Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.

Кызкуыш туеннан соң, бераз гаҗәпләнә калып, баһадир уң кулы Ташбулаттан сорап куйды: «Син нигә берәүне дә кумадың?» – диде. Ташбулат бертын зәңгәр һавага карап торды, шуннан соң гына: «Бездә кызларны атта куалар, баһадир», – дип җавап кайтарды.

Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кодрак илхан баһадирга: «Төн илләре халыкларыннан сак бул, баһадир. Башта илбашлары белән сөйләш, кирәк икән баш ор, ничек тә күңелләренә юл тап. Киләсе җәйләүгә – Өске Кирмәнгә ыруым белән үзем күчеп киләм. Сине дә ала китәрмен, атам сине миңа бәйләде», – дигән иде.

Матур икән табигате, Кодрак илханга бәйләнүенә мыскал да үкенмәде Илбарыс. Мәгәр күчеп килә-нитә калса, Чәчкә нишләр?.. Нишләр? Тиле түгел диген инде үзеңне. Олуг хан кызы ла ул… Кем бирсен ул кызны сиңа?.. Кубрат ханмы?..

Куе үләннән дымсу хуш ис килә, төрле төстәге чәчәкләрдә бал кортлары очына, ак, кызыл, сары күбәләкләр биешә. Күрче, үләне-чәчкәсе дә, агачлары да – бар нәрсә биредә үзгә, берсе дә Фанәгүрдәгечә түгел.

Йөри торгач, баһадир зур булмаган курганга тап булды. Бу курганга кемне күмделәр икән?.. Кубрат хан бу якларны буйсындырып йөргәндә һәлак булган болгарлар курганымы әллә? Түгәрәкләп өеп менгергәннәр… Бик мөмкин хәл ич. Төптәңре Ирсан «үлгән кеше бу дөньяга яңадан әйләнеп кайта» дип бара. Ничек әйләнеп кайта икән? Бүгенге хәлендәме, әллә яңадан туамы?..

Илбарыс бу турыда бер тапкыр гына уйламый. Чынлап та, кемне күмделәр икән? Бәлкем, бу курганда бабабыз Атилла алыплары ятадыр!.. Алай дисәң, Атилла Ерак Көнбатышка китеп барган, дип сөйләнде төптәңре.

Кинәт Илбарысның күз алдына Мангыш тарханның курганы килде. Мангыш тархан белән болгар алыпларын да бик кадерләп, яннарына коралларын, ризыклар куеп, хәтта атларын да куеп күмделәр. Теге дөньяда да ат кирәк бит кешегә. Җәяү йөрмәс бит анда, ди төптәңре.

Баһадир урман кырына җитте, ап-ак каеннарны күрде дә таң калды. Матур булып тезелеп киткән иде каеннар. Түзмәде баһадир, урманга кереп, берничә каенны сыйпап карады. Итил буенда яшәгән төркиләр бу агачны «каен» диләр, ә кайберәүләре «аккаен» ди. Аккаен, Аппак. Матур исем. Әллә соң ханшаның исемен шушы агачтан алганнармы?.. Кубрат хан сараенда Аппакка ияреп килгән җитен чәчле кызлар булды. Соңыннан ханша аларны берәм-берәм болгарларга кияүгә биреп бетерде.

Борылды да баһадир алыплары янына кайта башлады. Шунда ул елга буена килеп чыкты. Елга буенда ике-өч хатын кер чайкый иде. Баһадирны күрделәр дә, чырылдап, куаклар арасына кереп постылар. Баһадир адымын кызулата төште. Хатыннар кер чайкый, димәк, якын-тирәдә генә җәйләү йә торак өйләр бар…

Шунда аның янына Ташбулат йөгереп килде.

– Синең кашкаң утлап йөри әнә, баһадир.

– Мин атым эзләмим, Ташбулат. Әйт әле, Ташбулат, нинди халык яши бу төбәктә?

– Баһадир, шуны да белмисеңме? Без Болгар җәйләүләрендә. Туры маҗарларга китәбезме?

– Әйе, Ташбулат. Боерык бир, атларны иярләгез, кузгалабыз.

Баһадир кашкасына тавыш бирде:

– Бах-бах! Кашкам! Фию-ю!

Хуҗасының сызгыруын ишетүгә, кашка, томырылып, иясе янына чабып килде.

Кузгалып киткәч, Дәян белән рәттән баручы шаманны куып җитте баһадир.

– Илтотар шаман, нигә бу якта күптөрле агач үсә икән? Җәйләү чоры узгач, биредәге болгарлар малларына ни ашаталар?

– Үлән чабалар, аны киптереп, җыеп өяләр, баһадир. Болгарлар моны угорлардан өйрәнде, баһадир. Кешеләр җыеп ашаган үләннәр дә күптөрле: кузгалак, юа, әче какы, суган, кәбестә, балтырган, тагын әллә ниләр шунда. Урман-әрәмәләрдә күптөрле җимешләр, җиләк өлгерә. Шомырт, балан, миләш, гөлҗимеш, әллә ниткән җир гөмбәсе… Үләсе килми кешенең.

– Шаман, Төн илләрендә җәй бик кыска була, диләр. Алар ни ашыйлар соң?

– Болан сыеры ите, балык. Кан эчүчеләр дә бар.

– Канны нигә эчәләр? Ант иткәндәме?

– Канны тешләре коелмасын өчен эчәләр, баһадир. Кан эчмәсәләр, аларның тешләре чери.

– Хатын-кызлар ни ашый?

– Ир-ат ни ашый, шуны ашый, баһадир.

Илбарыс аръякта поши күрде, урман сыерын шаман да күреп алды.

– Тиздән кичүгә җитәбез, аръякка чыгабыз, анда күп очрый урман сыеры, баһадир. Маҗарларның җәйләүләре аръякта.

– Шаман, синең белмәгәнең юк. Шаман түгел син, чәчән. Әйт әле, шаман, син миннән куркасыңмы?

– Хаким иткән – хөкем иткән; тели икән, адәм затын ятим иткән, баһадир.

– Син шаман гына түгел, Илтотар, син чәчән-шаман. Мин сине хөкем итәргә җыенмыйм. Киресенчә, мин синең ярдәмеңә мохтаҗ, шаман. Бу яклар минем өчен ят. Биредәге кешене урман-сулар урап алган. Ә мин далада үскән кеше. Далага чыгуга, мин шашам, эчемлек эчкәндәй исерәм. Биредә мин үземне начар хис итәм, шаман.

– Өйрәнерсең, баһадир. Әнә тәүге болгарлар өйрәнделәр бит. Килгән мәлдә Кубрат хан калдырган баһадир да, зуррак аланга килеп чыгуга, күкрәген тутырып сулыш алыр идедә, җилләнеп, атын чаптырып китәр иде. Соңга таба урман-болыннардан кайтып кермәс булды, һавасы шифалы, ди торган иде. Әнә әйбәтләп тирә-ягыңа кара әле, баһадир. Очар кошлар бала чыгара. Көзен җылы якларга китсәләр дә, яз янә әйләнеп кайталар. Мин сине аңладым, баһадир. Сагышланудан бу. Илеңдә сөйгәнең калгандыр, шуңа күңелең барсын да күрә. Тынычлан, баһадир. Ул бары тик бер сине ярата. Беләм, куркуың бар. Үтәр ул. Уйла, уйла, баһадир, җирең турында, кызың турында, илең турында уйла. Чалбай хан әнә кая күзе карый, шунда яу чапты. Чапты-чапты да әнә эзләгәнен тапты. Җире барның— иле бар, иле барның— өе бар, өе барның – көе бар, көе барның— җөе бар, җөе барның – туе булыр, туе барның— улы булыр, улы барның— кызы булыр, кызы барның— тозы булыр, тозы барның— йөзе булыр, йөзе барның— күзе булыр, күзе барның— сүзе булыр, сүзе барның – теле булыр, теле барның— сере булыр, сере барның – уе булыр, уе барның— юлы булыр, баһадир. Нык басып йөр, җәйләүләр Кубрат ханныкы.

– Бу җәйләүләрне олуг хан икенче угланы Кодракка бирде. Тиздән ул үз ыруы белән бире күчеп киләчәк. Кубрат хан мине Кодрак илханга бәйләде. Кал син безнең белән, шаман.

– Баһадир, шаман алып түгел, ул бары тик төз агач янәшәсендә утырган кәкре агач кына. Кояш та аңа бик аз тия, җим-су да. Шаман ул – ханнар күләгәсе, баһадир. Мәгәр агач күләгәсез булмаган кебек, хан да шамансыз яши алмый.

Алар янына албагаучы алып чаптырып килде:

– Баһадир, кичүгә җиттек.

– Баһадир, минем бу төрки маҗарларга күренәсем килми. Калдыр мине Болгар җирендә, миңа күп яшисе калмады инде.

– Юлдашың Тәңре булсын, шаман. Син теләсәң кая китә аласың.

– Инде киңәшем тыңла, баһадир. Төрки маҗарларның илбашлары гаять холыксыз нәрсә. Кубрат ханга хөрмәте зур булса да, колач җәеп каршы алмас. Алтын-көмеш савыт-саба ярата. Бүләк кызганма. Угор кенәзе олыгаеп килә. Төрки маҗарлары белән Кубрат хан килешә алды, ә менә угорлар белән орышты. Кенәз баш иде, әмма орышны онытып бетергәне юктыр. Сак бул угорлардан. Ак юл сиңа, баһадир. Юлдашың Тәңре булсын!

Шаман шулай диде дә атын чаптырып китеп барды. Шундук баһадир янына алостаз Дәян килеп җитте.

– Баһадир, ник җибәрдең шаманны?

– Игелекле шаман, китә бирсен.

– Ышанып җитмим мин аңа, баһадир.

– Шаман орышчы алып түгел, бары тик аның күләгәсе, алостаз Дәян.

– Кайчак күләгә дә шактый яман эшләр кылып ташлый, баһадир. Ярый, олага бирсен. Мине шаманнан битәр Агасике кызыксындыра… Әйдә, баһадир, алыплар елганы кичтеләр инде. Аръяктан кардәш маҗарлар җәйләве башлана.

– Алостаз Дәян, маҗар юлбашына ни бүләк итәбез?

– Хан биргән көмеш табакны, баһадир, – диде Дәян, кичүне чыгуга, атын албагаучы алыплар янына чаптырды.

Кичүне чыгып күп тә үтмәделәр, еракта маҗар җайдаклары күренде.

Баһадир атын чаптырып алга чыкты, аны алостаз Дәян куып җитте.

– Инде нишлибез, алостаз Дәян? Албагаучылар җибәрәбезме, үзебез генә барабызмы?

– Маҗарлар илбашы Кубрат хан белән солыхта, үзе килеп Кубрат ханга баш орды. Үзебез барыйк, баһадир, шиккә калдырмыйк.

Баһадир күккә карап алды. Баш түбәсендә генә ак болытлар йөзә, болытлар арасыннан кояш бер чыга, бер кереп кача. Баһадир төптимерче Агасике ягына күз төшереп алды. Төптимерче дә ни сәбәпледер болытларга карап тора иде.

Төптимерче Агасике әрәмә буендагы маҗар җайдакларын беренче булып күрде. Ул һәрбер елганы, һәрбер халык яшәгән төбәкне куенындагы картага төшереп бара иде. Яшь бозау тиресе элпә калынлык итеп кенә иләнгән, кечкенә булса да, бөтен илләрне үз эченә ала иде. Маҗар алыпларының башларында җәйпәгрәк очлым, атлары карсак, елгыр күренә. Орышырга ниятләре юк кебек. Агасике биредә яшәгән һәр халыкны исендә нык калдырырга тиеш. Илгә кайту белән, базилевс барысын да сорашыр. Димәк, Итил елгасының аръягында төрки маҗарлар яши. Бу якта яшәгән барлык халыклар турында мәгълүматлар җыярга тиеш ул. Базилевс аңа шул бурычны йөкләде. Варварлар яшәгән һәр ил турында базилевста мәгълүматлар булырга тиеш. Төптимерче ярты юлны үтте инде. Кубрат хан ышанычына керде, баһадиры белән Итилнең югары җәйләүләренә килде. Базилевс шымчысы өчен аз түгел иде бу. Бирегә алар Өске Кирмән аша килделәр, аннан угорларга барырга исәпләре бугай, көтригурлар аша кайтырлар. Антларга кермиләр булып чыга. Бирегә яу килергә ниятләгәндә, базилевс, әлбәттә, су юлын сайлар. Корабларга грек утын куяр да…

Болгар алае маҗар алыпларына җитәр-җитмәс тукталды.

– Мин монда аларның илбашларын күрмим, алостаз, – диде баһадир.

– Әнә ул, җәяүләп килә. Син дә, баһадир, атыңнан төш, җәяүләп каршы кит. Калканың, коралларың калдыр, хан каршына хан корал тотып бармый.

Баһадир аттан төште, уң кулы Ташбулатка калканын, коралларын салып бирде дә әкрен генә болгарларга таба килүче маҗар илбашына таба атлады. Маҗар илбашы баһадир белән кул сузып күреште, баш иде, баһадир да аның хәрәкәтләрен кабатлады.

– Кубрат ханның мәргән баһадиры Илбарыс!

– Олуг илбашы, мин сине күрүгә бик шатмын. Болыннарыгызда үлән мул булсын, малларыгыз көр булсын, ир балаларыгыздан игелек китмәсен.

Илбашы бөтен йөзен тутырып елмайды, баһадирны үз алыпларына таба алып китте. Шунда гына күрде баһадир, әрәмә артында болгарлардан өч-дүрт мәртәбә зур алай тора иде.

– Баһадир, ни өчен җәйләвемә килдең дип сорамыйм. Кунагым бул. Йомышың соңыннан әйтерсең. Аз-маз ишетеп беләм, җиткерделәр, Чалбай ханны җиңеп, Өске Кирмәнне кайтаргансыз икән. Мангыш тархан әйбәт кеше иде. Исегез китмәсен, баһадир, кирмәндә минем дә кешеләрем бар иде. Чалбай хан эзләгәнен тапкан. Минем түбән җәйләүдән ике йөздән артык кызларым җыеп, әсир итеп алып киткән. Җирсез, илсез угры ханга башкача үлем кызганыч булыр иде. Алаең дәш, баһадир, кунак итмичә җибәрмим. Кайткач, Кубрат ханга әйт: маҗарлар сәүдәгәрләрен Өске Кирмәнгә җибәрә калдылар, диген.

Маҗарларда кунып, өч көн юл баргач кына, угорлар җиренә җиттеләр. Угорлар җәйләүләренә җиткәч, алостаз Дәян:

– Баһадир, угор кенәзе заманында Кубрат хан тарафыннан рәнҗетелде. Кичкә каршы җәйләүләренә бармыйк. Моннан ерак түгел төп ыстаннары булырга тиеш. Аларның безне сагалап торулары бар.

– Алостаз Дәян, кунарга урын эзлә, туктыйбыз. Атлар да ял итәр.

– Баһадир, бер киңәшем бар. Җибәрик алдан грек Агасикене? Угор кенәзе корал ясаучыларга тими, «корал ясаучылар изгеләр» дип йөри.

– Угорлар аюга табыналар, баһадир, – диде Ташбулат. – Атка табынучылары да бар. Шуның өчен аларда кыргый атлар күп була.

– Ташбулат, боер, төнгә тукталабыз.

Кич белән ашап-эчкәч, тирә-якка каравыл куйдылар. Ташбулат шаманнан кураен алып калган икән, курай уйнап җибәрде. Берничә алып җыр башлап җибәрде.

Туктаулары кечкенә инеш буенда иде. Инеш буйлап бераз барсаң, урман башлана. Ташбулатның сүзләре чынга аша бугай, урман буенда җиделәп ат күренде. Атларны күрүгә, Ташбулат, кураен ташлап, сикереп үк торды.

– Кыргый атлар, баһадир! Тотыйм берсен. Арканым да үзем белән, баһадир!..

– Ярамас, Ташбулат. Атка табынучылар да бар, дидең бит.

– Төп ыстандагылар аюга табыналар, баһадир. Атка табынучылары төньяктарак яшиләр. Атны алар башта суялар, тиресен тунап итен ашыйлар, аннары тире эченә үлән йолкып тутыралар, аннары шул атка атланып чыгалар. Янәсе, шулай оҗмахка керәләр. Аннары ул атка ут салалар, әче бал эчәләр дә бии-бии күңел ачалар. Төньяк угорларның колга башында ат башы күрдеңме, димәк, алар атка табыналар, аю башы күрдеңме – аюга. Баһадир, тотыйм бер атларын. Бергәләп өйрәтербез, күңелле булыр.

– Килешерме соң, Ташбулат? Иоанн Фасиан «бер генә халыкның да йоласын мыскыл итәргә ярамый» ди.

– Алыплары җәяү орыша, болын тулы кыргый атлар йөри. Нинди йола булсын ди ул. Бер ат кына тотам, баһадир!

– Барсын, – диде Агасике, алар янына килеп. – Тотсын. Тота алса. Ат куян түгел.

Ташбулат мәргән артыннан барысы да карап калды. Урман буендагы атлар күздән язганнар иде инде. Соңгы мәлдә генә уң кулы Ташбулатны җибәрүенә үкенеп куйды баһадир. Менә караңгы төште, күктә йолдызлар җемелди башлады. Ташбулат кайтмады да кайтмады. Баһадир бик озак йоклый алмый ятты.

Ул таң алдыннан уянып китте. Дәртләнеп кошлар сайрый, утлауда йөргән атлар пошкырып куя, каравыл алыплар бер-берсенә тавыш биргәләп торалар. Күп тә үтми, таң нурлары чыңлый-чыңлый күккә үрелде. Яктыра башлады. Үлән-чәчкә кыякларына төшкән чык тамчыларына тиеп киткән нурлардан җиз кыңгыраулар зеңләп тора шикелле иде. Тиздән кояш чыгар, көн туар, үләннәрдәге дым кибәр һәм бертуктаусыз зеңләп торган чык тамчылары юкка чыгар.

Баһадир торып утырды, тирә-ягына күз ташлады. Грек Агасике үзе белән алган кол янында йоклый. Кол алып иясе яныннан бер генә минутка да китми. Ташбулат юк, кайтмады, тота алмадымы атны, әллә тотып ерак киттеме… Болгар алыплары кайсы баш астына ияр, кайсы ат япмасы куеп яткан, кайсы үлән йолыккан да печән исен иснәп исергән – саташып куялар, төшләрендә кычкырып җибәрәләр. Алостаз Дәян да йокламый икән, баһадир янына килде.

– Ташбулатны җибәрмәскә иде, баһадир. Агасике кушты дип. Ул грекка мин ышанмыйм. Ташбулат үзе баштаАгасикене җибәрергә кушкан иде, ә ул, хәйләкәр төлкегрек, күрәсеңме, эшне ничек борып җибәрде. Беләсеңме кичә нәрсә диде ул миңа? Мәргән Ташбулатның угорлар шымчысы булып куюы бар, ди. Чөнки мәргән бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде, ди.

– Булмас, алостаз, булмас!

– Ярты төмәннән дә аз алай белән яу чапмыйлар, баһадир. Угорлар безне «эһ» дигәнче турап бетерәчәкләр. Кубрат ханны оныта алмыйлардыр әле. Угорлар белән Сура елгасы тулган иде бит…

– Без аларга орышырга түгел, изге ният белән килдек, алостаз. Кубрат ханны мәҗбүр иткәннәрдер… Тәңре болгарны ташламас, алостаз.

– Тәңре – күктә, без – угорлар җирендә, баһадир. Уң кулың Ташбулатны көтмә, баһадир. Угор урманда мәче кебек орыша. Әйе, аны әсир иткәннәр. Алар әле дә бездән ерак түгелләр, сагалыйлар…

Баһадир кояшка карады, көнне каршы алды, Тәңредән игелекле көн теләде. Юындылар, ашадылар да юлга җыена башладылар.

– Баһадир, кузгалырга ярамас. Мин елга башында угор алыплары күрдем. Сөңге башларында ат койрыгы.

– Багучылар җибәрикме? Кем бара?

– Мин, баһадир, – диде Дәян. – Мин барам. Үзем белән ун алып ияртәм.

– Ал, иярт. Без сезне биредә көтәрбез. Алыплар, атларыгызны тышауламагыз. Ял итегез.

Алостаз Дәян ун алып белән ыстан яклап китеп барды. Менә алар да күздән яздылар. Мәргәннәрнең эчләре поша башлады. Арадан берәүсе:

– Алышабыз! – диде.

Тиз арада мәйдан оешты, мәйдан уртасына батыр чыгып басты.

Алыплар көрәш башлап җибәрделәр. Егылган бер алып мәйдан читенә барып утырды, екканнары мәйданда калды. Менә башта сабыр гына карап утырган Агасике дә мәйдан эченә керде. «Кем чыга?» дип, өстендәге күн сырмасын салып ташлады. Агасике батыр чыккан өч көрәшчене «эһ» тә итми атып бәрде. Мәйданны түгәрәкләп утырышкан алыплар сикерешеп үк тордылар.

– Ай да, төптимерче, күр әле монда! – диештеләр.

Батырга карсак кына бер алып чыкты. Күрер күзгә таза да түгел иде алып. Агасике аңа көлемсерәбрәк карап алды.

– Кил! – диде.

– «Кил» түгел, әйдә, грек дус, – диде алып.

Батырга чыккан алып белән грек Агасикенең көрәшкәнен карарга баһадир да килде. Көрәшчеләр билләреннән алыштылар, бер урында әйләнә-тулгана башладылар. Агасике карсак буйлы алыпны күтәрергә итте, әмма шул мәлдә көтелмәгән бер хәл булып алды: карсак алып Агасике астына кереп китте, грекны күтәрде һәм гөрселдәтеп сыртынасалды.

Алыплар моны көтмәгән иде, сикерешеп үк тордылар. Тордылар да карсак буйлы алыпны кулларына күтәреп сикертеп алдылар. Шуннан соң гына Агасике алып янына килде, кулын кысты һәм үзе ясаган энҗе саплы хәнҗәрен бүләк итте.

– Ал, ал, батыр. Грек Агасикене берәүнең дә екканы юк иде әле, ал, – диде.

Көрәшеп тә туйдылар алыплар, кайсы кая таралышып, сөйләшеп утыра башладылар. Кайсысы атын карады, кемдер коралын үткерләде.

– Төптимерче Агасике, нишлибез, киңәш бир?

– Көтәбез, баһадир. Мәргән егет үзе кайтмаса, угорлар үзләре килерләр, түзмәсләр.

– Агасике, ун-унбиш алып белән мин үзем эзли китәм Ташбулатны. Мин аны табармын, Агасике. Табармын да, шымчы булса, башын кисәрмен.

– Ташбулатны эзлисе түгел, баһадир. Ул угорлар кулында.

– Ярый, төптимерче, тапшырдык. Тәңре безнең белән… Алайга син ия, Агасике.

Төптимерче Агасике тамагына нидер тыгылгандай ык итеп куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

– Алыпларым, боерам: минем белән ун алып китә. Кемнәр бара, җыеныгыз. Алай башы булып Агасике кала. Аның боерыгы – минем боерыгым!

Ун алып белән баһадир да китеп югалды.

Көн уртасы җитте. Агасике уйланды. Угорлар килеп чыксалар, күп тә үтмәс, аларның башлары сөңге очына эленгән булыр. Дөрес анысы, болгар алыплары тиз генә бирешмәсләр, әмма ахыр чиктә барыбер җиңүне сан хәл итәр.

 



















1
...
...
20