Читать книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image
cover

Роберт Миннуллин
Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Миңнуллин Р. М., 2016

* * *

Шигырләр

Яңа шигырьләр, яңа тәрҗемәләр

Заманнар үзгәрү белән бергә шагыйрьләр дә, шагыйрьләрнең шигырьләре дә күпмедер бер дәрәҗәдә үзгәреш кичерә икән. Хәзер инде, күпме генә теләсәң дә, яшь чактагы кебек самими, ихлас һәм беркатлы шигырьләр яза алмыйсың. Күңел башка, хисләр башка, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, тирә-як мохиткә, яшәешкә мөнәсәбәт тә элеккеге түгел. Тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе дә шактый тупланган. Шуңа күрәдер, мөгаен, язылган шигырьләрнең дә темалары, эчтәлеге, асылы яңара. Шагыйрь күңелен яңа уйланулар, борчылулар, яңа эзләнүләр биләп ала. Шигырьдәге хисләр конкретлаша башлый; җәмгыятьтә барган кискен борылышлар, бигрәк тә милләткә, республика язмышына кагылышлы җитди вакыйгалар җитди шигырьләр язарга этәргеч бирә. Шигырьләрдәге миллилек элек беленер-беленмәс кенә чагылыш тапкан булса, хәзер инде ул беренче планга калкып чыга. Бу инде – заман таләбе, күңел таләбе. Моны инде милли шагыйрьнең халык алдындагы, ил алдындагы миссиясе дип карарга кирәктер. Үз милләтеңнең бүгенгесе һәм киләчәге хәл ителгәндә, Туган илеңнең, дәүләтчелегеңнең (мин биредә, әлбәттә инде, иң элек үзебезнең Татарстаныбызны күз алдында тотам!) язмышы кыл өстендә булган куркыныч бер вакытта, шагыйрь һәрвакыт үз халкы белән бергә чакта гына, халык кайгысы белән кайгырып, халык шатлыгы белән шатланып яшәгәндә генә милли шагыйрь булып саналырга хаклы! Һәм иң мөһиме – аның шушы халәте иң элек шигырьләрендә чагылыш табарга тиеш!

Әлеге фикерләремне мин, билгеле инде, үземнән, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Узган елларда Татарстан китап нәшриятында «Татарларым» дигән китабым дөнья күрде. Минем өчен бик тә кадерле басма, чөнки ул фәкать милли шигырьләрдән: халкыбызга, аның тарихына, бүгенгесенә, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган шигырьләрдән гыйбарәт. Аннары «Мыек астыннан гына…» дигән китабым да басылып чыкты. Дөрес, анысы бик үк җитди түгел шикелле. Әмма ул беренче карашка гына шулай тоела. Андагы шигырьләрнең күбесе шулай ук аерым шәхесләргә, аерым вакыйгаларга багышланган. Шаяртып, юморга төреп бирелгән шактый җитди фикерләр дә җитәрлек анда. Турыдан-туры әйтсәң, кабул да итмәскә мөмкиннәр, уен-көлке белән узып китә: кемнәрдер үпкәли алмый да кала, кемнәрдер аңламамышка салыша…

Инде менә өр-яңа китабымны укучыларыма тәкъдим итәм. «Монда без дә бар әле!» исемле ул. Биредә дә алда атап киткән китапларымдагы кебек үк милли рух, милли хисләр өстенлек итә. Китабымның тагын бер үзенчәлеге бар: укучылар соңгы елларда язылган яңа шигырьләремне уку белән бергә яңа тәрҗемә-шигырьләрем белән дә таныша алачаклар. Хикмәт шунда ки: соңгы елларда башка халыкларның шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итү белән ныклап шөгыльләнергә туры килде. Тәрҗемәләр белән шулкадәр кызыксынып киттем, үзем өчен өр-яңа шагыйрьләр ачтым, тәрҗемә эшенең авырлыгын да, аның тәмен, ләззәтен дә аңлый башладым шикелле. Баксаң, башка шагыйрьләрне үз телеңә тәрҗемә итү ул – үзе бер шигъри мәктәп икән. Ул шагыйрьләр бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар: аларның һәрберсенең үз дөньясы, дөньяга үз карашы, үз мөнәсәбәте, һәрберсенең үз милли үзенчәлекләре, үзләренең образлар системасы, шигырь калыбы, шигырь техникасы… Тәрҗемә иткәндә, син аларның шигъри дөньяларында яшәп аласың… Һәм аларның шигырьләрен, татар теленең бөтен мөмкинлекләрен кулланып, тылсымлы татар сүзләрен файдаланып, татар шигъриятенә яраклаштырасың, бер үк шигырьнең ике телдәге тәңгәллеген, төгәллеген дә сакларга тырышасың. Шулай ук шигырьнең калыбына, рухына кагылмыйча, яңгырашын шул килеш калдырган хәлдә, аны үзебезнең укучыларыбызның хозурына тапшырасың… Әлбәттә, ул тәрҗемәләрдә, шагыйрь буларак, минем дә өлешем бар, аларның тукымасына минем дә хисләрем, уй-фикерләрем сеңгән… Үзем яратып, бирелеп, мавыгып тәрҗемә иткән ул шигырьләр – хәзер инде минем дә иҗат җимешләрем… Алар, һичшиксез, минем үз шигырьләремә дә аваздаш, рухташ, алар минем үз шигъриятемнең дәвамнары кебек. Игътибарлы укучы ул кадәресен дә сизми калмас. Ә инде мин әсәрләрен тәрҗемә иткән шагыйрьләр күптән инде минем үз шагыйрьләремә әйләнде. Шигырь сөючеләребез ул шагыйрьләрне дә үз итәрләр, шигырьләрен дә яратмый калмаслар дигән эчке бер ышанычым бар.

Монда без дә бар әле!

Без яшибез бер Рәсәйдә,

Кайныйбыз бер Казанда.

Алыш-биреш дәвам итә

Рәсәй дигән базарда…


Моннан ары татарларны,

Белмим, кем дип атарсыз?! –

Әмма Рәсәй дигән дәүләт

Була алмый татарсыз!


Юк безнең башка илебез,

Безнең башка җиребез.

Шушында аккан каныбыз,

Монда тамган тиребез…


Шушы илгә, шушы җиргә

Береккән кендегебез.

Ерак-ерак тарихлардан

Күренә кемлегебез…


Бетереп булмый татарны –

Тарихны бозып кына,

Үтереп булмый татарны –

Тарихтан сызып кына…


Татардан котылалмыйсың,

Татарны куалмыйсың,

Бу татарны, тырышсаң да,

Беркая куялмыйсың!


Хакыйкатьне белер өчен,

Тарихны актарыгыз!

Бу илгә, бу җиргә безнең

Бар, бар, бар хакларыбыз!


Тарихтагы кара эзләр –

Без калдырган эз түгел.

Без килмешәк түгел монда,

Килмешәкләр – без түгел.

  Без яшибез Рәсәй дигән

  Татар киңлекләрендә:

Күрдек тиңлекләрен дә без,

Күрдек кимлекләрен дә…


Татар – илбасар да түгел,

Юлбасар да, баскын да…

Безнең бу – үз урыныбыз

Якты кояш астында.


Тик кемгәдер, кемнәргәдер

Дөнья һаман тар әле…

Сез алай бик кәпрәймәгез:

Монда без дә бар әле!


24.01.10

Өмет

Рәхәт тормыш килер дидек –

Килмәде.

Бәхет безгә елмаймады,

Көлмәде.

Бәхет безне бар диеп тә

Белмәде.

Күңел генә берсенә дә

Күнмәде,

Өмет кенә беркайчан да

Сүнмәде…

12.01.05

Курыкмагыз, тешләсеннәр!

Этләр талый! Әйтерсең лә

Казан – этләр оясы.

Хуҗасыз ул ач этләрне,

Белмим, кая куясы?!

Урамыннан узып булмый –

Өскә этләр ташлана.

Югыйсә этләр җитәрлек

Ул этләрдән башка да.

Өерләре белән алар

Сикерәләр өстеңә.

Әллә үзләре шундыйлар,

Әллә кемдер өстерә…

Әллә алар – хуҗасызлар,

Әллә инде кыргыйлар:

Шагыйрь диеп тә тормыйлар –

Прәме өскә ыргыйлар.

Тешли алар хатын-кызын,

Картын, бала-чагасын…

Белмиләр алар чамасын –

Күрүче юк чарасын.

Юк ул этләргә тиюче,

Юк аларны тыючы,

Һич югында, җыеп алып,

Юк бер ябып куючы.

Ул җаваплы кешеләрне,

Белмим, ни эшләтергә?

Ах, берәрсен шул этләрдән

Бер генә тешләтергә?!

Өер-өер этләр йөри,

Ул этләр арта тора.

Тешләргә дип, берсе алда,

Калганы артта тора.

Чукынып китсен этләре! –

Өер-өер йөрсеннәр.

Курыкмагыз, тешләсеннәр,

Кагылмагыз, өрсеннәр!

Тимик! Эт белән эт булу –

Егетләр эше түгел.

Һәм тимибез, кызганабыз, –

Эт бит ул кеше түгел.

24.03.05

Димәк ки…

Эшләгәннең бездә кадере юк,

Талантлылар бездә кирәкми.

Остакуллар кирәк түгел икән,

Уртакуллар кирәк димәк ки.

Бәлки шуңадыр да – уртакуллык

Бөтенебезгә дә уртак ул.

Шулай булмас иде, талантларга

Бәя бирүчеләр – уртакул.

22.03.05

Изге Болгар җыены

Әй мөбарәк бүген бәйрәмебез,

Түп-түгәрәк безнең җыеныбыз!..

Бабайларның изге туфрагына

Изге ният белән җыелыгыз!

Җыелсак та таралырбыз кабат,

Күңел белән ләкин таралмагыз.

Таркалышсак, бер-беребезне без

Тырышсак та эзләп табалмабыз…

Таралсак та төрле кыйтгаларга,

Мәңгелеккә ләкин таралмабыз!

Ялгыз гына, берәм-берәм генә,

Киләчәккә карап баралмабыз.

Каралтырга безне тырышырлар,

Ак калыгыз, зинһар, каралмагыз!

Иң караңгы заманаларда да

Пыскып булса да, без яналганбыз.

Яуларда да исән калалганбыз,

Хәтәр татар диеп дан алганбыз!

Без бу җиргә үлмәс татар булып,

Фәкать татар булып яралганбыз.

Очкан татар тирән упкынга да,

Менгән татар, биек үрләргә дә.

Татар булып без туганбыз икән,

Татар булып язсын үләргә дә…

Нәкъ мең еллар элеккеге кебек

Гөрләп тора бүген Болгарыбыз!

Болгарыбыз – карап торганыбыз!

Истә әле илләр корганыбыз!

Болгарыбыз – чәчкән-урганыбыз!

Истә әле бөек булганыбыз!

Бөек булып калыр Болгарыбыз –

Шул Болгарның бөек уллары без!

Җыйды безне изге Болгарыбыз…

Өзелмәсен күңел кылларыбыз,

Сүрелмәсен күңел моңнарыбыз.

Изге булсын һәрбер кылганыбыз,

Имин булсын килер елларыбыз,

Һәм хәерле булсын юлларыбыз!

Рухи туганлыкка ирештерсен,

Килештерсен безне Болгарыбыз,

Башка бөек халыкларга кабат

Тиңләштерсен безне Болгарыбыз!

Киңәштерсен, көрәштерсен безне,

Берләштерсен безне Болгарыбыз!

10.06.06

Хуш инде, иске Казан!

И борынгы, иске Казан!

Күңелне җилкетәсең.

Аерылабыз, хуш инде!..

Мин китмим, син китәсең.

Исем китеп карап йөрим

Абына да сөртенә…

Иске Казан юкка чыга,

Иске Казан сүтелә.

Ничек түзәдер бу Казан

Тарихның җәберенә?

Йортлар түгел, ә халкымның

Хәтере җимерелә.

Юк, юк, дошманнар җимерми,

Җимерәбез үзебез.

Борынгыдан берни калмас –

Бераз гына түзегез!

Без төзибез өр-яңасын,

Ул озак торыр микән?

Ул балкып торыр микән соң,

Безнеке булыр микән?..

Уза заман, туза Казан…

Казан гына тузамы?

Туза бит тарих тузаны…

Күңел шуңа сызамы?

Юкка чыга иске Казан…

Мин инде нишли алам?

И борынгы, изге калам,

Сиңа кул изәп калам.

Юкка чыга иске Казан…

Яңасы ничек булыр?!

Яңа чорлар көтә безне –

Ничекләр кичеп булыр?!

29.03.05

Тышта…

Тышта бүген – башка вакыт…

Калмыйк әле без дә ятып,

Карыйк әле без дә татып!

Тышта бүген – башка чорлар…

Без белмәгән башка җырлар,

Узылмаган башка юллар.

Тышта бүген – башка заман…

Әллә яхшы, әллә яман?!

Аңлый алмыйм әле һаман.

26.03.05

Татар яшьләренә

И татарның киләчәге,

И татарның яшьләре!

Булмасагыз ярар иде

Татарның күз яшьләре.

Татарның сез горурлыгы,

Даны булсагыз иде,

Бөтен татар дөньясының

Җаны булсагыз иде!

Тик сезгә бер соравым бар:

Бармы сездә татарлык?

Нинди сыйфатларыгыз бар

Татар диеп атарлык?

Сезме ул ата-бабаның

Өметләрен акларлык?

Сезме ул авыр чакларда

Халкыбызны якларлык?

Үзебезнең татармы сез,

Әллә инде башкамы?

Кызыкмагыз! Әллә инде

Ул башкалар кашкамы?

Кашка түгел, һичкенә дә

Без башкадан ким түгел.

Әгәр кашкалар бар икән,

Алар безгә тиң түгел.

Сезме ул татар кавеме -

Бар дөньяны тотарлык?..

Татарлыктан оялмагыз,

Оят түгел татарлык!

Сезгә сәер дә тоелыр

Шагыйрнең бу үгете.

Тик белегез: татарымның

Сез бердәнбер өмете!

Сезне күрсәм, бераз гына

Җылынып куя күңел.

Сез булганда без бит әле

Бөтенләй беткән түгел.

Без бу җирдә күпне күрдек:

Асылдык та атылдык.

Татар булу җиңел түгел,

Татар булу – батырлык!

Татар булалмый куркаклар,

Манкортлар һәм мескеннәр.

Үзебезгә сорау бирик:

Без кем әле, без кемнәр?

Без ил корган, дөнья тоткан,

Без чәчкән, урган халык!

Кыскасы, без ни тотсак та

Булдыра торган халык!

Менә сезгә тарих, җыр-моң,

Менә сезгә тел, дәүләт…

Без кулдан килгәнне эшләдек,

Ә хәзер сезнең нәүбәт!

22.06.2006

...
9

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!», автора Роберта Миннуллина. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Cтихи и поэзия». Произведение затрагивает такие темы, как «татарская литература», «книги на татарском языке». Книга «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» была написана в 2016 и издана в 2016 году. Приятного чтения!