Бүгенге җыенны мин бик кирәкле эш, бик зур әһәмияткә ия чара дип уйлыйм. Әлбәттә, без бераз гына соңладык. Әмма нәкъ менә бүген җыелуыбыз – бик тә мәгъкуль бер эш. Чөнки иртәгә инде соңга калуыбыз да бик ихтимал. Ә җыенга шушы кадәр җәмәгатьнең җыелуы, бигрәк тә җыенда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинның да катнашуы мәсьәләнең мөһимлеге, актуальлеге турында, хәл итәсе проблемаларның күплеге һәм әһәмиятле булуы турында сөйли булса кирәк. Әгәр дәшмәсәк, безне хурлап әйтелгән сүзләргә, динебезне пычратып язылган мәкаләләргә бергәләшеп, бөтен мир белән җавап бирмәсәк, авызыбызга су кабып утырсак, Россия җәмәгатьчелеге безне, чыннан да, гаепле икән болар дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә безгә ачыктан-ачык сөйләшергә, фикер алышырга, булган кимчелекләребезгә күз йоммыйча, курыкмыйча сүз алып барырга кирәк.
Үзегез күреп торасыз, Татарстан җитәкчелеге, дәүләт оешмалары ислам дине өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Хөкүмәт карарлары, Президент указлары, Дәүләт Советы кабул иткән законнар нәкъ шул хакта сөйли. Соңгы елларда гына салынган бихисап мәчетләребез, шул исәптән Кол Шәриф мәчетенең салынып ятуы да – шуңа матур бер дәлил. Барыгызга да мәгълүмдер, Дәүләт Советы күптән түгел генә вөҗдан иреге һәм дин оешмалары турындагы Законны кабул итте. Президентыбыз ул Законга кул куйды. Бүгенге вазгыятьтә ул Закон безгә бик кирәк иде. Без аны берничә ел дәвамында зур тырышлык куеп эшләдек. Ул безнең өчен шулай ук изге булырга тиеш, без аны барыбыз да укырга, өйрәнергә, шул Закон нигезендә эшләргә һәм яшәргә тиешбез. Шушы Законга багышланган беренче семинар узды да инде, аны моннан соң да дәвам итәргә кирәк.
Әгәр хөкүмәтебез динебезгә уңай карый икән, һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша икән, дин оешмалары да шулай ук җавап кайтарырга тиешләрдер дип уйлыйм. Һәм шушындый вазгыятьтә дә кайбер дин әһелләре хөкүмәткә оппозициядә була икән, моны берничек тә аңлап һәм аңлатып булмый. Киресенчә, безгә нәкъ менә бүген бер фикердә, бер максатта булырга кирәк. Иң элек үзебезнең күңелебездә, гаиләбездә, мәчетебездә, мәхәлләбездә, ниһаять, үзебезнең республикабызда иминлек, тынычлык, татулык хөкем сөрергә тиеш. Безне бутарга тырышучылар болай да табылыр. Табылып та тора. Мәскәүнең безгә булган мөнәсәбәтен барыгыз да күреп торасыз. Төрле ярлыклар тагарга, гаепләргә, хөкем итәргә генә торалар. Алар «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!» дигән мәкальгә таянып эш итәләр. Алар Чечня белән сугышып кына калмыйлар, безгә дә бармак яныйлар. Янәсе, сез дә белеп торыгыз! Янәсе, күп шыбырдасагыз, сезгә дә чират җитәр! Шуңа күрә аларга чүбек чәйнәргә һич кенә дә сәбәп бирмәскә тиешбез. Алар безгә нахак бәла дә тагарга мөмкиннәр, дөрес булмаган фактлар да китерүләре бар. Алар аны белеп эшли. Әмма бер язылганны тиз генә бозып булмый, эфирдан, экраннан әйтелгән сүзне кире алып булмый. Мин дурак түгел дип акланудан да авыр әйбер юк бу дөньяда.
Ләкин шунысы аяныч: Россия матбугатында, радио-телевидениесендә үзебезнең хәзрәтләребез үк: «Татарстан – ваһһабичылар оясы», – дип лаф оралар. Әгәр моннан соң да «син – ваһһабичы, мин ваһһабичы түгел» дип, үзара ызгыш-талашлар оештыра башласак, безне беркем дә гафу итмәс.
Иң мөһиме, Татарстан мөселманнары үзләре үзара дус, тату һәм фикердәшләр булып яшәргә тиешләр. Әгәр ислам, чыннан да, тынычлык дине икән, без моны декларатив рәвештә генә түгел, кылган гамәлләребез, эшләгән эшләребез белән дәлилләргә, үзебезнең иминлек сагында торуыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә бурычлыбыз. Кызганычка каршы, дин әһелләре арасында, йомшак кына итеп әйткәндә, татулык юк. Ызгыш-талаш бер тына да бер көчәя. Күңелдәге нәфесне, әшәкелекне камзул-чапан белән генә каплап булмый. Баштагы юньсез уйларны түбәтәй яки бүрек белән генә яшерә алмыйбыз. Кемнең кем икәнен халык барыбер чамалый. Без дә барысын да белеп, күреп торабыз. Дәүләт оешмасы булгач, безгә дә киләләр. Хәзрәтләр дә килә. Берсе килә дә: «Теге – ваһһабичы, бусы – ваһһабичы», – дип, эчен бушатып китә. Икенчесе килә дә: «Фәлән хәзрәт карак, фәлән хәзрәт иномаркада йөри, фәлән хәзрәт коттедж салдыра», – дип сөйләп китә. Өченчесе дин әһелләренең бер-берсен кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында хәбәр сала. Барысы да дөрес тә түгелдер, гөнаһларына керә алмыйм. Әмма дә ләкин өебездә тынычлык юк, ыгы-зыгы дәвам итә. Дин тотарга, мәчеткә йөрергә җыенучы милләттәшләребезгә, яшь шәкертләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез, аларга нинди тәрбия бирәбез?
Карт хәзрәтләребезгә хөрмәт белән карарга, яшьләребезгә юл бирергә кирәк. Әмма чит илләрдә укып кайткан яшьләребез чит-ят идеяләр ияртеп кайталар икән, гафу итәсез, аларны туктата да белергә кирәк. Андыйлар безнең арада була алмый. Әйдәгез, мөэмин-мөселманнарыбызның башын бутамыйк, бабаларыбызның изге юлыннан тайпылмыйк. Әгәр ваһһабичылыкның әз генә исе чыкса да, без моның белән килешә алмаячакбыз. Бу безнең динебезгә генә түгел, республикабызга, мөстәкыйльлегебезгә дә бик каты удар булачак, ничә еллар, ничә гасырлар хыялланган, зур тырышлыклар белән яулап алынган суверенлыгыбызны бер селтәнүдә сызып ташлаячак. Көтеп кенә торалар!
Без барыбыз да бер үк изге эшне эшләргә тиешбез. Ул – халкыбызның тормышын, рухын, аңын, белемен, зәвыгын күтәрү. Җитәкчеләребез – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып чыгарылган карарлар белән, әдәбият-сәнгать әһелләре – әсәрләре белән, педагогларыбыз – дәресләре белән, дин әһелләре – вәгазьләре, намазлары, хәер-догалары белән. Безнең максатыбыз да, киләчәк юлыбыз да бер булырга тиеш. Сүз дә юк, халкыбызның киләчәге, һичшиксез, хак динебез, ислам белән бәйләнгән. Без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин аңлау гына җитми. Әйдәгез, аклыйк, саклыйк, яклыйк без аны!
11 октябрь, 1999
Киләсе ел бюджеты, дөресен генә әйткәндә, башка еллардагыга караганда күпкә камилрәк, халык мәнфәгатьләренә күпкә якынрак, узган елгы кимчелекләрдән азатрак һәм аңлаешлырак итеп эшләнгән. Егетләрнең торган саен ныграк шомара барганнары күренеп тора. Әмма безнең комиссия әгъзаларының фикеренчә, бюджет проектының кечкенә бер кимчелеге бар: мәдәният быел да печелгән алаша хәлендә калган. Шуңа күрә ел саен бер балык башын чәйнәргә туры килә. Без ни өчендер бер төрле сөйлибез, икенче төрле уйлыйбыз, өченче төрле эшлибез. Чыгышларыбызда, мәкаләләребездә, интервьюларыбызда мәдәнияткә, газета-журналларга, радио-телевидениегә, китап чыгаруга, полиграфиягә ярдәм итәргә кирәк, дибез. Ләкин эшкә килеп терәлгәч, шуның нәкъ киресен эшлибез дә куябыз. Үзебез кабул иткән законнарыбыз бар, министрларыбыз, башка җаваплы кешеләребез бар. Әмма Президент үзенең катгый сүзен әйтмәсә, мәдәният өчен берни дә эшләнми диярлек. Мин моның асылына, сәбәбенә һич кенә дә төшенә алмыйм. Бу – министрларны санга сукмаумы, мәдәнияткә кимсетеп караумы, әллә үзебезнең культурасызлыгыбызмы? Ләкин үзең татар әдәбиятын укымаган, белмәгән, аңламаган өчен генә олы бер татар әдәбиятын кимсетү – әхлаксызлык! Үзең татар газета-журналларын, татар китапларын укымаган өчен генә татар матбугатын санга сукмау – шулай ук әхлаксызлык! Әгәр «Эфир», НТВ яисә ОРТ каналларын гына карыйсың икән, ул әле татар телевидениесен бөтенләй онытып калдырырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр татар мәктәбендә укымагансың икән, балаларыңны да, оныкларыңны да анда укытырга җыенмыйсың икән, ул әле Татар милли университеты кирәк түгел дигән сүз түгел! Ә безнең кайбер чиновникларыбыз нәкъ шул принцип белән эш итә. Бу государственный подход түгел.
Культура өлкәсендә соңгы елларда эшләнми түгел, күп эшләнә. Төзеп, ремонтлап торабыз, ачып торабыз. Әмма Казанның күрке булган Зур концертлар залына килгән кунакларның һәммәсен дә экскурсиягә алып кереп, орган тыңлата алмыйбыз. Күпчелек кунакларыбызны күбрәк Бөек Болгар белән Бөек Биләр, тарихи Свияжск, Иске Татар бистәсе, Алабугадагы тарихи һәйкәлләр кызыксындыра. Аларны да кайчан да булса тәртипкә китерергә кирәк булачак. Әллә инде төрле альбомнарда, открыткаларда, буклетларда һәм фильмнарда күрсәк җитеп торырмы? Анда алар, әлбәттә, матуррак күренә. Ә чынында, аларны күрер өчен, тузанлы, сикәлтәле юллардан узарга, кирза итекләр киеп йөрергә кирәк. Безнең финансистлар, экономистлар өчен менә кайларга экскурсияләр оештырырга кирәк. Татарстанның әллә ничә гасырлык культурасы, бәхеткә, Кремль белән Ирек мәйданы арасында гына түгел. Әмма әлегә кадәр Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиевкә дә һәйкәлләр салынмаган килеш.
Гонорар мәсьәләсе узган ел күтәрелгән иде инде. Мәдәният министрлыгы буенча ул быел да искә алынган. Анысына рәхмәт! Әмма радио-телевидение, газета-журналлар һәм китап чыгару буенча ул хезмәт хакы рәтеннән куелмаган. Иҗат кешеләре киләсе елда да рәхмәткә иҗат итәчәкләр дигән сүз бу. Ә бит аларның хәлләре бик аяныч. Бигрәк тә пенсия яшендәгеләрнеке. Мисал өчен халык шагыйрьләрен, язучыларын алыйк. Пенсияләре 3–4 мең сум. Аларның республика, халык алдындагы статуслары теләсә кайсы министрныкыннан зуррак. Алар Президент указыннан Президент указына кадәр генә иҗат итмиләр. Аларның китаплары моннан илле-йөз елдан соң да халкыбызга хезмәт итәчәк. Әгәр без аларның күптомлыкларын чыгарсак, берьюлы өч куян койрыгын тотар идек. Беренчедән, китап нәшриятларына, типографияләргә эш булыр иде, икенчедән, укучылар, китапханәләр китаплы булыр иде, өченчедән, халык язучыларына һәм мораль, һәм матди яктан зур ярдәм булыр иде. Һәм алар, Мактау кәгазьләрен, значокларын күтәреп, кабинеттан кабинетка кереп: «Минем пенсиямне әз булса да арттырмассыз микән?» – дип, мескенләнеп йөрмәсләр иде.
Без, гомумән, культураның, гуманитариянең идеология икәнен күп вакытта, дөресрәге, иң кирәк чакта гына онытып җибәрәбез. Соңгы вакытта барыбыз да күреп тора: Россия телеканаллары, газета-журналлары Татарстанга каршы үзенең агрессиясен башлады. «Халык аларның кем икәнен яхшы белә, халык аларга ышанмый» дип ялгышмыйк. Телевидение барыбер үз эшен эшли. Әгәр болай тешсез булсак, сайлауларда бик уңайсыз хәлдә калуыбыз бар. Без бит Доренко кебекләргә дә җавап бирә алмыйбыз. Менә кайчан кирәк ул үзебезнең көчле телевидениебез, радиобыз, матбугатыбыз. Ә ул күрше регионнар да иркенләп карый ала торган телевидение, тыңлый ала торган радио булырга тиеш. Газета-журналларыбыз чит регионнарда да кызыксынып укылырлык булып чыгарга тиеш. Шул чагында гына без республикабызның сәясәтен, идеологиясен Россия җәмәгатьчелегенә, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерә алачакбыз. Ә инде акчабызны жәлләп утырсак, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Алда әле ниләр буласын беребез дә белми. Әллә Доренко үз белдеге белән генә дураклана дисезме? Аның артында кемнәр торганы билгеле. Россия армиясе террористларны тоту белән шөгыльләнми, Чечняны бетерү белән шөгыльләнә. Ул безгә дә ишарә. Ельциннан соң кемнәр килер? Алар безнең белән нинди телдә сөйләшер? Үз позицияләребезне бүгеннән үк бөтен яклап та ныгытырга тиешбез. Ә без, татар телеканалын булдырыр өчен, кыл да кыймылдатмыйбыз. Бөтенроссия күләмендә яңгыраш алырлык газета булдыру турында һаман да уйламыйбыз. Гомумән, идеология фронтыбыз юк. Бөтен ышаныч Зилә Рәхимьяновна Вәлиева җитәкләгән яңа министрлыкта. Аңа вәкаләтләрне кызганмаска кирәк, Татарстан матбугаты һәм радио-телевидениесе провинциальлектән, примитивлыктан туктарга тиеш.
Ниһаять, безнең милли горурлыгыбыз булырга тиеш. Татарның беренче энциклопедиясе чыгу белән, һичшиксез, горурланырга кирәк. Әмма Лондонда басылуы белән түгел. Әгәр дә ул Казанда басылган булса, безгә зуррак куаныч булган булыр иде. Безгә үзебезнең полиграфиябезне үстерергә кирәк. Киресенчә, башкалар китап-альбомнарын Казанда бастырулары белән мактансын. Гасыр башында нәкъ шулай булган. Бөтен тугандаш халыклар китапларын Казанда бастырган. Ә без, альбомнарыбызны, бизнес-каталогларыбызны күтәреп, Германиягә, Финляндиягә чабабыз, ә күпме басмаларыбызны Марий Элда, Чувашиядә бастырабыз. Конфет кәгазьләрен, аракы этикеткаларын әйткән дә юк. Болай булса, Татарстан полиграфиясе бервакытта да үсмәячәк. Аның беркемгә дә кирәге булмаячак. Чөнки хәзер һәр министрлыкның, һәр фондның, һәр банкның үз газета-журналы, үз типографиясе. Нинди акчага алынадыр, нинди акчага чыгадыр алар, шайтан белсен! Шуңа күрә полиграфия үсеше турындагы программа бюджетка бөтенләй кертелмәгән. Ә без монда берничә дәүләт басмасы өчен акча таба алмыйбыз. Бу хәлләргә дә берәр вакыт чик куярга кирәктер бит инде?
О проекте
О подписке