– Тор, тор, Искәндәр, бу ни дигән кылану инде тагын?! Йа Хода, әле берсе, әле икенчесе. Мин сиңа ышанам, Искәндәр. Ишетәсеңме, ышанам. Инде, бар, чыгып тор, эчем сизә – хәзер Булат бәк килеп керәчәк. Алатларга китмәгән ул, биредә ята. Килешер ул минем белән, килешми хәле юк, ахыр чиктә без барыбыз да ирек телибез. Ул да татар, ул да иректән ваз кичмәс, бераз гына горурлыгы калган булса. Берәүнең дә әле үзе теләп башын элмәккә тыкканын күргәнем булмады. Әйе, ирекле көннән. Хак Тәгаләдер, Сафа Гәрәй хан аны кичермәс, чөнки аны Булат бәк кудырта. Ләкин тәхет әлегә минем кулда, мин хәл итәчәкмен ил сәясәтен, Сафа Гәрәй хан түгел. Мин, Искәндәр, мөселман белән мөселман сугышыннан куркам. Далада үскәндә, дөньяның иге-чиге юк кебек иде, монда килгәч инандым: тар икән дөнья. Берәүләргә җир җитми, берәүләргә— мәхәббәт.
– Ханбикәм, Сафа Гәрәй хан чынлап та киләчәкме Казанга?
– Юлда инде ул, Искәндәр, юлда.
– Сез аңардан курыкмыйсызмы?
– Мин – ханбикә, Искәндәр. Аннары Сафа Гәрәй хан гаскәрне атамнан ала, димәк, аңа атам да фатиха биргән.
– Бары тик бер сорау сезгә, ханбикәм. Сез Җангали ханның китүен алдан белдегезме?
– Юк, Искәндәр, белмәдем. Иллә сизендем. Бу кеше йәбүген кол булып кала, йә ирек яулый. Ә ул нинди юлны сайлагандыр, Ходай шаһиттыр, һәрхәлдә, Җангали хан исән-имин Казанда калган булса, аңа берәү дә кагылмаган булыр иде. Хактыр, Җангали хан урыслар белән тыныч яшәү ягында иде. Әмма ни исәбенә? Менә шуны аңламый интекте ул, Искәндәр, тик тора-тора гына аңлады, тышаулы һәм йөгәнле көйгә су эчәргә төшүләре яман икән. Сафа Гәрәй хан нинди ният белән килә, миңа караңгыдыр, мин күрәзә түгел, алдан әйталмыйм.
Каударланып, тупсабаш Тинбай килеп керде.
– Ханбикә, Нугай капкасыннан сөенче китерделәр, атаңнан чапкын ирешкән, Юныс морза белән Ходайкол углан каршы киттеләр.
Сөембикә селкенеп куйгандай итте, ләкин мөгаллиме Искәндәргә бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Атасының әмер-карарын ул үзе дә белми иде.
Искәндәр ашыга-кабалана өенә кайтты. Кайтты да ишеген бикләп түргә узды, сәкегә утырды һәм уйга калды. «Әллә соң Елизавета янына авылга китәсеме? Кибете бар, үзе шундаен сөеп карады!» Шул уй-нияте күптән түгел булган хәлләрне хәтереннән актарып чыгарды һәм яңабаштан күңеленнән кичерде.
Бу хәл каз өмәсе көнендә булды. Ханбикә Казан каласы кырындагы бер авылга туктады. Гадәттәгечә, ханбикәнең чанасын хатын-кызлар уратып алдылар. Шунда берсе Искәндәргә карап торды-торды да, ханбикә янына килеп:
– Ханбикә, калдыр миңа колың. Мин ялгыз, кибет тотам, рәнҗетмәм, кимсетмәм, өрмәгән җиргә дә утыртмам, – диде. Диде дә кеткелдәп көлеп алды, ә үзе Искәндәргә күз кысты.
– Калдыр, ханбикә, колың, үкенмәс ул, Елизавета ирен югалтты. Денис воеводада хезмәт итә иде.
Ханбикә Сөембикә бөрмәле билле тун кигән, бит алмалары кызарынып торган, зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле, чөенке борынлы хатынга карады һәм Искәндәргә күз төшереп алды. Мөгаллиме ни әйтергә белми, бераз каушаган кыяфәттә, мәгәр кызыксынып һәм сокланыбрак Елизаветага карап-карап ала, шул ук вакытта ирен чите белән генә елмая иде.
– Үзеннән сорагыз, кала икән – мин риза. Тик ул минем колым түгел, мөгаллимем, хатыннар.
– Кал, кал, мөгаллим, кал, үкенмәссең, – диештеләр хатыннар, әллә шаяртып, әллә уенын-чынын бергә кушып.
– Безгә китәргә вакыт, ханбикә, – диде Искәндәр, җитдиләнеп, – ханның кузгалуы бар.
– Калмыйсың, димәк. Үкенепләр куярсың әле, егетем, – диде өлкәнрәк бер хатын. – Пешкән чия бит ул безнең Елизавета. Тормышы мул, кибет тота.
Искәндәр ат тотучыга кагылып алды, җавап бирмәде, бу аның кузгалыйк диюе иде. Ханбикә хатыннар белән саубуллашты, чанага утырды.
– Ә сине, Искәндәр, хатыннар ярата икән бит, – диде ханбикә, атлар кузгалып, җилле генә алдырып китүгә. – Елизавета дигәне алып кала язды үзеңне.
Искәндәр бары тик тамак кына кырды, ары бер сүз дә әйтмәде һәм аның ханбикәгә әйтер сүзе дә юк иде.
Барысы да чыгып киткәч, Сөембикә башын артка ташлап уйга калды. Осталар түшәмнәрне китап итеп тезгәннәр иде, куллары алтын да соң бу казанлыларның. Тик менә үзләренә тиң хан гына табалмыйлар. Ханбикә булу теләген аңарда Хөршидә бикә кузгатты. Бикә аның иң авырткан чуанына басты. Бу хакта ул үзе дә уйланып йөри иде, ләкин кая ул кемгә булса да сиздерү йә әйтү, Аллам сакласын. Аннары Җангали дә җайга ятып килә иде инде. Ятты да гел ханбикәсе кушканны эшли башлады, бахыр. Әмма Сөембикәнең аңа барыбер күңеле ятмады. Хөршидә бикә белән сөйләшкәннән соң, Сөембикә уйга калды. Ул куштан бикәне яратып бетерми иде. Былтыр кыш көне көтмәгәндә кунакка чакыргач, аптырый калган иде, әмма бармыйм дип тә әйтмәде. Алай да алдан йомышчысын җибәрде, бикәне күрәсе, һичшиксез барасы турында җиткертте.
Кышкы салкын көн иде. Март ае. Өй түбәләреннән тамчылар тама. Ни салкын булса да, яз якынаюы сизелә, чана артыннан ялтырап уктабан кала. Якты кояштан кар җемелди, күз чагыла. Атлар өстендә җиңелчә бәс. Ат тотучы агай дилбегәсен сабыр гына тарткалап куя. Сакчылары берара калып киләләр. Сөембикә, хатирә-истәлекләргә бирелеп, туган ягын исенә төшерде. Шушындый кышкы салкын көннәрдә әтисе аны дала аша күрше морзаларга алып барыр иде. Барган җайдан кинәт атларны туктатыр иде дә: «Даламны тансыкладым, тизрәк җәй килсен иде», – дип әйтер иде. Юл өстендәге кардәшләр вә ага-энеләренә тукталыр, кунак булыр һәм, әйләнеп кайтканда, атасы атларны үзе тотар, кызу кайтыр, атлар өстеннән бу күтәрелер, ахыр барган шәпкә кычкырып җырлап җибәрер иде. Еш кына атасы Сөембикәне якын туганнарында утырмада калдырды, әмма атна үтүгә килеп җитәр һәм: «Сагындым үзеңне, кызым», – дип, чанасына күтәреп утыртыр иде. Атасы утырмага башка кызларын да йөртте, әмма Сөембикә кызын үзе илтер, үзе барып алыр иде. Кышкы чана юлын Сөембикә үзе дә яратты. Монда килгәч тә, ул еш кына күрше-күлән авылларга чыкты, халык белән аралашты, моң-зарларын тыңлады һәм күндәмләнеп киткән Җангали аша аларга бик күп игелекләр эшләде. Әнә шулай ул халык теленә керде, игелекле ханбикә кушаматын алды. Шул ук вакытта ул еш кына уйга калыр иде. Ни өчен халык зарлана? Кемнән? Җангали ханнанмы, әллә булмаса ясак җыючы тарханнарданмы? Гаеп атта да, тәртәдә дә бар иде. Ул йөри-йөри инанды: күп очракта халыкны урындагы түрәләр рәнҗетәләр икән – артык салым җыялар, халык теләге белән санлашмыйлар. Сөембикә аларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Әмма ил-халкына төшкән моң-зарны якын-тирә авылларга гына йөреп бетерерлек түгел иде. Бу хакта ул, Хак Тәгаләдер, Җангали ханга да әйтте. Әмма ирнең җавабы аны бер дә канәгатьләндермәде. Әллә шуннан, әллә шул хәлләрдән соң ул кисәк үзгәрде, кисәк бөтен гаепне илне баскаклыкта тоткан урысларда, шәхсән воевода Василий кенәз йөзендә күрде. Моның өчен аны юк итү чарасы гына бар иде. Һәм бүген ул моңа иреште.
Әле булса хәтерендә: Хөршидә бикә аны болдырында колач җәеп каршы алды, күгәрчендәй гөрли-гөрли өйгә алып керде, тунын салдырды, киез итекләрен каравыш кызлары алып киткәч, үзе үк җылы чүәкләр китереп бирде. Үзе ханбикә янында бөтерелде, үзе «яз килә, ә суык һаман» дип зарланды. Хөршидә бикә аның туй табынында иң түрдә утырган иде. Сөембикә аны күргәч тә ошбу хатындагы зыялылыкка, горур тәкәбберлеккә сокланган иде, хәтта Җангали белән тору мәлендә аңа охшарга да тырышты. Тик тәрбия башка идеме, һич тә Хөршидә бикә була алмады. Хөршидә бикә аңа гади-садә итеп дәшсә дә, гүзәллеге турында мәдхияләр укыса да, ахыр чиктә Сөембикә барыбер аңа ышанып җитмәде – йөзендә һәрчак икейөзлелек, ясалмалык күрде. Баштагы мәлдә ул моңа борчылса да, соңыннан килеште тагын – барысына да кул селтәде, ничек бар, шулай кабул итте. Әмма очрашкан саен бикә йөзендәге икейөзлелекне тагын да ачыграк күрде. Шуңа да карамастан Сөембикә һәрчак ошбу тәкәббер вә горур хатынга тартылды, аның белән сөйләшеп утырасы, үз күзеннән читтә калган Казан хәлләрен беләсе килде. Кабан күле буендагы мәһабәт сарайда яшәүче Булат бәк Ширин Казан каласының иң олуг байларыннан иде. Мәмләкәткә нинди генә хан килмәсен, аның уң кулында һәрчак Булат бәк Ширин утырды – мәҗлесендә дә, табын җыенында да. Шул ук вакытта Булат бәк үзеннән сөекле бикәсен беркайчан да калдырмады, зифа бикәсе һәрчак янәшәсендә булды. Утарын да бәк колачлы итеп утырткан иде. Диварлар эченә суктырылган нәкышле йортлар әкиятләрдәге патша өйләрен хәтерләтә иде.
Берничә бүлмә аша узып, кунак ягына үттеләр. Биредә җылы яктагы сәкегә калын-калын мендәрләр өелгән, терсәк биеклек кенә өстәлләргә ризык-нигъмәт хәстәрләнгән. Асрау кыз, йөгереп килеп, Сөембикәнең кулын юдырды, иңенә салган сөлгесен бирде һәм ханбикәгә соклануын яшермичә карап тора башлады. Сөембикә аңа иелә төште дә:
– Сөйгән егетең бармы? – дип сорады.
Кызның йөзенә гүя ут капты, ахыр йөзен яулык очы белән каплады да күзләре белән генә елмая-көлә китеп барды.
Табын янында алар бик озак серләшеп утырдылар. Казан мәмләкәтенең олуг ханнарыннан булган Ибраһим ханның хатыны Нурсолтан кызы Хөршидә бикә Булат бәк Ширингә кияүгә чыга. Абалары Габделлатыйф һәм Мөхәммәтәмин кебек, Хөршидә дә мәскәүлеләргә йөз тота. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» дигән халык, ни Казан яклы Булат бәк Ширин дә, Хөршидә гүзәл куенына кергәч, Мәскәү ягын каера башлый, Мәскәү кенәзләре белән аркадаш гомер итә. Шул ук вакытта ошбу бәк Кырым ханнары белән дә бик үк начар мөнәсәбәттә яшәми. Ләкин соңгы мәлдә, Сафа Гәрәй ханны Казаннан куганда, Булат бәк кырымлыларга каршы чыга һәм, Сафа Гәрәй ханны «килмешәк» дип, халыкны котырта. Бикә әйтүе хак булса, Булат бәк кылган хатасы өчен үкенә икән, әмма нишләмәк кирәк, Сафа Гәрәй хан үзенең Казаннан куылуын гелән Булат бәк Шириннән күрә икән дигән гайбәт күркәм кала халкына ирешкән икән инде. Бу хакта Сөембикәнең ишеткәне булса да, табында утырганда чәй көйли-көйли Хөршидә бикә шул хакта зарланып алды. Әмма ошбу япь-яшь ханбикә алдында артыграк әйтеп ташладым дигәндәй:
– Булат бәк минем ирем, Казан мәмләкәтенең мөстәкыйльлеге өчен җанын фида кылды, тәмам җиксенде. Иншалла, халык рәнҗетергә бирмәс. Аллаһы Тәгалә каргышыннан курыкмасалар кагылсыннар Булат бәктәй аксөяккә, соңыннан үкенепләр карарлар да, үткән булыр, – диде.
Сөембикә ханбикә Хөршидә бикәнең бу сүзләренә ни әйтергә дә белмәде. Ул, гомумән, моңа кадәр сәяси эшләр белән шөгыльләнмәгән иде, бүген исә үзендә ошбу зыялы Казан аксөякләрен бар яманлыктан да коткару теләге туды. Сөембикә тыенкы гына:
– Кем әйтә, бикә, Сафа Гәрәй хан Казанга килә дип? – дия-дия, урыныннан күтәрелде.
– Белмәгәнгә сабышып торма әле, гүзәл ханбикәм, Сафа Гәрәй хан атаң Йосыф бәктән «Казанны кире кулыма төшерәм, синең биләмәң итәм» дип, гаскәр сораган, атаң, хәленә кереп, утыз мең кылычлы биргән, диләр. Сафа Гәрәйне беләбез, кыш килмәсә, яз килер, яз килмәсә, җәй килер, озак көттермәс. Тик менә Казан халкы яклармы Сафа ханны?.. Син ничек уйлыйсың, Сөембикә?.. Атаң хәбәр иткәндер, итми булмас… Дәшмисең. Әйе, менә син якларсыңмы аны, юкмы?..
Күзгә бәреп әйткән бу сүздән Сөембикә бер мәлгә каушый калды. Ләкин икенче мәлдә инде җавабын тапты:
– Байбикә Хөршидә, борын-борыннан ук явызлар халыкны куркытып, хәйләкәрләр алдалап вә ялганлап буйсындырганнар. Ошбу очракта кем хаклы – Булат бәкме, Сафа Гәрәй ханмы – мин белмим. Ләкин Җангали хан тәхеттә утырган чакта Булат бәкне рәнҗетергә бирмәм, акбикә.
– Җангалигә сүзем юк, игелекле эшләр кыла, – диде Хөршидә бикә. – Казанда малтабарлар ишәйде. Ләкин без аңардан күбрәк көткән идек, ханбикәм.
– Пайтәхеттә каты куллы хаким утырса икән, – диде Сөембикә уфтангандай. – Тик бит, бикәм, дәүләт бер сәүдә маясына гына яши алмый. Бүген Казанны урыс басты, үз халкыңа җай кими барганнан кими бара. Болай булса, калабызның каракош канаты астында калганын көт тә тор.
– Имам-хатыйп Колшәриф ни карый? Атасы, мәрхүм, пәйгамбәрләр белән сөйләшер иде. Диван-мәҗлескә беренче булып килеп утырыр иде. Минем улым әнә сигез манаралы Җамигъ мәчетен күтәрә башлады. Нургали угланым әйтәм, ә менә Җангали хан дин-иман хакына, һич югы, бер алтын бирсә икән…
– Барысы да бөек Тәңребез Аллаһы Тәгалә кулында, байбикә. Җангалине мин гаепләмим, Хода аңа туганда ук зиһенне чамалап биргән…
– Шуның өчен без аңа сине китердек тә, ханбикәм. Син соң, син, олуг бәк Йосыф кызы, ни карыйсың?! Син аны курчак урынына уйнатырга тиеш идең, ханбикәм. Эшлә шуны, бит Ходай Тәгалә сиңа барысын да мул итеп биргән – акылны да, зифалыкны да, иманны да. Морзалар, бәкләр, карачылар, малтабарлар вә сәүдәгәр, кара халыкка кадәр синең яклы.
– Имам-шәкертләр, дин әһелләре, мулла-мунтагай кем яклы? Руханиларыбыз кемне пайтәхеткә әзерлиләр, байбикәм?
Хөршидә бикә яңа күргән кебек текәлебрәк Сөембикәгә карады:
– Алар да синең яклы, Сөембикә. Алар да сине яклаячак. Ал кулыңа пайтәхетне, Сафа Гәрәйне кире бор. Син тәхеттә утырганда, ул монда килергә кыймас. Килгән хәлдә дә аягыңа төшүдән ары китә алмас. Гаскәр – атаңныкы. Юныс туганыеңны дәш, ул башкарсын атаң теләген.
«Йа Алла, бир сабырлык, бир түземлек, кыл бер-бер чара, ярдәмеңнән ташлама», – дип, эчтән генә тәкрарлады Сөембикә. Артыгын тыңларга аның гайрәте дә, куәте дә җитмәде, каударланып китәргә җыена башлады. Хөршидә бикә аны озата чыкты, чанага утырыр алдыннан, битен Сөембикә битенә куеп:
– Хакимиятне үз кулыңа ал! Кыю бул, далага даны таралган мәшһүр Йосыф бәк кызы ла син! – диде.
Сөембикә бары тик баш кына кага алды. Ат кузгалып киткәч тә, ул тынычлана алмады. Байбикә Хөршидә белән очрашу аны уттан алып суга салгандай итте, кайгысын арттырды, башында мең төрле фикерләр уянуга сәбәпче булды.
Атлар салмак кына юырта, сакчылар шактый артта. Март кояшы офыкка таба тәгәри – кич җитеп килә. Җангали ханга кай тарафка китүен ул беркайчан да әйтмәде, гомумән, үзен мөстәкыйль тотты һәм ни сәбәпледер ир-канаты да бу хакта бер сүз дә катмады. Кая йөри, кем белән, ни кылып? Гүя аңа кагылмый да иде. Җангалине ул беренче никах төнендә үк ят итте. Каушауданмы, лайлаланып тирләгән тәненнән, һәр кагылышыннан чирканды. Ахыр таба чиркануы калтырануга күчте, аркасыннан, чемер-чемер бизгәк тоткандай, салкын йөгерде. Беренче төндә булган хәл күз алдына килүгә, Сөембикә янә сискәнеп китте. Шул тамаша ят итте, ул аны аңын җуяр дәрәҗәгә җитеп ятсынды. Ахыр гүя аңын җуйды, бары тик Җангалинең лайлалы тәне, ямьсез итеп дөядәй мышнавы гына хәтердә калган.
Сарайга кайтып җиткәнче ошбу уйлардан арына алмады. Бары тик Җангалинең бусагасын атлап кергәч кенә бераз тынычлана төште. Җангали өйдә юк иде. Тыштан шат күренсә дә, эче тулы шом вә гаса иде Сөембикәнең. Аның кем беләндер бу хакта сөйләшәсе, кемгәдер эчен бушатасы килә иде. Җәмиләгә аның бу хакта сөйлисе килмәде. Ә ир-ат арасыннан аның уй-фикерен аңлардай, хәленә керердәй кеше табылмады. Ни вәзир Коләхмәт, ни Ходайкол углан… Тукта, тукта, имам-хатыйп Колшәрифкә барса, тәмам тулышкан күңелен аңа бушатса?.. Аңлармы ул аны, хәленә керерме?..
Тәмам чарасыз калып, ятак ягына узды, йомшак түшәккә сузылып ятты. Күңелен тагын да ныгытырга теләп, имам-хатыйп Колшәрифне күз алдына китерде. Яше утызга җитмәгән, озын вә чандыр гәүдәле, кара сакаллы, кылыч борынлы шәехне ул бары тик ике-өч тапкыр күрде бугай. Анда да рухи ата аның белән баш иеп кенә исәнләште. Әйе, шәехнең игътибарын җәлеп итә алмады Сөембикә. Ул хатын-кыз иде һәм аз-маз гына булса да ир-атны белә иде. Бу исә, пәйгамбәрләр арасында йөргәндәй, дөньялыктан аерылган бәндәгә тартым бер зат булып тоелды. Шәех Колшәрифне олуг галим, белекле вә инсафлы кеше диделәр. Бохарада укый, дөньяга танылган акыл ияләреннән сабак ала. Атасы исән чакта ук илгә кайта, хан мәдрәсәсендә остаз булып йөри, ахыр, атасы Мансур шәех вафат булгач, дин әһелләре аны бертавыштан олуг шәех итеп сайлыйлар.
Шулвакыт шылт итеп ишек ачылды, Сөембикә сискәнепкитте. Аның ятагына бары тик Җангали генә песи кебек тавыш-тынсыз керсә керер иде. Ятакчы әби түгел, димәк, ул – Җангали, ир-канаты. Ятак ягында караңгы, түр якта пыскып кына шәм яна. Сөембикә аны сүндереп куйды. Җангали тамак кырды. Сөембикә дәшмәде. Аккош мамыгыннан типчегән атлас юрган читен ачып, мыштым гына юрган астына керде, Сөембикә йоклаганга сабышты. Ул еш кына йоклаганга сабышып калыр, хәтта аны алганда да уяна алмыйча ятар иде. Бүген дә шулай итәсе иткән иде, кинәт башына бер уй килеп, Җангалигә таба әйләнеп ятты, кайнар куллары белән ирнең кыска муеныннан кочып алды.
– Мин сине шундый-шундый көттем, Җангали, – диде, кайнар иреннәре белән ир-канатның колак янында гына пышылдап.
Җангали хан моны гүзәл бичәсеннән һич тә көтмәгән иде, тәмам каушый калды, дәрте әллә кай тарафка юлыкты, гайрәте коелды.
– Сөембикәм, сөеклем, – диде ул, ниһаять, уянып киткәндәй. – Сөембикәм, сылуым, синме бу?! Өнемме, төшемме?!
– Өнең, өнең, Җангали. Мин сине сөярем, үлепләр сөярем, тик сиңа бер шартым бар. Үтә шул шартым, Җангали!..
– Әйт, нинди шарт, кулымнан килә торган булса, таш яуса да үтәрем.
– Килә, килә кулыңнан, Җангали, килә. Җибәрмә гаскәрең Мәскәү кенәзенә. Мәҗлес җый һәм шунда кистереп әйт: мин гаскәремне Мәскәү кенәзенә җибәрүдән баш тартам, диген. Воевода Василийны да Казаннан куу мәсьәләсен күтәр. Түрә-морзаларың, карачыларың куәтләп алсалар, урыс сәүдәгәрләрен Казаннан кууны чара итеп куй.
– Сөембикә, Сөембикәм, мин барысын да эшләрмен, тиксин генә мине какма, ярат мине, минеке бул!
– Мин синеке, Җангали, синеке…
Балачактан ук ятагын карап, Сөембикәгә тугры хезмәт иткән әби, ханбикәсенең Хөршидә бикәгә баруын килештермичә, «Хатын-кыз беркайчан да үзара тату яшәмәс, хатын-кыз бер-берсеннән көнләшергә генә сәләтле» дисә дә, Сөембикә байбикә Хөршидә утарына баруына һәм дөньяви сабак алуына мыскал да үкенмәде. Җангалине ятагыннан озаткач, ул бик озак йоклый алмый ятты. Аллаһы Тәгалә алдында Сөембикәнең йөзе якты иде, һәрхәлдә, ул үз-үзен шулай дип тынычландырды. Әйе, ул вөҗданына хыянәт итмәде, Аллаһы Тәгалә биргән хатын-кыз хокукыннан баш тартмады, чарасызланыбрак булса да, атасы теләген үтәде – Җангали ханга кияүгә чыкты. Инде, ниһаять, үзенә дә баш калкытырга вакыттыр. Дан-шөһрәт аңа шунда килсә килер. Ул үзен Җангалидән күп тапкыр өстен күрде. Аны һәр җирдә кычкырып-котлап каршы алдылар; нәкъ менә Йосыф бәк кызы Казан каласының түбән катлау сәүдәгәрләренә, малтабарларына, алыпсатарларына ирек бирде: «сату итегез, ятсынып тормагыз», хәтта кайберләрен салымнан азат иттерде. Дөрес, ул боларның барысын да Җангали аша эшләтте, әмма бу аның теләге иде. Моны барысы да белә һәм Сөембикә ханбикә күренгән бер җирдә аны күтәреп кенә алмыйлар иде. Чөнки халык иң әүвәл аңа зарланыр иде. Аннары ул янә бер нәрсә белде. Аңа кадәр Җангали ханнан бер каравыш хатын кыз бала таба. Бу хакта Сөембикә бик соң белде. Ләкин һичнинди үкенү вә көнләшү тоймады. Аңа ничектер барыбер иде. Бит ул Җангалине барыбер яратмый. Шул хакта Җангалигә әйткәч, теге бичара Сөембикәнең аягына төште, итек башларына кадәр үпте, гафу итүен үтенде. Моны ул Сөембикәнең нәфрәтеннән куркып кылды. Чөнки баланы, аңа әйтми, Касыйм каласына озаткан иде. Сөембикә әллә нигә Җангалидән балага узмады. Һич югы, шул баланы тәрбияләр, ичмасам, бераз җаны тынычланыр иде. Ә ул, әйтми-нитми, баланы озатып та өлгергән. Ят булмас иде әле ул нарасый аңа. Анасы мәрхүм, диделәр. Ятим бала, димәк, үзе кебек үк. Иртәрәк әйткән булса, ул баланы җибәртмәгән булыр иде, сарайга алдырыр иде. Ихтимал, тора-бара өйрәнер, гадәтләнер иде нарасыйга…
Алай да Сөембикә язмышына ятып-үртәлеп зарланмады. Бу язмышны ул атасы теләге белән үзе сайлады. Ары таба ни кылырга белми чарасыз калуыннан гына уфтана иде. Күп очракта ул Җангали хан белән килешмәде, иллә мәҗлесләрдә аңа каршы төшәргә дә кыймады, гәрчә моңа теләге булса да. Ләкин күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән уй-хис көйри башлаган иде инде – тәхеттә үзе утырса икән ул!
О проекте
О подписке