Алар озаклап итле бәрәңге ашадылар, башка ул турыда сөйләшмичә генә, агач бакчасына чыктылар, авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Газизҗан, бераз тынычланып, мотоциклына утырды. Авыл башына кергәч, өенә кайтасы килмичә, мотоциклын кире борды, ике-өч йөз метрдан башланган бодай басуы янына туктады. Ул акрын гына төште дә, ызан белән чирәм киртенә таянып, кырын ятты. Яңагына тия язып утыручы тәбәнәк сабаклар, эсседән куырылган башаклар аның кебек үк сагышлы, бар нәрсәгә битараф кебек тоелды… Тыштан тынычланган шикелле тоелса да, аның эчендәге давыл басылмаган иде әле. Гомер буе балам дип, миннән каласы варис-асабам дип яшәде бит ул. Дөрес булмады микәнни бу?
…Малаен артык яратты шул Газизҗан. Озын көннәр буе басуда эшләгәндә дә аны уйлады, кичен, ару-талчыгудан телен аркылы тешләрлек хәлдә булса да, шул дип авызын ерып кайтты, Һаҗәрнең урынлы-урынсыз әрләүләрен, битәрләүләрен дә шул малае хакына кичерде. Аның Рафисын үлеп яратуын күргән Һаҗәр тәмам шашты, ни әйткәнен, ни кылганын үлчәмәде, әнисенә дә көн бетте. Малайларына яшь ярымлык чакта, әнисен рәнҗетүенә түзә алмыйча, Газизҗан аны бәргәләп алды. Күз төбе кара янган Һаҗәр, икенче көнне үк участок милиционерын чакыртып, аны унбиш тәүлеккә утыртты. Уйлану өчен бу аз вакыт түгел иде. Ябылудан чыгып, өйләренә кайткач, ул исәнлек-саулык сорашмады, бер генә җөмлә әйтте:
– Әйберләреңне җыйна, бүгеннән аерылышабыз!
Чыкты да ярсып утын ярырга тотынды. Бераздан әнисе килеп аны эшеннән туктатты. Баласын күтәргән Һаҗәр дә күренде.
– Улым, кызма әле, үзебез дә гаепсез түгел бит, – дип ялварырга, аны үгетләргә кереште.
Ләкин Газизҗан рәхимсез иде.
– Син бит, әнкәй, баштан ук күреп торасың: син дә әшәке, мин дә әшәке. Үзе кебек яхшы кешеләр тапсын. Ә без синең белән ничек тә яшәрбез!
Һаҗәр һаман да ишеткәннәренә ышанып җитә алмый, әле үзен аклап, әле Газизҗанны гаепләп, аның тирәсендә бөтерелә иде. Газизҗан бүкәнгә чабылган балтаны кулына алды, тимер тавыш белән:
– Яхшы чакта ычкын, Һаҗәр, – диде. – Мин шаярмыйм.
Иренең бер кызса һичничек чигенми торган гадәтен белгәнгә, Һаҗәр, елый-елый, өйгә кереп китте. Сәгать ярымнан ул, бала күтәргән хәлдә, әти-әнисе йортының бусагасына кайтып егылды. Газизҗан бер сүз дәшмәде, әйберләрен ишек төбенә бушатты да кайтып китте. Тавыш-гауга бетте, өйдә тынлык урнашты, әмма Газизҗанның бөтен барлыгын бер нәрсә дөрләтеп яндырды – ул Рафис иде. Төннәрен аның тавышын ишеткәндәй сикереп торды, колак төбендә «әттә» дип дәшкәнен, хуш исле җылы сулышын тойгандай булды. Ун көн дә, унбиш көн дә үтте, ул тешен кысып түзде, Һаҗәрләр бусагасына аяк басмады. Әнисе, алар янына ике-өч көн саен барып кайтып, Рафисның кыланмышларын сөйләп, аның йөрәгенә ялкын өстәп торды…
Май аенда, чәчүләр беткәч, аны эттергечле С-80 тракторы белән юл күтәртергә куйдылар. Аяз матур беркөнне әйбәт кенә эшләп ятканда, аның игътибарын карга өере җәлеп итте. Каргалар юлдан ерак түгел әрәмәлек буенда бер урынга җыелганнар, туктаусыз кайнашалар. Газизҗан тракторын туктатты да шунда атлады. Агач башында саесканнар да чикылдашып утыралар. Ул килеп җиткәндә, каргалар төрле якка очтылар, ә кыюраклары, читкәрәк төшеп, сикергәләп, аны күзәтергә тотынды. Теге урынга килеп җиткәч, Газизҗан шаккатты: нәни генә куян баласы кыймылдап ята иде. Ул торырга маташа, бер күзен чукып чыгарганнар, каны-мазары да күренми, ул балчыкка буялып беткән, гәүдәсенең дә шактый урыны чукылган. Аны әнисе яңа гына тудырып ташлаган, күрәсең. Үр куяннарының гадәтен ул укып та, ишетеп тә белә. Балалагач, әнисе баласын бер мәртәбә имезә дә ташлап китә икән. Икенче бер ана куян килеп чыкса, аны имезеп китә. Әгәр килмәсә, йә ачтан үләргә, йә үзе тамак туйдырырга мәҗбүр була бичара балакай. Бу нәни җан иясен кая да булса яшерергә кирәк иде. Газизҗан фуражкасы белән аны колакларыннан эләктерде дә әрәмәлеккә атлады, куе үсентеләр арасына кереп, куян баласын агач төбенә куйды, өстенә былтыргы корыган үләннәрне ташлады. Әрәмәдән чыккач, каргаларны таш ата-ата куып җибәрде. Әмма шуннан соң эшләве эшләү булмады. «Минем улымны да шушылай таларлар инде», – дип сызланды ул. Чөнки әтисезлек ачысының ни икәнен ару гына татыган иде. Аның күзләрен яшь элпәсе каплады, ул туктаусыз үзен битәрләде, миһербансызлыкта гаепләде. Беркемнең дә хатыны фәрештә түгел, әнә көненә икешәр сугышкан гаиләләр бар, берсе дә бала ятим итми. Юк, дөрес булмаган бу эш, Рафисыннан башка ул барыбер яши алмаячак. Йә алып кайтырга, йә акылдан язарга гына кала, дигән уй кергән иде инде аңа. Күзе чокып чыгарылган куян баласын очрату тулган күңеленә соңгы тамчы булды. Шул көнне, караңгы төшкәч, мотоциклы белән Һаҗәрләргә килеп туктады. Хатыны, эндәшү белән йөгерә-йөгерә, баланы киендерергә тотынды, чүпрәк-чапракларын эләктереп, мотоциклга чыгып та утырды. Шул көннән соң Газизҗан аны аеру турындагы уен мәңгегә башыннан чыгарып ташлады, хыялындагы ун балага бирәсе җылыны Рафисына бирде. Менә аякка басты малае. Аякка басу гына түгел, әтисенең күргән газап-хурлыклары өчен йодрык белән түли дә башлады…
…Алар Газизҗанны ярты төнгә кадәр эзләделәр. Карамаган бер генә чокыр, яр буе, күл, әрәмә дә калмады. Һаҗәр, йөгерә-йөгерә, хәтта Бүре упкыныннан да урап кайтты. Инде таң беленә башлаганда, ул икенче мәртәбә авыл башына килеп чыкты һәм бодай басуы янында туктап торган мотоциклның, аннан ерак түгел җирдә утырган Газизҗанның шәүләсен таң яктысында танып алды. Куанычыннан ул аңа кычкырырга теләде, ләкин кычкыра алмады: күп елаудан тамагы карлыккан иде. Аңа таба йөгермәкче булды, ләкин аяклары мамык шикелле йомшаган иделәр. «Шөкер, исән!» Шул сүзләрне пышылдый-пышылдый, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, өйгә юнәлде…
Беркөнне иртән Ильяс хәбәр китерде:
– Кичә Фирдәүсә кайтты.
Газизҗанның гәүдәсе аша ток үткәндәй булды.
– Озаккамы? – диде ул, каушап.
– Әлегә сорамадым. Бүген кич очрашыйк. Караңгы төшкәч, Көмеш күлгә кил.
Ул көнне кич Һаҗәр сыер саугач юкка чыкты, күрәсең, Халит янына киткән иде. Газизҗан, мунчада юынып, чиста киемнәрен киде дә мотоцикл белән ике авыл арасындагы әрәмәгә юл тотты. Ул барганда, алар юк иде әле. Газизҗан, мотоциклын куак төбенәрәк кертеп куйгач, сөзәк ярның сыртына утырып, күлне күзәтергә кереште. Су пыяла кебек тип-тигез, сүнеп бетмәгән шәфәкъ алсулыгы да, тонык кына яктыртучы айның шәүләсе дә күл өстендә аермачык чагыла. Ара-тирә ниндидер бөҗәкләр юл сызып-сызып үтәләр, берничә урында су үгезе кычкыра, агач башында ябалак ухылдый. Су өсте уйдык-уйдык түгәрәкләнеп ала. Күрәсең, балыклар чебен-черки кебек бөҗәкләрне эләктерәләр. Яр әйләнәсе буйлап сузылган көрән камышларның кара-кучкыл яшеллеген әле күз аера.
Ике биек агачның ботаклары арасына кереп кысылган ай үзенең күлдәге шәүләсен үрелеп күзәтә кебек. Менә машина тавышы ишетелде, агачлар артында фара уйнаклап алды. Камыллар эченнән нәрсәдер чапылдап суга сикерде дә уртага таба йөзеп китте. Күл өсте хәрәкәтләнә, чайкала башлады, ай да, агачлар да, ниндидер талгын көйгә биегәндәй, сырланып-киселеп хәрәкәтләнергә керештеләр. Ул арада тынычлыкны бозучының йодрык кадәрле башы күренде, хәтта мыекларының су өстен сызып баруы да абайлана иде. Су кумагы каршы ярдагы күрәннәр арасына кереп юкка чыкты…
Ильясның машинасы Газизҗан утырган сыртка ук килеп туктады. Алар икесе ике яктан берьюлы чыктылар. Фирдәүсә чәчәкле күлмәк кигән, иңбашларына күпереп торучы зәңгәр свитер салган. Ул җитез адымнар белән Газизҗан янына килде.
– Менә мин кайтып та җиттем, – диде, кул биреп күрешкәч. Кулларының йомшаклыгы һәм кайнарлыгы Газизҗанның яргаланган кулларына йогып калгандай тоелды.
– Күптән кайтырга кирәк иде…
Өчәүләп хәл-әхвәл сорашып, авыл хәлләрен сөйләшеп бераз торганнан соң, Ильяс:
– Мин әйләнеп киләм әле, – дип китеп барды.
Газизҗан белән Фирдәүсә ике агач арасына кереп кысылган айга сүзсез генә карап тордылар.
– Йә, ничек итәбез соң? – диде, ниһаять, Фирдәүсә.
– Син кайчан китәргә җыенасың?
– Дүшәмбедән калмаска иде.
– Мин дә әзерләнәм алайса.
Фирдәүсә авыр сулап куйды.
– Ә Һаҗәр?
– Нәрсә Һаҗәр?
– Аның белән ничек аңлашабыз?
Газизҗан башын чайкады.
– Аңа берни дә аңлатып булмаячак. Сизсә, бөтен авылга кара тавыш чыгарачак.
– Мин аның белән кайчан да булса очрашачакмын. Күзенә ничек карармын шулчакта?
– Ул миннән котылганына куаначак кына. Мин йорт-җир бүлешмим, әйбер дауламыйм.
Ильяс килгәч, алар ничек китү турында җентекләп сөйләштеләр. Бу арада Газизҗан малга ашатылган арыш җирен сөрү белән мәшгуль. Дүшәмбе көнне кич алар басуга киләләр, Газизҗан, тракторын куеп, машинага утыра. Ильяс Газизҗан белән Фирдәүсәне тимер юл вокзалына илтеп куя. Шулай сүз беркеттеләр дә аерылыштылар. Башта Газизҗан кайтып китте, аннары Ильяс белән Фирдәүсә кузгалды. Шактый .вакыт сүзсез генә баргач, Ильяс үз-үзенә сөйләгәндәй әйтеп куйды:
– Һаман ышанып бетә алмыйм. Газизҗан – синең ирең…
– Нигә ирем? Ир кирәкми миңа.
Ильяс машинасын шып туктатты да, салон эчендәге утны яндырып, Фирдәүсәгә төбәлде.
– Мин ялгыш ишеттемме соң?
– Ялгыш ишетмәдең.
– Ул сиңа хезмәтче булып бармыйдыр бит? – диде Ильяс кырыс тавыш белән.
– Киресенчә, мин аның колы булам.
– Фирдәүсә сеңлем, әллә туган итүең җитми инде, – диде Ильяс, үпкәләвен яшермичә. – Кичә дә сораштырып-сораштырып карадым, тышы мамык, эче кабык дигәндәй, берни дә аңламадым. Туп-туры гына әйтә аласыңмы?
Ильясның бу сүзләре Фирдәүсәнең тулган күңелен ерып җибәрде.
– Гомерем буе ир-ат затларын якын китермәдем, – диде ул, күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. – Хәзер яратырга да, бала табарга да соң инде миңа… Ялгызлыктан интегүче берәү җитә… Шуның белән күңелемне җылытсам да, гомеремне бушка үткәнгә санамас идем…
– Газизҗанны сайлавың очраклы түгел икән.
– Бәхетсез ул…
– Тормышларын харап иттеләр шул. Ул бит кеше сыман ачылып та сөйләшми. Теле сирәк кенә чишелә. Җиңел булмаячак сиңа.
– Ничек тә түзәрмен, абый. Ялгыз шәмнең үз тирәсен яктырту өчен генә янып бетүеннән ни файда?
Аларның сөйләшүе шуның белән төгәлләнде.
Сулыш алуы кыенлашканнан-кыенлашты. Тракторның дөбер-шатыр әйләнүче чылбырларыннан, сабан-тырмалардан күтәрелгән кара тузанны арттан исүче кайнар җил кабина эченә тутыра, сулышны, күзләрне томалый. Газизҗан, тракторын буразнага тигезләп алып бару өчен, кабинаның ачык ишегеннән әледән-әле үрелеп карарга мәҗбүр. Ул теш араларына тулган комлы, келәйдәй куе ачкылт төкереген төкергәндәй итте. Кабинаның бер ягыннан икенче ягына мич авызыннан бәргәндәй кайнар һава йөри, идарә итү рычагыннан алып бөтен нәрсә кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызган. Кишәрлек башына җитеп, җилгә каршы борылгач, тузан болыты артта кала, йөзеңне чатнап торган кояш пешерсә дә, сулыш алу бераз гына җиңеләя шикелле.
Ниһаять, трактор юл буена якынлашты. Газизҗан борылу өчен уң кулы белән рычагны кискен генә үзенә тартты һәм беләгенең авыртуыннан ыңгырашып җибәрде. Теге вакытта Һаҗәр тешләгән урынның әз-мәз сыкрап йөрүенә ул бөтенләй игътибар бирмәгән иде. Кичәле-бүгенле кинәт шеште дә чыкты.
Газизҗан, тракторын җилгә каршы боргач, аны сүндерде дә җиргә сикерде. Кинәт урнашкан бу тынлыктан колаклары, су астындагы кебек, берни ишетмичә тонып тордылар. Кабинадагы эсселеккә, тузанга чыдый алмаган Иркә инде бер сәгать элек үк сикереп төшеп калган иде. Эт, юлның икенче ягындагы күрәнле сазламыктан чыгып, койрыгын болгый-болгый, хуҗасы янына йөгереп килде һәм, бияләй буе асылынган телен дерелдәтә-дерелдәтә, кара борынын, акыллы күзләрен аңа төбәде. Газизҗан тузан сарган керфекләрен кул сырты белән угалады, чәнчә бармагы белән колак тишекләрендәге тузанны чыгарды. Аннары, кишәрлекнең сөрелгән өлешенә кереп, җирнең сыйфатын карады. Туфрак, бичаракай, коп-коры, кантар-кантар булып умырылган, карарга да кызганыч иде. Ул сөрелмәгән җиргә чыкты, хәсрәтле карашын кайда туктатырга да белмәде. Җир шул дәрәҗәдә яргаланган ки, урыны-урыны белән сабый бала тәпие кереп китмәле. Ул тезләнде дә сызлаган кулын киң генә ярыкка тыкты, аның эченнән сулык-сулык кайнар һава бәрүен сизде, җирнең таш булып катмас өчен тартышуын, суларга азаплануын тойды. Син шушыны күреп торасың һәм аның коргаксып кипкән күкрәген җимерү-ерткалаудан тыш берни дә эшли алмыйсың. Газизҗан башын югары күтәрде, сварка уты төсле янып торучы кояштан чагылып күзләре кысылды. Эсселектән зәңгәрлеге уңып килүче күк гөмбәзендә кулъяулык кадәр дә болыт әсәре юк иде. Офыкларны, басуларны су дулкыны төсле калтыратып, рәшә йөгерә. Әллә шуның тәэсиреннән, әллә бар тарафтан килүче меңнәрчә чикерткәләр сайравыннан кайнар һава тетрәп-төтәп тора…
Ул торып басты. Костюмын салып, аяк астына ташлады, беләзек сәдәбен ычкындырып, күлмәк җиңен терсәгенә кадәр күтәрде. Күпереп шешкән беләге хөрмә төсле кара-кучкылланып ялтырый, теш эзенең берсе үлекләгән иде. Ул аны чеметеп ертты, кысып бер тамчы канлы үлеген чыгаргач, кулъяулыгы белән бәйләп куйды.
Сәгать ике тула икән, әле Фирдәүсә белән Ильяс килергә бик күп вакыт бар. Ашыйсың килмәсә дә, төшлеккә капкалап алмыйча булмастыр. Соңгы вакытларда ашказаны асты бизе тагын борчый башлады. Аны да аңламалы түгел: кайчакта ач торсаң басылыбрак китә, кайчакта авыртып торганда, ачу белән ашыйсың – гел әйбәтләнә. Бүген, Казанга китәсен сизгәндәй, таңнан авыртып уятты, туктарга уйлап та карамый. Ярар, бик интектерсә, больницага керер дә ятар.
Газизҗан, костюмын иңбашына салган килеш, юлдан ерак түгел сузылып киткән сызага атлады. Әйберләрен шунда үсеп утыручы тал төбендә калдырган иде иртән. Ул туфлиен, оекбашларын салып атты. Көеп төссезләнгән үләннәр, корып ауган куралар, яланаяк белән басуга, чытырдап сына, уала, табан астына кадала. Әле кайчан гына шәп-шәмәхә булып утырган тукранбашлар, шайтан таяклары, тигәнәкләр, паяльник белән ялкын өрдереп көйдергәндәй, көрән төскә кереп куырылганнар. Хәтта сызадагы күрәннәрне, аксыргакларны да сары тутык каплаган, аларның төбендәге су кибеп, саз гына калган, шәрәрәк урыннары яргалана ук башлаган. Газизҗан, түмгәкләргә баса-баса, уртага ук керде, коштабак кебек кенә чокырсу урында су тапты, аны болгатмаска тырышып, кушучлап ала-ала битләрен, башларын юды, күлмәкләренә агыза-агыза, муеннарын чылатты. Су, яңа сауган сөт төсле җылы булса да, хәл кертеп җибәрде. Фуражкасын да юешләп киде, аякларын да югандай итте. Шунда аның күзе күрән арасында утырган яшел бакага төште. Күрәсең, ул да әлсерәгән, авыз астындагы аксыл тиресе бер кабара, бер шиңә иде. Тотмакчы булып, Газизҗан аңа үрелде, тик бака читкә сикерде, күрән арасына кереп югалды. Балачакта бу юаш җан иясенең ниндиләрен генә тотмыйлар иде алар. Әмма Газизҗанның дусты Котдуска беркем дә җитә алмады. Бакаларны Ыктан тотып, ул өстендәге күлмәк эчләренә, чалбар кесәләренә, фуражкасына тутыра, салкын тиреләре белән тәненә ышкылуларына, шыбырдашуларына авызын ерып йөри иде. Композитор булып китте бит Котдус! Уфада яши, язган көйләре дә бик матур. Ике-өч көнгә авылга кайтса, Газизҗан яныннан китми, аны җырлата да елый, җырлата да елый… Дусты исенә төшкәч, Газизҗан авыртуларын онытып елмаеп куйды һәм авыз эченнән генә көй сузды:
Бик сагындым Ык буйларын,
Ашыгып аккан суларын.
Ык сулары басар төсле
Йөрәгем ярсуларын…
Ул тал күләгәсенә барып чалкан ятты, сулыш юлларына шүредән ялкын өргәндәй керүче кайнар һавадан котылу өчен, йөзенә юеш фуражкасын каплады. Баш очына гына сузылган Иркәнең еш-еш сулыш алганы ишетелә, чикерткәләр зең-зең сайрый, бөгәлчәннәр, төклетуралар, тагын нәрсәләрдер безелди.
Газизҗан күңеленнән тагын бер мәртәбә бөтенесен дә барлап чыкты. Документлары үзе белән, паспортын да Ильяс тып-тын гына пропискадан төшереп кайтты. Җәйге-кышкы кием-салымнарының әйбәт дигәннәре, зур пакет капчыкка тутырып, бирегә яшерелгән. Казанда киярлекләре генә азрак инде аларның. Һаҗәр аңа кием-салымны гел бәясе төшерелгән товарлар кибетеннән алырга тырышты. «Карале, нинди шәп, үзе очсыз гына!» дип, кош тоткандай кайтып килер иде. Озын булса кыскартты, киңен тарайтты, уңганын манды – барыбер шуннан алды.
Бигрәк мәзәк яшәлде инде. Аның гомерендә ил тормышы да әллә ничә төрлечә түнтәрелде. Элек дөрес түгел җирләре күп иде. Хәзер дөресен эзләп табуы да кыен. Үзләренең тормышы да барып чыкмады. Вакытында кырт кисеп ташларга хәленнән килмәде шул. Башта әнкәй диде, аннары малай диде. Дөнья куласа – сузасы булмаган, менә хәзер барыбер өзелде. Бөтенесеннән берьюлы котыла. Бронхитлы күкрәкләрен яндырып кысучы бу тузанлы һавадан да, сөякләрне дылык-дылык иләүче бу тимер өеменнән дә, күкләргә карап яңгыр сорап тилмерүләрдән дә котыла… Аның киткәнен белгәч, Һаҗәр сөенер микән? Өченче көн ул Халит янында кунып калды. Малайдан кыенсынып торасы юк, ул Чаллыда имтихан бирә. Кичә Һаҗәр эштән кайтып та тормады, шунда, исерек, диделәр. Газизҗан сыерны сауды, малларны карады, әйберләрен иркенләп җыйды, ә хатынының шунда булуына йөрәге янды. Һаҗәр хәзер аңа кирәк тә түгел иде югыйсә. Ләкин ул бит Газизҗанныкы! Аңа ул хуҗа! Аны теләсә кемгә бирәсе, теләсә кайда йөртәсе килми!
Шулай да сөенер микән Һаҗәр? Турысын гына әйткәндә, үзенең китүенә хатынының сөенүен теләми иде Газизҗан. Сөенүчеләр булыр, әлбәттә. Ник дисәң, җитәкчеләргә ялагайлануны белмәде, эчен пошырган нәрсәне йөзләренә бәреп әйтте.
Ул керфеген дә кымшатасы килмичә ята бирде, ә уйлары рәшәләрне дә узып йөгерделәр дә йөгерделәр… Һаҗәр белән эш беткән. Ә малае Рафис? Аны югалтуына Газизҗан үзе дә гаепле. Сизде бит ул аның акрын гына үзеннән ерагая барганын. Һаҗәр Халит янында чакта Газизҗан малаен җитәкләп эчәргә чыгып китә, янгын каравылы өенә бара, шунда өелешеп кәрт сугалар, аракы эчәләр, ләчтит саталар. Рафис, кайтыйк, ди, әни кайда, ди, ул аны эштә дип алдый. Бала аңлый башлагач, Һаҗәр аны үзенә боруның мең төрле юлын тапты. Өйдә салкын икән – әтисе коры утын әзерләмәгән. Койма искергән – ул такта ярмый, агачларны черетеп яткыра. Мунчаның аскы ниргәләре беткән – ул алыштырмый. Ул киемнәрен майга батыра, ул аягын юмыйча түшәккә яткан, ул чәчен алдырмый йөри, ул тагын эчеп кайткан… Әгәр аңа бүрек сатып алмаган булса, әнисе Рафиска пальто аласы булган. Әгәр ул ата-аналар җыелышларына йөргән булса, Рафиска биш фәннән «өч»ле чыгармаган булырлар иде. Кыскасы, аларның тормышындагы көйсезлекләргә әтисе сәбәпче, ә инде аның муллыгы-иминлеге бары әнисе тырышлыгы аркасында гына дигән нәрсә малайга һәр көн сеңдерелә килә. Рафис сигезенче-тугызынчы классларга җиткәч, Һаҗәр үзен Газизҗан тарафыннан мәңгелеккә бәхетсез ителгән корбан, бүген дә җәберләнүче гөнаһсыз зат итеп күрсәтергә кереште. Имеш тә, ул аны тәүге мәхәббәтеннән аерып алган, бөтенесен дә бәхетсез иткән. Әнә фәләннәр хан сараедай йорт салып керделәр, ә безнекенә кунак чакырырга да оят. Кешеләр машина арты машина ала, ә безнең әллә кайчан слётта бүләк итеп бирелгән шул бер мотоцикл. Һаҗәр үзе эчкәндә шым гына йөрсә, Газизҗан бераз төшереп кайтканда, аны купайтырга ажгырып тора. Имеш, ул гомер буе бөтен байлыкларын эчеп бетергән, шуңа күрә аларның йортына кот кунмаган. Әнә фәләннәрнең әтиләре барып, малайларын ришвәт бирә-бирә укырга керттеләр, фәләннәр, балалары институт бетерүгә, кемнәрнедер җайлап-майлап, фатирлы иттеләр, эшкә урнаштырдылар, хәзер машина алып бирергә йөриләр. Ул гына боларның берсен дә эшләргә теләми, булдыра да алмый…
Шушылардан соң малай өчен кем әйбәт тә, кем начар була инде? Ә моңа каршы Газизҗан нәрсә эшләде? Ни өчен Һаҗәргә юл куйды? Менә Газизҗанның гаебе кайда! Дәшмәгәне өчен хәзер бердәнбер баласы белән дә, туган нигез белән дә, башкасы белән дә түләргә туры килде.
О проекте
О подписке
Другие проекты