Читать книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.

Яңа еллар хәзер тизрәк килә

Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Буран бурап, буран дулатып…

Нигә шулай каударланадыр ул,

Нигә ашыгадыр бу вакыт?!

Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Яңа еллар хәзер өлгеррәк.

Алай түгел иде без яшь чакта,

Башкачарак иде элегрәк.

Килә иде ашыкмыйча гына,

Сагындырып кына, көттереп…

Хәзер исә килгән һәр Яңа ел

Бәгырьләрне ала өттереп.

Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Туктатып та булмый ичмасам.

Вакыт шулай бик тиз узар диеп

Уйламаган идем һичкайчан…

Гомер элек акрын ага иде,

Дөньялары шундый идеме?..

Әллә еллар кызулады шунда,

Әллә безнең тизлек кимеде?

Яңа еллар тизрәк килгән саен,

Гомерләр дә тизрәк үтелә.

Гомер йомгагы бик тиз тәгәри,

Гомер йомгагы тиз сүтелә.

Яңа еллар белән картлык килә…

Күңелләрне тырный шул инде.

Яңа еллары да, картлыгы да

Бездән сорап тормый шул инде.

Безнең яшьтә хәзер хәлләр башка,

Безнең яшьтә комнар коела.

Кемнәрдәндер комнар коеладыр,

Миннән менә моңнар коела.

Өлкән яшьтәгеләр китә тора,

Япь-яшь кызлар безгә киләчәк.

Безгә карап елмаячак алар,

Безгә карап, алар көләчәк.

Чибәр-чибәр кызлар, беләм инде,

Хәзер инде безгә карамас.

Кызлар карамаса, без карарбыз,

Ярамаса, әйдә, ярамас.

Борчылмагыз, бу очракта безнең

Йөрәк түгел, акыл җиңәчәк.

Ә шулай да кызлар – кызлар инде,

Матур булыр төсле киләчәк.

Яшибез бит әле! Тыеп булмый

Күңелләргә тулган шатлыкны…

Бәйрәм белән басыйк сагышларны,

Бәйрәм белән алдыйк картлыкны!

Көлешкән һәм шаярышкан булыйк,

Ыгы-зыгылардан бушаныйк…

Бәхетлеләр булып кыланышыйк,

Үзебез дә шуңа ышаныйк!

Яңа еллар шулай берәм-берәм

Килә тора, килә торсыннар.

Депутатлар закон чыгарсыннар,

Игенчеләр иген урсыннар!

Ә шулай да тормыш рәхәт бит әй,

Яңа еллар җиткәч, бигрәк тә…

Без карт булып кыланабыз гына,

Без егетләр әле кирәктә…

Яңа еллар хәзер бик тиз килә,

Быелгысы бигрәк ашыга:

Сөендерим әле боларны, дип,

Кочак җәеп килә каршыга.

Яңа елда кебек бу дөньяның,

Бу тормышның бөтен яме дә.

Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый –

Без балалар кебек әле дә…

Яратабыз инде бәйрәмнәрне,

Бәйрәм саен килгән ялларны…

Ә Яңа ел ел да киләчәк ул,

Каршыларга язсын аларны.

Ярың булса, шундый булсын!

Ярың булса, шундый булсын:

Күңелеңне күрерлек,

Синең кайнар кочагыңа

Үзе килеп керерлек.

Ярың булса, шундый булсын:

Бергә гомер сөрерлек.

Сине ефәкләргә урап,

Алтыннарга төрерлек!

Ярың булса, шундый булсын:

Кадереңне белерлек.

Бөтен кайгы-шатлыгыңны

Урталайга бүлерлек!

Ярың булса, шундый булсын:

Син дип янып йөрерлек.

Бер генә көн күрмәсәң дә

Бәгыреңне телерлек!

Ярың булса, шундый булсын:

Синең өчен үлерлек.

Юк, юк, үләрлек булмасын,

Булсын ул яр гомерлек!

2004

Яшәр идем…

Яшәр идем мин бу җирдә

Былбыл булып кына,

Сайрар идем көйләремне,

Талга кунып кына…

Очар идем мин биектә

Бөркет булып кына,

Күзәтер идем җиремне,

Өстән торып кына…

Кайтыр идем туган җиргә

Кырказ булып кына,

Гомер итәр идем илдә,

Оя корып кына…

Ә мин һаман яшим әле

Кеше булып кына…

Кош була алырмын, ахры,

Кабат туып кына.

19.03.05

…икән

Көз гел моңнан тора икән,

Җанга моңнар тула икән,

Көз и моңландыра икән –

Миңнуллинландыра икән!

2003

Бик тә аңлыйм хәлләреңне…

Яшьлек дустым Рим Гаскәригә


Күз алдымнан китми һаман

Син яраткан Гатия…

Андыйлар тик синең төсле

Гашыйк җаннарга тия.

Бигрәк чибәр иде шул ул,

Бигрәк матур кыз иде:

Егетләрнең күңелләрен

Өтә торган куз иде.

Куз иде шул, ялкын иде,

Безгә дә якын иде.

Синдә генә, синдә генә

Иң матур хатын иде.

Синең Ләйләң булгандыр ул,

Алиһәң иде микән?

Йолдыз иде, сүнде инде –

Әллә күз тиде микән?

Үзе сүнде, гүзәллеге

Калды безнең хәтердә…

Сине ничек юатырга,

Тагын ниләр әйтергә?

Үзең генә беләсеңдер

Ничек авыр булуын…

Югалтты шул инде Илеш

Үзенең бер сылуын.

Гатиянең юклыгына

Һич ышанып беталмыйм.

Хәлләреңне бик тә аңлыйм,

Ярдәм генә итәлмыйм.

9.11.05

Вәхшилек

Ерткыч җанварлар күбәйде

Кешеләр арасында.

Каян шулкадәр кансызлык

Бу адәм баласында?!

Арта бара арабызда

Кансызлар, җанкыярлар.

Ул канкоярларны кемнәр

Кайчан ничек тыярлар?

Фәлән итим, төгән итим

Чорыңны, дәвереңне!..

Кеше үтерү үзе бер

Һөнәргә әверелде.

Шушыларны уйлыймын да

Мин имәнеп китәмен.

Әйтерсең лә белми алар

Үлемнең ни икәнен.

Ах, вәхшиләр! Тарихларда

Калыр кара даннары…

Үзләренең дә беркөнне

Тамар кара каннары…

Юктыр аларның бер кат та

Үлеп караганнары.

22.03.05

Шагыйрь

Әллә кем дә түгел кебек.

В. Тургай

Әллә кем дә түгел кебек,

Гап-гади бер кеше.

Шигырь язу – бар белгәне,

Бар эшләгән эше.

Бер карасаң, патша кебек,

Бер карасаң – гыйбад.

Безгә аның үзе түгел,

Гыйбадлыгы кыйбат.

Бер карасаң, әүлия ул,

Бер карасаң – салмыш.

Кайсы чакта хактыр да ул,

Кайсы чакта – ялгыш…

Үзе акыл иясе ул,

Үзе исә җүләр.

Ул шул акыллы килеш тә

Җүләр булып үләр.

Әллә кем дә түгел кебек,

Ә бит нинди сүзе!

Нинди генә булса да ул –

Милләтенең йөзе.

Гадәти бер кеше шундый

Сәер буламыни…

Була… Сәер булмаса, ул

Шагыйрь буламыни?!

20.03.05

…заман

Иркәләнер заман түгел,

Әрнер һәм сызлар заман…

Моңланыр, җырлар заман бу,

Утырып елар заман…

Әхлакка түгел, акчага

Башларны орган заман…

Орлыксыз чәчкән заман бу,

Чәчми дә урган заман…

Азгын заман, азган заман,

Үзең дә азар заман…

Шигырь язар заман түгел,

Акылдан язар заман…

Юләр кебек, тик торганнан

Авызын ерган заман…

Бигрәк озакка китте бу –

Һич узмый торган заман…

24.03.04

Бик тырышсам…

Шактый җыелган эшләрем,

Кылган гамәлләрем…

Тырыштым инде, тырмаштым,

Таптым әмәлләрен.

Ныграк тырышсам, бөек тә

Була ала идем.

Мин бит бәләкәй чактан ук

Булган бала идем!

Нык тырышсам, исемемне

Данга күмә идем.

Үлсәм дә мин, данлы, шанлы

Булып үлә идем.

Бик тырышсам, мин шәбрәк тә

Язган булыр идем,

Ул чагында мактаулардан

Азган булыр идем.

Әйе, азган булыр идем,

Тузган булыр идем,

Бу мәсьәләдә барсын да

Узган булыр идем.

Мәйданнарның уртасына

Баскан булыр идем:

Һәм, әлбәттә, бронзадан йә

Таштан булыр идем.

Болай гына булмас идем,

Кашка булыр идем.

Тик Миңнуллин булмас идем,

Башка булыр идем…

Күп тә түгел, аз да түгел

Әле эшләгәнем…

Ярый әле шушыннан да

Түбән төшмәгәнмен.

9.10.03 – 27.03.05

…бетералмыйлар

Рәсәй ул шундый бөек ил –

Зурлап бетералмыйлар.

Рәсәй ул шундый фәкыйрь ил –

Хурлап бетералмыйлар.

Юк, Рәсәй ул шундый бай ил –

Урлап бетералмыйлар…

27.03.05

Үзгәртеп кору

Үзгәртеп корабыз, дидек

Үзгәртеп коралмадык.

Үзгәрттек – коралмадык,

Егылдык – торалмадык,

Әле булса

Пычак та кыралмадык…

Шулай шул, без тәртәләрне

Тиз генә боралмыйбыз,

Төз генә баралмыйбыз,

Нормаль ил булалмыйбыз.

Ә шулай да

Үзгәртми торалмыйбыз…

26.03.05

Татар башы башка киселмәсен!

Ә бит нинди шәп егетләр булган! –

Куркытмаган хәтта үлем дә.

Батыр булып, татар булып калган

Ул егетләр дошман өнендә!

     Алар әле һаман исән кебек,

     Алар әле безнең йөрәктә…

     Безгә бүген Муса Җәлил кирәк,

     Җәлилчеләр кирәк бигрәк тә!

Без дә бүген җәлилчеләр кебек,

Без дә бүген Җәлил хәлендә.

Һәр татарның җаны тулы яра,

Булмаса да яра тәнендә.

     Татарга да кояш чыгып ала,

     Тарих бит ул аклы-каралы.

     Ничә тапкыр чыгаралар инде

     Халкыбызга үлем карары.

Шундый ук хәл хөкем сөрә бүген –

Барасы юк ерак-еракка:

Стенага китереп терәделәр,

Тик басасы калды курокка…

     Гильотина юкмы безнең өстә? –

     Баш очына ешрак карагыз!..

     Ерагаймый, якыная гына

     Җәлилчеләр белән арабыз.

Җәлилчеләр булыйк, әй егетләр!

Җәлил булыйк, шагыйрь иптәшләр!

Куркып тормыйк башны кисәрләр дип,

Барыбызныкын да кисмәсләр…

     Баш имәгән татар! Нишлисең бит,

     Баш имәгән башны кисәләр.

     Нишләр идек бүген, дошманнарга

     Башын игән татар, дисәләр?!

Ачы да соң татар язмышлары!

Бер уйласаң, исең китәрлек…

Татар башы башка киселмәсен!

Киселгәннәре дә җитәрлек…

20.08.04

Татар моңының таҗы

Илһам Шакировка


Ну җырлыйсың!

Өзелә бит

Гармунның күрекләре…

Җырчылар күп ул татарда,

Юк синең кебекләре!

Юк шул синең кебекләре…

Бәлки туарлар әле?!

Аларны да елый-елый

Бәлки тыңларлар әле!..

Ну җырлыйсың!

Син меңнәрнең

Үзәген өзәсеңдер.

Без түзәбез инде, үзең

Ничекләр түзәсеңдер?!.

Безнең язмышлар – карурман,

Адаштык шул урманда.

Бәлки әле чыгалырбыз

Синең моңың булганда…

Синең моңың әле безгә

Кирәк, кирәк булачак!

Син дә тынсаң, татар җаны

Туңачак та тыначак.

Син – татарның асыл моңы,

Татарның кадерлесе!

Син – татарымның үткәне,

Бүгенге-хәзергесе…

Киләчәктә синең җырны

Аңлаучы табылырмы,

Яңа татарның җанына

Ул барып кагылырмы?

Синең моң, ялгыз кош кебек,

Чиксезлектә сулмасмы,

Сыеныр бер күңел эзләп,

Бәрелеп-сугылмасмы?..

Ул чагында ул Моң кошы

Ялгызы бәргәләнер,

Бәргәләнер дә әрнер ул,

Бәргәләнер дә әрнер…

Ә шулай да өмет өзмик!

Алай ук булмас әле.

Ни булса да күңелләрдә

Моңнарың тынмас әле!

Син – татар моңының таҗы,

Син – Моң дигән Ил ханы.

Син – татарның тыңлап туймас,

Мәңге тынмас Илһамы!..

Ну җырлыйсың!

Һәрбер җырың

Бәгырьләргә үтәрлек!

Синдәге моң татарымның

Гомеренә җитәрлек!

18.10.04

...
9