Читать книгу «Сөйлим, тыңла…» онлайн полностью📖 — Нәбирә Гыйматдинова — MyBook.
image
cover

Зал, төркемнәргә бүленеп, бер-берсе белән ызгышырга тотынды. Ук төсле, һавада сүзләр «сызгырышты». Әйтерсең клубта мәхшәр купты. Йа, болар аның белән гомер юлыннан атлаган агай-энеләр, апа-абыйлармы соң? Ниһаять, бу Чурайбатыр авылымы? Моннан өч ел элек урамда койрык болгаган һәр эт Нуруллага таныш иде. Якын таныш иде! Ул аларның өрүеннән үк аера иде. Авылдашларының олысы-кечесе аның җандашы кебек иде. Ә бүген ир бөтенләй башка мәмләкәткә эләкте шикелле. Егерме ел дәверендә ул аларны беләм дип йөрде, хәтта ки масаеп әйтте: «Сезне мин үтәли күрәм», – диде. Белми. Һәм үтәли дә күрми. Җитмеш җиде кабык белән чорналган болар… Белми… Ни кызганыч! Ә менә аны белергә тиеш авыл! Рәисләре мескен, көчсез, йомшак Нурулла түгел икәнлеген танырга тиеш ахыр чиктә! «Сиңа кычкырырга ярамый, хәзер син – Әүлия», – дип, хатыны күзгә төтен өрә. Юк, ул әүвәлгечә Патша. Каты куллы, кырыс, усал һәм берникадәр микъдарда явыз Патша! Шулай булмаса, авыл бәйдән ычкына.

Залда болытларны бер-берсе белән чәкәштереп, яшен чаткылары уйнатып, күк күкрәде. Нурулла үзе дә шаккатты. Элек аның тавышы болай ук зәһәр түгел иде.

Колаклары ярылдымыни, бер мәлгә халык миңкегән төсле, авызын ачып тынып калды. Үзалдында мыгырданган Мирхан карт кына, таягын идәнгә кадый-кадый, ишеккә табан юнәлде.

– Җәмәгать! – Инде хәзер тавышны әз генә йомшартырга кирәк иде. – Сез акырышканда, сүзләрегезне иләктән сөзеп тыңлап утырдым. Кемдер бала укытам ди, кемдер йорт төзим ди. Кайсыгыздыр машинага акча җыя. Операция ясатам диючеләр дә бар. Һәрберегез дә «акча» ди. Мин ике сөйләшмим, әйттем икән, тимернең калын башыннан бөгәм! Элек яшәдек бит, хәрәмгә кул тыкмыйча да мал таптык. Киләчәктә дә яшәрбез! Миңа вакыт бирегез: ярты елда хуҗалыкны тергезәм мин, Алла кушса! Вәгъдә – иман!

Шунда иләс-миләсрәк Фатыйма карчык:

– Ышаныйк без рәискә, җаныйлар. Әүлия кеше алдашмас, бәлдыгый, – диде.

2

Белми, хак. Алар аның өчен авыл кешесе. Эш кешесе. Рәис аларның чиләк, сәнәк, көрәк күтәргән кулларын, елмайган яки хәсрәтләнгән күзләрен генә күрә, ә эчләрендә ни-нәрсә кайный – анысы аңа караңгы. Анысын ул тоймый-сизми. Әгәренки Аллаһы Тәгалә бер кодрәт белән ХVII гасырга кайтарса, һәм авылга тәреләр белән бәреп керсәләр, арада дошман белән якалашырлык гаярь Киләхмәт бар микән? Кем ул? Кайсы урамда, кайсы йортта яши? Белми Нурулла. Батыр янында куркак та йөри. Анысы кем тагы? Киләхмәтне Себергә озаттырган ялагай адәм кайсысы? Кичер, Ходай, ул авылдашларына бинахакка гаеп ташламый, ул бары тик шахмат тактасындагы кебек «ак» һәм «каралар»ны тормыш тактасына күчереп урнаштырып кына карый. Бәлки, иң зур гаеп Нурулланың үзендәдер? Халыкның тамагы тук булсын, диде ул, икмәген, печәнен жәлләмәде, капка төпләренә китереп аудартты. Кесәсендә акчасы булсын, диде, хезмәт хакын айныкын айга тиененә кадәр түләттерде. Йорт тергезсен, авылда төпләнсен дип, транспортын кызганмады. Автобусларга төяп (сирәк кенә, билгеле) театрларга да йөртте. Баксаң, тамагы тук, өсте бөтен авылның иман баганасы бармак белән төртсәң ава икән.

Хастаханәдә телефоннан шылтыратып хәлен сорашканда, район башлыгы (инде элеккеге башлык дияргәдер), атна ахырында Чистайга күчәм, дигән иде. Соңгы тапкыр күрешәбездер, бәлки, хуҗалык рәисләре дә киләдер, мин дә озатырга барыйм дип, Нурулла үзәккә китте. Ләкин бердәнбер озатучы кеше ул гына иде.

– Так-то, брат, – диде кичәге башлык, – тәхетеңнән куып төшерсәләр, яныңдагы тугры вәзирләрең тараканнар кебек ярыкка шыла. Сиңа рәхмәт, Азизов. Мине сүкмә, мин начарлык эшлим дип эшләмәдем, хуҗалыгың баер дип, ялгыштым. Ярдәм итә алмыйм, кулымда власть юк бүген. Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсың? Всё-таки син башлы җегет.

– Яңа ферма төзеп, терлек белән тутырыр өчен биш миллион тирәсе акча юнәтәсе иде.

– Слушай, Азизов, выход бер генә: Минһаҗевтән сорап кара. Бүген Татарстанда иң бай кешеләрнең берсе ул. Саран мужик түгел.

Минһаҗев, Минһаҗев… Әзрәк якташ та бит әле ул. Мәктәптә, туган як тарихын өйрәнгәндә, шунысы ачыкланган иде: Минһаҗевләр нәселенең тамыры Чурайбатырда. Аларның борынгы бабасы Нуретдин хәзрәт авыл зиратының иске өлешендә җирләнгән, диләр. Ә хәзрәтнең балалары яшьли үк төрлесе төрле якка сибелгән, имеш.

«И Аллаһым, шушы бәндәң белән очраштырсаң иде», – дип, теләк теләргә генә кала иде. Беркөнне сәркатип кыз, сулышына кабып, аның бүлмәсенә керде.

– Нур… Нурул… Нурулла абый, кәнсәләр кырыендагы солдат сыны каршында теге дәү абзый… соң, теге телевизорда күрсәтәләр бит инде гел-гел Президент янында чуалган дәрәҗәле абзыйны, шул тактадан фамилияләрне укып тора.

– Кем, кем? – диде Нурулла.

– Соң, табак битле, киң җилкәле теге абзый инде, Минһаҗев инде!

– Чакыр! Әй, тукта, хәзер үзем! Чакырып кертергә малай-шалай мәллә ул сиңа? – дип, иңенә кәчтүмен элеп, Нурулла тышка ашыкты. Ахырзаман могҗизасы, валлаһи. Кемне күрәсең килсә, шуны каршыңа китереп бастыра Ходай.

Ак күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган кунак, Нурулланы сырты белән тойгандай:

– Нихәл, энекәш? – диде. – Күп кеше үлгән икән авылыгыздан. Япь-яшьләр һәммәсе. Ай-яй, сугыш кырган ирләрне.

– Исәнмесез, Вәкил Минәхмәтович! – Нурулла аңа кулын сузды. – Мин колхоз рәисе Азизов идем.

– Кем атлы?

– Нурулла.

– Тумышың белән Чурайбатырныкымы?

– Үзенеке, әйе.

– Рас син шушы авыл егете икән, үзең хуҗасы да икән, минем сиңа зур үтенечем бар, энем Нурулла.

Үтенеч?! Мондый кодрәтле затның җан тәслим кылып яткан хуҗалык җитәкчесенә нинди йомышы төшәр икән, ә? Аның кулында тылсымлы таяк: бер селкесә – йөз үтенечен үтәргә әзер йөз гыйфрит (тән һәм җан сакчылары), бәбәкләрен тәгәрәтеп: «Баш өсте, боер, хуҗам!» – диячәк.

– Олыгаябыз, энем Нурулла. Күңелләр нечкәрә. Нәсел-нәсәп турында уйланабыз. Кем без? Кайдан без? Бер галим: «Әйдәгез, шәҗәрәгезне төзим!» – ди. Без ваемсыз идек, ата-бабаларыбызны барламадык. Әткәй утыз биш яшендә үлде. Хәтерлим, без чыгышыбыз белән Чурайбатырдан, без Минһаҗ нәселенең бер тармагы, дия иде. Менә шул, энем Нурулла. Сәлимгәрәй бабай мин туганда ук вафат иде инде. Мәйтәм, Чурайбатырны урыйм, булмаса. Бәлки, авылыгыз картлары Минһаҗ бабайдан хәбәрдардыр, мәйтәм. Балачакта әби-бабайларыннан нидер ишеткәннәрдер, мәйтәм. Кайбер нәселләр, халык хәтерендә сакланып, буыннан-буынга күчә.

– Вәкил абый, ә нишләп сез Нуретдин хәзрәт турында сорашмыйсыз?

– Нинди Нуретдин хәзрәт ул?

– Берничә гасыр элек безнең Чурайбатырга Сергач якларыннан яшь кенә тол мулла, улын ияртеп, атлар сатып алырга килә. Кире китми, бер кыз белән никахланып, авылда төпләнә. Ул – сезнең бабагызның атасы Нуретдин хәзрәт. Нәселегез очы аңардан башлана.

– Чынлапмы? – диде кунак, әсәренеп. – Менә сиңа иске яңалык! – Минһаҗев түш кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды. – Нуретдин дисеңме, энем? Вәт рәхмәт яугыры!

Күр, балалар кебек сөенә! Югалткан уенчыгын таптымыни! Кемгә нәстә – кәҗәгә кәбестә дигәндәй, Минһаҗевтә – нәсел шәҗәрәсе, ә Нуруллада акча хәсрәте. Сора, хәзер үк сора, җебегән! Кыюлыгың җитмиме, Азизов? Уңайсыз, әйеме? Әрсезлек – ярты бәхет, диләр, ә сиңа ул тулысы белән кирәк. Чурайбатырны яшәтер өчен!

– Вәкил абый, Хәтимә әбигә барып карыйк без. Авылда иң олысы ул, аңа йөз яшь. Хәтере яхшы. Революция еллары турында әле дә сөйли, ди, оныкчаларына. Башта Чурайбатыр белән таныштырам үзегезне.

Нурулланың исәбе – Минһаҗевне ничек тә озаграк тоткарлау иде. Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул. Башта син бабаңнар салган сукмаклардан атлап йөр, алар сулаган һаваны сула, алар чәчкән-урган кыр-басуларны әйләнеп, кайчандыр шул туфракта үскән бодайның тегермәндә тарттырылган оныннан пешерелгән ипекәйнең исен иснәп кара. Еллар агышы белән бергә гасыр җилләре китерер бу татлы исне! Шуннан соң шәҗәрәңә дә җан өретелер, түрә абзый!

– Мин ашыкмыйм, – диде кунак.

Авыл тарихын сөйли-сөйли, Нурулла аны кан кардәшләр иманын яклап көрәшкән тау сыртыннан уратты, салкын чишмәдән су эчерде, иске зиратны күрсәтте, һәм, Минһаҗев, ни гаҗәп, түрә гадәте белән әледән-әле беләгендәге алтын сәгатен капшамады. Ул, чынлап та, вакыт белән исәпләшми иде. Төшке ашка Нуруллаларга керделәр. Чәйләп алгач, кунак:

– Энем, мин сезнең авылга шәҗәрә өчен генә тукталмадым, – диде. – Анысы да кирәк, оныклар әнә, дәү әти, мәктәптә инша язабыз, җиде буын нәселеңне ачыкларга, диләр. Син бабайларның исемнәрен сана әле, дип аптыраталар. Оят, валлаһи, Сәлимгәрәй бабай, аның әтисе Минһаҗдан гайре миндә мәгълүмат юк. Инде менә «Нуретдин хәзрәт» дидең син.

Нурулла җайсыз гына сүз кыстырды:

– Нуретдиннең ике угланы була. Ата – бер, ана икенче. Беренчесе – үзе белән Сергачтан иярткәне, икенчесе – Чурайбатырдагы яшь бикәдән. Мин мәктәптә укытканда, Хәтимә карчыктан балалар сөйләтеп яздырган иде. Ул угланнарның олысы сезнең бабагыздыр, Вәкил абый. Кечесе – Гыйләҗетдин атлысы – соңгы никахыннан.

– Шушы Гыйләҗетдин сызыгы табышмак та инде миңа, энем. Төп бер, тамыр бер, агач бер, ә яфраклары төрле-төрле, шайтан алгыры! Сүгенсәм, гафу ит. – Вәкил, йодрыгын маңгаена терәп, озак кына уйланып утыргач: – Да-а, энем, – дип куйды. – Минһаҗныкылар барыбыз да, җигелеп, тормыш арбасы тартабыз. Кыскасы, тырыш без. Ерак бабай мәдрәсәдә укыган, Бохарада дин гыйлеме эстәгән, мәчетләр тергезешкән, шәкертләр укыткан, кызыл мал белән сәүдә иткән, диләр. Әткәй мәрхүм япь-яшь килеш завод директоры иде, ә аның атасының, ягъни минем бабайның Казанда өч кибете булган. Минем, шөкер, кесәмдә ике диплом. Мәскәүләр белән ярышырлык бизнес хуҗасы. Абзаң мактана димә, энем. Хәзер ни өчен уфырганнарымны аңларсың… Менә сиңа ачыласы килә минем, энем Нурулла. Гыйләҗетдин баба сызыгына карасаң – адәм хуры.

Минһаҗетдин бабайның энесе Гыйләҗетдин ни белән шөгыльләнде икән – анысын теге галим архивта казынып чыгарса гына. Шәт, тапмас та. Рәтле шөгыле булды микән аның? Ник дигәндә, энем Нурулла, ул карт бурлыкта йөрмәде микән дип, үземчә гөманлыйм. Чөнки аның улы мәчеттәге сәдакаларны урлаган, имеш. Туганнан туганым Фәритнең атасы Галинур базарда теләнгән. Ә Фәрит… Мин аңа ничек кенә булышмадым, энем Нурулла! Туган дидем, хур итмим дидем. Үзенә аерым эш ачтым – эчәгесе-ние белән сатып эчте. Машина бирдем – исереп бәрдертте. Бүген урамдагы сукбай сәрхушләр белән дуслашкан, фатирында эт оясы. Ник алай ул, ә? Бер кан юкса! Аптыраш! Мине газаплаган сорау шушы иде, энем Нурулла. Чурайбатырда моңа җавап табылмас микән дигән идем. Ничек табылсын, каян табылсын ди ул? Әткәйнең әллә шулардан җаны кыйналмаган дисеңме!

– Ала биядән ак та туа, кара да туа, Вәкил абый.

– Шулай дип юат инде, энем Нурулла. Әйдә, ниндидер әби бар, дигән идең.

Хәтимә карчык төштән соң йоклый икән, ишегалдында бераз уянганын көттеләр. «Кычкырып әйтегез, әбиебез колакка катырак», – диде киленнәре.

– Хәтимәттәй, син Чурайбатырның иң борынгы кешесе бит, – диде Нурулла, сандык өстендә тере курчак кебек утырган карчыкның иңнәренә кагылып. – Хәтерең тутыкмадымы әле?

– Җук, олан, аяк кына сәләмә, баш әйбәт эшли минем. Син Сафиулланың игезәк сыңары, төп колхоз хуҗасы да үзең. Ә бу кешене танымыйм, олан.

– Казаннан ул, Хәтимәттәй.

– Рибалүтсия турында сүләргә диме? Аттылар, олан, аклар тау башыннан, кызыллар елга ярыннан. Безне әбекәй базга яшерде, олан.

Нурулла карчыкка җәелергә ирек бирмәде:

– Син, Хәтимәттәй, шуны әйт безгә: балачагыңда олылар ни сөйли иде?

– Ир-атның телендә сугыш ие, кыз-катынның гайбәт ие инде.

– Нуретдин хәзрәтне телгә алалар идеме соң, Хәтимәттәй?

– Алалар ие, олан. Борынгы мулла ул Нуретдин атлы кеше. Без сабый чакта аның хакында риваять бар ие.

– Нинди риваять, Хәтимәттәй?

– Жандарлардан җик күргән хәзрәтемез, имештер, дия ие әбекәй. Мәсҗеден яндырганнар мескенемнең. Үрәтмә дин сабагы диептер.

– Жандармнар эзәрлекләде микәнни? – дип сорап куйды Минһаҗев.

– Шуның белән тәмаммы риваятең, Хәтимәттәй? Азагы юкмы? – дип, җеп очын тарта торгач, әбиең әйтеп куйды:

– Анысы гайбәт, олан. Сүләтмәгез, җаны бимазаланыр. Әрвахларга фанилыктагы һәрни мәгълүм, фирештәләр начар язар Хәтимәттәгезнең ләүхелмәхфуз тактасына.

– Әбекәй, менә бу зур кунак – Нуретдин хәзрәтнең оныкчаларының оныкчасы.

– Җә, әлсә, гөнаһысы сезләргә – сорашкан бәндәгә. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт ат яраткандыр, җәйләүләр аның бия-колыннары берлә тулгандыр, дияр ие. Гыйлеме диңгез күк тирәндер, дияр ие. Халыкның сөйкемле сөяге, дияр ие. Беттән – бет, эттән эт туа, оланнар. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт яшь нәмәстәдән уңмаган, дияр ие. Гыйшык ни зиһенлене дә саташтыра, Нуретдин бабакаемыз, бичарамыз, үзенә тиңне ярәшмәгән икән лә шу-ул, гүзәл сыннарыннан биһуш булып, алак-шалакны куенына сыендырган икән лә. Нәсел-нәсәбен үрәнмәгән, чит-ят җир баласы шу-ул. Яшь катыны, батрак җегет белән шаярып, каратутлы малай оланы бәбили. Хәзрәтемез сабыр, изге, «талак» кычкырмаган катынына, дияр ие әбекәй. Авылга ис-тын чыгармаган, имештер, төпчекне үз угланы итеп мәсҗед кыйтабына теркәгән, имеш. Гайбәт, олан, хәшәрәт чебеннән яман, кай ярыктан да очып чыга. Төпчек ир углан исәйгәч, малайларны ияртеп, авылдан чыгып киткән, ди, Нуретдин. Хурлыгыннандыр, олан. Катыны белән батрак җегет, ике ялкау, хөрәсән, аның мал-мөлкәтен туздыргач, койма-капкаларына тиклем сүтеп яккан, дияр иде әбекәй. Янып үлгән алар соңра. Алла тоткан үзләрен.

Минһаҗев ухылдап куйды. Аның дулкынланудан йөзе кызарган, маңгаенда тир тамчылары җемелди иде. Ул җилкәсен рәтләгәндәй хәрәкәт ясады. Күкрәге кыса бугай – матур хәбәр түгел.

– Менә кайда икән хикмә-әт!

Нурулла яңадан карчыкның колагына иелде:

– Хәтимәттәй, хәзрәт шуннан соң Чурайбатырда бер дә күренмәде микәнни?

Карчык, чепи күзләрен челт-мелт йомып:

– Тавыкларның җиме бетте, олан, – диде. – Киленем әпәй турап сибә. Расхутланабыз зерә дә, олан.

– Миннән ике капчык бодай бүләк сиңа, Хәтимәттәй. Соравымны яңадан кабатлыйммы?

– Күренмәгән кая ди хәзрәтемез. Аның, олан, гыйлем китаплары тау-тау, дияр ие әбекәй. Ул аларны, тимер сандыкка бикләп, янган мәсҗед нигезенә күмгән, дияр ие.

– Шуннан ни, Хәтимәттәй?

– Әбекәй тагы да әйтер ие, хәзрәтемез, изге китапларын юллап, Чурайбатырга кайтыр да урамда вафат булмыш, дияр ие.

– Эһе, кабере иске зиратта, димәк, – диде Нурулла. Ул инде хуҗалар белән саубуллашмакчы иде, карчык, сискәндереп:

– Җук, кабере анда тегел, – диде. – Авыл халкы аның җәсәден, жандармнардан качырып, имән төбенә җирләгән, дияр ие әбекәй. Без бала вакытта шуның янында чуерташ чөеп уйныйдыр иек, олан. Имәнен яшен ташы атып чәрдәкләгән ие. Мин әйтмәдем, олан, минем авыз сүзе тегел, олан. Блачлар белсә, мине өтермәндә черетер, хәзрәтемезнең каберен пыран-заран итәр. Аллам сакласын, олан!

– Каберләр туздырырлык власть юк инде бүген, Хәтимәттәй. – Нурулла беркатлы кортканың кулыннан сыйпады. – Борчылма, яме? Безнең әткәй курыкмаган әнә, иң кара елларда да аның черегән чардуганын яңарткан. Картлар, әүлия җирләнгән, дияр иде, ә безгә ни, бер кабер шунда. Безне бит мәктәптә «үткәндәгеләр – искелек калдыгы» дип өйрәттеләр.

Ике ир беркавым урам уртасында таптанып торды.

– Син миннән көләсеңдер, энем Нурулла. Казан бае, вакланып, нәселен тикшерә дисеңдер. – Минһаҗевнең йөзе комач кызыл иде. – Нуретдин бабайның рухы рәнҗемәс микән минем бу кыбырсуларыма?

– Вәкил абый, әнә теге таулы урам ягына карагыз әле. Анда иске генә таш бина күрәсезме?

– Күрәм, энем.

– Чистай сәүдәгәре Фәтхулла абзыйның кибете була ул. Революциягә кадәр. Стенасы калын, кирпечен йомырка сарысы кушып сукканнар, ахры, каты, кувалда белән бәр – уалмый. Бер елны Фәтхулла абзыйның варислары җыйнаулашып кайтты. Кибет безнеке, диләр. Сәүдә оештырабыз, диләр. Оештырыгыз, дибез җирле үзидарә рәисе белән. Карый болар, бина ташландык, түшәме мүкләнгән, идәннәре җир белән тигезләнгән. Тимер ишек кәкрәеп янтайган. Әгәр дә төзекләндерсәң, тагын өч йөз ел җимерелми. «Әй, бу чыгымлы икән, без аңардан ваз кичәбез, безгә компенсация генә түләгез», – диләр. Уйнап кына:

«Аның нигезендә алтын-көмеш тулы чүлмәк бар, табып алсагыз, яртысы сезгә» – дигән идем, күселәр төсле, кибетнең нигезен актарып салганнар, мин сиңа әйтим! Менә ваклык кайда ул, Вәкил абый. Ә сезнең очракта, нишләтәсең, дөреслек төтен белән бер, күзне әчеттерә!

– Шикләнгән идем аны, энем Нурулла. Сизенү көчле икән миндә, их, тот якасын! Сүгендермә, язмыш! Гыйләҗетдин бабай нәселе үзгә тармак икән. Атасы да, Фәрит тә төс-кыяфәте белән безнең якка охшамаган: алар кыска буйлы, кысык күзле, ә без табак битле, киң җилкәле. Фәритне «туганым» дисәм, беркем дә ышанмый.

– Үги туганыгыз инде ул, Вәкил абый.

– Шулай, хакыйкатьнең төбенә төштем дип, аны туганнар исемлегеннән сызып ыргытып булмас. Нуретдин хәзрәтнең рухы рәнҗер. Чит ояныкы димәгән, батрак малаен үзе белән алып киткән бабай. Йа, энем Нурулла, безнең сәяхәт тәмам. Синең хәлләрең ничек? Авылыгыз төзек, клуб, мәктәбең таштан, юлларың асфальт.

Аһ-зарларыңны түгәрлек бик җайлы вакыт иде бу. Бай түрә алдында гозереңне ярып сал!

– Хәлләр чыдарлык, – диде Нурулла. – Сезнең белән Казанда очрашырга мөмкин булмасмы, Вәкил абый?

– Ә син шушы моменттан файдалан, энем. Бәлки, иртәгә минем вертолётым шартлар. Сора!

– Сора дип… Уңайсыз да инде. Аръякта яңа фермалар төзеп, сыер-тана кайтартмакчы идем, эш акчага терәлә…

– Күпме?

– Биш. Биш миллион кирәк. Бурычка бирегез, зинһар! Алдыгызга тезләнимме, Вәкил абый?

– Тезләнмә! Мин хатын-кыз түгел. Болай итәбез: ун миллион күчерәм счётыңа: Нуретдин бабайның чардуганын тимердән эшләттер, таш куйдыр. Хәзрәт җирләнгәнен белсен халык, яшь буын белсен. Мәчет салдырып, аның исемен куш, ярдәмгә мохтаҗ карт-корыга сәдака өләш – шулар өчен биш миллион миннән бүләк, ә яртысын баегач түләрсең! Килештекме, энем Нурулла! Иске мәчет нигезен казыттырма, бабай сандыгын «берәрсе тапсын» дип яшермәгәндер.

…Атау болыныннан күтәрелгән вертолётның җиле сап-сары чәчәкләрне «аяктан екты». Нурулла тузгыган чәчләрен, бармаклары белән аралап, артка сыпырды. «Тезләнмә, мин хатын-кыз түгел…» Зур кунак очты. Хәер, кунакның зурысы яки кечесе була микән?

Кунак кунак инде ул.

3

– Авылда минем турыда ниләр сөйлиләр, бичәсе?

– Кәкре каен тузына язмаган нәрсәләр шунда.

Нурулла аш тәлинкәсен читкәрәк этәрде. Элек иртә китеп, төнлә кайтып сизелмәгән генә икән: хатынының холкы таш төсле авыр, тиз генә кузгатам димә.

– Саҗидә, нигә мондый юаш-мескен соң син, ә? Син бит колхоз рәисе хатыны, мин кем дип, күкрәк киереп йөр! Йа, нинди тузга язмаган нәрсәләр ул? Эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Фермаларга шаккаталар. Терлекнең күплегенә тагы. Ике айда өлгертте, диләр. Мәчете дә яңа, диләр. Ни диим аларга?

– Аңа күктән алтын тәңкәләр яудырганнар, диярсең, бичәсе.

– Һи, «тәңкә» димиләр шул! «Әүлия иреңә рухлар булышамы» диешәләр.

Нурулланың йөрәге сыкрады. Хак, ырудашларын белми ул, белми! Әллә нишләде Чурайбатыр. Хәрәм малга буялганнан соң, авыл күгендә иман нуры тоныкланды төсле. Төсле генәмени! Тоныкланды! Бүген таш мәчетнең манарасыннан азан тавышы яңгырый, ә иман, куркып, бәндәнең күңел ярыгына поскан. Их сезне, авылдашлар!

– Саҗидә, иске абзарлардан тукмакборыннарны җыештырганда, мөгаен, баш санын исәпләмәгәннәрдер. Имеш, безнекеләр чучка балаларын урлаган, ди. Кемнәр икән алар? Ишетмәдеңме?

– Ишетмәдем, Нурла. Ник соң?

– Тик… – диде ир коры гына. Кайчакта хатынының аңгыралыгы аны пычаксыз суя иде. – Әзрәк эшем көйләнде, бүгеннән үк йорт саен йөрергә тотынам. Авыл белән өр-яңадан танышам.

– Кемнән башлыйсың, Нурла?

– Синнән, Саҗидә! Егерме ел элек мин сине юлдан гына иярткән идем. Атасыз үскән кыз идең. Ник син болай мыштым, ә? Җаныңда ниләр бар, әйдә, сөйлә!

– Быел безнең сыер кысыр, Нурла, – диде табын җыештырган Саҗидә. Ул иренең төртмәле сүзләренә үртәлми иде. Боз кебек салкын һәм болытлы көн кебек төмсә хатын! Ә бит аңа алмаш бүтән иде. Туйбикә иде ул, Туйбикә… Үзенең туеннан качкан исәрбаш!

– Сөт эчәм дип, балаларыбыз еламый әле, җиде-сигез айга түзәрбез, – диде Нурулла.

Ул беренче сәфәренең сукмагын уң кул күршесе Ибраһим карт йортыннан салырга булды. Бабай, тавышын акыртып ачып куеп, радиодан яңалыклар тыңлый иде.

– Бәрәкалла, синме соң бу, улым? – диде карт, радиосын тиз генә сүндереп. – Күземне җен бумыйдыр, шай?

– Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый. Син ачуланма инде!

– Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә калхузда. Йөрәгең түзсен генә.

– Сиңа да җитмеш биш тула икән, Ибраһим бабай.

...
9