Ул белә иде инде: ислам дине, Бохарадагы кебек, Болгар-Казанга кылыч белән килми. Бохара муллалары әүвәл башта халыкларына кылычка таянып хөтбә әйткәннәр. Бер диннән икенче дингә диндар итү өчен, ай-һай, күп кан коярга туры килә христиан вә ислам динен уйлап тапкан пәйгамбәрләргә. Беренче булып кылыч белән халыкны дингә инандырып булмауны ислам дине имамнары аңлый, мәгәр моны аңлау христиан дине руханиларына әле дә килеп җитә алганы юктыр. Христиан динен таратучы диндарлар яулаган халыкларына һаман исә кылыч белән янап муеннарына тәре тагалар. Моңа кадәр Искәндәрнең мондый фәлсәфи уйларга чумганы юк иде, Җәмилә туташ белән чын-чынлап аралаша башлагач, ул – аңар, алар аңа сабак бирергә керешкәч, Искәндәрнең икенче күзе дә ачыла төшкәндәй булды. Гүя ул моңа кадәр дөньяны бер күз белән генә күргән иде. Теше-тырнагы белән дөньяви вә гамәли фәннәрне өйрәнә башлагач, шул фикергә килде ул: хакыйкать һәммә диннән дә өстен икән. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бит, тик хакыйкатьне бар кеше дә бертигез күтәрә алмый, надан вә гафилләр турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук теге йә бу дингә фанатикларча мөкиббән киткән адәмнәргә дә шикләнеп карый башлады ул. Әйе, яшәү мәгънәсенең асылы сукыр көйгә дингә ышану түгел икән, аның ошбу дөньялыкта тоткан урынын белеп, аңа тиешле бәһа биреп, иманыннан һич тә ваз кичмичә, гадел рәвештә яшәргә омтылудан гыйбарәт икән. Бер тапкыр очрашкач, исәнлек-саулык сорашкач, олуг шәех Мансур аңа: «Адәм баласын һәрчак өч теләк борчыр, Искәндәр: беренчесе – яшәү өчен яшәүдер, икенчесе – бәхетне хәтта сагышта да тоеп яшәүдер, өченчесе – үлем капкасына аяк басканда да аңардан курыкмаудыр. Ихласи мөслим беркайчан да үлемне фаҗига итеп күрмәс, чөнки үлем адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән котылгысыз чарадыр – әҗәл вә тәкъдирдер. Тик моны аңлау, моңа ихласи төшенү өчен адәм баласына белемле булу зарурдыр. Син менә, Искәндәр мелла, мәчеткә кереп йөри башладың. Ихласи күңелдән керәсеңме, әллә булмаса бер-бер яман максатың бармы?.. Җавап бирмә, чарасыз калма, уйла, уйлан, бер айдан минем тарафка килерсең», – диде.
Шулай диде дә, Искәндәрне тәмам аптырауда калдырып, тиз-тиз китеп барды. Искәндәрнең аны куып җитәсе, нидер әйтәсе, һич югы, акланасы килде, иллә кузгалган җирдәнтуктап калды. Ни әйтә ала ул аңа? Ошбу әүлия кеше белән бәхәсләшкәнче, ул язган китапларны уку хәерлерәк булыр. Ислам динен өйрәнә башлагач, Искәндәр янә бер ачыш ясады: ошбу дин мәхәббәтне, ир белән хатын кавышуын гөнаһ санамый. Ә бит христиан дине өчен хатын-кыз белән якынлык кылу – гөнаһ. Искәндәрнең исә саф мәхәббәткә корылган якынлыкны һич кенә дә гөнаһка кертәсе килми иде. Мәхәббәт – адәм баласына бирелгән бердәнбер саф вә пакь сыйфаттыр. Бу – хакыйкатьтер. Ә инде хакыйкатькә омтылу ул – эзләнү, моңа кадәр белмәгән хикмәтле хәлләрне ачыклау, тереклекнең асылына төшенергә тырышудыр. Хак Тәгалә, диңгез – елга, елга диңгез була алмый, әмма елгалар булмаса, бик ихтимал, диңгезләр дә булмас иде кебек.
Искәндәр сарай капкасын үтте, сакчыларга сәлам юллады, сарай капкасында воевода Василий Пенков сугышчысы белән Юныс морза сугышчысы сакта торырлар иде. Яшерми, яшерәсе дә килми Искәндәрнең: воевода Василий аңа ошамады. Эчәргә ярата, дошман эзли, тәкәббер кылана. Иң яманы— Җангали ханны санламый. Ә ул, начармы-яхшымы, аның да ханы лабаса! Олуг хан. Куәтле вә кодрәтле халыкның ханы! Кайчандыр Мәскәү бу халык белән дустанә-тату яшәгән, сәүдә иткән һәм, иң мөһиме, үзе белән тигез күргән. Хәзер исә, Урда ханнары кебек, Казан ханнарын тез чүктереп тотмакчылар. Бу хәл озакка бармас. Казан дәүләтен яулау өчен мәскәүлеләр бик күп кан түгәрләр, бик күп мал сарыф итәрләр. Ике яктан да бик күп халык кырылыр, ә тынычлык килмәс тә килмәс. Мең еллар үткәч булса да, бу халык үз дигәненә ирешер – азатлык яулар. Чөнки Аллаһы Тәгалә бары тик бер халыкны гына бәхетле итә алмый, ул аңа бер бәхетен, бер михнәтен бирер. Ә воевода Василий моны аңламый, аңларга да теләми. Аның бүгенге бәхете киләчәк урыс халкының буыннарына кайгы-хәсрәт кенә китерер. Чөнки татар халкы бик тә диндар халык. Дин исә адәм баласына исем белән керә, җан белән чыга. Хак анысы, кайбер урыслар ислам диненә күчәләр, татарларның кайберләре исә христиан динен кабул итәләр. Ләкин мондый хәлләр бик сирәк буладыр. Олан гына булса да, хәбәре җитеп тора – Иван IV Казан дәүләтен «бабамнан калган йортым» дип йөри икән. Хаталана, хаталана яшь кенәз. Казан белән дуслаш син, Казан белән сәүдә ит. Юк, явызлыкта нияте яшь кенәзнең. Кенәз Василийның тел төбеннән сизде Искәндәр – сугышсыз булмас. Йосыф бәк тикмәгә генә Казан мәркәзенә сылу кызын җибәрмәде. Абасы Тургай дөрес әйткән: юктыр безгә татар белән тыныч яшәү. Нишләп юк соң әле? Бар ул, бар, тик бер-береңнең хәленә генә керергә кирәк. Нишләп соң әле ул коткычы кенәз Василийга карусыз буйсынды? Һичбер сүз әйтү юк, карусыз баш иеп утырды, хәтта бәхәсләшеп тә тормады. Менә ул йомшаклык нәрсәгә китерә, Искәндәр каршы әйтүдән курка, дөреслектән кача, ялганга юл бирә. Бик ихтимал, бәхетсезлеге дә шуннандыр. Менә кайчан гарьләнү килде Искәндәргә. Бай яши икән ич Казан халкы. Юк, бу мәлдә үзе өчен генә гарьләнмәде Искәндәр, Җангали хан өчен дә. Хан лабаса ул! Нигә воевода Василийга ияк кагып утыра, нигә килешә аның белән?! Юк, Искәндәр һичкайчан да моңа бармас. Ул инде башка, ул үзгәрде, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Кенәз Василий өенә ул яңадан аяк та басмас.
Һәм басмады да.
Икенче көнне көн туар-тумас, Искәндәрне Җангали хан чакыртып алды. Кичә кичтән шактый әтәчләнсә дә, хан кадәр хан дәшкәч, Искәндәр тәмам каушый калды. Чөнки аны беркайчан да ханның болай иртә үз янына дәшеп алганы юк иде. Искәндәр аннан-моннан гына капкалады да сарайга йөгерде, сулышына капланып, тәхет ягына үтте. Һәм ни өчендер ханның аягына төште.
– Тор, Искәндәр, кыланма, – диде Җангали хан. – Әйт әле, кем, мөгаллим Искәндәр, кичә кем янында булдың?!
– Воевода Василий Пенков янында, олуг хан.
– Кунак иттеме?
– Әйе, кичә бәйрәм иде ич. Покров көне.
– Эчтең дәме?
«Ни тели бу миннән? Үзе дә булды ич. Әллә соң үзен күргәнен сиздеме, берәрсе җиткердеме?.. Моны воевода үзе үк җиткергән булса? Җангали хан белән бер булып, Искәндәрнең башына җитәргә теләмиләрме болар?..» – дип уйлады Искәндәр, гәүдәсен турайта төшкәндә.
– Ярый, – диде хан. – Җавап биреп торма. Бүген ауга барабыз, Арча ягына.
– Баш өсте, ханиям, баш өсте.
Искәндәр ашыга-кабалана өенә кайтты, җылырак киенде дә тун төймә-бауларын бәйли-бәйли өйдән чыкты. Кичтән кар туктаган, көн аяз, бераз гына суыткан, тискәре яктан җил исә. Үткән ауда Сөембикә дә барган иде. Аның өстендә кеш тиресе белән каелган ак тун, аягында ак итекләр, башында ак шәл күреп, Искәндәр хәйран калган иде. Сөембикә ханбикә гелән кар кызы иде, хәтта яшькелт-зәңгәр күзләре дә кар төсенә кергән сыман иде. «Бүген дә бара микән?» – дип уйлады Искәндәр. Гаҗәп хәл, Сөембикәне аның күргән саен күрәсе килә, гелән яныннан да җибәрмәс иде. Тик Аллаһы Тәгалә аңа башка язмышны юраган, ни төсе-йөзе, ни акылы камил булып җитмәгән Җангалигә язган.
Быргычылар инде китеп баралар, сунар этләре, ат менгән җәнлек куучы егетләр Арча капкасына юнәлделәр. Сарай болдырына Җангали хан чыкты, аның артыннан Җәмилә белән Сөембикә. Искәндәрнең йөрәге дерт итеп куйды. Сөембикә шул ук киемнәрдән иде, гелән аккош, менә-менә очып китәр кебек.
Артлы чаналарга җигелгән мичәүле атларга төялеп каланы чыккач, Җангали хан Искәндәрне үз чанасына дәштереп алды. Хан чанасына күчеп утыргач та, Җангали аңа бер сүз әйтмәде. Тиешле җиргә барып җитеп, чанадан төшкәч кенә, Җангали хан аңа ук-садагын бирде.
– Минем янда булырсың, – диде ул тәкәллефсез генә.
Әллә кай тарафлардан хан ягына җәнлек-җанвар куыла. Көтмәгәндә каршыларына килеп чыккан бүре, төлке, куяннарны хан куштаннары уктан алалар. Җангали хан ике төлкене уктан алды, куанычыннан ни кылырга белмәгән хан яныннан ут кебек үткән җәнлекләр артыннан ук яудырды. Куштаннары исә бик үк тырышмыйлар: ханнан уздырган хәлдә хөкемдарның үпкәләве бар иде. Җәнлекләр куу, аларны бер тарлавык авызына юнәлтү этле аучылар өстендә. Алар куып китерәләр тарлавыкка җәнлекләрне, шул рәвешле хан белән куштаннарның күңелен күрәләр. Һәм, әлбәттә инде, Искәндәр дә, гәрчә ауга теләп килмәсә дә, Җангали ханга ук артыннан ук биреп торды. Уклар тамгалы. Хан бер бүрене алды, явыз ерткыч егылгач, балаларча сикереп куйды. Барысы да күрде, бүре арыган, күрәсең, этле аучылар дала вә урман хуҗасын нык кына алҗытканнар, ул көчкә килә иде. Хан янына дүртенче чанада барган Булат бәк Ширин килде, Җангалине мактап, кулын кысты, иңеннән ләпәде.
– Мин берничә ханга хезмәт иттем, әмма мондый төз аткан ханны беренче күрүем әле. Котлыйм, котлыйм, хан. Күзегез очлы, кулыгыз каты икән.
Искәндәр барысын да аңлады. Ауның башында Булат бәк Ширин тора икән. Алҗыган бүрене җибәрүне дә ул оештырган булса кирәк. Шик юк, бүре-төлкеләрне куарга Булат бәк Ширин якын-тирәдәге авыл кешеләрен дә яллаган. Җангали хан йөрәгенә Булат бәк Шириннең мактавы сары май булып ятты. Моны сукыр да күрер иде. Ханның кабак бите елмаюга җәелде, күзләре тагын да кысылды, күз урыннары такта ярыгы кебек кенә калды, калын иренле авызы колагына җитте. Хан, терәген киерә төшеп, хатыны Сөембикә янына таба кузгалды. Ул ханбикәсенең дә мактавын көтә иде. Әмма Сөембикә үз тирәсенә җыелган авыл хатын-кызлары белән сөйләшүендә булды, Җангали ир-канатының янына килеп басуын күрсә дә, аны күрмәмешкә сабышты, ахыр:
– Менә хөкемдарыгыз Җангали хан да минем белән килешер, – диде.
Җангали хан ни турында әңгәмә баруын белмәсә дә, ияк какты. Чак кына арырак авылның ир-атлары белән Булат бәк Ширин сөйләшә. Ил белән кем идарә иткәнен бу манзараны күрмичә дә аңларга була иде. Әйе, кем идарә итә ил белән? Әнә шул сорау ауга килгәч туды Искәндәр башында. Аның бу хакта башта Җәмилә белән, аннан ханбикә белән аңлашасы килә иде. Иллә тегеләрнең ул күзәткән хәлләрне аңламауларыннан куркып, дәшми калуны хәерлерәк күрде. Сәере шул булды: кайтыр юлга чыккач, Булат бәк Ширин Искәндәр утырган чанага килеп чүмәште һәм, үзалдына сөйләнгән кебек:
– Моңа кадәр бер генә хан да ауга хатын-кызны ияртеп чыкмый торган иде, бу, бахыр, хатыныннан аерыла да алмый. Әллә көнли инде. Кемнән? Бәлкем, син беләсеңдер, мөгаллим Искәндәр? – диде.
– Белмим. Минем үз кайгым үземә бик җиткән, олуг бәк, – дигән булды Искәндәр, гамьсез калырга тырышып. Мәгәр шундук сизенде: бәк аның кылын тартып карарга тели. Җангали ханны хурласа, һич булмас димә, башын кистерергә дә күп сорамас, җаен табар.
Шушы хәлдән соң бер атна да узмады, бу юлы аны ханбикә каз өмәсенә алып китте. Ханбикәне җиде-сигез укчы сак озата. Чанада Җәмилә дә, Сөембикә белән Искәндәр генә. Ни кызыксынса да, Искәндәр «Җангали хан кая соң?» дип сорарга кыймады. Җангали булмагангамы, Сөембикә ханбикә бүген ачык сөйләшә, юк кына кызыктан да матур итеп, кеткелдәп көлә, әҖәмилә аңа мәзәкләр сөйли. Искәндәр ханбикәдән күзен дә ала алмый.
Авылга бик тиз килеп җиттеләр. Урамга керер-кермәс, елга буйлап көянтәләргә икешәр каз түшкәсе тагып кайтучы хатын-кызны күреп, Сөембикә ат тотучыга туктарга кушты. Чанадан төште дә, өмәчеләргә берничә сүз әйтүгә, артына әйләнеп Җәмилә белән Искәндәрне кул изәп үз янына дәште. Ул арада Сөембикә бер кыздан көянтә-казларын сорап алды. Алды да, җай гына көянтәне иңенә салып, вак-вак атлап китте. Башта бу хәлгә авыл кызлары авыз ачып карап катсалар, соңра сакчылары шым булды. Җәмилә исә ханбикәсе артыннан янә бер кызның көянтәсен сорап алды һәм Сөембикәгә иярде. Ул арада кызларның берсе җыр башлады, аңа калганнары кушылды. Искәндәр чанадан төште дә өмәчеләр артыннан китте. Сүзләрен аңлап бетермәсә дә, хәтта авыз эченнән генә булса да, җырга да кушылды. Бу хәлне күреп, авыл урамына килеп керүгә, капка-каралтылардан халык сибелде. Башта ни булганын аңламый тордылар, ахыр кемдер Сөембикә ханбикәне таныды бугай, аягына ук төште, туктарга мәҗбүр итте. Ул арада бер ир-ат:
– Халаяк, җәмәгать, ханбикәбез ләбаса бу, ханбикәбез! Халаяк, дим, җәмәгать!..
Сөембикә оран салучыга игътибар итмәде, баруын белде, халык ары-бире чабыша, сакчылар да ни кылырга белми арттан киләләр, ханбикәләренә, ул-бу булмагае дип, үрелеп-үрелеп карыйлар, ахыр халыкны ыра-ера башладылар, алгы яктан юл ачтылар.
– Юл сарыгыз, юл! Читкәрәк китегез, читкәрәк!..
Өмә өенә кайтып җиткәч, Сөембикә көянтәсен кызга бирде, аркасыннан сөеп: «Сөйгән егетең бармы?» – дип сорады. Кыз, салкыннан тагын да алсуланып киткән йөзен яулык-шәл очы белән каплый төшеп: «Бар, ханбикә, бар», – диде. Сөембикә аңа иңендәге шәлен салып бирде, күзләренә карады: «Бәхетле бул!» – диде. Аннары, башын күтәреп, барчасы да ишетсен дип булса кирәк: «Ханбикәң истәлеге итеп сөйгән егетеңә күрсәтерсең», – диде.
Искәндәр чана янына йөгерде, аннан ханбикәгә шәл алып килде, чөнки Сөембикәнең халыкка иңендәге шәлен салып бирү беренче тапкыр гына түгел иде инде. Сөембикә Искәндәр китергән шәлне иңенә салды да ишегалдына атлады. Искәндәр аңа иярде. Өмә хуҗасы, ни кылырга белми өтәләнеп, йорт буенча чабып йөри, әле тегесенә, әле монысына эш куша, кычкырына, каударлана иде. Ханбикә аны үз янына дәшеп алды һәм борчылмаска кушты, үзенең ни өчен килү максатын әйтте бугай: хуҗа агай тынычланып болдырга таба юнәлде.
Күп тә үтми ап-ак итеп юылган казларны, кызларның көянтәләреннән алып, егетләр келәткә кертеп тезделәр, ул арада өйдән йорт хуҗасы чыкты, кунакларны өйгә дәште. Кунаклар керәсе өй эчендә нинди ыгы-зыгы баруын күз алдына китерүе кыен түгел иде. Алгы якка тәмле аш исе чыккан, борыннарны кытыклап тора, кунакларны җитәкләп диярлек түр якка алып керделәр. Сөембикә белән Җәмилә күзгә-күз карашып алдылар да, итекләрен салып, түр яктагы мендәрләргә барып утырдылар. Искәндәр ишекъяры таптанып калды.
– Искәндәр, ә син, бар, сакчы егетләрне кара, ашат-эчерт, күз-колак бул, – диде Сөембикә, бүлмә җиһазларын күздән уздыра-уздыра.
Искәндәр чыгып китте, Сөембикә табындагы ризыкларга күз салды. Урта хәлле игенченең табыны мул иде, каралты-курасы да нык, төпле. Кызлар белән егетләр иске өйдә тамак ялгап та алдылар бугай, ишегалдында чырыйлаган, көлешкән тавышлар ишетелә башлады.
Искәндәр бер читкәрәк китте дә ихата киртәсенә утырды. Кызлар белән егетләр башта бер-берсенә мәзәк такмаклар әйттеләр, аннары уенга керештеләр. Ниһаять, каз канатын яшерү башланды. Бу – уенның иң кызыгы иде. Башта каз канатын түгәрәкләнеп баскан егетләр уртасына ташлыйлар, егетләр канатны эләктерәләр дә бик тиз генә яшерәләр. Шуннан соң бер сафка тезелеп басалар. Кызлар нәүбәтләшеп егетләрдән каз канатын эзлиләр. Борын-борын заманда Казан төбәгендә яшәгән төрки-болгар халкы ошбу уенда каз канатын тапкан егеткә кияүгә чыгарга тиеш булган, имеш, диләр. Хәзер исә каз канатын тапкан кыз белән егет келәткә кереп бикләнәләр һәм егет «Ачыгыз!» дип әйтмичә, ачмыйлар икән.
Һәр кыз егетләр сафыннан узды, һәммәсен дә капшап карады, үзләре оялалар, йөзләренә гүя ут каба, ә үзләре барыбер канатны табарга тырышалар. Үз нәүбәте җиткәч, һәр кыз егетләр сафын уза, шиге төшкән егеттән каз канатын эзли, тегенең кытыгы килә, әллә юри көлә, кыланган була, ә кыз исә канатны эзли – егетнең бар җирен капшый диярлек. Менә шунда көлү вә ирәешү башлана. Ниһаять, кызларның берсе егетнең куеныннан каз канатын тартып чыгарды Һәм алар, кулга-кул тотынышып, келәткә кереп бикләнделәр. Ә тышта калганнар чыр-чу киләләр, келәттәгеләргә киңәш-сабак бирәләр. Егетләр: «Батырша, ныграк кыс, ике битеннән дә үп, колагын тешлә, колагын!» – дип киңәш биреп торсалар, кызлар исә: «Капчыклар артына пос, тоттырма, Айсылу!» – дип, үз нәүбәтендә кызны котырталар. Икәүдән-икәү генә ябык келәттә калган яшьләрнең ни кылулары Искәндәргә караңгы иде, әмма «Каз канаты яшерү» уены аңа ошады, хәтта уенга катнашмавына үкенү кебек бер нәрсә тойды. Аңа шушындый ихласи вә самими яшьлек куанычын һичкайчан татырга туры килмәде. Агасы Пётр аны сабый чакта ук диярлек чиркәү әһелләренә бирде. Ә анда аны бары тик диндарлыкка өйрәттеләр.
Күп тә үтмәде, өйдән ханбикә белән Җәмилә чыкты. Сөембикә, капка каршына җыелган халык алдында нотык тотты. Аннары авыл аксакалларының моң-зарын тыңлады. Тегеләр, нигездә, авыл морзасына зарландылар. Сөембикә морзага, күзенә бәреп, кисәтеп, шактый авыр сүзләр әйтте. Ханбикәнең сүзен куәтләп, халык шаулаша башлады. Авыл морзасы халыктан хан кушканча ясакны уннан бер өлеш түгел, уннан ике өлеш җыя икән. Моның өстенә һәр морҗа башына ике кадак атланмай таләп итә, ди. Сөембикә «яңадан бу хәл кабатланмас, кабатлана калганда үзе үк чарасын күрәчәк» дигән вәгъдә бирде. Морза да, халык алдына чыгып, ханбикә каршында ант эчте.
Искәндәр шул көндә ханбикәне бөтенләй башка яктан күрде: хаким вә хөкемдар икән ич ошбу сөйкемле хатын, тәхеттә хан урынына утырырдай бикә икән ич!
Кайту юлында алар сөйләшмәделәр, алган тәэсирләрдән арына алмый интекте Искәндәр. Җәмилә дә нигәдер дәшмәде. Һәркем үз уенда иде.
Ике көннән Искәндәргә хан белән ханбикә арасында барган бик үк тату булмаган әңгәмәне ишетергә туры килде. Ул Җангали хан янында утыра иде – сабак биреп, алар янына ханбикә килеп керде. Бу хәлгә Искәндәр генә түгел, хәтта хан үзе дә аптырый калды бугай, Җангали тәмам каушый калды.
– Ни йомыш, ханбикәм? Нигә үзең генә, Җәмилә мөгаллимә кая?
– Ул базарга китте, – диде Сөембикә, рәсми төстәрәк итеп, шактый төксе кыланып. – Бохарадан кәрван килгән икән.
– Кәрван килми тормый. Һәр кәрванга каршы чапсаң…
– Яңа китаплар китергәннәр, аласы итте.
Җангали хан тынычланды, тураебрак утырды.
– Ханбикәм, авылдан авылга йөреп, минем морзаларыма каты-каты кисәтүләр ясап йөрисең икән. Килешми. Кара халык – кара сарык ул. Мин беркайчан да кара халык яклы булмаячакмын, әйтте диярсең. Минем мәмләкәтем иң әүвәл кара халыкка түгел, аксөяк морзаларга таяна. Мин аларга ышанам, ханбикәм. Кеше, әлбәттә, һичкайчан канәгать булмас, бу – хакыйкать. Ризасызлык аның канына сеңгән булыр. Ризасызлык аны караклыкка, юлбасарлыкка этәрә. Гакылы булган кеше моны аңлый, вакытында туктала, ә менә гакылы сай кеше оран сала, буза куптара. Юк, мин ул морзаны һич тә акларга вә якларга теләмим, киресенчә, мин аның үзен җәзага тарттым, килеп әләкләгән өчен үзеннән унике алтын акча түләттем. Йөгерә-йөгерә түләде, рәхмәтләр укыды.
– Халкың зарын, ханым, сиңа да тыңлаштырырга ярыйдыр. Аннары, халык ул кара сарык түгел, гәрчә кара сарык дисәң дә, әнә шул кара сарык көннәрдән бер көнне сине тәхетеңнән алып атуы бар. Анда инде сине морзаларың һәм урыс воеводаң Василий гына коткарып кала алмастыр. – Сөембикә каерылып Искәндәр ягына карады, бу аның чыгып тор әле моннан диюе иде. – Минем синең белән күзгә-күз сөйләшәсем бар, ханиям…
Александр Глазатый ханбикәдән һич тә моны көтмәгән иде, бер мәлгә каушый калды. Ул ханбикәне мәмләкәт эшләренә кысылмый дип белә иде. Ир-канаты Җангалине беркайчан да яратмаган, тәхет ягында аның белән беркайчан да сүзгә килмәгән ханбикә, төскә-йөзгә алышынып, ханны урынына утыртмакчы. Шаккатмалы хәл иде, хәтта ни якын иткән, бер уйлаганда һичнинди сере булмаган мөгаллимен дә куып чыгарып җибәрде. Һәрхәлдә, шулайрак тоелды Искәндәргә. Алгы якта вәзир Коләхмәт, Ходайкол углан, Булат бәк Ширин, карачы Нургали үзара сөйләшеп торалар иде, Искәндәрне күрүгә, шым булдылар. Ул арада алгы якка күптән түгел генә шәех дәрәҗәсен алган Колшәриф килеп керде. Ул барчасы белән дә кул биреп күреште дә, һәммәсе утырышып дога кылдылар. Кай тарафтандыр укып кайткан, атасы вафат булгач, аның урынына шәех булган төз гәүдәле, мәһабәт сынлы, зыялылыгы йөзенә чыгып торган Колшәрифтән Искәндәр көнләшеп куйды. Олуг шәех аның белән дә килеп күреште, бер дә кяфер дип читләмәде. Бусы Искәндәргә ошады. Ләкин руханилар башлыгының бу вакытта хан янына килүе сәеррәк иде, гадәттә, шәех янына хан үзе барыр иде. Тагын да сәере шул булды: ханбикә аларның барысын да тәхет ягына дәшеп алды, алгы якта тупсабаш белән Искәндәр икәү генә калдылар. Бу хәлне күреп, Искәндәр борчыла башлады. Аңа калса, хан ягында ниндидер серле сөйләшү бара иде. Хәзер шиге калмады, фетнә башында ханбикә тора. Юкса иртән иртүк хан ягына килеп керер идеме? Булган хәлме? Кем уйлаган, кем уйлаган?..
О проекте
О подписке