– Сарай ишегалдында кая барырга, кемнән сорарга белми кабаланып йөри идем, берәү иңбашыма кулын салды. Котым ботыма китте. Сафа Гәрәй ханның җансакчылары дип торам. Борылып бактым һәм чак кына чалкай китмәдем – каршымда Күзлебүкән басып тора. Күзем йөзенә төшүгә, мин сине кала бетереп эзлим, син монда икәнсең, дидем. Күзләрем ачыбрак карасам, башында түбәтәй, кыска җиңле мөселман камзулы, аягында кара итек – мелла да мелла, ул да мелла, җитмәсә, кулында чалмасы, аны рәтләп маташкан була. «Нигә мин сиңа кирәк булдым, ясавыл?» – диде бу. Һәм артына әйләнеп ханбикә җансакчыларына «Бу адәм – кенәз Василий ясавылы, тотыгыз үзен!» димәсенме?! Ничекләр кузгалганымны белмим һәм ничекләр калага чыгуым да хәтерләмим, бары тик Болак буена җиткәч кенә исемә килдем. Берәү дә артымнан кумый, әллә күземә генә күренде инде. Ничәмә койма аркылы сикердем, берәүнең эте ыштаным умырды, ярый әле тәнгә тимәде. Җан-фәрманга Ташаяк базарына чаптым. Таныш кибетчегә кердем дә баштанаяк киемнәрем алыштырдым. Шик юк – Александр Глазатый мине таныды, эзләтә булса кирәктер, сине дә эзләтәдер ул мөртәт, Җангали хан. Шуның өчен безнең тизрәк каладан чыгып китүебез хәерлерәк булыр. Җангали хан, мин сиңа баштан ук кисәтеп куям, биредә булган хәлләр турында берәүгә дә сөйләмә, исән-имин кайтып җитсәк, хәтта кенәгинәнең үзенә дә. Беләсең булса кирәктер, Ходай Тәгалә һәр кешегә бары тик бер баш бирә. Баш дигән нәрсә синдә дә, миндә дә бер генә.
– Мин сине аңладым, ясавыл Гавриил. Тик минем сиңа бер шартым бар: син мине Мәскәүгә түгел, Казаныма алып кайт. Минем анда кызым, туганнарым, шунда минем балачагым узды.
– Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Сине иң әүвәл кенәгинә Елена Глинская көтә, аннан да битәр кенәз Иван Телепа. Ошбу мәлдән без синең белән Сарайчык сәүдәгәрләре, Җангали хан. Искәрдең?
– Мин барысын да әллә кайчан аңладым, ясавыл Гавриил.
– Нигә әле син хан башың белән ясавыл Гавриил нәрсә әйтсә,шуның белән килешеп торасың? – Ясавыл Гавриил җиде-сигез катлап сүгенде, капкадан кереп килүчегә таба кузгалды. – Булдымы? – дип сорады ул, сабыры төкәнүен сиздереп.
Акча барысын да җиңә икән – ясавыл калада ук ике ат сатып алды, ике арыш капчыгын ризык-нигъмәт белән тутырды. Аннары Җангали ханга карады да:
– Син тәмам кибетче булгансың ич, Җангали хан! – дип кеткелдәп алды. – Әллә нишләтә кием кешене. Берәүне бүре итә, берәүне – төлке. Йә, Җангали хан, Аллага тапшырдык. Кузгалабыз. Аңлаштык бугай, без – сәүдәгәрләр. Син – минем кибетчем…
Малчылар тыкрыгыннан уздылар, аларга берәү дә игътибар итмәде. Фетнәдән соң, давыл үткән хәлдәй, кала тынып, урамнар бушап калган иде. Үтүче-сүтүчеләрдән берсе генә туктап күз салса да, Җангали хан коты алынып курыкты, аны танырлар, тотып, Сафа Гәрәй хан каршына китерерләр кебек, һәм ул анда Сөембикәсен күрер шикелле иде. Хак, кеше ике туып, ике үлми, үлемнән инде ул курыкмады, мәгәр барыбер кирмән-калага кайтып нарасый кызын күрәсе килә иде, анда инде үтерсәләр дә риза. Сөембикә җанашы аны бер төн эчендә уттан алып утка салды. Аңа күренү үлемгә тиң булыр иде. Соңгы мәлдә ул хәтта ясавыл Гавриилга рәхмәт укыды. Әгәр дә мәгәр ул аны Казаннан исән-имин алып китә алса, Кирмән-каласына кайткач, ул аны үз янына хезмәткә алачак. Әйтик, ат караучылар башлыгы итәр йә булмаса җансакчысы. Сафа Гәрәй хан азатлары калада бер генә урысны калдырмадык дип кинәнәләр бугай, юк, калды, калды әле урыслар: мөгаллиме Александр Глазатый, ясавыл Гавриил, тагын әллә кемнәр бардыр. Җангали ханның башына юләр бер уй килә: ясавыл Гавриилны Сафа Гәрәй азатларына тотып бирсә?.. Тик ул чакта үзе дә Сафа Гәрәй хан каршына килеп басарга тиеш булачак. Ә анда хатыны Сөембикә! Юк, тагын бер тапкыр юк! Язмышы шулдыр, Ходай Тәгалә язганны күрми кеше үлми, диләр бит. Әнә капкага да җитеп киләләр. Арча капкасына йөз адымнар каларак ясавыл атыннан төште, тезгененнән алып, җәяүләп китте. Аны бер сакчы туктатты. Бертын сөйләшеп тордылар. Шуннан соң сакчы өстәгеләргә капканы ачарга әмер бирде, һәм алар исән-имин чыгып киттеләр. Моңа ышану кыен иде, әмма алар котылдылар. Асма күпер аша чыкканда, ат тоягы Җангали колагына «Тукта, тукта!» тавышы булып яңгырады, ләкин аларны берәү дә туктатмады. Капка тирәсендә төркем-төркем укчылар, сугышчылар тора, сөйләшәләр, көлешәләр. Яннарына Җангали хан җитәрәк, берәүсе кинәт аның ат тезгененә ябышты:
– Син кем? Кая юл тотасың?
– Йөзбаш, йөзбаш, китсен, минем кибетче ул, – диде арттан килеп җиткән Гавриил. – Мә, сәдакадан булыр, – диде ясавыл, йөзбашка бер алтын төртеп. – Сәүдәгәр мин, бигайбә, йөзбаш.
– Ни бу? – дип, учын ачты йөзбаш һәм шундук йомды, чөнки җемелдәп торган алтын акчаны күргән иде. – Ни бу дисәм…
Йөгереп икенчесе килде.
– Шымчылармы әллә?
– Юк ла, йөриләр шунда, сәүдәгәрләр, – диде йөзбаш, алтын акчаны учына кыса төшеп. – Китә бирсеннәр.
Кирмәннән чыккач та, Җангали хан атын куалап алып китте. Ясавыл Гавриил аны көчкә куып җитте һәм, ат башына ябышып:
– Кая ашыгасың, хан?! – диде.
– Белмим, – диде Җангали һәм башын иеп сүзсез калды. – Ясавыл, мин, монда килгәндә, зур өметләр белән килгән идем, хәзер качак хәлендә китәм.
– Хәлеңә керәм, Җангали хан, дәүләт калдыру җиңел түгелдер. Аның каравы сине анда Кирмән-калаң, кызың көтә. Әйдә, киттек, хан. Юлыбыз озын, гомер кыска.
– Кайтасы юлыбыз, ясавыл, кайтасы юлыбыз.
– Менә анысын дөрес әйттең, Җангали хан. Кенәгинә рөхсәт итсә, мин сине Мәскәүдән Кирмән-калаңа кадәр озатырмын.
– Бирсен Ходай, – диде Җангали хан, үкчәсе белән ат корсагына типте.
Арча юлы өстендә аларны Ходайкол угланның егетләре туктаттылар. Ясавыл Гавриилны берәүсе таныды бугай, аты тирәли әйләнеп чыкты да ат башына килеп ябышты.
– Унбаш Сәпәй, минем бу сәүдәгәрне каядыр күргәнем бар.
– Кая булсын, Казан базарында күргәнсеңдер, – диде ясавыл, тегенең күзенә туры карап. – Сәүдәгәр мин, кордаш. Алла хакы өчен рәнҗетмә, аласын ал да җибәр. Менә сиңа бер акча. Ашыгам.
– Ә теге кемең? – дип ым какты унбаш.
– Кибетчем ул. Казанда фетнә булды бит, көчкә котыла алдык. Кичә китәргә иек тә, өлгерә алмый калдык, капкаларны яптылар.
– Җибәр үзен, – диде икенче берсе. – Һәр сәүдәгәрне туктата китсәк, башыбыздагы чәчебез җитмәс. Казаннан кайчан сәүдәгәр өзелгәне бар?!
Ясавыл Гавриил кесәсеннән янчыгын чыгарды, тагын бер акчаны чирәмдә кырын төшкән азамат егеткә чөйде.
– Акыллы сүз әйттең, рәхмәт, кордаш. Моннан кичү еракмы?
– Ерак түгел, тик анда янә сакчылар тора. Сак бул.
– Атың ничек, кем белә, тау белән тау очрашмаса да, адәм белән адәм очрашыр, ди.
– Фәтхулла мин, кордаш. Умартачы Хисаметдин угланы Фәтхулла.
– Минем атым Гәрәйҗан, чак кына Сафа Гәрәй хан түгел.
– Сафа Гәрәй ханга тарма, тарсаң – арма, кордаш, егет ул.
Юлчылар җилле генә кузгалып киттеләр.
– Кичүдә тагын юлга аркылы төшәрләр инде, – диде Җангали хан.
Җангали хан Кирмән-кала капкасыннан чыгып китүгә куанып бетә алмаган иде, соңгы очрашуларында тәмам кәефе кырылды. Аңа һаман аны танырлар кебек иде. Танысалар, яман булачак иде аңа. Ходай язмасын. Кире борып сарайга алып кайтырлар, Сөембикә каршына бастырырлар, ни йөзе, ни күзе белән багар ул аңа?! Кенәз Василий ихтыярына бирелеп, хатынын, дәүләтен, ил-халкын карусыз ташлап китә. Хан тәхетендә үләргә тиеш. Шулай диләр борынгылар. Урман авызын Ходайкол угланның азамат егетләре саклый, кичүдә кемнәр тора?.. Дөрес, аның өстендә бөтенләй башка кеше киеме, йөзен сакал-мыек басты, бусы кайгыдан бугай инде. Иң мөһиме, исән-имин котылсалар, кенәгинә ничек кабул итәр? Бәгыре катып, ачуы чыгып җәзага тартса? Бит ул аңа сораган гаскәрне җибәрмәде, ул гынамы, фетнә башында торды, һәрхәлдә, башлап җибәрде. Тик соңыннан гына әллә нинди коткыга бирелде.
Алда Идел күренде, кичү тирәсендә, яр буйларында йөзләгән олау, халык урала, шаулашалар, кычкырышалар. Ясавыл Гавриил атын туктатты.
– Әллә атларны йөздереп кенә чыгабызмы, Җангали хан? Нигәдер кичүгә таба аяк тартмый, ул-бу булыр кебек.
– Югары менәбезме, түбән төшәбезме?
– Югары күтәрелү хәерлерәк булыр, анда елга да таррак.
Куе урман аша уздылар, болын сыман җиргә килеп чыктылар. Яр буенда казлар каңгылдаша, кеше тавышлары ишетелә.
– Бу як ярдан төшеп булыр, ә менә аръяк текә, – диде ясавыл Гавриил, Иделнең уң як ярына күз ташлап. – Менә нәрсә, Җангали хан, урманга кереп, эңгер төшкәнне көтеп ятмый булмас. Күреп алулары бар.
– Әйе, безне эзлиләрдер, – диде Җангали хан, килешеп.
Борылып урманга керделәр, урманда йөри-йөри зур булмаган аланга килеп чыктылар. Атларын утларга җибәрделәр.
– Үзебез дә тамак ялгап алыйк, – диде ясавыл Гавриил, капчыкларны чишә-чишә. – Казылык та алдым. Тәмле, туклыклы, кайгырма, Җангали хан, ачка үлмәбез.
– Минем кабасым да килми.
– Кымыз салып биримме соң?
– Кымызың булса, бир.
– Хан, – диде ясавыл Гавриил, казылык чәйни-чәйни. – Сине Ходай Тәгалә буйдан да, көчтән дә мәхрүм иткән, ә менә бәхетне ишеп биргән – хан. Тагын кымыз салыйммы?
– Җитеп торыр, – диде Җангали хан. – Эч күбүе бар.
– Ә мин көмешкәдән бераз авыз итәм. Син мине кичерә күр, Җангали хан. Мин бераз салырга яратам, мәрхүм Василий кенәз өйрәтте. Иртән торыр иде дә, мәрхүм, күзен ачар-ачмас, «Ясавыл, көмешкә бир!» дип кычкырыр иде, Ходай каргаган адәм. Син дә эч азрак, хан. Кайгың юыла төшәр. Мин аңлыйм сине, хан. Кыен сиңа. Соң, миңа җиңелме? Син тәхетең югалттың, хәлеңә керәм, мин дә әллә ни отмадым лабаса.
Җангали хан сүз таба алмый торды. «Син хаклы, ясавыл, – диясе килде аның. – Син берни дә югалтмадың, син әле эзләнәсең, нидер өмет итәсең, бәлкем әле, теләгеңә дә ирешерсең. Ә менә мин барысын берьюлы югалттым, оптым».
– Әллә соң җыена башлыйбызмы, ясавыл? Юл кешесенең юлда булуы хәерле ди.
– Әйе шул, – диде ясавыл Гавриил, ризыкларны капчыкларга тутыра-тутыра. – Кузгалдык, Аллага тапшырабыз.
Ясавыл кушканны кылырга ризалык бирсә дә, Җангали хан ат койрыгына тагылып Иделне кичәргә курыкты, әмма ихтыярсыз кеше буларак, юлчысына сүз дә әйтә алмады. Бары тик авыз эченнән «Ходаем, язганың булыр, сиңа тапшырам» дип кенә догасын укыды.
Яр буена җиттеләр, ясавыл су читенә килде һәм капчыкларны бәйли башлады.
– Бер урында катып торма, хан. Чишен, әйберләреңтөйнәп атияреңә бәйлә. Ат койрыгына тотынып чыгарга туры киләчәк.
Ясавыл хаклы иде, башка чара юк. Җангали хан ясавылныкы кебек итеп әйберләрен бәйләде, су читенә килеп басты.
– Атның үз иркенә куй. Хайван үзе кай тарафка йөзәргә белер. Кара аны, хан, ат койрыгын ычкындыра күрмә. Хәрәкәтлән, хәрәкәттә бәрәкәт, дигәннәр борынгылар.
– Үзең урыс, үзең татарның бар нәрсәсен дә беләсең, ясавыл.
– Урысның яртысы татардан азган, кан белән кергәндер, – диде ясавыл Гавриил.
Анадан тума шәрә көйгә суга керүгә, Җангали хан сискәнеп китте.
– Кыюрак, кыюрак, хан. Ат койрыгына тотын. Кара аны, җибәрә күрмә, Идел төбенә китүең шул булыр.
Башта ясавыл аты йөзеп китте, аннары Җангали хан аты. Аяклары су төбеннән ычкынуга, Җангали хан йөзгәндәй итә башлады, су салкын тоелса да, җылымса икән. Идел уртасына җиткәч, ясавыл түзмәде, кычкырды:
– Нык тотын, Җангали хан, нык тотын! Ат койрыгын җибәрә күрмә!
Җибәрә буламы, Җангали тешләрен кысып койрыкка ябышкан, алай да куллары ычкыныр кебек иде. Ул бала чактан ук Ука елгасын ат өстендә кичәр иде. Атакае, ягъни хәрби орышка өйрәтүчесе Сөләйман хәзрәтләре аны мактаган итәр иде. Шуларны искә төшереп, Җангали хан ат сыртына сукты.
– Әйдә, малкай, әйдә, алдыр.
Хайван гүя аның теләген аңлады, ясавылның атын узып, ярга ук якынлашты. Яр буена чыккач, ясавыл әллә юри, әллә чын-чынлап:
– Егет икәнсең, хан, – диде. – Гафу ит. Гаҗәпләнүдән ашып киттем: ничек син шул хатынны сындыра алмадың, ханбикәңне, дим. Баш биреп торган булгансың, коткысына бирелеп, фетнә оештыргансың. Бу бит кенәзгә биргән вәгъдә-антны бозу дигән сүз, Җангали хан. Нугай-кырымлыларның җырын җырларга ничекләр кыюлыгың җитте, хәйран калмалы.
– Мин Казан халкын урыслардан азат итәргә теләгән идем, ясавыл. Кирмән татарлары әсир ителгән дә җиткән, – диде Җангали хан, ашык-пошык киенә-киенә. – Кеше өчен иң татлы, иң кадерле нәрсә – ирек, ясавыл. Моңа кадәр мин мәрхүм Василий кенәз ялчысы идем. Кенәз юк, кенәз вафат, ә мин һаман ялчы, аның җырын җырлыйм. Ә бит без икебез ике кеше идек. Ул – христиан, мин – мөселман. Беләсең булса кирәк, Олуг Мөхәммәд ханга Василий Тёмный кенәзегез ясак түләп тора. Кирмән-кала шул вакытта салына. Бабабыз Ягъкуб урыслардан җыйган ясакны Казанга озатып тора. Соңыннан, Рәсәй куәтләнә төшкәч, Ягъкуб бәкнең угланнары, безнең кебек угланнары вә оныклары, урыс кенәзләренә хезмәт итә башлыйлар. Мин дә шуларның корбаныдыр, ясавыл.
– Замана көчленеке, Җангали хан. Кайчандыр Рәсәй кенәзләре Алтын Урда ханнарына ясак түләп торганнар, хәзер әнә сез. Казан ул – Алтын Урда империясе кыйпылчыгы, Җангали хан. Менә син дә бит әле үзеңне Чыңгыз хан токымы кыйпылчыгы итеп хис итәсең. Шулаймы? Дөнья ул адәм баласына бербитен, бер артын күрсәтеп кенә тора. Бу дөньяда гел бер генә дәүләт бәхетле була алмый, Җангали хан. Аллаһы Тәгалә халыкларга бәхетне дә, бәхетсезлекне дә бертигез итеп бүлеп биргән. Күп еллар татарлар өстенлек итте, инде, ниһаять, безгә чират җитте – урысларга. Хак, килер бер көн, без дә, ягъни безнең халык та, өстенлеген югалтыр – мәңгелек бернәрсә дә юк. Кайгырма, Җангали хан, без әле синең белән Казан мәркәзенә әйләнеп килербез. Мин – кенәз дәрәҗәсендә, ә син— хан булып. Килербез, Җангали хан, ясавыл Гавриил әйтте диярсең.
– Бит берзаман Рәсәй дәүләтенә дә төшәр ул каргыш, ясавыл. Төшәр дә барысы да асты өскә килер. Чөнки Ходай Тәгалә, бер явызлыкка ике яманлык бирермен, дигән. Килер ул яманлык, ясавыл, урысларга да килер, бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса, күп еллар үткәч.
– Бәхәсләшмим, килер, Җангали хан. Ләкин инде без синең белән анда булмабыз. Әлегә эшең бетсә, кузгалыйк, төнгә кадәр, һич югы, бераз юл алыйк. Киләчәкне ишәк кайгыртсын, Җангали хан, шулай диләр бугай казанлылар, – диде ясавыл Гавриил һәм сикереп атына атланды. – Кузгалдык. Хәер, бер уйлаганда, ни җитмәгән урыс халкына? Теле бар, дине янә, җир турында әйтеп тә торасы юк, иңләп-кочаклап бетермәле түгел.
– Эшләүчеләр аз, ясавыл. Бар да сугышчы.
– Анысы хак. Әйтик, миңа ни җитмәгән иде?! Мәрхүм кенәзгә ияреп, Ливониягә бардым, кан койдым, шул ук җәйне хатыным югалттым.
– Ә син бөтенләй үк юләр түгелсең икән бит, ясавыл.
– Юләр мин, Җангали хан, юләр. Кем инде хатын ияртеп сугышка бара. Шунда күзе төште дә Дүнәшәмә Василий кенәзнең. Күзе төште дә тәмам акылын җуйды. Тартып алды Дүнәшәмне, ә бит кайткач, Мәскәүдә. Мин митрополит Даниилга чаптым. Коткар, ярдәм ит, имеш. Ә ул, дин корты, беләсеңме нишләде, мәрхүм олуг кенәзгә мөрәҗәгать ит, хатын тартып алу гөнаһка саналмый, диде. Имеш, дөньяда хатыннар бетмәгән, табарсың. Мин бит аңа рухи атам дип килгән идем. Ә ул… Беләсеңме, шуннан чиркәүгә керми башладым. Хәзер дә кергәнем юк. Чукынганым да юк. Имансыз мин, динсез. Христиан да түгел, мөселман да. Кайчак мәчет-чиркәүләргә йөрүчеләргә, ихластан инанучыларга көнләшеп куям. Әнә шулай җанын биздерделәр диннән, Җангали хан, Гавриил Карповның.
– Хатының әйтәм, кабул итәр микән соң үзеңне?
– Итәр, ярата иде ул мине.
– Әйт әле, ясавыл, кенәз Василий фетнә турында белдеме?
– Юләр ул, ахмак. Воевода кадәр воевода фетнә хакында белмәсен, имеш. Белде, әлбәттә. Әмма әллә сатылды инде, дәшмәде.
– Кемгә?
– Әйтик, Колшәрифкә, Ходайкол угланга, бәлки, сиңадыр да, хан.
– Ә син фетнә турында белә идеңме?
– Белә идем, хан.
– Әйтмәдеңме?
– Мин воевода Василийга үлем теләдем. Һәм ул аңа килде, фетнә йөзендә. Мин аңардан үч алырга тиеш идем – алдым.
– Син беләсеңме? – диде Җангали хан һәм, атын юлга бора-бора, ясавылга якыная төште. – Беләсеңме син, ясавыл, яраткан хатынның ир-канаты өчен үләргә әзер булуын?
– Дүнәшә аңа чыгарга теләмәде, Даниил аларга акчага сатылып никах укыды. Рухи атакай, имеш. Карак ул, ришвәтче.
– Сине хәзер хатының кабул итәрме соң? Бит ул ирен көтә.
– Мин аны алып качаклыкка юнәләм, хан. Чарасыз мин.
– Ә бит синең кенәз булырга исәбең?
– Анысы хыял, бары тик хыял. Тын елга буйларына элдерәм, шунда кача хәзер ирек теләгән кеше. Тик башта Иван Телепа янына керәм. Якын ул миңа, бәлкем, хәлемә керер, Василий кенәзнең йортын бирер, иншалла, кенәгинә дә каршы килмәс. Мин аларның юлларына аркылы төшмәдем.
– Мин дә, мин дә, ясавыл. Тик кенәз Телепа турында төрле имеш-мимешләр сөйлиләр.
– Ничек?
– Василий III Елена Глинскаяга өйләнгәч, Телепа хатынын бер татар сәүдәгәренә сатып җибәрә, имеш. Ә үзе Елена артыннан сөйрәлә башлый. Олуг кенәз моны сизә, әмма нигәдер дәшми. Шулай да үлгәндә сиздерә, яшь хатынны янына да җибәрми.
– Шыттырма, ясавыл.
– Ясавыл Гавриил, Җангали хан, булмаган хәлне беркайчан да сөйләмәде. Мин үзем ул хатынны урладым һәм, Телепа кушуы буенча, татар сәүдәгәренә илтеп бирдем. Тәре тотып ант итә алам. Ләкин мин гөнаһсыз, мин бары тик Телепа кенәзнең әмерен үтәдем.
– Яман, яман эш кылгансың, ясавыл Гавриил.
– Миңа яманлык кылмадылармы, мине рәнҗетмәделәрме?!
– Үзе теләп киттеме ул бичара хатын?
– Теләп чыга микән хатының Сөембикә Сафа Гәрәй ханга?
– Анысы миңа караңгыдыр, ясавыл. Дөресен генә әйткәндә, мин аны яратып бетерми идем, әйе, үзе яратмаганга яратмадым. Ләкин соңгы мәлдә без бер-беребезне аңлый башлаган идек инде. Мин хәзер генә аңладым, ул мине урыс кенәзе курчагы булганым өчен яратмаган, фетнә башына менүгә, кочагымнан да чыкмады.
– Ә син, Җангали хан, хатын-кызның песи затыннан икәнен белмисеңмени? Хатын-кызга, Җангали хан, наз кирәк. Ә ир-ат аңа саран, наз исә хатын-кызга тансык. Иманым камил, Сафа Гәрәй ханны синең Сөембикәң чакырган.
– Сөембикә түгел, мин чакырдым Сафа Гәрәй ханны, ясавыл.
Ясавыл Гавриил хәтта атын туктатты.
– Сөйләмә булмастайны, Җангали хан. Хикмәт, – дип, атын кузгатты ясавыл Гавриил, башын чайкый-чайкый. – Хикмәт… Сафа Гәрәй ханны Казанга чакырырга башыңа тай типтеме әллә, Җангали хан? Казан мәркәзенең тәхетендә утыра идең түгелме соң?!
– Утыра идем.
– Шулай булгач, Җангали хан, ни җитмәгән иде үзеңә? Хан идең ләбаса! Хан!..
– Хан түгел, Василий III кенәзнең курчагы. Менә шуны аңладым мин Казанга килгәч, ясавыл. Син бит әнә кенәз Василийның итек башын яларга теләмәдең!.. Мин дә…
– Әйбәт түгел, әйбәт түгел, Җангали хан. Бер дә әйбәт эшләмәгәнсең. Хаким вә хөкемдар идең ич. Курыкма, мин боларның берсен дә Телепага сөйләмәм. Минем максатым – сине исән-сау аның кулына кайтарып тапшыру.
Җангали ханның бу кеше белән бөтенләй сөйләшәсе килми башлады. Ул тәгаен дәшмәс булды. Юл озын иде әле…
Икенче көнне Владимир каласын уздылар, ясавыл Гавриил капчыкларын ризык-нигъмәт белән тутырды. Җангали хан аттан да төшеп тормады, аның тизрәк Мәскәүгә җитәсе килә иде. Аның берәүне дә күрәсе килми, авыз ачып сөйләшәсе дә килми. Әйе, ул ялгышты, ул хата кылды. Тик өметен өзми иде, бөек кенәгинә аңа ышаныр, хәленә керер – ул Казан тәхетендә утырырдай кеше түгел. Бары тик шул. Телиләр икән – абасы Шаһгалине җибәрсеннәр, аның, ичмасам, корсагы зуррак. Кенәгинә Елена Глинскаяга ул барысын да түкми-чәчми сөйләр, ничекләр үзен яратмаган хатын белән торды, ничекләр теге аны фетнәгә котыртты. Ә бит булды, булды, котыртты. Куркытты, янады, ахыр мәхәббәте белән җиңде. Хатын-кыз булса, кенәгинә аны аңлар, хәленә керер…
О проекте
О подписке