Читать книгу «Ана корт» онлайн полностью📖 — Талгата Галиуллина — MyBook.

2

Кешене тәнкыйтьләве, киңәш бирүе җиңел – капчык яисә бүрәнә ташу, утын кисү дә түгел. Ә үзеңә язмыш шундый сынау җибәрсә, йә югалып каласың, йә киләчәгеңне оттырасың. Гап-гади гаиләдә, бакалы, еланлы серле күлле башка татар авылларыннан берние белән дә аерылып тормаган Кара Күл кызы Нәфисә белән булган хәл шуның ачык мисалы.

Ата-ана, милли җирлек тәрбиясе, чал гасырлар аша килгән геннар тәэсире белән беррәттән, кешене яшәргә тормыш үзе өйрәтә икән. Тулы гаиләдә эшләп үсте Нәфисә. Йорт тулы малларга күлдән көянтәләп, су ташыды, кул пычкысының бер башыннан тотып, утын кисүне, бүкәнне бастырып куеп, балтаны баш очыннан ук уйнатып, әтисе шикелле кизәнүне дә авыр гамәлгә санамады. Буш вакытында аның иң яраткан шөгыле – әтисенең умарталары янында утыру, кортлар тормышын, үзара мөнәсәбәтләрен күзәтү иде.

Кемдер яшь чакта артист, җырчы, язучы, галим, табиб, төзүче булырга хыялланса, Аллаһы Тәгалә табигый чибәрлегенә өстәп, чаялыгын да кызганмаган Нәфисә, урта мәктәпне тәмамлауга, үзен бары тик умартачылыкка багышларга карар кылды. Ата-анасы кызларының бу теләгенә каршы килмәде: «Башка юнәлештә укырга теләсә, беркайчан да соң түгел», – дип, Нәфисәгә фатихаларын бирделәр. Умартачылык курслары гөрләп эшләп килгән хуҗалык алардан ерак түгел дип, шунда укырга керде.

Ошбу курсларда укучыларга әүвәл читтән, хәтта кайсыдыр үзәктән килгән лекторлар нәзари белем бирделәр, аннары хуҗалыкта эшләүчеләр гамәли дәресләр үткәрде. Уку кызыклы иде. Кортлар турында сәгатьләр буена тыңласа да, туймады ул. Нәфисәне аеруча үзенә каратканы, күңеленә хуш килгәне, һәрвакыт хакыйкать яклы Ана корт иде. Ул шундый зур күч – балалары, оныклары белән оста дирижёр шикелле җитәкчелек итә. Ялкауларны әрли, чеметеп тә ала, уңганнарны хуплау әмәлен дә таба. Нәфисәнең дә менә шулай күп балалы ана корт буласы килде. Әмма Ана корт вазифасы ифрат катлаулы вә четерекле булып чыкты. Агымсуга җайлашып бара белмәсәң, аңа каршы йөзүе, ай-һай, кыен икән. Умартачылык хуҗалыгында укуының, эшләвенең икенче елында ук зур сынау үтәргә туры килде аңа.

Бу дөньяда һәр шәй, хәтта яраткан һөнәрең өчен дә түлисе икән шул. Мәңгегә хәтерендә калырлык һәм кешеләрне тирәнрәк аңларлык бер хәл аны иң беренче һәм яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр итте.

Бал аерткан тантаналы көн. Иртәдән тегесе кирәк, монысы җитми дип йөгерешеп йөрүләр… Үзләре дә бал кортларына охшап куйдылар. Шау-шулы бәйрәм оештыруның хикмәте бар иде. Районнан бик тәкәббер, җитди тикшерүче килеп төште. Өлгергән алмадай балкып торган йөзле, зифа буйлы Нәфисәгә үзен Госман абый дип тәкъдим иткән әфәнденең күзе төште. Бераз салып та алгач, яныннан үтеп барган кызга җәһәт кагылып-кагылып куйгалады. Аягүрә тост әйтүләр, мактау-мактанышулар тәмамланыр алдыннан, җаваплы иптәш кызның колагына серен дә ачты.

– Шыпырт кына минем машинага чыгып утыр, ул әнә теге почмакта тора, яшәгән авылыңда төшереп калдырырмын.

Нәфисәнең «сезнең арттан җыештырасы бар, мин әле тиз генә кайтмыйм», диюенә карамастан, бәйләнүен дәвам итте: үстерү, зур кеше ясау турында вәгъдәләргә барып җитте. Кунакның күзләре шул тарафта булса да, ике зур пыяла банка, алюмин фляжканы машинасына куюларын күрмәмешкә салышты.

Өлкән умартачы, гомерен шунда уздырган, күпне күргән Ибраһим абыйсы, әлбәттә инде, кызны кызганса да, эш матавыклары аның өчен кыйммәтлерәк иде. Артык төче тавыш белән: «Нәфисәкәем, юл җае бит, алҗыгансың да инде, бик мул, ямьле өстәлне әзерләү дә синең өскә төште, утырып кайт абыеңның машинасына, авылда төшеп калырсың», – дигәндә, күзләрен читкә боруын кыз сизми калмады. Үгетләүләрнең ахыр юнәлешен, нәтиҗәсен аңламаслык түгел иде Мулланур абый кызы.

Ибраһим абыйсы Нәфисәне читкәрәк чакырып, шикләндергеч төче, баллы тавыш белән бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен аңлатты.

– Нәфисә, кызым, үзең күреп торасың, беребез дә гөнаһсыз түгел, балны да читкә җибәргәлибез. Госман абыең – бик үчле кеше. Бер ябышса, кандала кебек каныңны эчеп туймыйча туктый белми. Ә минем әле алты баланы аякка бастырасы бар. Аны кисәтермен, «ул кыз кеше, син аңардан артыгын таләп итмә», диярмен. Без яшь чакта үпкән-кочкан җилгә очкан, ди торган идек.

Шул мизгелдә Нәфисә күңелендә «кеше итәге белән утлы күмер җыярга әзер Ибраһим карт район түрәсенә үз кызын утыртып җибәрер иде микән», дигән фикер туды. Әйе, тормышның бу як кыйбласы да бар икән. Ярдәмгә әнисенең сүзләре килде. «Берәр явызы куркытыпмы, ялган вәгъдәләргә күмепме, бәйләнсә, карышып, бәхәсләшеп, вакыт уздырма, әнә теге якта соңгы йортны яисә юан имән агачын күрәсеңме, шунда көтеп тор (тик килермен сүзен әйтмә, чигенергә ара калдыр) дип вәгъдә бир дә үзең икенче якка шыл. Тәнең үзеңнеке, сатып алган, урлаган әйберең түгел. Беркем дәгъва белдерә алмый», ди торган иде әнисе. Ул шулай эшләргә дә булды.

«Мин әле кыз бала дип» бәхәсләшеп тормыйча, Нәфисә шул алымны кулланды. Район вәкиле: «Иртәгә үк хатынны куып чыгарам, сиңа өйләнәм, үзеңә бер күз салуда гашыйк булдым» дип сайрый башлауга:

– Ярый, ярый. Мин риза. Тик кешеләр карап торганда, сезнең машинага чыгып утырсам, дөрес аңламаслар, алар белән яшисе, эшлисе бар. Умарталыкны узып, бераз баргач, электр баганасы тора, шунда көтегез! – диде.

Госман әфәнде, алтын балык тоткандай, сөенечен яшерә алмыйча:

– Ибраһим Шаяхметович, сезнең умарталыкта барысы да тәртиптә. Мин җитәкчелеккә шулай дип доложу. Күчтәнәчегез өчен зур рәхмәт. Мин киттем. Берегезне дә утыртып тормыйм, ашыгам, – диде дә газ биреп, озатучыларны зәңгәр төтенгә күмеп, бәхетле елмаеп, күздән югалды.

Нәфисә дә «караңгы төшә, мин дә киттем» дип, барысы белән тиз генә саубуллашты да кече капкадан чыгып, урманга кереп чумды. Бу бәйләнчек абзыйны алдап, тиз генә котылдым дип уйласа да, иртәгә үк җавап тотасы, аңлатасы исенә төшкәч, эсселе-суыклы булып китте.

Бизгәк тоткандагы шикелле калтырана башлады. Җир гөмбәзен тоташ караңгылык пәрдәсе каплагандай булды. Ниндидер җан иясе коры чыбык-чабык өстенә басып сындыра-сындыра, аңа якынлашкандай тоелды. Урман аша гына авылга кереп булмый, олы юлга чыгарга кирәк. Карак кебек як-якка карана-карана, аяк очларына гына басып, такырга атлауга, күзенә ул утырып кайтырга тиешле машина күренде. Хуҗасы шул тирәдә, тирә-якка каранып, йөренеп тора. Мәҗлестә утырганда ягымлы, ыспай гына тоелган Госман хәзер аңа киек атарга йөргән явыз аучы булып күренде. Кыз янәдән урман эченә кереп китте һәм караңгы төшкәнче киселгән агач түмгәгендә утырды. Күктә анда-санда йолдызлар күренә башлап, йокыга талган җиһанга ай нурларын сирпи башлагач кына, бар көченә авылга йөгерде, фатирда торган Сәлимә әби йортына атылып керде. Йөрәге сикереп чыгардай булып, дөп-дөп итеп тибә. Җитмәсә, йорт хуҗасы: «Кызым, бал аерткан көнне авыз итәргә күчтәнәч алып кайтырмын дигәниең», – дип башын катырды.

– Иртәгә, әбекәем, бүген кунаклар күп килгән иде, тулы банка өстәлдә калды. Насыйп булса, иртәгә алып кайтырмын, – дип, эзәрлекләүчедән качып котылырга теләгәндәй, юрган астына чумды.

Төнлә температурасы күтәрелде, тәне бала вакытта кызамык чыккандай кызышты, башы чатнады. Сәлимә әби мәтрүшкә чәе эчереп, төн йокламыйча янында утырды.

Икенче көнне эшкә бара алмады. Ә өченче көнне килә-килешкә умарталык янында полиция машинасын һәм тыз-быз йөреп торучы ят кешеләрне һәм шулар янында, балтасын суга төшергән кешедәй басып торган, картаеп киткән Ибраһим абыйсы күзенә чалынды.

– Исәнмесез! – дип исәнләшүен берәү дә кабул итмәде, әйтерсең лә, алар каршысында җинаятьче басып тора иде.

Умарталык мөдире кызны бер читкәрәк дәшеп алды да:

– Бу адәмнәр – тикшерүчеләр, бирегә синең аркада килеп тулдылар. Госман Фаязович үпкәләп киткән һәм иң явыз ревизорларын җибәргән. Хәтта ике банка балны да: «мин күрмәгәндә, багажникка куйганнар, ришвәтчеләр эшли икән анда, барысын өтермәнгә озатырга вакыт», – дип кычкырган.

Шул вакыйгадан Нәфисә бер хакыйкатьне күңеленә киртләп куйды: ул кемнеңдер абруен күтәрү, икенчесенең җенси азгынлыгын канәгатьләндерү корбаны итеп сайланган булган. Шул вазифаларны үтәмәгән өчен аның биредә укырга да, эшләргә дә хакы юк. Умартачылык һөнәренә зур нокта куелды Нәфисә туташ өчен.

Ибраһим абыйсының үпкәләгән, хәтта рәнҗегән тавыш белән әйткән: «Безгә иң кирәк кешенең машинасына утырып кайтып, бер кочаклатып үптерсәң, бер җирең дә кимемәгән булыр, безгә бу бәла дә килмәс, хет монда, хет башка җирдә үсеп тә киткән булыр идең», – дигән сүзләре йөрәгенә утлы тимер булып кадалды. Ул да бит Ибраһим абыйның кызлары кебек үк ата-ана тәрбиясендә үскән кадерле бала. Бераздан күңелендәге гарьләнүне ачу алыштырды:

– Ә ни өчен минем белән бергә эшләгән, укыган кызыгыз өстәл әзерләшүдә катнашты да юкка чыкты. Бик тә кирәкле кешегезгә аны утыртып җибәрсәгез дә була иде.

Ифрат тыйнак, ягымлы Нәфисәдән мондый сүзләрне көтмәгән Ибраһим тәмам югалып калды. Тотлыга-тотлыга кирәкле сүзен әйтә алмый торды.

– Тфү… тфү… тәүбә диген. Ул бит минем кызым, как можно…

Нәфисә: «Аңлашылды», – диде дә документларны соңрак кереп алырмын дигән карарга килеп, кием-салымын, җайлы туфлиләрен бер кечкенә чыптага тутырды һәм барысы белән кул изәп кенә саубуллашып, Казанга апасы Гөлшат янына юл тотты. Әтиләренә умарталыктан китүе турында әйтми торырга булды. Элеккеге эшеннән «куылган» кешене, сәбәбен сорап та тормый, хәтта якын туганнары да колач җәеп, шатланып каршы алмый. Ярый әле, олы апасы акны карадан аера белә. «Бәхетең бар икән, мин бүген театрга эшкә килгәндә, бер танышымны очраттым, ул кооператив институт карамагында бер еллык хисапчылар һәм поварлар курслары ачыла, кызымны шунда урнаштырам. Курсларны уңышлы тәмамлаганнарга үзләре үк эш урыны билгелиләр икән. Ике дә уйлап торма, документларыңны тупла да „дуй“ шунда, әти-әнигә әйтмичә торырбыз», – дип чыгарып җибәрде. Нәфисә сынатмады. Җанын биреп укыды һәм бер еллык курсларны бишлегә тәмамлады. Сайлап алырга хәтта берничә урын тәкъдим иттеләр. Карт-корыга, пенсионерларга, акчасыз үксезләргә ярдәм итәргә була дип, ул «Социальная столовая» дигәнендә тукталды һәм үкенмәде. Кешеләргә игелек кылу аның күңеленә, рухына ана сөте белән сеңдерелгән иде.

3

Ун яшьлек Рафигын, татар гимназиясендә укуы өстенә, түләүле музыка, рәсем мәктәпләренә йөртүләре генә җитмәгән, үзе теләп, бер белмәгән, күрмәгән апага бар «мөлкәтен» тапшырган Регина өчен дә (әти-әнисе кушкан исеме Рәһбәр булган, әйтергә авыр дип, детдомда Регинага әйләндергәннәр, аннан чыкканда, бар кәгазьләрен яңа исем белән тутырганнар) җаваплылыкны үз өстенә алды. Анысы нәрсәгә кирәк иде инде, ашханә янында Мөнирә апасын эзләп йөрер-йөрер дә югалыр иде. Күзең күрмәсә, йөрәктән чыгарып атуы да җиңел, диләрме әле? Юк шул, булдыра алмады. Әти-әнисенең «мәхәббәт җимешләре» – Нәфисәкәйләренә «чит-ят кешегә дә миһербанлы, ярдәмчел бул, башкалар әйберенә, юлда аунап ятса да, кагылма, аны алсаң, үзеңнекен күбрәк югалтырсың, никах укытып, өйләнешкәнче, ир-атны якын китермә», дип тукылдап торулары үзен сак булырга өйрәтү өстенә, бәла-казага тарыган кешегә ярдәм кулын сузарга кирәклеген исенә төшереп торды. Барлы-юклы акчасын, әбисенең ядкярен гомерендә беренче тапкыр күргән шома «түтигә» тоттырып җибәргән мескен балага ул да ярдәм итмәсә, кем аңа җылы кулын сузар? Ул үзен киңәше, шәхси тәҗрибәсе белән Регинага әхлак дәресләре бирергә лаеклы Ана корт дип тә хис итте, ахрысы. Кыскасы, тәүге танышкан-табышкан көннән Нәфисә үзен, берәү дә кушмаса-сорамаса да, «табылдык» кыз өчен җаваплы дип саный башлады. Башка вакытта үзен артык йомшак күңеллелеге өчен әрләсә дә, ошбу адымын эчтән дә, тыштан да хуплады. Йөрәк парәсе Рафигы шундый авыр хәлгә төшсә, аңа ярдәм кулы сузучы, игелекле кеше табылмас идеме? Тик ул вакытта Регинаның үзенә һәм Нәфисә тирәсендәге күпме кешегә нинди мәшәкатьләр тудырасын берәү дә күрәзәлек итә алмады.

Ашханәдә тамагын туйдырганнан соң, ул Регинаны үзләре янында, игелекле эштә калдырырга булды.

– Хәзер шунда шыпырт кына утыр, мин директор янына кереп, сине үзебезгә эшкә күчерү турында сөйләшеп карармын.

Ашханә директоры Марфа Петровна Нәфисәне кулы «чиста» булганы, аш-суга осталыгы һәм һәр шәйдәге гаепне күрә белгән, язу-сызуга маһирлыгы, ай саен алышынып торган «кунаклар» белән уртак тел таба алуы өчен хөрмәт итә, ашханәнең таянычы дип саный иде. Нәфисә керә-керешкә үк:

– Марфа Петровна, мин сезгә зур үтенеч белән киләм әле, туганнан-туган сеңлем эшсез калган. Җитмәсә, трамвайда паспортын да урлаткан. Зинһар, ярдәм итегез! – диде.

Гомерен сәүдәгә, аш-су өлкәсенә багышлаган күпчелеккә хас булганча, таза гәүдәле, тулы битле, киң күңелле директор елмаеп җавап бирде:

– Бездә буш вакансия юклыгын беләсең! Эшсезлек заманында урын ачылуга әллә ничә теләүче килеп чыга. Телефонны алырга куркып торасың.

Аннан хәйләкәр генә елмаеп, өстәп куйды:

– Сеңлеңә ставкаңның яртысын бирергә ризамы?

Үзенә яхшы мөнәсәбәтне белгән Нәфисә, соңгы сорауга уңай җавап көтелмәгәнне тәгаен аңлап, «әлбәттә, риза», дигән булды.

Җае чыкканда, һәр түрә үзенең бәясен, абруен күтәреп, сораучыны бурычлы итеп калдыру форсатын ычкындырмый.

– Синең үтенечне исәпкә алып, райсобес белән сөйләшеп, кухня белән зал арасында йөрүче итеп алырбыз.

– Аңлаган өчен рәхмәт сезгә.

Шактый вакыт узганнан соң гына, Нәфисә залда пәйда булды. Сүзне кыска тотты.

– Иртәгәдән безнең ашханәгә әлегә савыт-саба юучы, җыештыручы булып чыгасың. Зур бәхетсезлеккә очраган минем туганым дип алдап, ялынып-ялварып кына күндердем. Минем ышанычны акларга туры килер сиңа. Хезмәт хакы зур түгел, хет тамагың тук булыр. Бүген үк полициягә паспортыңны урлаулары турында нигезле гариза кертеп бир! Югалткан әйберләрең турында эштә берәүгә дә ләм-мим. Эшкә иртә килсәң күрмәсләр, иртә китсәң, беренче очракта, хезмәт хакыңнан тотып калырлар, икенчесендә «безнең ашханә сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел» дип, ишекне борын төбеңнән шапылдатып ябып куярлар.

Шуларга тагын өстәп куйды:

– Син инде, Регина, үзеңне ятимә, детдом баласы дигәч, бер алдыңа, бер артыңа төшеп, балакаем, син күпне күргәнсең, дип кызганып, кубызыңа биеп, аркаңнан сыйпап торырлар, дип уйласаң, бик каты ялгышасың! Мин элек умартачылыкка укып, шунда эшләп тә алган идем. Ана кортның балаларын җыеп, уңганнарын иркәләп, ялкауларын шелтәләп, «чеметеп алуы» турында институтлардан килеп сөйләгәннәре, үзем күзәткәннәре дә хәтердә. Сиңа нисбәттән мин үземне Ана корт итеп сизәм. Фамилияләребез дә якын икән: син Закирова, мин – Зарипова.

Регина Нәфисә апасының вәгазеннән туепмы, кызыксынып кынамы:

– Ә ни өчен яраткан эшегезне алыштырырга булдыгыз? – дип сорарга җөрьәт итте.

– Ул, балакаем, гыйбрәтле бер тарих, җае чыкканда, бер сөйләрмен әле. Синең шикелле яшь, чибәр, тәҗрибәсез идем. Шулай да оста куелган капкыннан котылуның дөрес юлын сайлаганмын дип, үземне мактап туя алмыйм. Дөресен әйткәндә, тормышымның ул чорын искә төшереп торасы да килми. Әйдә әле, әүвәл синең чәбәләнеп беткән төеннәреңне чишү юлларын эзлик.

Тырышкан – табар, ташка кадак кагар дигән шикелле, акрынлап, Регинаны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуына ирештеләр. Штраф түләп булса да, паспортын алып, башка рәсми кәгазьләрен рәтләүдә әллә ни кыенлык кичермәде «апа белән сеңел». Ә менә үзе уйдырма булса да, чишүе кыенрак бер мәсьәлә аларны борчып торды. Хикмәт шунда иде: Регинаның көнче күршеләре полициягә, яшь кыз гел музыка кычкыртып, ирләр ташып, тынычлап яшәргә ирек бирми дип, шикаять язганнар.

Армиядән кайтып, берничә ел элек кенә полициядә эшли башлаган, шул участок өчен җаваплы Рәмзи Муратов бу эшкә бик теләп алынган. Кызны фатирдан чыгарырга ярдәм итсә, табышның иң зур өлеше аңа тамачак дип ышандырганнар.

Камыт аяклы, шактый тулы гәүдәле, бу оешмага очраклы эләккән кешеләргә хас булганча, бөердән сөйләшә торган җаваплы кеше белән уртак тел таба һәм бәлеш пешерә алмагач, Нәфисә аңа тәэсир итәрдәй оешмалардан таныш-белешен, таяныр кешесен эзли башлады. Ходай яраткан колына – чыгарып куяр юлына дип, матур сүз өчен генә әйтмиләр икән. Гел эш белән, улым, әти-әни дип яшәп, күптәннән дөньяга чыкканы юклыгына үзенә-үзе үпкәләп, Сәйдәш исемендәге сарайда уза торган Рәшит Ваһапов фестиваленә билет юнәтте Нәфисә. Концерт башланганчы, беренче катта вакыт уздырганда, үз бәяләрен белеп сөйләшеп торган кешеләр төркемендә берсе аңа таныш кебек тоелды. Гәүдәгә киңәеп, чәчләре коела башлаган булса да, шаян күзләре, үзенә тартып торган елмаюы шул ук. Урта мәктәпне бергә тәмамлаган Тимер Госманов түгелме соң ул? Университетның хокук факультетын тәмамлап, кайсыдыр җитди оешмада эшләгәнлеге турында ишеткән иде. Соңгы сыйныфта укыганда, алар бер мәлне якынаеп, дуслашып та китте. Нәфисә ул чорда бик кыргый иде әле. Чын-чынлап үбешмәделәр дә кебек.

Йөрәге аңына буйсынмыйча, дөп-дөп тибеп: «Син бит аны яраткансың, нигә шул мөмкинлекне югалттың, тормышың бөтенләй башкача булыр иде», – дип, үпкәсен белдерә кебек.

Нәфисә үзен чая, үткен, заманча фикерләүче хатынга санаса да, урманда адашкан кешедәй, урыныннан кузгала алмыйча тора. Ап-ак күлмәгенә галстук таккан, алтын балдаклы, кара туфлиле, үзара гәпләшеп торган ирләр арасына ничек барып кысыласың? Шул мәлдә гаҗәп бер хәл булып алды. Әллә нинди эчке сиземләве белән Тимер Нәфисә «кадаклап куелган» якка борылды һәм «үз күземә үзем ышанмыйм» дип, аһ итеп, тиз-тиз атлап килеп җитте дә йөгереп барган атны авызлыклаган шикелле шып туктап калды.