Читать книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова» онлайн полностью📖 — Джавада Тарджеманова — MyBook.
image

2

Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.

Прасковья Александровна Сергей Степановичтан аның Казандагы дәрәҗәле дусларының адресларын алып калган иде. Ләкин аларның кайберләре үлгән, кайберләре бу шәһәрдән күчеп киткән булып чыкты. Эзли торгач, ниһаять, кирәкле кешеләр табылып, аңа балаларын гимназиягә урнаштырырга ярдәм иттеләр.

Беркөнне Прасковья Александровна шатланып кайтты. Кайтып керүгә, улларын кочаклады.

– Алдым… Сезнең өчегезне дә гимназиягә урнаштырырга рөхсәт алдым… – дип сөйләнде ул, күзеннән шатлык яшьләрен сөртеп. Аннары сумкасыннан пөхтә итеп бөкләнгән кәгазьне алып укып күрсәтте: «Укырга кабул итәргә. Казна исәбенә вакансия ачылганга кадәр үз исәпләренә тәрбия кылырга» диелгән.

– Кабул иттеләрме? – дип сорады хуҗа хатын, алар белән бергә шатланып.

– Әйе… иттеләр… – Прасковья Александровна авыр сулап куйды, – экзаменнарын тапшыра алсалар…

Ул заманда гимназиядә барлыгы өч – түбән, урта һәм югары класс була торган иде. Болардан тыш, гимназиядә укырга хәзерләү өчен башлангыч класс бар иде. Гимназияне тәмам итүчеләр тулы урта белем алып чыгарга тиешләр. Шуңа күрә түбән класска керер өчен дә шактый читен сынау узарга туры килә иде.

Казанга килер алдыннан ике ел элек Прасковья Александровна балаларын үзе укыта башлады: аларны грамматика нигезләре һәм арифметиканың башлангыч дүрт гамәле белән таныштырды.

Балалар укырга һәвәс булып чыктылар һәм күп укыдылар. Бер елны Саша белән Коля хәтта Нижнийда халык училищесында да укып йөрделәр. Әмма Прасковья Александровна хәзер балаларның үзләре кебек үк дулкынлана, тик ул моны сиздермәскә тырыша.

Менә сынаулар көне килеп җитте.

Кояшлы матур иртә. Өрәңгеләрнең соңгы яфраклары, һавада акрын гына бөтерелеп, җиргә килеп төшәләр. Анда-санда юл кырыйларында комачтай кызарып яткан бу яфраклар гүя җылы көннәрнең үтеп киткәнлеген сөйлиләр, шуңа зарланалар иде.

Прасковья Александровна улларын гимназиягә озата барды. Юка куртка кигән Коля, иртәнге салкыннан бөрешеп, иң алдан йөгерә. Бераз баргач, ул артына борылып карый һәм:

– Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.

Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.

Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:

«Игълан.

Ошбу игълан аркылы Казан губерна идарәсе түбәндәгеләрне белдерә: штабс-капитан Попов милкендәге ундүрт яшьлек Иван исемле крестьян угылы сатыла, бәһасе 300 сум, еллык доходы 30 сум. Вә янә өч яшьлек озын торыклы, соры төстәге алаша сатыла. Бәясен килешергә мөмкин».

Коля үзенә таба якынлашып килүче әнисенә күтәрелеп карады.

– Әйдәгез, балалар, – диде Прасковья Александровна, койма яныннан читкә атлап. – Бернәрсәгә дә шаккатмагыз. Гаделсезлек бу шәһәрдә дә бар. Сез моны соңыннан аңларсыз, укып чыккач. Ә хәзергә имтихан турында гына уйлагыз.

Ана үзенең балаларын Воскресенский урамына алып менеп китте. Урам башында матур булып ак таш бина утыра иде.

Гимназия Казандагы иң матур йортларның берсенә – элекке губернатор сараена урнашкан иде. Коринф стилендә салынган бу мәһабәт йортның фасадын калын һәм төз баганалар бизи. Ул колонналар өстендә өчпочмаклы фронтон булып, аңа глобус, лира һәм математика инструментларының рәсемнәре төшерелгән. Бинаның түбәсенә гөмбәз сыман бернәрсә эшләнгән.

Малайлар гимназия алдындагы мәйданда сүзсез генә басып тордылар. Гимназия, чыннан да, әкияттәге кебек гүзәл бер сарай булып чыкты. Әнә укучылар килә, һәрберсенең өстендә яшел постау куртка. Кызыл яка һәм кызыл кантлар, ялтыравык сары сәдәфләр. Тик кайберләренең генә кызыл кантлары юк. Сәдәфләре дә ак.

– Мин сезне әнә тегендә, кояш сәгате янында көтәрмен, – диде Прасковья Александровна, кулы белән урам чатындагы кечкенә бакчага күрсәтеп. – Сез, икенче катка менеп, инспектор Илья Фёдорович Яковкинны эзләп табыгыз. Сездән экзамен алуны гимназия советы аңар тапшырды.

Ана үзенең улларына тагын, инспектор Яковкиннан тыш, экзаменда математик Григорий Иванович Корташевский, физик Иван Ипатьевич Запольский һәм рус теле укытучысы Лев Семёнович Левицкий булачагын хәбәр итте.

– Алдан сөйләшкәнчә эшләгез – эккерны һәм чылбырны гимназиягә бүләк итеп бирергә онытмагыз… Башта, әлбәттә, экзаменыгызны тапшырырсыз. Йә, барыгыз. Кыю булыгыз, кыю булсагыз – бар да рәтләнер, – диде ана һәм улларын үбеп озатып калды.

Малайлар, төз колонналар арасындагы биек болдырның авыр имән ишеген ачып, каравылда торучы инвалид солдат яныннан үтеп, вестибюльгә керделәр. Бу киң, иркен вестибюльгә яктылык түшәмдәге пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Гимназиянең аскы катында камералар, ягъни йокы бүлмәләре урнашкан. Китапханә, контора, эконом яши торган квартира һәм төрле кладовойлар да шунда. Икенче катта, киң баскычтан менеп сулга борылгач, гимназия бинасының бөтен киңлеген алып торган зур зал, уң якта ашау-эчү бүлмәсе. Инспекторның квартирасы, шәрык типографиясе, физика кабинеты һәм класс бүлмәләре дә шунда урнашкан. Балалар корт иле кебек гөж киләләр.

Звонок шалтырады. Тынлык урнашты. Лобачевскийлар, дулкынлануларын яшерергә тырышып, залга керделәр: Воскресенский урамына караган зур тәрәзәләр буена куелган озын өстәл артында олы яшьтәге, ягымлы кызыл чырайлы юан гына укытучы утыра. Бераз читтәрәк, класс тактасы янында, көмеш укалы күтәрмә якалы, зәңгәр постау мундир кигән ике егет тора. Аларның берсе тактага нәрсәдер яза һәм тыныч кына тавыш белән аңлата. Тавышына һәм хәрәкәтләренә караганда, ул бик кырыс холыклы булырга тиеш. Икенчесе, киресенчә, бик юаш кыяфәтле. Монысы буйга да тәбәнәгрәк, бераз юанрак та.

«Кырыс холыклы» малайларны күреп алды.

– Иван Ипатьевич, Лобачевскийлар килде. Хәтерегездәме, безгә алар турында әйткәннәр иде, – дип, ул малайларга таба атлады.

Малайлар исәнләшкәннән соң, ул алардан:

– Экзамен тотарга килдегезме? – дип сорап куйды. – Бик шәп… Өстәл янына рәхим итегез… Исемнәрегез ничек соң? Николай Лобачевский дисезме? Бик шәп! О, ничаклы китап алып килгәнсез! Укырга яратасызмы? Күрсәтегез әле, нинди китаплар икән… – Һәм «кырыс холыклы» китап исемнәрен укый башлады:

– Ломоносовның «Грамматика» сы… Бик шәп… Монысы нәрсә?.. «Евклид геометриясе»… Кара син аны! Димәк, сез яшь геометр, яшь Евклид[6] буласыз?..

– Инспектор әфәнде…

– Укытучы, – дип төзәтте Коляның сүзен «кырыс холыклы».

– Укытучы әфәнде, гафу итегез, мин землемер булырга тели идем шул…

Бу вакытны «Инспектор Илья Фёдорович Яковкин» дигән кечкенә генә такта кадакланган уң як ишектән кырык яшьләрдәге бер кеше чыгып, залдагыларга баш иеп, кызу адымнар белән өстәлгә таба юнәлде. Өстендә – кара фрак, ак жилет һәм зәңгәр панталон. Аның җәенке башы, ябышып торган майлы чәче, мыскыллы елмаюы, түгәрәк күзләре Коляның хәтеренә онытылмаслык булып кереп калды.

– Башлыйбыз, әфәнделәр! – диде ул, кечкенә яшел күзләре белән малайларны капшап. Шуннан ул «кырыс холыклы» га мөрәҗәгать итте: – Корташевский әфәнде, сез Иван Ипатьевич белән бергә зурысын сораштырыгыз, Лев Семёнович белән без – энеләрен.

Беренче булып Сашаны сынап карадылар. Туганнар арасында иң тазасы, иң сәләтлесе һәм тырышы буларак, Саша үзен кыю тотты, бөтен сорауларга ачык итеп җавап бирде. Аның оста укуы һәм язуы, Магницкий «Арифметика» сын, Ломоносов «Грамматика» сын белүе мәгълүм булды. Ул Казан гимназиясендә укып чыккан шагыйрь Державинның шигырьләрен күңелдән сөйләде һәм, чын актёрларча, хисләнеп, матур итеп сөйләде. Экзамен алучылар бер-берсенә карашып куйдылар. Инспектор кече Лобачевскийны да мактады. Икесен дә түбән класска алырга риза булды.

Коля гына сыната язды. Арифметиканың дүрт гамәле турында сөйләгәндә, Корташевскийның карашын очратып, ул югалып калды. Тик Лев Семёнович Левицкий, ягымлы кеше буларак, малайны тынычландырырга тырышты:

– Борчылма син, туганкай… Белгәнең күренеп тора. Хәзер звательный падеж турында сөйләп бир.

Коля агарынып басып тора.

– Ну, берәр кешене чакырган чагында, син ничек дисең?

– Әй! Әй, син!.. Монда кил! – дип кычкырып куйды Коля, әмма экзамен алучыларның йөзләрендә елмаю күреп гаҗәпләнде.

Лев Семёнович уңайсызланып калды. Ләкин Яковкинның мыскыллы елмаюын күреп, малайга ярдәмгә ашыкты:

– Бәлки, үзең яраткан шигыреңне сөйләрсең?..

– Уртага чыгыгыз! – дип, аңа ялгап китте Корташевский, кашларын җыерып.

Коля уртага чыгып басты. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысып йомылган иде. Хәтереннән Кантемир, Дмитриев шигырьләре үтеп китте. Менә ул башын күтәрде һәм ныклы тавыш белән латин телендә Гораций шигырен укып җибәрде:

AD MELPOMENEN
 
Exegl monument aere perennius
Regalique situ puramid altius[7]
Quod non imber edax,
non Aquil impotens
Possit diruer aut innumerabilis
Annorum series et fuga temporum…
 

– Җитте, – дип, кискен итеп бүлдерде аны Яковкин. – Хәзер мәгънәсен әйтеп бир.

Үзен ярты юлда бүлдергәч, малай бик гарьләнде. Әйе, әйе, инспектор, аны рәнҗетер өчен, юри шулай эшләде. Шигырьне белә ич ул. Ничек кенә белә әле! Шигырьнең мәгънәсен өйрәтүче Сергей Степановичның тавышы һаман колак төбендә. Нәрсә дип аны Казанга китергәннәрдер? Нигә шул Нижнийдагы халык училищесында гына калдырмаганнардыр? Сергей Степанович бу укытучыларның барысыннан да күбрәк белә иде. Коляны ул өйрәтте. Бабаларына баргач, Коля бервакыт шул шигырьне сөйләп торып җибәргән иде, әнисе елмаеп кына торды…

– Син нәрсә, егеткәй, телеңне йоттыңмы, әллә мәгънәсен белмисеңме? Күрегез бу попугайны! – дип, мыскыллы көлде инспектор.

Коля аска карап басып тора, үпкәләүдән, рәнҗүдән күңеле тулган иде. Юк-юк, бу кыяфәтсез кешегә үлсә дә шигырьнең мәгънәсен сөйләмәячәк. Бер сүз җавап бирмәячәк.

– Син нәрсә миңа карамыйсың? – диде Яковкин, тавышын кинәт күтәреп. – Малай үзенең остазына туры карамый, күзен яшерә икән, димәк, монда эш шәптән түгел… Кара әле монда!

– Карамыйм! – диде Коля, кырт кисеп, һәм читкә борылды.

– Оят кирәк, Лобачевский, – диде «кырыс холыклы», арага кереп, эшнең кая таба барганын күргәч. – Хәзер үк гафу үтенегез!

– Укытучы әфәнде, мин бүтән алай итмәм… – диде Коля, авыз эчендә ботка пешереп.

Аның аска караган күзләре һәм йөзенә чыккан пошынуы гафу үтенүнең ничаклы авыр булганын сөйли иде. Левицкийның үткен күзләре моны шунда ук күрделәр, һәм ул сүзне шаяртуга борып җибәрде:

– Мине дә әби кечкенә чагымда бик кире малай булган дип сөйли. Үсә-үсә, әфәнделәр, үзгәрдем шикелле. Моннан кем чыгачагын хәзер үк әйтүе кыен… Коля, русча шигырьләр сөйләп кара әле.

– Михаил Васильевич Ломоносов шигыре, – диде Коля саңгырау тавыш белән һәм бераз көч җыйганнан соң башлап китте:

 
Фани дөньядагы без – кешеләр
Күтәрелеп күккә менә алсак,
Гади күзебез белән без Кояшны
Якын килеп янына күрә алсак,
Ачылыр иде аның һәр ягыннан
Мәңге янып торган океан.
Сугылыр ярлар таба алмыйча,
Анда чаба утлы дулкыннар.
Күп гасырлар бергә көрәшеп,
Котыра өермәле ялкыннар.
Ташлар эри анда, судай кайнап,
Һәм утлы яңгырлар ява шаулап…
 

Коля теләр-теләмәс кенә башлап җибәргән иде – тора-бара җанланды, рәнҗүен бөтенләй онытты һәм бик матур итеп сөйләп бетерде.

Корташевский белән Запольский бер-берсенә карашып алдылар һәм малайны хуплап баш кактылар. Ләкин ачуы килгән Яковкин һаман бәйләнергә урын эзләде.

– Ху-у-уш, – диде ул, сузып кына. – Әйтче, Лобачевский, сиңа бу шигырьне кем өйрәтте?

Коляның тавышы шунда ук сүнде, ул башын аска иде.

– Әни, – диде ул, теләр-теләмәс кенә…

– Уңышлы сайлаган димәс идем… димәс идем, – дип кабатлады инспектор. – Син әле мәгънәсенә төшенә алмаган шигырьне өйрәтмәскә иде… Әйе, башыңны катырмаска иде. Әйтче безгә, Иерусалим храмы кайчан салынган?

Коля, гаҗәпләнеп, инспекторга күтәрелеп карады. Ләкин арага Левицкий керде.

– Инспектор әфәнде, гафу итегез, – диде ул, әдәпле генә итеп. – Без бит Николай Лобачевскийны түбән класска кабул итү турында сүз алып барабыз. Хәзер генә сез бик акыллы фикер әйттегез: ул аңлый алмаган сораулар белән аның башын катырмаска кирәк.

Яковкинның кашлары җимерелде:

– Мондый попугайны түбән класска ничек кертеп утыртыйк?! Мин аны бөтенләй якын китермәс идем, тик инде мәрхүм Шебаршинның үтенечен искә алып кына… Әйдә, хәзерлек классында укып карасын…

Корташевский белән Запольский аның фикеренә кушылдылар, һәм шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Экзамен тәмамланды. Инспектор таныклыкка кул куйды.

– Укытучы Фёдор Петрович Краснов әфәндедә укырсың, – диде ул Коляга, кәгазь сузып: – Арифметиканың башлангыч гамәлләрен һәм рус теленең беренче кагыйдәләрен өйрәнерсең.

Гимназиягә эккер белән землемер чылбырын тапшырганнан соң, малайлар ашыгып урамга чыктылар. Саша һәм Алёша, кулларын болгый-болгый, әниләре янына йөгерделәр. Ә Коля гарьләнүеннән аякларын көчкә өстери иде. «Димәк, мин попугай икәнмен! Димәк, мин энекәштән дә ахмаграк икәнмен!» – дип кабатлый, аңа гүя ул үзе дә кечерәеп калгандыр төсле тоела. Кинәт аның башы әйләнеп, күңеле болганып китте, һәм ул, егылудан куркып, колоннага сөялде.

Прасковья Александровна балаларын күптәннән көтә иде инде. Алар ишектән күренүгә, каршыларына китте. Коля булмагач, ул ниндидер күңелсезлек килеп чыкканын йөрәге белән сизенде һәм Сашага дөресен сөйләп бирергә кушты. Улы сөйләгәндә, ана сулу алырга да куркып, бүлдермичә тыңлап торды. Коляның горур булуын бик яхшы белә иде, һәм ул бары тик:

– Ах, Коля, Коля, – дип кенә пышылдап куйды. – Аны эзләп табарга кирәк. Хәзер үк табарга!

Шулчак ана үзенең уртанчы улын күреп алды. Коля ашыкмыйча гына, ныклы адымнар белән аларга таба килә. Башын артка ташлаган.

Ана ике кулын да аңа сузды. Коля бер генә минут туктап торды һәм әнисенә ташланды, аны муеныннан кысып кочаклады. Улының кинәт үсеп киткән кебек булуы, җитдиләнүе ананы хәйран калдырды.

– Әнием, гафу ит, яме, – диде Коля шыпырт кына. – Минем… барыннан да бигрәк, сине борчыйсым килмәгән иде… Шигырьнең мәгънәсен сөйләп бирә алмадым, әнием…

Прасковья Александровна саклык белән генә улының кулларын ычкындырды.

– Бер дә кайгырма, улым, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Син әле үзеңнең бүтәннәр сүзен генә кабатлаучы попугай түгел икәнеңне, сандугач икәнеңне, үз тавышың, үз көең барлыгын күрсәтерсең. Хәзер, балалар, әйдәгез доктор Бенес янына. Лядской урамында яши ул, бездән ерак түгел…

Табиб аларны зурлап каршылады һәм Александр, Николай һәм Алексей Лобачевскийларның сәламәтлекләре яхшы булу турында өч таныклык бирде.

Шулай итеп, рәсми баскычлардан үткәннән соң, 1802 елның 5 ноябрендә гимназия советы түбәндәге карарны чыгарды: «…коллежский регистратор Лобачевский җәмәгатенең үтенечен искә алырга, ягъни аның өч улын да гимназиягә кабул итәргә».

Карарны кулына алганнан соң шатлыгыннан яшәреп киткән Прасковья Александровна, шунда ук гимназия конторасына кереп, укытырга дип алдан акчасын түләде һәм урамда аның чыкканын көтеп торган уллары янына ашыкты.

Ана бер үк вакытта көлде дә, елады да. Ул малайларның өчесен берьюлы кочаклап алды. Шатланмаска һич мөмкин түгел – аларга яңа тормыш үзенең капкасын ача иде.