Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.
image

Яким Күчтем юл буена Тимушага дәшмәде, теге дә, арттырып җибәрүен аңлапмы, сөйләшми баруны кулайрак күрде бугай. Кирәкмәгән олпат гәүдәле, мичкәдән чыккандай калын тавышлы Тимуша кушканны һәрчак тыңлады, аны карусыз саклады, аз сөйләште. Бу адәмгә күп кирәкми, тамагы тук, өсте бөтен булса җитә дип уйлый иде Яким Күчтем. Ә ул әнә нинди икән, кенәз белән күзгә-күз карашып сөйләшкән хикмәтне белә. Ә бит илдән киткәндә генә шушы тилегә Анфиса атлы хезмәтче кызын бирергә иткән иде. Хәзер ни уйлый икән?

Яким Күчтем, хәтәр уйларын куу өченме, күк йөзенә күз төшереп алды. Чалт аяз көн иде. Үләннәр саргая башлаган, әмма инеш буйларында ямь-яшел курпы мул иде әле.

– Яким агай, чуен коючы янына Шайтан манарасы аша гына узып була, диләр. Халык сөйләгән хак булса нишләрбез?

– Керербез, Тимуша, керербез. Бернинди дә шайтан юк анда, барысы да уйдырма.

– Уйдырма түгелдер, Яким Степанович. Уйдырма булса, бөтен кеше шул хакта ипи тотып сөйләмәс иде.

– Сиңа кем әйтте ул турыда?

– Хан ясавылы әйтте. Анда кергән кеше кире әйләнеп чыкмый, йә бахырны елга буеннан табып алалар, йә судан калыккач, ди. Шайтан каласы әмир Хаҗи кулында, Яким Степанович, хан ярлыгы белән безне анда кертмәсләр.

– Ә син каян беләсең бу хакта, дивана баш?

– Мин бу якта үскән кеше бит, Яким Степанович. Миңа монда барысы да таныш, – диде Тимуша, итек кунычына камчысы белән суга-суга.

– Нинди юллар белән Ульдәмиргә килеп эләктең соң?

– Баян баһадир дружинасында идем. Аның белән киттем һәм әнә сиңа тап булдым. Әмир Хаҗины азатларына әйбәт түли, диләр.

– Мин сиңа аз түлимме?

– Аз түләмисең, Яким Степанович, аз түләмисең. Ләкин минем монда туган ягым. Таныш инешне узгач, күңелләр әллә нишләп китте. Балачакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым.

– Тимуша, кемнәр алар, безне куа киләләр түгелме? – диде, куркынып, Яким Күчтем, артларыннан килүче азатларны күреп.

– Хан багучылары, – диде Тимуша, бер дә исе китмәгәндәй.

– Ни калган аларга монда? Безгә таба киләләр. Йа Хода, үзең сакла, – диде Яким һәм тиз-тиз генә чукынып алды.

Ул арада ханның ертавыл азатлары аларны куып та җиттеләр. Очлымына ике каурый кадаган йөзбаш аларның алдына чыкты, туктарга боерды.

Яким Күчтем аңа хан ярлыгын чыгарып күрсәтте.

– Барыбер сабыр итегез, хан үзе килә, – диде йөзбаш, ярлыкка исе китмәгәндәй, йөзен читкә борды.

Ул арада, тузан туздырып, хан һәм аның сакчылары килеп туктадылар.

– Олуг хан, үзегез ярлык бирдегез, үзегез туктатасыз, – дип, илче Илһам ханга үпкәсен белдергәндәй итте.

Илһам хан тимер-күк туры айгырда, йөгән-өзәңге, иярләренә кадәр алтынланган, көмешләнгән иде. Ханның очлым башында дүрт каурый җилферди, янында баһадиры. Баһадиры башындагы очлымда өч каурый. Хан җиләне алтын җепләр белән тукылган, кеш тиресе белән каелган, баһадир өстендә көмеш белән тукылган җилән. Аякларында болгари итекләр.

– Ярлыкны бирдем, Якимкә агай, үзем пошаманга калдым. Әйттем булса кирәк, Шайтан каласы абам әмир Хаҗи кулында. Аның, беләсеңдер, талканы коры. Әйе, кертмәүләре бар дип уйладым да менә үзем куа чыктым. Аллага шөкер, куып җиттек. Калага мин сине, Якимкә агай, үзем кертеп җибәрермен йә үзем белән алып керермен. Кыскасы, каланы үз кулыма төшерергә килдем, илче.

– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде Яким Күчтем, ашыгыбрак, һәм, хан шаяртмыймы дип, як-ягына карап алды.

– Мин әмир Хаҗиның мөстәкыйльлегенә чик куярга булдым, Якимкә агай. Урыс белән сәүдә итү өчен, миңа чуен кирәк. Чуен ул каты корыч та. Корычтан бөтен коралны да ясап була. Казанны да үземнеке итәрмен дә Юркәй кенәз белән вабаларыбызча солых төзермен.

– Йа Аллам, бирсен Ходай, бирә күрсен, – диде Яким Күчтем.

– Йә, кузгалдык, кичкә кадәр кала минем кулда булырга тиеш.

Хан атын калага таба борган гына иде, атта чабып килүче ялгыз берәүне күреп, туктап калдылар. Илһам хан ул чапкынны тулганага алырга боерды. Килеп җитәр-җитмәс чапкын ханны таныды булса кирәк, атын кире бормак итте, әмма аңа качарга ирек бирмәделәр, йөгәненнән эләктереп, хан янына китерделәр.

– Сине кем җибәрде? – дип сорады Илһам хан, төксе итеп.

– Унбаш Чупай булам, олуг хан.

– Бәең, бәең кемдә?

– Бәем меңбаш Туранда, олуг хан. Кемнәр икән дип белеп кенә килермен дигән идем, – диде унбаш Чупай һәм, Тимушкага карап, ияк каккандай итте. Бу хәлгә барысыннан да бигрәк Яким Күчтем аптырый калды. Ләкин ияк кагуны хан да күргән икән.

– Танышлармы әллә?

– Баян баһадирда хезмәт иткән идек, – диде унбаш Чупай. – Безнең урыс ул, биредә туып үскән кеше. Хәлләр ничек, Тимуша?

– Ару болай, – дигән булды Тимуша, теләр-теләмәс кенә. Ахыр сыдырылып атыннан төште, Чупайны килеп кочаклады. – Исәнме-саумы, Чупайҗан. Син һаман монда икәнсең, мин әнә Яким Степановичка хезмәт итәм, җансакчысы итеп алды.

– Унбашка коралларын кайтарыгыз! – дип боерды хан.

– Рәхмәт, олуг хан, игелегегезне онытмам, – дип, бер аягы белән җиргә тезләнде унбаш Чупай.

– Онытмасаң, менә нәрсә, унбаш. Хәзер үк атыңа атлан һәм меңбаш Туранга элдерт. Әйт, капкаларны ачып, асма күперне төшереп торсын – олуг хан килә, диген.

– Баш өсте, олуг хан.

Шулай диде дә унбаш Чупай, коралларын киеп, сикереп атына атланды һәм калага таба чапты. Илһам хан барысына да калага таба кузгалырга боерды, ләкин, берара киткәч, баһадирына калырга кушты, үзе белән җансакчыларын гына алды.

– Калада әмир Хаҗи булса? – дип сорады илче Яким Күчтем.

– Булса нә кыласың, Якимкә агай, орышырга туры килер. Әмма Шайтан каласын мин барыбер үземнеке итәрмен.

– Гаскәрең дә алырга итәр идең, хан. Туган туганның башын ашаган, диләр.

– Якимкә агай, сездә шулай диләрдер дә, бездә алай түгел, туган – туганның, хан ханның башын ашар диләр.

Шайтан каласы кирмәненең асма күпере төшерелеп, капкалары ачылып куелган иде. Илһам хан, аның сакчылары, илче Яким Күчтем җилле генә юырттырып килгән җайдан кирмән эченә керделәр. Илһам хан эчкә керүгә атын туктатты, капка сакчысыннан:

– Әмир Хаҗи мондамы? – дип сорады.

– Юк, олуг хан, әмир Хаҗи Кашанда! – диде, кычкырыбрак, сакчы.

– Туран меңбаш кая?

– Әнә ул килә! – диде сакчы һәм тураебрак басты, сөңгесен кысыбрак тотты.

Ул арада меңбаш Туран килеп җитте һәм баш иеп кенә Илһам хан белән һәм илче Яким Күчтем белән исәнләште.

– Меңбаш Туран, безгә Шайтан манарасына керергә кирәк булыр, – диде Илһам хан, атыннан төшә-төшә. – Кем алып керер икән?

– Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим.

– Яхшы, – диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды. – Без монда кунарбыз, аннары күз күрер.

– Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.

Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.

– Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?

– Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.

Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.

– Шунда керергә куркамы халык?

– Курка, олуг хан.

– Ә синең кергәнең бармы?

– Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.

– Ә чуен коючылар каян йөри?

– Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, – диде меңбаш Туран.

Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.

– Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! – диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.

– Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.

– Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.

– Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!

– Олуг хан, – диде меңбаш Туран. – Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.

– Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!

– Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.

Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:

– Биек, төссез, шыксыз, – диде.

– Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? – диде Илһам хан. – Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? – дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.

– Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.

– Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?

– Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.

– Чуен коючылар янына каян керә?

– Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.

– Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?

– Еш була, кайчан көннәр буена югала.

– Иртәгә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш. Саклык йөзеннән ике җансакчымны, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз.

– Мин анда кермәмдер, олуг хан.

– Нигә?

– Яшисем килә, олуг хан.

– Минем яшисем килмиме?

– Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан. Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле.

– Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран?

– Бер Хода беләдер, олуг хан.

– Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак өенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер, – диде Илһам хан.

– Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан?

– Меңбаш Туран, – диде, бераз кинаяләп, Илһам хан, – Ульдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме?

– Олуг хан, – диде, пышылдабрак, меңбаш Туран. – Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар, шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык.

– Һы, – диде Илһам хан, чынлап та бераз шомлана калып. – Хәтерем ялгышмаса, Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин калага әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган иде кебек.

– Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан. Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем. Атаң мәрхүм, урыны оҗмахта булгыры, бик күп кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хаҗи булышмаса, атаңыз манарадан чыга алмаган булыр иде.

– Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм.

– Тимушкаңны алдан кертербез, илче Якимкә агай, аның артыннан син керерсең.

– Йа Хода, йа Хода, сакла, Ходаем, бахырың, – дип, илче Яким уңлы-суллы чукынырга тотынды. Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде.

16

Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсысына алма дип суган ашатты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды. Соңыннан, бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан: мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәдкә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән, диләр. Кыскасы, күз бууның ни икәнен бераз чамалый иде Илһам хан, ә менә Шайтан манарасына кергән бер кешенең югалуы, аның мәетен елга буеннан табып алулары искитмәле хәл иде. Бу – зур яманлык, моны Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләмиләр, мөмкин хәл түгел дигән фикергә килде һәм тәвәккәлләде, манарага үзе керергә булды. Кичә әле ул, бу хакта сөйләнсә дә, икеләнебрәк калган иде, бүген исә тәмам күңелен ныгытты – керәчәк!

Илһам хан үзе белән кәтиб Хафизны алмавына үкенеп куйды. Мөгаллиме бер-бер киңәш биргән булыр иде. Ә монда берүзенә тәвәккәлләргә туры киләчәк. Хәзер инде чигенү юк, булмастыр. Мәрхүм әтисе әйтмешли, хан сүзе – аткан уктыр! Ул Шайтан манарасына керәчәк!

Иртән, кояш чыгар-чыкмастан уянгач, Илһам хан, баш астына кулын куеп, шул турыда уйланып ятты. Йокысының рәте-җае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды. Һәм шуңа шатланып бетә алмады – оча ала икән бит ул!

Ләкин, уянып киткәч, моның бары тик төштә булуына бер мәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та, нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң?..

Әмма болар барысы да тормышка ашмас әкияти хыял гына иде. Тиздән аны уятырга керерләр. Кунак өен караучы кызлар комган-тас кертеп юындырырлар, аш-су кертерләр һәм, ашап-эчкәч, ул туры Шайтан манарасына юнәлер. Кайда ул чуен коючылар, җир астындамы, манара артындагы бер-бер алачыктамы? Берәү дә белми иде.

Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-тас тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде.

– Хәерле иртә, олуг хан! – диде ул, тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте.

– Хәерле булсын, гүзәлкәй! – диде Илһам хан һәм җиңен сызганып, юынып алды, кыз иңендәге чигүле сөлгегә битен-кулын сөртте.

– Күптән биредәме?

– Ике ел була инде, олуг хан.

– Хезмәтең зарыктырмадымы соң?

– Юк, олуг хан. Тагын бер елдан мине әмир Хаҗи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк. Әмир Хаҗи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра. Өйләнгәч.

– Яраткан кешең дә бармы, егетең, дим?

– Бар, олуг хан. Аты – Батталдыр.

– Ул синең яныңа ничек килеп йөри соң?

– Белмим. Ләкин атнага бер булса да килә. Күрешәбез.

– Чуен коючылар янына кергәнең юкмы соң?

– Ходаем, олуг хан, мөмкинме? Анда берәүнең дә кергәне булмады. Шайтан манарасы аша кергәннәрне елга буеннан табып алдылар, калган юлын бер Алла беләдер.

– Ярый-ярый, рәхмәт сиңа, – диде Илһам хан, кызның иңенә сөлгесен куйды да киенә башлады.

Кыскасы, уйланырлык иде Илһам ханга. Сәер, оста Бәкер каян кереп-чыгып йөри чуен коючылар янына? Ихлас кыланамыдыр, меңбаш Туран белми, бу хезмәтче кыз да әллә ни әйтә алмады. Ләкин ни генә булмасын, чуен коючылар янына керү юлы булырга тиеш. Манара аша булса – манара аша, болай булса – болай. Илһам хан белә иде: Шайтан манарасын Кубрат хан угланнары салдыра, үзе салдырган дип сөйләүчеләр дә бар. Кайчандыр бабалары салган бу хәрабә калага Ибраһим хан да игътибар итә. Бирегә килә, көнозын әйләнә-тулгана йөри, җимерек кәрвансарайны күрә һәм торгызырга дигән нияткә килә. Ни өчен? Ибраһим хан шуны белә: борынгы бабалары монда бакыр кайнатканнар. Ибраһим хан кирмәннең диварларын торгыздыра, кәрвансарайны тергезә, әмма манарага чират җитми, вафат була. Сәлим хан атасының бу эше белән бөтенләй кызыксынмый, җимереклектән тергезелә башлаган каланы әмир Хаҗи угланына бирә. Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи яңадан төзәттерә, каладан оста Дәүранны китертеп, ел буена шунда эшләтә. Оста кул астына меңләгән ташчы бирә. Ниһаять, әмир Хаҗи бакыр кайната башлый, ул да түгел, яван остасы ярдәме белән дип сөйлиләр, чуен коярга була. Әмма баштарак зур нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Тимерче оста малае Бәкер тотынгач, эшләре алга китә. Әмир Хаҗи аңа бөтен шартларны булдыра, алачыкларны кеше күзеннән яшерә, кирмәнгә берәүне дә кертми, сакка алай белән меңбашын куя. Эрү ташны Урал якларыннан китерәләр, ә чуенны монда коялар. Эрү таш ташуда меңнәрчә кеше эшли. Кыскасы, әмир Хаҗиның бу эше тора-бара сер тубалына әверелә. Моны Сәлим хан белергә тели, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Әмир Хаҗиның моңа ачуы килә, һәм ул манараны, кирмән диварларын янә күтәрттерә, күренгән-багылган бар нәрсәне кеше күзеннән яшерә. Җир астыннан яшерен юллар салдыра, юлларны салган кешеләргә, бик күп акча биреп, илдән китәргә тәкъдим итә. Китмәгәннәрен бер атнадан юк итәләр. Осталардан һәм ташчылардан бары тик ике кеше исән кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр.

Илһам хан өчен серне белүче бердәнбер кеше – оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төн юлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Җир асты юлларын, манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Инде менә яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште. Һәм ул аны белер!

Оста Дәүран Назлыгөлгә өйләнгән. Кол кеше хан кызына?! Шаккатмалы хәл. Кем өйләндерә? Абасы әмир Хаҗи. Менә кем өйләндерә колчура останы сеңелләре Назлыгөлгә! Акылдан язмалы хәл! Ничек элегрәк моңа игътибар итмәде Илһам хан?! Әмир Хаҗи оста Дәүранга Шайтан каласын тергезергә керешкәнче үк Назлыгөлне вәгъдә иткәндер, мөгаен. Һәм сүзендә тора, сеңелләре Назлыгөл әнә оста Дәүран куенында.

Илһам хан кәтиб Хафиз кулындагы Болгар тарихын бер тапкыр гына укымады, тик анда бу хәлләр язылмаган иде. Хак, Казан кальгасын ныгыту мәсьәләсен атасы кузгата, хәтта ташчылар, акча бирә. Соңыннан әмир Хаҗи барысын да үзлекли. Башкаласын Кашаннан Казанга күчерә, ханныкыннан да уздырып сарай салдыра, мөстәкыйльлеккә йөз тота, күп нәрсәдә атасына буйсынмый башлый. Сәлим хан аяк терәп каршы торган өлкән угланы әмир Хаҗины канат астына җыймакчы була, әмма углан атасына баш бирми.

Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр шайтанның үзе белән тиңлиләр. Әлегәчә Илһам хан моңа ышанмыйча көлеп кенә йөргән иде. Тәхеткә үзе утыргач исә бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?..

Ашарга-эчәргә керттеләр, Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, аннары, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, киенә башлады. Шулчак ишек шакыдылар.

– Кереңез! – диде хан.

Меңбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң, кушылып тора, яшел күзләрендә кинаяле елмаю сыман чалым иде.

– Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы?

Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды.

– Исәп тоту гына түгел, анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, синең чынлап та Шайтан манарасына кергәнең юкмы?

– Ипи тотсам, ышанмассыз инде, олуг хан, – дип, тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран.

– Исемеңә карасаң, син чын төрки халкы баһадиры, куркусыздыр сыман.

– Әйе, төрки халыкның баһадирымын, олуг хан. Һичнидән курыкмыйм.

– Шайтанның үзеннән дәме?

– Шайтанның үзеннән дә, олуг хан. Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз. Менә нәрсә мине аптырашка калдыра.

– Чуен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң?

– Менә анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әмир Хаҗи үзе сер тубалы. Ләкин әмир гаҗәеп гадел кешедер, олуг хан, һичкайчан кешене нахакка рәнҗетмәс, кычкырып сөйләшмәс, ясак-салымны уннан бер өлештән ары җыймас. Халык әмирдән канәгать, мин аның меңбашы, тугры кешегә тугры хезмәт итәсем килә.