– Син аны миңа күрсәт кенә. Мин аның, һичьюгы, йөзенә багып калыйм. Кенәз Святославның йөзен күрдем, минаны мәңге-мәңге онытмам, Иблис төсенә керсә дә. Курыкма, Асылгәрәй агай, мин аңа яманлык кылмам. Ләкин биргән антымнан ваз кичмәм. Без аның белән орыш кырында булса да очрашырбыз, Ходай безне үзе очраштырыр. Ә бүген минем ул явызны күрәсем килә – Егорканы. Синең кешеләрең Владимирда булган кебек, минем дә монда кешеләрем бар, Асылгәрәй агай.
– Анысы нәрсә, күрсәтермен мин сиңа аны, мин ул кара йөрәкнең йөзен гомер онытасым юк.
– Баскынчылар китергән кайгы-хәсрәт онытырлык кына булмый, Асылгәрәй агай. Урысның бу явызлыгы, мең еллар үткәч булса да, һичьюгы, оныкларында чагылыш табар әле. Явызлык кылгансың икән, ул каннан канга, буыннан-буынга күчә.
– Раббыбыз, гафил вә наданны вакытында кичерә бел, дигән түгелме соң, хан оныгы? Кичер син аны. Аллаһы каһәре төшсен. Ә Аллаһы каһәре адәм каһәре генә түгел, мең тапкыр яманрак.
– Гафилне, надан-томананы кичерергә була, әмма баскынчыны – юк. Гафу ит, кичерә алмыйм. Булмас ул, Асылгәрәй агай. Яхшылык онытылыр, яманлык онытылмас, дигәннәр. Синең киявең Святослав та кыз ризалыгын алып өйләнмәгәндер. Аңа да, хөсет җанга, Аллаһы каргышы төшәр.
– Төшәр анысы, төшәр. Барып битенә төкерәсе иде дә бит, мөселманлык чабудан тота.
Ниһаять, капкага килеп төртелделәр. Асылгәрәй кыяр-кыймас кына капканы шакыды.
– Һай, кем бар анда? Капка ачык!
Ачтылар, ишегалдына керделәр. Болдырда басып торган Митрәй тәгаен каушый калды. Аннары исенә килде бугай, йөгереп төште, Асылгәрәйгә куш кулын сузды.
– Сөбханалла, Гәрәй, күземә күренә дип торам. Бу кем?
– Хан оныгы Хансөяр.
– Саумы, туган. Әйдәгез, узыгыз. Гәрәй үзе кунак итә белә ул. Әйдә, үтегез, узыгыз. Рәхим итегез. Старуха! – дип кычкырды сәүдәгәр Митрәй. – Марфа, кабул ит, встречай, кунаклар к нам.
Бусагада ике адәм сыярлык киң итәкле күлмәк кигән шактый мөлаем йөзле апай пәйда булды. Башындагы яулыгына вак кына күкебаш чәчкәләре төшкән. Чөенке борынлы, тулы йөзле.
– Проходите, люди добрые! – диде ул һәм бил бөгеп алды да үзе алдан китте. – Наталья, доченька, прибери кружева, гости к нам из Булгарии.
Хан оныгы Хансөяр түр якта нидер бәйләп утырган кызны күрде, аксыл толымнары калку күкрәгенә төшкән, зәңгәрсу җиңнәре бөреп китергән, бит очлары алсу-алсу, әйтерсең лә хәзер генә суыктан кергән, күзләре тып-тын күл сыман – зәңгәр-зәңгәр, хәтта куе зәңгәр. Кыз, күзләрен тутырып, хан оныгына карады һәм болай да алсу битләренә гүя ут капты. Тиун киеменнән, олуг кенәз кешесе, әллә яучы инде дигән уй узды бугай кыз күңеленнән. Һәм ул, чынлап та, шулай булгандыр, Наталья атлы кыз бүген киявен көтә иде.
– Маманя, маманя, я уйду, – диде кыз һәм янә хан оныгы ягына сирпелеп алды, хәтта сизелер-сизелмәс кенә елмайды кебек.
– Не уходи, доченька, – диде аңа Асылгәрәй. – Мы с твоим отцом старые друзья. Они с матерью у нас были, погостили, атебя не взяли. У меня четверо парней, один другого лучше.
– Ладно, не уходи, доченька, – диде әтисе.
– Хорошо, тятя, я остаюсь, – диде кыз һәм тагын хан оныгы ягына сирпелеп алды.
Хуҗа кеше Асылгәрәйне каршына утыртты, хан оныгы кыз янынарак күчте, тегенең челтәр бәйләвен карап тора башлады.
– Сүлә, Гәрәй. Нәрсә китерде сине Владимирга? Тамгачы бер дә юкка йөрмәс.
Ул арада Марфа апа өстәлгә ипи-суган китерде, кружкалар белән куас куйды.
– Эчеп утырыгыз, кордашлар. Йә, сүлә, Гәрәй. Ни алырга килдең?.. Коралмы, товармы?
– Тегесе дә, монысы да түгел, Митрәй дус. Илче сурәтендә мин Владимирда. Олуг кенәзгә йомыш төште. Кенәз Святославны беләсеңме син, Митрәй дус?
– Аны да белмәгәч, Гәрәй. Ул кенәзне Владимирда белмәгән кеше юктыр.
– Үзең әйттең ич, аңарда минем кызым.
– Хак, әйттем, хәзер малайка үстерә инде. Ха! – диде Митрәй, тезенә сугып. – Без ул кенәз белән бит чыбык очы булса да кардәшләр. Ерак, бик ерак, әллә кая шунда, барыбер кардәш. Димәк, без кодалар булып чыгабыз. Ну, Гәрәй, андый кардәшең булганчы, булмаганы мең артык. Явыз кеше, үчле, кансыз. Сорама, Гәрәй, бармам мин аңа, аягым тартмый. Ышан.
– Миңа ул кирәкми, Митрәй. Миңа аның җансакчысы Егорка кирәк.
– Егорка?! – дип, хәтта торып басты Митрәй. – Сиңа Егорка кирәк!.. Дык, бит ул минем Натальяның кулын сорады, холуй беспутный. Ул, Гәрәй, кенәздән дә яман. Хуже собаки, не только лает, но и кусает. Беләсең, ул минем ярдәмчемне кылычтан уздырды. Кеше түгел, шайтан, – дип, бер сүз белән Егоркага бәһа бирде Митрәй сәүдәгәр.
– Аны каян күрергә була?
– Ә ул миңа килә бүген. Аны көтә идем, сез килеп кердегез. Марфа, Марфа, ты чего моих гостей одним квасом постишь. Неси чего-нибудь позлее.
Өстәлгә бер кувшин көмешкә, төче-мөчеләр, билле перәнникләр, тутлаган ит, пешкән балык килде.
– Ашап утырыгыз, кунаклар. Әчесен дә тот, Гәрәй. Ату үзең бик тә яман кыстый беләсең. Ничек соң әле анда Бибиҗамалың, малайларың?.. Икесен, өйләндереп, башка чыгарган идең инде, беләм, болары соң? Калган икесе, дим?..
– Бәхтияры – хан җансакчысы, сарай мәктәбен бетерде. Тегесе дә җитеп килә инде, борынына ис керә башлаган, кичке уеннарга чыга.
Сәүдәгәр Митрәй өстәлгә түше белән ята төште.
– Гәрәй, ярдәм ит Митрәйгә. Бәйләнде бит кызга теге мөртәт. Көнаралаш монда. Наталья елый, яратмыйм, ди. Ни, алып кит утырмага кызны. Бераз сүрелгәч алып кайтырмын. Җанга тиде тәмам, түзәр әмәлем калмады. Юкса баш югалачак Митрәйнең, йә мин аны бәреп үтерәм, йә ул мине. Әйдә, эч әле, хәтереңдәме, мунча кереп кайткач, сездә утырган идек, Марфа әле булса сагынып сөйли, өйрәт әле миңа да сезнең телне, ди.
Сәүдәгәр Митрәй эчеп куйды, мыегын әле бер якка, әле икенче якка сыпырып җибәрде, тамак кырды.
– Зәһәр, шайтан. Тот әйдә, Гәрәй, ятсынып торма.
– Миңа ярамас, кордаш. Куй син аны, куй, үз җаем белән карармын.
– Ярый, эчмә, килүеңә рәхмәт. Сагындым үзеңне. Карале, Гәрәй, әйдә, Натальяны синең Бәхтиярыңа бирәбез. Яши бит әле ханыгыз безнең Мария белән, яши. Итәк тутырып бала үстермәсәләр дә, ике малай тапты. Бәхтиярың ошады миңа, Гәрәй. Шәп малайлар үстергәнсең. Миңа менә Ходай бирмәде. Хәерле булсын. Булганының бәхете булсын. Беләсеңме, кайткач Бәхтиярың турында Натальяга сөйләдем. Кыздырдым тегене, тятя, минем ул егетне күрәсем килә, ди.
– Биреп җибәрергә теләвеңне чын дип кабул итимме, Митрәй, әллә, булмаса, җан тынычландыру өчен генә сөйләвеңме?
– Билләһи, билләһи, Гәрәй. Алып кит. Әйтәм бит, тәмам җанга тиде теге мөртәт. Карале, Гәрәй, кем бу тиун киемендә? Чынлап та, хан оныгымы?
– Хан оныгы, хан оныгы, Митрәй. Сәлим хан турында ишеткәнең бар идеме?
– Атам сөйләр иде. Көчле вә гайрәтле хан була. Бу хан оныгын әйтәм, тиун киеменнән, ә үзе хан оныгы?
– Танымасыннар дип киенде ул, халыкның да төрлесе бар бит, Митрәй. Бар урыс та синең кебек булса икән ул.
– Анысы хак, Гәрәй. Тик син ашап утыр әле. Хан оныгын да кыста. Шаккатмалы хәл, Гәрәй, Сәлим хан оныгы Митрәйдә кунакта. Их, яшьрәк чагымда килмәдегез…
– Нигә, Митрәй дус?
– Натальямны биргән булыр идем үзенә. Хәзер әнә бер Хода белә кемгә насыйп булырын. Бөтен байлыгым аңа каласы бит, бөтен байлыгым. Миңа калса, Гәрәй, теге холуй минем байлыгым аркасында Натальяга өйләнергә йөри. Бер дә бүтән түгел. Холуй да холуй инде үзе, кенәз Святославның күләгәсе дияргә була. Их, Гәрәй дус, нинди көнгә калдык. Әнә холуйга баш иеп тор инде. Ә Наталья, тятя, аңа кияүгә бирсәң, үз-үземә кул салам, ди. Анасы, язмышы шуннандыр кызыбызның, дип елый. Аңарга карап мин елыйм, бәгърем парә-парә килә. Атамы мин? Ата! Ә менә һични кыла алмыйм. Мин болай уйлыйм: сезне миңа Ходай үзе җибәргән, Гәрәй. Билләһи, билләһи. Мин риза булмагач, Егорка мөртәт Святославка зарланган. Теге: «Бирер, бирми хәле юк», – дигән. Имеш, үзем башкода булып барырмын дип, тегене кинәндергән. Худо, худо миңа, Гәрәй. Сез кайчан китәсез соң?
– Йә бүген, йә иртәгә таң белән. Чынлап торып кызың биреп җибәрергә телисең икән, кәрвансарайга китер.
Митрәй сәүдәгәр башын күтәрде, як-ягына каранды, чукынып алды һәм тагын Асылгәрәйгә таба иелде.
– Билләһи алып кит, Гәрәй. Бүген үк кәрвансарайга китерермен, тик анасына әйтмә. Ә кыз белән мин үзем сөйләшермен.
– Җибәрергә булсаң сузма, безнең бүген үк китүебез бар.
– Гәрәй, Гәрәй дус, мин аны малай итеп киендерәм, Болгар малае итеп, шайтан үзе дә танымас.
Митрәй сәүдәгәр тураеп утырды, кулын кулга ышкыды, кыз ягына күз ташлап алды һәм Асылгәрәй каршындагы кружканы күтәреп эчеп куйды.
– Без кузгалдык, Митрәй дус.
– Марфа, Марфа, гости уходят. Гостинцы готовь.
Асылгәрәй кыз янына күчеп утырган хан оныгы Хансөяргә күз төшереп алды. Хан оныгы белгән кадәр Наталья белән сөйләшергә маташа, кыз да болгар телендә берничә сүз белә икән, тота да шул сүзләрне кабатлый. Аннары икәүләп көлешеп алалар.
Яшьләргә Митрәй дә игътибар итте, ул да аларга бертын сокланып карап торды. Кызы аңа шулкадәр мөлаем һәм гүзәл булып күренде ки, әйтерсең лә кызның йөзеннән кояш нурлары балкый иде. Митрәй башын як-якка чайкап алды. Юк, тагын бер тапкыр юк, бирә алмый ул ошбу гүзәл кызын ерткычка. Көн күрсәтмәс ул аңа, зәгъфран чәчкәседәй саргайтыр. Биреп җибәрәм кызны Гәрәйгә. Соңыннан күз күрер, ярты елга бер йөреп торам, ешрак йөри башлармын. Болгар ерак түгел. Егоркага, суга баткандыр, сине яратмый иде, дияр. Башына җиттең баланың, дип тиргәр.
Кунакларны озаткач, ата кеше чигеп утырган кызы янәшәсенә килеп утырды.
– Кызым, күз нурым, чигүең куеп тор әле. Тыңла әле атаңны.
– Мин сине тыңлыйм, тятя.
– Кызым, син беләсең, Егорка тәмам җанга тиде. Тәмам борылыр урын калдырмады. Инде нишлик?
– Мин аңа кияүгә чыкмыйм, тятя, суга батып үләм. Мин аңардан куркам, тятя. Куркам!
– Шулайдыр, шулайдыр, кызым. Тик бит анаң килешергә куша, язмыш, имеш. Кияүгә чыккач, тора башлагач яратыр әле дигән була.
– Нигә соң үзе яратмаган кешесенә чыкмаган, сине сайлаган.
– Хак, аны да бер хакимгә бирергә иткәннәр, аяк терәп каршы торган. Оныткан, күрәсең, үз хәлен… Шуның өчен мин сине, кызым, Гәрәй дуска биреп җибәрергә булдым. Бер сүз белән – качырам мин сине. Тиздән үзем дә юлга чыгармын. Әсин Гәрәйләрдә торырсың. Хатыны анаң кебек йомшак табигатьле, кыз баланы ярата.
– Тятя!
Натальяның зәңгәр күзләре түгәрәкләнде, аннары ул атасының күкрәгенә капланды. Ярата иде ул атасын һәм аңа ышана иде. Атасы аңа Болгар базары турында, андагы мунчалар, фән йортлары, мәчетләр, мәдрәсәләр, бердәнбер чиркәү турында бер тапкыр гына сөйләмәгән иде. Ул илнең елгаларыннан сөт ага, ярларында кесәл җитешә, дияр иде. Атасы Болгар базарыннан аңа болгари читек алып кайтты, шундый ошады, шундый яратып киде читекне Наталья, баскан саен шыгыр-шыгыр итеп, йөргән саен йөрисе килеп торыр иде.
– Без хәзер синең белән кибеткә чыгып китәбез, кызым. Калганын кибеттә сөйләшербез.
Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйнең аны, ашыктыра-ашыктыра, сәүдәгәр өеннән алып чыгып китүен аңламады. Алай да сорашып тормады, каршы да килмәде. Сәүдәгәр белән тамгачы арасында ниндидер сөйләшү булды, шуңа ашыгуыдыр дип уйлады. Әмма кәрвансарайга җитәрәк хан оныгы Хансөяр адымын тыя төште һәм Асылгәрәйнең җилкәсенә кулын салды.
– Ни булды, Асылгәрәй агай, нигә ут капкан кебек чыгып чаптык?
– Шулай кирәк, хан оныгы, әйдә, кешеләр игътибар итә. Онытмасаң иде, син Владимир каласында, чит җирдә. Бу халыкны син беләсең, мөселманнардан котлары алына.
Чынлап та, аларның туктап калуларына игътибар итүчеләр табылды, киемнәренме килештермәделәр, кыяфәтләренме, әйе, тиун киемендә булса да, яшь, артык ыспай күренә, аннары кай ягы беләндер болгарны хәтерләтә, олырагы исә тәгаен мөселман. Хан оныгы Хансөяр моны күрде дә кызурак атлап китте.
– Нинди кала бу, ят кеше күренсә, аю биетүче янына җыелган кебек җыелалар.
– Хан оныгы, әйттем ич инде, хикмәтле халык бу, әйдә, тизрәк кәрвансарайга кайтыйк.
– Митрәй сәүдәгәр белән ни турында авызны авызга куеп сөйләштегез?
– Булды хәлләр, булды, хан оныгы. Ул бичара әнә шул син сөйләшеп утырган кызын миңа биреп җибәрмәкче, Болгарга.
– Сиңа? Нигә?
– Кһм, хан оныгы, минем өйләнмәгән ике улым бар, белмисеңмени? Бәхтияры – хан җансакчысы. Шуңа алырга булдым кызны. Чибәр, күрер күзгә ипле, телне өйрәнер, иншалла, акылы булса, авызы текмәгән.
– Кыз үзе ни диде соң? Бит сез ул хакта аңардан сорамадыгыз да? – диде хан оныгы, тәмам аптырый калып.
– Риза кыз, хан оныгы. Атасы аны бүген үк кәрвансарайга китерергә булды. Кызурак атлыйк әле, хан оныгы, Габдулла угланның кайтып җитүе бар.
– Тәмам сер тубалы булдың әле син миңа, Асылгәрәй агай. Әйтик, урыслар Ашлыны яндырганда, көтмәгәндә анда булуыңа ышанып җитмим. Аннары кызыңның Святославта кияүдә булуына да бер дә күтәрелеп бәрелгәнеңне күрмәдем. Инде тагын бер хикмәт: угланың Бәхтиярга урыс кызын алып кайтасың. Бу ни бу, Асылгәрәй агай? Әллә син кенәз Юрийга шымчылыкка алындыңмы?
– Мин тамгачы, хан оныгы, бары тик хан тамгачысы. ӘАшлыга мин утырмага киткән кызымны алырга килгән идем. Святославның явы турында һаман шул бер Митрәй дус әйтте. Шуннан ничек торып чапканымны да сизми калдым. Калганын беләсең. Хак, Энҗебикәнең үлеменә шаһит булдым. Ә кызымны әле булса барып күрергә куркам. «Алып кит, әтием, мине моннан», – дип әйтсә, ни кылырмын. Ул гынамы, муеныма килеп сарылыр, зар елар. Шул хәлгә әллә ниләр кылып ташлармын дип котым алына. Ә Митрәйнең кызы Натальяны Егоркага бер дә бирәсе килми. Ата кешенең кызны коткарасы килә.
Хан оныгы Хансөяр дәшмәде, ул тамгачы Асылгәрәйне аңлап бетермәде. Мәгәр аның өчен дә, Асылгәрәй өчен дә кызны Болгарга алып китү – карагруһ Егорканы агач атка атландырып калдыру булачак иде, үзенә күрә үч алу. Аннары ул аңлый иде: ахыр чиктә алар – илчеләр, аларга биредә явызлык кылу ярамас, үзләренә үк начар булып куюы бар. Иң мөһиме: ул Энҗебикә сеңлесен кем үтергәнен белде. Тау белән тау очрашмаса да, адәм белән адәм очрашыр бер. Әйе, очрашырлар алар, Ходай үзе очраштырыр.
О проекте
О подписке