Ул, өстендәге чүпрәк япманы чишеп, аркылы тактага эленгән күлмәген киде. Хак, бетәшергә иртә әле, кортка. Әз-мәз хәлсезләнсәң нишләтәсең, дәрман юк та, аның каравы дәрт бар дип юан. Моңарчы дәрт яшәтте ләса. Адәм баласының көч-куәте шуңа бәйле!
Мунчадан карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач:
– Бәрәкалла, – диде, – бәрәкалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу!
– Әү! – Каенсеңел аның каршысына килеп басты. – Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады.
– Кем кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда?
– И-и, җиңги, син аңа ясалма аяклар беркеткән, ахры. Тиз генә ызбага элдерде. – Каенсеңел, шөпшә сыман, карчыкның колагына ыжылдады. – Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гурытта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә – аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син.
Карчык:
– Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да, шар кебек безнең якка тәгәрәгән, – дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. – Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик – шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр!
Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. «Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклачы! Бу нәсел күп җәпле сәнәк кебек: кадый да кадый. Монысы күңелендә яман уй йөртми, анысы хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар».
– Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша.
– Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби.
– Сул яктагы сукмактан кер дә өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил.
– Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, – дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады:
– Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншалла!
Миңсылу:
– Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, – дигәч, карчык:
– Аны дәрте кызулатыр, – диде.
– Нинди дәрт, җиңги?
– Чирдән арыну дәрте.
Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман дигәч, әнә чикерткә кебек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән… Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска… Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда… Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын…
Карчык, түмәрдән торып, күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде… Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә, яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнлекләрен онытты шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь чагында артык туры сызык сызды ул: аннан берәү дә читкә тайпылмаска тиеш, янәсе. Әйтерсең адәм баласы шушы гөнаһлы җир өстенә әүлия сыйфатында тереклек итәр өчен төшерелгән иде. Чү, дала кылганы, чү! Хаталар да төрле-төрле зурлыкта: кайсы учка йомарлана, кайсы җиһанга да сыймый. Син бит инде, болар вак-төяк дип, бәндәнең ничәмә-ничә гөнаһысын гафу кылдың. Ә синең үзеңнеке кичерелер микән? Җиһанга сыймый дигәнең синеке түгелме соң?
…Беркөнне аучы Сәмигулла:
– Эшләрең хуттамы, Гамбәр апа, – дип яңратып сәламләгәч, юаш кына адымнар белән ишегалдына үтте. Сүгенмичә өч сүз әйтмәгән шөкәтсезнең әдәпле генә сөйләшүе сагайтты: шайтан әллә ничә кыяфәткә керә иде. – Ну, Гамбәр апа, җир астындагы тычкан сыман шыпырт кына кыштыр-мыштыр ятасың, иеме? Качалмыйсың, Гамбәр апа. Күршеләрнең дүрт күзе дүрт нүешне дә күрә. Безгә кыңгыр эшләрең мәгълүм: яшертен генә догалар белән өшкерәсең инде, иеме? Синнән кеше өзелми, ну без жалу белән блачка бармыйбыз, түзәбез, Гамбәр апа.
– Мәгәр сезгә энә очы кадәр зыяным тисә барыгыз, бар, энем.
– Һи, Гамбәр апа! Какуй бару! Әнә күрше авылларда мәчет манарасын кистеләр дә яңасын төзеттермәделәр. Ә синеке агачларга томаланып исән-имин яши. Анда җомга саен карт-коры намаз укый. Район блачына җиткерсәң, үзеңне пырылдаталар түлке, ну без жалу белән маташмыйбыз. Син сукыр Гарәфетдинне җитәкләп китереп, азан кычкыртканда да колак саңгырау безнең. Гарәфетдиннең бабасы – мулла-мунтагай, ди, Себердә түңкәйгән, ди. Оныгы – дин калдыгы дип, моның да бугазын чәйнәмәсен блач бүреләре, дим.
– Куркытма, энем.
– Куркытмыйм, Гамбәр апа. Үз туганым кебек якын син миңа. Әйдәле, бер-беребезгә чәйгә йөрешик…
– Йомышыңны әйт, Сәмигулла.
Ир лычкылдатып борынын сеңгергәч, кулын чалбарына ышкыды.
– Күңел нәзегәя, Гамбәр апа. Күптән синең белән гәпләшкән җук. Йомыш дип… Кыскасы шул: бакчаң зур, яртысын миңа бир! Ялгыз башыңа ниемә сиңа гектар-гектар җир!
– Сезнеке дә минеке чамасы, энем.
– Без өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны… – Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма «йомры-йомры» сүзен теш арасында кыстырып калдырды. – Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-кура иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан.
Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк… Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү – Гамбәр намусында.
Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә? Моның күңеле – кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә җебеми.
– Бакча закунный минеке, энем.
– Знамы синеке, албасты хатын… Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.
– Киселәсе көннәрегез алда әле.
– Нәмә дисең, күрше апа?
Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса, аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала ласа!
– Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган йөз, ул бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.
Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.
– Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!
Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:
– Бусына шөкрана ит, – диде.
Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:
– Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!
– Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем.
– Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!
– Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем.
– Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!
Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгәсен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп, күршесенең дөньясын туздырыр иде дә Гамбәр, әмма ниндидер көч «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга таба китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, ул утар тирәсендәге усакларны кистерә иде.
– Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, – диде ул. – Әтинең хыялы иде.
– Атаң зурдан купкан иде дә… – Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде.
– Иртәрәк үлде шул. – Рәшит аның кинаясен аңламады. – Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең?
– Соң, бар да карап кил, углым.
– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме?
– Аннан үтмим мин, углым.
– Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни.
– Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым.
– Уф, үтерәсең, әни! Нинди «кәнди»? Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми.
– Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән – кайгырыр, тулы икән – шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Камунисларның комачына төренгән Заретдин «мәңгелек йорт» ка ак кәфенгә уранып күченде.
– Авылга – нигеземә үләргә кайтам дигәч, мин аны шаярта дигән идем.
– Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде.
– Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу утардагы байлык безнеке, әни, безнеке!
– Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга бишбылтыр эз басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым?
– Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка.
– Анда мин – анаң бар.
– Синең йортың ә-әнә! – Рәшит урманга терәп үк салынган ызбага күрсәтте. – Күпме чакырам бит, кил, рәхәтләнеп яшә.
– Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма.
– Оныгың үсә, әни. Ул – шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: «Минем зур әни кайда?» – дип аптырата.
Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп:
– Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, – диде.
Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган Рәшитен еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде… Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит «Йомышың юкмы?» димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? «Авылда сине кысалар икән, ә-әнә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!» – диячәк.
…Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады:
– Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган. Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем.
– Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска…
…Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек… Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы… Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешеп тора иде.
Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.
– Нихәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме?
– Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.
– Аягыңа карап юрганыңны суз дияр идем дә, энем… – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – …аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?
– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.
– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул.
– Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый дисең бит, тип артына, анаңны…
– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңалмады бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис» дип күкрәк төйгән баһадир, җаны чыкканда, «Алла, Алла» дип ыңгырашкан, ди. Катын, кибеттә сөйләделәр, ди.
Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.
– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.
– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!
– Кунакка дисеңме? Өшкертергә диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәззин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.
– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.
– Кая үлсә дә, миңа один чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам, урыныңнан момент очыртырлар, блач!
– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! – Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа! Бик узынсаң, без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!
Беркавым ирләр тынды. Менә атасы, авыр мышнап:
– Ысбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла кире беткән нәмәстәне.
– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла!
Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды:
– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!
…Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:
– Кызым, тор, янабыз!
Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең кызыл буяу сөрткәннәр иде.
– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа, дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.
– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.
Әйе, күршенең йортын ут ялмаган иде. Йокы белән исергән халык:
– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:
– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән кебек иде.
Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:
– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.
– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды?
– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!
– Синең эшеңме, Сәмигулла?
– Авызыңны яп, ана бытбылдык!
– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил!
Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты.
– Тимә!
– Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.
– Ничекләр яшәрбез? Авыл, безгә бармак төртеп, «Әнә кеше яндыручылар!» дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.
Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде…
…Тук-тук. Тук-тук… Урманга ишек уйганнармыни, «ачыгыз, ач» дигәндәй, кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсез-нисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам, күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам, искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!
Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак игезәкләр сыман бер-берсенә охшаган икән соң?
Тук-тук… Тук-тук… Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!
Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер… Бәлки, көтмидер. Бәлки, аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.
Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы» на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан кырмыскаларны кагып «яшел дару» ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң, баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң… Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!
Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең асыл ефәк, табыныңда ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый; бу – кырыс хакыйкать иде…
Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә… Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.
– Кхым-кхым! Сез кем?
– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?
– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?
– Юк-юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым… Буталдым гына. – Гөлҗиһан, керфеген тибрәтеп, тиз генә аңа якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты… – Хуш…ыгыз!
– Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!
«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә… Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!
Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.
– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт синең белән чәй эч!
– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?
О проекте
О подписке