Читать книгу «Сират күпере / Мост над адом» онлайн полностью📖 — Рината Мухаммадиева — MyBook.

Зәки Вәлиди – минем күптәнге танышым. Үзен Оренбурда дип ишетеп белә идем. Хак икән. Оренбург суы килешкән үзенә – калынаеп киткән. Аның мөхтәрәм зат булып җитлегүенә чиксез куандым.

Зәки Вәлиди: Мин дә җир йөзендә мөселман дип аталган халык бар дип белмим. Мөселман дине тоткан халыкларның тел вә мәдәният берлегенә омтылуы – гайре табигый күренеш. Чөнки моңарга административ юл белән ирешү мөмкин булмаячак һәм соң чиктә андый бергәлеккә ихтыяҗ да күрмимен… Гомумән, үз милләтен үзгәртергә, башка милләткә күчкән яисә күчәргә әзер кешеләрне мин җәмгыятьнең иң тотрыксыз һәм ышанычсыз әгъзалары дип беләм… Ата-ананы сайлап алу хокукы булмаганы кебек, адәми зат ана теленнән һәм үз милләтеннән дә ваз кичә алмый…

Һади Максуди: Россиянең эчке дәүләт төзелеше турында фикерләрне белү теләге илә без 200 сораулык тараткан идек. Алынган җавапларның 150 сендә милли-культура автономиясе төзү кирәклеге куела, 34 ендә федерация таләп ителә, 16 иптәш бердәм-парламентар республика төзелүен кулай күрә…

Фатих Кәрими: Төркилекнең туган җире – Төркестан. Төркиләрнең бу бишеге безнең кулда калдырылырга тиеш. Әгәр дә мәгәр без милләтебез сафлыгын, телебез, гореф-гадәтләребез сафлыгын кадерле күрәбез икән, ул очракта үзебезгә федератив дәүләтчелек таләп итәргә тиешбез… Федерация булмаган тәкъдирдә, Төркестанга күпләп-күпләп руслар киләчәк. Ул очракта инде Төркестанны Тамбов губернасыннан аеру җиңел булмастыр, – дип уйлыйм…

Фатыйма Коләхмәтова: Федерацияне кайберәүләр без – хатын-кызлар өчен оҗмах булачак дип кенә әйтмәделәр. Әмма ул оҗмах дигәнегез тәмуг булмагае дип шикләнәм. Шуңа күрә дә мин, төрки хатын-кызларның азатлыгы өчен көрәшүче буларак, федерация дигәнегезгә каршы тавыш бирәчәкмен. (Бу ханым авызы ни дигәнен колагы белән ишетмәде кебек. Аңлашылды: күренергә менгән, үзен күрсәтергә. Хатын-кыз буларак, сөбханалла икән үзе.)

Абдулла Сөләймани (Эчке Россия мөселманнарының диния нәзарәте исеменнән): Әгәр дә мәгәр без автономияләргә бүленеп бетсәк, рухи вә дини бәйләнешләребезгә зыян киләчәк дип әйтүчеләр булды. Дин-ислам әһеле буларак искәртәм: рухи вә дини бәйләнеш – йөрәк эше, мөхтәрәм кардәшләр, җирсү аерымлыгы гына киртә була алмый рухи бергәлеккә.

Шушы урында Мирсәет Солтангалиевнең куен дәфтәренә теркәлгән язмалары тәмамлана. Күрәсең, вакыйгалар барышын теркәп бару мөмкинлеге 4 нче майдан башлап янә чикләнгән булса кирәк. Әмма аның съездда сугышка мөнәсәбәт (Әхмәт Цаликов доклады буенча), мәгариф мәсьәләләре (Гомәр Терегулов), дин мәсьәләсе (Сәетгәрәй Алкин һәм Кашшаф Тәрҗемани докладлары буенча), җир мәсьәләсе (Шакир Мөхәммәдъяров), хатын-кызлар мәсьәләсе (Фатыйма Коләхмәтова һәм Илһамия Туктарова), эшчеләр мәсьәләсе (Мөхәммәт Ходжиев), хәрби мәсьәлә (полковник Галиев) буенча ясалган докладларны һәм кызу бәхәсләрне тыңлаганлыгы ачык мәгълүм. Милли Шура төзү мәсьәләсе буенча төп чыгышны Гаяз Исхакый ясый. Соңыннан, искә төшерү тәртибендә булса кирәк, Мирсәетнең куен дәфтәрендә шул уңайдан кайбер күзәтү һәм уй-фикерләре теркәлеп калган:

«Гаяз Исхакый белән Галимҗан Ибраһимовны язучы буларак кына түгел, вакытлы матбугат сәхифәләрендә чыгып торган мәкаләләре аша да байтактан күзәтеп килә идем. Шушы көнгә кадәр үзләрен бер тамырдан чыгып үскән куш имән, халыкка хезмәт итү юлында каһарман йөрәкле чын ир-атлар диеп кенә белгәнмен. Максатлары да уртактыр сыман иде. Чү, алай түгел икән ләса. Съездның соңгы көнендә төп бәхәс шушы ике әдип арасында барды, чыгыш ясаучылар да аларның фикерләре әйләнәсендә чәкәләштеләр. Исхакый иң элек мине затлылыгы белән сокландырды. Бу – безнең татар интеллигентында сирәк очрый торган затлылык. Аннан үз дәрәҗәсен белеп сөйләшүе, ныклыгы белән…

– Съездның төп мәсьәләсе Россиядә яшәүче 29 миллион төрки-татарның киләчәген билгеләргә тиешле сәяси, икътисади һәм социаль кыйбланы ачыклаудан гыйбарәт булырга тиеш иде…

Ибраһимов шулай ук гайрәтле ир күренә. Әмма татар әдибе икәнлеге күзгә бәрелеп тора:

– Без иң четерекле мәсьәлә каршында торабыз. Ул да булса – сәяси юлны билгеләү. Кайсы партияләргә ышаныч белдерергә соң без мөселманнарга?..

Исхакый: Вакытлыча гына булса да, партия һәм төркемнәргә бүленүдән тайчанып торырга чакырам.

Ибраһимов: Бу сүзне, мондый тәкъдимне халыкара социалистлар тоткан юлга битараф кеше генә тәкъдим итә ала.

Исхакый: Фикерләребез дә төрле булуы ихтимал, яшәү шартлары, тормыш итү рәвешләребез төрле-төрле. Шуңа да карамастан, төрле сыйныфлар, төркем һәм кавемнәрне, вакытлыча, халыкларыбызның сеңере, дәүләтебезнең нигез ташлары ныгыганчы гына булса да, мин вак-төяк аерымлыкларны, җирле һәм шәхси максатларны онытып торырга, төп вә изге эш хакына берләшергә чакырам.

Ибраһимов: Безгә иптәш Исхакый коткысына бирелү ярамас. Юл күрсәтәсе урында, томанга таба өстери түгелме ул?! Шул томанда да адашмас өчен, безгә политик кыйблабызның ачык булуы зарур. Без эшче һәм крестьяннар мәсьәләсендә социалистлар белән.

Исхакый: Халыкның тамагы сәясәттән тук, әмма аңарга икмәк кирәк. Бүлгәләнеп тарткалашудан гарык безнең халык, аңарга бергәлек һәм җан тынычлыгы кирәк.

Ибраһимов: Икмәкне дә, җан һәм рух тынычлыгын да хезмәт ияләре өчен бары социалистлар яуларга сәләтле… Коткыга бирелү ярамас…

Исхакый: Социалистлар әле көрәштән, тарткалашу һәм кан түгүдән туймаган, күрәсең… Искәртергә кирәк саныйм, Галимҗан әфәнде: революция җиңде, патша төшерелде. Ни җитми тагы?! Халыкны бердәмлеккә чакыруда нинди коткы күрәсез?.. Аңлатыгыз?!

Ибраһимов: Февральдәге революция – нибарысы буржуаз революция. Ә без – социалистлар, – җиңми торып, крестьяннарга бәхетле тормыш һәм чын ирек тәтемәс дигән фикердә торабыз.

Исхакый: Мөселманнарда социализм кайгысы түгел әлегә. Үз-үзләрен саклап калу, – милләт буларак, дәүләт буларак һәм Россиянең тулы хокуклы гражданнары буларак үз-үзебезне раслау әһәмиятлерәк бүген. Ә социал-демократларның бар белгәне милләтләрне таркату, халыкларны сортларга аеру, талау-җимерүгә кайтып кала.

Ибраһимов: Ачыклык кертәм, Гаяз әфәнде, социал-демократлар белән бутамавыгызны үтенәм. Халкымның киләчәген мин бары тик социалист-революционерлар (ягъни эсер) юлыннан баруда күрәм.

Исхакый: Беләм, бер социализм эчендә өч-дүрт фракциядә икәнлегегезне ачык беләм. Сезгә бәхәсләшергә, бүлгәләнергә һәм халыкны да, үзара бүлгәләп, сугыштырып, таркаулыкка илтү кирәк. Милли дәүләтчелек кайгысы юк ул сездә.

Ибраһимов (халыкка мөрәҗәгать итеп): Без әле генә, иптәшләр, сезнең белән Россиядә федератив дәүләтчелек белән яшәүне кулай күреп карар кабул иттек. Гаяз әфәнде безне социал-демократлар белән бутый. Ә социал-демократлар федерациягә каршы һәм җирне дә дәүләт милке итү турында хыялланалар. Без, социалист-революционерлар исә, федерация яклы, димәк, сезнең белән! Җирне дә үзен эшкәртүче крестьян милке итүне яклыйбыз…

Исхакый (бүлдереп): Соңгы сүзләрегез белән килешәм, Галимҗан әфәнде… Зинһар өчен, дим, партия һәм социалист дигән сүзләрне генә кабатламагыз. Милләт берлеге хакына без сезнең белән уртак тел таба алабыз.

(Автордан: Съездның соңгы көнендә Г. Исхакый һәм Г. Ибраһимов арасында бәхәс, фикер каршылыгы булуы мәгълүм. Әмма аларның бер тапкыр, күп булса икешәр мәртәбә чыгыш ясаган булулары ихтимал. Алай булгач, ни өчен Мирсәет Солтангалиев үзенең дәфтәрендә бу фикер каршылыгын, шул рәвешле, диалогка күчереп китерә икән дигән сорау туа. Мин моны аның әдәбиятка битараф түгеллеге белән аңлатыр идем: язган шигырьләре, хикәяләре яхшы мәгълүм. Димәк, кем белә, киләчәктә драма әсәренә дә мөрәҗәгать итәргә җыенган булуы ихтимал. – Р. М.)

Съездның бу соңгы көне Гаяз Исхакый өчен аеруча кыенга туры килде булса кирәк. Аны уңнан да тәпәләделәр, сулдан да. Милли Шурага сайлау вакытында да, нигездә, аның исеме тирәсендә бәхәс купты. Бигрәк тә дин әһелләреннән, хатын-кызларның тигез хокуклылыгын яклап әйткән сүзләре өчен кадими дин әһелләреннән эләкте үзенә. Нык кеше икән, бирешмәде берәвенә дә. Ахыргача үзенекен итте, тоткан мәсләгеннән аз гына да тайпылмады. Галимҗан Ибраһимов белән бәхәстә Исхакыйның кайбер фикерләре белән, әлбәттә, мин килешә алмыйм, бигрәк тә социализмга тискәре мөнәсәбәте белән. Галимҗан агайны гына түгел, ул минем хыялым булган социализмны да кире какты, уйлый калсаң… Шулай да… Шулай да, Исхакый Исхакый инде! Хикмәтле һәм мәшһүр шәхес! Хәтта хаталары белән дә мәшһүр. Шундый ныклык, үҗәтлеккә ия булсаң икән ул…

Гаяз Исхакый бер миндә генә уңай тәэсир калдырмаган булып чыкты. Съезд ябылу игълан ителгәч, гел көтмәгән җирдән гаҗәеп бер тамаша купты. Залда утырган эшчеләр һәм солдатлардан бер төркем сәхнәгә атылып менде. Кулларына Гаяз әфәндене күтәрделәр һәм «урра» кычкырып, аны югары чөяргә керештеләр. Ә соңыннан әдипне, үзен төшерүләрен сорап тыпырчынуына да карамастан, залның буеннан-буена рәт араларыннан күтәреп йөрттеләр. Бу күренеш күңелне нечкәртеп җибәрә язды, съезд дәвамында минем үземдә дә аңарга бер хөрмәт бөреләнеп өлгергән булган лабаса.

1917 ел, 11 май киче. Мәскәү.

Мирсәет С.

Гаяз Исхакыйны Әсәдуллаев йортыннан урамга ук күтәреп алып чыгалар. Берсен берсе төртешә-төртешә, халык та чыгу юлына юнәлә. Мирсәет тә Исхакыйны күтәргән бәхетле ир-атларга шактый якынаеп өлгергән иде инде – магнит сыман үзләренә тарттылар булса кирәк. Ләкин тагы да якынрак килергә базмады, бер як читкә тайпыла төшеп, туктап калды. Әдипне, ничек күтәргән булсалар, шул рәвешле, халык төркеме агылган юнәлештә алып китеп бардылар…

Арылган да иде булса кирәк, янәшәдә үскән карт бер чаганга сөялеп байтак уйланып торды Мирсәет. Ничә көн дәвамына шаулап-гөрләп торган бина бушап калды. Урамдагы кешеләр дә күз алдында сирәгәя бара. Әле кайчан гына ул дулкынланып торган диңгез эчендә иде сыман. Инде менә диңгез дулкыннары ярга чыгарып аткан ялгыз балык хәлендә калды түгелме?.. Мирсәет Бакуда калган гаиләсен – кызын, зәңгәр күзле Раузасын хәтерләп куйды. Ара якын булса иде дә, йөгереп кенә кайтып килергә иде үзләре янына. Туган яклары, Урал итәгенә елышып утырган Кырмыскалыга да ерак. Әти ничек, туган-тумача ничек икән анда?..

Әнисенең вафатына да бер ел булып килә икән инде. Кайтырга, баш очында басып торырга иде аның да… Кыр чәчәкләре җыеп кабере өстенә куярга һәм, нишлисең, үксеп-үксеп бер еларга иде. Күңелең тынычланганчы, җаның бушанганчы…

Их, канатлы кош бул идең дә очып кына кайтып кил идең үзләре янына. Юк шул, кеше дигән затка бирелмәгән андый бәхет. Хатыны һәм кызы ерак Бакуда, үзе Мәскәүдә менә. Иртәгесен Питерга юл тотарга туры киләчәк. Анда кем, нинди мәшәкатьләр көтә аны? Белсә дә бер Алла үзе генә беләдер, һични ачык түгел, җиде юл чатында торган чагы шул әле. Гаяз Исхакый да әнә үзенең йөрәккә үткәзеп сөйләгән нотыклары белән күңелне иләс-миләс итеп китте. Болай да төн йокыларын качырган икеләнү, уй-фикерләре тәмам бутала язды. Съездга бит ул, киресенчә, шул икеләнүләренә анык җавап табу, мәсләгендә ныгу уе белән килгән иде. Баксаң, киресенчә килеп чыкты түгелме?.. Социализм идеяләрен туган халкыңа хезмәткә юнәлтеп булмый микәнни соң?..

– Нәрсә, иптәш, урам чатындагы кәкре каенга терәтеп калдырдылармы әллә үзеңне?..

Сискәнеп китте Мирсәет – янәшәсенә ниндидер ир-ат килеп басканын абайламый калган. Үзенә дәшүчегә борылса, ни күрсен әлеге дә баягы съезд ачылган көнне аның касыгын кашып алган ефрейтор икән ләбаса. Шундук таныды ул аны. Тегенең Мирсәетне хәтерләмәвенә гаҗәпләнер урын юк, канәгатьсезлек белдерүе дә арка аша гына иде бит. Өстәвенә ничә көн узган. Көннәре дә нинди бит әле аның!..

Үз уйларына чумган Солтангалиев ни дип җавап кайтарырга белми торган арада, ефрейтор, үз итеп, аның беләгенә кагылды:

– Милләтчеме, әллә социалистмы үзең?

Сорау маңгайга төбәлгән револьвердай килеп чыкты, һич ким түгел.

– Милләтем язмышын кайгыртып яшәргә иде исәп, – диде Мирсәет, ихлас җавап бирергә керешеп. – Социализмга да битараф түгелмен.

– Нәрсә, бүреләрнең тамагы тук, сарыклар да бөтен булсын дип яшәүчемени?..

Бу ефрейтор аңардан сорау алырга җыена түгелме соң?.. Кәефе кырыла язып куйды Мирсәетнең. Шулай да бүген, тәвәккәллеге вә турылыгы беләнме, әлеге ефрейтор беркадәр җәлеп иткән иде аның игътибарын, йөз чөерергә ашыкмады.

– Мин бүреләр һәм сарыклар белән эш итәргә күнекмәгән, ефрейтор иптәш.

Теге шундук ачыклык кертергә ашыкты:

– Ефрейтор Сәетгалиев булам, – диде һәм танышырга теләп кулын сузды.

– Мирсәет Солтангалиев.

– Бә-әй, – дип елмаеп җибәрде ефрейтор, – без синең белән адашлар була язганбыз бит… Исемеңдәге «Сәет» не «Галиев» кә китереп кушсаң, нәкъ минем фамилия килеп чыга икән ләбаса.

– Исемегез дә бардыр әле…

– Исемем – Сәхипгәрәй генә… Шуңа мин үземнең фамилияне ошата төшәм.

Ефрейторның җанланып, мавыгып сөйләшергә атлыгып торуы Мирсәеттә кызыксыну тудырды:

– Безнең кайдадыр очрашканыбыз да бар иде дип әйтимме соң?.. – диде ул, карашын Сәетгалиевкә текәп. Ефрейтор берничә көн элек булып алган низагны хәтеренә төшермәсме дип кызыксынган иде Мирсәет.

Юк, исенә төшерә алмады тегесе.

– Мин үзем, ефрейтор гына булсам да, Уфа, Екатеринбург якларында билгеле кеше! Әле менә март аеннан РСДРП әгъзасы да булып киттем. Йә, үзең кай тарафлардан инде?

Һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән үз-үзеннән канәгать булуы бөркелеп тора. Әңгәмәдәшенең дә игътибарын җәлеп итәсе килә.

– Туган җирем – Башкортстан. Ә хәзер Бакудан Питерга узып барышлый…

– Якташлар, – дип, колачын ук җәеп җибәрә язды ефрейтор Сәетгалиев. – Якташлар икәнбез ләбаса. Әйдә әле, нигә болай терәлеп каттык соң. Киттек берәр хәрчәүнәгә, тамак ялгап, чәйләп тә алырбыз.

Мирсәет карышмады. Ул да ялгыз иде ич, аңарга да юлдаш ярап тора.

Ике якташ, янәшә атлап, Мәскәү урамнары буйлап китеп бардылар. Мирсәетнең кәеф төшенкерәк булгандырмы, шуңа күбрәк Сәхипгәрәй әйдәп барды сүз сөрешен.

1
...
...
17