Газизҗан, ялгыш хәрәкәт ясавыннан куркып, тракторына таба ашыкты. Кабинага менеп утыргач, буыннарының кинәт йомшавын, гәүдәсенең көне буе авыр эш эшләгәндәгечә арыганлыгын тойды. Халит куллары белән җиргә таянып торырга азаплана иде. Газизҗан аны җиңүен аңлады, ләкин бу аларның тормышының моңа кадәрге агышын үзгәртә торган җиңү түгел иде. Ул, тракторын кискен борып, упкын ягына чигенә башлады. Моны Халит үзен таптарга килә дип уйлап, читкә сикерде. Газизҗан кулы белән күрсәтә-күрсәтә ишарәләгәч кенә, Халит яр читендә эленеп калган тракторын аның читкә сөйрәргә теләвен аңлап алды һәм, трос тотып, ике трактор арасына керде. Курку аны тәмам җиңгән иде, ул ялт итеп башын күтәрде дә туктап калды. Ләкин Газизҗанның ачулы карашына буйсынып, аска иелергә мәҗбүр булды һәм тросны калтыранган куллары белән алкага эләктерде, аннары, тракторын кабызып, кабинасына күтәрелде. Арткы тәрәзәдән караган хәлдә, Газизҗан акрын гына муфтаны кушты. Бу үлем уены иде. Газизҗан, ике трактор да упкынга шуыша башласа, сикерү өчен кабинасының ишекләрен ачып куйды. Аннары газны арттырды, ә үзенең күзләре Халит тракторының чылбырларында иде. Алга кузгала алырмы, әллә сабынлагандай шома туң балчык икесен дә аска сөйрәрме? Башта дүрт чылбыр бергә әйләнсә дә, бер генә карыш та алга бармады. Газизҗан тәненә тир бәреп чыгуын сизде. Ниһаять, тракторлар икесе дә акрын-акрын чокыр читеннән басуга таба үрмәләргә керештеләр. Тотрыклы җиргә чыккач, Газизҗан тракторын туктатты, сикереп төшеп, тросны ычкындыргач, үз басуына юнәлде…
Коточкыч коры җәй килде. Май башларында ук кинәт унсигез-егерме градуска җиткереп кыздырырга тотынды, күктә болыт әсәре күренмәде. Көне-төне туфрак эшкәрттеләр, чәчү чәчтеләр, тик бу өметле чәчү түгел иде. Кипшереп-корып яткан туфракка бөртек салуның ни дәрәҗәдә кызганыч икәнен белсәң дә, ни хәл итәсең? Төн йокыларын качырып теләгән, һәр көн телдән төшмәгән, күңелдә канлы яра булып торган яңгыр май азагында бер явып алгач, җиңел суладылар. Ләкин күпме генә көтсәләр дә, ул яңадан килмәде. Игеннәр авырлык белән тишелеп, яшелләнеп күтәрелә башлауга, кояш тагын да рәхимсезрәк кыздырырга тотынды. Яңгыр Сабантуйга да яумады, инде ул чакта тау битләрендәге үләннәр саргаеп бара иде. Шулай итеп, июнь яңгырсыз үтте. Июльгә керделәр. Буынга сикерә башлаган сабан ашлыклар катып калды. Арыш кына ничектер тездән югары күтәрелерлек көч тапты. Басуларга күз ташласаң, үләргә яткан гөнаһсыз сабыйны баккандагы шикелле бәгырьләр телгәләнә иде. Яргаланган кайнар җирдә саргаеп утыручы боек игеннәр гүя тилмереп күзгә карыйлар. Кыска гына, мескен генә башакларына арпа белән бодай эч салырга азаплана, әмма башак эчендәге сөт сыман бөртекләр эсселеккә түзә алмыйча куырылышалар, кибәләр… Авыл кешеләренең йөзләре дә яргаланган туфрак төсле кара көйде, чөнки ипекәй язмышы хәл ителгән иде…
Газизҗан кирза итекләрен баскыч төбенә салды да, авыр атлап, өйгә керде. Һаҗәр белән Рафис бәрәңге тәкәсе ашап утыра иде. Ул туп-туры су багы янына үтте һәм, олы чүмеч белән су чумырып алып, тын да тартмыйча эчеп бетерде.
– Ашыйсыңмы?
– Юынасы бар.
– Аны оңгаеңда гына юынып керсәң булмагандыр, – диде Һаҗәр, иренең иңбашыннан сырлан үләне алып.
Газизҗан, ишегалдына чыгып, пошкыра-пошкыра салкын су белән юынды, сөртенгәндә, яшелчәләргә күз төшереп алды. Сарымсакларның кыяк очлары саргаеп килә, димәк, дым җитми. Ул кергәндә, алар ашап туйганнар, Рафис телевизор карый иде.
– Сарымсакларның рәт арасын йомшартып, ныклап су сибәргә кирәк, – диде ул Рафиска. – Син бит озын көн буе өйдә.
– Син беркайчан да канәгать түгел инде! – Һаҗәрнең йөзе бозылды. – Хәл-әхвәл сорашу юк, тизрәк әрләргә…
– Тагын нинди хәл-әхвәл ди ул? – Газизҗан капкан бәрәңге тәкәсен чәйнәүдән туктап калды. – Менә мин көне буе кайнар мичтәге кебек Кондырак басуында. Сора хәлемне.
– Сорарга ирек бирмисең бит әле, – диде дә Һаҗәр, көтелмәгән ягымлы тавыш белән сүзен дәвам итте: – Рафисның имтиханнары якынлаша бит. Әкмалетдин янына барып кайтырга кирәк иде. Былтыр әйттем – тыңламадың. Шундый урында утырган туганың барында. Аның бер сүзе җитә бит…
– Печән беткәч әйләнәм…
Узган ел Рафис, институтка керү имтиханнары тапшырып, егерме көн Чаллыда ятты. Үз көче белән гадел керсен дип уйлады. Гөнаһ шомлыгына каршы, бер балл җитмәгәнлектән, конкурстан үтә алмыйча кайтты малайлары. Һаҗәр шуның өчен ел буе Газизҗанның тетмәсен тетте. Җитмәсә, Рафис аракыга тартыла башлады. Авылда йә үзе кебек укырга керә алмаган, йә эшсез ятучы дуслары белән очрашалар да бәйрәм итәләр. Ул салып кайттымы, Һаҗәр тагын Газизҗанга ташлана: «Бүтәннәр укып йөргәндә, әллә йөрәге янмый дип беләсеңме син аның? Имтиханнарын бирә алмаса да бер хәл иде. Гел юктан калды бит!»
Тыштан каршы әйтсә дә, ул эченнән хатыны белән килешә, аның алдында да, малае алдында да үзен гаепле итеп тоя.
Печән эше яңадан ике көн дәвам итте. Өченче көнне Газизҗан Чаллыга юл тотты. Рафисның бер ел буе өйдә ятуы аның тәмам җелеген суырган, аны кая да булса укырга кертү яисә эшкә урнаштыру өчен, ул җир читенә дә чыгып китәргә риза иде. Ләкин бу бару аңа юаныч бирмәде.
Әкмал аны бик җылы каршылады, эшнең нидә икәнен өч сүздән аңлап алды һәм Рафисның узган елгы имтихан нәтиҗәләрен сорап ректорга шылтыратты. Җавап озак көттермәде, әмма ул егылып китмәле иде: Рафис документларын тапшырган, әмма бер генә имтиханга да кермәгән булып чыкты.
– Үтерәм мин бу малайны! – диде Газизҗан, ярсуыннан нишләргә белмичә.
– Без аларны үтерә алмыйбыз, туганым. Алар безне акрын гына үтерәләр, – диде Әкмал, һәр сүзенә әллә нинди эчке мәгънә салып.
Газизҗан оятыннан шартлардай булды. Егерме көн Чаллыда нишләп акча туздырып яткан ул малай? Оялып та тормаган, әтисен дә, әнисен дә, башкаларны да алдаган.
– Ярар, үткән эшкә салават, – диде Әкмал. – Бүген үк Рафисны документлары белән чакырыйк. Бер-ике көн бездә кунак булырсыз.
– Нинди кунак булу?! – диде Газизҗан, урыныннан сикереп үк торып. – Мин хәзер үк юлга чыгам. Трактор көтеп тора.
– Бик йончыгансың бит. Ике көннән әллә ни булмас. Әгәр китсәң үпкәлим.
– Үпкәләсәң дә, үпкәләмәсәң дә китәм! – Газизҗан түшәмдәге салкынлык өрүче кондиционерга карап алды да полировкаланган зур өстәл аша аңа иелде. – Их, Әкмалетдин! Ипекәйләрне күрсәң син! – Газизҗанның тавышы йотылды, дымлы керфекләре еш-еш йомылды. – Саргаеп киптеләр бит!.. Ничекләр монда ятыйм мин!
– Бездә дә шул ук хәл, – диде Әкмалетдин, авыр сулап.
«Сезгә бит ул кеше баласы кебек кенә», – диясе килде Газизҗанның, әмма тыелып калды. Башларын игән хәлдә бер-берсенә карамыйча, алар шактый вакыт тып-тын утырдылар.
– Ярый, кузгалыйм мин…
– Арткы бүлмәгә кереп булса да, чәй эчик инде.
– Ачуланма, Әкмалетдин, тамагымнан барыбер берни үтмәячәк… Йөрәгем монда түгел минем… Бәйләгән кебек кенә утырам…
Туганын белгәнгә күрә, Әкмалетдин аны кыстамады.
– Рафис иртәгә үк туп-туры үзебезгә килсен. Документларын тапшыргач, мин кулдан килгәнчә булышырмын.
Кайткан көнне Газизҗан өйдә берни сиздермәде, тешен кысып булса да түзде. Икенче көнне Рафис үзе генә чакта аның күзләренә туп-туры карап:
– Йә, сөйлә, былтыр ничек тапшырдың син экзаменнарыңны? – диде.
Рафисның йөзенә кызыллык йөгерде, ләкин ул аңламаганга салышты.
– Ничек тапшыруымны сөйләдем лә инде.
– Хәзер дөресен сөйлә.
Рафисның күз алмалары сикерешеп куйдылар. Ул әтисенең бөтенесен дә белгәнен аңлады һәм башын аска иде.
– Йә, нишләп яттың син анда?
Рафисның яңакларына кызыл тимгелләр бәреп чыкты.
– Мин… – Ул тотлыгып торды. – Урамда хулиганнар кыйнады, акчамны да алдылар… Башымны күтәрә алмыйча яттым…
– Ник дөресен әйтмәдең?
– Сездән курыктым…
Юк, ышана алмады аның сүзләренә Газизҗан. Былтыр кайтып кергәндә, малае бер дә кыйналганга, йончыганга охшамый иде, җитмәсә махмырдан иде. Ул Рафиска бик озак сынап карап торды.
– Документларыңны алып, иртәгә үк Әкмалетдин абыеңнарга китәсең. – Ул ачу белән бармак янады. – Тагын шаярырга уйласаң – матри!
Рафис, икенче көнне Чаллыга китеп, бер кичтән әйләнеп тә кайтты, дөньясын онытып, китапларына ябышты. Газизҗан аның былтыр имтихан тапшырмавы турында Һаҗәргә әйтеп тә тормады. Инде хәзер, институтка керү өчен, акча хәстәрләргә кирәк иде. Һаҗәр башта ук мотоциклны сату ягын каерды, туганнары Әзһәр белән килешкән дә булып чыкты. Газизҗанның күңелен Фирдәүсәнең чакыруы җылытып торса да, ул мотоциклны сатуга теше-тырнагы белән каршы килде. Казанга киткән сурәттә дә әле ул кайчан була? Аннары Фирдәүсәнең уе үзгәреп куюы да бар бит. Ул очракта ике кулсыз калдың, дигән сүз. Ә акча табарга кирәк. Каян, ничек?
Аңа озак баш ватарга туры килмәде. Аларның тыштан тыныч кына агып яткан тормыш елгасы кинәт ярларыннан ташып чыкты да ярсып алга ыргылды… Ул көнне Газизҗан эштән иртәрәк кайткан иде. Капкадан керүгә, мотоцикл янында кайнашучы Рафиска күзе төште. Буыннары йомшарган, гәүдәсе чайкалып-чайкалып куя. Бүген бура күтәрешергә барасы иде, шунда төшереп кайткан, күрәсең.
– Кая барасың? – диде Газизҗан, ачудан йөзен бозып.
– Елгага, юарга…
Ул арада келәттән Һаҗәр килеп чыкты.
– Юып кайтсын инде, әтисе.
– Ник?
– Соң… Сатарга кирәк бит инде. Әзһәр әле генә кагылып чыкты.
Газизҗан аңа берни дә әйтмәде, ә Рафисны җиңелчә генә читкә этте.
– Салган килеш матайга якын киләсе булма, дип, күпме әйтергә кирәк?!
Ул мотоциклны сарай астына этеп кертте дә кистереп әйтеп куйды:
– Сатмыйбыз. Әле керә аламы ул укырга, юкмы.
Бу сүзләр Һаҗәргә җитә калды.
– Керә алмас шул! Син бит аның кеше булуын теләмисең. Аның сиңа үзең кебек җәен-кышын пычракта аунавы кирәк.
– Ул үзе теләми укырга! – диде Газизҗан, малаена ишарәләп. – Йә, әйт әле ничек имтихан биргәнеңне?!
Рафис аның каршына килеп басты да әнисенә ишетелмәслек кенә мыгырдап куйды:
– Әти, ярар инде!..
– Моңынчы түзгән идем, әйттердегез инде! – диде Газизҗан, бер хатынына, бер малаена карап. – Былтыр имтиханга кереп тә тормаган ул.
– Их син!
Газизҗан малаеның йодрыгы авызына килеп төшүен сизми дә калды. Ачудан аның күз аллары караңгыланып китте. Ул авызына җәелә баручы тозлы канны лычкылдатып төкерде дә Рафисның беләгеннән эләктерде һәм тимердәй бармаклары белән кысарга тотынды.
– Мин синең җаныңны алам!
Аның сөягеңне изәрлек кысуының ни икәнлеген авылда бөтен кеше белә иде. Рафис кычкырып җибәрде һәм, авыртуга чыдый алмыйча, җиргә чүкте. Һаҗәр чәрелдәп килеп иренә ябышты һәм аның беләгенә тешләрен батырды. Газизҗан аларның икесен дә селтәп җибәрде.
– Син нишлисең, кәнтәй?!
Ул кабаланып костюм җиңен күтәрде: аслы-өсле теш эзләреннән кан саркып чыккан иде. Һаҗәр үзе ясаган ярага коты очып карап-карап торды да кычкырып елап җибәрде:
– И Аллам! Нишләдем мин?! Тәмам акылымны алдың бит… – Ул, башындагы яулыгын алып, аның беләгенә урарга кереште. –Баланы кулсыз калдырасың, дип курыктым…
Газизҗан аның яулыгын тартып алды да Рафисның йөзенә сыдырды.
– Мин сиңа гомер буе тырнак белән дә чиертмәдем! – Аның канлы авызы да, күзләре дә, тавышы да куркыныч иде. – Әз генә оятың бармы синең, юкмы?!
Агарып каткан Һаҗәр Рафисны култыклап өйгә сөйрәде.
– Ярар инде, әтисе, берлеккә кичер! Бар икән күрәселәрем!..
«Менә барып җиттек», – дип куйды Газизҗан, алар өйгә кереп киткәч. Утын яра торган имән бүкәнгә лап итеп утырды. Йөрәгенең әрнүе беләгенең әрнүенә караганда мең мәртәбә көчлерәк иде. Йә Алла! Малаең суксын әле! Бүген сукса, иртәгә кыйнар. Бергәләп кыйнарлар, пычагым да кыра алмассың. Гел сиздереп, сыкрап торучы ашказаны асты бизенә китереп типсәләр, күзеңнең мәңгегә йомылуы да бар. Тормыш арбасының көрчеккә килеп терәлүе шушы була торгандыр инде…
Газизҗан ашыга-кабалана мотоциклны сарайдан чыгарып кабызды да, урам капкасын ябып та тормастан, тырылдап чыгып китте. Ул газны шулкадәр нык арттырды ки, капкадан юлга борылганда, мотоциклның бишеге кинәт күтәрелеп, бераз шул хәлендә барды, әллә нинди могҗиза аркасында гына капланмыйча, дөпелдәп җиргә басты. Яннарыннан йөрәк яргыч тизлектә үтеп киткән мотоциклны күрүчеләр моның хәерлегә түгеллеген чамаладылар. Һаҗәр дә, мотоциклның тәрәзә пыялаларын селкетерлек үкерүеннән коты алынып, капка төбенә йөгереп чыкты. Әмма Газизҗан шул арада, урамның аргы башына барып җитеп, күздән югалган иде инде. Ул ничек кирәк алай капканы япты да хәлсезләнеп коймага сөялде һәм тавышсыз гына үксергә кереште. Күпме генә еласа да, күңеле бушанмады, чөнки йөрәгенә кара шом тулган иде. Нидер булачак, Газизҗан хәзер нидер кылачак һәм моның азагы әйбәт бетмәячәк…
Үзе өчен дә, ире өчен дә бәгыре әрнеде аның. «Газизҗанның атылып-бәрелеп чыгып китүенә мин сәбәпче», – диде ул эченнән. Әмма тормышларын төрле яклап үлчәргә керешкәч, фикере үзгәрә барды. Һаҗәрнең бит аңа караганда күпкә чибәррәк, акыллырак, дөньяны кендегеннән эләктерерлек егеткә кияүгә чыгарлык мөмкинлеге бар иде. Ләкин ул Газизҗанны сайлады, аның һәрнәрсәгә гөлдерәп көлүен, җөйле ияген яратты. Ә Халит белән ул кызык итеп кенә йөрде, аны беркайчан да яратмады. Элекке сыйфатларыннан иягендәге җөе генә калса да, Газизҗанны ул һаман да күпмедер ярата әле. Ә Һаҗәрне Газизҗан яратмый – бусы бәхәссез. Һаҗәр моңа, ул Казаннан кайтып, ишегалдына килеп кергәч, соңгы мәртәбә инанды. Ничә көннәр аерылып торган иренең карашында бернинди җылылык чаткысы сизелмәде. Һаҗәр, ялгышамдыр дип уйлап, юри генә маңгай чәчен рәтләвен үтенгәч, аңа Газизҗаннан җылы урынына йөрәк өшетерлек салкын бөркелде… Моның сәбәбе Халиткә бәйле. Ул – мал таба белүче ир. Тегермәнгә барсаң, онга буялмый каласыңмыни? Халит әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит ил шәраблары кайтарта. Аларны бер авыз итсәң, тормышның күңелсезлекләре онытыла, бөтенесе дә җиңел эшләнә. Акчасын, күчтәнәчен дә кызганмый Халит. Икенче көнне башыңны ташка орырдай булып, үз-үзеңне каргыйсың, әмма гөнаһны су белән дә, игелекле гамәлләр белән дә юарлык түгел. Берничә көн үзеңне тиргәп йөрисең дә, тагын нидер килеп чыга, тормышның кызыгы калмый һәм сине тәме авызда кымырҗып торган шәраб тагын чакыра…
Ә нишләргә? Һаҗәр дә – кеше, аңа да тормыш бер генә мәртәбә бирелгән. Күпме гомер калгандыр, ләкин ни рәхәт күрде соң ул? Өйләнешкәннән бирле башы тарткалаштан чыкмады. Газизҗанны артык мактау харап итте. Мәҗлескә барсаң – ул җырлый, концертка чыксаң – ул, ревкомиссиядә – ул, депутатлыкка – ул. Егет чакта елмаеп-көлеп кенә йөргән Газизҗан, кирәкме-кирәк түгелме, бөтен нәрсәгә борын тыгарга, җай чыккан саен җитәкчеләрне тәнкыйтьләргә өйрәнеп китте. Халыкка шул гына кирәк, аны кул чабып үстереп тордылар, ә ул усалланганнан-усалланды. Җир бозасың, начар чәчәсең, калдырып урасың, дип, яшьләрне басудан куып кайтарган чаклары да күп булды, шулай «Керпе»гә әйләнде дә бетте.
Һаҗәр килен булып төшкәч, бианасы белән аны күпме генә пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтергә тырышса да, Газизҗан баш бирмәде. Инде элекке мактаулар да бетте, инде кешеләр дә аңа эш көче итеп кенә карыйлар, ә ул үзен һаман әүлияга санап йөри. Шулай булмаса, элекке үзсүзлелеген, үҗәтлеген ташлар, хатынының сүзенә колак салыр иде.
Һаҗәр югары белем алмаганы өчен соңгы вакытларда үзен тиргәп туймый. Ялкауланды шул. Әти-әнисенең үзе белә башлаганнан бирле тәрбияләвеннән, көн саен дәрес әзерләргә мәҗбүр итүләреннән тәмам гарык булып чыккан иде ул мәктәптән. Көне-төне тагын биш-алты ел шул китап-дәфтәрләргә багыну газабы аның котын алды. Әти-әнисе төрмәсеннән котылгач, бу чибәрлеге, бу уңганлыгы белән тормыш аның алдына үзе килеп тезләнер, барлык ләззәт-рәхәтлекләрен салыр кебек иде. Тик бу өмет-хыяллар зәһәр кырау суккан май чәчәкләре кебек шиңделәр…
Ни аяныч, берни дә булмады, хәзер инде булмаячак та. Хәзер тормышны чигенеп уртадан дәвам итү мөмкин түгел – арттагы барлык ишекләр ябык. Булган кадәресе чәлпәрәмә килмәсә дә, мең рәхмәтләр укырсың әле…
Ул, сулыш алудан туктап, күз яшьләрен йотудан да тыелып, Газизҗанның мотоцикл тавышын ишетергә теләде, әмма ул суга төшкәндәй юкка чыккан иде. Һаҗәр кызу-кызу өйгә юнәлде, бозауны ындырга бәйли торган каеш дилбегәне болдыр култыксасыннан эләктереп алды. Рафис диванда майкачан килеш телевизор карап ята иде. Һаҗәр керә-керешли үк аңа дилбегә белән чыжылдатып җибәрде. Малае һушына килгәнче тагын ике мәртәбә кизәнеп-кизәнеп сыдырды.
– Менә сиңа! Менә сиңа безне санга сукмаганың өчен! – Рафис чәчрәп сикереп торды, берничә кат итеп бәйләнгән дилбегәне көч-хәл белән эләктереп алды.
– Әнкәй, син нишлисең?!
Һаҗәр малаеның күкрәген, иңбашларын йодрыгы белән төйде.
– Телевизор карап ятасыңмы?! Күңел ачасыңмы?!
Аның тузгыган чәчләре күз яшьләре юешләгән битләренә ябышкан, күгәргән иреннәре куркыныч калтырый, тавышы ыңгырашып чыга иде.
– Әтиеңне хәзер үк табып алып кайт! Таба алмасаң, өйгә аяк басасы булма!
Рафис чөйдән күлмәген эләктереп чыгып йөгерде. Һаҗәр караватка йөзтүбән капланды да ярсып еларга тотынды…
Газизҗан ике авыл арасын күз ачып йомганчы узды. Ул, дөбер-шатыр килеп, Ильяслар капкасы төбенә туктады, атылып, ишегалдына керде. Ильяс, машинасының күтәртеп куелган капоты астында майга батып, нәрсәдер рәтли иде. Башын күтәреп Газизҗанның йөзен күрүгә, ул, кулларын чүпрәк белән сөртә-сөртә, аңа каршы килде.
– Ни булды?
– Мин… – Газизҗан авыр сулады, калтыранган кулларын кая куярга белмәде. – Мин Фирдәүсәгә китәм…
– Нәрсә булды? Иреннәреңдә кан…
– Малай сукты! Аңлыйсыңмы, Ильяс, малай сукты! – Аның тавышын танырлык түгел, бу тавышта сызлану-өзгәләнү генә иде. – Мин аның өчен бөтенесен бирдем. Ул дип яшәдем, хурлыгын күтәрдем… – Газизҗан, иреннәрен тешләп, әче күз яшьләрен яшерен генә йотты. – Китәм! Әле малайда бәләкәй генә өметем бар иде. Минеке булыр дип уйлаган идем. – Ул әллә ничек мескен итеп елмайды. – Карале, Ильяс, мин берүзем! Хатын да юк, малай да юк. – Ул кинәт ярсып кычкырып җибәрде: – Ник яшим ди мин ул йортта?! Ник?!
Ильяс шундый чакларда эндәшмичә кала белә, бу аның гаҗәеп бер сыйфаты иде. Ул дәшми, ә үзе каршысында өзгәләнгән, бәргәләнгән кешенең кайнар яшьләрен дә, ачу-ярсуын да акрын гына үзенә сеңдерә. Күкерттәй кабынып кергән Газизҗан да, аның тыныч йөзен, сабыр күз карашын тоеп, бераз тынычлангандай булды.
– Ильяс, син бит аны кайтачак, дигән идең.
– Әйе, кайтачак.
– Аның уе үзгәрмәде микән соң? – Газизҗан аңа шикләнеп карады. – Мин шуннан куркам…
– Әйдә, шелтерәтәбез, сөйләшегез, – диде Ильяс, өйгә таба ишарәләп.
– Хатының да бар… Әллә ничек кыен да…
– Хатын өйдә түгел. Керәбез дә шелтерәтәбез.
– Ни диярмен соң мин аңа?
– Миңа әйткәнеңне әйтерсең.
– Малай сукты дипме?
– Нишләп инде? Уең үзгәрмәдеме, диярсең.
Алар өйгә керделәр. Фирдәүсә Ильяс номер җыюга җавап бирде.. Алар хәл-әхвәл сорашкач, Ильяс трубканы Газизҗанга сузды.
– Исәнме, Фирдәүсә, – диде Газизҗан, каушаудан тирләгәнен сизеп.
Фирдәүсә ачык тавыш белән, янәшәдә басып торгандай җавап бирде:
– Саумы, саумы, Газизҗан. Сәламәтлекләрең ничек? Борчымыймы?
– Бераз бар инде, әлегә түзәрлек, – диде Газизҗан. – Фирдәүсә, синең теге уең үзгәрмәдеме ул?
– Кайсы?
– Мине чакырган идең бит…
– Ул беркайчан да үзгәрмәячәк, Газизҗан.
– Алайса, мин килермен инде…
– Бик яхшы! – Фирдәүсәнең тавышында шатлык сизелде. – Кайчанрак соң?
– Озакламаска иде…
– Мин бит әле отпускыда. Туган якларга кайтасым килә. Бәлкем, бергә китәрбез?
– Соң, бигрәк тә шәп булыр!
– Син расчёт алып куй.
– Һи, Фирдәүсә! Нинди расчёт ди монда! Бер ел акча күргән юк. Кайткач сөйләшербез әле…
– Ярый, ярый. Мин озакламам. Киләсе атнадан да калмам. Абыйга яңадан хәбәр итәрмен кайчан кайтасымны.
– Мин бүген китәргә дә әзер!..
Сөйләшеп бетергәч, Ильяс аны өстәл янына чакырды. Кыздырылган итле бәрәңге, яңа өзеп куелган кыяр, укроп исе Газизҗанның борыннарын кытыклады. Ильяс рюмкаларга аракы салды.
– Әйдә, җан тынычлыгы өчен! – Ильяс шулай дип чәкештерде дә эчеп җибәрде.
Газизҗан яргаланган бармаклары белән рюмканы әйләндерде-әйләндерде дә өстәлгә куйды.
– Мин эчмим әле, Ильяс, – диде ул гаепле кешедәй. – Йә әллә нишләп ташлармын.
– Үзеңә кара. Бераз тынычланырсың дип кенә салган идем.
О проекте
О подписке
Другие проекты
