Читать книгу «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

«Китәсе кошлар киттеләр…»

 
Китәсе кошлар киттеләр,
Калды каласылары…
Юк, аларның чит җирләргә
Килми барасылары.
 
 
Алар да минем шикелле,
Яши алмый читләрдә.
Ә киткәннәр китә торсын,
Ник аларны чикләргә?!
 
 
Ә сез ташлап китмәдегез,
И якташ кошларыбыз…
Ничек кенә булыр инде
Быелгы кышларыбыз?!
 
 
Бер-беребезне җылытып,
Кышны чыгарбыз әле.
Кошларыбыз чыдаганны,
Без дә чыдарбыз әле…
 
23.11.2017

Кыш

 
Кыш барыбер матур инде,
Саф инде, чиста инде…
Ә тәрәздәге бизәкләр?!
Кыш бигрәк оста инде.
 
 
Бар дөньяны кар каплаган,
Бар аклык кышта инде.
Салкыннан курыкмаганнар
Барсы да тышта инде.
 
 
Малайларның бар белгәне
Чаңгы да чана инде.
Барсы да чанада шуа,
Чаңгыда чаба инде…
 
 
Барыбыз да тауда инде,
Юк анда кемнәр генә…
Без бик озак шуар идек,
Кыскарак көннәр генә…
 
 
Тау буйлары кыш буена
Шау килеп торыр инде!..
Кар да көрисе булмаса,
Бигрәк шәп булыр иде!
 
8.12.2017

Кышкы бизәкләр

Балаларга


 
Кыш ярата матурлыкны,
Кыш ярата сәнгатьне.
Ул үзе дә оста рәссам,
Ул үзе дә сәләтле!
 
 
Бу сурәтләр искиткеч бит,
Бизәкләр таң калырлык!
Бер карап алу белән үк
Күзнең явын алырлык!
 
 
Мин генә түгел, әни дә
Карап торды аптырап!..
Шундый матур! Әллә шуңа
Көн дә бүген яктырак!
 
 
Тик алар салкын бизәкләр…
Алар бит кардан, боздан!
Кардан, боздан булсалар да,
Юк, мин аларны бозмам!
 
 
Алар кояшта үзләре
Эреп бетмәсә әгәр,
Мин бу якты бизәкләрне
Саклармын язга кадәр!
 
11.12.2017

Язылып бетмәгән шигырь…

 
Син киткәчтен, Әнкәй, синең хакта
Бер шигырь дә язып булмады.
Кулларыма каләм алалмадым,
Күңелдәге яра уңмады…
 
 
Бу юлларны, Әнкәй, күз яшьләрен
Сөртә-сөртә генә тезәмен.
«Әнкәем!» дип кычкырасым килә…
Көчкә-көчкә генә түзәмен.
 
 
Кычкырсам да, син ишетмәс идең,
Бигрәк ерагайды аралар.
Хәсрәтләрдән хәзер, син булмагач,
Кемнәр генә мине аралар?
 
 
Түзәм инде, сине юксынулар
Күңелемдә һаман артса да…
Авылга да сирәк кенә кайтам,
Аяк тартмый, күңел тартса да.
 
 
Хәзер анда мине беркем көтми,
Көтә бары синең каберең.
«Киттең микән бездән риза булып?» –
Шуны уйлап сыза бәгырем…
 
 
Вакыт узган саен ныграк тоям
Әнисезлекнең мин газабын.
Кичерә күр, Әнкәй, бу шигырьнең
Язып бетералмыйм азагын…
 
12.12.2017

Син тагын китәсең инде…

 
Син тагын китәсең инде…
Инде ничәнче кабат.
Тагын ялгыз калам инде,
Син киткән якка карап.
 
 
Сер бирмәгән булам инде,
Берни булмаган кебек:
Йөрәгем янмаган кебек,
Күңел тулмаган кебек…
 
 
Ярар, тормыйбыз елашып,
Тормыйбыз үбешеп тә…
Безнең яшьтә төчеләнү
Бетмидер килешеп тә.
 
 
Әгәр калсам моңсуланып,
Әгәр калсам боегып,
Моңсу йөзем калыр иде
Күңелеңдә уелып…
 
 
Ах, бу китүләр, көтүләр,
Күңелне кузгатулар!
Китүләргә караганда
Авыррак озатулар…
 
 
Вокзалга гына булса да
Озата барам инде…
Син тагын китәсең инде,
Мин тагын калам инде…
 
17.12.2017

Сине сагынганда…

 
Киткән идең әле кичә генә,
Киткәнеңә сәгать ничә генә?!
 
 
Чәчләреңне рәтләп алуларың,
Мөлдерәпләр карап алуларың
 
 
Әле һаман да күз алларымда.
Суынмаган әле җаннарымда
 
 
Карашыңның рәхәт сирпелүе,
Йөрәгемнең моңсу җилпенүе…
 
 
Миңа да бик кыен… Түздем инде…
Сизми каламмы соң? Сиздем инде
 
 
Еларга дип тулышканыңны да,
Елмаерга тырышканыңны да…
 
 
Кочагыма елышканыңны да,
Еш-еш алган сулышларыңны да…
 
 
Аптырыймын вакыт үткәненә,
Кайчан гына әле киткәнеңә…
 
 
Тик син генә минем башларымда…
Бөтен эшләремне ташладым да,
 
 
Сине сагынып һәм сине уйлап,
Утырамын айфон белән уйнап…
 
18.12.2017

Кайт инде…

 
Соңгы вакытта эшләрем
Бер дә пешмәгән иде.
Каләмемнән юньле шигырь
Бер дә төшмәгән иде…
 
 
Син киткәчтен рәхәтләнеп
Эшләрмен дигән идем.
Эшләрмен дип, өстәлемә
Кәгазьләр өйгән идем.
 
 
Өйдә тыныч, яз, рәхим ит!
Өйдә беркем шауламый,
Беркем эш кушмый, борчымый,
Беркем комачауламый.
 
 
Бөтен шартлар тудырылган,
Тик нигәдер эшләнми.
Күңел никтер илһамланмый,
Күңел никтер хисләнми…
 
 
Юк икән шул, минем күңел
Мондыйга өйрәнмәгән.
Минем шигъри халәтем дә
Тынычка көйләнмәгән…
 
 
Кулга каләм тоткан килеш
Утырам менә изрәп.
Юк, язылмый, язып булмый…
Кайт инде син, кайт тизрәк!
 
19.12.2017

Ак кояш

 
Ә көн бүген шундый якты,
Аклык кына тоташтан.
Җирем – ап-ак, күгем – ак, пакь…
Җир белән күк тоташкан.
 
 
Бүгенгем тора елмаеп,
Күңелем тора көлеп!
Ни өчендер ул кадәрле
Салкын да түгел кебек…
 
 
Кояш та ал, кызыл түгел,
Ни өчендер ак бүген.
Яктыртып тора ак кояш
Күңелемнең ак күген.
 
 
Күзне дә чагылдырмый ул,
Хәтта карап та була…
Ак кояшның аклыклары
Җаныма кереп тула.
 
 
Яктырта бөтен дөньямны
Ак кыш белән ак кояш!
Шундый рәхәт, күңелдә дә
Шул ак кояшны тойгач…
 
20.12.2017

Бик сагынам…

 
Йә Хода, мин бит әле дә
Сагына беләм икән.
Сагынам, тик сагынулар
Бәгырьне телә икән…
 
 
Минем ничек сагынганны,
Ах, җаным, белсәң иде…
Минем сагышлы йөземне,
Ах, җаным, күрсәң иде…
 
 
Булмаса да канатларың,
Син кайтыр идең очып!
Кайтыр идең дә син очып,
Кочаклар идең кысып…
 
 
Кайнар кочагыма кереп,
Син китәр идең эреп,
Минем яратканны белеп…
Нәкъ яшь чактагы кебек…
 
 
Көтү авыр… Кавышкачтын,
Әй рәхәттер инде ул…
Бик сагынам… Сагыну шул
Мәхәббәттер инде ул…
 
22.12.2017

Вакыт төгәл…

 
Бернишләп тә булмый, бернишләп тә…
Күңелле дә кебек, кыен да…
Вакыт төгәл… Вакыт мәрхәмәтсез…
Төгәлләнеп килә быел да.
 
 
Иске елыбызның көннәре дә
Калды инде бары берничә…
Яңа елга кереп барабыз без,
Ниләр буласын да белмичә…
 
 
Ниләр булды, барысы да кала,
Алып китеп булмый берсен дә…
Иске елдан без канәгать булыйк!
Син, күңелем, бер дә көрсенмә!
 
 
Өмет белән карыйк киләчәккә!
Инде тагын ниләр әйтергә?
Истәлекләр калсын исебездә,
Хатирәләр калсын хәтердә.
 
 
Салып куйыйк хәтер сандыгына,
Саклансыннар шунда – сандыкта…
Һәм күтәреп куйыйк бокалларны
Үзебезнең, әйдә, саулыкка!
 
 
Иске еллар, әйдә, китә торсын!
Киләсе ел килсен һәркемгә!
«Бисмилла!» дип Яңа елга керик!
Һәм шатланыйк яңа һәр көнгә!
 
23.12.2017

Идиллия

 
Кышкы дөнья килә әле
Уянып кына.
Карлар ява акрын гына,
Уйланып кына…
 
 
Карлар ява салмак кына,
Иренеп кенә…
Йөрим мин дә, уйларыма
Бирелеп кенә.
 
 
Ява карлар үз көенә,
Ашыкмый гына…
Йөрим мин дә, хисләремне
Ташытмый гына.
 
 
Бу дөньяга туганыма
Сөенеп кенә,
Яшәгәнемә сөеп һәм
Сөелеп кенә…
 
 
Карлар ява тып-тын гына,
Моңланып кына.
Йөрим, шушы ак карлардан
Моң алып кына…
 
 
Шушындый була торгандыр
Әкият кенә…
Күңелемдә ак теләк тә
Ак ният кенә.
 
24.12.2017

Ярый әле кайттың…

 
Болай көткәнем юк иде
Сине тилмереп.
Елардай булдым син юкта
Үксеп, илереп…
 
 
Мин мең тапкыр дөрләп яндым,
Мең тапкыр туңдым;
Мин мең тапкыр дуладым да
Мең тапкыр тындым…
 
 
Әллә нәрсә булды әле,
Никтер үзгәрдем.
Бик нечкәрде күңелләрем,
Моңсу – күзләрем…
 
 
Әйе шул, бик нык үзгәрдем…
Ул каян икән?
Әллә инде мин чыннан да
Картаям микән?..
 
 
Тәрәзәдән һәм ишектән
Күз дә алмадым…
Сине яратуымны мин
Ныграк аңладым…
 
 
Синең өчен бик борчылдым,
Тышта бит буран…
Ярый әле кайттың, җаным…
Үләм дип торам.
 
24.12.2017

Син кайткач…

 
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Ямь кереп китте!
Син кайтып көлгәчтен, миңа
Җан кереп китте.
 
 
Күзләрем дә сөенечтән
Яшьләнеп китте,
Күңелләр дә кинәт кенә
Яшәреп китте.
 
 
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Якты нур тулды.
Сагышлы, моңлы җаныма
Татлы җыр тулды…
 
 
Син янымнан берчакта да
Китмәгән кебек…
Мин үзем дә сине бер дә
Көтмәгән кебек…
 
 
Гомерләр дә һич кенә дә
Узмаган кебек…
Тик барыбер җанда нидер
Сызлаган кебек.
 
 
Нидер сулкылдаган кебек,
Авырткан кебек…
Шактый яшәлгән бит инде…
Арыткан кебек…
 
 
Нишлисең, йөзеп булмый ул
Майда, балда гел…
Син кайткач, миңа шул җиткән.
Дөньям – ал да гөл!
 
27.12.2017

…китте

 
Тагын бер көн… Тагын бер ай…
Тагын бер ел үтеп китте.
 
 
Үтеп китте… Бәгырьләрне
Тетеп китте, өтеп китте.
 
 
Өтеп китте… Ә шулай да
Үкенмәслек итеп китте.
 
 
Итеп китте… Гомеремнең
Йомгагын да сүтеп китте.
 
 
Сүтеп китте… «Елама!» дип,
Яшьләремне сөртеп китте.
 
 
Сөртеп китте… Ни өчендер
Кабыргама төртеп китте.
 
 
Төртеп китте… Әллә шуңа
Сүз запасым бетеп китте.
 
 
Бетеп китте… Тагын бер ел
Күңелләрне… нитеп китте…
 
28.12.2017

Кабансу

 
Казанга карап ятасың…
Син ник моңсу, Кабансу?
Үзең яман су да түгел,
Йөзең нигә ямансу?
 
 
Без белмәгән нинди серләр
Саклыйсың эчләреңдә?
Ниләр бар соң эчләреңнең
Иң тирән төшләрендә?
 
 
Гасырлар буе җыелган
Нинди уйлар уеңда?
Нинди энҗеләр, мәрҗәннәр
Ята синең куенда?
 
 
Ниләр булып ята анда,
Су асты ханлыгыңда?
Нинди ярлыклар бар анда,
Ханнарның сандыгында?
 
 
Юк, дәшмисең…
Безнең белән
Хәтта исәнләшмисең!
Казанны биргәннәр белән
Дөрес исәпләшмисең…
 
 
И Кабансу, и Кабансу,
Кимемисең, артмыйсың…
Ярыңнан ташып чыкмыйсың,
Ашыкмыйсың, акмыйсың…
 
 
Күп булыр ул серләреңне
Белергә теләүчеләр,
Бөтен хәзинәңне алып
Менәргә теләүчеләр…
 
 
Хәзинәңнең кайдалыгын
Белми торсыннар әле,
Ул хәзинәне бүлешми –
Бүлми торсыннар әле…
 
 
Серләреңне беркемгә дә
Сөйли күрмә, Кабансу,
Хан заманнарыннан безгә
Мирас булып калган су…
 
 
И Кабансу, яшә тулып,
Үзең бер хәят булып!
Яшәсен синең серләрең,
Матур риваять булып…
 
 
И Кабансу, Казанымны
Сагышларга салган су,
Казаныма милләтемнең
Яше булып тамган су…
 
 
И Кабансу, Кабансу…
 
1
...
...
12