Гаҗәпләнүенә каршы, бүреләр аны ишетмәделәр дә, ул гынамы, килеп җитәрәк, ата бүре булса кирәк, аның өстенә сикерде. Ул шундаен ерактан сикерде ки, Сүбәдәй аның башын һавада ук чабып өзде. Бүренең гәүдәсе аның аяк астына ук килеп төште, ә башы бер якка очты. Башы чабылган бүре бугазыннан кан чаптыра, гәүдәнең аяклары тыпырчына. Сүбәдәй икенче сикерүдә бия янына җитте, тагын ике бүрене урталай чабып өзде. Бүреләр шулхәтле ашау белән мавыкканнар иде ки, тагын берсен чабып өзгәч кенә, чинаша-чинаша кача башладылар. Койрыкларын бот араларына кыстырганнар, әйләнеп тә карамыйлар. Хәер, бүре, җанвар буларак, борылса, бөтен гәүдәсе белән борыла, моны гына Сүбәдәй белә иде. Ала биянең бугазыннан кан чаптыра, умырылган аксыл җилененнән кызгылт кан тама. Сүбәдәй җан ачуы белән кычкырып җибәрде һәм әле генә чабып ташлаган бүре гәүдәләрен турарга тотынды. Тегеләрдән ит кисәкләре калгач кына, исенә килеп, тирә-ягына каранды һәм тәмам хәйран калды. Бүреләр аның икенче атын бугазлап маташалар иде. Сүбәдәй үзеннән ерак булмаган икенче аты янына йөгерде, тышауларын чиште дә, елганы кичеп, ошбу яман төштән тизрәк китү җаен карады. Елганы кичкәч кенә исенә төште. Ике ел элек, Елан елында, нәкъ шушы җирдә башкорт баһадиры белән орышканнар иде. Ике яктан да зур югалтуларга дучар булдылар, ахыр монголлар алдыра башлагач, башкортлар елганы кичеп качканнар иде. Сүбәдәй аларны куа бармады. Югалтуы болай да күп иде, башкортлар исә, качып барганда да, борынгы сөннәр кебек уктан бик төз аталар. Баһадир үзе дә, гәрчә дошманны качырса да, ошбу каһәрле җирдән тизрәк китү ягын караган иде. Орыш кырында йөзләрчә мәет, үлгән атлар ятып калды, әмма Сүбәдәй баһадир аларны күмдермәгән иде. Әнә шул мәетләрне ашап, тәгаен кеше ите ашарга өйрәнгән бүреләр бүген аның белән очраштылар, тәмам курку белмиләр, киресенчә, кеше күрсәләр, күзләре кызара, каннары кыза.
Ошбу каһәрле җирдән бераз киткәч кенә, Сүбәдәй атын алыштырып атланды. Җаек елгасына ерак калмаган иде инде. Анда Күнбай бәк җәйли, аны көтә.
Бу хәл кичкә таба булды. Хәерсез башланган көн хәерсез бетәргә булды, ахрысы. Кичкә таба, инде Җаекка җитәрәк, чапкыны каршы булды һәм, сулышына кабып:
– Баһадир, Күнбай бәк төмәненә иртә белән Болгар алае һөҗүм итә. Көтелмәгән бу хәлдән яугирләр кача башлыйлар. Күнбай бәк аксакалларны гына коткара ала, ә олау-малларны, хатын-кызларны болгарлар әсир итеп алып китәләр.
– Алаймы, төмәнме һөҗүм итә? – дип сорады Сүбәдәй.
– Белмим, әллә төмән, әллә алай. Күнбай бәк Карамалы кальгасын ташлап китәргә, Җаекны кичәргә, чигенергә мәҗбүр була.
– Хатынын да алып китәләрме?
– Хатынын да, – диде чапкын, тынычлана төшеп. – Барлык олау-малларны да.
– Шәп иткән инде, шәп иткән, – диде Сүбәдәй баһадир, ни әйтергә белми аптыраудан.
Ике-өч көн эчендә бу хәтле яманлыкка дучар булырмын дип уйламаган иде Сүбәдәй, ул, бер сүз әйтми, атын җәйләүгә таба куалады. Күнбай бәк белән ни кыласын белми иде әле ул. Әмма ачуы бугазына килеп төенләнгән иде инде. Орышларда ул төрек сугышчыларына һәрчак көнләшеп карады. Башкисәрләр дияргә була, курку белмиләр, каты сугышалар, бик сирәк чигенәләр. Ә менә алдан күрә белү, уяулык җитенкерәми иде бу халыкка. Мәгәр Җаек елгасына якынайган саен, ярсу күңеле сүрелә башлады. Монголлардан җыелган яугирләр елдан-ел кими, Сүбәдәй баһадир үзе генә дә болгарлар белән сугышта егерме алты мең яугирен Идел елгасы буенда һәм Җигүлат тау араларында калдырды. Җәбәй абасы исәптә түгел, Җәбәй абасы, Болгарга кермибез, дип, колак итен чәйнәгән иде. Ә керергә теләде, тагын да баерга, аннары шаһ кызын да күрәсе килгән иде. Бигрәк зур югалтуга дучар булды ул елда Сүбәдәй, көч-хәл белән Чыңгыз хан ыстан туктаган Гөлстанга кайтып егылды. Нәкъ менә егылды, чөнки кыйналуы, югалтуы шулкадәр әрнүле булды ки, бер күзен югалту аның чирегенең чиреге дә тормый иде, гәрчә үз тәне булса да. Әле ярый Чыңгыз хан хәленә керде. Фәкать: «Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгың татлырак булыр», – диде. Һәм шул сүзләре белән күңелне эретте дә куйды. Әйе, күңел кылларын кузгата белә иде Чыңгыз хан. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: алар Дуңгыз елында Тангут иленә яу кузгалдылар. Су-җай, Гәнҗәй калаларын алып, Сарысу елгасын кичкәч, тангутларның пайтәхетләрен алып, ханнарын әсир иткәч, Сарысудан ерак түгел болынга җәйләү туктадылар. Шунда ни сәбәпледер Чыңгыз хан авырый башлады. Көннәрдән бер көнне инде табиблар да һични кыла алмагач, Чыңгыз үз янына якыннарын чакырып алды. Сүбәдәй баһадир аның янында ук утырган иде. Чыңгыз хан терсәгенә күтәрелде дә һәммәсенә күз йөртеп чыкты һәм бераз гына калтыравык тавыш белән: «И-и сез, аркамдагы кабыргаларым кебек якын туганнарым, балаларым! И-и халык! Ишетегез! Мин бүген шул дәрәҗәдә җәфаланам ки, үземнең олуг халкымны җыю хакында кичергән газапларым берни булмаган икән. Мин халкым, туганнарым, сезнең өчен тырыштым. Мин дошман белән орышканда, кул киңлеге каеш өзәңгеләре өзелер иде, тимер өзәңгенең каптырмалары сузылып сынар иде. Ләкин миңа беркайчан да бу дәрәҗәдә кыен һәм авыр булмады, туганнарым вә балаларым. Халкымны бер төбәккә җыяр өчен, ияремә кәҗә бәрәненең итен тагып чыгып чабар идем: ачыга, яна, сусый идем, ләкин миңа бу кадәр кыен булмас иде. Яшен ташлары да ярыла, корыч та сына, безнең тәнебездә җаннарыбыз мәңгегә кала алмый… Минем тәхетем Үгәдәй угланым биләр. Калганнары барысы да васыятьнамәмдә булыр…»
Шунда түзмәде, Сүбәдәй баһадир сүз башлады: «Һай син, безнең җаныбыз булган хан! Элек очып барган карчыганың канатына утырган кеби йөри идең, инде шыңгырдап барган арбага йөк булдың. Безне ятим итәсең. Синең нык төзегән илең, сөекле халкың монда түгел, хан булуыңнан элгәре үк сиңа иптәш булып килгән Бүртә. Бөтен көй чыгаручыларың да, алтын тәхетең дә – берсе дә монда түгел. Сине туган илеңә, даныңны дөньяга тараткан җиреңә алып кайтабыз. Әлегә шыгырдап барган бу арба сиңа пайтәхет булсын».
Шул сүзләрне әйткәч, туганнары, кардәшләре, угланнары каты еглаштылар, битләрен тырный-тырный еглаучылар булды. Чыңгыз хан якты дөньяда 65 ел гомер итте, шул елларда моңа кадәр бер генә ханның төшенә дә кермәгән илләрне яулады. Сүбәдәй баһадир үзендә һәрчак Чыңгыз хан сабырлыгын булдырырга теләде, әмма еш кына кызып китте, кулына камчы алды. Чыңгыз хан кабере янында ул барлык угланнар алдында да ант итте: ул аның васыятен үтәр, Татар бугазыннан алып Диңгиз[10] елгасына кадәр, юк, Әдрән диңгезенә кадәр илләрне яулар. Ә моның өчен аңа бик күп гаскәр кирәк иде. Ул аларны яуланган төрекләр арасыннан тапты. Һәм ялгышмады – ышанычлы халык, батыр, кыю. Юл өстенә аркылы төшкән болгар төрекләре Сүбәдәй өчен каты ташка әверелде. Әлбәттә, Батый хан килеп җиткәч, алар киңәшерләр. Кайсы илне башлап яуларга. Болгарлар – урысларга күрше халык, һәрвакыт сугышып торганнар. Хәзер солыхталар. Бәлкем, аларны бер-берсенә каршы котыртып булыр… Алай булмаганда, башта Болгарны яуларга кирәк булыр, чөнки монгол гаскәрендә төрекләр күп, болгарлар да төрекләр. Болгарларны да кушкач, ары таба йөрү җиңелрәк булыр, чөнки Болгар төркиләре күршеләренең йомшак якларын беләләр. Ләкин бу хәлгә ирешәсе бар иде әле. Шуның өчен ул Күнбай бәкне ачуланмас, аңа нәкъ Чыңгыз хан сүзләрен кабатлар.
Җаек елгасына җитәрәк, Сүбәдәй җәйләү туктаган күп санлы тирмәләрне күрде, һәм йөрәге кысылып куйды. Күчмә рәвештә тереклек итү сәбәпле, һәр җәйләү аңа якын иде. Авыл булып утырган күк-сары, сары-кызгылт һәм ак төстәге тирмәләр уртасында Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай бәк тирмәсе. Әиң уртада, барысыннан да югары булып, аның – Сүбәдәйнең— тирмәсе тора. Тирмә башында Чыңгыз ханның тугыз чуклы ак әләме җилферди. Нәкъ менә шул әләм Сүбәдәй баһадирны да тынычландыра төште, ул хәтта атын тыясы итте, бермәл атлатып барды. Чапкыны гына баһадирының кәефе алышынуын белмичә алга элдерде, әмма ул да, берара китүгә, атын туктатты, баһадирны көтеп алды.
– Күнбай бәк белән нишләргә исәбегез, баһадир?
– Иң әүвәл менә бу камчы белән синең артың каезлыйм.
– Баһадирым…
– Әйе, әйе, – диде Сүбәдәй, сул күзен каплаган чүпрәген рәтли төшеп, һәм ияр астыннан бер калҗа ит алып капты. – Мин сине монгол-үрәнхәй дип тормам. Кил әле бире, кил-кил, курыкма.
Чапкын яугир кишектиннәренең иң елгыр егетләреннән берсе иде, шулай да кыяр-кыймас кына баһадиры янына килде. Әмма аты якынайса да, гәүдәсен һаман читкә каерды.
– Кил, кил, курыкма. – Чапкын баһадирга якын ук килде. Сүбәдәй аның җиңеннән эләктереп алды. – Инде тыңла, мотлак җан. Әгәр дә мәгәр без синең белән кул астыбыздагы һәр төркине кылычтан уздырсак, кем белән Әдрән диңгезгә кадәр барып җитәрбез. Әлегә кадәр алдан татарлар йөрде. Хәзер алар да азайды.
– Аның каравы исемнәрен безгә тактылар.
– Тактылар, хак. Ләкин начар исем димәс идем мин. Чыңгыз ханның ике хатыны татар иде, угланнары барысы да төмәнбашлар.
– Аннары, баһадирым, сезнең Карлыгач атлы хатыныгыз да татар иде.
Менә монысын әйтмәсә дә ярап торыр иде дә, кузгатты бит, ләгънәт. Күптәнге йөрәк ярасына гүя тоз сипте. Әмма баһадир күтәрелеп бәрелмәде, фәкать:
– Әйе, син хаклы, чапкын, Карлыгач татар иде, – диде.
– Күнбай бәк тә, мин – татар, дип мактанды, баһадир, – диде ул, баһадирының күңелендә ни кайнаганын белмичә.
– Без хәзер барыбыз да татар, чапкын, барыбыз да.
– Чыңгыз хан дамы?
– Чыңгыз хан да. Борын заманда Чиннар чигендә тереклек иткән монгол кавемнәре белән төрки ханнар идарә иткәннәр. Чыңгыз бабасы Бартан баһадир белән аның бертуганы Хутула хан чорында монголлар чиннарны куркытырлык дәрәҗәдә көчәеп китәләр. Чыңгыз ханның атасы Йүсүгәй баһадир чорында бу куәт нык кына кими. Чыңгыз хан бу куәтне айларгача күтәрде. Шуңа горурланам мин, чапкын.
– Мин дә, баһадир.
Авылга якыная башлауга, йөзләп яугир белән Күнбай бәк каршы килде. Баһадирга якынаюга, атыннан төште, Сүбәдәй атының өзәңгесенә килеп тотынды, башын иде.
– Исән-имин кайтуыңмы, баһадирым?
– Исән-исән, – диде Сүбәдәй, атыннан төшә-төшә. – Мин генә килдем кебек, бәгем.
– Хак Тәгаләдер, килдең, баһадирым, килдең. Бездә менә фаҗига, яман яуга юлыктык, Җаекны кичәргә мәҗбүр булдык. Болгарлар көтүләребезне, мал-байлыкларыбызны, хатын-кызларыбызны алып киттеләр. Күп кенә яугирләрем аръякта ятып калды.
Сүбәдәй баһадир Күнбай бәкнең иңенә кулын куйды, күзләренә карады. Һәм Чыңгыз хан сүзләре белән:
– Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгы татлырак булыр, бәгем, – диде.
Сәер, кара коелып торган Күнбай бәкнең йөзе яктырып китте, хәтта кыенсыныбрак елмайды да.
– Мин алардан үч алырмын, баһадир.
– Әйдә, хәзер атларга атланыйк, сөенчене яугирләргә җиткерик. Тиздән ун-унбер төмән белән Батый хан бире таба кузгалачак…
Чаптырып авылга килеп керделәр. Тирмәләрдән сыдырылып яугирләр чыктылар. Сөрәнче аларны баһадир тирмәсенә чакырды. Халык бик тиз баһадир тирмәсе каршындагы мәйданга җыелды. Гадәттәгечә, һәр унбаш, һәр йөзбаш, һәр меңбаш үз яугирләре белән басты. Сүбәдәй ат ияренә менде, яугирләрен күздән кичерде.
– Яугирләрем, лачыннарым. Чыңгыз хан угланы олуг хан Үгәдәй безгә Болгарны һәм ары таба булган илләрне яуларга унбер төмән гаскәр җибәрә. Гаскәр башында Җучи углан улы Батый хан булыр. Корылтай шулай хәл итте. Һурра! һурра!
Яугирләр, баш киемнәрен очыра-очыра: «Һурра, һурра!»– дип кычкырдылар. Сүбәдәй игътибар итте, бәкнең төрки егетләре: «Урра, урра!» – дип кычкыралар иде. «Тиздән татарларга ияреп барыбыз да урра дип кычкыра башларбыз, – дип уйлап куйды Сүбәдәй баһадир һәм тагын Карлыгачын исенә төшерде. – Монда булса, ул да урра дип кычкырыр иде микән?»
Җыен таралгач, кич якта Сүбәдәй баһадир бәкне тирмәсенә дәште. Күнбай килгәндә, ике аксакал Сүбәдәй белән сөйләшеп утыралар иде инде. Табында барысы да бар: кымыз да, арак та, ит һәм җиләк-җимеш тә. Баһадир бавырчыларны сайлый белә иде.
– Башта эчеп куйыйк әле, аксакаллар сез дә, бәгем син дә. Аксакаллар эчмиләр, кыстамыйбыз. Җитешеп утырыгыз. Әсин, бәгем, тот, әйдә, аннары орышың турында сөйләрсең.
Эчеп куйдылар, ит каптылар.
– Бер дә сөйлисе килми, баһадирым. Көтмәгәндә килеп чыктылар, туплардан ата башладылар. Атлар өректе, яугирләрем таралып кача башладылар. Аксакалларны сакладым, алдан качырдым.
Сүбәдәй баһадир Биккол ягына күз сирпеп алды һәм:
– Миңа аксакалларым кадерле, бәгем, бик кадерле. Тиздән без Болгарда булырбыз һәм аларның миңа ярдәмнәре кирәк булачак. Бик тә кирәк булачак. Шулаймы, сәүдәгәр?..
– Шулай-шулай, баһадир. Ил – сәүдәсез, адәм кардәшсез яши алмас, дигәннәр.
– Син, бәгем, аны күрмәдеңме соң?
– Кемне? – дип, тәгаен аптырашта калды Күнбай бәк.
– Ташбайны, баһадирның угланын, аның тупчылары безне Җаекның аръягына куып чыгарды, Күнбай бәк, – диде Биккол, баһадирның кем турында бәктән соравын әллә кайчан абайлап.
– Әйе, Ташбай угланны? – дип кабат сорады Сүбәдәй.
Бу юлы Күнбай бәк тәмам пошаманга калды. Баһадирның Ташбай угланы белән кызыксынуын ул аңламады, шуңа бераз дәшми утырды. Шуннан сәүдәгәр Бикколга күз төшереп алды, теге исә аңа ияк каккандай итте. Шәйләде бераз Күнбай бәк, аның җиңелүе һәм Җаек аръягына куылуы баһадирны шулхәтле генә борчый, аның иң әүвәл Ташбай угланы турында беләсе килә. Кайчандыр Идел буенда болгарлар белән булган орышта баһадир хатынын һәм яше тулыр-тулмас угланын югалта, бер сүз белән, болгарлар әсир итәләр. Әнә шул углан— хәзер болгарларда тупчылар йөзбашы. Күнбайны, нигездә, болгарларның тупчылары куркытты. Әнә кем өчен кайгыртып утыра икән ич баһадир Сүбәдәй. Күнбай моңа сәүдәгәр Биккол ым кагу белән үк төшенде, мактарга җыенды.
– Ә-ә, Ташбай угланнымы? – диде ул, йөзем кабып чәйни-чәйни. – Күрдем мин аны, шул котны алды да инде безнең. Каты орыша, кылычы гел баш очында уйнап торды. Атта кош кебек оча икән, уктан да төз ата, унлап яугиремнең башына җитте. Үз күзем белән күрмәсәм бер хәл иде…
«Арттырма, арттырма, Күнбай, туктап тор, – дип уйлады бәк. – Эшне бозып куюың бар».
Күрде, күзәтте Күнбай: баһадир әллә елмаеп утыра, әллә зәһәр итеп көлә. Карашы каядыр эчендә, хатирәле истәлекләргә кереп чумган.
– Мин аларны кинәт югалттым, Күнбай бәк. Атым егылды, аңым җуйдым, бер күзем аккан иде. Мине кишектиннәрем орусит Плоскиня ярдәме белән Иделнең аръягына алып чыкканнар. Ә төп гаскәрем ике тау арасында ятып калды. Болгарлар алдап кертәләр дә, ташлар тәгәрәтеп, агачлар аударып, юлларын бүләләр. Калганы билгеле, капкынга вә тозакка эләккән монголны укка алу кыен түгел, җитмәсә, тегеләр тау өстендә яшеренгән. Зур җиңелү булды ул минем өчен, Күнбай бәк, мәңге онытылмаслык җиңелү. Менә шунда югалттым да инде мин хатыным белән угланым. Гомер уза, хәзер әнә шул бала сине Җаек артына куган. Борчылма, Күнбай бәк, без Җаекны да кичәрбез. Болгарны да алырбыз, минем хатынны да, синең хатынны да кайтарырбыз.
– Углан Ташбайны да, – диде Күнбай, салпы якка салам кыстырып, чөнки ул баһадирның авырткан җирен белә иде инде.
– Бала гына әле ул. Алдыма китергәч, барысын да аңлар. Без дөньяны яуларга керешкән халык, һәм без аны яуларбыз. Шулаймы, аксакаллар, – диде Сүбәдәй, кәеф күтәренкелеген расларга тырышкандай.
– Аксакаллар белән сөйләшү, баһадир, – үзе бер гомер, – диде Күнбай. – Тәңре дә Алла, Аллаһылары да Алла алар өчен, хәер, минем өчен дә инде. Көненә биш намазга йөри башладым, баһадир.
– Ә орышта нишләрсең?
– Анысына да җавап бар: орыш вакытында намаз укымасаң да укыганга саналачак. Һәр намаз алдыннан тәһарәт алалар, мин дә, әлбәттә. Җомга көн алдыннан елгага төшеп, коенып, чистарынып чыгалар. Ниндидер үзеннән-үзе күбекләнә торган чыпчык күзе дигән чәчкә белән юыналар, сафланып китәләр. Мин дә, әлбәттә.
– Куеп тор әле боларны. Илһам хан нишләп ята? Чапкыннарын җибәрдеңме?
– Чапкыннарны теге яктан да, бу яктан да тыймадым, баһадир. Яугирләр арасында ислам диненә мөкиббән киткән төрекләр ишәйгәннән-ишәя бара, алар үзара аралашалар. Мин дә, әлбәттә. Ничек тыеп бетермәк кирәк. Имам хәзрәтләре үзе шулай теләде.
Сүбәдәй дәшмәде, яугирләренең мөселман булуларына каршы түгел иде ул. «Яса» дан гына ваз кичмәсеннәр. Аннары Чыңгыз хан да диннәрне тыймады, киресенчә, иманлы кеше ипле була, ди торган иде. Ул гынамы, Чыңгыз хан Бохарада чакта үзе дә чак кына ислам динен кабул итмәде, итте дә бугай, тик имам хәзрәтләре аңа моның өчен хаҗга барырга кирәк дигән шарт куйды. Чыңгыз хан аяклары сызлауга сылтап бармады. Сүбәдәй белде: хан аяклары сызлауны сәбәп кенә итеп алды, чынында хан бу вакытта хәлифә белән бәхәстә иде.
Тирмәдә эссе булып китте, Сүбәдәй баһадир җиләнен салып ташлады, күн мендәргә кырын төште. Аның күңелендә юлдагы ярсуының әсәре дә калмаган иде. Ташбай углан хакында ишетү аның күңелен истәлекләр белән тутырган иде. Карлыгачын табуы, аңа өйләнүе, тегенең бала тудыруы, кыпчак карчыгының хикмәтләре – барысы да кәлимә-кәлимә күз алдыннан узды.
– Мин бик күп илләр яуладым, Күнбай бәк, – диде Сүбәдәй, чәнчә тырнак очы белән тешен казый-казый. – Тукталасы иде, әллә нигә туктый гына алмыйм бит. Җәбәй абам әнә, аяклары сызлауга сылтап, зур акыл иясе булды. Үгәдәй ханда аксакал исәбендә йөри. Мин дә кала ала идем, мине берәү дә, хәтта Үгәдәй хан да яуга кумады. Бирегә мин үзем килдем, үз теләгем белән.
– Күңел тарткандыр. Була ул кайчак, теге йә бу җәйләүгә күңел тарта. Чарасыз каласың, хәтта сызлана башлыйсың, үз-үзеңә урын табалмыйсың.
– Күңел генә булса икән, Күнбай. Менә картлар белә, яшьләрен яшәгәннәр – бала тарта, кан. Шуның исемен ишетсәм дә, йөрәгем аяк астына төшеп киткәндәй була. Юкса ни каты бәгырьле кеше инде үзем.
«Җитәр, – дип уйлады Сүбәдәй, исенә килеп. – Ташбай углан исемен ишетте дә сүтелеп китте дип уйламасыннар. Күнбай бәкне кылычтан уздырам дип ярсып кайткан идем, үзе белән бер табында утырам».
– Баһадир, – диде бәк, аның уйларын укыган кебек. – Мин синнән моны көтмәгән идем. Рәхмәт сиңа. Чын кеше икәнсең.
Сүбәдәй аның сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде, ул үзен бүген Чыңгыз хан халәтендә күрде. Әйе, ул – Чыңгыз хан, аның дәвамы. Шулай булгач, аңа киң күңелле булу зарур.
– Без иртәгә үк Җаекны кичәрбез, Күнбай бәк. Без синең белән Карамалы, Кандырча, Чирмешән кальгаларын кире алырбыз. Болгарга бара торган сәүдәгәрне туктатырбыз, товарлар алырбыз. Аннары мин Биккол сәүдәгәрне Болгарга җибәрермен, зур олау белән. Шулаймы, Биккол сәүдәгәр?
– Шулай, шулай, баһадир.
– Авызыңа бал да май, баһадир, – диде Күнбай һәм беренче булып кәсәгә салган аракка үрелде.
Икенче көнне үк Җаекны кичә алмаса да, Сүбәдәй сүзендә торды, ике төмәне белән Карамалы кальгасына юнәлде. Әмма биредә болгарларны тапмады. Болгарлар кальганы ташлап киткәннәр иде, кальга эчендәге өйләр тирәсендә ияләрен югалткан этләр, песиләр генә күренгәләп ала. Шуннан Сүбәдәй сәүдә юлына төште, очраган бер кәрваннан бик күп товар сатып алды. Товарның нигә кирәген берәүгә дә әйтмәде. Чыңгыз хан кебек Сүбәдәй баһадир да тормышка ашырмас борын уйлаган уен таратырга ашыкмый иде. Бәхәссез, аңа Карамалы кальгасын төзәткәләп, гаскәрне бире күчереп, Батый ханны шунда көтеп алырга да була иде, әмма кальга-кирмәннәрне җаны сөймәгән Сүбәдәй ике көннән туктаган ыстанга кире әйләнеп кайтты… Мәгәр озак түзмәде, атна дигәндә, бар булган гаскәре белән Саксинга таба кузгалды. Ашыкмады, җәйли-җәйли барды. Үлән мул иде, атлар көрәйде, бияләр тайлый, мал-туар ишәя, ел әйбәт килер төсле. Кич ыстан туктагач, тирмәсендә кымыз эчә-эчә, Сүбәдәй баһадир һаман шул бер Ташбай угланы һәм хатыны Карлыгач турында уйлады. Күлкән улын Чыңгыз хан угланы иткәч, Сүбәдәй баһадир үзе үк аның күзенә бик ташланмаска тырышты. Ул күрде: бер күзле булса да, сукыр түгел иде – Күлкән углан төманбаш булгач үзгәрде, үзен тәгаен хан угланы итеп күрә башлады. Ә бит шул Күлкән углан болгарларның Сөмбелә атлы кызларына гашыйк булып (кыз булса икән әле, кияүдәге хатынга) үлә язды. Кипте, саргайды, йөрер әмәле калмады, авызын ачса, үпкәсе күренер кебек иде. Аңа бернинди дару үләне тәэсир итмәде, хәтта ашаудан калды. Һәм бертуктаусыз, Сөмбелә дә Сөмбелә, дип кабатлады. Сүбәдәй кызны, ягъни хатынны урларга иң елгыр егетләрен җибәрергә мәҗбүр булды. Алып кайттылар гүзәл хатынны һәм углан күзгә күренеп үзгәрә башлады һәм яхшы якка: битләренә нур кунды, торып йөри башлады, сәгать саен ашарга сорады, кешечә сөйләште. Менә шунда ышанды Сүбәдәй мәхәббәтнең дару да, агу да икәненә. Чөнки ошбу якларга үзе дә шул даруны эзләп килгән иде. Тик ул вакытта таба гына алмады кадерле булган әҗәл даруын. Хәзер инде, ниһаять, Карлыгачын ул табар. Ни хикмәт, исемен телгә алуга, йөрәк лепердәп куя.
Кич якта ул Болгар картларын дәштерде. Бавырчыдан мул итеп табын хәстәрләткән иде, картлар килеп керүгә, түргә әйдәде, йомшак мендәрләргә утыртты. Сыйлады ул аларны, хәтта арак та салып бирде, әмма тегеләр кымыздан башкага үрелмәделәр – ярамый безгә, диделәр, Сүбәдәй кыстамады, бавырчыдан чәй китерттерде. Тирмәсе инеш буенда гына, су шаулавы ишетелә, җиләс, инеш ягыннан салкынча һава агыла.
Сүбәдәй, сүз башлар алдыннан, сәүдәгәр картка күз төшереп алды. Ыспай киенә иде сәүдәгәр, киеме дә затлы, сакал-мыегы да килешле. Почык борынлы, уң битендә бармак йөзе хәтле генә миң, сакалы түгәрәкләп кыркыган, мыегы кызлар кашы кебек кенә – сызылып тора. Имам хәзрәтләре исә кара түбәтәй кигән, кәҗә сакаллы, тутсылрак озынча йөзле. Кул бармаклары нечкә, әйтерсең лә эшләргә түгел, кемнедер кытыкларга яратылган.
О проекте
О подписке