедән бик күп нәрсә тора. Ул бездә – бик зур кеше. Аның бер сүзе бөтен вапрусны хәл итә дә куя, аңлыйсыңмы?

– Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим.

– Хәзер белмим инде, – дип көрсенде Динә, – ничек булып бетәр…

– Нәстә! – Нариман (чыраен сытып), челт итеп, асфальтка төкерде. – Ысвиданиегезне боздыммыни?!

Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән кинәт еларга тотынды. Хатыннарның күз яшьләренә каршы торалмаганын аңлаган Нариман аны кисәк кенә иңбашыннан кочып алды. Динә, сырпаланып, аңа елышты һәм, пышылдап:

– Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем, – дип эндәште һәм, почык борынын иренең муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яңа гына өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр…

– Сиңа табарга кирәк!

– Нәрсә табарга?

– Бала табарга, инәңне! Хатын-кызның төп бурычы шул түгелме соң инде?

– Бала?! – Динә өчен бу яңа борылыш иде. Ләкин яңа сүз түгел, бала табу турында Нариман шактый гомер аның колак итен ашарга өлгергән иде инде…

– Табасың!

– Юк!

– Мин бала телим. Ир бала!

– Булыр…

– Кайчан?

– Фатир алгач… яме…

Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр, шул арада ул да колхоз эшендә йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип хыялланды. Бер мәртәбә балага узган иде инде аның хатыны, тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшертте. Әгәр дә ул кабат балага узалмаса, гомер кичерәчәк түгел ул хатынын, гомер!

11

Назыймны ул урамнан эзләп тапты. Ничәмә айлар аек йөргән ир-ат кабат салмыш ягына ычкынган иде. Аның ул салмышы, шул салмыштан кыланмышлары, әгәр дә вакытында туктатмасаң, айлар буена да сузылырга мөмкин иде.

Назыйм аны өстерәп диярлек сасы пивнушкага алып керде. Ресторан булса бер хәл, анда хет ашау ягы да шәп, интерьеры да башка, кешечә, ә монда дөньяның иң ямьсез урыны кайда дип сорасалар, шушы сыраханәдер дип әйтергә була. Контингент коточкыч, әйтерсең лә дөньяның бөтен шакшысы шушында җыелган, монда беркая да эшләргә теләмәгән сәер язмышлы сукбайлардан алып төрмәдән башы чыкмаган бәндәләргә хәтле очратырга була. Шакшы тәмуг казанын хәтерләткән һәм тулы антисанитария хөкем сөргән бу сыраханәдә Нариман үзен шактый уңайсыз хис итте. Сыраны да баскан килеш кенә чөмерәләр. Кырылган, куптарылган түгәрәк өстәлләр өстендә төрле балык башлары, ипи валчыклары аунап ята. Алар барысы да бер мәртәбә кулланылган. Аларны, җыеп алып, чистартучылар да күренми. Җәйнең эссе вакытларында сыра эчүчеләрнең саны тагын да арта, сыраханәдә зур-зур чиратлар барлыкка килә. Тынчу, авыр һава, бөтен җирдә тәмәке төтене, өстәл өсләрендә, түшәмнәрдә кап-кара чебеннәр очып йөри. Сыраны дәү пыяла кружкаларга салып бирәләр. Озак агызалар, чөнки сыра яратучылар моны үзләре үк шулай таләп итә. Сыраны тиз генә салдырып, шундук эчәргә тотынсаң, кружкадагы эчемлек яртылаш кына кала, ә шуның яртысы исә күбеккә чыгып бетә. Сыра яхшы күбекләнсә, эчүчеләр дә сөенә, димәк, эчемлек яхшы, яңа. Кеше сөйләве буенча, яхшылап күбекләнсен өчен, сырага, дөрес булса, чебен, таракан үтерә торган дихлофос та кушалар икән. Чебенне дихлофос белән бер сиптерүдә үк үтерергә була, ә менә бер савыт сыра өчен җанын бирергә дә әзер торучы сәрхушларны берни алмый, димәк…

– Ү-ү-үтерәм мин аны!

– Кемне?

– Сәлимне…

Сыраханәгә кергәнче үк, шактый капкан, монда кергәч инде бөтенләй эреп киткән Назыйм кружкадан берничә йотым сыра кабып куйды да йодрыгы белән каты итеп өстәлгә сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен агызып акырган авылдашы аңарда йөз чөергеч нәфрәт уятса да, Нариман үз-үзен кулга алырга, аны ахыргача тыңлап бетерергә булды.

– Нигә?

– Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!

– Нишләргә тиеш?

– Аңлыйсыңмы…

– Сүгенмә!

– Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы-юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың…

– Аңлыйм… Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый. Монда бит синең анаң да гаепле. Ул сезне ташлап киткән. Ул шуңа, шул кабахәткә ияреп киткән. Балаларын ташлап…

– Әй, син маңка! – дип үкерде Назыйм. – Ни сүлисең син! Орынма син әнигә, яме! Әни ялгышкан… ие… Ләкин ул кире безнең янга кайтырга теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган. Әти генә түгел… авыл… авыл аны кичерә алмаган. Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Син орынма әнигә, яме, кагылма! Орынасың икән…

– Ни була?

– Маңка!!!

Исерекнең эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм – аңа абый тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшенең якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп салды. Нидер чыртлап сынган кебек булды. Авыртудан бик каты итеп чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм, бер мәлгә каршысында кем басып торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып, кружкасыннан сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә убырга әверелгән иде. Нариман аның яныннан тиз генә ычкыну ягын карады…

– Кая?! – дип сөйләнде исерек аның артыннан.

– Синең белән утыра алмыйм монда!

– Кайда?

– Бу тәмуг оясында!

– Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның… краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… су… менә күрерсең… кып-кызыл… су… ха… ха… ха…

12

Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе тизрәк фатир алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйды ул. Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай торакка ашкынып кайтып кергән Динә ятакта ял итеп яткан иренә:

– Мин кабат Гаврилин катына кердем, – дип оран салды.

– Нәрсә… ресторанга чакырдыңмы?

– Әйе, чакырдым.

– Бер чакырдың бит инде, бармады.

– Вакыты булмады.

– Ну, ниемә чакырасың соң син аны?

– Шунда барысы да хәл ителәчәк.

– Киләме?

– Килә!

– Акча кирәк булачак!

– Тап! Фатир сиңа да кирәк бит, бер миңа гына түгел.

– Миннән бигрәк сиңа кирәк ул. Минем авылда йортым бар. Ул моннан сиксән генә чакрым. Фатир бирмиләр икән, кайтам да китәм.

– Кайт! Мин сине тотмыйм!

Динәнең уйнап кына әйткәнен ул яхшы аңлады. Кайтып китсен әле менә барысын да ташлап, ире артыннан ул икенче көнне үк йөгереп кайтачак. Ләкин Нариманны икенче бер нәрсә сагайтты: Динәнең баласын төшерткәненә инде ярты елдан артык вакыт узды, ә ул икенчегә узарга уйламый да иде…

– Карале, хатын, сине бернәрсә борчымыймы?

– Юк, ә нәрсә?

– Һаман да балага узмыйсың.

– Ә нишләп узарга тиеш соң мин?

– Без бит сакланмыйбыз. Сакланмагач, сау-сәламәт хатын балага узарга тиештер бит инде?!

– Сиңа күпме әйтергә була…

– Беләм, иң элек фатир! – дип, попугай сымак кабатлады Нариман. – Ә аны алганчы, балага узарга ярамыймы? Син бала тапканда, безгә как раз фатир булырга да мөмкин.

– Булмаса?

– Булмаса, тулай торакта… авылда үсәр…

– Юк, бала комфортта үсәргә тиеш. Тулай торакта балалар әйберсен юып йөрисем юк әле.

– Комфорт?! Нинди комфорт? Авыл хатыннары алтышар бала таба. Әле син бер балаң белән, тумаган балаң белән «комфорт» дип сүләнеп торган буласың. Оят түгелме сиңа?!

– Алып бир фатир, шундук табам!

– Тфү!

Нариман хатынын танымый торды. Элеккеге Динәме соң бу? Кайчандыр иренә сүз әйтү түгел, аның күзенә күтәрелеп карарга да оялган, тыйнак һәм намуслы авыл кызы шәһәргә килеп яши башлау белән үк ниндидер җилбәзәк, усал хатынга әверелде дә куйды. Бар булган хыялы – мода артыннан куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып, сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем. Кем белә? Бәлкем, Динә хаклыдадыр. Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә туктарга вакыттыр. Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын, ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул, баш күтәреп, ирек даулый, ирен чаптыра, фатир, акча даулый. Тик нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый. Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай шәһәр тормышына яраклаша. Яраклашырга теләмәгәннәре андый затсыз тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып сыена…

– Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуыңа ышанып бетмим! – диде ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.

– Нишләп алай дисең? – Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.

– Мине тыңламадың, төшерттең.

– Шуннан?!

– Шуннан шул… Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый. Хатын-кыз бала табалмаска мөмкин, аңладыңмы?

– Кем әйтте?

– Медицина шулай ди.

1
...
...
13