Тарихи ретроспективада бу мәсьәләгә гомуми күзәтү ясасак, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: сузык авазлардан аермалы буларак, татар телендә тартык авазлар системалы тарихи үзгәреш кичермәгәннәр, бу өлкәдә борынгылык күренешләре тотрыклырак саклана. Тартыклар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр, нигездә, авазлар системасының алынма тел берәмлекләре исәбенә баюында һәм төрле тарихи чиратлашулар нәтиҗәсендә аерым авазларның сыйфат үзгәрешләре кичерүендә чагылыш таба.
Билгеле булганча, хәзерге татар телендә 28 тартык исәпләнә (б, в, w, г, ғ, д, ж, з, җ, й, к, қ, л, м, н, ң, п, р, с, т, ф, х, ч, ш, щ, һ, ﻋ (һәмзә), ц) һәм алар сыйфат ягыннан ясалу урыны, ясалу ысулы, акустик билге һәм авазларның яңгыраш урыны (резонатор) буенча характерланалар.
Ясалу урыны буенча хәзерге татар әдәби телендәге һәм төрле сөйләшләрдәге тартык авазлардан:
ирен-ирен тартыклары п, б, м борынгы нигез телдәге шул ук авазларга барып тоташа; ирен-ирен w авазының килеп чыгышы исә – борынгы g(г) авазының сүздәге төрле урыннарда үзгәреше, г~w чиратлашу нәтиҗәсе: tag – maw (тау), agiz – awыз (авыз), soguq – cywык (суык) h.б.;
ирен-теш авазлары в, ф – алынма тартыклар;
тел алды тартыкларыннан т, д, н, с, з, ш, л, р авазлары, асылда, борынгылыкны саклыйлар. Хәзерге әдәби телдәге өрелмәле ч(č) авазы исә борынгы нигез телдә һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдә аффрикат буларак характерлана; хәзерге телдә, аффрикат аваз буларак, ул мишәр диалекты сөйләшләрендә саклана. Мишәр сөйләшләрендә кулланыла торган ц аффрикаты шулай ук борынгы авазлардан, әмма ул č(ч)~ц тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге телдәге щ, ж авазлары һәм төрки нигезле булмаган сүзләрдәге ц авазы – алынма тартыклар;
тел уртасы тартыгы й. Сүз башы позициясендә татар телендә (диалектларны да кертеп) борынгы й саклана: йир – җир, йиде – җиде, йыл, йегерме һ. б. Сүз уртасы һәм сүз ахырындагы й авазы күбрәк борынгы чиратлашу нәтиҗәсе буларак карала. Әмма төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә й авазының шулай ук борынгы булуы һәм нигез телдә й – d тартыкларының параллель кулланылышы турында да әйтелә[44].
Айак < аzаq < аdaq; койо < quzuğ < qudug; туй < tod; куй < кod һ. б.;
тел арты тартыклары к, г. Бу авазлардан к, һичшиксез, борынгы сыйфатында саклана. Нигез телдә к авазы сүзнең төрле урыннарында бик иркен кулланылган, һәм хәзерге татар телендә дә ул еш очрый, аеруча сүз башы позициясе бик актив, г авазы исә борынгы телдә күбрәк икенчел аваз, ягъни к~г тәңгәллеге нәтиҗәсе буларак карала;
тирән тел арты, ягъни увуляр тартыклар қ, ғ, ң – борынгыдан килгән авазлар. Шул ук вакытта ғ(ğ) авазының килеп чыгышы бераз соңгарак, ягъни борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына нисбәтләнә. ң(ŋ) авазының борынгылыгы беркадәр сорау астында карала. А. М. Щербак сүз уртасында (морфемалар чигендә) һәм сүз ахырында килгән ң авазын күбрәк нг~нк авазларының кушылмасы дип саный[45] (мәсәлән, сиңа, миңа, таң, моң, соң кебек сүзләрдә).
Өрелмәле тирән тел арты х тартыгы хәзерге әдәби телдә, нигездә, алынма сүзләрдә кулланыла, аерым очракларда қ~х тәңгәллеге нәтиҗәсе булып тора: qatun~хатын, хәбер~ қәбер һ. б.
Өрелмәле фарингаль тартык һ хәзерге телдә күбрәк гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла: әһәмият, илһам, һәйкәл, һава, бәһа һ. б. Әмма бу аваз борынгы нигез тел өчен дә хас булган һәм күбрәк сүз башы позициясендә кулланылган[46]. Хәзерге кайбер төрки телләрдә һ авазы протетик тартык сыйфатында актив кулланыла. Мәсәлән: һotuz – утыз, һöv – өр (дуть), һөrk – өрек (бояться), hačuq – ачык (открытый), hajva – айва, hajğyr – айгыр һ. б.
Бу күренеш сирәгрәк татар телендә дә чагылыш таба: әйбәт – һәйбәт, айт-һайт (ымлык) һ. б.
Ларингаль (тавышсыз) тартык ﻋ (һәмзә) әдәби телдә шулай ук башлыча гарәп алынмаларында гына очрый: тәﻋмин, тәﻋсир, мәсﻋәлә һ. б. Урта диалектның Касыйм сөйләшендә әлеге аваз әдәби телдәге к, қ, г, ғ, х авазларын алыштырып килә (әмма аның нигез телгә дә хас булуы турында фәнни мәгълүмат юк): ﻋил – кил, ﻋес – көч, ﻋозол – кызыл, сәнде- ﻋәс – сандугач, ﻋороﻋ – кырык, ﻋурла – хурла һ. б.[47]
Ясалу ысулына мөнәсәбәтле рәвештә борынгы нигез телдә шулай ук йомык авазлар, өрелмәле авазлар оппозициясе һәм аффрикатлар булган. Борынгы төрки нигез телнең таркалу чорына мөнәсәбәтле рәвештә, мәсәлән, р(п), b(б), t(т), к, қ(q) йомык тартыклары, ѕ(с), š(ш), ğ(ғ) өрелмәле тартыклар һәм č(ч), zğ(ж) аффрикатлары реконструкцияләнә[48].
Сонор тартыклардан исә l(л), r(р), n(н), m(м), ŋ(ң), j(й) борынгы авазлар санала.
Тартыкларның сөйләм аппаратындагы актив орган – тавыш ярыларының катнашу-катнашмавына карап бүленеше, ягъни яңгырау һәм саңгырау тартыклар мәсьәләсе төрки тел белемендә күп галимнәрнең игьтибарын җәлеп иткән шактый катлаулы мәсьәләләрдән санала. Бу очракта бигрәк тә сүз башы позициясендә яңгырау һәм саңгырау тартыкларның кулланылышы аерым игътибар үзәгендә тора[49].
Тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр аларның сүз эчендәге урыннарына (позицияләренә) карап билгеләнә. Төрки телләр өчен, мәсәлән, түбәндәге позицияләр аеруча әһәмиятле:
1) абсолют сүз башында тартыклар үзгәреше – анлаут;
2) сүз уртасы – инлаут. Сүз уртасында тартыклар үзгәрешенең ике төре билгеләнә: а) тартык авазның ике сузык уртасында килүе – интервокаль позиция; ә) сүзгә кушымчалар ялгану – морфемалар чиге; б) сүз ахыры – ауслаут.
Борынгы төрки анлаут, ягъни төрки телләрдә сүз башы закончалыгына бәйле рәвештә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге төрки телләрдән кыпчак-карлук төркеме телләрендә саңгырау анлаут өстенлек итә, ә угыз төркеменә кергән телләрдә сүз башы, нигездә, яңгырау. Аерым алганда, төрки телләрнең бу төркемнәре арасында сүз башында к~г, т~д тарихи тәңгәллеге киң таралган: күк – gök, күз – göz, кил – gäl, тау – dağ, тел – dil һ. б.
Төрки телләрнең әлеге үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, фәндә берничә гипотеза бар:
1 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында һәм саңгырау, һәм яңгырау тартыклар кулланылган (Х. Педерсен, В. М. Иллич-Свитыч, К. Г. Менгес һ. б.);
2 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бер генә яңгырау тартык в (б) кулланылган. Калган очракларда саңгырау тартыклар өстенлек иткән (Н. Н. Поппе, А. М. О. Рясянен). Әмма А. М. О. Рясянен шул ук вакытта g (г) яңгырау тартыгы кулланылу мөмкинлеген дә искәртә;
3 нче гипотеза: борынгы төрки нигез телдә сүз башында бары тик саңгырау тартыклар гына булган (В. В. Радлов, Ә. Р. Тенишев, А. М. Щербак).
Чагыштырмалы-тарихи грамматика буенча чыккан соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки телдә сүз башы, нигездә, саңгырау булган дигән карашка өстенлек бирелә, һәм бу күренеш нигез телдә басымның беренче иҗектә булуы белән аңлатыла (ягъни сүз башының көчле экспиратор басым белән әйтелүе сүз башындагы тартыкны яңгыраулашу ихтыяҗыннан коткара)[50].
Сүз уртасында интервокаль позициядә тарихи үзгәрешләр йомык тартыкларның көчсезләнүендә, ягъни яңгыраула-шуында чагылыш таба: tере – түбә (крыша), joqaru – йугары, qapyğ – кабак (күз кабагы) һ. б.
Морфемалар чигендә тартыкларның ассимилятив яңгыраулашуы исә татар теле өчен норма булып санала: сип – сибәлә, тап – таба һ. б.
Сүз ахырында (ауслаут) яңгырау һәм саңгырау тартыклар оппозициясенә мөнәсәбәттә шулай ук саңгырау тартыклар өстенлек иткән дип санала. Аерым очракларда кулланылган өрелмәле яңгырау ğ авазы кыскарган яисә w сонор тартыгы белән чиратлашкан: tаğ – таw, buğ – бyw (пар), sağ – caw һ. б.
*р(n), *b(б) тартыклары. Хәзерге татар телендә борынгы төрки нигез телдән үк килә торган *р(п), *b(б), *t(т), *к(k), *q(қ) тартыклары кулланыла, шул ук вакытта алар, сүздәге урыннарына бәйле рәвештә, төрле тарихи үзгәрешләр кичергәннәр.
*р(п) тартыгы. Сүз башы позициясендә хәзерге татар телендә бу аваз, башка йомык тартыклар белән чагыштырганда, сирәгрәк кулланыла, шул ук вакытта аның яңгырау пары *b(б) авазын әлеге позициядә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин: баш, биш, бәр, бир һ. б. Бу исә тикшеренүче галимнәрнең *b(б) авазының төрки телләрдә шулай ук бик борынгы аваз булуы, һәрхәлдә, п~б тәңгәллегенең борынгы нигез телдән үк килүе турындагы фикерләренә туры килә[51].
Сүз башында татар әдәби телендә түбәндәге сүзләрдә борынгы *р(п) саклана: пычкы, пычак, печән, пешерү, пешкәк, пыр-пыр, пыш-пыш һ. б.
Урта диалектның аерым сөйләшләрендә (Пермь татарлары сөйләше, Камышлы, Сафакүл, Әстерхан сөйләшләре һ. б.) п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: бешерү – пешерү, эч бошу – эч пошу, бочмак – почмак, быр тузу – пыр тузу, бысак – пычак, бәке – пәке, билмән – пилмән, былау – пылау, бүгрәп – погреб һ. б.
Сүз уртасында тамыр сүзләрдә, ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы *р(п) авазы шулай ук, нигездә, тотрыклы саклана: апа, ипи, тәпи, кәпәч, тәпәч (кечерәк таяк), тыпыр-тыпыр, күпер, чәпәү, сыпыру һ. б. Аерым сүзләрдә исә п~б тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: түбә<*tере, кабак (күз кабагы)<qapaq (крышка), себерү – сыпыру, апа – әбә һ. б.
Борынгы *р(п) сүз уртасында морфемалар чигендә тартык авазлар янәшәсендә дә саклана: төпләү, таптау, чапкын, сипкел, төпчек һ. б. Аерым сөйләшләрдә сирәк очракта п~б тәңгәллеге барлыкка килгән: аптырау – абдырау, шырпы – шырбы, кирпеч – кирбеч, шәлперәю – шәлберәю һ. б.
Сүзләр төрләнгәндә, ике сузык уртасында исә п~б тәңгәллеге системалы чагылыш таба: тап – таба, сип – сибә, туп – тубы һ. б.
Татар әдәби телендә аерым сүзләрдә р(п) авазы спирантлаша (йомшый) һәм п~ф тәңгәллеге урын ала: туфрак<*topraq, керфек<*kirpik һ. б. Әмма урта һәм көнбатыш диалектларның барлык сөйләшләрендә диярлек мондый очракларда борынгы р(п) авазы үзе саклана: җапрак, йапрак, тупрак, керпек, калпак, йепәк, җепәк һ. б.
*b(б) тартыгы. Алда күрсәтелгәнчә, сүз башы позициясендә бу аваз татар телендә бик актив кулланыла: бал, бала, бакыр, бака, бар, балдыз, балчык һ. б. Сүз башында б авазының кулланылышы шул ук вакытта һәр очракта диярлек бу сүзләрнең борынгы төрки телдәге вариантлары белән тәңгәл килә. (ДТС): байрак<*badruq, бийек < bedük, бавыр < bağïr, биш <*beš, без < biz, бакый < baqï, балта < baltu һ. б. Аерым очракларда исә б~м тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: мең < biŋ, мин < ben, муйын < bojun. Бу тәңгәллек (б~м) диалект һәм сөйләшләрдә тагын да активрак чагылыш таба: балан – малан, бөре – мөре, бәке – мәке, байтак – майтак, бәндә – мәндә, белән – мелән (менән), борын – морон, башак – машак, бөтнек – мөтнек/метнек, бөкре – мөкре һ. б.
Әлеге күренеш күбрәк урта диалектның Урал төбәге һәм Оренбург өлкәсе сөйләшләре һәм көнбатыш (мишәр) сөйләшләре өчен хас.
Сүз уртасында (интервокаль позициядә) түбәндәге сүзләрдә борынгы *b(б) үзгәрешсез саклана: чыбык < čubuq, чебен < čibin, чыбыр (ыбыр-чыбыр) < čubur (ДТС), кибет < kebit, кебек < kebi, йабага < jabaqu, күбек < köbek, кубыз < qobuz һ. б.
Аерым сүзләрдә б~w~й һәм б~м тәңгәллеге барлыкка килгән: таwыш < tabuš, йаwыз < jabïz, кийез < kebus; көймә < käbä, камыт < qobut, симез < sibis, тимер < tebir һ. б.
Кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге чуар (чуwар), чуалу (чуwалу), юану (йуwану) кебек сүзләрнең чобар, чобалу, җобану кебек әйтелешен дә борынгы б авазының чагылышы дип карарга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: борынгы *b(б) авазының йомшавы, ягъни спирантлашу күренеше, хәзерге әдәби телнең сөйләмә вариантында б~w~й тәңгәллеге рәвешендә бик актив чагылыш таба: табып ал – тауwып ал, чабып килә – чауwып килә, кебек – күwек – күк, бер кабым икмәк – бер қаwым икмәк һ. б.
Сүз ахыры позициясендә *b(б) авазының кулланылу-кулланылмавын галимнәр төрки телләр өчен бәхәсле дип саныйлар. Хәзерге татар телендә исә б авазы төрки нигезле сүзләрдә очрамый, алынма сүзләрдә дә саңгырау п рәвешендә әйтелә: клуб – клуп, кораб – карап һ. б.
*q(қ), *k(к) тартыклары. Тирән тел арты авазы, увуляр тартык q(қ) һәм тел арты тартыгы k(к) һәр икесе – борынгы төрки нигез телдән үк килә торган үзенчәлекле авазлар, һәм алар хәзерге татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә, нигездә, борынгы телдәгечә сакланалар. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә исә увуляр q(қ) авазы нечкәрү кичергән һәм тел арты к авазына күчкән: қар – кар, қыш – кыш, қарға – карга һ. б.
Төрки телләр күләмендә алганда, увуляр қ һәм тел арты к авазлары кыпчак һәм карлук төркемнәренә кергән телләрдә тотрыклы саклана.
Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қ артикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар – kаr, қат – kаt, қара – kаrа һ. б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан – ğаn, қыз – ğiz, қара – ğаra һ. б.).
Увуляр қ авазының нечкәрүе, қ~к тәңгәллеге шулай ук караим һәм комык теле диалектларында һәм өлешчә казах, үзбәк, каракалпак телләренең көньякта таралган сөйләшләрендә теркәлгән[52]. Галимнәр бу тәңгәллекнең сәбәбен қ, к авазларының артикуляциясе шактый катлаулы булуы һәм аларның йомшавы белән аңлаталар.
Сүз башы позициясендә (анлаут) татар телендә увуляр қ(q) һәм тел арты к(k) авазлары тотрыклы саклана:
а) қар, қара, қан, қом, қолын, қоры, қорт, қул, қурай, қыз, қыт-қыт һ. б.;
ә) кәҗә, кәләш, кәпәч, керпе, кеше, киек, киез, кис, күч, көл, көпчәк, көч һ. б.
Аерым сүзләрдә қ~ғ, к~г тарихи тәңгәллеге көнбатыш диалект сөйләшләрендә һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә чагылыш таба:
а) қараңғы – ғараңғы, қаңғылдау – ғайғылдау, қарабодай – ғарабодай, көнбағыш – ғомбағыш һ. б.;
ә) күбек – гөбек, көдрә – гөдрә, кәрәз – гәрәз, кура җиләге – гүрләк һ. б.
Увуляр қ авазының йомшавы – спирантлашу күренеше – аерым сөйләшләрдә қ~х тәңгәллеге рәвешендә чагыла: қырау – хырау, қәбер – хәбер, қәдерле – хадерле һ. б.
Урта диалектның Касыйм сөйләшендә нигез телдәге q(қ), k(к) авазлары тамак төбендә ясала торган ﻋ (һәмзә) авазы белән чиратлаша:
а) қойаш – ﻋойаш, қарт – ﻋарт һ. б.;
ә) көн— ﻋен, көл – ﻋел, көч – ﻋеч һ. б.
Сүз уртасында (инлаут) татар әдәби телендә, шулай ук төрле диалект һәм сөйләшләрдә ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы q(қ) һәм k(к) тартыклары үзгәрешсез кулланыла, аерым сөйләшләрдә исә қ~ғ, к~г тәңгәллеге чагылыш таба:
а) бақыр, йоқо, қақы, тоқом, сақал, зықы, суқа, суқыр, чоқор, уқы һ. б.
қ~ғ тарихи тәңгәллеге әдәби телдә, асылда, берничә сүздә генә урын алган: йуғары<joқaru, туғыз<toқuz, йалығу<jalqu, тағы<taqï. Диалект һәм сөйләшләрдә исә бу тәңгәллек киңрәк таралган: тықрық – тығрық
О проекте
О подписке