Читать книгу «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология» онлайн полностью📖 — Фагимы Хисамовой — MyBook.
image

Өрелмәле тартыклар, аффрикатлар һәм аларның тарихы

Хәзерге татар телендә (әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә) өрелмәле тартыклардан һәм аффрикатлардан түбәндәге авазлар кулланыла:

а) өрелмәле тартыклар: с, ш, ч, җ, ж авазлары;

ә) аффрикатлар: ц, тч, тҗ.

Әдәби телдә, нигездә, өрелмәле тартыклар гына кулланыла, бердәнбер кушык тартык ц исә алынма сүзләрдә һәм язылышта гына килә. Әйтелештә исә ул өрелмәле с авазы белән алышына: цирк – сирк, цунами – сунами һ.  б. х, ж авазлары, нигездә, алынмаларда – рус теле аша кергән сүзләрдә, шулай ук гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: хәят, хат, характер, химия, жанр, жаргон, жәл һ.  б.

Алдагы бүлекләрдә искәртелгәнчә, тартыкларны борынгы төрки нигез телгә мөнәсәбәттә реконструкцияләүдә берничә тарихи чор аерып карала:

а) иң борынгы төрки нигез тел;

ә) соңгырак чорга караган нигез тел;

б) нигез телнең аерым төрки телләргә таркалу чоры. Төрки телләр тарихы буенча хезмәтләрдә хәзерге төрки телләрдәге һәм шул исәптән татар телендәге аерым өрелмәле тартыкларның һәм аффрикатларның килеп чыгышы да төрле тарихи чорларга нисбәтләнә[57].

Иң борынгы төрки нигез тел өчен, мәсәлән, өрелмәле тартыклардан бары тик саңгырау *s(с) тартыгы һәм *č(ч) аффрикаты реконструкцияләнә.

Өрелмәле *z(з) тартыгы борынгы аваз булып санала, әмма ул сүз уртасы һәм сүз азагы өчен генә хас, ә сүз башында кулланылышы (зирек, зелпе, зарыгу, зыкы) с~з тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак аңлатыла.

Өрелмәле *š(ш) тартыгы соңгырак чорларга, ягъни икенчел төрки нигез телгә нисбәтләнә. Аның килеп чыгышы тарихи чиратлашулар нәтиҗәсе һәм алынма сүзләр тәэсире белән аңлатыла.

*s(с) тартыгы. Сүз башы позициясендә татар телендә, нигездә, борынгы *s(с) авазы саклана: сабан, сағыз, сан, сау, сөлек, сигез, сөлге, сөңге, су, сүз һ.  б.

Аерым сүзләрдә с~ч тәңгәллеге урын ала: чәч – sаč (волос), чәч  – sаč (сыпать), чәчрә – sačra, чәнеч – sanč, чәчел – sačïl. Бу очракта борынгы *s(с) авазының өрелмәле ч авазына үзгәреше әлеге сүзләрнең нечкә гармониягә күчеше (а~ә тәңгәллеге) белән бәйле булырга мөмкин.

Татар теленең аерым сөйләшләрендә һәм гади сөйләм телендә һәртөрле алынма сүзләрдә сүз башында с~ч, с~ш ассимилятив тәңгәллекләре күзәтелә: ситсы – читсы, син- дек – чиннек, сишәмбе – чишәмбе, саташу – чаташу, семья  – чимия, суғыша – шуғыша, сыйырчық – шыйыршық һ.  б. Башкортстанда таралган татар сөйләшләрендә с~һ тәңгәллеге урын ала: салқын – һалқын, сүз – һүз һ.  б. Кайбер төрки телләрдә (мәсәлән, төрек, кыргыз телләре) сүз башындагы с~з тәңгәллеге татар сөйләшләрендә берничә мисал белән генә чикләнә: сәрдә  – зәрәтә, сумлаw (агач эшкәртү)  – зумнаw, сөңге – зөңгө. (Пермь сөйләше)[58]

Сүз уртасында (интервокаль позиция) борынгы *s(с) саклана: асыл, басым, бүсер, кысу, исән, кисәк, кисәк-косак һ.  б.

Сүз уртасында икеләтелгән тартык – геминатлар куллану әдәби телдә эссе, йассы кебек сүзләрдә генә очрый.

Ике сузык уртасында с авазының көчсезләнүе, ягъни Көньяк Себердәге төрки телләрдә (алтай, тува, шор телләре) шактый киң таралган с~з тарихи тәңгәллеге татар теле өчен бөтенләй диярлек хас түгел, бары тик ул Себер татарлары диалектларының Калмак сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: қайсы – қайзы, йасау – йазау, сасу – сазу һ.  б.[59]

Урта диалектның Сергач сөйләшендә урын алган сигезән (сиксән), тугызан (туксан) рәвешле әйтелешне, с~з тәңгәллеге булудан бигрәк, борынгылыкның саклануы дип карарга мөмкин: sekiz+оп, toquz+оn һ.  б.

Сүз уртасында тартык авазлар янәшәсендә с саклана: астар, басқыч (сөйләм телендә: бачкыч – охшашлану), иске, қасмақ, қысқа, мысқыл һ.  б.

Сүз ахырында (а) һәм һәртөрле кушымчаларда (ә) шулай ук татар телендә борынгы *s(с) актив кулланыла:

а) ас, бас, бәс, ис, кис, кыс, кырыс һ.  б.;

ә) – асы/-әсе: барасы юл, киләсе кунак; – сыз/-сез: җилсез көн, яңгырсыз ел; – са/-сә: барса, килсә, күрсә; – сын/-сен: укысын, сөйләсен һ.  б.

Сүз уртасында һәм ахырында с авазының йомшавы, ягъни с~з тәңгәллеге, урта диалектның Каргалы сөйләшендә аерым сүзләрдә генә теркәлгән: пенсия – пинзе, җиләс – җиләз, автобус – афтабуз һ.  б.

*š(ш) тартыгы. Килеп чыгышы буенча *š(ш) тартыгы борынгы төрки телнең соңгырак чорына карый. Кайбер төрки телләрдә, аеруча кыпчак төркеменә кергән телләрдә (нугай, каракалпак, казах, балкар, башкорт һ.  б.), сүзнең төрле урыннарында ш~с тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: кеше – kisi, теше – tisi, алаша – alaša, буш – boš, аш – aš һ.  б. Татар телендә ш тартыгы сүзнең төрле урыннарында, нигездә, үзгәрешсез кулланыла:

сүз башында *š(ш) авазы, башка өрелмәле тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый: шадра, шакшы, шайан, шайару, шәүлә һ.  б. Татар телендә ш авазына башланган сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә теркәлгән: шашу  – šaš (сбиваться с пути), шат – šat (смелость, дерзость), шешү   – šiš (пухнуть), шәп – šeb – šip, шоңқар – šuŋqar, шул – šul һ.  б.; ш авазы һәртөрле аваз ияртемнәрендә кулланыла: шақ-шоқ, шыбыр-шыбыр (яңгыр тавышы), шарық-шорық, шығыр-шығыр, шалдыр-шолдыр һ.  б.

Алынма сүзләрдә килә: шик-шиксез, шәм, шәхес, шәреқ, шәрәф (шәрәфле) һ.  б. Аерым сөйләшләрдә сирәк кенә ш~с, ш~ч, ш~т тәңгәллекләре очрый: шалаш – салаш, шәлперәю  – сәлперәю, шырпы – чырпы, шартлау – чартлау; шушы – тушы, шушылай – тушылай һ.  б.;

сүз уртасында интервокаль позициядә (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) ш авазы үзе кулланыла:

а) кеше, күшә, аша, башақ, йәшел, түшә, рәшә, қашық, күшек, ишәк һ.  б.;

ә) киштә, чыршы, ташқын, йахшы, ташла, башмақ, башқа, биштәр һ.  б.;

сүз ахырында әдәби телдә ш авазы шулай ук үзгәрешсез кала: аш, баш, биш, иш, буш, кош, куш, таш, йәш, төш, түш һ.  б. Көнбатыш диалектның Сергач һәм Чүпрәле сөйләшләрендә ике сүз арасында (икенче сүз яңгырау тартыкка башланса) сүз ахырында килгән ш авазы яңгыраулаша, ягъни ш~ж ассимилятив үзгәреше барлыкка килә: аш бар – аж бар, биш йәш – биж йәш.

Төрки телләр күләмендә алганда, ш авазына бәйле тагын бер тарихи тәңгәллекне билгеләп үтәргә кирәк: ул – хәзерге чуаш телендә һәм борынгы болгар телендә аерым сүзләрдә урын алган ш~л тәңгәллеге. Мәсәлән:


Фонетик тикшеренүләрдә «ламбдаизм» күренеше дип аталган бу үзенчәлек, ягъни л~ш тәңгәллеге, борынгы болгар каберташ язмаларында да аерым сүзләрдә чагылыш тапкан: биал(ем) – бишенче; чуаш телендә: биш – пилек…

Тикшеренүчеләр гадәти төрки телләрдә дә аерым сүзләрдә л~ш тәңгәллеген билгелиләр. Мәсәлән, татар телендә: қашық  – қалақ, йыл – йәш, қылый – қыйшық һ.  б.

Борынгы болгар һәм хәзерге чуаш телендәге л~ш (шулай ук р~з) тәңгәллеге, аларның килеп чыгышы, хронологик чикләре турында төрки тел белемендә карашлар төрле. Элеккерәк чор тикшеренүләрдә бу үзенчәлек бик борынгыга, алтай бердәмлегенә нисбәтләнә иде, әмма соңгырак чор хезмәтләрдә аның фонетик үзгәреш нәтиҗәсе, яңа күренеш булуы турындагы караш өстенлек ала башлады (А. М. Щербак, Н. И. Егоров һ.  б.)[60].


*č(ч) тартыгы. Борынгы төрки нигез телдән үк килә торган č(ч) тартыгы яңгырашы буенча кушык тартык – аффрикат. Татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә ул сыйфат үзгәреше кичергән, шактый йомшак әйтелешле өрелмәле авазга әйләнгән. Шул ук вакытта бу авазның, ягъни өрелмәле ч авазының, сүзнең төрле урыннарында кулланылышы татар телендә борынгы телдәгечә тотрыклы саклана: чабақ – čаваq, чулақ – čolaq, чатыр – čatïr, чүл – čöl, чал   – čаl; ачы  – ačïg, борчақ – burčaq; ач – аč, күч – koč, кичек   – kič һ.  б. Сыйфаты буенча нигез телдәге č аффрикатына тиңдәш аваз тч авазы көнбатыш диалектның Чистай, Темников, Мәләкәс, Шарлык, Касыйм һ.  б. сөйләшләрдә таралган: тчаука, петчән, тчыбык, кетчеркән һ.  б. Сергач, Чүпрәле, Сыркыды һ.  б. кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге өрелмәле ч авазы ц аффрикаты белән чиратлаша (ч~ц): чәйнек – цәйнек, чана  – цана, пычак – пыцак, чалгы – цалгы, чиләк  – циләк һ.  б. Ц-лаштыру шулай ук Көнчыгыш Себер диалекты өчен дә хас: чәй – цай, чәч – цац, чалгы – цалгы һ.  б.

Төрки телләр күләмендә караганда, ц-лаштыру күренеше (ч~ц) күбрәк көнбатыш кыпчак төркеменә кергән карачай-балкар, караим телләре өчен хас, ул шулай ук төрек һәм азәрбайҗан телләренең аерым диалектларында да чагылыш таба. Тикшеренүчеләр, ч~ц тәңгәллегенең монгол телләрендә дә булуын исәпкә алып, аның шулай ук бик борынгы күренеш булуын билгелиләр.

Татар әдәби телендә өрелмәле ч авазы сүзнең төрле урыннарында актив кулланылышта йөри:

сүз башында: чабак, чаган, чабата, чакыр, чатан, чыршы, чуар, чукы, чорна, чиш һ.  б.

Аерым сүзләрдә сүз башында килгән ч авазы борынгы с~ч тәңгәллеген чагылдыра: чәч – сач, чәчәк – сачәк, чәнеч – саныч һ.  б.;

сүз уртасында: а) ике сузык уртасында: ачы, пычак, учак, кичә, кичер, төче, мәче, мичәү; ә) тартыклар янәшәсендә: борчак, пычкы, почмак, мичкә, төчкер һ.  б.

сүз ахырында: борыч, уч, үч, оч (летай), оч (конец), чәч, өч, күч һ.  б.

кушымчаларда: – чы/-че: сабан-чы, итек-че, сугыш-чы, тел-че, йөгереш-че һ.  б.; – чан/-чән: сүз-чән, сугыш-чан, эш-чән, кызыксыну-чан һ.  б.; – гыч/-геч: ач-кыч, кыр-гыч, кис-кеч, сөз-геч һ.  б.

Татар теленең төрле сөйләшләрендә сүзнең төрле урыннарында ч~с тәңгәллеге урын ала. Мәсәлән: чикерткә – сикерткә, кечерәк – кесерәк, күргәч – күргәс (Мамадыш һәм Норлат сөйләшләре); килгәч – килгәс, салгач – салгас, әтәч  – әтәс, чүмеч – сүмес, токмач – токмас, умач – умас (Бастан сөйләше); чебен – себен, чәй – сәй, печән – бесән, пычкы   – быскы, пычак – бысак һ.  б. (Златоуст һәм Красноуфим сөйләшләре) Төрки телләрдән ч~с тәңгәллегенең актив зонасы булып башкорт теле санала, һәм татар телендә бу тәңгәллекнең, нигездә, көнчыгыш төбәкләрдә таралуы аның турыдан-туры башкорт теле йогынтысы икәнлеге турында сөйли. Аерым тәңгәллекләрдән ч~т тәңгәллеге исә, асылда, көнбатыш диалект сөйләшләре өчен хас: чишен – тишен, чиш – тиш, чишмә – тишмә, чаршау – таршау һ.  б.

Төрки телләрдә шулай ук үзенчәлекле ч~ш тәңгәллеге теркәлгән, ул, нигездә, казах теле, шулай ук Көнчыгыш Себердәге кайбер башка төрки телләр өчен хас: чәч – šаš, чайка – šajqa һ.  б. Татар телендә гади сөйләм телендә һәм кайбер аерым сөйләшләрдә очрый торган ч~ш тәңгәллеге күбрәк ассимилятив тәңгәллек, ягъни позицион охшашлану нәтиҗәсе булып тора: чишү – шишү, чишмә – шишмә һ.  б.

*z(з) тартыгы. Сүз башында *z(з) тартыгы, алда күрсәтелгән зелпе, зирек, зыкы кебек сүзләрдән тыш, гарәп, фарсы алынмаларында һәм кайбер аваз ияртемнәрендә генә кулланыла: зар, зарар, зат, зәвык, зәгыйфь, зәхмәт, зарур, зыр-зыр, зың-зың (зырылдау, зыңгылдау) һ.  б.

Тикшеренүчеләр сүз башында сирәк очракларда гына сакланган з(z) авазын килеп чыгышы буенча шулай ук борынгы *z тартыгына нисбәтлиләр һәм аны борынгыда саңгырау тартыкларның яңгыраулашу күренеше белән бәйләп карыйлар.

Сүз уртасы позициясендә з тартыгы ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә) килә:

а) қызыл, тозақ, йозақ, тузан, туғыз, қазы, үзәк, төзәү һ.  б.;

ә) көзге, изге, қузна, қозғын, тезген, сызғыр, қузғалақ һ.  б.

Сүз ахырында һәм кушымчаларда кулланыла: без, сез, төз, үз, күз, диңгез; бара-быз, килә-сез, укы-гыз һ.  б.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, з авазы сүз уртасы һәм сүз ахыры позицияләрендә шактый актив кулланыла, һәм ул сүзләрнең күбесе борынгы сүзлекләрдә дә *z авазы белән теркәлгән: азау (теш) – azïğ, азык – azuq, күз – köz, көзге  – közgü, күзлек – kozlük, казы – qazï, казык – qazuq, кузы – qozï һ.  б. Аерым сүзләрдә исә төрки телләр тарихының билгеле бер этабы өчен хас булган t~d~z~ḋ~j тәңгәллеге чагылыш таба: ataq  – adaq – azaq – айақ, bädük – bäzük – бийек, qutuq  – quduq – quzuğ – қoйo, qazun – қaйын(ата) һ.  б.

Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Минзәлә, Балтач, Лаеш, Кама Тамагы, Тархан, Нократ сөйләшләре) әдәби телдәге з авазы интерденталь авазы белән чиратлаша[61]: без – бе, Казан – Каан, зур – ур, завод – абут, үзе – үе, кызыл  – кыыл һ.  б.

Тарихи яктан тешара авазының килеп чыгышы исә алда күрсәтелгән t~d~z~ḋ~j тәңгәллегенең бер буынын тәшкил итә[62].

Татар телендә бу чиратлашуның иң таралган төбәге – урта диалектның Минзәлә сөйләше, һәм бу күренеш, гадәттә, күрше башкорт теле йогынтысы буларак аңлатыла.

Минзәлә сөйләшендә з~ḋ тәңгәллеге сүзнең төрле урыннарында чагылыш таба: а) сүз башында: зур – ур, зыян – ыйан, зат – ат һ.  б.; ә) сүз уртасында: бозау – боау, базар  – баар, қазық – қаық һ.  б.; б) сүз ахырында: қаз – қа, баз – баḋ, қыз – қы (қыыл) һ.  б.

Алда искәртелгәнчә, з~ḋ тәңгәллеге, Минзәлә сөйләшеннән тыш, беркадәр чикләнгән күләмдә Казан арты сөйләшләрендә, шулай ук Урал төбәгендә таралган сөйләшләрдә дә очрый. Шуңа бәйле рәвештә диалектолог галимнәр бу фонетик күренешнең бары тик башкорт теле йогынтысы гына түгеллеген, ә бәлки татар теленең борынгыдан килгән үзенчәлеге булу мөмкинлеген кире какмыйлар (Л. Жәләй). Казан арты сөйләшләрен тикшергән галимә Н.  Б.  Борһанова исә аны бу якларга күчеп утырган болгарларга бәйләп аңлата.

Төрки телләр күләмендә алганда, шулай ук з авазының тарихи үзгәрешенә караган бер әһәмиятле фонетик күренешне з~р тәңгәллеген, ягъни ротацизм күренешен билгеләп үтәргә кирәк. Бу үзенчәлек буенча тел тарихы фәнендә төрки телләрне икегә бүлеп йөртәләр: з телләр (бу төркемгә, асылда, хәзерге чуаш теленнән башка барлык телләр керә) һәм р телләр (бу төркемгә исә чуаш теле һәм борынгы болгар теле карый). з~р тәңгәллеге чуаш телендә системалы чагылыш таба, бу тәңгәллек күбрәк сүз ахырына туры килә: утыз – вăтăр, көз – кер, боз – пăр, қаз – хур, қыз – хир (хěр), йөз – čěр, туғыз – тăхăр (тăххăр), қондыз – қăндăр һ.  б. Ротацизм күренеше шулай ук борынгы болгар каберташ язмаларында, күбрәк саннарның язылышында урын ала: җиати җүр җирм икенш җал – җиде йөз егерме икенче ел, тарих җиати җүр вун тă

1
...